Бүген Әдипләр: Атилла Расих
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Атилла Расих


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Энҗе РАЗОВА
Атилла Расих
Cолтан Рахманколый
Шамил Рәкыйпов
Мәҗит Рәфыйков
Мәрди Рәфыйков
Сөббух Рәфыйков
Гәрәй Рәхим
Җәмит Рәхимов
Фәридә РӘШИДОВА
Атилла Расих
(1916-1996)
Татар совет прозасының күренекле вәкиле Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) 1916 елның 16 сентябрендә элекке Оренбург губернасының (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган. Унике яшькә кадәр ул шунда яши һәм укый, ә 1928 елда әти-әниләре белән Казанга күчеп килеп, укуын башта җидееллык гомуми белем мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә дәвам лттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, 1934 елның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. 1934—1938 елларда А. Расих — Казан дәүләт ветеринария институты студенты. Институтны югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Дагъстанда, аннары Татарстан Җир эшләре халык комиссариатында зоотехник булып эшли. 1940 елның январенда хәрби хезмәткә чакырыла. 1941 елның көзеннән алып ул Бөек Ватан сугышы фронтында: башта гади солдат, санинструктор, соңыннан хәрби ветфельдшер сыйфатында, совет гаскәрләре белән бергә Мәскәү яныннан Эльба ярларына кадәр сугышчан юл үтә.
1945 елның ахырында армиядән демобилизацияләнгәч, А. Расих Татарстан республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, 1947—1950 елларда исә Казан ветеринария институты каршындагы аспирантурада укый. 1950 елның июнендә кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, А. Расих 1976 елга кадәр шул ук институтның авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. 1976 елдан бирле ул — язучы-профессионал, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
А. Расихның әдәби иҗатка һәвәсе шактый иртә уяна. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр һәм балалар сәхнәсе өчен пьесалар язуда көчен сынап карый. 1930 елда Мәскәүдә Муса Җәлил редакторлыгында татарча чыга торган «Октябрь баласы» журналында аның «Борылыш» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәя әдәби яктан йомшак булса да, матбугатта исеме күренү яшь .авторны канатландырып җибәрә. Ул Вахитов заводының күп тиражлы газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә йөри, аңа шефлык итүче А. Алиштан һәм башка танылган әдипләрдән (X. Туфан, М. Әмир һ. б.) «шңәшләр ала, иҗат серләренә өйрәнә. Нәтиҗәдә 1934—1940 еллар арасында башта «Чаян», соңга таба «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында яшь авторның бер төркем юмористик хикәяләре («Касса янында», «Таныш кеше», «Кызыл чүлмәк», «Карак» һ. б.) дөнья күрә.
Бөек Ватан сугышы чорында А. Расих, үзенең игътибарын фронтта барган дәһшәтле вакыйгаларга юнәлтеп, совет солдатының рухи ныклыгын, туган илгә тугрылыгын тасвирлаган «сугыш хикәяләре»н иҗат итә («Ютазы «гете», «Якташларым», «Дошман тылында», «Сагынылган мәхәббәт» һ. б.). Әдипнең күләмле беренче әсәрләреннән булган һәм укучылар арасында киң яңгыраш тапкан «Бәхет орлыклары» (1945) исемле маҗаралы повесте да сугыш вакыйгалары җирлегендә гади совет кешесенең тапкырлыгына һәм батырлыгына дан җырлый.
А. Расихның сугыштан соңгы әдәби эшчәнлеге иҗатының жанр һәм тема ягыннан байый, каләменең шомара, карашларының тирәнәя-җитдиләнә баруы, әсәрләрендә тормышның, заманның зур мәсьәләләрен күтәрергә һәм "чишәргә омтылуы белән характерлы. «Дустым Мансур» (1949), «Язгы авазлар» (1956), «Ике буйдак» (1963), «Каһарманнар юлы» (1969), «Сынау» (1978) романнары, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашевның тормышы һәм революцион эшчәнлеге турындагы трилогия («Ямашев», 1967; «Айлы төннәр», 1975; «Ямашев», 1981)—бу әсәрләр, әдипнең иҗат активлыгын һәм тематик колачын күрсәтү белән бергә, аның моңарчы татар әдәбиятында яктыртылмаган тормыш күренешләрен, социаль типларны сәнгатьчә гәүдәләндерергә кыю алынуы турында да сөйлиләр. А. Расих әсәрләре нигездә үткен конфликтлы, композицион яктан бөтен, проблемаларының актуаль һәм тирән фикерле булулары белән аерылып тора. «Ямашев» тарихи трилогиясенең беренче ике китабы һәм, заман темасына багышланып, бүгенге көн геройларының эш-гамәлләрен, рухи дөньяларын мәхәббәт, әхлак, гаилә мөнәсәбәтләре, кешенең гражданлык сыйфатлары белән тыгыз бәйләнештә тикшергән «Язгы авазлар», «Ике буйдак» һәм «Сынау» романнары өчен Атилла Расих 1982 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
А. Расих фәнни-фантастика, маҗара жанрларында да уңышлы эшләвен дәвам иттерә. «Бәхет орлыклары»ннан соң язылган «Сәхи бабай маҗаралары» (1956), «Хәвефле сынау» (1958), «Урланган хәзинә» (1960) исемле повестьлар татар детектив һәм фәнни-фантастик әдәбият хәзинәсенә үзенчәлекле бер өлеш булып керделәр. Әдип шулай ук хикәя, очерк-публицистика өлкәсендә һәм фәнни-популяр әсәрләр язуда да активлыгын киметми. Аның терлекчелек эшчеләренә багышланган «Ык суы буенда» исемле язмалары һәм «Бөек могҗиза» дигән фәнни-популяр әсәре аерым китаплар булып басылып чыкты.
Әдипнең төп әсәрләре һәммәсе дә диярлек русчага тәрҗемә ителгән. Ул үзе дә Э. Д. Эрвильинең «Приключения доисторического мальчика» («Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре», 1953) әсәрен, А. Беляевнең «Человек-амфибия» («Су кешесе», 1959) романын татар теленә тәрҗемә итте.
А. Расих озак еллар буе Татарстан Язучылар союзы каршындагы проза секциясе җитәкчесе булып эшләде, РСФСР һәм Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, Татарстан Язучылар союзының кабул итү комиссиясе члены вазифаларын башкарды.
Әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Атилла Расих Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) орденнары белән бүләкләнде.
Атилла Расих— 1946 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сугыш хикәяләре.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 125 б. 10 000.
Бәхет орлыклары: Маҗаралы повесть.— Казан: Татгосиздат, 1948.— 172 б. 10 165. Шул ук.— 2 басма.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 164 б. 8000. Шул ук: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 184 б., ил. 15 000.
Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 108 б. 5000.
Дустым Мансур: Роман.— Казан: Таткнигоиздат, 1955.— 239 б. 8000. Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—308 б. 15 000.
Хәвефле сынау: Фантастик повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 62 б. ил. 10 000.
Юлдагы маяклар: [Сайл. хикәяләр].— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 324 б., портр. 10 000.
Бөек могҗиза: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 132 б. 8000.
Урланган хәзинә: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 112 б., ил. 14 000.
Ык суы буенда: Очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 96 б. 4000.
Язгы авазлар: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 335 б. 15 000. Рец.: Нуруллин И. Яз сулышын тоеп.— Сов. әдәбияты, 1964, №1? 141—146 б.; Юзиев Н. Конфликт һәм характер.— Кит.: Юзиев Н. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан, 1969, 163—193 б.
Ике буйдак: Юллар аерылганда: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1965.-— 362 б. 15 000. Рец.: Нуруллин И. Күңелдәге юшкыннан арыну юлында.— Кит.: Нуруллин И. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1983, 41—47 б.; Госман X. Әйбәт роман.— Соц. Татарстан, 1964, 16 авг. Мусин Ф. Тормышка үтеп кереп.— Соц. Татарстан, 1966, 6 апр.; Әхмәдуллин А. һәм Сверигин Р. Премиягә лаеклы бу әсәр.— Татарстан яшьләре, 1970, 26 март.
Маҗаралы повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 305 б., ил. 30 000.
Ямашев: Роман.—Казан. Таткитнәшр., 1968.—326 б. 15 000. Каһарманнар юлы: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 215 б. 15 000. Рец.: М о с т а ф и н Р. Проблемалар, аларның чишелеше.— Казан утлары, 1973, №7, 165—168 б.; Мустафин Р. Драма Латыфа.— Лит. обозрение, 1973, № 12, с. 27—28.
Ямашев: Роман. Кит. 2. Айлы төннәр.—Казан: Таткитнәшр., 1977.— 304 б. 14 000. Рец.: Хәйри X. Онытылмас революционер образы.— Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 106—114 б.; Исхаков В. Тарихи шәхес — роман герое.— Кызыл таң, 1968, 10 дек.; Садретдинов Ш. Идеалга тугрылык.— Казан утлары, 1978, № 12, 157—162 б.
Яшьлек эзләрем. [Ф. Мусин сүз башы б-н.]—Казан: Таткитнәшр., 1976.— 384 б., портр. 15 000.
Сынау: Роман [Р. Мостафинның «Сәнгатьнең җаны» исемле мәкаләсе белән].—Казан: Таткитнәшр., 1981.—303 б. 15000. Рец.: М ө х ә м м ә д и е в Р. Сынау дәвам итә...— Соц. Татарстан, 1979, 18 окт.; Нуруллин И. Тормыш сынавын үтим дисәң...— Соц. Татарстан, 1979, 27 ноябрь; Шәфигуллин 3. Гыйбрәт.— Татарстан яшьләре, 1979, 4 дек.; Тормыш сынаулары җиңел түгел: Укучылар сүзе.—Казан утлары, 1980, № 10, 181 — 183 б.; Мусин Ф. Тормышка актив мөнәсәбәт.— Казан утлары, 1981, № 2, 151—156 б.
Ямашев: Роман. Кит. 3.— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 284 б. 1400.
Зерна счастья: Прикл. повесть/Пер. с татар. 3. Халитовой.— Казань: Таткнигоиздат, 1958.—170 с. 15 000.
Когда расходятся пути: Роман/Авториз. пер. с татар. Р. Фаизовой.— М.: Сов. писатель, 1968.—170 с. 30 000. То же.— Казань: Таткнигоиздат, 1971.— 335 с. 100000. Рец.: Мусин Ф. Правда жизни.— Сов. Татария, 1964, 11 сент.; Он же. Постигая жизни суть.— Сов. Татария, 1970, 21 марта; Мустафин Р. Герой времени — герой книги.— Лит. газ., 1965, 25 февр.; Ломидзе Г. Порыв и тление.— Лит. Россия, 1969, 26 дек., с. 4.
Мой друг Мансур: Роман / Пер. с татар. А. Чехова.— М.: Современник, 1973.—230 с. 50 000. Рец.: Сальтина Н. Судьба Мансура.— Сов. Татария, 1974, 21 июля. Ямашев: Роман / Пер. с татар. Г. Паушкина и А. Хамидуллина.— Казань: Таткнигоиздат, 1975.—192 с. 50 000.
Весенние голоса: Роман / Авториз. пер. с татар. А. Жукова и А. Зелено-ва.—М.: Современник, 1977.—284 с. 75 000. Рец.: Мусин Ф. Новое и старое.— Дружба народов, 1964, №5, с. 281—282; Окунев И.—Лит. обозрение, 1978, № 12, с. 85—86.
Лунные ночи: Роман / Авториз. пер. с татар. Г. Паушкина.— Казань: Таткнигоиздат, 1979.—176 с. 100 000.
Ямашев: Роман / Авториз. пер. с татар. Г. Паушкина и А. Хамидуллина.—Казань: Таткнигоиздат, 1982.—448 с. 50 000. Рец.: Расих А. «Я был пристрастен».— Веч. Казань, 1981,6 окт.; Казанцев А. Казань, 1905-й.— Сов. Татария, 1975, 30 ноября; Мих е е в А. Видевший ростки грядущих бурь.— Комсомолец Татарии, 1976, 29 февр.

Аның турында

Расих А. Муса Җәлил фатихасы белән.— Кит.: Идел: Яшьләрнең әдәби альманахы. Чыг. 7. Казан, 1976, 69 б.
Расих А. Зур өметләр.— Соц. Татарстан, 1964, 1 янв.
Сверигин Р. А. Расих романнарының әдәби эшләнеше.— Кит.: Герой, |стиль, осталык. Казан. 1972, 112—131 б.
Мусин Ф. Атилла Расих.— Кит.: Мусин Ф. Чор белән аваздаш: Әдәбият фәне һәм тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1983, 218—240 б.
Мөхәммәдиев Р. Мул сулы елга кебек.— Кит.: Мөхәммәдиев ре Якутлар табыладыр вакыт белән: (Бүгенге татар әдәбиятындагы эзләнүләре турында). Казан, 1983, 128—139 б.
М и ң н у л л и н Ф. Олы юлдан.— Соц. Татарстан, 1966, 15 сент.
Мусин Ф. Нык адым белән: А. Расихка 50 яшь.— Казан утлары, 1966 № 12, 113—120 б.
Мусин Ф. Еллар һәм юллар.— Казан утлары, 1976, № 9, 122—131 б.
Маликова М. Яшь күңелле олы әдип.— Ялкын, 1976, № 9, 7 6.
Нуруллин И. Кайнар эзләрдән.— Соц. Татарстан, 1976, 16 сент.
Зарипов X. Замана каһарманнары.— Татарстан яшьләре, 1981, 16 апр,
Сверигин Р. Сынаулар аша.— Соц. Татарстан, 1981, 29 март.
Гизатуллин Н. Труд и дерзание: К 50-летию А. Расиха.— Сов. Татария, 1966, 15 сент.
Мусин Ф. Дорогой открытий: К 60-летию А. Расиха.— Сов. Татария, 1976, 16 сент.
Мустафин Р. Нерв искусства.— Комсомолец Татарии, 1976, 12 сент.
Мусин Ф. Герой разных эпох.— Сов. Татария, 1981, 22 марта.

©Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013