Бүген Әдипләр: Рәмзия Мөхәммәтҗанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәмзия Мөхәммәтҗанова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Заһид Мәхмүди
Сүрия Мингатина
Әгъния Миннебаева
Мидхәт Миншин
Рәшит Минһаҗ
Әлфия Миңнуллина
Илдар МИРГАЛИМОВ
Фирдәвес Мирзаянов
Ленар Мифтахныкы
Зөбәер Мифтахов
Сәрия Мифтахова
Рафис Могыйнов
Азат МOЗАФАРОВ
Рамилә МОРАТОВА
Ирек Мортазин
Мансур Мортазин
Алмаз Мостафин
Мөдәррис МОСТАФИН
Фәнзилә Мостафина
Зәет Моталлапов
Камил Мотыйгый
Фәнис Мотыйгуллин
Әлфия Мөбарәкова
Муса Мөлеков
Ленар Мөхәммәдиев
Рәмзия Мөхәммәтҗанова
Рузилә Мөхәммәтова
Хәмит Мөхәммәтшин
Ландыш Мөхатдисова
Роза Мулланурова
Рәсимә Муллаянова

Рәмзия Шакир кызы Мөхәммәтҗанова 1963 елның 4 мартында Чирмешен районы Лашман авылында дөньяга килгән. Лашман урта мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогия училищесында белем ала. Читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Озак еллар район газетасы редакциясендә корреспондент, Чирмешән телевидениесендә диктор булып эшли. Бүгенге көндә Чирмешән район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеген җитәкли. Шигырьләр яза. Хикәяләре «Идел» журналында, республиканың башка вакытлы матбугат басмалары битләрендә басыла.

Әбиемнең, ак күңеле

Бөек Ватан сугышында ирен югалткан әбием һәм аның кебек ак әбиләргә багышлыйм

Минем әбиемә матур итеп Хәят исеме кушканнар. Элек кенә шундый исемнәр куша белгәннәр, әллә исем - җисеменә, әллә җисем исеменә тарткан. Әбиебез гомер буе гел исәнлекле, уңган кеше булып яшәде. Яшь чактан ук ашлык тулы икешәр капчыкны күтәреп ташый алганы өчен «Центнерлы Хәят» дигән кушамат такканнар. Соңгы вакытта гына ул, әллә ничек күңелсезләнеп, сүнеп барган шәм шикелле, боегып калды. Картайды әбинең ире - Гарифулла бабай әле сугыш бантында ук вафат булган. Әби сукыр асрау карчык (бабайның үги әнисе) һәм бердәнбер кызы белән калган. Сүзгә оста булмаса да, аның балачак маҗараларын әллә ничә кабат сөйләтеп, торган саен берәр яңалык ачабыз.
«И балалар, - дип башлый иде ул сүзен, телдәгечә, - күргән инде безнең башлар. Ләкин Хода язмаган эш булмас. 21 нче елның ачлык елында абзый белән хәер сорашырга киткән җирдән үги әни белән әти безне вокзалда калдырып киткәннәр. Мин ул чакта 5-6 яшьлек кыз бала, Сәфәргали абзый әзрәк олырак. Вокзал уртасында елашып басып тордык та таныш булмаган җир буйлап киттек. Салам эскертләрендә, яккан мунчаларда кунарга тукталабыз. Күрсәләр - куалар. Төннәрен мин абзыйның кочагына кереп ятам да берни белми изрәп йоклыйм, ә абзый минем йокымны саклап чыга икән. Азмы шулай йөргәнбез, безне гел рус телендә генә сөйләшүче бер агай белән бер апа асрамага алды. Абзый ялчылыкта, мин бала карыйм. Карау ни генә булган инде, төнлә йокыга китәм дә, йә бала дөнья бетереп елап ята торган була, йә ялгыш аның бере;: чүпрәген мичтә яндырам... Асрамага алган апа эт итеп сүгә, таяк белән кыйнан ташлый. Ялчы эшеннән кайткан абзый кесә төбенә йә берәр кәнфит кисәге, иңбашка берәр тәмле нәрсә алып кайта, шуны яшереп миңа төртә...» Әби шу: урында, сөйләвеннән туктап, күз яшьләрен сөртә, без инде тәмам йомшарга» борыннарыбызны тартып куябыз, йодрык йөзе белән яшьтән чыланган яңакларыбызны сыпырып алабыз.
Әби белән аның абзыйсын табып алганда, әби инде тәмам руслашып, татар телен оныткан була. Күрәмсең, рус «әти-әнисенә» ияләшкәч, аларны ал.үап килгән әтисен чит итеп, китмәскә тыпырчынып карый әби. Рус әтисе һәм әнг-се белән елап аерылыша, абыйсының үгетләүләренә карап кына, әтисенә иярә Кайткач та әле бик озак русчасыннан аерыла алмый интегә. «Ходайның бер ярдәме белән мөэмин булып туарга, мөэмин булып үләргә язгандыр. Шуңа күрә бу кяфер, бу фәлән дип хөкем итәргә ашыкмагыз. Бар да Хода кулында. Шунда әти килеп алмаган булса, кем белә нинди язмышлар көткәнен», - дип тәмамлый әби хикәятен.
Мин әбигә аеруча якын үстем. Ул вакытта башлангыч мәктәп әбиләр очында, без исә, авылдан су белән бүленеп, ярымутрау кебек җирдә яшибез. Язгы ташу вакытында су, күтәрелеп, күпер-басмаларны алып китә дә, безнең урам бүленеп кала, мәктәпкә барыр өчен авылның икенче башыннан әйләнеп керергә туры килә. Саз резин итекләремнең бәләкәй балтырларына хәтле менеп, кайтканчы батып бетәм, нәкъ шушы вакытларда әбидә куна калам. Аннан үзем дә ияләшеп китәм, кап-кара төндә бакча башында гына торучы әбине әллә нигә кызганып куям, кунарга ешрак барырга тырышам. Әле дә хәтерлим, кәләпүш кебек кенә кыз, әбиләргә барам. Эңгер-меңгердә кич утырырга чыккан апалар, әби-сәбиләр гел бер сорау белән мөрәҗәгать итәләр: «Кая барасың, кызым?» Мин, кычкырып: «Әбиләргә кунарга барам», - дип җавап бирәм. Авылның яртысына кадәр: «Сөбханалла, кечкенә Шакир», яртысыннан соң: «Кечкенә Зөлхиҗә», - дип аркамнан сөеп калалар (бусы инде әти белән әнинең ике очтан булуына бәйледер).
Җәй көннәрендә әби арба белән печән тарта, безне - бер кочак баланы ияртеп, җиләккә йөри. Җәй челләсендә без чишмә саен су эчеп йөреп тә, тәмам әлсерәп, өй ышыгына кайтып егылабыз, ә ул уразада. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле авызына бер йотым су элми. Әбинең җимешле чәе, атланмаена кызыгып, сәхәргә дә торгалыйбыз, ләкин уразабыз беренче ашыйсы килүгә кадәр генә. Әби шунысына да шат, сәхәргә торучыларыбызның чокырына мул итеп җимеш сала, куе сөт агыза, күкәй күмәчен калын итеп кисеп алып, өстенә мул гына китеп алган атланмай куя. Безнең шуңа күңелебез була. Урыныбыз суынганчы, тизрәк юрган астына шылабыз.
Авылдан чыгып, башка дөньялар күргәнче, мин татар карчыклары минем әби кебек булырга тиеш дип саный идем. Аның намазлык өстендә утыруы да, тәһарәт алып йөрүләре дә безнең өчен изге бер нәрсә, әби намаз укыганда аның каршысыннан үтү яки намазын бозу язык дип, тыныбызны чыгарырга куркып йөри идек. Татар карчыгы минем әби кебек ак, пакь булырга тиеш, башкача мөмкин дә түгел иде кебек. Бу хакта беркем авыз тутырып әйтми, күп сөйләми, татар карчыгының иманлы булуы, инсафлыгы безгә кан белән сеңә. Ураза тоту, намаз уку - барысы да шул хәтле табигый, тиешле бер нәрсә иде ки, моны күпертү, шул хакта мактану башка сыймас бер әйбер иде. Бәлки, шуңадыр да, минем дингә кайтучы яңа буында ниндидер ясалмалык, динле булулары белән шапырынып, мактанып йөрүләренә эчем поша. Дини кеше минем әби төсле булырга, ышану табигый һәм кешенең күңелендә булырга тиеш кебек.
Әби гомер буе эшләп табып, тапканны исраф итмичә генә яшәргә күнеккән. Авылга газ кергәндә, һаман шул кемнәрнеңдер карап бетермәве - әбинең дүрт почмаклы бәләкәй өе газ челтәренә тоташтырылмый калды. Без үзебезчә киңәштек тә, электр белән җылыта торган таш мичләр кайтарып куйдык. Әби кашага астында качып утырган «счетчигына» күз генә салды да, аның зырылдап әйләнгәнен күргәч, мичкә кагылып та карамады. Башта без аны үгетләп тә карадык: «Өшеп ятма, акчаңны түгел, үзеңне кызган», - дибез. Мичен кабызган була, безнең алда безне тыңлый, имеш, без киткәч, кабат сүндереп куя. Дөрес, саран булмады, безнең өчен берни кызганмады. Тик авыр елларның канга сеңгән сакчыллыгыннан гомер буе арына да алмады. Әнә безнең һәрберебезгә, ак сарык йоныннан эрләп, оекбашлар бәйләп куйган, үзе кигән оекбашларының табанына ямау салган. Аның запаска дип алып куйган әллә ничә кап шырпысы, капчык-капчык тозы була. Сабыны, чәе әле бер капчык, әле икенче яньчек төбеннән килеп чыга. Аны ничек моның өчен орышасың инде, шушы гомер эчендә ничә кабат алданган мескен карчыкны үзенә генә ышанып яшәгән өчен ничек гаеплисең ди.
Мин әбидән хәзер дә куркып-шүрләп торам. Бу ниндидер яратулы, татлы курку. Инде үзем ярты гомерне үтсәм дә, әбигә килеп кергәч, яланаяклы кызга әвереләм. Белгән эшләрем дә онытыла, чөнки әби аны бөтенләй башкача эшли: «Чәйнегеңнең суын түккәч, эчен кайнар су белән чайкап, чәйне чеметеп кенә сал, газ өстенә әнә теге челтәр калайны куеп, чәйнегеңне шунда кайнатып ал, аның куесы чыга төшә». «Мичеңне якканда, утыныңны тутырып бетереп кенә ут сал, аннан авызын капкач белән каплап куй, корымга ут капмасын». Хәл эчендә яткан әбием, агач караватындагы түшәгенә чумган килеш, миңа шундый күрсәтмәләр бирә. Кеше кушканны, өйрәткәнне бер дә яратмасам да, әби әйткәннәрне карусыз гына үтим, аның сөйләшеп ятуы да сөенеч.
Идән паласларын алып, ишегалдына кагарга чыгып китәм. Күз кырыем белән генә тәрәзәгә күз төшерәм, әби кешем тәрәзә пәрдәләрен сак кына аерып мине күзәтә: чиста эшлимме, янәсе. Мин авыз эченнән генә елмаеп куям.
Соңгы вакытта әби ешрак авырый башлады. Андый чакта мин аның янына кайтып, берничә көн кунып китәргә тырышам. Якыннарның үлеме гел үкенечле була - күбесенчә нидер карап бетермәдем, хөрмәт күрсәтмәдем, исән чакта кадерен белмәдем, дигән үкенеч була ул. Ә мин шул үкенечтән куркам, соңгы сулышын алганда, янында булмам, арык гәүдәсен соңгы тапкыр исән килеш кочаклый алмый калырмын дип куркам. Әбием йорты миңа рухи багланышымның чишмә башы кебек. Авыл башыннан кайтып керүгә, урам якка караган өч тәрәзәле йортта ут күрсәм, минем күңелем сыза. Әби белән кара-каршы утырып чәй эчсәм, аның буяулары купшына башлаган идәннәрен юып чыксам, чишмәсенә барып кайтсам - әллә нинди бер тынычлык алам. Хәл белергә яки болай гына кергән һәр күршесенә хәтле якын миңа аның. Әкълимә апа, Фәүзия апа - һәммәсе, һәммәсе. Гомер буе кара-каршы яшәп гомер иткән Гыйффәт апа ялгыш кына керми калса да, нидер җитмәгән кебек. Ә Гыйффәт апа ишектән үк күгәрчендәй гөрләп керә: «Сөбханалла, сөбханалла, әбисенең өен ялт иттергән, Рәмзиядер шул, ай, кызым, рәхмәт яусын». Аның шушы сүзләре йөрәгемә сары май булып ята, бала-чага кебек, күңелем канатлана. Мондый канатлану, мондый рәхәтлекнең сәбәбе бер: балачактан канга сеңгән табигыйлыктан шулай рәхәт була миңа. Биредә бар да чын: әбиләре дә, күршеләре дә, хәтта мичтән бәргән җылылыгы да, биредә ничек сөйлим дип, һәр сүзеңне үлчәп, асылыңны гел көчләп торырга кирәкми. Төрле чиндагы, дәрәҗәдәге, катлаудагы кешеләр белән аралашканда авыллыгыңны, гадилегеңне сиздермәскә, кешеләр уйлап тапкан ясалмалык мохитендә югалып калмаска тырышудан күңелдә утырган һавалылык, тәкәбберлек юшкыннары әбинең шушы бәләкәй, нурлы, иманлы өе эчендә тәмам эреп юкка чыга, син кабат җир йөзендә яхшылыкның, гаделлекнең, матурлыкның җиңүенә чынлап торып ышанган саф бер кызга әвереләсең. Ләкин бу мизгелләр тиз үтә. Әби йортын калдырып чыгып китүгә, сине кабат фанилык чолгап ала. Ә тәрәзәдә... Балачакның татлы хатирәсе, өмет-хы-ялларның якты багланышы булып әби шәүләсе, әби күзләре тора...

Р.S. Әбиемнең үлеме дә яшәве кебек матур булды. Чире көчәйсә дә, гел аякта йөрде үзе. Якшәмбе көн озак итеп мунча кердек. Гомер буе икешәр себерке белән чабынган әби соңгы вакытларда эссе мунчага ярамый башлаган иде инде. Бу юлы ашыкмады. Йөзендә бер канәгать елмаю белән ни эшләтсәк, шуңа риза булып утырды. Чаптык та, яңа юкә мунчаласы белән аркасын да әллә ничә кабат ышкыдык, тирли-тирли утырды. «Кара әле, хәл кереп киткәндәй булды», - дип, әллә ничә чынаяк чәй эчте. Чирли башлагач, әти белән әни аны үз яннарына алдырдылар. Әй кысрыклыйсы килмәде инде аларны. Атна саен өенә кайтарта иде. Бер-ике көн юангач, без аны кабат алып китәбез.
Мунча кергәннең өченче кичендә өйдә телефон чылтырады. «Апа, әбинең хәле начарайган, без киткәннән бирле рәтләп йоклый да алганы юк икән». -«Иртүк кайтып җитәрмен».
Төн уртасы җитеп килә. Ә минем җан бәргәләнергә тотынды. Кая иртәне көтү. Бер минут та көтәрлек чамам калмады...
Район үзәге белән авыл арасын «Эх» дигәнче үтәбез. Әби йомшак кәнәфидә мендәрләргә чумып утырган. «Сез киткәннән бирле менә шулай, ята да алмый» , - дип каршы ала безне әни. Мин янына килеп басуга, әби хәлсез күзләрен ача: «И, кызым, озакка китсә, нишләрбез?» Сүзләр артык. Әбинең аркасыннан, башыннан иркәлим. Ләкин башка «үләр инде» дигән уй килми. Җаным сизгән, акылым кабул итми. Янында бераз утыргач: «Барыгыз, чәй эчегез», — дип чыгарып җибәрде. Ишек ачып караганда, башын кәнәфи артына терәп, изрәп киткән иде. «Бәлки, болай гына күзен йомгандыр», - дип, әнинең никтер бик саубуллаштырасы килде. Мин боларның мәгънәсен икенче көн иртән генә аңладым. Әбинең үләсен барыбыз да сизгәнбез. Шуңа сеңелем төн уртасында шалтыраткан, шуңа мин, иртәгәне көтмичә, төнлә кайтып киткәнмен, шуңа әнинең әби белән бәхилләштерәсе килгән...
Иртәнге якта әби җан биргән. Йокысыннан уянгач: «И, соңгарак калынган шул», - дип кенә әйткән. Бөтен теләкләре кабул булды әбинең.
Азан кычкырган вакытта бердәнбер кызы кулында, һичкемне борчымыйча, тыныч кына китте дә барды әби. Сагынып искә алырга гына калды.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013