Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәмзия Галимова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәмзия Галимова

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Рәхимә Габделганиева Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Рөстәм Гайнетдинов Мөслимә Гайнетдинова Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Хәким Галидән Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Габделхак Галимов Нәкыйп Галимов Руслан Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Рәмзия Галимова Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Мәхтүмә Галләмова Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Резеда Ганиева Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фәүзия Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Зәкия Гарифуллина Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Кадрия Гатина Римма ГАТИНА Флера Гатина Атлас ГАФИЯТОВ Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлзилә ГАФУРОВА Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Гафифә Гаффарова Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Лилия Гәрәева Миләүшә Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина Лилия Голымова "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Флүзә Григорьева Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Расиха Гыйльфанова Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина

Рәмзия Әхмәтвәли кызы Галимова 1942 елның 18 гыйнварында Татарстанның Яңа Чишмә районы Акбүре авылында туып үсә. Аксубай районының Иске Ибрай авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният-агарту училищесында китапханәче һөнәрен үзләштерә. Күп еллар буе Әлмәттә китапханәче булып эшли.
Менә биш ел инде ул Бөгелмәдә яши. Татар мәдәният үзәгендә «Мирас» төркеменең актив әгъзасы, халык театрының тамашачы яраткан артисты, иҗаты, шигырьләре белән күпләрне әсир иткән шагыйрә дә.

Балакаем

Балакаем, бәхет кошым, 
Дөньяга туып бүген,
 Йолдызлар белән бизәдең 
Син күңелемнең күген.

Син — сабыем, нарасыем, 
Син - беренче шатлыгым. 
Син - мәхәббәтем җимеше, 
Син - минем йөз аклыгым.

Син дөньяга аваз салгач, 
Ялкын булып кабындым. 
Нәни иреннәрең белән 
Күкрәгемә кагылдың.

Тамырларны чымырдатып, 
Күкрәкләргә сөт төшә.
 Ходай биргән изге ризык
Балам тәненә күчә.

Күкрәк сөтеңне имезү — 
Ләззәтле дә, татлы да. 
Мәхәббәтем тамчы-тамчы 
Тама синең җаныңа.

Им, сабыем, нарасыем,
Нәни кызчыгым минем. 
Үсеп җитеп, еракларга 
Очар кошчыгым минем.

Рәхмәт, балам, бүләк иттең 
Миңа дөнья рәхәтен. 
Иң изге хис, иң бөек хис -
Ана булу бәхетен!

Татарча

Таңнар атса: «Сәлам!» - диеп, 
Кояш нурын тарата. 
Әллә инде кояш тамы 
Татар телен ярата?

Үз телемдә җырлап йөрсәм 
Яшел болында, гүя 
Анда үскән чәчәкләр дә 
Татарча башын ия.

Туган телемә сөенеп 
Яшәгәндә илемдә, 
Тау астында чишмәләр дә 
Челтери татар телендә.

Әрәмәдә сандугачлар
Гел татарча сайрыйлар. 
Татар моңы җанга якын -
Әллә шуны аңлыйлар...

Ак болытлар зәңгәр күктән 
Мамыктай йөзеп үтә. 
Ерактагы якташларга 
Татарча сәлам илтә.

Туган телдә аңлашабыз -
И Ходайның рәхмәте! 
Татар рухы яши бездә, 
Бездә - татар мохите.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013