Бүген Әдипләр: Салават Рәхмәтулла
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Салават Рәхмәтулла


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мирһади Разов
Зөлфирә Рамазанова
Илиза Рамазанова
Рифә Рахман
Хәбра Рахман
Гобәйдулла Рәдүди
Роберт Рәкыйпов
Сәгыйть Рәмиев
Әхмәт Рәфыйков
Басыйр Рәфыйков
Фаикъ Рәхмәтуллин
Ринат Рәхимов
Бикә Рәхимова
Бари Рәхмәт
Салават Рәхмәтулла
Салават Рәхмәтулла
Салават Рәхмәтулла (Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин) 1942 елның 1 февралендә Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1959 елда ул үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамак шәһәре төзелешләрендә балта остасы булып эшли. С.Рәхмәтулла 1960-1965 елларда Эстәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында белем алганнан соң, туган районындагы Төрөмбәт урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп эшкә җибәрелә.
Хәрби хезмәттән кайткач, Ишембай районы Петровский балалар йортында — директор ярдәмчесе, туган авылында — рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Гафури районында (Аккүл авылында) мәдәният йорты директоры була. 1984 елда Эстәрлетамакта Язучылар оешмасы ачылгач, Башкортстан Язучылар союзы идарәсе тәкъдиме белән С.Рәхмәтулла Эстәрлетамакка күчеп килә: педагогия институтында, интернат-мәктәптә, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында, «Ашказар» шәһәр газетасы редакциясендә эшли. Хәзерге вакытта ул профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. С.Рәхмәтулла студент елларында факультетта оештырылган әдәби түгәрәккә йөри, шигырьләр яза башлый. Тәүге иҗат җимешләре белән «Кызыл таң», «Ленинчы» газеталарында, «Агыйдел» журналында, «Яшь көчләр» альманахы китапларында чыгышлар ясый. «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле беренче китабы 1978 елда басылып чыга. Шуннан соң «Яңгыр, яу, яу!» (1981), «Күперләр» (1985), «Быел мәктәпкә барам» (1990) һ.б. китаплары дөнья күрә.
Менә кырык елдан артык аның шигырьләре, поэмалары, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре газета-журналларда басылып килә. Ул 1992,1998 һәм 2008 елларда «Кызыл таң» газетасының лауреаты була, 1999 елда шагыйрьнең исеме бу газетаның Почет кенәгәсенә теркәлә. 1997 елда шагыйрь «Тулпар» журналы лауреаты исеменә лаек була.
Ул балалар өчен дә иҗат итә.
Татарстан шигърият сөючеләре шагыйрь белән тәү мәртәбә «Казан утлары» журналында басылган шигырьләре («Казан утлары», № 12, 1971) аша таныша. Ары таба әдәби әсәрләре «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре», «Көмеш кыңгырау» газеталарында дөнья күрә.
Салават Рәхмәтулланың әдәби эшчәнлеге Х.Гыйләҗев, Г.Ибраһимов (Башкортстан), И.Юзеев (Татарстан, Яр Чаллы) исемнәрендәге премияләр, «М.А.Шолоховның тууына 1000 ел» истәлек медале белән билгеләнә. 1979 елда Американың Гарвард университеты китапханәсе шагыйрьнең «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле шигырьләр җыентыгын соратып ала. Ул — озак еллар Эстәрлетамак Язучылар оешмасының бюро әгъзасы, шигърият секциясе җитәкчесе.
С.Рәхмәтулла — 1993 елдан Россия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әйтелмәгән әйтер сүзләрем: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1978. — 32 б. — 2500 д.
Яңгыр, яу, яу!: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр. — Уфа: Китап, 1981. —326. —10000 д.
Күперләр: өлкән яшьтәге мәктәп балалары өчен шигырьләр. — Уфа: Китап, 1985. — 566. —10000 д.
Быел мәктәпкә барам: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр. — Уфа: Китап, 1990. — 24 б. — 10000 д.

* * *
Уяну: шигырьләр, җырлар, поэмалар. — Өфө: Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Ф.Э.Дзержинский исемендәге типогр., 1993. — 2126. — 1500 д. (Башкорт телендә.)
Берүземә — ике кояш: мәхәббәтнамә. — Башкортстан: Эстәрлетамак шәһәр типогр., 1994. — 32 б. — 1000 д. (Башкорт телендә.)
Куян ник кыска койрыклы?: кече яшьтәге мәктәп балалары өчен шигырьләр. — Өфө: Китап, 1995. — 64 6. — 6500 д. (Башкорт телендә.)
Сулар үргә акса да...: шигырьләр, поэмалар, замана такмаклары, эпиграммалар, тәрҗемәләр. — Өфө: Китап, 2001. — 240 б. — 2000 д. (Башкорт телендә.)
Күкеле сәгать: шигырьләр, шигырьләр бәйләме, поэма, тәрҗемәләр. — Башкортстан: Эстәрлетамак шәһәр типогр., 2001. — 80 6. — 1000 д. (Башкорт телендә.)
Очлытау итәгендә: поэмалар, шигырьләр, тәрҗемәләр, табышмаклар, шарадалар. — Өфө: Китап, 2004. — 80 б. — 2500 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хөсәен М. Үзең булып кал һаман // Ватаным Татарстан. — 1992. — 21 авг.
Хөсәен М. Салаватка — салават! // Татарстан яшьләре. — 1992. — 8 сент.
Хөсәен М. Юлларыңа ак җәймә // Сабантуй. — 1992. — 17 окт.
Максютов М. Ташкын елгаларга яр кысынкы //Кызыл таң (Өфө). — 1993. — 2 апр.
Рәкыйпова С. Мәхәббәт, шигырь һәм шагыйрь // Өмет. — 1995. — 25 март.
Сафуанов С. һәр бөртеге энҗе булсын // Тулпар. — 1995. — № 5. — 43-44 б.
Нигъмәтуллин Ә. Үлемсезлек дәгъва иткән шигырьләр // Кызыл таң (Өфө). — 1996. — 25 июнь.
һаваларда йолдыз артыр чак // Кызыл таң (Өфө). — 1999. — 23, 24 март.
СәлимоваФ. Әдәбият нурлары сүнмәсен // Кызыл таң (Өфө). — 2000. — 6 сент.
ФаткуллинФ. Аны «Кызыл таң» шагыйрь итте // Кызып таң (Өфө). — 2001. — 23 гыйнв.
Ханнанов Р. Үзе генә белгән юл белән //Кызыл таң (Өфө). — 2001. — 15 февр.
Дәүләтшин К. «Гомер буе» шагыйрь «эзләнә» // Тулпар. — 2002. — № 1. — 44-476.
Кәбиров В. Җыр булып сибеләсең // Кызыл таң (Өфө). — 2002. — 1 февр.
Шаммас Р. Үзенчә, нәкъ Салаватча... //Агыйдел. — 2002. — № 1. — 127-129 б.
Батыршина А. Традицияләрне яңартканда... // Тулпар. — 2003. — № 5. — 62-63 б.
Кәбиров В. Очлытау итәгендә // Кызыл таң (Өфө). — 2005. — 5 май. В а ф и н М. «Җәя»ле Салават // Тулпар. — 2007. — № 1. — 22-24 б.
Хәмәтшин Э. Шагыйрьләргә дөнья кайда да бер, кайда да бер: көрәш уртасы // Өмет. — 2007. — 1 февр.
Габидуллина Ф. Дөньяны... мәхәббәт коткарыр... // Кызыл таң (Өфө). — 2007.— 2 февр.
Шаммас Р. Салаватның әйтер сүзе бар // Кызыл таң (Өфө). — 2008. — 8 авг.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018