Бүген Әдипләр: Рәшит Әхмәтҗанов-II 
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәшит Әхмәтҗанов-II


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова

Рәшит Рамис улы Әхмәтҗанов 1997 елның 26 маенда Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туган. Хәзер Татар Кандызы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укый. Шигырьләр яза, җырларга, футбол, волейбол, хоккей да уйнарга ярата. Төрле конкурсларда, фән олимпиадаларында, спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый.
2011 елны Баулы районында үткәрелгән яшь авторларның «Тукайдан моң алып» дигән шигъри конкуcында Рәшит Әхмәтҗанов Гран-прига ия булды.

Әгәр Тукай бабай исән булса...

Әгәр Тукай бабай исән булса, 
Куаныр иде күреп бүгенне.
 Газиз халкы аның «Туган тел»ен 
Гимн итеп җырлый түгелме?

«Бабай» дию аңа дөрес микән? 
Бигрәк кыска булган гомере. 
Гаҗәп, ничек язып өлгергән ул 
Шуның кадәр әкият, шигырьне?!

Күпме буын үсеп җиткән инде 
«Шүрәле»сен, «Су ана»сын укып. 
Балачакта сеңгән күңелләргә — 
Буламы соң шигырьләрен онытып?

Гасырдан да артык гомер узган, 
Тукай бабай, синең тууга. 
Тик онытмас мәңге халкым сине, 
Син үрнәк бит һәрбер буынга!

Сыерчыклар

Сыерчыгым бигрәк матур, 
Җем-җем итә күлмәге. 
Качып кына карап тордым -
Ул бит мине күрмәде.

Кереп китте оясына, 
Балалары янына, 
һәр көн иртән, талга басып, 
Ул канатын кагына.

Сайраулары шундый моңлы, 
Ишетсәң, исең китәр! 
Аларны сыйпап, иркәләп, 
Назлы җәй җиле исәр.

Озакламый балаларын 
Очарга өйрәтерләр. 
Өй өстеннән урап-урап, 
Безгә сәлам әйтерләр.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013