Бүген Әдипләр: Рамилә Вәлиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рамилә Вәлиуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова

Рамилә Рәис кызы Вәлиуллина Яңа Чишмә районы Акбүре авылында 1964 елның 14 январенда туган. Казан дәүләт культура институтын тәмамлаган. Акбүре урта мәктәбендә 25 ел дәвамында педагог-оештыручы булып эшли. Чаллы педагогика институтында белемен күтәреп, 2008 елдан бирле шул ук мәктәптә инглиз телен укыта.

Түгәрәк күл

Түгәрәк күл, син сердәшем минем, 
Серемне сөйлим сиңа тын гына. 
Әллә инде сагышымны үзеңә аласың? -
Сусауларым басыла җанымда.

Түгәрәк күл, зәңгәр күкнең көзгесе син, 
Син шаһит бит минем яшьлегемә. 
Авырлыкны сыйпап кына аласыңмы? -
Сабырлыгың күчә минем күңелемә.

Түгәрәк күл, гомер буе янәшәдә, 
Кипсәң әгәр, синсез ничек яшәрмен, дим. 
Сердәшемдәй якын күреп, тагын кемгә, 
Тыңла мине, аңла, диеп дәшәрмен, дим.

Гашыйк йөрәге

Йөрәк сөйгәнен үзе сайлый, 
Аңа киңәш кирәкми. 
Гашыйк күзләр үзе сөйли,

Аңа сүзләр кирәкми.
Йөрәк көен үзе көйли, 
Чит көй аңа кирәкми. 
Гашыйк үзе белә хәлен, 
Юатырга кирәкми.

Йөрәк үзе саклый серен, 
Аңа сердәш кирәкми. 
Яратканы аны аңлый, 
Башкаларга белү кирәкми.

Йөрәк сөйми яши алмый, 
Аңа алдау кирәкми. 
Сөйгәне аны үзе таба, 
Ярдәмче һич кирәкми.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013