Бүген Әдипләр: Расиха Гыйльфанова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Расиха Гыйльфанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Расиха Гыйльфанова
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Зөлфия Гыйниятова

Расиха Миңлегали кызы Гыйльфанова 1932 елның 21 июнендә Азнакай районы Мәндәй авылында туган. Чалпы авылында китапханәче, клуб мөдире булып эшләгән. Пенсиягә кадәр сәүдә өлкәсендә фидакарь хезмәт куеп, «СССРның сәүдә отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Шигырьләре «Җәлил чаткылары» «Сарман», «Җилләр җилкәне», «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Чаткылардан кабынган ялкын» альманахларында урын алган. 2 китап авторы. 10 елдан артык поселок ветераннары советы каршында оештырылган «Ак калфак» фольклор ансамблен җитәкләгән, хәзер дә ансамбльнең актив әгъзасы.

Кичермәсләр

Хәтерләрдән җуелмасын 
Бүгенгесе, үткәннәре, 
Гөнаһлысы, гөнаһсызы, 
Сәбәпсезгә киткәннәре. 
Хәтереңнән җуелмасын: 
Һәр көнеңнең тарихы бар, 
Югалганны эзләп табып, 
Тапканнарны таныйсы бар. 
Хәтереңнән җуйма, кеше, 
Ирексез үткән юлыңны. 
Ялагайга, ваемсызга, 
Кансызга бирмә кулыңны. 
Хәтерләрдән җуелмасын 
Яшь сабыйлар, чал бабайлар, 
Гаепсезгә сөрелгәннәр, 
Якланмый калган агайлар... 
Үткәннәрне оныта барсак, 
Барыр юлны адаштырсак. 
Телебезне, туган илне, 
Кыйблабызны ялгыштырсак, 
Кичермәсләр киләчәктә: 
Битарафлык - яман гадәт. 
Тарихыбыз буталмасын, 
Акланырга һич юк сәбәп.

Аллаһ сакласын!

	Уйламагыз мине шагыйрә дип, 
	Мин - бер гади авыл баласы. 
	Ярты гасыр инде йөрәк әрни -
	Балачакның авыр ярасы. 
	Олыгайсам да, һаман истән чыкмый, 
	Ташлар чокып килә язасы; 
	Тарих битләреннән эзлисе юк, 
	Күңелемнән генә табасы...
		Автордан

Сугыш елларында күргәннәрне 
Уртаклашыйм диеп уйладым. 
Йөрәк сөйләп торды, каләм язды, 
Күңелем тулып, түзми еладым. 
Әтиләрне яуга озатканда, 
Әниләр дә, без дә елаштык. 
Язын - үлән, көзен башак эзләп, 
Ачлы-туклы йөдәп адаштык. 
Ник күрсәк тә, без бит өйдә идек, 
Ә әтиләр - утның эчендә. 
Афәтләрдән сакладылар илне, 
Рәхмәтлебез шуның өченгә. 
Олыгайдылар инде, чәчләре - чал, 
Безнең күкне саклап калганнар. 
Бик тә азлар исән калганнары, 
Күп югалды шәһит-корбаннар. Сирәк алар: бөртек-бөртек кенә, 
Сак булыйк, тел-теш тидермик. 
Без бурычлы алар каршысында, 
Яшәү рухларын сүндермик. 
Бер карасаң, күңел куана да, 
Кызганудан йөрәк әрнешә -
Ярты гасыр тимер ярчыклары 
Җаннар белән йөри янәшә.


Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018