Бүген Әдипләр: Резеда Сафиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Резеда Сафиуллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Нәфисә Сабирҗанова- Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Гөлчәчәк Садретдинова Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Фикия Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин Ләйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Резеда Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйль Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Галия Сәетшина Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Илмира Сәлахова Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Нурия Сәлманова Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рoза Cолтанова- Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов Булат Сөләйманов Зөһрә Сөләйманова Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй

Резеда Риф кызы Сафиуллина - әл Әнси 1968 елның 15 гыйнварында туган.

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының “Язма мирас һәм археография” фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе Резеда Сафиуллина Идел-Урал төбәгендә мөселман журналистикасы тарихы (20 гасыр башы) буенча укыту кулланмасын язган. Хезмәт әлегә бастырылмаган, бүгенге көндә ул рецензент Диләрә Усмановага тапшырылган. Икенче рецензент кем буласы әлегә билгеле түгел. Рецензент фикерләрен исәпкә алып, төзәтмәләр кертелгәч, кулланма берәр айдан дөнья күрер дип ниятләнә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Резеда ханым Сафиуллина хәбәр итте.
Әңгәмәдәш хезмәтне язу буенча эш КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты каршындагы Исламиятне һәм ислам мәгарифен үстерү ресурс үзәгенең Ислам белемен тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү программасы кысаларында эшләнелгәнен билгеләп узды.
Резеда Сафиуллина 20 гасыр башы матбугаты һәм бүгенгесе арасындагы төп аермаларга тукталды. “Бүген фикер каршылыгыннан курку узган гасыр журналистикасыннан аерып торучы төп үзенчәлек дияр идем. Мөселман журналистикасы дигәндә, иң беренче татар журналистикасы күз алдына килеп баса.Татар матбугаты 20 нче гасыр башында барлыкка килә. Татар шәхесләре газета-журналлар ачуга беренчеләрдән булып тырышлык куйган. 1905 елда революциядән соң андый мөмкинлек барлыккка килә. Мөселман өммәте бу мөмкинлеккә бик әзер була, һәм бер шаукым булып, дистәләгән газета-журналлар барлыкка килә. Галимҗан Ибраһимов та хәтта “татар газета-журналлары яңгырдан соң гөмбәләр чыккан кебек үсеп чыга” дип яза бит”, — ди әңгәмәдәш.
Резеда Сафиуллина фикеренчә, 20 гасыр журналистикасының төп үзенчәлеге фикер күптөрлелегендә. “Бүгенге көндә бездә фикер төрлелеге җитеп бетми. Ул вакытта шундый көчле дискуссияләр, төрле мәсьәләләргә карата фикер каршылыгы булган. Совет чорында бездә ул фикер каршылыгын бертөслерәк итеп чагылдыру тенденциясе бар иде – кадимчеләр белән җәдидчеләр низагы дип тә. Җәдидчеләр һәм кадимчеләр арасында фикер каршылыгы булган. Бүгенге көндә, бигрәк тә, дини яссылыкта фикер төрлелеге җитеп бетми. Бүген илаһият фикерен, дини фикерне торгызу кирәк”, — дип саный автор.
Резеда Сафиуллина 20 нче гасыр башына күз салсак, 19 нчы гасырда да Муса Бигиев, Риза Фәхретдин, Курсави, Баруди һәм башка галимнәрдә фикер төрлелеге булганын билгеләп үтте. “Алар бер-берсе белән үзара дискуссиядә булган. Турыдан-туры фикерләрен җиткерергә курыкмаган, оппонентларын кызганмаган. Бездә бүген тәнкыйть дигән әйбер юк диярлек. Әгәр фикер трендка, гомум агымга туры килми икән, аны җиткерү җиңел дә булмаган. Соңгы вакытларда кайбер үзгәрешләр барлыкка килә башлады, һәм бу яхшы күренеш. Әгәр без интеллектуаль фикер үсешен телибез икән, ул бары тик дискуссияләрдә, фикер каршылыгында гына туарга мөмкин. 20 нче гасырда шундый вазгыять булган. Без алардан үрнәк алырга тиеш. Безгә фикер каршылыгыннан куркырга кирәкми, чөнки фикер үсешенә башка чара юк. Бездә хәзер күбрәк баналь, бар кешегә дә мәгълүм булган, уртак фикерне генә җиткерү тенденциясе бар”, — ди әңгәмәдәш.
Резеда Сафиуллина әйтүенчә, дини журналистика дигәндә, 20 гасырда үз фикерләрен җиткергән затлар әллә ничә буын дин әһелләре гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән, зур мәдрәсәләрдә, ислам уку йортларында гыйлем эстәгән шәхесләр. “Элек дини тәрбия, дини гыйлемне җиткерү дәвамчылары булган. Бездә атеизм чорыннан соң бушлык барлыкка килде, шуңа хәзер тирәнтен дәвамчыл гыйлем җитми. Шуңа күрә дискуссияләрне алып барганда да, җаваплы караш, буыннар дәвамында килгән нык, нигезле фикер җитеп бетми, һәм без аны сизәбез. Хөр фикер йөртү, җаваплы булу, милләт өчен яну, үзаңны, иманны саклау мәсьәләләрен үзебезгә үрнәк итеп алырга тиешбез. Хәзер төпле, тирән, дини гыйлем бирә алырлык шәхесләрнең юклыгы – зур проблема. Шөкер, алар акрынлап барлыкка килә башлады”, — дип белдерде хезмәтнең авторы.

Татар информ


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013