Бүген Әдипләр: Рәсимә Муллаянова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәсимә Муллаянова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Заһид Мәхмүди
Сүрия Мингатина
Әгъния Миннебаева
Мидхәт Миншин
Рәшит Минһаҗ
Әлфия Миңнуллина
Илдар МИРГАЛИМОВ
Фирдәвес Мирзаянов
Ленар Мифтахныкы
Зөбәер Мифтахов
Сәрия Мифтахова
Рафис Могыйнов
Азат МOЗАФАРОВ
Рамилә МОРАТОВА
Ирек Мортазин
Мансур Мортазин
Алмаз Мостафин
Мөдәррис МОСТАФИН
Фәнзилә Мостафина
Зәет Моталлапов
Камил Мотыйгый
Фәнис Мотыйгуллин
Рәсимә Муллаянова
Рәсимә Муллаянова

Гаилә ядкаре

Бабамның әтисе, ягъни Мөхәммәтгали бабамның, җиде улы, бер кызы була. Хәзинә әбием белән бабама ачлы-туклы заманда бер көтү балага ашарга җиткерү өчен дә әле күпме көч түгәргә туры килгән. Яшь аралары якын, берсеннән-берсе шук малайларны үстерү дә җиңел булмагандыр аларга. Балаларны аякка бастыру никадәр кыен булса да, үзенә күрә шатлыклы көннәр генә булган икән ул. Әнә шулай тырышып тормыш алып барганда, сугыш башлана. Газиз әнкәйләрне улларыннан, сөйгән ярларыннан аерган сугыш ачысы карт бабай белән карт әбинең генә түгел, ә Саба районы Тенеки авылында яшәүче күпләрнең түгәрәк тормышларын челпәрәмә китерә. Авылдан 112 ир-ат фронтка алына, шуларның нибары 34е генә исән кайта, ә 78е яу кырында ятып кала.

Хәзинә әбиемнең җиде көмеш баганасы да фронтка алына. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә олы улына – 34, ә кечкенәсенә 18 яшь кенә тулган була. Туган нигезгә фронттан бары Галимулла, Галимҗан, Муллахмәт, Хуҗаян гына исән кайта, ә Биктимер (атлы кавалериядә хезмәт иткән), Муллаян, Мөхәммәтвәли һәлак булалар. Соңгысының госпитальдә вафат булуы турындагы хәбәре дә килеп ирешә. Галимҗан бабам исә сугышта тездән өстә бер аягын калдырып кайта. Туган авылына кайткан ир-егет гаилә кора, балалар үстерә. Йортлар сала, көмеш эшкәртү белән шөгыльләнә. Гаиләне туендыру, тормышны алып бару өчен, Тенеки авылы кешеләренең төп кәсебе – көмештән беләзек-йөзекләр, алкалар ясау була. Бигрәк тә кырдан иген-икмәкне җыеп алганнан соң, өязгә, ягъни чит җирләргә чыгып китеп тә эшли әле алар.
Ерагайса да аралар... 
Бер гаиләдә үскән ир балаларның күбесе сугыш кырында ятып калгач, 300 хуҗалыклы авыл кечерәя. Өстәвенә, ата йортыннан башка чыккан малайлар үз тормышларын туган авылдан читтә кора, ят җирләргә эшкә китә дә шунда төпләнәләр.

Сугыш кичкән бабайлар исә картая, фани дөнья белән исәп-хисапны өзә, ә балалар үз тормышларын җайлау, балаларын үстерү белән мәшәкатьләнеп гомер узганын сизми дә калалар. Муллахмәт абыйның улы Миннәхмәтнең, олыгайгач, күзләре сукырайгач кына әтисенең туган авылына кайтуын, шушында җирләргә үтенүен ничек аңлатырга?! Кан тарта диюләре шушы була торгандыр инде ул. Чит жирләрдә яшәп шушы якларга кайткан Миннәхмәт абыйны да беренче тапкыр әти эзләп тапкан иде. Әти белән шулай ук озак еллар аралашмаган Казанда яшәүче туганнарны да эзләп таптык. Яшь чагында барып йөргән йорт та үз урынында иде. Тик менә зур гаиләле йортта бары килен генә берүзе калган.
Безне дә эзлиләр 
"Син генә эзләмисең. Безне дә эзлиләр икән", – дип каршы алдылар мине бу атнада авылга ялга кайткач. Кулыма Мәртен авыл җирлеге җитәкчесе исеменә язылган хат тапшырдылар. Хат Свердловск өлкәсенең Артемьевск шәһәреннән Мәдинә исемле ханымнан килгән. Ул безнең апабыз, ягъни югарыда телгә алган бабайның олы абыйсы Мөхәммәтвәли абыйның кызы Мәдинә Галиева булып чыкты. Мәдинә апаның үзенә дә 66 яшь икән, 1943 елны әтисе үлгәндә, аңа нибары бер яшь була. Соңрак ул әтисенең документларын таба, аларны өйрәнә, сугышка кадәр аның колхозда ташчы булып эшләвен, авылда аны Хәмит Хуҗин (язучы Мәгъсүм Хуҗинның әтисе) исемле кешенең яхшы белүен язып калдырган. Әтисенең Гали Хәсән улы икәнлеген, әнисенең Хәзи­нә исемле булуын Мәдинә апа хатында аңлатып язарга тырышкан.

Без шул кичне ук хат язып салдык, кунакка чакырдык. Бер гаилә тарихына бәйле истәлек­ләргә дә тарих тузаны да ягылганын сизмичә калу мөмкин түгел. Ачлык, сугыш афәте, репрессия газабы аша үтеп күпме туганнар бер-берсен югалткан. Күпме гаиләләр шушы ачы хакыйкать аша үтәргә мәҗбүр булган...

"Ватаным Татарстан"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013