Бүген Әдипләр: Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Ләбиб Гыйльми
Фәрит Гыйльми
Алмаз Гыймадиев
Нәбирә Гыйматдинова
Дамир Гыйсметдин
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Pәмзия Гайсә кызы Габделхакова (Юнысова) 1959 елның 2 ноябрендә Татарстанның Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне шул районның Түбән Кәминкә авылында тәмамлый. 1975-1979 елларда Казан кооперация техникумында укый, техник-технолог һөнәрен үзләштереп, Азнакай районына эшкә билгеләнә.
1980 елда Р.Габделхакова гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп килә. Биредә район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклану ашханәләрендә хезмәт итә. 1992 елдан ул Лениногорск җирле радиотапшырулар редакциясендә хисапчы һәм хәбәрче вазифаларын башкара, радиотапшырулар оештыруда якыннан катнаша. 1998-2004 елларда читтән торып Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый.
Р.Габделхакова мәктәптә укыганда ук яза башлый. Беренче язмалары — шигырьләре, проза жанрындагы парчалары, нәсерләре — район газеталарында басыла. Лениногорскига күчеп килгәч, «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп каләмен чарлый, сәләтен үстерә. 1999-2004 еллар арасында бу берләшмәне үзе җитәкли. «Кар өстендә миләшләр» исемле беренче шигъри китабы 1996 елда Әлмәттә, икенчесе («Көзге яшен») Казанда «Рухият» нәшриятында дөнья күрә. Беренче җыентыгы Әлмәт Язучылар оешмасының Ш.Бикчурин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре шулай ук «Җырларымны сиңа багышлыйм» »1995), «Чишмә җыры» (1998), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001) исемле күмәк җыентыкларда урын алган. Хикәя-нәсерләре исә «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан» журналларында, республика газеталарында даими күренә килә. 2000 елда «Мәдәни җомга» газетасы оештырган «Гасыр башы — гасыр ахыры» әдәби бәйгесендә аның «Көмеш тун» исемле хикәясе кызыксындыру бүләгенә лаек дип табыла.
2005 елда «Казан утлары» журналының 10 нчы санында Р.Габделхакованың «Зинһар, югалма...» дип аталган повесте басылып чыга.
Р.Габделхакова — 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кар өстендә миләшләр: шигырьләр. — Лениногорск, 1996. — 59 б. — 500 д.
Көзге яшен: шигырьләр. — Казан: Рухият, 2005. — 224 б. — 500 д.
Көмеш тун: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 223 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рәниф ШӘРИПОВ. РӘМЗИЯНЕҢ «КӨМЕШ ТУН»Ы
Гобәйдуллина Г. Шатлык булып кайтсын // Маяк. — 1996. — 3 окт.
Фәтхи Ә. Хыялый кызның тылсымлы шигырьләре // Хәзинә. — 1998. — 29 май.
Закир М. Тылсымлы көең булса! // Казан утлары. — 2002. — № 11. — 69 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013