Бүген Равил Әмирхан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Равил Әмирхан

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гүзәл Әдһәм
Рәиф Әмиров
Равил Әмирхан
Рәхмәтулла бине Әмирхан
Азат Әхмәдуллин
Нияз Әхмәров
Әхмәдулла Әхмәтгалиев
Марсель Әхмәтҗанов
Шамил Әхмәтшин
Рифгать Әхмәтьянов
Гөлзада Әхтәмова
Роза ӘХТӘМОВА
Равил Әмирхан
Равил Госман улы Әмирхан (Әмирханов) 1946 елның 9 гыйнварында Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының Иске Кулаткы авылында укытучы гаиләсендә ун баланың дүртенчесе булып дөньяга килә. Сигез сыйныфны шул ук төбәкнең Иске Атлаш (1961), урта мәктәпне Татарстанның хәзерге Биектау районына кергән Мулла иле (Мүлмә) авылында тәмам итә (1963).
1963-1968 елларда Казан дәуләт педагогия институтының тарих-филология факультетында белем өсти, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы дигән белгечлек ала. Шул ук вакытта, мәктәп эскәмиясеннән үк башланган кызыксынуын үстереп, программадан тыш фәннәр белән шөгыльләнә, бик күп тарихи әдәбият укый, искечә (гарәпчә) имляны үзләштерә. 1968-1971 елларда Балтач районы үзәгендә, аннары шул төбәкнең Иске Салавыч, Питрәч районының Апакай (Ленино-Кокушкино) авылларында урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1971 елда ул вакыттагы СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына аяк баса, тарихчы булып китә. 1974 елда, аспирантураны тәмамлаганнан соң, шул Институтта фәнни хезмәткәр итеп калдырыла. Җитди эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсе булган «1905-1907 еллардагы татар демократик вакытлы матбугаты» дип исемләнгән кандидатлык диссертациясен 1979 елда яклап, тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була. Әлеге Институтта өлкән фәнни хезмәткәр сыйфатында бүгенгәчә эшли.
Элегрәк дөнья күргән аерым публицистик язмаларны искә алмаганда, Равил Әмирхан фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре белән нигездә 1974 елдан чыгыш ясый башлый. Аның язмалары Татарстан, татар халкы, Казан тарихы буенча гомуми тикшеренүләрдә (китап-монографияләрдә), махсус фәнни җыентыкларда, җөмһүриятебезнең үзәк басмаларында, аерым алганда, «Казан утлары», «Совет мәктәбе» («Мәгариф»), «Азат хатын» («Сөембикә»), «Мирас», «Татарстан», «Ялкын», «Идел», «Казан», «Чаян», «Иман» журналларында, «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан»), «Советская Татария» («Республика Татарстан»), «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре», «Вечерняя Казань», «Татарстан яшьләре», «Татар иле», «Мәгърифәт» кебек һәм башка гәзитләрдә даими басылды һәм басылып килә. Чит илдә (мәсәлән, Төркиядә) дөнья күргән язмалары да бар. Аларның гомуми саны 250 дән артып китә.
Равил Әмирхан «иярләгән» темаларга киңкырлылык хас: ул төрле яссылыкта җөмһүриятебез, татар халкы, милли матбугат, милли мәгариф, аерым уку йортлары тарихын җентекләп өйрәнә, дәүләтчелегебез, милли-азатлык, мәдәниятебез тарихына яңача караш ташларга омтыла, татарның мәшһүр шәхесләренең (Р. Фәхретдин, Г. Баруди, X. Әмирхан, Г. Еникеев, Г. Исхакый, Ф. Туктарый, Ә.-З. Вәлиди, Ф. Әмирхан, М. Гали һ. б.) тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен тикшерә, иҗатларын барлый, бигрәк тә Ризаэтдин Фәхретдин, Әхмәд-Зәки Вәлиди кебек дөньякүләм танылган, биниһая зур абруйга ия булган галимнәрнең мирасын киң пропагандалый, үзенең кызыксыну офыкларын, тикшеренү колачын арттырганнан арттыра. Р. Әмирхан тел, аны саклау, катнаш никахлар, вөҗдан иреге мәсьәләләренә карата да үз сүзен әйтә килә, милли ядкярләр, тарихи корылмалар, урамнар-йортлар һ. б. проблемаларны да күз уңында тота.
Галим байтак кына хезмәтләрне, җыентыкларны төзүдә, редакцияләүдә, басмага хәзерләүдә актив катнаша, милли тарихыбызның; төрле өлкәләренә караган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә. Ул кызу темплар белән әзерләнә торган «Татар энциклопедиясе»нең эшлекле авторларыннан берсе дә. Равил Әмирхан матбугатта актив язышудан тыш, «Мирас», «Мәгариф» кебек абруйлы журналларның редколлегия әгъзасы булып тора.
Галим 1986-1995 елларда «Фатих Әмирхан турында истәлекләр» (Ф. Ибраһимова белән берлектә), мәшһүр тарихчы-галимнәр Ә.-З. Вәлидинең «Кыскача төрек-татар тарихы», Р. Фәхретдиннең «Алтын Урда ханнары», «Казан ханнары» кебек әһәмиятле әсәрләрен төзеп бастырып чыгарды. 1988 елда Мәскәүдә «Наука» нәшриятында аның «Татарская демократическая печать (1905-1907 гг.)» дигән монографиясе дөнья күрде. 1994 елның азагында галим матбугат тарихын интернациональ җирлектә яктырткан егерме табак күләмле яңа китабын язып тәмамлады. Әлеге хезмәт аның докторлык диссертациясенең нигезен тәшкил итә. Равил Әмирхан бүген тарихчы-галим буларак, җөмһүриятебезнең рухи-мәдәни хәятында актив иҗади тормыш белән яши, янадан-яңа фәнни ачышлар, кыйммәтле гыйльми табышлар турында хыяллана.
ЧЫГАНАК: Әмирхан Равил. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 384 бит.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013