Бүген Әдипләр: Рәмзия Мусина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәмзия Мусина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзия Мусина
Рамзия Мусина
Рәмзия Мусина

"Йомшаккай маҗаралары" 2 нче серия.

(кызымның хыялы буенча язылды)

-Мин Йомшаккай,шук малай, Өлгер малай, ут малай,-дип җырларга ярата Йомшаккай. Шулай булмый ,чөнки ул урамдагы песиләр арасында иң кәттәсе,и ң матуры, җитмәсә, нәселле дә әле. Шуңа күрә ,урамдагы песи малайлары аңа баш иеп кенә мырлыйлар,ә песи кызлары Йомшаккайны күреп,ничек кенә йоннарын кабартмыйлар,күрсәң , исең китәр?! Тик, Йомшаккай аларга бик исе дә китми,бераз урамга карап сокланып йөри дә,тизрәк өйгә,дусты-Чулпан янына ашыга. Чөнки ,алар бик дуслар,бергәләшеп йөгерәләр,уйныйлар.Уйнап аргач,Чулпан дусты аны ,тәмле җылы сөт белән сыйлый.Их,тәмле дә соң күбекләнеп торган ап-ак,җылы сөт!Аны,Йомшаккай ашыкмый гына,тәмен белеп, рәхәтләнеп эчә,хәтта мыек очларына кадәр эленеп кала сөт тамчылары.Шуларны күреп,Чулпан рәхәтләнеп көлә .
-Их,Йомшаккай,Йомшаккай,кара әле, бу мыекларыңа,буялып беткәнсең бит,-дип,кечкенә сөлге белән тиз генә сөртеп тә куя.
Ә ,хәзер ял ит инде,дускаем ,-дип аш бүлмәсеннән озатып да куя..
Йомшаккай,үзенең йомшак урынына барып ,мендәренә башын төртүгә йоклап китә иде. Ә бүген,Чулпанның әнисе белән сөйләшкәнен ишетеп,тын калды.
-Әнием,Йомшаккай ,малаймы,кызмы?
Ә әнисе,кызының хәлен аңлап акрын гына :
-Белмим шул,кызым,әллә малай инде ул,-дип әйтүе булды, Чулпанның күзләренә мөлдерәп яшь тулды.
-Әнием,әнием,юк,юк.Йомшаккай -кыз ул.Тиздән ,ул -әни булачак.Бик матур,йомшак кечкенә генә песиләре дә була бит,әйе ме ?,-дип,әнисенә өмет белән тулышкан күзләре белән яклау көткәндәй сирпеп алды.
Чөнки,Чулпан гаиләдә берүзе,абыйлары зур үсеп ,ерак шәһәргә киткәннәр. Ә уйнарга иптәшкә, песи балалары бик кирәк бит аңа..
Аңлый,Йомшаккай да дустының хәлен,тик әйтә генә алмый.Ул да ,Чулпан дустының моңсуланганын бер дә яратмый.
Берзаман,түр өйдән,йөгерә-йөгерә,кояштай елмаеп,Чулпан йөгереп чыкты.Шатлыктан ,күзләре очкынланган,битләре кызарган ,үзе еш-еш сулый:
-Йомшаккай,Йомшаккай!Әнием,сине Кызыл кар яугач,кечкенә песиләрен алып кайтачак!- диде.Шулаймы,Йомшаккаем?-дип,яраткан дустын зыр-зыр әйләндерергә дә тотынды.Бөтен өй,Чулпан,Йомшаккай әйләнә..әйләнә...!!!Күңелле!!! Шау-гөр!
Әллә артык әйләнүдәнме,әллә дустының шатлыгын үз итеп алгангамы,Йомшаккай да бу сүзләргә ышанып куйды.Белмәссең,кызыл кар явып куйса,да!-дип,дусты Чулпан артыннан йөгереп китте.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013