Башка проектлар














Безнең дуслар



Әйтер сүз
Безнең рейтинг
|
|
|
|

Резеда Гәрәева 10 июньдә туган.
Гамәлләр
Дулкыннардай дулкынланам
Сагынган чакларымда
Бәхетемне күрәм синең
Керфегең чыкларында.
Сына гына күрмә каләмем
Күңел дәфтәремдә моңнар тулса
Бушанырга алам каләмне .
Әйтеләсе килгән сүзләремнән
Каләм генә аңлый хәлемне.
Һәрбер сүзем чыга йөрәгемнән
Хәтер уйларыма уралып.
Моңнарымның сере каләм белән
Энҗе кебек китә таралып .
Ялгыз калган чакта юлдаш итеп
Каләмемә дәшә серләрем
Сагышларым авырлыгы белэн
Сына гына күрмә каләмем.
* * *
Күпме җырлар инде тыңлаганмын
Йөрәгем моң белән тулганда.
Күңелемнең җырын эзләп таптым
Сагынудан йөрәк янганда.
Ышанасым килми югалтуга
Юллар булмаса да кайтырга...
Көтеп яшим, бары көтеп яшим
Төшләремдә кайт юатырга.
Күңелемнең җырын эзләдем мин
Җаным ярасын дәваларга
Хатирәләр моңы мәңгелек шул
Сүзләр юк аны аңлатырга.
* * *
Болын буйлап ялгыз үткән чакта
Ишетерсең тургай тавышын .
Сагындыңмы ,-диеп сорама син
Сагыну ул минем язмышым.
Болыннарда гөлләр иң серлесе
Ак чәчәкләр ачкан бөресен .
Саф сөюең төсле синең күзләр
Хисләреңне сөйли дөресен .
Кулларыңа ак чәчәкләр җыеп ,
Тургай тавышларын тыңлыйсың.
Сагынулар сагыш моңын йотып
Исләремнән бер дә чыкмыйсың.
Ак чәчәкле болын буйлары
Түгелеп лә китте уйларым .
Дулкынлатып күңел кылларын
Йөрәгемдә сайрый тургаем.
https://vk.com/club57776303
|
|