Бүген Әдипләр: Разыйм МӘРДӘНШИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Разыйм МӘРДӘНШИН


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Рәмзия Мусина
Разыйм МӘРДӘНШИН
Разыйм МӘРДӘНШИН 1941 елда Хабаровск краеның Биробиджан шәһәрендә туа. 1947 елда Татарстанның Зәй районына әйләнеп кайталар. Армиядән соң Казан шәһәрендә авиация заводында эшли. Эчке эшләр бүлегендә эшләп, юридик белем ала. Түбән Кама шәһәрендә яши.

Иректә бер көн

Колониядә җиде елга якын утыру Гаррины бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә өйрәткән иде. Коллегасы Шпон белән хушлашу исә таш булып каткан күңелен йомшартты да җибәрде.
"Тагын ике ай изрәгән мойва суырып, сөрсегән баланда чөмереп чиләнәсе бар бит әле, зараза", — дип уйлады ул ирексездән. Аның өчен еллар буе утыруга караганда, түземсезлек белән соңгы көннәрне санавы авыррак иде. Мондагы тормышка күнегелгән булса да, йөрәк барыбер иреккә ашкына. Шуңа күрә Гарри тиз генә тынычлана алмады, үзен дә Шпон белән янәшә, иректә итеп күз алдына китерде. Отрядына кереп, өстен дә салмыйча койкасына чалкан сузылгач, тота-каба:
— Ха, Шпон булып Шпон иректә булсын әле, вәт сиңа мә, — дип шаркылдап җибәрде.
Аның бу кыланмышыннан янәшәдә робасының терсәген ямап утырган мәхбүс сискәнеп куйды. Кулындагы инәсе үк төшеп китте мескеннең. Юаш сыер күзләре белән аның ягына төбәлде һәм әмер көтеп катып калды. Тик Гарри аңа игътибар итмәде. Бу трудягаларны, яисә тоткыннар телендә крестьяннар дип йөртелгәннәрне күралмаса да, аларны беркайчан кыерсытмады ул. Алар белән тарткалашуны көчсезлек дип кенә карады. Шуңа күрә тегеләре дә ярарга тырышып кына тордылар. Менә хәзер дә Гарри әмер көтеп утырган тоткынга:
— Тасырайма, эшеңдә бул! — диюдән ары узмады. "Юашларны монда тиз юалар", — дип уйлады ул эченнән. Ирексездән, уйлары аны зона тормышын башлап җибәргән, Шпон белән беренче очрашкан көннәренә алып кайтты...
Аны бу таш капчыкка, төн уртасында өстенә ташланган өч сөрхәнтәйнең берсен мәңгелек йокыга талдырганы өчен, җиде елга яшереп куйдылар. Суд аның гамәлен саклану чарасы дип тапмады. Ташланучының кулында әллә нинди корал түгел, гап-гади пәке булган, бу хәлдән исә бокс алымын кулланмыйча да чыгарга мөмкин иде, янәсе. Шуннан соң Гарриның гуманлы судка ышанычы бөтенләй бетте, күңелендә нәфрәт уянды. Ә зона тормышы аның бу нәфрәтен ныгытты гына.
Колониядәге ристаннар аны бер дә исләре китмәгәндәй каршы алдылар. Отрядка килеп кергәч, сәламенә җавап бирүче дә булмады, һәркем үзенчә яши, башкада эшләре юк, янәсе. Тик:
— Безнең полкка өстәлде, — дигән чиелдык тавыш кына ишетелеп куйды. Гарри тоткыннар арасында юри китереп чыгарылган серле тынлыкны тиз тотып алды. Тоткыннарның новичокларны ничек каршы алулары турында ишетеп белә иде инде ул. Үзенә дигән койка янына кыю адымнар белән килеп басты. Ләкин аның ятагы өстендә ристаннарның аяк киемнәре тезелеп тора иде. Гарри бәрелешнең котылгысыз икәнен төшенеп алды. Тик уйланырга вакыт юк. Аның алдагы тоткын тормышы шушы мизгелдә үзен ничек тотуы белән бәйләнгән, һәм бу мизгелне һич тә озакка сузарга ярамый иде.
— Алыгыз боларны моннан! — диде ул басынкы тавыш белән, гәрчә аямаячакларын белеп торса да.
— Нәрсә сөйләнәсең, әнә синең урын тегендә, параша янында, шунда...
Якындагы койкада утыручы озын муенлы ябык мәхбүс сүзен әйтеп бетермәде — Гарри бөкшәеп беткән башмакларны бер селтәнүдә идәнгә сыпырып төшерде, матрасны койкасына тәгәрәтте дә урынына сузылып ятты.
Тоткыннар, үз ятагында якыннары белән сүз талкып утырган, барысыннан да калкурак, ләкин кипкән курыстай бөршәйгән, тар маңгайлы мәхбүскә борылып карадылар. Гарри аны ишектән килеп керүгә үк хәтеренә киртләп куйган иде. Кәҗәмаңгай дип тамгалады ул аны үзенчә. (Гарри аның төрмәгә кеше үтергән өчен утырганын соңыннан гына белде.) Новичокның кыланмышын күреп, Кәҗәмаңгайның күзләре кысылып, йомылып бетә язды. Ул, зекларның гаҗәпләнүенә каршы, урыныннан кымшанмады, бары тик янәшәсендә утырган, чәче кебек үк җирән чырайлы, елтыр күзле адәмгә башын борып ым гына какты. Тегесе капыл гына урыныннан торды, аннан эленке-салынкы атлап, Гарри каршына килеп басты. Җирәнбаш, ялангач күкрәген тагын да киерә төшеп, шөкәтсез авызын җәеп, Гарриның өрекмәс күзләренә сүзсез генә карап торды. Аннары авызын җыймыйча гына:
— Танышырга кирәк, күтәрчене-е-м, тор әйдә, — дип сузды.
Гарри селкенмәде дә. Җирәнбашның төсе китте, чыраеннан коты качты һәм ул, сыртына бәләк эләккән эт тавышлары чыгарып, кисәк кенә Гарриның нечкә җиреннән умырып алды, аны идәнгә сөйрәп төшерде. Гарри, авыртудан ыңгырашьш, бөгәрләнеп килде, абайламый калганы өчен үзен сүкте.
— Тор, падла, башта статьяңны сөйлә, аннан соң аунарсың! Монда сиңа барыбер түшең белән идән шомартырга гына туры киләчәк! — Куллары белән биленә таянып торган Җирәнбаш үзен гладиатордай хис итә иде.
Гарри иреннәрен канатканчы тешләп бераз хәл алды, аннан мүкәләп тора башлады. Җирәнбашка шул гына кирәк иде, ул, бар көченә кизәнеп, аның эченә китереп типте. Ләкин Гарри бу юлы сыгылып төшмәде, гадәте буенча эчен футбол тубыдай катырып өлгерде, шуңа тибүне җиңел үткәрде һәм мәче җитезлеге белән аягына торып басты. Җирәнбаш моны көтмәгән иде. Ачуыннан, бармакларын тырпайтып, Гарриның бугазына үрелде, тик эләктерә алмый калды: яшен тизлегендә уң чигәсенә яннан бәрүдән өчкә бөгелеп, каршы яктагы ике яруслы койкалар астына ук шуып керде һәм шунда тынсыз ятып калды. "Хәзер башланачак!" — Гарри шулай дип уйлап та өлгермәде — "өстенлек" итүчеләр төркеме аны чолгап та алды. Шулчак Кәҗәмаңгайның әмере яңгырады:
— Артка!
Ристаннар боҗрасы шундук сүтелеп китте. Алар ятакларына сибелделәр. Кәҗәмаңгай авызыннан бүтән сүз чыгармады. Гаррига да дикъкать бирмәде. Бары тик әле һаман да койка астында селкенмичә яткан Җирәнбаш ягына карап ымлап куйды. Аны сүзсез дә аңлаган тоткыннарның икесе Җирәнбашны, аякларыннан сөйрәп чыгарып, койкасына салдылар.
Ул төнне Гарриның күзенә йокы кермәде. Йокы кайгысымы соң? Кәҗәмаңгайның отрядта "авторитет" икәнлеген үз күзе белән күрде ул. Тик нишләп "разборка"ны шунда ук ясамады? Күрәсең, уйланырга вакыт бирә, үзенчә серлелек тудырып, "бераз көтсен, билгесезлектән изалансын, рухы йомшасын" ди торгандыр! Сүз дә юк, аның бүгенге "рингтагы" чыгышын болай гына калдырмаячаклар. Монда һәрнәрсәнең төгәл үтәлүе турында күп ишетелгән бит инде. Әмма, Гарри төнне сыңар керфеген какмыңча уздырса да, аның койкасы янына бүтән килүче булмады.
Иртәгәсен отрядларның мунча көне иде. Эштән кайткач, Гарри да шунда юнәлде. Алгы бүлмәдә чишенеп, юыну залына килеп кергәндә, анда буш урыннар калмаган да иде диярлек. Ләгәненә краннан су тутырды да, уртада бер урын табып, шунда килеп утырды. Ләкин башын чылатырга да өлгермәде, тоткыннарның үзенә таба елышуын сизеп алды. Ул да булмады, каршында биленә кадәр генә чишенгән, кулына очланган арматура кисәге тоткан Җирәнбаш пәйда булды. Кичәгедән соң аның йөзе буеннан-буена сыдырылган, ул борыны белән җир сөргән сукбайга охшап калган иде.
— Фу, шайтан алгыры! — Гарриның үзалдына шулай дигәнен Җирәнбашның тамак ертып кычкырганы басып китте:
— Сабынла тизрәк артыңны, паскуда, хәзер без син әтәчтән тавык ясыйбыз, күкәй салып торырсың безгә!
Шулай диде дә янәшәсендә басып торган ике таза тоткынны алга төрткәләп чыгарды. — Башлагыз, нәрсә терәлеп каттыгыз, ул сезнеке!
Тегеләре, чара юклыктанмы, Гарри өстенә юнәлделәр. Тоткыннар чолганышында калганга, аңа чигенер урын юк иде. Хәер, ул чигенергә уйламады, тырнаклары учына батып кергәнче йодрыкларын гына төйнәде дә кулларына ябышмакчы булып үрелгән мәхбүсләрнең икесенә берьюлы диярлек "төртеп" алды: беренчесе, тоткыннар стенасын ерып, сулы ләгәннәр өстенә килеп төште, икенчесе — сабынланган шома тәнлесе — Җирәнбаш кулындагы очлы арматурага сырты белән барып кадалды һәм, аны да ияртеп, идәнгә ауды. Идәндәге пычрак су алсу төскә керә башлады. Шуны гына көткәндәй, каяндыр Кәҗәмаңгай килеп чыкты.
— Китер монда, мокрушник! — диде ул, күзләреннән ут чәчеп, һәм идәннән торып маташкан Җирәнбашның әле дә булса кулыннан ычкындырмаган канлы арматурасын йолкып алып, муен тамырына "тартты". Тегесе эт тавышы чыгарып чинап алды.
— Нәрсә өчен, Шпон?
"Шпон"мыни әле син, Кәҗәмаңгай? Бу кушаматың тагын да ятышлырак икән үзеңә!" — дип уйлап куйды Гарри тиз генә.
— Кушмаган җиргә борыныңны тыгасы булма! — диде Шпон, бер якка кәкрәйгән муенын тотып, нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан Җирәнбашка һәм кулындагы арматурасы белән икенче ягыннан тагын берне өстәде. Җирәнбаш, авызын ачкан килеш, сүзсез генә таш идәнгә чүгәләде. Ләкин аны тотып калучы булмады. Монда барысы да ничектер хәл ителгән иде инде. Ә икенче көнне промзонада, төзелеп яткан бинаның аскы катын җыештырып йөргәндә, Җирәнбашның өстенә "ялгыш" ниндидер бетон кисәге төшеп, ул җан тәслим кылды. Моны юньләп-рәтләп тикшерүче дә булмады, ул бәхетсезлек очрагы дип кенә бәяләнде.
Баштарак Гарри бер нәрсәне аңлап бетермәде: нишләп Шпон беренче көнне Җирәнбашны өстертеп тә, соңыннан үзе үк йолып калды? Нишләп әле аның кушаматы да ниндидер "Шпон"?.. "Шакал" да түгел, "Шпал" да түгел? Хәер, эш андамыни, "Шпон" булмагае, ник шунда "Сапог" яисә "Саксофон" түгел, Гарри өчен барыбер...
Ничек кенә булмасын, шушы хәлләрдән соң алар арасында дустанә мөнәсәбәт урнашты. Җитмәсә, икесе дә бер шәһәрдән булып чыктылар. — Сынау үткәргән өчен гафу ит, кореш, монда шунсыз булмый, — диде Шпон Гаррига, бер гәп сугып чифир чөмереп утырганда.
Аңа Гарриның саллы йодрыгыннан бигрәк характерының ныклыгы, кирәк урында җебеп төшмәве ошаган иде. Гарри да, үз чиратында, монда көч белән генә пычак та кырып булмасына, зонада язылмаган законнар хакимлек итүенә тулысыңча инанды. Ә вакыт узу белән бу кануннарны үзе дә бик яхшылап үзләштерде, нәтиҗәдә, кешелек сыйфатларын югалтканнан-югалта барды, каты бәгырьлегә әйләнде. Күңелендә ниндидер үчлек тойгылары туды, өстенлек итү аның кулына күчте...
...Ике ай вакыт тиз үтеп китте һәм Гарриның да иреккә чыгар сәгате сукты. Ул, җире генә түгел, хәтта күге дә чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынгандай тоелган, ерактан ук эчкә шом салып торган колония капкасыннан чыгуга, күңеле ышанмыйча, ирексездән туктап калды. Башын югары күтәреп, комсызланып, ирекле һаваны "йотты". Моны карап торган төрмәче авызын ерып:
— Гуд бай, тиздән очрашуга кадәр, — диде дә капкасын шапылдатып ябып куйды.
— Кара аны, тагын очрашсак, үләт телеңне кисеп алып, артыңа бөгәрләп тыгарга туры килмәгәе, — дип кычкырып калды Гарри. Шунда гына тирә-ягына күз ташлады һәм эче жу итеп китте.
— Ах, гнида, сүзендә тормаган бит бу, — дип сөзеп чыгарды ул теш арасыннан, Шпонның беркайда да юклыгын күреп. Аны көтеп торуның да мәгънәсе юк, чөнки төш вакыты җитеп килә, киләсе кеше күптән килгән булыр иде инде. Гарри, өметен өзеп, чокыр-чакырлы тыкрык аша бистә үзәгенә таба атлады.
— Вәт, падла, сүз куешкан идек ласа, көнен бутады микән әллә? — дип сөйләнде ул барган шәпкә. "Болай булса, төн йокыларын качырып, икебез эшкәртеп яткан акча табу операциясенең тормышка ашуы да икеле бит әле, кара син! Ә акчаны, һичшиксез, табарга кирәк һәм күп итеп. Әллә үтереп ташладылар микән карачкыны, юкса килми калмас иде? Холкымны белә бит, җир астыннан булса да эзләп табам үзен!" — Гарриның җене котыра иде.
Ул вокзалга кереп тормады, туп-туры перронга чыгып басты. Акчада коенып, оҗмахта яшәү уйлары үзен өзлексез сугарудан — ә алар аңа балга җыелган чебеннәрдәй ябыша — Гарриның башы әйләнеп китте, тәненә тир бөртекләре бәреп чыкты. Якасыннан урап тоткан, инде маниягә әверелә барган бу бәйләнчек алдавыч уйлардан зиһене чуалып киткәндәй булды. Ул инде хәзер үк үзен бетмәс-төкәнмәс хәзинәләр падишаһы итеп тойды. Гадәти тормыш аның өчен вак бер нәрсә сыман иде...
— Ә нәрсә, һаман-һаман гадел кыланып, намус саклап йөреп, нәрсә оттым соң мин моңарчы? Ха... Гаделлекнең нәрсә икәнен суд һәм колония тормышы күрсәтте инде, җитеп торыр!
Читлектән гарык булып әле генә иреккә чыккан Гарри өчен дөнья тар иде. Ул җәмгыятькә сыймаячагын белеп торды. Биографиясе шакшыга буялган, беркая да эшкә алмаячаклар, алсалар да тартып-сузып, җан асрарлык кына түләячәкләр. "Тюряга"дан чыкканнарга түгел, якаларына тузан кунмаганнарга да эшсезлектән зар-интизар булып йөрергә туры килә. Иректә түгел, хәтта "колошка"да да эш белән тәэмин итә алмыйлар ич әнә! Шуңа күрә Гаррига эш түгел, ә акча эзләргә кирәк булачак, һәм ул аны табачак та! Әлегә аның ут чыгара торган йодрыклары бар, алар исән булсын! Әле физкультура техникумында укыганда ук, бокс алымнарын бик тиз һәм зур осталык белән үзләштерә барды. Курсташлары да аның батманлы, яшендәй җитез йодрыклары астына эләкмәүне мәгъкуль күрделәр. Ә инде урысларның, "Гаррей", "Гаррей" дип, артыннан тагылып йөрүе аны бөтенләй очындырып җибәрде. Тора-бара аны урысы да, татары да "Гарри" дип кенә йөри башладылар. Үзе татарлыкны юньләп санга сукмаган Гәрәйгә бу бик тә ошады, кушаматын ниндидер бер дәрәҗәгә санап йөри башлады...
Перронга әкрен генә, күл өстеннән йөзеп барган аккоштай җай гына, "Москва — Междуреченск" поезды килеп туктады. Вокзал түбәсенә урнашкан тавыш көчәйткечтән:
— Поезд өч минут тора. 793 нче санлы поездга билет алган пассажирларның үз урыннарын алуларын сорыйбыз, — дигән игълан яңгыравы Гаррины уйларыннан аерды.
— Менә ич синең поездың, егетем, сиңа тагын ни кирәк? — диде ул үзенә һәм кабаланып урыныннан торды. Тик билетсыз ничек кереп китәргә?
Гарри пассажирлар өелешкән вагон ишеге төбенә килде һәм бер ханымның авыр чемоданын күтәрешеп, озатучы кыяфәтендә вагон эченә үрмәләде һәм буш урыннарның берсенә утырды да поезд кузгалып киткәнче шуннан тормады. Аңа кеше шикләндереп, буталып йөрү кирәкми иде. Ә поезд кузгалып, тиешле тизлеген алганнан соң, купелы вагонга күчте. Үз купесын эзләгән кешедәй ишекләрне карый-карый, вагон буйлап аргы башка килеп җитте. Ләкин үзенә ошардай купе тапмагач, пассажирларны күзләп ары узды. "Чү, менә бит икәү утыра, нәкъ миңа кирәклеләре түгелме?" Ишеге ачып куелган купеда ике ир заты сыра чөмереп утыра иде.
— Ниһаять! — дигән булды Гарри, эзләгән урынын тапкан кеше сыман һәм, үзен хуҗаларча тотьш, ишек катындагы утыргычка утырды, уңып, төссезләнеп беткән пиджагын элгечкә асып куйды.
Мондый әрсезлекне күреп, "Жигулевское" сырасын шешә борыныннан гына йоткалап утыручы "хуҗалар" бер-берсенә карашып алдылар. Чандыр гәүдәле, көдрә чәч-лесе шактый калын тавышын күтәрә төшеп:
— Нәрсә "ниһаять"? Монда артык кешегә урын юк, купе сатып алынган, бар, алга тәпилә! — диде төксе генә һәм ишеккә ымлады.
Әлбәттә, еллар буе ятып "төзәлеп" чыккан Гаррига аның төкселеге ошап бетмәде, ул урыныннан да купмады.
— Сез нәрсә, юлдашлар, минем билет шушы купега алынган. — Гарри, тоткан тычканы белән уйнаган песи кебек, башта бу "әдәпсезләр"не бераз шаяртып алырга теләде. Шулай иткәндә аның йодрыклары шәбрәк эшли.
Аның бер дә исе китмәгәндәй утыруын күреп, кылыч борынлысы да телгә килде. Ул:
— Ишетмәдеңме әллә, мокыт, ычкын моннан! — диде дә Гаррины төрткәләп чыгармакчы булып торып басты. Ләкин Гарриның урыныннан ничек сикереп торганын, артына борылмыйча гына купе ишеген ябып бикләп куйганын һәм кендегеннән югарырак җиренә йодрыгы белән төртеп алганын сизми дә калды — эчен тотып сыгылып төште. Гарри башының арт чүмеченә тагын берне кундыргач, гөрселдәп идәнгә ауды һәм тынсыз калды.
Нәрсә булганына төшенеп бетмичә, әле һаман сыра шешәсе тотып утырган көдрә чәчлесе белән эш тагын да ансатрак булды: Гарриның аяусыз йодрыгы ияк астын "капшап" алуга, һушын югалтып, купе почмагына сенде анысы.
— Маҗараны үзегез эзләп таптыгыз, фраерлар, үзегезгә үпкәләгез, — диде ул, һушсыз яткан корбаннарына күз йөртеп. — Матур гына сөйләшергә иде, дөньяның кендеге сезгә берекмәгән ләбаса...
Ул, бер селтәнүдә "йонлач"ны чишендереп, өр-яңа спорт костюмын үзенә киеп куйды. Костюм үзенә үлчәп тегелгән күк, таман гына булып чыкты. Аякларына көдрә башлының көрән туфлие килешле генә кереп утырды.
Шулвакыт идәндә плавкидан гына яткан "йонлач" селкенеп алды һәм торырга ниятләде.
— Иртәрәк әле, браток, ятып тор әлегә! — Гарри аның ияк астына китереп типте.
Гарри аларны болай гына калдырмаска булды, чөнки аңнарына килеп бөтен поездны аякка бастырулары мөмкин иде. Өске ятактагы ак җәймәләрне ерткалап, икесенең дә аяк-кулларын бәйләп ташлады, сөрән салмасыннар өчен, авызларына чүпрәк тутырып куйды. Бу гына аз күренде: "Берәрсе ишекне ачып караса, дөньяны куптарачак", — дип уйлап, икесен дә ятак астына сузып салды да капкачларын шапылдатып ябып куйды. Әмма соңыннан, тыннары бетеп үлмәсеннәр дип, утыргычлар астына мендәрчекләрен кыстырып куйды.
— Менә болай ышанычлырак, сез гаврикларны эзләп тапканчы, поезд җәһәннәмгә барып җиткән булыр!
Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, үзенең муртаеп беткән шыксыз киемнәрен, тимер юлдан ераграк очсын дип, эченә буш сыра шешәләрен, иске ботинкаларын да салып, тәрәзәдән ташлап калдырды. Күп тә үтмәде, поезд ике катлы тимер юл вокзалына килеп туктады.
Гарри шәһәргә кайтып төшүгә үк, беркая да сугылмыйча, адресы буенча Шпонны эзләп китте. Шпон белән "зур эш" майтарыр алдыннан шик тудырып, үзен күрсәтеп, теләсә кайда буталып йөрергә теләмәде. Уен эшмени, иң озын маршруттагы инкассаторны "чистартырга" план кордылар дабаса. Шундый "операция" алдыннан таныш-белешләреңә күренмәвең кулайрак.
...Фатир ишеген аксыл сары чәчле, нурсыз йөзле, урта яшьләрдәге бер хатын ачты. Шпон кулында карточкасын күргәне булганга, Гарри аны шундук танып алды: бу — аның бергә торган мәгъшукасы иде.
— Юк ул, тынычлык бозып, атлаган саен йөдәтеп йөрмәгез монда. Аны бер ай элек яңадан утыртып куйдылар, — диде хатын, эчендәге нәфрәтен тышка чыгарып.
— Ничек инде, нәрсә өчен тагын?
— Ничек, ничек... Бер ментны "манчыган", менә ничек! Йөрмәгез монда бүтән аптыратып, югыйсә милиция чакыртырга да күп сорамам! — Мәгъшука Гарриның борыны төбендә ишекне шапылдатып ябып бикләп куйды.
— Менә нәрсә өчен каршы алырга килә алмаган икән, гнида! Аңа зона козгыныдай шунда чокынып ятарга гына инде, акча эшли ала торган җанмы соң ул, тварь! — Гарри ачуыннан шартларга җитешеп, сүгенә-сүгенә баскычтан төшеп китте.
Ярсуы чигенә җитүдән, акчада коену хыялы сабын куыгыдай шартлаудан үз-үзенә урын тапмады Гарри. Аның "колошка"дан чыгарга атлыгып торуы да шуның өчен генә иде бит, шайтан алгыры! Хәзер инде бу эшкә тартырдай бүтән ышанычлы кеше дә юк. Тупик, паря!
Хәзер аның ашыгыр урыны юк иде инде, якындагы скверга кереп, шундагы буш эскәмиягә килеп утырды һәм алга таба нәрсә эшлисен уйларга тотынды. Ләкин күп уйлап баш ватмады, тиз генә кискен бер фикергә килде: бүген монда, кала урамнарында бераз акча "эшләп" алырга, иртәгәсен автобуска утырып туган шәһәренә, әнисе янына кайтып китәргә!
Бераздан ике яклап та сирень, гөлҗимеш куаклары томырылып үскән, транспорт сирәк йөри торган тар, тыныч урамның сулъяк тротуары буйлап аска таба төшеп бара иде инде. Бу вакытта җәйге төн шәһәр өстенә кара җәймәсен ябып өлгергән иде. Беренче карашка аулак кына күренсә дә, яшеллеккә мул, чәчәкле газоннары, эреле-ваклы скверлары күп булган бу урамны бер дә тыныч дип әйтерлек түгел иде. Әрле-бирле чабышкан троллейбуслары белән шау-гөр килеп торган проспектка тукталыштан төшеп-менеп йөрүчеләрнең һич тә бетеп торганы юк. Әнә хәзер дә төркемләшеп тә, берән-сәрәнләп тә үтеп кенә торалар. Җитмәсә, урамы да балкып тора, шуңа да монда кеше беркемнән дә шикләнмичә иркенләп йөри, күрәсең. Гаррига шул гына кирәк тә. Күз буяу өчен генә яктыртылган урамда теләсә кем үзен икеләтә саграк тота бит ул.
Ул да булмады, кулларына сумкалар тоткан ике хатын-кызның якынлашып килүе күренде. "Хатын-кыз төшемлерәк тә әле, аларның акчалары булмаса да, бизәнү әйберләре була, ә анысын акчага әйләндерү авыр түгел", — дип уйлап алды ул тиз генә. Ялт итеп артына борылып карады. Трамвай тукталышы ягыннан, хәтсез ерак арада бер төркем яшь-җилбәзәк төшеп килә иде.
— Өлгерәм! — диде ул кистереп кенә һәм, үз юлы белән каядыр ашыккан кеше сыман, корбаннарына якынлашты. Менә кул сузымы гына ара калды... Тыгыз төйнәлгән йодрыкның ике мәртәбә эшләп куюы булды, аны-моны искәрмичә, сүз белән мавыгып килгән гүзәл затлар икесе" берьюлы, тротуарны каймалап барган гөлҗимеш куакларын ярып, арткы якка барып төштеләр. Кабаланудан калтыранган куллары белән башта сумкаларны әйләндереп каплады. Аннан дәфтәрләр, дәреслекләр, тагын ниндидер вак-төякләр коелды.
— Укытучылар, ахрысы, падлюга! Бу ярлы-ябагайларда нәрсә генә булсын соң? — Ул ачуыннан, үзен белештермичә, җиргә коелган әйберләрне актарырга тотынды. Бер калын гына акча янчыгы табып алып, ачып та карамастан, кесәсенә шудырды, аннан соң һушсыз яткан корбаннарын капшарга кереште. Аларның тиз генә аңга килмәячәкләренә тамчы да шиге юк иде. Ләкин барыбер ашыгырга кирәк, чөнки тротуардан төшеп килүче шантрапа менә-менә бу тирәгә килеп җитәчәк.
— Тизрәк, егеткәй, тизрәк кыймылда, — дип ашыктырды ул үзен, егерме яшьләр тирәсендәге кызның алкаларын, муенындагы әллә алтын, әллә чурт белсен, чылбырын йолкып алганда. Сул кулындагы йөзеген салдыра алмыйча гына озаграк чиләнде. Өлкәнрәгенең балдагыннан башка алырдай бүтән нәрсәсе юк иде.
Гарри, күпме генә ашыкса да, табан ялтыратырга өлгерми калды. Тротуардан төшеп килүче яшьләр төркеме аның турына килеп җиткән иде инде. Шуңа күрә аңа корбаннары белән янәшә җиргә сеңүдән ары чара калмады. Шунда гына ул, кулларын җәеп җирдә чалкан яткан яшьрәк корбанының йөзенә күз салды һәм аның хур кызыдай чибәрлегенә таң калды. Кызның тулган айдай балкып торган ак йөзе, кыска итәге өскә сыдырылып менгәнгә, шәрәләнеп калган мәрмәрдәй ак ботлары бер читтәге багана башыннан бөркелгән ут яктысында тагын да балкыбрак күренә иде.
— А-а-аһ!.. — Гарри ыңгырашып куйганын сизми дә калды. Аның йөрәге кысылып килеп, бөтен тәне буенча ниндидер татлы, кайнар дулкын йөгереп узды. Әмма ташый башлаган кайнар хисләрен йөгәнли алды һәм бары тик урт тешләрен шыгырдатып:
— У-у, курва, вакыты ул түгел, башка җирдә булса, мин сине... — диюдән ары узмады, җирдә селкенмичә ятуын белде.
Араларында чырык-чырык килеп чытлыкланучы кыз-кыркыннары да булган яшьләр төркеме, сүгенә-көлешә, Гарри турыннан узып китте. Берсе ниндидер буш шешәне куаклар артына томырып калдырды. Аның янәшәдә генә шапылдап килеп төшүеннән Гарри сискәнеп китте һәм яткан җиреннән сикереп торды.
— Фу сезне, ясалып бетмәгән күзле бүкәннәр, — дип сүгенеп алды ул. Аннан, якында гына аяк тавышлары ишетелмәгәч, куаклар артлатып кына караңгылыкка кереп чумды. Ә бераздан кесәсендәге акча янчыгын чыгарып, санап та тормыйча, хәтсез генә акчаны кесәсенә салып куйды.
Гарри өчен мондый табыш кына аз иде, әлбәттә. Шуңа ул тагын берничә кешене "капшап" алырга ниятләде. Ләкин моның өчен, һичшиксез, урын алыштыру, беренче корбаннары тәгәрәшеп яткан җирдән тиз арада ераккарак күчү кирәк иде. Юкса, аңнарына килгәннән соң, шундук "чаң" сугачаклар һәм бу районны легавыйлар бик тиз камап алачак, Гаррига чыгып шылар тишек тә калмаячак!
Баганаларында ара-тирә генә тычкан күзедәй ут янган урамнан беравык барганнан соң, Гарри туктап калды.
— Нишләп соң әле, шикләнмәгән кешеләрне шикләндереп, бу караңгылыкта кагаеп йөрим? Киресенчә, халык күп йөргән теге шаулы урамга төшеп, эзне бутарга, троллейбус белән ераккарак ычкынырга кирәк моннан, — дип сүгеп алды ул үзен. Кечкенә сукмактан чыгып, тротуарга аяк басуы булды — кулына дипломат тоткан, үзеннән бер башка биек булган адәм белән йөзгә-йөз бәрелеште. Бер-берсе алдында җен-пәридәй кисәк кенә пәйда булудан, икесе дә каккан казыктай туктап калдылар. Гарриның тирә-ягына каранырга вакыты юк иде, нибары: "Күрде, хәтерләп калуы бар, паскуда", — дип уйларга гына өлгерде һәм дипломатлы агай шул ук мизгелдә дипломаты-ние белән куак төбенә йөзтүбән капланды.
— Гафу ит, кирюха, үзең гаепле. Адымыңны бераз тизләтәсе яки акрынайтасы калган, менә хәзер хәтереңне әзрәк бәреп чыгармыйча булмады инде!
Бәхетенә, якында кеше юк иде, нәфесе: "Шмон" яса, өлгерәсең әле", — дип тукыды.
Шуңа буйсынып, Гарри дипломатны эләктерде дә, аракы исе аңкып торган һәм мәңге һушына килмәслек булып салынып төшкән адәмнең якасыннан умырып алып, куаклар арасына сөйрәп кертте. Аннан ниндидер бер кыргыйлык белән корбанының чалбар кесәләрен актарырга тоуынды. Бер кесәсеннән учы белән акча тартып чыгарды. Костюмының төймәләнеп куйган эчке кесәләреннән банк контроль кәгазьләре ертылмаган тагын ике пачка акча килеп чыкты. Мондый көтелмәгән табыш аның уч төпләрен генә түгел, аяк табаннарын да кызыштырып җибәрде. Вакыты тар булса да, нәфесен тыя алмыйча, Гарри корбанын йөзтүбән әйләндереп, чалбарының арт кесәсен дә кармаларга кереште. Ләкин анда башланмаган "Мальборо" сигаретыннан кала берни дә юк иде. Анысын да түш кесәсенә алып тыкты, кулыннан зур гына сәгатен салдырырга да онытмады. Ул дулкынланды, ашыкты. Шуңа күрә йөрәк тибеше күкрәгенә генә сыешмыйча, ике як баш миен дә дөпелдәтә башлады, саңаклары тартышып-тартышып куйды. Аның үзеннән дә акыллырак икенче яртысы:
— Комсызланма, Гарри, тай тизрәк бу урыннан! — дип куалады. Гарри, тезләнгән җиреннән генә дипломатны эләктереп алып, җинаять урыныннан табанын ялтыратты.
Үзенең кайсы тарафка чапканын үзе дә төшенеп бетмичә, "гөнаһлы" жңрдән бераз ераклашканнан соң, яктырак бер урында дипломатны ачып карарга булды. Аны тагын пачкалап акча табу уе биләп алган иде. Түземсезлек белән йозакларын каерып ачты. Тик дипломат эчендә машинкада басылган ниндидер кәгазь учмалары, күлмәк, галстук, сабын, сөлге һәм шуның ише вак-төяктән башка нәрсә күренмәде. Анда акчаның исе дә юк иде.
— Командировкага килгән, балбес, нидер тоҗырасы иткән! — диде Гарри, өметенең акланмавына җене котырып һәм, дипломатны шапылдатып ябып, янәшәдәге сәрви куаклары арасына томырды.
Бераздан кесәсендәге акча пачкаларын суырып чыгарды һәм купюраларның бишәр йөзлек икәнен күреп, чак кына егылып китмәде.
— Оһо! Өйгә кайткач лыкынганчы ял итәрлек бар ич монда!
Ул акчаларны тиз генә яңадан кесәсенә салып куйды да элек үзе яшәгән район тарафына юл тотты.
Гарри бу районны биш бармагы кебек белә. Аның кеше күзенә ташланып йөрисе килми иде, ул иске танышларын эзләп китмәде, төзелә башлап та, ярты юлда ташлап калдырылган бер бинаны күреп, төнне шунда уздырырга уйлады. Ул бинаның капкадай зур ишек уемыннан эчкә үтте. Беренче катта күңел кайтаргыч исләр аңкып торганга, анда тукталып та тормады, икенче катка күтәрелде. Тик монда да төн үткәрерлек җайлы урын юк иде. Шуңа, ятып йокларлык хет берәр такта кисәге булмасмы дип, өченче катка менеп китте. Шулчак, такталар өстендә кыймылдашкан өч адәми затны күреп, баскан урынында туктап калды. Берсе, Гаррины күреп, мышный-мышный аягына торып басты. Калган икесе дә торып утырдылар. Гарри аларның сукбай икәнен бик тиз аңлап алды. Әмма төн уртасында маңгайга-маңгай очрашсаң, алардан теләсә нәрсә көтәргә була... Бу турыда Гарриның күп ишеткәне бар. Бу "өчлек" аны да сукбай дип кабул итте, күрәсең, аягына торып басканы:
— Нәрсә, күгәрченем, эт авызына үзең очып кердеңмени? Хәзер йоныңны йолыккаларбыз! — дип, кешенекенә охшамаган гыжлавык тавышы белән көлгәндәй итте. Аннан:
— Бу этаж — безнең җәйге приют, монда керергә берәүнең дә хакы юк. Сиңа, иң яхшысы, астагысында гына аунарга иде, — дип өстәде.
Гарри, бу мәңге сасы йолкышлар белән кул пычратырга теләмәгәнгә, кире борылып чыгып китмәкче булды. Әмма теге адәмнең:
— Тукта, стерва, болай җиңел генә котылырмын дисеңме әллә? Башта сине аркылыга-буйга эшкәртеп аласы бар, хәлеңнән килсә соңыннан чыгып китәрсең, — диюе Гаррида нәфрәт уятты.
— Юк инде, шакаллар, болай булгач, миңа сезне акылга утыртырга туры килә!
Гарри, бу сасы көзәннәрнең гаҗәпләнүләренә каршы, кисәк кенә борылып, күз ачып йомганчы тәрәзә уемы каршына басты.
— Йә, кем беренче? — диде ул катгый гына итеп.
Болай да аңа таба атлый башлаган йолкыш, шуны гына көтеп торган диярсең, тәрәзәдән сөзеп төшерәм дип уйлап, кабан дуңгызыдай башын игән килеш акырып, бөтен көченә Гаррига ыргылды. Тик Гарри мәче тизлеге белән читкә тайпылып өлгерде, сукбай исә тәрәзәдән чыгып очты. Аста тонык кына "шап" иткән тавыш ишетелде.
Бу хәлне күреп торган ике сукбай, урыннарыннан сикереп тордылар. Берсенең кулында пычак шикелле нәрсә ялтырап китте. Икенчесе кулына әллә агач, әллә торба кисәге алды. Караңгылыкка ияләшеп өлгергән Гарри моны яхшы шәйләде, йодрыкларны үтә төгәл эшләтергә кирәклеген аңлап алды. Йодрык тайпылып киткәндә, "бомж"ның пычагы эченә батачак! Әмма моның ише һөҗүмнәрне күп күргән Гарри бу юлы да югалып калмады. Аның сынатмас уң йодрыгы тавыш-тынсыз гына өстенә килгән пычаклы сукбайның чыраена туп-туры килеп кунды да, теге йолкыш кире ятагы янына мәтәлде, ә арттан урап, сизмәгәндә генә башына сукмакчы булган икенчесенең эченә Гарри аягы белән тибеп өлгерде. Анысы да авызыннан бер сүз чыгармыйча бөгелеп төште, кулындагы торба кисәге шалтырап бетон идәнгә тәгәрәде. Тибү җитәрлек булмаган, күрәсең, ул, яңадан торбасын эзләп, идәндә кармалана башлады. Моны күреп, Гарри:
— Бет сана шунда, гнида! — дип, аның башына китереп типте. Шуннан соң гына бомж идәндә сузылып, тынсыз калды.
— Вәт, падлюгалар, каян туры килеп торалар?! — диде ул, боларның әле хәтсез генә селкенмичә ятачакларын уйлап.
Шулчак аның исенә тәрәзәдән чыгып очкан сукбай килеп төште. "Әгәр ул исән калган булса?"
Икеләнеп торганчы, тышка чыгып, анысын да барлап кермәкче булды Гарри. Икенче катка төшүче баскычтан бер-ике генә адым атлаган иде, аста аяк тавышлары ишетеп туктап калды. Үрелеп карауга, бер төркем кешеләрне күреп алды. Аңа тиз генә чигенүдән ары чара калмады. Ләкин чигенеп кая барырга?.. Гарри үзенең капкынга эләккәнен аңлады. Хет түбәгә менеп, башың белән аска сикер! Ул үз башын үзе тозакка китереп тыкканын белми иде әле. Ә бөтен хикмәт шунда: бу төнне оператив группа график буенча "бомж"ларны, җыен шикле йолкышларны "ауларга" чыккан иде. Милиция хезмәткәрләре сукбайларның җәйге приютларына әйләнеп беткән бу техникум бинасын да исәптән төшереп калдырмадылар. Ә инде бина төбендә үлеп яткан сукбайга килеп төртелгәч, рация аша өстәмә көч, мәетне карар өчен тикшерү группасы чакыртып, бинада "шмон" үткәрергә булдылар...
Гарри читлектәге бүредәй ары сугыдды, бире сугылды, кая барып бәрелергә белмәде.
Бу вакытта милиционерлар бинаның аргы башындагы бүлемтекләрне, куышларны кул фонарьлары белән яктыртып, Гаррига якынаеп киләләр иде инде. Гарри, "ятып калганчы, атып кал" дип, ишегалды ягына караган тәрәзә уемнарының берсенә барып капланды. Гаҗәпләнүенә каршы, ул якта бер адәм заты да күренмәде. Аның каравы, аста зур гына ком өемен чамалап алды...
Аның аяклары комга батып керде. Шуңа аларны комнан тартып чыгара алмыйча шактый азапланды. Чөнки тез буыннары хәлсезләнеп, оеп китеп, дер-дер калтырыйлар иде. Әле туфлиләрен ком эчендә калдырып, аякларын тартып чыгаргач та, тиз генә йөгереп китә алмады, яңадан комга чүгәләде. Ни дисәң дә, өченче каттан сикереп төшү үзенекен иткән. Икенче талпынуында гына ком өеменнән шуышып төшеп, җиргә басты. Качып китү мөмкинлеге аңа көч өстәде һәм ул, тез буыннары калтыраган килеш, койма янына ашыкты. Ләкин күп тә китмәде:
— Тукта, юкса атам! — дигән боерулы тавыш аны барган җиреннән тораташтай катып калырга мәҗбүр итте...
...Гәрәй-Гарри әйләнгеч юллар ясап, янә тикшерү изоляторы сәндерәсен, суд эскәмиясен шомартып, кире үзенең "икенче туган йорт"ына әйләнеп кайтты. Аның теләсә нинди акчалардан да кадерлерәк яшьлек тормышы, җире генә түгел, күге дә чәнечкеле тимер чыбык белән чолгап алынган шомлы зонаның җан өшеткеч һавасын сулап үтәчәк иде...

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013