Бүген Әдипләр: Резидә Нәбиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Резидә Нәбиуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гамир Насрый
Мәгъсүм Насыйбуллин
Газиз Нәбиуллин
Таһир Нәбиуллин
Илүсә Нәбиуллина
Резидә Нәбиуллина
Кави Нәҗми
Нуретдин Нәҗмиев
Илсур Нәфыйков
Рушания Низамова
Нурзидә Нотфуллина
Нурфат Нуретдинов
Фәнис Нуретдинов
Энҗе НУРИСЛАМОВА
Таһир Нурмөхәммәтов
Вакыйф Нуруллин

Резидә Миргасим кызы Нәбиуллина 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Туйгилде авылында туган. Әдәбият һәм сәнгать белән кечкенәдән үк кызыксына. Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлаган. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбендә китапханәче булып эшли.
Матбугатта балалар өчен рус телендә язылган сценарийлар китабы басылып чыккан: «Радуга-дуга» («Педсовет» журналы), «Н2О - живительная влага» («Играем, учимся, играем» журналы).
Татарстанның «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2011» бәйгесе лауреаты.

Киләчәккә карап

Китапханәне яптылар,
Олы йозак астылар.
«Кәгазь китап ник кирәк!» — дип,
Үтилгә озаттылар.

Интернетка капланып, 
Тоткандай алтын балык, 
Җыйган бөтен белемен 
Бушатты шунда халык.

«Бик беләсе килсә әгәр, 
Сорагыз Интернеттан. 
Дөрес басылса төймәгә, 
Табылыр өч секундтан».

Һушы киткән һәр бәндәнең -
Анда фото, ул рәсем! 
Күзең йомып өлгермәсәң, 
Әллә ниләр күрәсең!

Барсы «киткән» Интернетка: 
Берсе - нәрсәдер сата, 
Икенчесе - күңел ача, 
Кайсы - вирус тарата.

Кемдер кызып нидер эзли, 
Уен уйный, хат яза... 
Китап кына укучы юк, 
Шуңа йөрәгем яна!

Укымыйлар! Эшләмиләр! 
Виртуаль дөнья - җәза! 
Үлмәс борын бәндәләрең 
Теге доньяда ята!

***
Кемгә сөйлим серләремне? 
Ялгыз каен кебек калганмын. 
Сагышларым сары көзләр кебек, 
Салкын җилләр йолкый яфрагын.

Гомер үтте яшен тизлегендә,
Белмим, нигә сизми калганмын? 
Әллә дөрес яшәмәдем микән, 
Дөрес юлны табалмаганмын?

Юллар, юллар... Кайсын сайласаң да -
Лабиринтлар кебек бормалы, 
Чыгар юлын таба белсәң - ярый, 
Таба алмасаң, шунда калмады!

Гомер буе мал артыннан куып, 
Бәхетне аз искә төшердем. 
Кояш баер вакыт җиткәч кенә
Тормыш мәгънәсенә төшендем.

Картлык дәрте

Их, бу яшьләр сөя белми һич тә, Без яшь чакта шашып яраттык: Кызлар күзләр идек һәрбер кичтә, Чибәрләрен генә караттык. Хәзер яшьләр сөя белә мени? Кәеф корып, юкка шатлана. Сорап тормый кызның исемен дә, Бер күрә дә барып каплана. Йөри һаман кыз да айный алмый, Айныганда ләкин соң була — Мескен ялгышуын бик соң аңлый, Кулына тоткач сабый бер бала.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013