Бүген Әдипләр: Рәсим Хәбибуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәсим Хәбибуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Рәсим Хәбибуллин
Рәсим Хәбибуллин
Шөгер–Лениногорск төбәге гыйлем ияләре, язучылары, бу бит минем як, минем туган авылым, дип җан атып йөрүче егет-кызлары белән горурлана ала. Бу элек-электән үк килгән һәм алга таба да дәвам итәчәк. Менә ул тагын бер фидакарь зат белән, академигы белән горурлану хисләре кичерә: дүрт китап авторы, “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллинга Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы дигән шәрәфле исем бирелде. Әлеге кичә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли бүлегендә узды. Анда мәртәбәле кунаклар, зыялылар җыелган иде. Тантаналы кичәне ягымлы тавышлы Тәслимә Рәфыйкова матур итеп алып барды. Ул башлап җибәргәннән соң сүз килгән кунакларга бирелде. ТР Фәннәр Академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан тарихы буенча күп китап авторы, якташыбыз Индус Таһиров чыгышында авылны, телебезне саклый алсак, киләчәгебезгә куркыныч янамавын әйтеп үтте. Дәрдмәнднең шигырь юлларыннан алынган “Ил корабын җил сөрә” исемле яңа китабын китапханәгә бүләк итте ул.

РӘСИМ Нәүширбан улы Хәбибуллин 1955 елның 5 июлендә элеккеге Шөгер районы (хәзерге Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендә төзелештә эшли. 1973 елда Себер якларына юл тота һәм ике ел Пой-ковский бистәсендә эшли. 1975-1977 елларда Армия хезмәтеннән соң Нефтьчеләр институтының (МИНХ и ГП) кичке бүлеген тәмамлый. 1982-1984 елларда приборлар җитештерүче заводта участок начальнигы, 1985 елда Мәскәүнең «ЗиЛ» заводында, эш кораллары җитештерү цехында тимерче булып эшли. 1993 елда янә туган ягына - Лениногорск шәһәренә кайтып, «Иркеннефть» идарәсенә шофер булып урнаша. Тынгы белмәгән күңеле аны 1994 елда Казан шәһәренә алып китә. ТИҮдә Казан бүлеге идарәчесе булып эшли һәм матбугат битләрендә сәяси, мәдәни һәм дини темаларга мәкаләләр бастырып чыгара башлый.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гыйлем туплап, ислам диненең асылына төшенә. 2005 елда «Җәннәткә мәҗбүрләү юк» исемле беренче китабын язып, «Матбугат йорты» нәшриятында бастырып чыгара. Аннан соң татар һәм рус телләрендә «Коръән тәфсиренә сәяхәт» һәм «Путеводитель по Корану» исемле белешмә-китаплар бастырып, мөселманнар хозурына тапшыра.
2006 елда аны янә туган ягы - Лениногорск шәһәрендәге мәчеткә эшкә чакыралар, һәм ул 2008 елга чаклы Лениногорск шәһәр һәм район мөхтәсибәтендә мөхтәсиб ярдәмчесе булып хезмәт итә. Лениногорск телевидениесендә «Исламча яшәү рәвеше» тапшыруын алып бара. 2011 елда туган авылы турында, төрле архивлардан мәгълүматлар туплап, «Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе» дигән тарихи-публицистик китап язып, укучылар һәм авылдашлары хөкеменә тапшыра.
2009 елның сентябрь аеннан Лениногорск шәһәренең Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе итеп сайлана.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013