Бүген Әдипләр: Рамилә МОРАТОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рамилә МОРАТОВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Заһид Мәхмүди
Сүрия Мингатина
Әгъния Миннебаева
Мидхәт Миншин
Рәшит Минһаҗ
Әлфия Миңнуллина
Илдар МИРГАЛИМОВ
Фирдәвес Мирзаянов
Ленар Мифтахныкы
Зөбәер Мифтахов
Сәрия Мифтахова
Рафис Могыйнов
Азат МOЗАФАРОВ
Рамилә МОРАТОВА
Ирек Мортазин
Мансур Мортазин
Алмаз Мостафин
Мөдәррис МОСТАФИН
Фәнзилә Мостафина
Зәет Моталлапов
Камил Мотыйгый
Фәнис Мотыйгуллин
Әлфия Мөбарәкова
Муса Мөлеков
Ленар Мөхәммәдиев
Гайнан Мөхәммәтҗанов
Рәмзия Мөхәммәтҗанова
Рузилә Мөхәммәтова
Хәмит Мөхәммәтшин
Ландыш Мөхатдисова
Роза Мулланурова
Рәсимә Муллаянова
Рамилә МОРАТОВА Милләтебез, шөкер, битарафлык сөременнән арынып килә. Тирәнтен уйлана, төпле фикерен белдерә башлады ул. Иң куанычлысы: олысы-кечесен дә туган тел язмышы борчый. Милли җанлы яшьләребезнең ана теленнән мәхрүм каласы килми. Алар бөтен дөньяга чаң сугарга телиләр. Бу җәһәттән сезнең игътибарыгызга Әгерҗе районында яшәүче даими авторыбыз Рамилә туташ МОРАТОВАның язмасын тәкъдим итәбез. 17 яшьлек тынгысыз җанлы татар кызының тирәнтен фикер йөртеше, тәэсирле уйланулары күпләр өчен кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Тел язмышы - милләт язмышы

...Вакыт бик сәер нәрсә ул: гел алга таба тәгәри, кирегә тәгәрәми. Ә тәгәрәтеп карыйсы килә...
Моннан бик күп еллар элек тау астыннан көмештәй саф сулы чишмә бәреп чыккан. Ул үзе кебек үк чиста сулы, шаян, җитез елгага барып кушылган. Елга ару-талуны белмәгән, аккан да аккан. Вакыт та елга кебек үк агуын дәвам иткән: айлар артыннан айлар, еллар артыннан еллар үткән. Кешеләрнең комсызлыгы, игъ-тибарсызлыгы аркасында бу елганың суы кимегән, пычранган. Элек тирәннән үк елтырап күренгән чуерташлар хәзер, елга өстен каплап алган нефть калдыклары астында калып, бөтенләй юкка чыкканнар.
Мин бу елганың фаҗигале язмышын үз милләтем язмышы белән чагыштырыр идем. Елганы елга иткән саф су кимегән кебек, татар халкы арасында да үз телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын бөтен нечкәлекләренә кадәр белүчеләр саны көннән-көн кими бара. Болганган елга өстенә җәелгән нефть калдыклары ялтырагандай, укымышсыз, кешелексез, ләкин кесәләре калын булганнар бүгенге көндә җәмгыятебездә өстенлек алып ялтырыйлар, хакимлек итәләр кебек тоела миңа.
"Нишлим инде, чарасызмын, тел тидерткән дөньядыр..." — дигән бит безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да. Бүгенге көнне алдан күзаллаган диярсең. Минем дә сүзләрем, фикерләрем милләтем язмышының гаепләрен эзләүгә юнәлдерелмәгән, ә аның киләчәге өчен борчылудан. Ә борчылыр мәсьәләләр, кызганычка, бик күп.
Гасырлар буена урыс шовинистлары тарафыннан милләтебезне кысрыклау сәясәте алып барылган. Шуның нәтиҗәсе буларак, Бөек Болгар, Казан ханлыклары заманында урыслар белән бертигез сандагы татарлар бүген инде 20—30 мәртәбә азрак калганнар. Патша самодержавиесе вакытында "бөек" урыс милләтен, "бөек" урыс телен генә гамәлдә калдыруны максат итеп куйган рус шовинизмы идеологларын, властька большевиклар килгәч, "интернационализм" тарафдарлары алыштыра.
Гражданнар сугышы тәмамланып, совет власте ныгый башлауга, "коммунизм төзибез" дип лаф орган җитәкчеләр "СССР" дип аталучы империядә "бәхетле, азат җәмпьтть" төзү өчен милли телләрнең яшәве комачаулык тудыра дип, ялган пропаганда башлап җибәрәләр. Иң аянычы шул: безгә татар теле кирәк түгел, тизрәк урыс теленә күчәргә дип өндәүчеләр арасында татарның Фатих Сәйфи, Сәлах Атнагулов кебек үз вәкилләре дә аз булмый.
Ана теле язмышы милләт язмышы икәнен бик яхшы аңлаган шовинистлар баланы ана теленнән аеру өчен тулы бер система — конвейерны эшкә җигәләр. Бу эшкә татарның үз "зыялылары", хәтта укытучылары тартыла.
Берничә ел элек, Г.Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми" әсәрен укып чыккач, күңелемдә каршылыклы уйлар, фикерләр туган иде. Әсәрдә сурәтләнгән татар хатынының фаҗигале язмышы тетрәндергән иде. Әсәр герое — явыз ир — нечкә күңелле, кайгыртучан әтиемә дә, эш сөкәчән, тыйнак бабама да охшамаган. Татар ирләре шундый да буламыни?!
Интернационализм тарафдарлары халкы-бызның гореф-гадәтләрен мәсхәрәләп күрсәтәләр, урыска кияүгә чыгу яки өйләнүне мактыйлар, әхлаксызлыкка, эчкечелеккә хирыс рус милләтен бөек, алдынгы мә-дәниятлы милләт дип халыкны алдыйлар. Күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллин бу хакта менә ничек язган: "Үзенең бабасы, атасы, милләтенең егетләре әнә шундый кыргый, надан кавем булгач, теле дә ярлы дип каһәрләнеп килгәч, совет мәктәбендә ялган тәрбия алган "нечкә" күңелле татар кызына бәхетле булу өчен бер генә юл кала: урыска кияүгә чыгу, туган теленнән баш тарту, балаларга урыс теленә табынып тәрбия бирү..."
Әлбәттә, милләтенең язмышы өчен чын йөрәктән борчылган, үз кыйбласын югалтмаган, хаклык юлыннан тайпылмаган галимнәр, зыялылар да күп "була. Ләкин аларны милләтче, халык дошманы дип атап, сөргеннәргә сөрәләр, зинданнарга ябалар.
Татарны милләт буларак юкка чыгару сәясәте берничә йөз еллык тарихка ия. Патша заманында ук динен, милләтен саткан кешегә хөкүмәт зур бүләкләр биргән, баласын солдатка алмаган, салымнардан азат иткән бит! Шуңа да күп кенә рус язучылары, галимнәренең нәсел шәҗәрәләре татар исемнәренә барып тоташа. Милләтенә хыянәт итәргә мәҗбүр булса да, татарның мәгърифәткә, белемгә омтылышы канына сеңгән, геннарына язылган шул! "Искене җимереп, яңаны төзүче" коммунистлар татар телен кимсетү юнәлешендә үз "остазларына" тугры калалар. Әйе, татарны теленнән яздыру, милләт буларак юк итү шовинистларның иң беренче максаты була, шулай булып кала да. Ләкин бай, ерактан килә торган язуы, язма һәм басма сүзе булган телне җиңел генә, аның куштаннарын сатып алу, зыялыларын зинданнарга ябу белән генә юкка чыгарып булмый, әлбәттә. Менә шуңа күрә дә шовинистлар гасырлар дәвамында телнең хәзинәсе, сакчысы булган милли китапка каршы көрәшәләр. Мәгълүм ки, татарлар төрки халыклар арасында беренче булып китап басуга керешә. Әмма Совет власте урнашкан елларда, 1927 елдан алып 1928 елга кадәр гарәп графикасында дөнья күргән миллионлаган татар китапларын җыеп алып, утка ягалар. Андый китапларны саклаган кешеләргә милләтче, коммунизм дошманы дип карыйлар, коточкыч репрессия машинасы аша үткәрәләр.
Юкка чыгарылган китаплар арасында һәрберсе бер генә данәдә булган кулъязма китапларның булуы бигрәк тә аяныч. Типографияләрдә гарәп шрифты белән басылган татар китаплары зур үҗәтлек белән юк ителсә дә, аларның күпмедер өлеше аерым, кыю җанлы кешеләрдә һәм чит илләрдә сакланып кала. Ләкин сакланып калган китаплар гарәп шрифты белән басылган татар китапларының яртысын гына тәшкил итә!
Татарны руслаштыру сәясәте алга таба да дәвам итә: 1928 елда татар имласын латин графикасына күчергән булсалар, ун елдан соң, Мәскәүдән килгән боерык нигезендә, кириллицаны өйрәнү башлана.
Кириллицага күчерелгән графика татар теленең фонетик системасына туры килми, анда татар теленә генә хас булган кайбер фонемаларга хәрефләр юк. Урыс графикасы нигезендә булса да, телебезнең фонемаларын чагылдыручы берничә хәреф өстәү гамәлгә ашмый калган кебек, латин графикасына кире кайту мәсьәләсе дә ун ел буе бәхәсләрдән ары узмый. Ә бит галим Әбрар Кәримуллин билгеләп үткәнчә, "камил графика булдыру — телебезнең үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру, аның авторитетын үстерү, аңа мәхәббәт уяту, аның кулланылышы, яшәеше өчен тиешле мөмкинлекләр ачу дигән сүз". Шул очракта гына телебезне һәркем үзенә җайлаштырып "сындырмас", аның камиллеге, бөтенлеге сакланып калыр.
Милли телне кимсетү, гамәлдән чыгару, хурлауның мең төрле юлы бар — империя хакимнәре аларның берсеннән дә баш тартмый. Әлеге язмамны әзерләгәндә укыган китапларым, танышкан мәкаләләрем миңа татар халкына карата геноцид сәясәте алып барылганлыгын аңларга ярдәм итте.
"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" бу сүзгә менә нинди аңлатма бирә: геноцид — теге яки бу милләтне, халыкны үтереп бетерү сәясәте.
Репрессия елларында тулы бер халыкның — кырым татарларының — туган җирләреннән куылуы, күпләп юк ителүе, Чиләбе ягындагы татар авылларының радиация калдыклары чүплекләренә әйләндерелүе турында мәкаләләр укып, мин хәйран калдым.
Хәтеремдә 1998 елның август аенда абыемнар гаиләсе белән Кырымда — Севастополь шәһәрендә ял иткән чагым, дөресрәге, туган якка җыенган вакытта булган бер вакыйга яңарды. Бу турыда юл көндәлегемдә менә нәрсә язган булганмын: "27 июль, 1998 ел. ...Санаулы көннәр сизелмичә дә үтеп китте. Инде туган якка җыенабыз. Абыем белән икәүләп, татарча сөйләшә-сөйләшә, җимеш бакчасыннан чыгып киләбез. Әнә, үсмер малае белән бер апа абрикослар җыярга әзерләнә. Абыем, яныннан узганда: "Җимеш җыю өчен, кара, нинди таяк җайлаганнар", — диде. "Таяк түгел, элмәк", — дигән саф татарча җавап ишетеп, мин телсез калдым. Туган җиремнән меңнәрчә километр ераклыкта татарча сөйләшү! "Без җирле халык — кырым татарлары, — диде хатын. — Без монда болай иркенләп үз телебездә сөйләшә алмыйбыз, куркабыз..." Татарстанда гына түгел, хәтта күрше Удмурт Республикасының күп кенә шәһәрләрендә татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачылган ул көннәрдә, кешеләрнең туган җирләрендә үз туган телләрендә сөйләшергә куркулары миңа ул вакытта бик гаҗәеп тоелган иде. Күңелемдә туган сорауларыма әле генә җавап таптым кебек. Бәлки, чибәр йөзле ул татар хатынының абыйсы, әтисе репрессия корбаны булгандыр?! Күргән михнәтләре шаукымы, еллар аша үтеп, бүгенге көнгә кадәр киләдер...
Болар барысы да — чит милләт, чит идеология тарафдарларының туган телемне кимсетү, милләтемне кысрыклау чаралары. Ләкин телебезнең, милләтебезнең язмышында чит-ятларны гына гаепләсәк, бу мәсьәләгә берьяклы гына караш булыр иде, минемчә.
Дөрес, бүгенге көндә телебезне, милли йөзебезне саклап калу өчен байтак эш башкарыла. Ләкин татар телендә белем бирүче мәктәпләр, балалар бакчалары, татар сыйныфлары ачылу гына милләтебезне саклап кала алырмы? Минемчә, безгә, татар халкының күпчелегенә, үтә яман авырудан — телебез язмышына карата битарафлыктан котылырга кирәк. "Кешеләрнең яман-яхшысы бар, иң начары ләкин битараф", — ди бит шагыйрь Марс Талибуллин да.
Күптән түгел Нәбирә Гыйматдинованың "Ак торна каргышы" дигән әсәрен укыдым. Ирексездән башыма шундый уй килде: йә, Хода, бу бит безнең авыл турында язылган! Иманым камил, шушы фаҗигане укыган авыл балаларының күпчелеге нәкъ минем кебек фикергә килгәндер. Үз вакытында К.Фукс, М.Рыбушкин кебек Казан дәүләт университеты профессорлары татарларга бик югары бәя биргәннәр. Алар: "Татарлар бик тырыш, кунакчыл, чиста, гыйлемгә омтылучан халык", — дип язганнар.
Милләттәшләремне игелекле, бер-берсенә битараф булмаган итеп күрәсем килә минем.
Соңгы елларда яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле яңа байлар, аларның зиннәтле сарайлары калкып чыкты. Минем "байлык — начарлык" диясем килми, һәрхәлдә, хәерчелек тә заманга лаеклы мәгърифәт, чәчәк аткан милләт язмышы вәгъдә итмәячәк. Тик үзләрен генә кайгырткан кешеләрнең байлыкларыннан милләт өчен файда килмәячәге дә ачык күренә. Их, алар арасында зыялы, милли рухлы милләттәшләр күбрәк булсачы! Ә бит тарихта андыйлар күп булган. Хәтта Тукайның әче теленнән мең мәртәбә өлеш алганнар да, Тукай авыргач, аңа ярдәм кулы сузган. Татар халкының асылташы, халыкка хезмәт итүчесе бит ул, дип уйлаган.
Бу көннәрдә 2002 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен әзерләнгән документ проектлары барлык татар кешесен сискәнергә мәҗбүр итә: чөнки документ авторлары бай әдәби теле, үзенчәлекле мәгариф системасы, кабатланмас мәдәнияты булган бербөтен татар халкын, диалектына, диненә, яшәү урынына карап, төркемнәргә бүлгәлиләр, татарлар турында объектив мәгълүмат алуны, татар халкының киләчәктә милли үзенчәлекләрен үстерү мөмкинлеген куркыныч астына куялар. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар халкына мөрәҗәгатендә болай диелә:
"Ата-бабаларын, тарихи тамырларын оныткан халыкның киләчәге юк. Язмыш кушуы буенча татарлар, бөтен дөньяга таралып, БДБ илләрендә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә яшиләр. Татар халкы бердәм булганда гына, милләтнең көчен, бай мәдәниятын, телен саклап кала алачак".
Әйе, милләт — ана теле булган халык. Дөньяның төрле тарафларына сибелгән халкымның таянычы, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле хәзинәсе — татар теле бар. Изгедән изге нәрсәсе — теленә кагылу белән беркайчан да риза булмады татар һәм булмас та! Язмыш ничек кенә кыйнаса да, җәберләсә дә, татар халкы үзенең илаһи көчен, рухи ныклыгын, газиз телен саклап калыр, бүленмәс һәм бердәм булып, башка милләтләр арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкыр!

"Мәйдан" № 9, 2002.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013