Бүген Әдипләр: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәмис ЛАТЫЙПОВ

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К <= Л => М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Фәхретдин Лаеши Наип Лаисов Наил Латфуллин Галимҗан Латыйп Кави Латыйп Рәмис ЛАТЫЙПОВ Фәрит Латыйпов Хәмит Латыйпов Алеся Латыйпова Гөлфизә Латыйпова Флүс Латыйфи Ләбиб Лерон Хөсәен бине Локман Лилия ЛОКМАНОВА Гасыйм Лотфи Равил Лотфуллин Илгизә Лотфуллина Нәкирә Лутфуллина
– Менә шундый заман – ышанычлы бер нәрсә дә юк. Тегесе – ялган, монысы – тоташ алдау.
Иртән торасың, телевизор сөйли: теге министр урлаган икән! Ах, юньсез, ә бит ул адәм ничә еллар буе армия башлыгы иде. Әмма юк, утыртмыйлар аны, ул бит «эт баласы булса да, безнең эт баласы». Кибеттә ялган товар саталар, дарулар – ялган, уку йортлары диплом сата, шунда ялган диплом сатып алганнар халыкка хезмәт күрсәтә. Авырыйсың икән – сырхауханәгә барырга куркыныч, кычкыртып талыйлар, ләкин үләргә уйлама да – зират хуҗалары тагын да комсызрак. Фатир сатып алам дигәне пирамидага эләгә, машина сатып алам дигәненә урланганны сылыйлар. Фатир ишеген ачасың – коммуналь түләүләр дигән булып акча кысалар. Берзаман, синең акчаларга, үзен бик тәкъва намазлык иясе дип күрсәткән шәһәр башлыгы бакыр сарай салганын беләсең. Дәүләткә ышаныч юк – таларга гына тора, зарланырга уйлама да – полициягә барсаң, анда «шампанский» тотып, әзер торалар.
Шуңа да һәркөн иртән сугышка чыгып киткән кебек әзерләнеп чыгып китәргә кирәк. Әбекәең артыңнан кычкырып кала:
– Җиңеп кайтыгыз, оланнар!
Нинди җиңеп кайту ди ул, үзеңнекен югалтмыйча кайтсаң, шул жиңү инде.
Менә шул заманда ялганнарның ялганы бар әле. Анысы сайлау дип атала.
«Сайлауларны һич онытмыйм һәрьяклап алдау иде, ул матур, ялган вәгъдәләр хәтфәдән юрган иде», – дип яза яңа заман шагыйрьләре.
Сазлык кебек, кая бассаң да, аяк бата торган заманда да бер гадел сайлау калды бит. Кайсы матбугатны укыйсын халык үзе хәл итә. Дөрес, сәвит вакытыннан калганча, сандали аласы килгәннәргә, кәлүш та кушып сатучылары бар анысы, ләкин күпчелек очракта халык матбугатка үзе тавыш бирә. Тавышын гына биреп калмый, кесәсеннән акчасын чыгарып түли. Менә шушындый заманда шушындый сайлауда җиңеп чыгу бер дә җиңел түгел. Бер тапкыр җиңәргә була, ике тапкыр укучыны алдый аласың, ләкин сыйфатсыз матбугат еллар буе укучысын тотып тора алмый. Матбугаттан читкә китеп тә уйлый аласыз – ун ел буена тулы заллар җыйган җырчылар күпме? Ун ел буена сатып алучысы булган ничә автосалонны беләсез? Шул-шул!
«Безнең гәҗит» – ун ел буе укучылары булган газета. Ул яхшымы, начармы дигән сорауга җавапны мин бирсәм дөрес булмас иде, мин үзем шушы тирәдә чуалган кеше, җавапны үзегез табыгыз инде.
Җәмгыятьнең иҗади, заманча әйтсәк, креатив өлеше, беркайчан да зур булмаган. Тележурналист Леонид Парфенов берзаман «Коммерсантъ» газетасын элек 100 мең кеше укыса, 2010 елда да 100 мең кеше укый дигән иде. «Безнең гәҗитне» дә халыкның сәясәт белән кызыксына торган катламы укый дип беләм. Әгәр бер дистә ел ул татарның шушындый катламын үзенә карата алган икән, бу инде күрсәткеч. Укучылар саны арта бара, димәк, уйлаучы яңадан-яңа укучылар «Безнең гәҗит»не сайлый. Студент заманда без юка һәм калын китаплардан журналистика тарихын укыган идек. Калыныннан рус журналистикасы тарихын, юкасыннан – татарныкын. Татар газеталарына нигез салучы фидакарь Баязитовлар, Алкиннар, Камаллар, Коләхмәтовлар, Рәмиевләр һәм башка, һәм башкаларны хәзер «нинди кешеләр булган бит!» дип искә алабыз. Аларга бүген рәхмәт әйтәсе килә – алар матбугатның башлангычында торганнар.
Бер яшьлектә, бер картлыкта, ди бит. Татар журналистикасында тагын үзгәрешләр заманы. XX гасыр азагыннан бирле күпме матбугат дөньяга килде. Дөрес күпмесе юкка да чыкты – нишлисең, сайлауда җиңә алмаган кандидат үзенә генә үпкәли ала. Шушы яңа күтәрелеш чорында «Безнең гәҗит» үзенең лаеклы урынын табып, аның исеме татар матбугаты тарихына 21 гасыр башындагы татар газетасы буларак язылды. Ул әле тагын да зуррак үрләр яулар. Бездән соңгы буыннар аны да өйрәнерләр, менә шундый фидакарь затлар газета чыгарган диярләр.
Хәер укучыларга нигә киләчәк вәгъдә итәргә? Ул газета сезнең кулыгызда, газетаны укучылар бүген шушы газетаны чыгаручы фидакарь затлар белән аралаша ала. Заманалар авыр, еллар ябык заманда халыкның дусты булган газета чыгаручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Шуны белеп укыгыз, бу газета – безнең татар тарихының да бер өлеше, газетаны чыгаручыларның кадерен белегез дип әйтүем… Бу газета коллективы татар журналистикасы тарихы китабын кал-ы-ын һәм саллы итүче басма дип уйлыйм.
Рәхмәт сезгә шундый газета чыгарган өчен!
http://beznen.ru/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013