Бүген Рәмзи Вәлиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәмзи Вәлиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зәйнәгытдин Вәлиев
Мансур Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев
Наил Вәлиев
Рәмзи Вәлиев
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
Җамал Вәлиди
Фәридә Вәлиуллина
Рәмзи Вәлиев

Бу китапта – кысылган тарих

Бүгенге әңгәмәдәшебез – КДУның ватан тарихы кафедрасы профессоры Рәмзи Вәлиев. “Әгәр 90 еллык уңаеннан нәшер ителгән хезмәтләр арасында конкурс игълан итсәләр, “Өзелгән дога” китабыгыз һичшиксез бүләксез калмас иде”, – дип без танылган галим белән республикабыз узган тугыз дистә елның шанлы вакыйгаларын, мәшһүр шәхесләрен барладык.
– Рәмзи абый, миңа калса, ТАССР оешуның 90 еллыгы дип сөйләү, язу дөрес түгел. Татарстан Республикасының 90 еллыгы дип атау кирәк. Без бит инде автономияле республика түгел. Әйтик, киләсе елда Апушның түгел, Габдулла Тукайның 125 еллыгын билгеләп үтәчәкбез бит.
– Әлбәттә, шулай. Тарихи күзлектән караганда, Татарстан Республикасы дип әйтү дөресрәк. Чынлап та, без хәзер автономияле дә, совет социалистик республикасы да түгел.
– Ни өчен әлеге китабыгызга “Өзелгән дога” дип исем куйдыгыз? Бу өзелгән өметләр дигән мәгънәдәме?
– Әлбәттә, һәр атама, исем бер эчтәлеккә ия. Бу китабымда милли тарихыбызның иң фаҗигале сәхифәләреннән берсенә – вәисевчеләр хәрә­кәтенә зур урын бирелде. Крепостное право бетерелгәннән соң, ягъни 1862 елдан соң дөньяга килә бу хәрәкәт. Патша хөкүмәтенә каршы юнәлдерелгән була ул. Безнең татар халкына аерым хокуклар бирү, бигрәк тә Болгар дәүләтен кире кайтару мәсьәләсе анда үзәккә куела. Аны патша хөкүмәте дә, Диния нәзарәте дә өнәми. Чөнки вәисевчеләр, патшага хезмәт итә дип, нәзарәтне танымый. Баһаветдин Вәисев үлгәннән соң, бу хәрәкәтнең эшчәнлеген, икенче этабын аның улы Гайнанетдин Вәисев дәвам итә. Ул әтисеннән шуның белән аерылып тора: 1917 елны большевиклар бе­лән блокка кереп, ислам социализмы төзергә чакыра. Халыкка мөрәҗәгатьләрендә советлар төзергә өнди. Советларга каршы булганнарны контрреволюционерлар дип атый. Моңарчы шуны да искә төшерергә кирәк: 1909 елда Гайнанетдин Вәисев Ясная Полянада Лев Толстой белән очраша. Аларның бик күп фикерләре тәңгәл килә. 1918 елны вәисевчеләр тулы килеш большевиклар программасын кабул итә. Чынлап та, ул начар түгел. Моңа күпчелек ышана. Дөрес, вәисевчеләр, социализмны фәкать Аллаһы Тәга­ләнең кодрәте белән генә төзеп була, дип белдерәләр. Большевиклар исә атеист иде: мәчетләрне яптылар, дингә каршы көрәштеләр. Нәтиҗәдә дөньядан бөтенләй юкка чыктылар. Большевиклар белән бер блокта торса да, Г.Вәисев 1918 елның 28 февралендә кемнәрдер тарафыннан атып үтерелә. Большевиклар аны бик кадерләп Кремльдә, җирли. Дөрес, аклар килгәч, аның гәүдәсен казып алып, мәсхәрә итәләр. Соңрак ул үзәк парк янындагы туганнар каберлегендә күмелә. Билгеле, коммунистлар өчен Болгарстан дәүләтен төзүне кайгырткан кеше кирәк булмаган.
– Сезнең китабыгызда Сталинның мәкерле сәясәте фаш ителә. Партия эчендәге төркемнәр дип башта фикер аерымлыкларына киң урын бирелә, партия әгъзаларына уңнар, суллар дигән кушаматлар тагыла. Соңрак бөтенесен җыеп алалар.
– Бүлгәлә һәм хакимлек ит, дигән астыртын сәясәтнең чагылышы инде бу. Идел-Урал штаты урынына кече Башкортстан, Татарстан төзелде, Уфа губернасында күпме татар калды, күрше милли республикаларда күпме татар яши?! Тоталитар режим ныгый башлагач, Татарстан Республикасының хокукларын кысу процессы көчәйде. Дөрес, 1921 елны, Сәетгалиевне куып җибәргәч, хөкүмәтебез башына Кашшаф Мөхтәров дигән шәхес килә. Ул килгәч, 1921 елның 25 июнендә республикабызда ике теллелек кертелә. 1921–1923 елларда республикадагы барча урыс татарча өйрәнергә сүз бирә, ныклап өйрәнә дә. Әмма 1924 елның февраль аенда К.Мөхтәров хөкүмәте әгъзаларын – бөтенесе 15 кешене – Сталин вазифаларыннан алдыра. Мәскәүдә сәламәтлек саклау министрлыгында эшли башлаган К.Мөхтәров вазифасында озак эшли алмый. Аны кулга алып, төрмәгә утырталар һәм 1938 елны аталар.
Уңнарга һәм сулларга бүлүгә килгәндә, уңнар – урындагы үзенчәлекләрне искә алып, шуларны өйрәнеп, республикабызны яңа дәрәҗәгә күтәрүчеләр. Суллар исә – без революция ясадык, инде бернинди проблема юк, озакламый коммунизмда яшәячәкбез, диючеләр. Сталин менә шулар арасына керосин сибеп, аларны бер-берсенә каршы котыртып торды. Дөрес, алар арасында уңнан сулга, сулдан уңга күчүчеләр дә аз булмаган. Суллардан Сәетгалиевне, Фатих Сәйфине әйтә алабыз. Ф.Сәйфи, латин графикасын кабул итсәк, бер тәүлектә грамоталы булабыз, дип белдерә. “Яңалиф” җәмгыяте төзи. Гарәп шрифтын бетерү татар халкын әлифбасы да булмаган халыклар дәрәҗәсенә төшерү булды. Хәзер күпләребез гарәп язуындагы китапларны, кулъязмаларны укый алмый. Югыйсә архивларда андый чыганаклар бик күп. 1920 еллардагы уңнар-суллар көрәше, башка каршылыклар турында без яза алмадык. Дөрес, хәзер архивларны тагын яба башладылар, аспирантларны җибәреп булмый.
– Болак арты республикасының әһәмияте нәрсәдә?
– Юбилейга бәйледер инде, бу хакта соңгы вакытта күп сөйләнелә. Кыскача гына әйткәндә, Татарстанның дәүләтчелек алу тарихы дияр идем мин аны. 1918 елның 8 гыйнварында Ратушада мөселман хәрбиләренең икенче корылтае башлана (беренчесе 1917 елның июль аенда була). Бу корылтайның төп вазифасы Идел-Урал штатын игълан итү иде. Ул 1918 елның 1 мартында игълан ителергә тиеш иде. Ратуша каршындагы мәйданда бәйрәм була. Әмма бераз вакыттан соң корылтай җитәкчеләрен – Ильяс Алкин, Җиһангир Алкиннарны... кулга алалар. Алар кулга алынгач, халык ка­нәгатьсезлек күрсәтә. Шушы ыгы-зыгыда Гайнанетдин Вәисев үтерелә. Өч көннән соң кулга алганнар чыгарыла. Корылтайны дәвам итү өчен болар Болак артына күчә. Болак буенча кавалеристлардан сак куела. Шулай итеп, больше­виклар 1 мартта Идел-Урал штаты игълан итүгә мөмкинлек бирми. Кулга алуның төп сәбәпчесе, ни кызганыч, үзебезнең кеше – Мирсәет Солтангалиев.
Болак арты республикасында Идел-Урал штаты игълан ителмәсә дә, анда беренче мөселман халык комиссариаты төзелә. Ул 15 кешедән тора. Аның рәисе – Исмәгыйль Атнагулов. Бу хакта шул көннәрдә чыгып калган “Идел-Урал өлкәсе” дигән газетада язылып калынган. Территориясе, хөкүмәте юк дип әйтсәләр дә, беренче хакимият органы тө­зелгән була. Бу комиссариат – татар халкының үзе сайлап куйган беренче хакимият органы. Әмма болар барысы да 28 мартта, бер көндә юк ителә. Мәскәүдән 300 матрос килеп күп кенә кешене кулга ала.
– Нигә каршылык күрсәтмәгәннәр соң?
– Бу турыда озак сөйләп булыр иде. Безне гомер буе, татарлар бик усал, асалар, кисәләр, дип укыттылар. Күрәсең, бу дөреслеккә туры килми. 1918 ел – кан түгелмәде. 1990 ел – кан түгелмәде. Ни өчен? Мин монда закончалык бар дим. Татар халкы бөтен эшләрне ашыкмый гына, уйлап эшләргә тырыша. 1918 елда Әкрәм Бигнов, бу советларга ышаныч юк, дисә дә, матросларга каршы ут ачмыйлар. Югыйсә анда 25 меңнән артык мөселман солдат бар бит. Шуларның 5 меңе – офицер. Әгәр Әкрәм Бигнов совет органнарын юк итәргә боерык бирсә, ярты сәгать эчендә бөтенесен кырып бете­рәләр иде. Татар зыялылары монда, чынлап та, йомшаклык күрсәтә. Бу большевиклар казанышы түгел. Ул вакытта Галимҗан Шәрәф, Ильяс Алкиннар совет органнары белән арадашчылык итә.
“Татарлар сугыш кырына чыкмаска булды“,– дип яза шул вакытта “Рабочее дело” газетасы. Әлеге газетада Болак арты республикасы хакында Айвенго дигән кешенең зур мәкаләсе бар. “Ул бер дә куркыныч әйбер түгел иде. Болак артына чыгып, татарлар үзлә­рен генә саклады, тынычлап корылтай уздырды. Ә большевиклар пулеметлар белән коралланып килде. Алар башкача эшли алмый инде. Әмма килер заман: халык аңлап, аларның бу эшләрен нәфрәт белән искә алыр”, – дип язган ул. Аллага шөкер, ул заман килде. Большевикларның икенче мөселман корылтаена, мөселман демократиясенә каршы булган әлеге һөҗүмнәре бүген бездә нәфрәт уята. Болак арты республикасы турында түгел, икенче мөселман корылтае турында сүз алып барырга кирәк.
Әгәр шул вакытта Идел-Урал штаты оешса, бәлкем тоталитар режим канат җәя алмаган булыр иде. Монда ике дәүләт оешса, ягъни федератив дәүләт булса, алар бер-берсе белән аңлашып эшләсә, без генә түгел, Русия үзе дә бик югары дәрәҗәгә менгән булыр иде. Чынлап та, адәм баласына ирек бирсәң, таулар күчерә. Адәм баласын кыссаң, башлаган эшне дә харап итә. 70 ел дәвам иткән тоталитар режим шуны күрсәтте. Әлбәттә, аерым юнә­лешләрдә уңышлар бар. Шушындый зур империядә уңышлар булмый кала алмый. Идел-Урал штаты шул вакыттагы сәяси кризистан чыгуның бердәнбер юлы иде. Әмма большевиклар башка юлдан китте. Идел-Урал штаты Галимҗан Шәрәф уйлап чыгарган нәрсә генә түгел, ул фәнни нигездә эшләнгән проект, альтернатива. Чөнки бу административ берәмлектә халыклар йөзәр ел, меңәр ел бергә яшәгән. Чуаш, мари, мордвалар 1918 елны: “Безне дә онытмагыз, үз дәүләтегезгә алыгыз”, – дип үз ихтыярлары белән керергә тели. Әмма большевиклар, кермәгез, сезгә дә автономия бирәбез, дип киресен эшләде.
– Россия демократик дәүләт булсын өчен, бәлкем бу проектка кабат кайтыргадыр?
– Милли мәсьәлә авырткан теш кебек. Авырткан тешне дәваларга кирәк. Искечә дәвалап булмый. Миңа калса, бөтен милләтләргә ирек бирергә кирәк. Республикагызны теләсә ничек атагыз: Идел-Уралмы, Татарстанмы, ханлыкмы, патшалыкмы – барыбер! Бөтен халыкларга иҗади үсәргә ирек бирергә кирәк. Шушы мөмкинлек бөтен проблеманы хәл итәчәк. Татар халкына ирек кенә бир. Халкыбызны 1552 елдан бирле кысып килделәр. Бу китапта – бөтен кысылган тарих. Вәисев, Мөхтәров, Әминә Мөхетдинова, Гаяз Исхакый... Тарихчылар, әдипләр, дәүләт әһелләре. Милли мәсьәләгә мөнәсәбәтенә карап, без кемнең кем икәнен таный алабыз.
– Шулай да бу “өзелгән дога” гыйбарәсе кемгә күбрәк карый: Вәисевләргәме, әти-әниләрегезгәме, әллә үзегезгәме?
– Бу гыйбарәне күп кешегә карата әйтергә мөмкин. Чыннан да, үз тормышымда да өзү омтылышлары булды. Әмма нинди генә авыр минутлар булмасын, мин язганнарымның берсеннән дә ваз кичмәдем. Баһаветдин Вәисевне психбольницага утырткан кебек мине дә сары йортка тыгып куймакчылар иде. Шушы кысулар нәтиҗәсендә хатыным 15-20 ел авырды. Әмма хезмәттәшләрем мине яклап калды. Дөрес, докторлыкны ун ел яклый алмый йөрдем. 1917 елгы гомуммилли кризис турында докторлыгым. Остазым Әгъдәс абый Борһановны троцкист дип игълан иткәннәр иде бит. Мин – аның шәкерте. Җитмәсә, әле милләтче дә саналам. Бу хакта “Кара шәмнән ак нурлар” дип истәлекләр язарга җыенам. “Өзелгән дога” китабымда бик күп өзелгән гомерләр бар. Дөрес, Әгъдәс абыйны өзелгән дога дип булмый. Аллага шөкер, ул әле дә исән, һаман кыю, туры сүзле.
РӘШИТ МИНҺАҖ.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013