Бүген Әдипләр: Сәгыйть Рәмиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәгыйть Рәмиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мирһади Разов
Зөлфирә Рамазанова
Илиза Рамазанова
Рифә Рахман
Хәбра Рахман
Гобәйдулла Рәдүди
Роберт Рәкыйпов
Сәгыйть Рәмиев
Сәгыйть Рәмиев

(1880-1926)

Егерменче йөз башы татар демократик әдәбияты, бигрәк тә поэзиясе үсешендә тирән эз калдырган күренекле әдип Сәгыйть Лотфулла улы Рәмиев 1880 елның 12 (яңа стиль белән — 24) февралендә элекке Оренбург губернасының Оренбург өязе Акман (Ибрай) авылында туа. Аның әтисе Лотфулла Рәмиев, төп чыгышы белән Эстәрлетамактан булып, заманы өчен белемле генә кешеләрдән саналган, агач белән сату иткән, урман эшләтүче байларга ялланып сал да агызган. Шуңа күрә әдипнең балалык еллары төрле җирләрдә уза. 1886 елны алар Урал суы буендагы Иләк шәһәренә барып төпләнәләр. Сәгыйть 1890 елга кадәр шул шәһәрдә торып, башлангыч мәктәптә укый, 1890—1902 елларда исә Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала, гарәп, фарсы телләреннән тыш, мәдрәсә каршындагы өч класслы школага йөреп, рус телен дә яхшы гына үзләштерә.
1902 елда мәдрәсәне мактау кәгазе белән тәмамлаганнан соң, Сәгыйтьне шул ук уку йортында мөгаллим итеп калдыралар. Шәкертләргә ул фарсы теле, геометрия һәм алгебра фәннәреннән дәресләр бирә. 1905 елгы Беренче рус революциясен дә ул шунда, «Хөсәения»дә, мөгаллим булып каршылый һәм, демократик рухлы яшьләр белән аралашып, яшерен прокламацияләр тәржемә итү һәм таратуда якыннан катнаша. 1905 елның азакларында исә, ислахчы шәкертләр белән бергә мәдрәсәне ташлап чыгып, 1906 ел башында Оренбургтан Казанга күчеп килә.
Казан чоры (1906—1910) С. Рәмиевнең иҗтимагый хәрәкәттә һәм әдәби йжатта актив эшчәнлеге белән характерлы. Казанга килү белән, ул татар «социалист-революционерлары» һәм алар йогынтысындагы демократик яшьләр төркеме чыгара башлаган «Таң йолдызы» исемле газетада эшләргә керешә, унынчы саныннан бу газетаның җаваплы редакторы була. Шушы газетаның 1906 ел 29 май (4) санында әдипнең, матбугатта беренче буларак, «Хәзрәт сакалы» («Хәзрәтләр эше») исемле шигыре дөнья күрә. Газета битләрендә шулай ук иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре («Йорт басучылар», «Халык корбаннары», «һәркемнең бурычы», «Сайлаулар» һ. б.) һәм рус демократик поэзиясе әсәрләре, революңион җырлар калыбында эшләнгән шигъри тәрҗемәләре («Таң ата, эшлик, туганнар!», «Матәм маршы», «Татарча Марсельеза», «Кыю атлагыз, иптәшләр!» һ. б.) басыла.
Ләкин С. Рәмиевкә «Таң йолдызы» газетасының редакторы булып озак эшләргә туры килми. Хөкүмәт органнары самодержавиегә каршы ачыктан-ачык революцион лозунглар күтәреп чыккан газетаны һәм аның редакторын эзәрлекли башлыйлар. Газетаның берничә саны конфискацияләнә, С. Рәмиев үзе хөкемгә тартыла, хәтта беркадәр вакыт төрмәдә дә утырып чыга. Ниһаять, 1906 елның 16 ноябрендә, 65 нче саны чыккач, газета бөтенләй туктатыла.
Илдә кара реакция еллары башлангач, С. Рәмиев, эшсез, ярым легаль хәлдә яшәргә мәҗбүр булса да, рухын һәм иҗат дәртен сүрелдерми. Ул, революцион күтәрелеш чорында үзе катнашкан вакыйгаларның кайнар эзләренә кабат кайтып, «Низамлы мәдрәсә» (1907) һәм «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» (1907) исемле пьесаларын иҗат итә. Беренчесе — әдипнең «Хөсәения» мәдрәсәсендәге, икенчесе Казандагы үз тормышы материалына нигезләп язылган һәм иске тәртипләргә каршы көрәш рухы, халыкны якты, бәхетле тормышка чыгару, шул юлда хезмәт итү идеяләре белән сугарылган бу пьесалар прогрессив җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм соңыннан күп кенә театр сәхнәләрендә уйналып, зур уңыш казана.
1907 елның көзендә Г. Тукай белән күрешеп дуслашу, Ф. Әмирхан җитәкчелегендәге «Әльислах» газетасына якынаю С. Рәмиевнең поэтик иҗаты үсеп китүгә уңай тәэсир ясый. С. Рәмиевне форма һәм эчтәлек, сәнгатьчә сурәтләү алымнары ягыннан үзенчәлекле, новатор шагыйрь итеп таныткан, аны татар поэзиясенең классигы дәрәҗәсенә күтәргән «Таң вакыты», «Мин», «Син», «Ул», «Сызла, күңлем», «Алданган», «Кеше», «Минутлар», «Авыл», «Дөньяга» кебек әсәрләр нәкъ менә шул чорда языла. Бу шигырьләрендә әдип һәртөрле кара көчләргә каршы ялкынлы протест белән бунт күтәргән, феодаль-буржуаз Җәмгыятьнең кешелексезлеген кайнар нәфрәт белән фаш итеп ләгънәтләгән Шйсьянчы, романтик рухлы лирик герой образын тудыра.
1909 елның башыннан алып 1910 елның июленә кадәр С. Рәмиев Казанда чыга торган «Бәянелхак» һәм «Казан мөхбире» газеталарында секретарь бу-льщ эшли. Бу газеталарда аның тормыштагы социаль тигезсезлек күренешләрен реалистик картиналарда сурәтләгән «Нәҗметдин агай бәйрәме», «Галәветlин хаҗи корбаны Җаек Хәдичә» кебек хикәяләре, «Ул исерек түгел иде» исемле автобиографик повесте (тәмамланмый калган), юмор-сатира әсәрләре һәм әдәбият-сәнгать турында күп санлы мәкаләләре, рецензияләре басыла.
1910 елның җәендә С. Рәмиевне Әстерхан шәһәрендә чыга торган «Идел» газетасына секретарь итеп чакырып алалар. Тиздән ул бу газетаның фактик Редакторына әверелә һәм аның телен халыкка якынайту, газета битләрендә Мәгърифәт, әдәбият-сәнгать, хатын-кыз хәле һ. б. мәсьәләләр буенча җитди мәкаләләр бастыру юнәлешендә киң оештыру эшләре җәелдереп җибәрә. Рәмиев Әстерханда сөргендә яшәүче атаклы әзәрбайҗан революционеры. Драматург Нариман Нариманов белән таныша, аның белән якыннан аралашып, кулга кул тотынып, шәһәрдәге культура-мәгариф эшләрендә — мәктәпләргә, анда укучы фәкыйрь шәкертләргә ярдәм оештыруда, татар яшьләре» сәхнә тирәсенә туплауда, әдәбият-сәнгать кичәләре үткәрүдә актив катнаша. «Иделенең һәр санында диярлек аның татар әдәбиятына, театрына караган мәкаләләре, рецензияләре, татар әлифбасы, шигырь төзелеше турындагы фикерләре, рус поэзиясеннән тәрҗемәләре, яшь шагыйрьләргә «Идарәдән җа« ваплар» рәвешендә язган киңәшләре басыла бара. Бу елларда С. Рәмиев бөек рус язучысы Л. Толстойның тормышы һәм иҗаты белән тирәнтен кызыксына, Толстой үлүгә ел тулу көннәрендә «Идел»дә аның хакында мәкаләләр һәм шигырьләр язып чыга, «Живой труп» («Тере мәет») исемле әсәрен татарчага тәрҗемә итеп, газета битләрендә бастыра.
1914 елда «Идел» газетасы патша жандармериясе тарафыннан ябылып, аның фактик җитәкчесе булган С. Рәмиевкә бер атна эчендә Әстерханнан чыгып китәргә кушыла. С. Рәмиев гаиләсе белән Уфа шәһәренә күчеп килә һәм Уфа Земство управасы карамагындагы «Уфимский сельскохозяйственный листок» исемле журнал тибындагы русча басманың татарча тәрҗемәсен («Уфаның авыл көнкүреше журналы») чыгару эшенә керешә. Бу хезмәтен ул Октябрь революциясенә кадәр дәвам иттерә.
Октябрь революциясен С. Рәмиев дәртләнеп каршы ала һәм актив рәвештә иҗтимагый-политик эшләргә кушылып китә. 1919—1920 елларда ул Урал ягындагы бер поселокта ревком секретаре, Магнитка дигән станицада мәгариф бүлеге мөдире булып эшли, кулына корал тотып, кулак бандаларына каршы көрәшә. 1920 елда, Верхний Урал шәһәренә күчеп, партиянең шәһәр комитеты янындагы мөселман секциясендә хезмәт итә, аннары Чиләбедә милләтләр эше буенча губерна бүлегендә, «Кызыл Урал» исемле газетада эшли, педагогия техникумында татар теле укыта. 1922—1926 елларда С. Рәмиев Уфада Башкортстан Җир эшләре халык комиссариатының нәшрият бүлегенә җитәкчелек итә.
Җаваплы урыннарда хезмәт итү белән бергә, С. Рәмиев үзенең әдәби иҗат, тәрҗемә эшчәнлеген дә дәвам иттерә: «Мәсихы хөррият» («Азатлык мессиясе») исемле поэмасын яза, «Кызыл Урал» газетасында революциянең эчке дошманнарын һәм дини идеологияне фаш иткән «Саботаж» дигән хикәясен, «Иблис тә дердерәде» исемле фәлсәфи-атеистик әсәрен бастыра. Шушы ук елларда әдип итальян язучысы Р. Джованьолиның «Спартак» романын, халыкара эшчеләр гимны «Интернационал»ны татар теленә тәрҗемә итә.
С. Рәмиев 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә үпкә авыруыннан вафат була. С. Рәмиевнең күпкырлы, бай иҗат мирасы, бигрәк тә поэтик мирасы, татар әдәбияты, культурасының әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә. Аның образлы фикерләүгә, татар шигыре төзелешенә керткән яңалыклары, аңардан соң килгән күп шагыйрьләр иҗатында үстерелеп, татар совет поэзиясенең формалашуына уңай тәэсир ясады.
"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Аның турында

Мөхәрририяттән.
Укучыларыбыз хәтерли торганнардыр, журналыбызның 1992 нче ел, 2-5 нче саннарында Г.Мансуровның "Татар провокаторлары" дигән язмасын бастырып чыгарган идек. Әлеге язма укучыларыбызда зур кызыксыну тудырды, аның журнал битләрендә урын алуы, әдәбият тарихында кайбер бәхәсле нәрсәләрнең булуын тагын бер тапкыр искәртте. Шундыйларның берсе - күренекле татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең язмышы. Г.Мансуров үзенең китабында С.Рәмиевне патша хакимиятенә хезмәт итүче, намусын югалткан әдип итеп күрсәтә.
Язма басылып чыгып, озак та үтмичә, редакциягә галим Шәйхи Садретдиновның бу мәсьәләгә ачыклык кертә торган мәкаләсе килеп керде. Без бу мәкаләне тиз арада дөньяга чыгарырга омтылсак та, журналда урын кысанкылыгы, авыр икътисади хәлләрдән чыгу юлын эзләп, кайбер саннарны аерым шәһәр, коллективларга багышлау сәбәпле, мәкалә тиз генә дөнья күрә алмады. Без автордан түбәнчелек белән гафу үтенәбез һәм мәкаләне укучылар хөкеменә тәкъдим итәбез. Соң булса да, уң булсын!


Әдәбиятыбыз классигы, шагыйрь, милли-мөдөни хәрәкәтнең якты йолдызларыннан берсе Сәгыйть Рәмиевнең исеме Гасыйм Мансуровның "Татар провокаторлары" китабына хаксыз рәвештә, авторның ул чакта "үтә кызыл" позициядән торып, Гаяз Исхакый кебек эшлеклеләргә, "таңчыларда тискәре мөнәсәбәтеннән чыгып, архив документларын тиешенчә өйрәнмичә, үз вакытындагы матбугат материалларын бөтенләй исәпкә дә алмыйча кертелгән. Төрле шәһәрләрдәге күпсанлы архив һәм матбугат материаллары исә атаклы шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесенең туктаусыз эзәрлекләнгәнлеге, шәһәрдән шәһәргә куылып йөрүе, жандармерия белән "бәйләнешләренең озын һәм катлаулы, шомлы тарихы булганлыгы турында сөйлиләр. Бу мәсьәләләр фәнни әдәбиятта теге яки бу дәрәҗәдә яктыртылган иде инде. Шуңа күрә без, Казан, Санкт-Петербург, Әстерхан, Уфа шәһәрләрендәге губернаторлар, полиция, жандармерия, Эчке эшләр министрлыгы, матбугат эшләре буенча Башидарә, цензура комитетлары һ.б. оешмаларның архивларында "Уфа губернасы Стәрлетамак шәһәре мещаны Сәгыйдулла Лотфулла улы Рәмиев" турында сакланган бик күп төрле документларның барысын да җентекләп шәрехләмәстән, төп моментларга гына тукталабыз.

Мәгълүм булганча, С.Рәмиев 1906 елда Казанда, Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров һ.б. революцион рухлы яшьләр (нигездә cоциалист-революционерлар йогынтысындагы төркем) белән бергә, "Таң йолдызы" газетасын оештыруда актив катнашып, аның редакторы була.
Булмас артык олуг бер эш
Илгә хезмәт итүдән;
Илгә хезмәт хөрмәтенә
Үскән җирдән китүдән, -
дип матбугат һәм әдәбият мәйданына чыга. Патша самодержавиесен бетереп, илдә демократик идарә урнаштыру, социаль һәм милли азатлык идеяләрен алга сөргән бу газетаның күп кенә саннары конфискацияләнә, редакторы С.Рәмиев судка бирелә, тентүләр үткәрелеп, кулга алынып, беркадәр ялгыз камерада утырып та чыга. С.Рәмиев суд тарафыннан акланса да, Казан губернаторы М.В.Стрижевский күрсәтмәсе белән "Таң йолдызы" ябыла (дөресрәге: революцион юнәлештәге бу һәм башка газеталар басыла торган И.Ермолаева типографиясе пичәтләп алына). Шуннан соң, 1907 елда, С.Рәмиев "Таң мәҗмугасы", "Тавыш" газеталарын чыгаруда якыннан торып катнаша, әмма бу басмалар да, чыккан бер саны конфискацияләнеп, тиз арада тыелалар. Гаяз Исхакый Архангел губернасына сөргенгә җибәрелә, С.Рәмиев полиция-жандармерия күзеннән кача-поса ярымлегаль хәлдә йөри.

Унынчы елларда азатлык хәрәкәтләренең кабат кузгалуыннан, мөселман халыкларының милли җанлануыннан курыккан патша хөкүмәте төрле кисәтү чаралары күрә, панисламизмга каршы көрәш эзәрлекләү сылтавы белән татар мәдрәсәләренә, китапханә, нәшриятларга, мәгърифәт учакларына һөҗүмнәр ясала, язучылар эзәрлекләнә.

1912 ел башларында Эчке эшләр министрлыгы Казан цензура комитетына "Таң йолдызы" газетасын яңадан тикшереп чыгарга күрсәтмә җибәрә. Тикшерү, мәкаләләрне русчага тәрҗемә итүләр нәтиҗәсендә, газетаның егермегә якын санына арест салына, тыелган әдәбият исемлегенә кертелә. Казандагы суд һәм жандармерия органнары С.Рәмиевне эзли башлыйлар.

Мәрхүм Исмәгыйль ага Рәмиевнең "Йолдыз" газетасыннан китергән мәгълүматына караганда, 1912 елда Уфа жандармериясе һәм полиция "Шөрекъ"типографиясендә һәм "Кәримов-Хөсәенов ширкәте" китап кибетендә тентү ясап, М.Гафуриның "Яшь гомерем", "Тукаев шигырьләренең 4нче кисәге"н, "Сәгыйть Рәмиев шигырьләре"н бетен тиражы белән конфискацияләгән.

1910 елның җәеннән С.Рәмиев Әстерханда "Идел" газетасында (нашире һәм мөхәррире Габдерахман мулла Гомәров) сәркәтип булып эшли. Бу шәһәрдә сөргендә булган өзербайҗан революционеры, табип, әдип Нәриман Нәриманов белән якыннан аралашып, иҗтимагый-мәдәни тормышта актив катнаша. Бу вакытларда инде Әстерхандагы хакимият органнары да С.Рәмиев эшчәнлеге белән мөстәкыйль кызыксыналар. Аның "Идел"дә Н.Мәриманов турындагы мәкаләләре, шулай ук "хөкүмәткә каршы характердагы" башка материаллар чиновниклар, демосчылар күзеннән читтә калмый.

Әстерхандагы милли демократик көчләр халыкның аңын уятуда туберкулезга каршы массовой чара буларак үткәрелгән "Ак чәчәк" бәйрәмнәрен, "Халык университеты" дөресләрен, әдәби ахшамнар, спектакльләр кебек легаль чаралардан киң файдаланалар. Н.Нәриманов белән берлектә С.Рәмиев мондый чараларны оештыруда, газета аша пропагандалауда турыдан-туры катнаша, ачык һәм яшерен үткәрелгән җыелышларда була.

1913 елның 26 январенда Әстерхан губернаторы жандарм идарәсе начальнигына җибәргән "Ашыгыч. Яшерен", дигән билге салынган кәгазендә болай дип яза: "Үткән елның 13 декабренда 6317 номерлы отзыв булу сәбәпле, Сез Галиҗәнабтән миңа хәбәр итүегезне үтенәм: Гомәров, Рәмиев, Яһүдин, Байбеков һәм Наратаев дигән мөселманнарның Сезнең тарафтан сизеп алынган эшчәнлеге нинди рәвештә булды? Аларның агитациясенең нәтиҗәләре нинди һәм җирле мөселманнарның бу пропагандистларга мөнәсәбәте ничек?"

Әстерхан губернаторы 1913 елның 21 мартында губерна жандарм идарәсе начальнигына: "Мәсьәләнең асылын тикшерергә һәм соңыннан нәтиҗәсен миңа хәбәр итәргә", - дип күрсәтмә бирә. Жандарм идарәсе начальнигы, С.Рәмиевнең электөге эшләре белән дә кызыксынып, аның "сәяси ышанычлылыгы" хакында мәгълүматлар сорап, "үтә яшерен" үтенечләр белән Уфа һәм Казан жандарм идарәләре начальникларына мөрәҗәгать итә.

Уфадан "мәгълүматлар юк" дигән кәгазь килә. Казан губерна жандарм идарәсе начальнигы исә, 1913 елның 12 маенда Әстерханга җибәргән җавабында, 1907 елның январенда "Таң йолдызы" редакциясендә тентү үткәрелгәнлеге, җинаятьчел брошюралар, воззваниеләр, аларны бастыру турында типография белән язышу документлары табылуы, редактор Сәгыйть Рөмиевнең дәүләт җинаяте эшләгәнлеге, жандарм идарәсенә чакыртылырга тиеш булып та, ул вакытта Казаннан китеп юкка чыгуы (в то время скрылся из Казани) хакында хәбәр итә.

Татарстан дәүләт архивында М.Мөһдиев тапкан документларга һәм аның язып чыгуына караганда, полиция департаментының таләбе буенча Әстерхан шәһәр полициясе С.Рәмиевтә тентү ясый, татарча китапларын, кулъязмаларын экспертизага җибәрә. Мәдрәсәләрдә тентү вакытында һәр шәкертнең диярлек дәфтәрендә очраган Г.Тукай, С.Рәмиев, М.Гафури шигырьләрен дә экспертлар русчага тәрҗемә итәләр. С.Рәмиевнең "Таң вакыты" дигән шигыре революцион народниклар настроениесен чагылдыра дип бәяләнә.

"Идел" газетасының нашире һәм рәсми мөхәррире Г.Гомәров һәм С.Рәмиев турында тикшерүләр үткәрү, мәгълүматлар җыю нәтиҗәсендә, Әстерхан губерна жандарм идарәсе начальнигы полковник Федоренко, ниһаять, бу хакта махсус "Карар" ("Постановление") чыгара. Г.Гомәров, дип яза ул әлеге документта, "администрация тарафыннан сөргенгә сөрелгән татарлар белән даими аралаша. Аның тарафыннан чыгарыла торган "Идел" ("Волга") газетасында үз тирәсенә сәяси ышанычсызлыгы белән танылган хезмәттәшләр җыя, мәсәлән, Казанда чыгарылган һәм ябылган "Таң" дигән революцион татар газетасының элекке редакторы Сәгыйть Рэмиев шундый кеше. (...)"

Эчке эшләр министры 1914 елның 13 январенда Г.Гомәровны дүрт елга сөргенгә озату турында карар чыгара. Шушы елның 1 февралендә Г.Гомәров городовой сагы астында Әстерханнан сөрелә. "Идел" ябыла, С.Рөмиевкө дә Әстерханнан бер атна эчендә чыгып китәргә боерыла.

Шагыйрь Уфа кызлар гимназиясеннән килгән яшь укытучы Бану Әюповага әле яңарак кына өйләнгән (1913 елның 5 декабрендә), туйларын бөтен Әстерхан зыялылары, киң җәмәгатьчелек бик зурлап үткәргән була. Бу турыда күп кенә газеталарда хәбәрләр һәм котлаулар да басыла.

"Ләкин безнең бәхетле тормышыбыз озак дәвам итә алмады, - дип яза Бану Ромиева. - Бергә тора башлавыбызга өч ай булганда, 1914 елның март башында Сәгыйть өйгә бик борчылып кайтты һәм, бүген "Идел"нең соңгы санын конфискацияләделәр, диде. Өйгә тентү килүне көтеп, без аның кулъязмаларын, язышкан хатларын, китапларын күздән кичерә башладык. Күп нәрсә сайлап алып яндырылды.

Бану ханымның безгә сөйләвенә караганда, яндырылган кәгазьләр арасында С.Рәмиев белән Г.Исхакый, Г.Тукай, Г.Ибраһимов һ.б. әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре язышкан хатлар да бик күп була.

Хатынын уку елы тәмамланганчы Әстерханда калдырып, шагыйрь аның туган ягына - Уфага юнәлә. Биредә ул земство тарафыннан оештырылган "Уфимский сельскохозяйственный журнал" диген басманы тәрҗемә итеп, татарча чыгарып бара. М.Гафури, Г.Ибраһимов һ.б. әдипләр белән якыннан аралашып, әдәби-мәдәни хәрәкәттә актив катнаша. Поэтик иҗат эшчәнлеге дә җанланып китә. Шагыйрь Уфа халкының ихлас хөрмәтен һәм мәхәббәтен казана. Ләкин С.Рәмиевнең Казандагы һәм Әстерхандагы "гөнаһлары" аны Уфада да эзләп таба, әлбәттә. Чөнки төрле губерна жандарм, полиция идарәләре "үтә яшерен" рәвештә үзара хәбәрләшеп, язышып торганнар. Шагыйрьнең биредәге эшчәнлеге дә игътибарсыз калмый.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, прогрессив эшлеклеләрне, милли мөдени-иҗгимагый хәрәкәт көчләрен эзәрлекләү тагын да көчәя, тагын да куркынычрак төс ала. Жандармерия, сорау алуга чакыртулар, янау һәм куркытулар юлы белән, С.Ремиевне хәтта яшерен агент итәргә маташа. Жандармнар шагыйрьне үзләренә хезмәт иттерә алмыйлар. Алда әйтелгәнчә, бу мәсьәлә фәндә аңлатылды инде. Әмма ул үз вакытында (кайбер очракларда соңыннан да) шагыйрьнең исеме, аның намусы тирәсендәге төрле имеш-мимеш һәм шау-шуларга сәбәп була.

"Бервакыт Сәгыйть эштән гаять үзгәреп кайтып керде, - дип яза Б.Рәмиева. - "Ни булды?" - дигән соравыма ул: "Бану, син ышанма! Нахак бәла ягып сөйлиләр. Мин аңдый кеше түгел. Имеш, провокаторлар исемлегендә хисап ителгәнмен! Бу ничек итеп шулай булырга мөмкин - үзем дә белмим", - ди. Ә үзе сабый бала кебек елый. Аның мондый халәте мине дә хафага салды һәм гаҗәпләндерде дә. Аның шундый хәлдә елап утыруын беренче мәртәбә күрүем иде. "Провокатор" дигән сүзне мин, үзе өчен бернинди изге нәрсә булмаган түбән җанлы кеше дип, әле Әстерханда чакта ук Сәгыйтьтән һәм аның иптәшләреннән бер учитель турында сөйләгәннәрен, аңардан сак булырга кушканнарын ишеткәнем бар иде» Бу ничек брлай булган соң?. Кайбер нәрсәләр минем дә исемә төште. Бервакыт, аен төгәл хәтерләмим, 1915 елның азагымы, 1916 елның башы идеме икән, безнең фатирга полицейский килеп керде, Сәгыйтькә полициягә барырга повестка алып килгән иде. Ул анда барып кайтты.

Өйгә каткач, Сәгыйть татар-башкорт зыялылары арасында панисламизм хәрәкәте бармы, дип сорашуларын, язып китерергә кушуларын сөйләде. Ул язды, язганын миңа укыды. Аның төп эчтәлеге Уфа зыялылары арасында бернинди панисламизм хәрәкәте юк диюдән гыйбарәт иде. Шуннан соң ул киңәшү өчен "Тормыш" газетасы редакциясенә, мөхәррир Закир Кадыйрм янына чыгып китте. Аннан соң ул кәгазен Сәгыйть полициягә илткәнме, юкмы, анысын хәтерләмим. Ул чагында әлеге нәрсә шуның белән онытылган иде".

Бу мәсьәлә 1917 елда ук жандарм идарәсе документларын тикшерү комиссиясе тарафыннан җентекләп өйрәнелеп, аңа нигезле ачыклык кертелә. Монда без шулай ук бу эшләрне тикшерүдә катнашкан Галимҗан Ибраһимовның хезмәтен һәм үз шаһитлыгын тәкъдир итәргә тиешбез. 1917 елның 22 апрелендә үп ул "Ирек" газетасында "Сәгыйть Рәмиев мәсьәләсе" дигән мәкале белән чыга, моңа бәйләнешле документларны беренче булып игълан итә.

"Революция башланып, жандарм идарәсендәге кәгазь вә дәфтәрләр хәзер эш башына менгән кешеләр кулына күчү белән, - дип яза ул, - Уфада бер хәбәр таралды: имеш, Уфаның һәркем каршында хөрмәт күргән зыялыларымнан берсе жандармда яшерен әгъза булып торган. Бу "имеш" берничә көн эчендә ачылып, Сәгыйть Рәмиев исеме аталып сөйләп ташланды.

Бөтен Уфа, бөтен зыялылар өчен, бигрәк тә Сәгыйть хакында матбугатта зур ихтирам илә чыккан минем өчен бу хәбәр яшен сукканнан яман тәэсир итте. Иң әүвәлге сүз: - Юк, юк, булмас, мөмкин түгел, ялган, фахиш ялган, ифтира! - дип кычкыру булды.

Чөнки Сәгыйть Рәмиев хакында зиһенебездә утырган уй белән жандарм идарәсендә айга егерме биш сумга татар эшлеклеләрен яшерен рәвештә хәбәр итеп торучылыкны һич вә һичберебезнең башы сыйдыра алмый иде...

Сәгыйть Рәмиев Гражданлык комитеты идарәсендә әгъза булганга, - дип дәвам итә бу турыда Г.Ибраһнмов, - югарыдагы хәбәрләр шәһәргә таралу белән, комитет идарәсе ябык мәҗлесендә Сәгыйть Рәмиевтән бу хакта бәян сорады" Бу урында С. Рәмиевнең шушы утырыштагы сөйләве китерелә. Соңыннан булган рәсми тикшерүләр барышында Г.Ибраһимов мәкаләсендә булмаган кайбер детальләр, эпизодлар, шәрехләр до өстәлгәнлектән, җыйнаклык өчен биредә ул мәгълүматларны да берләштереп алабыз.

Вакыйгаларның барышы, мәсьәләнең асылы түбәндәгечә ачыла:

1916 елның январь башында караңгы бер кичтә гаиләсе белән чәй эчеп утырганда шагыйрь өенә, повестка тотып, полицейский килеп керә һәм аны жандармериягә алып китә. (Жандарм полковнигының генералга С.Рәмиев турындагы рапорты 1 январьда язылган).

Шагыйрь, ябалар күрәсең, дип курка-курка бара. Ни өчен чакырганнарын белми. Баргач, бер полковник чыга да:

- Монда (Уфада) Гаяз Исхакый, Гомөр Терегулов, Сәгыйть Рәмиев вә Галимҗан Ибраһимовлардан оешкан бер инкыйлаб комитеты төзелгән. Сез шуларны беләсезме? - дип сорый. Сәгыйть:

- Белмим, - дип җавап бирә. Полковник панисламизм хакында сорый башлый. Рәмиев:

- Ул - юк нәрсә, - дип җавап бирә. Жандарм Саратовта Шакир Мөхәммәдьяров туе мөнәсәбәте белән, Казанда Абитовлар туе мөнәсәбәте белән мөселман зыялыларының съезд ясарга тырышуларын сораша. Уфада, гомумән татарлар арасында мәгълүм яшьләр, җәмәгать кешеләре хакында сораулар бирәләр. Сәгыйть үзенчә җавап кайтара. Бу җавапларны язып бирергә кушалар. Язарга дип утыра, ләкин берни дә булдыра алмый. Үзен кулга алынган дип белгәнгә, шул хакта да берәр нәрсә аңлар өчен сорый:
- Моны өйгә кайтып язып китерергә мөмкин булмасмы?

- Бик мөмкин. Өйгә кайтып языгыз да иртәгә китерерсез, - диләр. Шунда аңардан исем-фамилиясен, ничә яшьтә, кай җирдән, кайда укыган кебек мәгълүматларны яздырып алалар.

"Икенче көн Уфадагы яшьләр белән киңәшеп, җавапны яздым, язганымны аларга укыдым. Алар зарарсыз тапкач, жандармга илтеп бирдем. Соңра тагын бер мәртәбә чакырдылар. Барлыгы өч мәртәбә анда булдым, - дип сөйли шагыйрь үзе.

- Ләкин "Иванов" дигән ләкабне гомеремдә беренче ишетәм. Акча мәсьәләсе һичбер булганы, аннан бер тиен алганым юк. Аларга агент булуым хакында һичбер сүз булмады. Мин моны бөтен Уфа шаулаганнан соң гына ишеттем".

"Һәм дөресе дә шулай, - дип раслый ГИбраһимов. - Мин үзем, иптәшем Фатих Сәйфи, тагы берничә яшьләр без Сәгыйтьнең Г.Ис хакын, Ш.Мехәммәдьяров, Г.Терегулов, ГИбраһимов хакында жандармга бирү өчен язган нәрсәсен укыдык. Анда һичбер зарарлы нәрсә юк иде"...

Жандарм идарәсендә табылган дәфтәрләрнең берсендә, - дип дәвам итә Г.Ибраһимов, - 1917 елның башында жандармский полковник үзенең генералга биргән докладында әйтә: "Сәгыйть Рәмиев ел буена һичбер хәбәр китермәде. Аны агентлыктан чыгаруыгызны үтенәм", ди. Жандарм дәфтәрендә исеме чыккан сәяси монафикълар хакында тикшерү тәмам булгач, гөнаһы зур булса, хибескә алына, кечек булса, коры газеталарда игълан белән канәгатьләнелә. Сәгыйть хакында боларның һичбере юк әле. Әгәр дә игълан кыйлсалар, Сәгыйть Рәмиев үзенең намусын аклау юлында Гадлия мөхакәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкмен, дип әйтә, ди. Бетен Уфаны, бәлки бетен татар җәмәгатен хәйран иткән мәсьәлә менә шул рәвештә".

Жандармерия архивларын тикшерүче комиссия (рәисе Павлов диген кеше), документлар белен җентеклеп танышып, С.Рәмиевне "провокаторлыкта" гаепләрлек бер нигез де күрми, аны бер мәртәбә чакыртып сорау белен канәгатьлене, җавапка тартуны, судка бирүне кирәк тапмый.

Ләкин халык арасында таралып елгергән терле сүз, имеш-мимеш дәвам итә. Кайберәүләрнең бу гайбәтне куертырга теле һәм кулы кычытып тора. Озак еллар газеталарда эшләгән туры, кискен, әмма гадел сүзле журналист-шагыйрьнең идея дошманнары да, күрә алмаучылар да җитәрлек булгандыр дип уйларга кирәк. Газеталарда да "сәяси монафикълар" рәтеннән телгә алгалыйлар. Хәтта элек бик якын күреп йөргән кайбер иптәшләре дә аралашудан тартына.

Башына ул елларда бер-бер артлы ишелеп тешкен һәлакәт таулары нечкә хисле шагыйрьнең рухына бик авыр тәэсир итә.

1908 елда язылган "Пигамбәр" шигырендә шагыйрьнең пәйгамбәр дип игълан ителгән лирик герое күктән, җиһан тетрәтеп:
Курыкма, тор, алып хикмәт кылычын, 
Тагып билгә баһадирлар кынысын, 
Биреп күкрәк ачуга, бар, сугыш ач! 
Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач! 
Корыт җирдән языкның кортларын син, 
Очыр җилгә аларның йортларын син, 
Йөре, әйлән бөтен җирне, сулар кич, 
Кеше адлы еланнар калмасын һич!" -
дигән аваз, боерык килгәнен ишеткән иде. Шуннан соң узган сигез-тугыз ел гомере буена матбугат һәм әдәбият мәйданында туктаусыз алып барган көрәшләрнең нәтиҗәсе үзе ечен шундый фаҗигале булып чыгуы шагыйрьне трагизм хәленә китерә. Аның бу елларда Коръән аятьләреннән эпиграф яисә еземтәлер китереп язылган "Дога", "Тесәллә" (Юану), "Талдым" кебек шигырьләре газаплы кичерешләрдән изелү, йончылу, ачыну, үпкә, кара кан савылган йерәк сыкравы һәм шул ук вакытта якты өмет белән сугарылган:
Очрыймсың бәлаләргә, башым, очра!..
Шөбһә юк, бер чыгарсың барып очына;
Җәнаб Алла вәгъдә биргән Коръәнендә;
"Ин мәгаль госри йөсрә, ин мәгаль госри йөсрә".
(Авырлык янында җиңеллек)
"Инкыйлаб булып, охранка кәгазьләре актарылганда, Сәгыйть әфәнде Рәмиевнең дә шул кара даирәгә мөнәсәбәтен күрсәтә торган язулар чыкканлыктан, - дип яза "Тормыш" газетасы, - Сәгыйть әфәнде арадан тәмам чыккан иде. һәркем аның милләткә кылган хезмәтләрен искә төшереп, шигырьләрен укып, аны сагындыгы хәлдә, үзе белән мөнәсәбәттә булынырга тартына иде. Хосусан әдәбиятымызда аңың әсәрләре мөһим бер урын тотканлыктан, әсәрләре дәреслекләргә дә кереп, мәктөпләремездә укылмак-да булдыгыннан, ничек тә булса, аңа берәр төрле караш билгеләүгә ихтыяҗ зур иде. Чөнки охранканы тикшерү комиссиясе Сәгыйть әфәнде хакындагы материалларны игълан итсә дә, аның хакында: "Берәүгә дә зарар ирештермәве сәбәпле, Сәгыйть башкалары кебек хибескә алынмады, иректә калдырылды", димәктән башка бер хөкем дә чыгарылмаган иде. Әмма милләт үзе үзенең зур бер кешесенең бу хәлеңә караш билгеләгәне юк иде әле".

Октябрь революциясеннән соң, 1918 елның январенда, Уфада җыелган Милләт мәҗлесе әгъзалары бу мәсьәләне кен тәртибенә куялар. Эшне тикшерү ечен 9 кешедән торган комиссия сайлана. 9 январьда Мәгариф идарәсе әгъзасы Ибраһим Биккулов рәислегендә комиссиянең беренче утырышы була. Мәҗлестә Гаяз Исхакый, Закир Кадыйри һ.б. кешеләр дә катнаша.

10 январьда түбәндәге составта хөкем итү коллегиясе сайлана: "1 - Садри Максуди (Милли идарә рәисе, юрист, хәзергечә әйтсәк, Югары Совет Президиумы рәисе), 2 - Ибраһим Әхтәмов (могтәбәр җәмәгать хадиме һәм юрист), 3 - Ибниәмин Әхтәмов (Милләт мәҗлесе рәисенең иптәше), 4 - Зыя-эддин әл-Камали (Милләт мәҗлесе әгъзасы, имам, Галия мәдрәсәсе рекго-ры), 5 - Салихҗан Урманов (Дини нәзарият әгъзасы), 6 - Закир Абуханов (Милләт мәҗлесе әгъзасы), 7 - Мәсгуд Гобәйдуллин (Милләт мәҗлесе әгъзасы), 8 - Габдулла Буби (Дания нәзарәте әгъзасы), 9 - Габделислам Еникеев (мировой судья), 10 - Фатих Мөхәммәдьяров (Милләт мәҗлесе рәисе иптәше), 11- Хәлил Сафиуллин (Милләт мәҗлесе сәркатибе иптәше), 12 - Галим Акчурин (Милләт мәҗлесе сәркатибе), 13 - Гомөр Әлм&хәммәдев, 14 - Сәлимгәрәй Җантурин (Милләт мәҗлесе әгъзасы һәм мировой судья).

"14 нче гыйнварда кичке сәгать 9да мәдрәсәи Госманиядә ачык мәҗлестә Сәгыйть Рәмиевнең эшләре карала башлады, - дип яза "Тормыш" газетасы. - Чынында мәхкәмә тәкълид ителә алмаслык дәрәҗәдә зур, әгъзалары милләтнең иң бөекләре һәм халык тарафыннан бөек урыннарга сайланган затлар. Бу әле бездә күрелгән эш түгеп, беренче мәртәбә эшләнә. Зур бер кешемез хакында иң могтәбәр бер хөкем булачак".

Газета "Сәгыйть Рәмиевкә суд" дигән баш астында 17, 18, 19 январь саннарында бу процессмы киң яктыртып бара.

Хөкем коллегиясе, рәис итеп мировой судья СҖантуринны сайлап, эшне тыңларга керешә. Тикшерү комиссиясенең нәтиҗәләре турында докладны комиссия әгъзасы Солтанбәк Мамлиев ясый. Докладта элек Г.Ибраһимов игълан иткән документлар: С.Рәмиевне "агентлыкка алу" һәм "һичбер хәбәр китермәде" дип чыгарылуы хакында полковник Щегловскийның генералга язган ике рапорты, "Иванов" распискалары, С.Рәмиевнең үзенең бәянаты турында сүз бара. Акча мәсьәләсендә кайбер эпизодлар, детальләр өстәлә. Жандармериядә шагыйрьгә штатский киемдәге бер кеше 25 сум акча тәкъдим итә. Рәмиев катгый рәвештә баш тарта. Ниһаять, генерал чыгып:

- Ул акча хисапка язылган, ал, юкса безне начар хәлдә калдырасың, -дип ирексезли. Соңыннан һич булмаса кәгазьгә "Алдым. Иванов" дип кул куеп кына булса да чыгарга боералар. Ул кул куя. Акчаны алмый. "Шул рәвештә аннан кат-кат кәгазь алалар, - дип яза "Тормыш" әлеге процессны яктырткан репортажда. - Шул записканы бирү белән ул котылам дип хис кылган. Әллә нинди сүз китмәсен- өчен, иптәшләренә әйтмәгән. Хәтта хатынына да белдермәгән.

Сәгыйть әфәнде үзе, мине монда болан бәйләүче мәгълүм жандарм Хәйдәр Ходайдановтыр, дип уйлый икән. (...)

Сәгыйть әфәнде үзен бервакытта да мөхбир дип хис итмәгән һәм акча алдым дип кул куюы белән теге чиновникларга бер табыш бирәм дип кенә уйлаган". Комиссия әгъзасы Г.Якгаличев янә кайбер өстәмә ачыклыклар керте. С.Ремиев, ди ул, кат-кат чакырылдыгы хәлдә акчаны алмаган. Ниһаять, филер Ивановның урамда очрап төклиф кылуыннан аптырагач, кулыннан "акча алдым" дип язу биргән, лекин акчаны алмаган. Иванов Сәгыйть әфәнденең өенә дә кат-кат килеп йөдәткән, һәрвакыт очратып шундый язу алып китә торган булган".
Шул ревешле, жандармерия кешелеренең мекерле яшерен махинацияләре, бер яктан, шагыйрьне ничек кенә булса да тырнакка электерү өчен тырышу булса, икенче яктан, үзлере ечен файда алуларын да күрсәтә.

Охранка архивларын тикшерген комиссия егъзасы Госман Терегулов жандармерияге Сәгыйтьне кечлеп тартырга маташканлыкларын һем берәүгә дә зарар ирештермәвен исәпкә алып, комиссиянең аны иректә калдырганын сөйли. Җәмәгатьчелек карарны зур канәгатьләнү белән, алкышлап каршылый. "Шулай итеп, - дип яза "Тормыш" газетасы, - үз хәятемездә беренче мәртәбә тәшкил ителгән зур вөҗдан мәхкәмәсенең могтәбәр карары сөекле шагыйремезне аклап чыгарды. "Сәгыйть Рәмиевтө милләтенә хыянәт нияте булмаган" дип тапты. (...) Инде шагыйремезнең гамәле белән дә үзенең аклыгын күрсәтүен һәм киләчәктә милләтемезгә күп хезмәт күрсәтүен көтеп каламыз".

Әмма С.Ремиев турында төрле имеш-мимешләр, дәлилсез гаепләүләр егерменче елларда да күренгәли. һәм еш кына очракта алар бер үк кешеләр каләменнән чыга. Гасим Мансуров 1925 елда язылып, 1926 елда басылып чыккан "Беренче революцион елларда татарлар" дигән китабында Г.Исхакыйны, "таңчылар"ны тоташ каралтып, татар эсерлары "провокатор булдылар" дип, шул исәпкә бернинди аңлатмасыз, С.Ремиевне дә кертеп яза. 1926 елның 17 мартында Уфада атаклы татар шагыйренең вафат булуы хакында хәбәрләр "Правда", "Известия" кебек үзәк газеталарда басыла. Илебездәге күп терле телләрдәге (татар, башкорт, әзербайҗан, казакъ, үзбәк, кыргыз, терекмән һ.б.) матбугатта С.Рәмиевнең үлеме татар әдәбиятында зур тарихи югалту, мәңге онытылмас классик шагыйрьсез калуы итеп карала. Тик "Кызыл Татарстан" газетасы җитәкчелеге бу бәяләргә бер кашык дегет ташлый. Г.Сәгъдинең "Сәгыйть Рәмиев" дигән мәкаләсе астына редакциядән: "1917 елның язында Сәгыйть Рәмиев провокатор дип игълан ителгән иде. Бу эш судта каралып, яшерен полициядә бер вакытны Сәгыйть Рөмиевнең дә булганлыгы дөресләнде", дигән өстәмә бирелә. (Газетаның.ул вакыттагы редакторы - Г.Мансуров).

Ләкин андый гына дегет тамчылары елкән зыялыларыбыз күңелендә үзләре чиксез ихтирам иткән С.Рәмиевнең якты образын җуя алмады. Сугыштан соң М.Гайнуллин, Җ.Везиева, алга таба Х.Госман, И.Нуруллин, Г.Халит, М.Хәсәнов һ.б. галимнәрнең тикшеренүләре, С.Кудаш, И.Рәмиев, З.Бәшири һ.б. замандашларының истәлекләре чыгу, Г.Ибраһимов кебек классикларыбызның мирасы халыкка кайту нәтиҗәсендә, шагыйрь әдәбиятыбыз һем мәдәниятыбыз тарихында, әкренләп булса да, үзенең лаеклы урынын ала барды һәм алачак. Шулай итеп, үз вакытында ук хәл ителгән "охранка мәсьәләсе", кайберәүләрнең "тырышлыгы" нәтиҗәсендә берьяклы күпертелеп, каралтылып, классик әдип әсәрләренең ярты гасыр дөнья күрми ябылып, күмелеп ятуына китергән факторлардан зурысы булганга, мин бу мәкаләдә моңа шулай киң һәм тәфсилле тукталуны кирәк таптым. Бу, аерым факт-мәгълүматларны гына, кыска-кыска йолкып, чүпләп алып, бергә тезмичә, аларның тегесен дә, монысын да, агын да, карасын да исәпкә алу, мәсьәләне (бигрәк тә Уфа вакыйгаларын һәм аларның кара сөремле эзен) объектив рәвештә, мөмкин кадәр тулы итеп, бөтен каршылыклары, катлаулылыгы, нюанс-тесмерларе белән яктырту, бүгенге укучыга тарихны ничек булса шулай күрсәтү теләгеннән чыгып эшләнде.

Шәйхи САДРЕТДИНОВ
"Аргамак" журналы №6, 1994.

СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ (1880—1926)

Сәгыйть Рәмиев — XX йөз башы татар демократик әдәбияты үсешендә тирән эз калдырган әдипләрнең берсе. Татар әдәбиятында романтизмның башлап мәйданга чыгуы аның иҗаты белән бәйләнгән. Рәмиев татар халкының «таң вакыты»н җырлаган, һәртөрле кара көчләргә каршы протест күтәргән, феодаль-буржуаз җәмгыятьнең кешелексезлеген фаш иткән, ләгънәтләгән романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсихәтчелектән арындыруга зур өлеш кертте. Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, интонацион шигырьгә, сөйләү шигыренә юл салды. Әдипнең пьеса, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәсендә урын алды.

I

С. Рәмиев 1880 елның 12 (24) февралендә Оренбург губернасы, шул ук өязнең Акман (Ибрай) авылында дөньяга килә. Әтисе, Лотфулла Мөхәммәтҗан улы Рәмиев, ару гына белем алган кешеләрдән булып, агач белән сату итүче, урман эшләтүче байларга ялланып, сал агызган. Сәгыйтьнең балалык һәм яшүсмер чагы төрле җирләрдә уза. Туган ил табигатенә, халык моңнарына, халык теленә мәхәббәт — булачак әдипнең иң мөкатдәс һәм якты тойгысы булып әверелә.
Шул ук вакытта татарлар тормышында хөкем сөргән дини фанатизм, наданлык, халыкның ярлылыгы, җирсез, ач-ялангач крестьяннарның байлар, морза-алпавытлар тарафыннан мәсхәрәләнүе аның күңелендә җәрәхәтләр калдыра. Бу күренешләрне әдип соңыннан «Ул исерек түгел иде» (1909) дигән повестенда сурәтли.
1890—1902 елларда Рәмиев Оренбургта, ул заманның яңа типтагы уку йортларыннан саналган «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта өч класслы рус мәктәбендә дә белем ала. Гарәп, фарсы, рус телләрен яхшылап өйрәнә. 1902 елда мәдрәсәне бүләкләнү белән тәмам иткәч, шунда ук фарсы теле һәм математика укытучысы итеп калдырыла.
Рәмиев үзенең беренче шигырьләрен дә мәдрәсәдә чагында ук яза башлаган булса кирәк. Мәсәлән, аның кулъязмада сакланган «Ярлылык» шигыре шундыйлардан.

Әй ярлылык, мәлгун, әй ярлылык!
Кайдан таптың шәкерт чагымны?
дип башланган бу әсәрендә яшь шагыйрь мохтаҗлыктан, кан имүче «мәлганәт»тән зарлана. Бөтен нәрсә бары алла кодрәтеннән генә дип колагына тукылып үскән шәкерт, әлбәттә, ярлылыкның социаль сәбәпләрен аңламый әле. Ләкин аңа бер хакыйкать ачыла: алла гадел түгел. Шуның өчен аның аллага үпкә белдергән тойгысы да талпынып куя:

Әйтмәс җирдән, аллам, әйтәм инде:
Шул да булды микән гадәләт?

1905 елгы буржуаз-демократик революция Рәмиевне иҗтимагый-политик көрәш мәйданына чыгарды, культура хәрәкәтенә китерде. Мөгаллим булып эшләү чорында ук инде ул революцион рухлы яшьләр белән аралаша. 1903—1904 еллардан башлап яшерен прокламацияләр белән таныша, аларны тәрҗемә итүгә һәм таратуга катнаша. Шул сәбәпле мәдрәсәне ташлап чыга һәм 1906 ел башларында Оренбургтан Казанга килә. Казанда ул «Таң йoлдызы» газетасының беренче саннарыннан башлап эшкә керешә.
Рәмиевнең әдәби-публицистик эшчәнлеге шушы газетада башлана. Аның матбугатта беренче булып дөнья күргән «Хәзрәт сакалы» исемле сатирик шигыре 1906 елның 29 маенда газетаның 4 нче санында имзасыз басыла. Яңалыкка, культурага омтылган шәкертнең кадимче хәзрәт белән бәхәсе рәвешендә язылган бу шигырьдә дин башлыкларының наданлыгы, реакционлыгы фаш ителә.
1906 елның 30 маенда Рәмиев «Таң йолдызы»на «тулысынча редакторлык итү җаваплылыгын үз өстенә алуы» турында губернаторга үтенеч яза. Рәсми таныклык алынгач, 1906 елның 19 июленнән газета (10 нчы сан) аның редакторлыгында басыла. Шул уңай белән аның «Яңа мөхәррирдән» дигән декларациясендә болай диелә:
«Алган юлымның әйтеп бетергесез авыр вә мәшәкатьле, вә хәзерге хәлдә бигрәк тә куркынычлы икәнен белә торып, ул якларын уйламыйча, кунелемнең һәрвакыт колагыма сөйли торган:

Булмас артык, олугъ бер эш
Илгә хезмәт итүдән;
Илгә хезмәт хөрмәтеннән
Үскән җирдән китүдән,—
дигән сүзләренә генә башымны иеп <...>, ушбу «Таң йолдызы» гәзитәсенең мөхәррирлек хезмәтене өстемә алдым вә мөкатдәс вазифасы булган эшче сыйныфының интересын саклау юлында кулымнан килгән кадәр, чын күңелем илә хезмәт итәчәкмен».
Шушы уй-теләкләр белән рухланган Рәмиев публицистик мәкаләләрендә ил, халык язмышы кебек зур мәсьәләләрне күтәрә, Дәүләт думасының хезмәт халкы өчен берни дә эшләмәвен, илдә ачлык, ялангачлык, эксплуатация һәм террор хөкем сөрүен күрсәтә; иске идарәне бетереп, дәүләт идарәсен бөтен халык кулына бирү, җир һәм ирек таләпләрен яклый. Мәсәлән, газетаның 1906 елгы 63 нче санында басылган «һәркемнең бурычы» дигән мәкаләсендә беренче нәүбәттәге бурыч итеп самодержавие строен бәреп төшерүне куя: халык юлына аркылы яткан «Манигъларның беренчесе,— диелә анда,— мәмләкәтләрнең мөс-тәбиданә идарәләредер. Идарәсе мөстәбид булган мәмләкәтләрдә <...> халыкны имүчеләр, халыкның җилкәсен кимерүчеләр <...> хакны табарга халыкка ирек бирмиләр. Шуның өчен идарәсе мөстәбид булган мәмләкәтләрдә халык, иң әүвәл ул мәмләкәтнең идарәсен бетереп, идарәне бөтен халыкның үз кулына бирергә тырышырга тиешледер».
Шагыйрь II Думага сайлау кампаниесе уңае белән язылган «Сайлаулар» дигән мәкаләсендә (1906, 14 ноябрь), беренче чиратта карагруһларның һәм октябристлар партиясенең реакцион асылын ачып, сул партияләргә тавыш бирергә чакыра.
Беренче буржуаз-демократик революция татар хезмәт ияләре арасында революцион җырларга зур ихтыяҗ тудырды. Татарча шундый рухтагы җырлар иҗат итүгә Рәмиев шулай ук актив катнашты. 1906 елда ул «Марсельеза», «Бәхилләшү», «Батыр атлагыз, иптәшләр!» («Смело, товарищи, в ногу!») кебек җырларны тәрҗемә итә һәм аларны, өлешләп-өлешләп булса да, мәкаләләренә кушып бастыра. Мәсәлән, халык арасында киң таралган «Татарча Марсельеза»ның беренче куплетларын аның үзе эшләгән газетада «Казан, 5 ноябрь» дигән мәкаләсендә күрәбез.

Кирәкми, ташлыйбыз иске тормышны!
Кирәкми, яңа юл башлыйбыз!
Яңа юл, яхшы юл, бер җәберсез,
Тигез, рәхәт тора башлыйбыз!» —
диелә шундый куплетларның берсендә. Җыр куплетларына ялганып, мәкалә болай тәмамлана:
«Бетсен иске тормыш! Яшәсен яңа тормыш!» дип, кулларымызга тигез рәхәтле тормышның гали флагыны күтәреп, алдагы бәйрәмнәрне җирле, ирекле, хөр һәм көр булып каршы алырга тырышырга кирәк!
Яшә, эшче халык! Яшә, эшче халыкның идеясе — яңа тормыш!»
Болар барысы да Рәмиевнең революцион-демократик позициядә торуы турында сөйли. Шуңа күрә дә патша хөкүмәте органнары аны туктаусыз эзәрлекли. Газета әледән-әле конфискацияләнә, редакторы судка бирелә!. Казан губернаторы 14 июльдә, 5 августта Рәмиев «эш»ләре хакында эчке эшләр министрына яза2. 21 июльдә квартирасында тентү ясап, аны кулга алалар. Бу хакта ул үзе соңыннан «йорт басучылар» дигән мәкаләсендә язып чыга. Ялгыз камерада утырганда, шагыйрь стенада «Здесь сидела Катя-революционерка, да здравствует революция!» дигән язуларны укый, революция турында уйлана, газетаны бөтенләй ябулары мөмкин дип борчыла. Ләкин күңелен төшерми. Максим Горькийның «Солнце всходит и заходит, а в тюрьме моей темно» дигән җырыныц ике строфасын тәрҗемә итә. Соцыннан аныц өченче строфасы да тәрҗемә ителә, һәм җыр 1907 елда Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасында басыла. Аны драманың геройлары җырлый.
Шул рәвешчә, азатлык идеяләре бөек Горький, аннан соң Рәмиев йөрәге аша үтеп, татар халкының да рухи хәзинәсенә әверелде. Бу җыр да, «Марсельеза» һ. б. революцион җырлар кебек үк, татар хезмәт ияләре арасында киң тарала. Ул Себергә барып җитә һәм татарлар арасында «Каторжаннар җыры» дигән исем ала. Аңа үзенә хас көй чыгарылган, яңа строфа өстәлгән.
Замандашларының язуына караганда, Рәмиев Горькийны яратып укыган, «Изергиль карчык», «Кеше», «Давыл хәбәрчесе» кебек әсәрләрен яттан сөйли торган булган.
1906 елның 30 октябрендә Рәмиев квартирасында тентү үткәрелә, һәм ул үзе янә кулга алына. Ул хөкем ителеп, төрмәгә ябылган очракта, редакторсыз калган газетаның бөтенләй ябылу куркынычы килеп баса. 1 ноябрьдә Рәмиевкә суд була. Судта ул акланса да, 1906 елның 17 ноябрендә, губернатор боерыгы белән, «Таң йолдызы» басыла торган типография бөтенләйгә ябыла. Шуннан соң Рәмиев «Таң мәҗмугасы» журналын чыгаруга катнаша, ләкин бу журналның ике генә саны чыгып, конфискацияләнә. 1907 елның 27 январенда жандармнар «Таң йолдызы» редакциясенә тентү үткәрәләр. Татар телендә «җинаятьчел» брошюралар, өндәмәләр, аларны бастыру турында типография белән язышу кәгазьләре табыла. Редактор Рәмиев исә «дәүләт җинаятьчесе» сыйфатында жандарм идарәсенә чакырыла. «Ләкин ул чакта Казаннан китеп юкка чыкты»,— дип яза Казан жандарм идарәсе начальнигы соңыннан.
Рәмиевнең турыдан-туры катнашлыгы белән 1907 елньщ 23 апрелендә «Тавыш» газетасы чыга башлый. Аның беренче саны әдипнең «Исән кешеләр бер күрешер» дигән мәкаләсе белән ачыла. Мәкаләдә матбугатның «кара көч» тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнүе күрсәтелә. Матбугатның халык интересларын якларга, «халыкның шул кирәкләрен, шул мәслихәтләрен сөйләшер өчен бер тел» булырга тиешлеге турында сүз алып барыла. Бу теләкләрне тормышка ашыруның беренче шарты — ирек икәнлеге әйтелә. «Шуның өчен яшәсен иркенлек! Яшәсен крек!» — диелә азакта.
Ләкин «Тавыш» та озак яши алмый, әледән-әле конфискацияләнеп, 6 нчы саныннан соң бөтенләй ябыла.
1906 ел башларыннан 1907 ел урталарына кадәр ел ярым чамасы вакытны эченә алган бу чор Рәмиевнең буржуаз-демократик революцион хәрәкәткә актив катнашуы белән характерлы. Иҗтимагый-публицистик эшчәнлеге белән аерылгысыз рәвештә аның әдәби, шигъри таланты ачыла. Югарыда күреп үтелгән шигырь һәм тәрҗемәләреннән кала, «Таң йолдызы»нда имзасыз басылган янә ике әсәрен искә алу әһәмиятле: боларда самодержавие чынбарлыгының социаль-политик кыяфәте шактый тулы күрсәтелгән иде. Шулардай «Бел телен, эзлә юлын...» дигән шигырь (1906, 27 июнь) болай башлана:

Тор, уян, тирә-ягың кан булган,
Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган?
Авылларда өйләр җимерелгән,
Балалар бар да ач калган.
Кырлар көйгән, көл булган, әйтерсең лә яу алган.
Заводлар, фабрикларга солдат куелган,
Урамнар, йортларга жандарма, шпион тулган.
Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган?

Шагыйрь патша Россиясендә халыкны рәхимсез изү һәм эзәрлекләү күренешләрен әнә шулай бөтен шыксызлыгы, ялангачлыгы белән күз алдына бастыра. Бу хәлләрнең сәбәпләренә төшенергә чакыра. «Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган?» дигән юл рефрен булып килә, һәм бу рефрен укучыны явызлыкка айнык карарга чакыра. Рәмиевнең бу поэтик монологын татар поэзиясендә сөйләү шигыренең яки ирекле шигырьнең беренче үрнәге итеп санарга мөмкин.
«Таң йолдызы»ның 1906 елгы 30 сентябрь санында басылган һәм исеме «Шигырь» дип кенә куелган әсәрдә күбрәк игътибар илдәге иҗтимагый-политик көрәшкә, контрреволюция көчләренең халык хәрәкәтләренә каршы кулланган рәхимсез чараларына юнәлдерелә:

Әгәр баксак гәзиттәге хәбәрләргә,
Палачлар яшь җаннарны һәлак итә.
«Асу», «ату», «Себер» дигән кара сүзләр
Йөрәкләрне ярып тоз сипкәндәй итә.

Бер якта — «палачлар йөкләп-йөкләп алтын» ташый, икенче якта — ачлыктан күтәрелгән эшчеләрне аталар, каторгага сөрәләр, авыл халкы ачлык һәм йогышлы чир эчендә җәфа чигә, илдә террор һәм эзәрлекләү бара. Азакта шагыйрь болай ди:

Бу хәлләр бер күз алдыбызда бетәр микән,
Әллә гомер буемызга китәр микән?
Юк, җегетләр! Күңлем әйтә: «Бетерербез!» — ди:
Әллә, раст ук, ныграк торсак, бетәр микән?

Шул рәвешле, революциягә мөгаллим буларак һәм мәдрәсә багажы белән генә диярлек килеп кергән Рәмиев халык хәрәкәтләре эчендә зур мәктәп уза. Каләм сынау чорында язылган шигырьләрендә нигездә мәдрәсә, шәкерт тормышы, кадимче хәзрәтләр сурәтләнсә («Ярлылык», «Хәзрәт сакалы»), инде тиз арада аның иҗатына илгә, халыкка хезмәт итү, халык язмышы, азатлык өчен көрәш темалары килеп керә. Аның публицистик һәм шигъри әсәрләре, тәрҗемәләре ирек идеалы, романтикасы белән сугарыла. Шагыйрь эшчәнлегенең бу чоры аның иҗат юлында әһәмиятле беренче этап булды.

II

Илдә каpа реакция башлангач, Рәмиев эшсез, ярым легаль хәлдә, бик кыен шартларда кала. 1907 елның 17 декабрендә «Әл-ислах» газетасында басылган «Юк, үлмим! Торам әле!» дигән мәкаләсеннән күренгәнчә, шагыйрь реакция һөҗүмен, «саф көмеш кебек ак өмидләренең ахыры тигезлек, дустлык, мәхәббәт булачак урынына дошманлык, өмидсезлек, караңгылык булып» чыгуын бик тә авыр кичерә.
Мондый шартларда Рәмиев иҗат илһамын нинди иҗтимагый хәрәкәттән алды соң? Бу хәрәкәт — демократик мәгърифәтчелек хәрәкәте иде.
Революция җиңелде, ул феодализм тәртипләрен кык кына какшатса да, аларны тәмам себереп түгә алмады. Әмма шул вакытта мәгърифәтчелек хәрәкәтен нык үстереп җибәрде. Милли телдә көндәлек матбугат, театр һ. б. шундый культура учакларының кабынуы бу хәрәкәткә яңа куәт өстәде. «Ихтыярсыз җанландым,— дип язды Рәмиев югарыда искә алынган мәкаләсендә.— Яңадан торасым килә башлады, кул селтәгән өмидләрем яңадан кайттылар. Мин тагы бик зур өмидләргә чумдым».
Революция чорында үзе катнашкан вакыйгаларның кайнар эзләренә кабат кайтып, шагыйрь «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» (1907) һәм «Низамлы мәдрәсә» (1908) пьесаларын иҗат итә, Әлеге әсәрләр халыкны бәхетле, якты тормышка чыгару, шул юлда хезмәт итү идеяләре, иске тәртипләргә, кара көчләргә каршы килешмәүчән көрәш рухы белән сугарылган. Рәмиевне бигрәк тә сәхнә әсәрләре язарга рухландырган мөһим факторларның берсе — революция чорында ук, Г. Камал, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан һ. б. белән бергә, татар театрын тудыру һәм юлга салып җибәрүгә актив катнашуы. 1906 елның 22 декабрендә татар профессиональ театры тарихында беренче спектакльне ачып җибәргән речьне сөйләүче дә ул була. Шул көннәрнең тәэсире белән «Театр» шигыре языла. «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» драмасына да «башлап татарча театр уйнаган татар кызлары һәм татар егетләренең Шәрәфләренә ядкяр өчен» дигән искәрмә бирелә.
«Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» драмасында язучының биографик моментлары шактый. Әсәрнең баш герое Сөләйман «унбиш ел тәрбия иткән хәлфәләрен» ташлап, туган-үскән җирләрен калдырып, «халкым арасында хезмәт итим, халкыма чын белән ялганны аңлатыйм» дип Казанга килгән. Ул — зур иҗтимагый ниятләр белән янып йөрүче журналист, иске тормышка җаны-тәне белән дошман кеше. Сөләйман чыгарган газетаны конфискацияләүләр, типография эзләү, дин-милләт юлында кесә калынайткан татар байларының газета бастырудан баш тартулары — бу күренешләр авторның «Таң йолдызы»нда эшләгән чорын хәтерләтә. Әсәрдә язучының революция елларындагы публицистикасы һәм тәрҗемәләре белән дә бәйләнеш сизелә. Пьесаның баш герое Сөләйман сөйләмендә бу бик ачык төсмерләнә: «Юк, талашачакмын, тартышачакмын...— ди ул,— вә үземнең кыйммәтле булган халкымны муллаларның мондый тар, кысык киртәсе арасында издертмичә, дөньяның иң киң, хуш һавалы, иркен яланына алып чыгачакмын!» Диннең ялганын фаш итү, халыкны ирекле тормышка алып чыгу, «фән вә мәгыйшәт өйрәткән саф хакыйкатьнең ныклы нигезенә басу» — әсәрнең үзәгеннән үткән төп идея.
Пьесаның дөнья күрүе (1907 ел, 7 ноябрь) дин башлыклары арасында зур шау-шу кузгата, һәм әсәрнең тиражы, карагруһларның көчле басымы астында наширлар тарафыннан җыеп алынып, утта яндырыла.
«Низамлы мәдрәсә» комедиясе Рәмиев укыган һәм мөгаллим булып эшләгән «Хөсәения» мәдрәсәсе тормышыннан алынган. Әсәрнең нигезендә, бер яктан, яңалык исеме белән пәрдәләнеп, искелеккә ябышып яткан мәдрәсә башлыклары, икенче яктан, иреккә, белемгә сусаган шәкертләр массасы һәм яңалыкка, алдынгы рус культурасына омтылган Садыйк хәлфә арасындагы конфликт ята, комик асылын тәшкил итә. Татар яшьләрен дингә һәм капиталга баш иеп торган рухи гарипләр ясау өчен биредә бөтенесе эшләнә. Иҗтимагый хәрәкәт дулкыны белән кузгалган шәкертләр һәм Садыйк хәлфә мәдрәсәне ташлап чыгалар.
«Низамлы мәдрәсә» 1908 елның 22 февралендә басыла һәм прогрессив җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. Әдәбиятта һәр уңай яңалыкны тиз күреп алучан Ф. Әмирхан бу комедиянең иҗтимагый әһәмиятен тирән итеп ача 2. Әсәр рус матбугатының да игътибарын җәлеп итә 3, шул ук елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.
Әдипнең драматик әсәрләре, бер яктан, татар мәгърифәтчелек әдәбияты традицияләре белән бәйләнгән булса, икенче яктан, алар әдәбиятта барган зур идея-эстетик үсеш-үзгәрешләр-не дә чагылдырды. Татар мәгърифәтчелеге, демократик революция аша узып, яңа сыйфат үзгәрешләре алды. Рәмиевнең бу әсәрләрендә, мәсәлән, муллаларны, мәдрәсә башлыкларын туры юлга үгетләү, байбәтчәләрнең бозык әхлагын төзәтергә тырышу юк. Аның каравы искелекне, дини идеологияне, явыз көчләрне фаш итү, һәртөрле золымга каршы килешмәүчән көрәш идеясе бар.
1907 елның көзендә Тукай белән күрешеп дуслашу, Әмирхан җитәкчелегендәге «Әл-ислах» газетасына якынаю Рәмиевнең иҗаты тагын да күтәрелеп, үсеп китүенә уңай тәэсир итә. Ислахчылар белән бергә әдәбият кичәләрен оештыруга актив катнашып, шагыйрь «Себектәгин» дигән исем астында чыгышлар ясый.
Рәмиевне киң җәмәгатьчелеккә бик тиз арада атаклы шагыйрь итеп таныткан әсәре «Таң вакыты». Таң атып килү күренеше ярдәмендә шагыйрь татар халкы тормышында, аңында каршылыклар көрәше, тарихи алмашыну баруын сурәтли. Аның лирик герое — «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» әсәрендәге Сөләйман кебек үк — зур ниятләр белән янучы, тирәлектән күп югары «күтәрелеп» торучы романтик герой. «Татар йоклый» әле, ә бу герой инде уянган. Ил, халык язмышы, халыкны гасырлар буе хорафат йокысында тоткан сәбәпләр турында тирән-тен борчылып уйлана ул. Ниһаять, зур бер нәтиҗәгә килә: моңа дин, алла гаепле.

Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер алла!
Бетәрләр микән татарлар, алла, ди-ди?
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда? —
дигән ачынулы сүзләрен әйтә. Геройны ашкынулы, ярсулы той» гылар биләп ала:

Юк!.. Юк!.. Мин шашам!
Яталмыйм урнымда, күккә ашам!
Менә таң атты!..
Әнә кояш чыкты!
Әнә әллә кем миңа кычкыра:
— Әй, син кайгырма, шат бул:
Аягың бәйдән ычкына!

Шигырьнең азаккы юллары искелеккә аяусыз нәфрәт белән янган трибун шагыйрьнең халыкны уянырга, актив хәрәкәткә чакыруы булып яңгырый:

Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид алладан!

Рәмиев татар әдәбиятында бөтен бер юнәлешкә — муллаларга, ишаннарга каршы гына түгел, ә турыдан-туры алланың, диннең үзенә каршы көчле чыгышларга башлап юл яручыларның берсе булды. «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» әсәрендә, «Таң вакытымда әдип аллага, дингә каршы чыкса, «Мин» (1908) шигырендә күктәге хакимнәр белән бергә җирдәге хакимнәрне һәм алар урнаштырган тәртип, законнарны гади кеше алдында мәсхәрәләп, күздән төшерә. Кешенең үзен, галәм патшасы итеп, югары күтәрә:

«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.

Бер үзем хөр каламын киң
Җир йөзе һәм күктә дә.

Шагыйрьнең лирик «мин»е, реакция көчләренә каршы горур басып, барлык хокуклардан, җир-сулардан мәхрүм ителгән кешенең хакыйкый бәхетен даулый:

Дөньяда бар су—минеке,
Бар кара җир —минеке,
Бар тау, урман, бар матур кош —
Барысы да минеке!

«Маҗид сүзе» шигырендә Рәмиев аллага каршы баш күтәрә, бөтен күк патшалыгын җимереп, көл итү белән яный:

Масайма син, раббем! кодрәтеңә,
Тартып алып нибар бәхетемне...
Булыр бер көн: ватар, кол итәрмен
Гарше көрси, сәмаң, тәхетеңне!..

Рәмиевнең бу идеяләрендә Көнчыгыш классик поэзиясе традицияләре белән бәйләнешнең үзенчәлекле чагылышын күрергә мөмкин. Шагыйрь, мәдрәсәдә чагында ук, борынгы Көнчыгыш, бигрәк тә фарсы телендәге әдәбият белән якыннан таныша. Ул Фирдәүси, Сәгъди, Хафиз, Хәйям, Руми кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен оригиналда укып, җентекләп өйрәнгән, күп кенә шигырьләрен яттан сөйли торган булган. Бу бөек шагыйрьләрнең гуманистик идеяләре, үзенчәлекле шигъри формалары, тел-сурәт чаралары Рәмиев иҗатына зур йогынты ясаган, әлбәттә. Мәсәлән, аллага каршы көрәш, күкләрне ватарга ашкыну мотивлары Хәйям иҗатында тәнкыйди башлангычның кульминациясе итеп санала. Хафиз газәлләрендә без кешеләрне яңадан туарга, дөньяны яңабаштан үзгәртеп корырга чакырган юлларны очратабыз. Борынгы Көнчыгыш романтик поэзиясендә пантеистик мотив—алланы галәм һәм табигать белән тәңгәл-ләштереп, аларны бер үк дип карау, кешенең бөеклеген, илаһилыгын раслау шактый киң яңгыраш алган. Бу карашларда «Әна әл-хак» (мин — хакыйкать, мин—алла) дигән тезис үзәк урынны алып тора.
Көнчыгыш романтик поэзиясеннән килгән шушы традицияләр 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә Рәмиев иҗатында яңа куәт белән кабынып, шәхес һәм халык азатлыгы идеяләре белән тыгыз үрелде.
Күп санлы матбугат материаллары күрсәткәнчә, шагыйрьнең «Таң вакыты», «Мин» һ. б. шигырьләре дини-кадими даирәләрне тәмам ярсыта, ә алдынгы көчләр тарафыннан хуплап каршы алына. Рәмиевнең кыю чыгышын татар матбугатында| башлап уңай бәяләгән кеше большевик Хөсәен Ямашев була. Югарыда телгә алынган кичә уңае белән бастырган «Габдулла фикеренчә тәрәкъкый» дигән мәкаләсендә ул, татар тормышында барган үзгәрешләрне күрсәтү йөзеннән: «Бу кичәдә бу вакытка чаклы кеше эченнән генә әйтергә курыккан сүзләр дә сөйләнде, язулар да укылды»,— дип билгеләп үтә.
Рәмиев әсәрләренә рус матбугатында да югары бәя бирелде. «Волжско-Камская речь» газетасында (1908, 5 январь) «Татарин-театрал» имзасы белән бастырган рецензиясендә Г. Коләхметов «Таң вакыты»н «тирән эчтәлекле» әсәр дип атый. Татар телен яхшы белгән Альберт Пинкевич, Рәмиев әсәрләре тирәсендә шау-шулы бәхәсләр барган көннәрдә, аның «Таң вакыты», «Мин», «Син», «Ул» дигән шигырьләрен кулъязмадан русчага тәрҗемә итә һәм аңлатма-кереш сүз белән бастырып чыгара. Бу тәрҗемәләрне гомумән татар язма поэзиясенең рус телендә дөнья күргән беренче үрнәкләре дип карарга мөмкин.
Реакция елларында капиталистик мөнәсәбәтләрнең шыксызлыгы, кешелёксезлеге тагын да шәрәрәк булып ачылды. Рәмиевнең мәгърифәтчелек идеалларын, «тигезлек, дуслык, мәхәббәт» турындагы «саф көмеш кебек ак өмидләрен» реаль чынбарлык чәлпәрәмә китерде. Шагыйрь 1908 елның 20 мартында «Алданган» шигырен яза 1, 28 мартта бу шигырьне әдәбият кичәсендә укый.

Бетте. Төштем. Үлде рухым.
Калмады һич рәхәтем...

Ачынам, ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга,—
дип, кургаштай авыр өзек-өзек сүзләр, гыйбарәләр кулланып, җан ачысы белән язылган бу әсәр изге идеал белән янып, чынбарлыкның кискен бәрелешеннән, конфликтыннан туган газаплы кичерешләрне гаять көчле чагылдыра. Әйтергә мөмкин ки, шушы шигырьдән башлап шагыйрьнең бигрәк тә 1908—1910 еллардагы иҗатында җәмгыять белән тирән каршылыкка кергән лирик геройның трагик образына игътибар арта.
Реакция дәверенең гомумиләштерелгән романтик сурәтен Рәмиев «Минем төн» (1909) шигырендә тудырды. Бу чорның җан өшеткеч шыксыз кыяфәте һәм яңа «таң»ны зарыгып көтү куе буяулар белән тасвирлана:

Караңгы һәм таңы ерак,
Уты сүнгән җәһәннәм минем төн,
Олы кайгы, олы хәсрәт
һәм эч пошу тулы гел минем төн.
Минем төн озын, минем төн кара,
Күрмим хәят, тирән, дөм караңгы,
Караңгы хәтта янган шәмем,
Караңгыдан рухым да каралды.

Шагыйрь әнә шундый караңгылык шартларында өстенлек алган моральне каргый-каргый фаш итә:

Кешеләр чорный тирәмне өемдә,
Рухлары фахиш, кара эч бар да,
Күрми идем эчләрен өнемдә...
...............................
Бозыклык, ялган, ачу күрәм
Хәкыйкать, гыйффәт, мәхәббәт эчендә!

Алдауга һәм икейөзлелеккә, «кеше кешегә — бүре» принцибына корылган җәмгыятьнең асыл сыйфатларын үзенә җыйган «кеше» темасы Рәмиев шигырьләрендә күп урын алып, «елан», «авызы канлы ерткыч» образлары еш кулланылды.

Бар да карыйлар миңа
Ямьсез тутыккан күз белән,
Кычкыралар йөземә
Тәмсез ачулы сүз белән.

Очрасам яңлыш берәүгә,
Яисә күрсәм эш белән,
Күренә елан, тырный күңлемне
Агулы теш белән,—
диелә «Алданган» (1908) шигырендә.
Кешеләр арасында «мәхәббәт, гыйффәт, ямь» күрергә ашкынган шагыйрь Җибрилдән: «Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!» «Кеше атлы еланнар калмасын һич!» —дигән чакыру авазын ишетә («Пәйгамбәр», 1909).
Буржуаз җәмгыятьнең кешегә дошманлыгын ачык күргән романтик шәхес карашында бу җәмгыять бик киң гомумиләштерелеп абстракцияләнә, бөтен дөнья, «җиһан» масштабын ала. Шашкын, ярсулы демоник герой бөтен дөньяга, «җиһанга» ләгънәт ора, җир-суын яндырып, күкләрен ватарга ашкына («Алданган», «Көлсеннәр», «Күңелле булмадым», «Дөньяга» һ, б.). Рәмиев шигырьләрендә космик лиризм белән сугарылган геройны сурәтләү шул ук вакытта аның үтә нечкә кичерешләрен, күңелендәге сизелер-сизелмәс хәрәкәт-үзгәрешләрне, нюансларны рәсемләп бирү белән дә аралаша:

Кайвакытлар тормышымда
Бер минутлар табыла:
Зәррә хәтле бер рәхәт бик
Зур биек бер тау була.

Тау булып, сыймый күңелгә
Бәгърем өзгән кайгылар
һәм дә рухымның чәчәген
Каплап үскән кайрылар.

Шул минутта юк булып, бер
Күңлем иркен киңәя.
(«Минутлар», 1908)

Аның күңелендә бертуктаусыз алышынып торган капма-каршы хисләр өермәсе бөтерелә:

Торам, әрним, кинәт сөйнәм,
Тагы каным кибеп көйнәм;
Елаганда елый алмый,
Kapa кан яшемә төйләм.
(«Кеше», 1909)

Гомумән, романтикларга хас булганча, Рәмиев поэзиясендә тышкы дөньяның, материаль мөнәсәбәтләрнең явызлыгына, кешелексезлегенә яшәүнең рухи принцибы, күңел дөньясы каршы куела. Туктаусыз янып, сызлап торган күңел көче аңа өмет, юаныч һәм дәрт бирә. Бу яктан «Сызла, күңлем!» (1909) шигыре аеруча характерлы:

Сызла, сызла, сызла, күңлем!
Сызла бертуктамыйча,
Сызла айлар, сызла еллар,
Сызла төн йокламыйча!

Сызла, сызлап, син мәхәббәт
Ялкынын гөлләр яса,
Мәңге хәсрәт һәм кара төн
Елларын көннәр яса!..

Кешене рухи гарипләндергән мөнәсәбәтләргә каршы эмоциональ дөньясы бай булган гүзәл кеше идеалын алга сөреп, Рәмиев музыка сәнгатен пропагандалый, бу турыда күп кенә мәкаләләр яза.
Рухи сферага, кешенең күңел дөньясына зур игътибар бирү, хис-тойгы культы сүз сәнгатендә эмоциональ башлангычның көчәюенә китерде. Ә бу хәл исә чынбарлыкны чагылдыруда экспрессия, гипербола, сурәтне гадәттән тыш көчәйтү, үткенәйтү, калку итү принципларын үзәккә куйды. Әйтик, «Алданган» шигырендә дөнья «һаман алдый, юк хәкыйкать» диелә икән, бу инде иң соң чиккә җиткереп, шуннан да артыграк итеп әйтә алмаслык рәвештә сурәтләнә дә:

Юктыр, әлбәттә, кояш та,
Ул дадыр — хәйлә генә!
Юктыр ай да, юк галәм дә,
Барсы да — шәүлә генә!

Юк бу дөнья каплаган күк,
Юк бу җирләр берсе дә!
Юк табигать, юк кешеләр,
Үлесе дә юк, тересе дә!

Романтик герой үзен чолгап алган тормышны, «дөнья»ны кабул да итә һәм үзгәртә дә алмый икән — нәрсә кала соң? Әлбәттә, гаять көчле газаплар эчендә өзгәләнү, бөтен кабахәтлеккә, «тискәре дөньяга» «әрни-әрни ләгънәт әйтү», пычрак җәмгыятьтән, публикадан йөз чөереп, матурлык һәм ямь эзләп, каядыр читкә ашкыну гына кала:

Рухымнан бар ачу, бар кер
Бетәр төсле чыгып китсәм
Хәяттан һәм аңа читтән
Торып, ләгънәт көлен сипсәм.
(«Ямь», 1910)

Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк: күпчелек романтикларга хас булганча, Рәмиев поэзиясендә дә ике төрле төн образы сурәтләнә: берсе — реакция дәверенең иҗтимагый караңгылыгын, рухи кысынкылыгын гомумиләштергән «уты сүнгән җәһәннәм» («Минем төн»), икенчесе — киресенчә, шушы куркыныч тормыштан качып, табигать кочагында иркен яшәү төне — «нинди иркен, нинди рәхәт» якты төн («Авыл»).
Газаплы кичерешләренә юаныч эзләп, шагыйрь кайчагында аллага да сыена, аның иҗатында дөньяны нәләтләп кабергә керү, үлемне искә алу кебек мотивлар да яңгырап китә. Ләкин романтик шагыйрь боларның берсендә дә тынычлык таба алмый, туктаусыз уйлана, эзләнә. «Тапмый күңелем бер карар һичкайда»,— ди ул («Минем төн»). Заман никадәр генә караңгы, өметсез булып күренмәсен, шагыйрь күңелендә киләчәккә өмет чаткысы сүнми, якты көннәрнең килүенә ышаныч һаман да яңгырый:

Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;
Бу калыр, бу ялтырар!
һәм караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!
(«Дөньяга», 1909)

Рухы көчле геройларны эзләп, Рәмиев рус һәм Европа романтик поэзиясенә дә мөрәҗәгать итте. 1910 елда ул М. Ю.Лермонтовның Ф. Шиллердан алган «Перчатка» балладасын тәрҗемә итеп бастырды. Бу әсәрнең герое куркыныч хәтәр хәлдән зур тантана белән җиңеп чыккан итеп, икейөзле сарай әһелләре белән тирән каршылыкта сурәтләнә. Кискен яңгырашлы өзек-өзек гыйбарәләрдән торган алты юллы строфаларны Рәмиев дүртәр юллы строфаларга җыеп ала., Шигырьгә тантаналы аһәң, татар халык иҗатына, Көнчыгыш поэзиясенә хас героик дастан стиле килеп керә. Сурәтләнгән күренешләр татар халкының җыен бәйрәмнәрен, сабан туйларын хәтерләтә. Халыкның батыр егеткә теләктәшлек күрсәтүенә басым ясала, патша кызының тәкәбберлегенә иҗтимагый мәгънә бирелә, ягъни сарай әһелләренә, югары катлауларга нәфрәт тойгысы салына. Бу тәрҗемә мисалында, бер яктан, Көнбатыш, икенче яктан, Көнчыгыш поэзиясе традицияләре «очраша», аларның үзара бик нык керешүеннән яңа бер синтетик сыйфат, яңа поэтик башлангыч барлыкка килә.
Рәмиев поэзиясенең Байрон, Шиллер, Лермонтов кебек романтик шагыйрьләр иҗаты белән охшаш, уртак яклары байтак. Аның реакция елларындагы иҗатында бигрәк тә Лермонтов традицияләренә якынлыкны күбрәк сиземләргә мөмкин («эчке, субъектив элементның артык мул булуы», лирик «мин» образында демонизм сызыклары, гыйсъянчылык, бунтарьлык пафосы, хаксызлыкка корылган җәмгыятькә аяусыз нәфрәт, ләгънәт, газаплы ялгызлык тойгылары, җәмгыять һәм табигать антитезасы һ. б.). Бу хәл белгечләрнең игътибарын күптән инде җәлеп итеп килә. Рәмиев поэзиясе,— дип язды академик П. С. Коган,— «Леонардоның кайгылы җырларын яисә Бай-ронның ләгънәтләрен хәтерләтә торган поэзия... Аңарда кайчакларда Кабил белән Прометейның баш күтәрү һәм протест рухы кузгала». Г. Халит билгеләп үткәнчә, Рәмиевтә Байрон, Лермонтов традицияләре «татар әдәбиятының яңа шартларында артык үзенчәлекле булып гәүдәләнделәр». Рәмиев иҗатында Лермонтовча демонизм мотивлары аеруча көчле индивидуалистик төсмер алды.
Соңрак (1914 елда) Рәмиев Лермонтов шигырьләреннән янә берничә парча тәрҗемә итә һәм аның тормышы, иҗаты турында, русча хезмәтләрдән иҗади тәрҗемә рәвешендә, мәкаләләр дә бастыра. Мәкаләләрнең берсендә Лермонтовтан тәрҗемә итеп китерелгән:

В душе моей, как в океане,
Надежд разбитых груз лежит...
(Күңелемдә, зур диңгездәге кебек,
Җимрек өмидләрдән тау ята,—)

дигән сүзләрне Рәмиевнең үз шигырьләрендәге настроениеләргә карата да кулланырга мөмкин.
Бөек рус шагыйренең үзен чолгап алган чынбарлыкка «ачулы» карашы... хәкыйкатькә таба биек бер баскыч иде,— дип язды Рәмиев.— Лермонтов үзенең шул мондагы мохитен җимереп, саф хәятка ирешергә омтыла иде, аның табигатькә, табигатьнең матурлыкларына гыйшкы шул сыйфатыннан килә иде». Лермонтов иҗатының халыкчанлыгын, халык хәсрәте белән бәйләнешен шагыйрь тирән теләктәшлек белән күрсәтте: «Лермонтовның әсәрләре халыкның Хәятыннан алынган булганга, алар безгә бик якын, бик кирәк һәм бик кадерле әсәрләрдер. Русиянең иң соңгы әдипләренең әсәрләрендә дә Лермонтовның тавышы ишетелеп торадыр. Лермонтов та шул халык кайгысын кайгыра иде. Лермонтов гаять зур талант сахибе улын, Ватанымызның гаять бөек бер угылыдыр. Шуның өчен аның искиткеч гүзәл әсәрләре безнең һәркайсымыз өчен бик якын, бик кадерле булырга тиешледер».
1909—1910 елларда, сул матбугат бер-бер артлы ябылган шартларда, Рәмиев «Бәянел-хак» һәм «Казан мөхбире» газеталарында эшләде. «Бәянел-хак»тагы кайбер мәкаләләрендә либераль байларга ташламалар да ясады. Шулай ук «Казан мөхбире»ндә ул оештырган «Уен-көлке музее», «Без» сәхифәләрендә «Яшен» журналына каршы чыгышлар да күренде. Бу хәл, әлбәттә, аның белән Тукай арасында киеренкелек тудырды. Шул сәбәпле Тукай Рәмиевнең мондый чыгышларын «Кеше-хайваннар» кебек фельетонында бик кискен бәяләде.
Ләкин Рәмиевнең аерым чигенешләре аны демократия лагереннан читкә алып китә алмады. Шагыйрь үзенең күп санлы мәкалә һәм фельетоннарында дин башлыкларын, буржуаз матбугат органнарын, милләтчеләрне, Думада «дин һәм милләт» кайгырткан 'булып кыланган мөселман депутатларын һәм һәртөрле реакционерларны сатира утына алудан туктамады.
Бу елларда ул прозага да мөрәҗәгать итә: «Нәҗметдин агай бәйрәме», «Галәветдин хаҗи корбаны Җаек Хәдичә» (1909) хикәяләрендә байларның һәм дин башлыкларының муллык эчендә типтерүләре белән урамга ташланган ач-ялангач хезмәт ияләренең ачы язмышы арасындагы контрастны сурәтли.
1909 елның 16 августыннан 1910 елның 13 январена хәтле «Казан мөхбире»ндә (барлыгы 13 сан) Рәмиевнең автобиографик характердагы «Ул исерек түгел иде» повесте басыла. Бу повестьта автор XIX йөз азакларында татар тормышындагы төрле сыйныфларның, социаль катлауларның 1905 ел революциясенә ничек килүен, алла һәм патшаларга каршы баш күтәргән, ә дин башлыклары «тиле», «исерек» итеп санаган Маҗиднең үсү процессын күрсәтергә теләгән. Әсәрдә кечкенә Маҗиднең патриархаль татар тормышында, дини фанатизм чолганышында яшәве, схоластик мәдрәсә тәртипләре һәм эре җирбиләүче морзалар, җирсезлектән җәфа чиккән крестьяннар сурәтләнә. Рәмиев хәерчелекнең соңгы чигенә җиткән крестьяннар күңелендә җирне алпавытлардан тартып алырга кирәк дигән фикернең уянуына ишарә ясый. Бу фикер исә бик актуаль булып, демократик революция идеяләренең әдип иҗатында дәвам итүе иде. Алпавытлар белән крестьяннар арасындагы сыйнфый каршылыкка игътибар итеп, татар прозасында җир мәсьәләсен беренче булып Рәмиев күтәрде дияргә мөмкин.
Кызганычка каршы, әсәр басылудан тукталып калган, аерым китап (булып та чыкмаган. Бу повестьтан тик «Маҗид сүзе»н һәм «Зөбәйдә сүзләре»н әдип соңыннан үзенең шигырьләр җыентыгына кертә. Ал арда инде без «үсеп җиткән» бунтарь Маҗидне күрәбез.
Саф күңелле романтик геройның феодаль-буржуаз җәмгыять белән каршылыкка кереп тә, тормыш тәртипләрен үзгәртә алмавы, изге идеалларының җимерелүе үзеннән-үзе трагик нәтиҗәгә китерә. Бу киеренке драматик ситуацияне Рәмиев «Кабакта мәхәббәт» драмасында сурәтли. Әдип Хәмит белән эшче кыз Татьянаның язмышы фаҗига белән тәмамлана. Драма 1910 елда язылган, әмма автор аны беркайда да бастыра алмый, һәм әсәр соңыннан югала.
Шул рәвешле, Рәмиевнең драма, повесть, хикәяләрендә гади кешеләрне, хезмәт ияләрен, халык язмышын сурәтләүгә омтылыш, халыкка тирән теләктәшлек сизелеп торды. «Минем халкыбызга булган бигрәк артык мәхәббәтем һәм минем халкыбызда күргән бар матурлыкка бигрәк артык гыйшкым,— дип яза ул 1910 елда,— ихтыярымны үз кулымнан ала һәм шунда кыямәтләр булып, гарәсатлар купканда да, мин рухымда тулган хиссиятемне телем белән дә кычкырып зикер итмичә сабыр итә алмыйм. Мин аны әйтәмен һәм кабат-кабат әйтәмен».
Ләкин шуны да онытмаска кирәк: демократ шагыйрь хезмәт иясе массаларына никадәр генә кайнар теләктәшлек белән караса да, аның тирәлектән, «халык»тан кискен аерылып, артык югары «күтәрелеп» торган романтик героеның халык белән бәйләнеше шактый йомшак һәм тотрыксыз иде.

III

1910 ел җәендә Рәмиев Әстерхандагы «Идел» газетасына секретарь булып керә. Тиз арада газетаның фактик редакторына әверелә, телен халыкка якынайта, газета битләрендә милләтләр дуслыгы, мәгърифәт, хатын-кыз хәле, әдәбият-сәнгать һ. б. мәсьәләләр буенча зур эшчәнлеген күрсәтә.
Бу елларда Әстерханда сөргендә булган азәрбайҗан революционеры, драматург, врач Н., Нәриманов һ. б. алдынгы яшьләр белән якыннан аралашып, Рәмиев мәктәпләргә, укучы фәкыйрь балаларга ярдәм оештыру, халык университеты, татар яшьләрен сәхнә тирәсенә туплау, әдәбият кичәләрен, туберкулезга каршы «Ак чәчәк» бәйрәмнәрен үткәрү кебек эшләргә актив катнаша. 1912 елның 7 мартында Н. Нәриманов җитәкчелегендә үткәрелгән театр кичәсенең зур уңыш белән узуы турында дулкынланып яза: «Шул хәлне генә күреп тә,— ди ул,— башка һичбер дәлил сорамыйча ук, күңел ирекле-ирексез: истикъбалебез өмидсез түгел! - дигән бер хакыйкатне генә тәкрарлый вә... күңел өмиден тагы арттыра, вә хосусый бер шатлык белән шатлана иде... Без ул мөхтәрәм затның (Нәримановның.— Автор) һәр заман яшьләргә булышлык итеп, сценага даир мәсьәләләрдә аларга мөфид киңәшләрен биреп торганлыгы өчен самими калебебездән тәшәккер итәбез. Агабыз — һәрдәм булышлыклы вә әбәд сөекле агачдыр». «Доктор Нәриман бәк Нәриманов җәнабларыны озату мәрасиме» (1913) дигән зур мәкаләсендә С. Рәмиев бу революционерның халыкка армый-талмый хезмәт итүе турында яза.
Татар большевигы Хөсәен Ямашевның кинәт үлү хәбәре Рәмиевне тетрәтә. «Хөсәен Ямашевның вафаты»2 дигән мәкаләсендә ул X. Ямашевның «һәрвакыт изге вә гали максатларга гына күз тегеп» йөрүен, «бар уе халыкның сәгадәте» булуын, татар яшьләренең идея юлбашчысы, рухландыручысы икәнлеген күрсәтә. «Хәзер дә ул яшьләр арасында иң сөекле, иң игътибарлы бер яшь улым,— ди Рәмиев,— үзенең вөҗүди хәрәкәтләре вә киңәшләре белән яшьләр хәятына бер рух биреп тора иде. Аның белән утырганда, кеше үзенең күңелендә булган гамь вә госсасын оныта иде, истикъбальгә бер өмид баглап, кеше бертөрле җанлана иде... Бәхил бул, сөекле дустымыз Хөсәен!»
Киләчәккә өметне Рәмиев нәкъ менә Н. Нәриманов, X. Ямашев кебек ленинчы революционерлар эшчәнлеге белән бәйли. Аларның көрәшенә теләктәшлек итеп, халыклар дуслыгын пропагандалаган әдип буржуаз милләтчеләрнең, бигрәк тә И. Гаспринскийның, пантюркистик идеяләренә каршы чыга.
Шагыйрьнең татар әдәбиятына, театрына караган мәкаләләре, рецензияләре, тәрҗемә, шигырь төзелеше турындагы фикерләре, яшь шагыйрьләргә «Идарәдән җаваплар» рәвешендә язган киңәшләре «Идел»дә еш басылган. Замандашлары иҗатына зур таләпчәнлек белән килеп, ул Г. Камал, М.; Гафури һ. б. әдипләрнең әсәрләренә рецензияләр яза, «каләменнән һәрвакыт талант чаткылары сачрап торган» Г. Ибраһимов әсәрләрен пропагандалауга да зур игътибар бирә.
Бу елларда Рәмиев Л. Н. Толстойның тормыш һәм иҗаты белән кызыксына, бөек рус язучысының, дворян-алпавытлар җәмгыяте белән тирән каршылыкка кереп, Ясная Полянаны ташлап китүе, вафаты турында шигырь һәм мәкаләләр яза, атаклы «Тере мәет» драмасын тәрҗемә итеп, «Идел»дә бастыра.
1911 ел башларында Тукайның үпкә авыруы көчәеп китүен белгән Рәмиев нык борчыла һәм Тукайны кымыз белән дәвалау, Нәримановка күрсәтү өчен үз янына чакыра. Әстерханда Тукайга күрсәтелгән зур хөрмәт һәм кайгыртучанлык халык шагыйренең сәламәтлегенә һәм настроениеләренә уңай тәэсир ясый. «Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухән бер көч хис итә башладым... Сәгыйть белән бергә торабыз»,— дип яза Тукай Казанга.
Соңыннан, халык шагыйре инде вафат булгач, «Тукаев үлгән» дигән мәгълүм мәкаләсендә Рәмиев «тел санигы», «тиңдәшсез бердәнбер шагыйрьнең» исеме, «эшләп калдырган зур вә гали эшләре» мәңге яшәячәген әйтә. Шулай ук Тукай турында «халык университетында» уку өчен лекция әзерли, лекциягә рөхсәт алу артыннан Нәриманов йөри. Ләкин рөхсәт бирелми.
Архив документлары күрсәткәнчә, хөкүмәт органнары Рәмиев эшчәнлеген бу елларда да күзәтеп барганнар. 1912 ел башларында эчке эшләр министрлыгы Казан цензура комитетына аның редакторлыгында чыкиан «Таң йолдызы» газетасын яңадан тикшерергә күрсәтмә бирә. Тикшерү нәтиҗәсендә газетаның егермегә якын саны конфискацияләнә, Казандагы суд һәм жандармерия органнары Рәмиевне эзли башлыйлар. Бу вакытларда инде Әстерхандагы власть органнары да Рәмиев эшчәнлеге белән кызыксыналар. «Идел» газетасында Нәриманов турындагы мәкаләләр, шулай ук «хөкүмәткә каршы характердагы» башка материаллар чиновниклар күзеннән читтә калмый. Рәмиев квартирасында тентү үткәрелә. Тикшеренүләр, Казан жандармериясе белән язышулар нәтиҗәсендә, Әстерхан губерна жандарм -идарәсе начальнигы Рәмиевне «политик ышанычсызлыгы белән танылган эшлекле» дип бәяли6. 1914 елның мартында «Идел» газетасы ябыла, Рәмиев Әстерханнан сөрелә.
Шагыйрь Уфага китә. Монда ул «Уфимский сельскохозяй-ственный листок» журналын татарчала тәрҗемә итеп, «Уф!аның авыл көнкүреше журналы» исеме белән чыгарып бара, М. Гафури, Г. Ибраһимов һ.б. әдипләр белән (аралашып, әдәбият һәм культура хәрәкәтенә якыннан катнаша.
Тукайны югалтшн җәмәгатьчелек Рәмиев иҗатына зур өмет һәм игътибар белән карый. Әдәбиятка килүче яшьләр, аңа багышлап, шигырьләр язалар 7. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сизелерлек активлаша. Аның -бу елларда язылган «Ул йоклый», «Ул торды» дигән әсәрләре кешегә, бигрәк тә сабый балаларга кайнар мәхәббәт, гуманизм тойгысы белән сугарылган. «Киң иман» (1916) шигырендә:

...Юк, канәгать итми күндем!
Тар миңа чикле иман.
Мин мөселман диң имеш тә,
Үсмә, тар тор, тар инан!

Ник яралганмын алайса
Мин адәм дип аң белән,—
дип, плагыйрь кешенең ирекле уй-фикер йөртергә, саф «акылга, бертуктаусыз хакыйкать эзләргә хаклы булуын әйтә. «Басма сүз» шигырендә !исә тарихның алла таба туктаусыз хәрәкәт итүен һәм деспотизмның җимерелүе котылгысыз икәнлеген раслый:

Ашты чиктән ул хәятның
Зөлмәте... Золмәт һаман
Көн сөрәлмас! Юк, канун бу!
һәм килер киң бер әман.
(«Басма сүз», 1916)

Империалистик сугыш тудырган катлаулы шартларда Рәмиев, янә рус әдәбиятына мөрәҗәгать итеп, тапар поэзиясен яңа идея-тематик казанышлар белән баетты. 1914 елның октябрендә Н. А. Некрасовның «В ни мая ужаоам войны...» дигән әсәреннән алып язылган «Аналар» шигырен бастырды. Шигырьдә аналар күңеленең бөеклеге, кешелеклелеге, үз балаларына чиксез мәхәббәте җырлана.Империалистик сугыш бу бөек мәхәббәтне мәсхәрәли. Шагыйрь вәхшәт белән тулган дөньяда изгелек һәм сафлыкны аналар күз яшендә күрә.
1914 елның ноябрендә Рәмиев Демьян Бедныйның «Сука белән Пушка» мәсәлен татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Моның белән ул атаклы большевик шагыйрь әсәрләрен ана теленә тәрҗемә итүне башлап җибәрә. Д. Бедный әсәрендә Пушка һәм Сука бәхәсендә яҗади хезмәтнең сугыш, ерткычлык көчләрен җиңеп чыгачагы, тыныч хезмәтнең җир йөзендә мәңге тантана итәчәге әйтелә, сугышка нәфрәт белдерелә, хезмәт иясенә дан җырлана.
Шул ук елның декабрендә Рәмиев рус шагыйрәсе Щепкина-Куперниктан файдаланып язган '«Күлмәк җыры»н бастыра. Бу шигырь ирексезләп сугышка куылган гади кеше язмышы өчен тирәнтен борчылу тойгысы белән сугарылган. Аңарда сугышка нәфрәт һәм кешене ярату тойгылары үрелеп бара. «Сугышларга киткән җан дустына» төн утырып күлмәк тегүче героиняның:

Сызлый күңлем, аңар кан савадыр...
Мин соң тагы нишли аламын?
Мәгәр егълый-егълый теләк теләп,
Сау кайтуын көтеп каламын,—
дигән сүзләре рефрен булып кабатланып бара.
Бу тәрҗемәләр татар поэзиясендә империалистик сугышка каршы агымны башлап җибәргән әсәрләрдән иде. Алар гадәттәге тәрҗемә булып кына түгел, ә татар шагыйренең үз күңеленнән чыккан уй-тойгыларын чагылдырган поэзия булып яңгырадылар, халык арасына бик тиз таралдылар.
Шагыйрьне эзәрлекләү Уфада да дәвам итеп, тагын да куркынычрак төс ала. Жандармерия 1916 елда, сорау (алуга чакырулар, янау һәм куркытулар юлы белән, аны хәтта яшерен агент итәргә маташа. Соңыннан булган тикшерүләр күрсәткәнчә, жандармнар Рәмиевне үзләренә хезмәт иттерә алмыйлар, һәм шагыйрьнең гаепсез булганлыгы ачыклана.
Ләкин жандармерия эзәрлекләүләре, шуңа бәйләнешле шомлы хәлләр әдип рухына тәэсир итм>и калмаган, әлбәттә. 1917 ел урталарыннан аның лирикасында авыр, газаплы кичерешләр, йончылу, талчыгу мотивлары күренә. Шуңа күрә «бәлаләргә очраган» кайгылы күңеленә юанычны шагыйрьнең коръән аятьләреннән эзләве дә гаҗәп түгел иде («Дога», «Тәсәлла», «Талдым»). Рухи һәм иҗади бу кризистан аны бары тик социалистик революция генә коткарды.
Бу революцияне Рәмиев дәртләнеп каршы алды һәм совет учреждениеләрендә эшли башлады. 1919—1920 елларда Урал өязе Ваһапов поселогында ревком секретаре, Магнитка станицасында халык мәгариф бүлеге мөдире эшен үти, кулына корал алып, ак банда калдыкларын бетерүгә катнаша. 1920 елда Верхне-Уральск РКПб) шәһәр комитетының мөселман секциясендә хезмәт итә, 1921 елда Чиләбегә күчерелеп, милләтләр эше буенча губерна бүлеге мөдире итеп билгеләнә, «Кызыл Урал» газетасына языша, педагогия техникумында укыта. 1922—1926 елларда Башкортстан җир эшләре халык комиссариатының нәшрият бүлегенә җитәкчелек итә.
Рәмиев үзенең әдәби иҗат һәм тәрҗемә эшчәнлеген дә дәвам иттерә. Аның иҗатына яңа тема һәм идеяләр килеп керә. «Мәсихы хөррият» исемле («азатлык Христосы, миссиясе» дигән мәгънәдә) зур шигъри әсәрен яза. Соңыннан югалган бу әсәр Х1алык азатлыгы өчен көрәшнең нинди кыен шартларда һәм зур корбаннар аша баруын сурәтләүгә багышланган булган. 1921 елда Чиләбедә эшләгәндә, Рәмиев, революциянең эчке дошманнарын һәм дини идеологияне фаш итеп, «Кызыл Урал» газетасында «Саботаж» хикәясен һәм «Иблис тә дердерәде» дигән философик-атеистик әсәрен бастыра.
Бу елларда шагыйрь, янә революцион эчтәлекле әсәрләргә мөрәҗәгать (итеп, Р. Джованьолиның «Спартак» романын, халыкара эшчеләр хәрәкәте гимны «Интернационаллы тәрҗемә итә. «Спартак» тәрҗемәсе Уфада чыга торган «Яңа юл» журналында басыла башлый (1923, 1—6 саннар). Журнал чыгудан тукталу сәбәпле, роман да басылудан бүленеп кала. Зур күтәренкелек һәм осталык белән тәрҗемә ителгән «Спартак җыры» һәм «Гладиаторлар җыры» халык азатлыгы идеяләре белән сугарылган.
Инде күптән газаплап килгән үпкә авыруы көчәя барупа карамастан, шагыйрь үзенең иҗат эшен тагын да активлаштыру турында уйлана. «Башкортстан» газетасында (1923, 11 январь) басылган «Сүзем һәм үзем» шигырендә: «Тутыкмый ул сүз кылычым кынысында»,— дип белдерә.

Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем юк:
Хәят белән арам төйнен чишкәнем юк.
Касәсеннән хәятның, раст, авыз итсәм дә,
Ләкин әле төбенә хәтле эчкәнем юк,—
дип яшәргә, эшләргә ашкына. Ләкин озакка сузылган каты авыру аның гомерен кисә, 1926 елның 17 мартында көндез сәгать 11 дә Сәгыйть Рәмиевнең йөрәге тибүдән туктый. Шагыйрьнең вафаты турында «Правда», «Известия» (1926 ел, 21 март) һ. б. үзәк газеталар язып чыгалар. Төрле милли телләрдәге газета-журналларда басылган күп санлы мәкаләләрдә Рәмиевнең вафаты татар әдәбияты өчен зур югалту итеп карала. 21 мартта меңнәрчә юалык, шагыйрь белән саубуллашып, аны соңгы юлга озата. «Әдәбият күгендәге күп йолдызлар арасында синең йолдызың да һәрвакыт ялтырап тoрыр. Шуны күргән саен, сине искә төшерерләр, онытмаслар... дим, тыныч бул, Сәгыйть!» — дип язган халык шагыйре М. Гафури.
Рәмиев традицияләре татар әдәбияты үсешендә югалып калмады. Аларның зур йогынтысын кабул итеп, прозада Г. Ибраһимов кебек әдипләр күтәрелеп чыкты. Аның шигырьгә керткән яңалыкларын С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, Н. Исәнбәт, һ. Такташ һ. б. шагыйрьләр үстереп алып киттеләр. Бу традицияләрне хәзерге шагыйрьләр дә иҗади үзләштерәләр.

Ш.Садретдинов.


©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 3нче том. Казан, 1986.

ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ

Соңгы елларда татар классик шигъриятенең фәлсәфи-метафизик асылына игътибар көчәя бара. Дөнья һәм урыс әдәбиятында барган процесслар да шуңа ишарәли: аларда еш кына метафизик реализм турында суз алып барыла. Россия Язучылар берлегендә хәтта метафизик реализм секциясе эшләп килә.
Метафизик реализм тарафдарларының фикере мондый: социаль-тарихи яктан, психологик яктан тулысыңча өйрәнелгән инде һәмгадәти, көнкүреш кешесен сурәтләүне дәвам итү әдәбиятны тупикка китерергә мөмкин. Шуңа күрә хәзер кешенең, дөньяның метафизик асылына игътибар итәргә вакыт җиткәндер...
Билгеле, метафизик реализм методы да әдипнең чынлыкны, реальлекне андау-сурәтләүгә омтылышы, теләге булып тора. Элекке елларда реализмга омтылу тәнкыйди реализм яки социалистик реализм кысаларында алып барылса, бүген инде метафизик реализм турында сүз бара. Әмма, монда сүз, билгеле, "изм"нарда яки "яңа" әдәби модаларда түгел, ә әдипнең чынлыкны яңа бер әдәби-фәлсәфи биеклектән танып-белергә омтылуында...
Биредә Сәгыйть Рәмиев шигъриятенең метафизик асылына игътибар итеп, без аның бүгенге яңа әдәби-фәлсәфи эзләнүләргә аваздаш икәнлеген дә, төрле биеклектә алып барылган фәлсәфи-метафизик эзләнүләрнең татар әдәбиятында яңа күренеш түгеллегендә искәртәбез.

Дөньяга мәхәббәт һәм үпкә

Һәрбер олугъ шагыйрь кебек Сәгыйть Рәмиев тә дөньяга ике төрле карый: йә ул аны ярата, үз итә, йә ул аңа үпкәли, әрни. Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре була. Мәсәлән, сөйгән кызыңның сине ярату-яратмавы, халкыңның ирекле-ирексез булуы, якын кешеләреңнең сәламәт булу-булмавы... Болар барысы да көчле хис-тойгы. Әгәр бу яктан алсаң, Рәмиев "мин"е дә үзенчә бәхетле-бәхетсез кебек. Әйе, аның кайбер шигырьләрендә без дөньяга, андагы тормышка Соклану, Мәхәббәт, Шатлану ("Авыл", "Җәмилә", "Театр") табабыз. Ә кайберләрендә ("Алданган", "Дөньяга", "Көлсеннәр!") дөньяга Үпкә, Әрнү, Рәнҗү кебек хис-тойгы хуҗалык итә...

Сүз дә юк, шагыйрьләр матурлыкны, гүзәллекне, сафлыкны ешрак күрә, аңа ешрак игътибар итә. Моннан—аларның сокланулары, мөкиббән китүләре, гашыйк булулары, онытылып сөюләре... Ә шулай да дөньядагы иң гүзәл мизгелләр Мәхәббәт хисе белән, сөю һәм сөелү белән бәйләнгән. Нәкъ менә сөйгәнең белән бергә уздырылган тиңсез мизгелләр—кулга-кул тотынышып йөргән якты кичләр, диңгез ярларында янәшә басып торулар, бергәләп һәртөрле бәйрәмнәр уздырулар, моңсу аерылышулар һәм шатлыклы кавышулар күңелләргә бәхетле чаклар булып кереп кала да. Кәм нәкъ менә Мәхәббәт аша дөньяның матурлыгы, кыйммәтле ачыла:

Кашлары—ай аның, яңа туган,
Йөзе—айның тулган көннәре,
Керфекләре—нурлар, киң чәчелгән,
Ике күзе —шул кичнең күлләре.

— дип яза Рәмиев "Ул" шигырендә, сөйгәнен табигатьнең иң гүзәл чакларына тиңләп.

Әмма, Саф, Чын Сөю һәркемгә дә бирелә микән?!. Мәхәббәт—изге ил... Аңа, мөгаен, нечкә күңелле, саф йөрәкле кешеләр генә үтә аладыр. Кәрхәлдә, сафлыкны югалтмаган, эгоистик кысалардан өстен булган кешеләр генә гашыйк була алалардыр кебек. Сәгыйть Рәмиевнең шигъри "мин"е—шуларның берседер... Чөнки, "Җәмилә" шигыреннән күренгәнчә, ул сөйгәнен үз "мин"ен онытыр дәрәҗәдә ярата ала:

Әллә син юри яралган
Бер күвәме минем өчен?
Тереләм, уләм, торамын,
Барсы да тик синең өчен!

Синең өчен укыйм, язамын,
Синең өчен сөенәм, кайгырам;
Синең өчен бик куп вакытта
Хисләремнән дә аерылам.


Әйе, дөньяда кешегә бәхетле булу өчен, шатлыкта яшәү өчен сәбәпләр аз түгел төсле. Аңарда сөю-сөелү ләззәте ("Жәмилә", "Син", "Ул"), милли яңарыш шатлыгы ("Театр"), авылларның соклангыч ямьле табигате ("Авыл"), кешенең туктаусыз яхшырак тормышка омтылуы ("Тан ата, эшлик туганнар!") бар. Димәк, дөньяны яратырга һәм анда шатланып-ләззәтләнеп яшәргә була?..

Ләкин... без Рәмиев шигъриятенең; фәлсәфәгә, фәлсәфи лирикага караган өлешендә күбрәк дөньяга Үпкә, Әрнү, Рәнҗү һ. б. ш. хис-тойгылар табабыз кебек. Рәмиев "мин"енең үзе белдерүенчә:

Кунелле булмадым, булмам гомергә,
Туганмындыр тугандук кайгы берлә...
("Күңелле булмадым ...")


Ни өчен?
Бу, бәлки, шагыйрьнең артык тәнкыйдилеге белән аңлатыладыр? Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә җәмгыятькә, дөньяга булган үтә тәнкыйди мөнәсәбәт күзгә тиз ташлана. Моннан чыгып, ул аны яки яхшырак, камилерәк, изгерәк итеп үзгәртергә тели, омтыла; яки ул аңа турыдан-туры сәер Үпкәсен, Рәнҗүен белдерә...

Дөньяны яхшыракка үзгәртү Рәмиев "мин"е өчен ул беренче чиратта мәгърифәткә һәм рухи азатлыкка чакыру булып тора. ("Уку", "Хәзрәтләр эше", "Таң вакыты", "Киң иман"). Шундый юл аша ул җәмгыятькә, кешеләр яшәешенә Бәхет һәм Гармония кайтыр дип ышана төсле. Шул ышанычы өчен ул күпмедер дәрәҗәдә көрәшәдер дә.

Әмма, дөньяны яхшы якка үзгәртү җиңел түгел икән. Кайбер чакларда дөньяның "төзелүенә", "яхшылануына", ягъни, кешеләрнең бәхетле яшәешкә ирешәчәгенә өмет тә аз гына кала... Мөгаен, шулвакытта, дөньяның кайбер асыл, котылгысыз сыйфатлары аңлашылгач та, Рәмиев "мин"енең дөньяга карата атаклы сәер Үпкәсе туадыр да... Кәм иң кызыгы шунда: без Рәмиев "мин"енең дөньяга карата Үпкә, Әрнү кичерүгә китергән конкрет сәбәпләрен еш кына белмичә калабыз! Моңа заманында татар әдәбияты белгече Ибраһим Нуруллин да игътибар иткән. "С. Рәмиев шигырьләрендә шәхесне кыскан, изгән, таптаган көчләр конкрет күрсәтелми",— дип язып калдырган ул.

Дөресендә, без—Сәгыйть Рәмиев фәлсәфи лирикасында ниндидер тирән метафизик Үпкәне очратабыз түгелме?! Тагын да дөресрәге, бәлки, болай дию булыр иде: билгеле бер шартларда Рәмиевнең Үпкәсе менталь яссылыктан (әйтик, изге дингә тап төшерүче надан хәзрәтләргә Үпкә) олы метафизик яссылыкка (әйтик, тулаем бер чынбарлыкка Үпкә) күчә...

Монда безгә Рәмиев "мин"енең Үпкә алды, Рәнҗү алды тарихы да яшерен кала. Кайчандыр Рәмиев "мин"е, һичшиксез, дөньяны яраткан, аңа ышанган. Әмма, вакытлар узгач, дөнья аның бу ышанычын җитәрлек какшаткан. Хәзер ул үзен дөнья тарафыннан "алданган" итеп тоя. Әмма ул ничек "алданган" соң? Әллә аны бу дөньяда булачак Яхшылыкка, Яктылыкка, Ләззәтлеккә артык ышандырган булганнармы? Кәм ышанып ул дөньяга килгәч тә, аның "мин"енә тискәре бер мөнәсәбәт күрсәтеп, аны алдаганнармы? Хәер, бу "алданганлык" турында аңа акылы түгел, ә күңеле сөйли кебек. Аның күңеле кыен вакытларда алданганлык тоя ала...

Рәмиев "мин"е үзен илаһи кыйммәткә ия дип сизә, һәм дөньяның, Алланың үзенә карата тулысыңча миһербанлы булуларын тели. Тик ни өчендер аның бу фундаменталь, асыл теләге искә алынмый. Дөнья Рәмиев "мин"енә Тулы, Абсолют Ләззәт бүләк итми... Рәмиев "мин"ен әйләндереп алган дөнья ана каршы тоела.

Бетте. Төштем. Үлде рухым.
Калмады һич рәхәтем,
Көн—авыр, төн—бер кабер, бер
Ел тоела сәгатем.


Бу—"Алданган" шигыренең беренче юллары. Кәм ул безгә Рухның матдилеккә Егылуы турындагы олы фәлсәфәне искә төшерә кебек. Анарда Рухның матдилеккә Егылуы ("үлүе") һәм Асыл бәхетне югалтуы бу дөнья өчен хас сыйфат дип аңлатыла. Ягъни, монда сүз Мәңгелек Чиста Ләззәтне югалту турында бара.

Рәмиев "мин"е үзенә никадәрле авыр һәм газаплы булуы турында әйтеп бирә һәм моннан соң кинәт олы фәлсәфи Сикереш ясый: ул бу газаплануларында үз "мин"енең "алданганлыгын" таба һәм тирән Әрнү хис-тойгысын белдерә. Дөресрәге, ул башта "алданганлыгы" өчен Ачына, ә аннары Ачулана:

Ачынам, ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга...
һаман алдый. Юк хакыйкать!
Мин су дим, ул—йон ага.


Монда тагын бер кызыклы фәлсәфи үзгәреш табыла: Рәмиев "мин"е үзенең "алдану" хисен бөтен дөньяга күчерә... Рәмиев "мин"ен коточкыч алдаганнар: бу дөнья үзе ялган икән. Анда бит бер генә нәрсә дә чын түгел. Асылда, бер генә чынлап торып тотынырлык, таянырлык, үз күңелеңне бирерлек нәрсә күренми. Рәмиев "мин"е белдерүенчә, аны дөньяны шәкелләштерүче күренешләр—Кояш, Галәм, Күкләр бар дип алдаганнар гына, чынында алар юк икән...

Юк бу дөнья каплаган күк,
Юк бу җирләр берсе дә!
Юк табыйгатъ, юк кешеләр,
Үлеге дә юк, тересе дә!

Юк чыны бернәрсәнең дә!
Чын "юк " узе дә хәзер!
Беттем. Алдандым. Янамын!
Бар тормышым ут хәзер.


Сүз дә юк, Рәмиевнең һәрнәрсәне кире кагуында аның тирән Әрнүе, Ачыргалануы күренә. Әмма, шушы дөньяны кире кагучы хис-тойгылар артында инде фәлсәфи фикер катламы да ачык сиземләнә! Шуны аңлау мөһим: шигырьдә булган бар дөньяны ялган дип санау моменты гиперболик сурәт кенә түгел, ул искиткеч тирән фәлсәфәгә дә китереп чыгара.

Бу дөньяны ялган, иллюзия дигг санау, белгәнебезчә, күп төрле фәлсәфәләргә һәм диннәргә хас. Берәүләр өчен бердәнбер Чынлык ул—Алла (Исламда), икенчеләр өчен—Нирванна (Будда динендә), өченчеләр өчен—танып-белү аша ачылучы Чын Мин—Үзеңнең мәңгелек Чынлыгың (һинд метафизикасында, аерым алганда Рамана Махаршида). Әмма аларның барысына да бер күзаллау—идея хас: кеше "мин"е кайчандыр, ничектер әнә шул ниндидер Йлаһидән—Мәңгелек Чиста Ләззәттән аерылып китеп дөньяга—иллюзиягә ташланган һәм кире үзенең Чынлыгына табылганчы вакыт-вакыт җәфа кичерергә мәҗбүр... Рәмиев "мин"енең үзен дөнья тарафыннан "алданган" итеп сизүендә, һәм аның тирән әрнүендә без әнә шул олы фәлсәфи күзаллауны тотып алабыз.

Рәмиев "мин"е тирән әрни, рәнҗи, әмма ул үзе өчен Бәхеткә чыгу юлын эзләргә ашыкмый кебек. Әйтерсең лә, ул барысының да үзеннән генә тормаганлыгын аңлый һәм җанын борчыган соравын бирә:

Мэцгегэ шул көйгә барырмы
Кара таплы бәхет?
Әллә әйләнер микән җил
һәм исәр татлы вакыт?..


Ләкин, Рәмиев "мин"е җавапсыз да кала алмыйдыр... Аның дөнья тарафыннан "үпкәләтелүгә" өч төрле реакциясе—җавабы билгеле: яки ул үзенең җәфаланулары өчен гаеплене табарга омтыла, яки ул үз "мин"ен танып-белүнең Бәхеткә илтүче юл икәнен аңлауга килә, яки аңа үз яшәешенең Иң Югары Илаһи Көчтән торганлыгын танырга һәм Аңа ахыргача бирелергә кала...
Түбәндә әнә шулар турында сүз барыр.

Дөньяга һәм Аллага каршы метафизик Бунт

Дөньяга һәм Аллага каршы күтәрелгән Бунт кыен халәткә очраган Рәмиев "мин"енең беренче фикри җавабы бульш карала ала. Чөнки, Бунт бит, асылда, өлгермәгәнлек, яшьлек, кабалану белән бәйләнешледер...

Чыннан да, Рәмиев "мин"е үзенең беренче мәлендә Ялвару, Зарлану, Сыкрау кебек хис-тойгылар аша үзен кызгандырырга ашыкмый, аның күңеле әле Олы Елауга—Моңга килми. Ул яки моны бушка, мәгьнәсезгә дип саный, яки үзен артык хаклы дип тоя, яки ул үзен көчсез дип уйлауларын теләми. Иң мөһиме, ул үзенең җәфалануы аша дөньяга Рәнҗү сизә, һәм Ачулануын яшерми...

Йөрсеннәр дә көлсеннәр! Син ак тик,
Агып бар җир йөзен капла да ят тик!
Булыр бер көн, ачык антым, торырмын,
Бөтен дөньясына ләгънәт орырмын.
("Көлсеннәр ").


Монда кыен халәткә очраган Рәмиев "мин"е метафизик Бунтка бер ымсыну белдерә... Һәм монда мөһим сорау туа ала: кайсы традицияләргә нигезләнә бу метафизик Бунт?

Бунтарлык рухы татар шигъриятенә, асылда, Көнбатыштан килә дияргә мөмкин. Көнчыгышта чын мәгънәсендә Бунт шигърияте табыла алмыйдыр. Шул ук Гомәр Хәйям—кем ул—Бунт вәкилеме? Юк, аның шигъриятендә матдиятлелек белән мавыгу табарга була, әмма ул Бунтарлык түгел.

Традицион көнчыгыш җәмгыятьләрдә Бунт өчен җирлек тә табыла алмыйдыр. Чөнки, көнчыгыш җәмгыятьләре асылда сакраль, ягъни, Изгелек төшенчәсе белән яшәргә омтылучы җәмгыятьләр бульш торалар. (Гарәп-мөселман, Һинд, инка һ. б. ш. җәмгыятьләр). Мондый җәмгыятьләрдә нәрсәнең изге, ә нәрсәнең изге түгеллеге күптән ачыкланган, аларда газаплы рәвештә дөреслек эзләү алып барылмый, һәм аларда изге төшенчәләргә шәрехләүләр генә була ала.

Француз язучысы, фәлсәфәчесе, "Бунт күтәргән кеше" китабы авторы Альбер Камю белдерүенчә, Бунтарлык рухы асылда десакральләшкән, ягъни, Изгелек төшенчәсен югалткан, традицион булудан туктаган җәмгыятькә хас. Мондый җәмгыятькә мисал итеп ул Көнбатыш җәмгыятен ала:

"Метафизик бунт—ул кешенең үз язмышына һәм бөтен дөньяга каршы баш күтәрүе. Бу бунт метафизик, чөнки ул кешенең һәм бөтен дөньяга соңгы максатларын инкарь итә. Кол үзенә әзерләнгән кол язмышына буйсынырга теләми, метафизик бунтар кешелек ыруы вәкиле буларак үзенә әзерләнгән язмышка каршы протест белән чыга..."

Нәкъ шундый бунтарлык апофеозын, кешеләр язмышы Хуҗасының изге кыйммәтлелеген кискен кире кагуны без Рәмиев шигъриятендә табабыз да кебек. Ул Рәмиевнең "Мәҗид сүзе" шигырендә табыла:

Масайма син, Раббем! Кодрәтеңә,
Тартып алып ни бар бәхетемне...
Булыр бер көн: ватар, көл итәрмен
Гаршә, көрси, сәмаң, тәхетеңне!


Күргәнебезчә, монда кешеләр язмышы Хуҗасының—үз Раббыңның изге кыйммәтлелеге кискен кире кагыла. Рәмиев "мин"е өчен үзенең кыен хатдә булуы, үпкәләтелгәнлеге барыннан да мөһим. Ул кыерсытылган икән, ул җәфалана икән, димәк, Алла аның белән хаклы түгел... Ул Алладан Гаделлек. Миһербанлык таләп итә һәм үзенчә метафизик Бунт белән "яный". Әйтерсең лә? Рәмиев "мин"е үз сүзләренең тормышка ашачагына ышана ала. Әмма Рәнҗетелгәнлек хисенә нигезләнгән бу ышану (әгәр ул бар икән) дәвамлы түгел.

Без моны "Дөньяга" исемле шигырьне караганда ачык күрәбез. Монда, иң беренче, "үпкәләтелгән мин" үзенең хыялдагы Бунтын белдерә:

Аһ, әгәр бу күңелем үткен
Сөнге йә ук булсае;
Яисә ул бер уй белән су
Яндырыр ут булсае,
Әмма соң бер эт итеп бу
Дөньяны атар идем,
Җир—суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!..


Әмма, иң кызыгы шунда: Рәмиев "мин"е үзенең әрнүендә үзен хаклы дип сизсә дә, үзенең көчсезлеген танырга мәҗбүр. Әйе, "мин" үзенә килгән авырлыкларны үзгәртә алмый кебек, ул зәгыйфь:

Юк шул ул көч бу күңелдә,
Ул зәгыйфь, ул кечкенә,
Уйласам уй, сызлый күңлем,
Сызлый җан да эч кенә.
Бигрәк артык изде дөнья...
Калмады сабырым, бетәм,
Тик азаккы тамчы яшьнең
Җиргә тамганын көтәм!


Шулай итеп, монда хис-фикер Сикереше ясала: Ачулану, Янау бер мизгелгә үз урынын Зарлануга, Ачыргалануга бирә. Ягъни, бунтка ымсынган Рәмиев "мин"е дөньяви чынбарлык каршысында үзенең кызгандыргач көчсезлеген танырга мәҗбүр... Ул, әйтерсең инде, үзенә тискәре мөнәсәбәт күрсәтүче дөньяга бирелергә дә әзер. Әмма бу урында тагын бер хис-фикер Сикереше ясала: Олы Ачыргалану кинәт Өмет катыш Каһәрләүгә үсеш ала. "Үпкәләтелгән мин" җир өстенә тамган соңгы күз яшендә үч алачак "идеал йолдыз"н күрә:

Бу яшем, юк,-җиргә сеңмәс,
Бу калыр, бу ялтырар!
һәм, караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!

Тузмый калмас, бер туар ул,
Идеалым күренер эле,
Шунда эчкән яшенә дөнья
ончыгыр, кубенер әле!

Ник исәпсез калдырыр җан
Елгалап аккан канын?
Юк, алыр һәр тамчы канга
Дөньяның мең кат җанын!


Шулай итеп, Рәмиев "мин"е үзенең дөнья алдындагы көчсезлеген танырга өлгерми, шунда ук Бунт белән бәйләнешле яңа Өметен белдерә. Үзенең "үпкәләтелгәнлек" хисендә ул Бунт өчен туктаусыз көч табып тора кебек. Аның үзен үпкәлэтелгән, рәнҗетелгән итеп тоюы ни өчендер дөньяның хаксызлыгы турында сөйли. Азаккы тамчы яшь—кыерсытьшганлыкның олы символы. Ул аның аша үзен хаклы икәнен тоеп тора, һәм Бунт белән Янау өчен яңа көч таба...

Соңгы юлларда кискен Янау булса да, ул инде "үпкәләтелгәнлекнең" соңгы каһәрләү авазы төсле генә тоела... Бу вакыт күпмедер дәрәҗәдә Аллага яисә дөньяга каршы күтәрелгән Бунтның нәтиҗәсезлеге, мәгънәсезлеге ачыла. Башка шигырьләрендә ул Бәхеткә ирешүнен—кайтуның сафырак, изгерәк, турырак юлларын эзли.

Кайгы-хәсрәттән һәм сагыштан котылу юлы

Кем ул андый, сәгыйд иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным аннан
Яратылган, мин—ул, ул—мин.

—дип яза Сәгыйть Рәмиев "Алла" шигырендә. Ни аңлата бу шигъри фәлсәфә? Әгәр без Сәгыйть Рәмиевнен "Мин", "Атла", "Ямь" шигырьләренә кагылсак, без аларда искиткеч олы фәлсәфә—күзаллау табабыз. Бу фәлсәфә үзенең асылы белән Ислам суфичылыгына, Көнчыгыш метафизикасына һәм күпмедер дәрәҗәдә неоплатонизмга илтә. Шулай ук ул бүгенге заман Рухи Укытучыларының (Рамана махаршиның, Җидду Крипшамуртиның, Абд-әл-Вахд-Яхъяның (Рене генонның) укуларына аваздаш. Рәмиевнең '"Мин", "Алла" шигырьләреңдә "Әнәл—Хак" дигән искиткеч тирән мәгънәле фәлсәфә күренеп китә... "Мин—Чынлык", "Мин— Хакыйкать" дию ул, билгеле, кеше белән аны бар иткән Алланы белдексез, абсурд тиңләштерү түгел. Чөнки, бу янә Иблиснең баш күтәрүен хәтерләтер иде. "Әнәл— Хак" дию ул суфичылык һәм Нинд метафизикасы өчен үзеңне белдексез рәвештә тәнең, психикаң, менталитетын белән бер үк дип санаудан, яраштырудан котылып үз эчеңдә булган яшерен илаһи "Мин"не ачу, табу. Үз-үзеңә, үз хакыйкый Чынлыгыңа ахыргача Кайту аша "эго" белән бәйләнешле рәвештә туучы теләсә нинди җәфадан, кайгыдан, сагыштан, авыртудан азатлык табыла...

Бәлки, бу урында Көнчыгыш метафизикасы белгече, фәлсәфәче һәм язучы Юрий Мамлеевның "Вопросы философии" журналына (1992, №9) биргән интервьюсыннан бер өзек китерү фарыз булыр:

...Үз эчендәге, кешегә хас булган һәммә нәрсәне юк итеп, тән белән, акыл, психика, "эго" белән ярашудан баш тартып, кеше үзендә ниндидер илаһи бер нәрсәне ачарга һәм әлеге илаһи "Мин"гә үз хакыйкый, чын "Мин"енә килгән кебек килергә мөмкин. Шулай итеп, кеше Аллага "әверелми", ә бары тик үзендә Чын "Мин"не ачкан кебек итеп Алланы ача."

Югарыдагы юллар һинд метафизикасына да, күпмедер дәрәҗәдә неоплатонизмга да, һәм иң мөһиме, Ислам суфичылыгына да карыйлар.

Мөгаен, монда таҗик белгече Әхмәтҗан Мөхәммәтхоҗаевның суфичылыкка биргән аңлатмасын да китереп үтү әһәмиятле булыр:

"Танып-белү проблемасы суфичылык тәгълиматының мөһим бер ягын тәшкил итә. Суфичылык концепциясенә караганда, гностикнын (арифның) төп бурычы югары максатка—хакыйкатьне танып-белүгә ирешүдән гыйбарәт. Әлеге максатка үз-үзеңне камилләштерү һәм танып-белү юлы белән ирешелә. Үз асылын танып-белү процессында кеше үзендә ниндидер илаһи нәрсә барлыгын, Алланы танып-белүнең бердәнбер дөрес чарасы кешенең үз-үзен танып-белүе икәненә төшенә башлый.

Әмма танып-белүнең мондый баскычына күтәрелер өчен юлчыга үзенең бөтен барлыгын үз "Мин"ен танып-белүгә багышлау зарур. Аңа суфиларча яшәү рәвешен сайларга, мистик танып-белүнең төп баскычларын: шәригать, тәрикать, хакыйкать һәм төп тукталышларны (мәкамнәр) үтәргә, хакыйкатькә бару юлында юлчы алдында куела торган башка төр таләпләрне башкарып чыгарга кирәк була."

"Суфичылыкта гадәттә ике юнәлеш күзәтелә: кискен һәм салмак юнәлешләр. Салмак юнәлешкә Мухосиби, Кушайри, Газали һ. б.—суфи шәригать чикләреннән чыкмаска тиеш, аның бөтен әйткән сүзләре һәм кылган гамәлләре Коръән кушканнарга, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләренә туры килергә тиеш дип санаучылар керә.

Кискен юнәлеш тарафдарлары булган суфилар хакыйкать бердәйлеге карашында торалар, хакыйкать (Алла) белән табигатьне бердәй итеп күрәләр. Табигать илаһи эманация нәтиҗәсе, кеше әлеге эманация чылбырының иң соңгы буыны булып тора. Ул хакыйкатьне (Алланы) танып-белүгә генә ирешеп калмыйча, үзе дә "Хакыйкать—Алла" булып җитә. Халлаҗ, Бистоми, ибн әл-Гарәби һ. б.—кискен суфичылардан... Әмма кискен һәм салмак суфичылар арасында Хакыйкатьне эзләүдә уртада калучылар—башта үзеңне танып-белү баскычына, аннан инде Алланы танып-белү баскычына омтылучылар да булган. Бу категориягә Санои, Руми, Җәми һ. б. кертергә була."

Шулай итеп, бер нәрсә ачык: суфичылык өчен Чынлыкны (Алланы) танып-белүнең төп юлы—ул үз-үзеңне танып-белү...

Билгеле, үз-үзен танып-белү аша Чынлыкны (Алланы) ачкан кешеләр бик аз. Чөнки, моның өчен чын мәгънәсендә рухи тормыш, рухи әзерлек, рухи үсеш сорала. Шундый кешегә мисал итеп, мәсәлән, атаклы Рухи Укытучы, метафизик даһи, сейдж Рамана Махаршины (1879-1950) алалар. Ул бүгенге көндә Көнчыгышта да, Көнбатышта да иң абруйлы Рухи Укытучылардан санала. Алга таба без нәкъ менә аның укуына, фәлсәфәсенә күбрәк тукталырбыз. Ни өчен? Чөнки, Рамана Махарши фәлсәфәсендә борынгы суфилар Бистоми, Халлаҗ, Руми, әл-гарәби фәлсәфәләре белән олуг уртаклык табарга булыр иде. Аларның—Ислам суфичыларының һәм һинд Рухи Укытучысының, Изгесенең фәлсәфәләре бер үк Хакыйкатькә кайтып калалар. Тик шунысы әһәмиятле: Рамана махарши укуы тулысынча язылып алынганлыгы белән, һәм шул килеш саклап кальшганльггы белән аерылып тора. Күпмедер дәрәҗәдә Рамана Махарши укуы тулы эшләнгәнлеге белән кыйммәтле дияргә дә була. Шуның өчен, "Әнәл—Хак", "Мин—Чынлык" фәлсәфәсенә кагылганда без Махарши укуына тукталуны кирәк табабыз.

Мәгълүм булганча, Рамана Махарши Чынлыкны ачар өчен "Кем ул Мин?" дигән метод, Эзләнү тәкъдим итә. Бу метод метафизик булып тора. Чөнки, менталь яссылыкта ул мәгънәсез булыр иде. Бу метод фикерләүдән өстен булган, аның Чыганагы булган югары, хакыйкый, илаһи "Мин"не ачуга китерергә тиеш. Бу Чыганак—"Мин" Мәңгелек Ләззәт булып тора да инде.

Бәлки, шушы урында М;ахй15шйның үз сүзләрен китереп узу урынлы булыр: "Чынында сезгә канәгатьсез һәм; бәхетсез булу өчен сәбәпләр юк. Сез үзегез башта чиксез Чынбарлык булган табигатегезгә чикләнүләр куясыз, ә аннан үзегезне чикләнгән бер җан дип елыйсш: Шуңа күрә мин сезгә әйтәм дә: үзегезнең чынында чиста Барлык, Абсолют Мий булуыгызны танып-белегез. Сез Һәрвакыт шул Мин. Ләззәт сезнең табигатегезгә өстәлми, ул бары тик сезнең Мәңгелек һәм Җимерелмәс, чын һәм табигый Халәтегез буларак ачыла. Сезнең өчен кайгы-хәсрәттән китүнең бердәнбер юлы—ул Үз-үзенне танып-белү һәм Үз-Үзең БУЛУ."

Ә хәзер без Сәгыйть Рәмиев шигъриятенә әйләнеп кайтыйк. Рәмиевнең "Мин" исемле шигырендә нәкъ менә шул—кеше "мин"енең, фикерләүнең Чыганагы булган югары "Мин" Халәтен сурәтләү күренә.

Шигырьдән бер өзек:

Кайвакыт мин үләмен,
Сөймим үзем дә үземне,
Күрми торсам ул''мин"емне
Йә ишетми сүзене. (...)

Әмма соң кайчан күземә
Ул ''мин''ем бер күренә:
Менәмен күкнең югары,
Иң югары түренә...

Дөньяда бар су—минеке,
Бар кара җир—минеке,
Бар тау, урман, бар матур кош—
Барысы да минеке!


Рәмиев "мин"е башта югары "Миy" Халәтенең илаһи кыйммәтлелеген, аньщ нинди олы Ләззәт икәнен әйтә, ә аннан, шул Халәттән чыгып, "барысы да минеке!" дип белдерә. Болай дию—дөньяда булган бөтен нәрсәне үз югары "Мин"енә кайтарып калдыру, ал арны "Мин"нең чәчелгән кисәкләре дип санау һинд "Упанишада"сын (б.э.к. Х-Ү11 г.г.) искә төшерә.: Аннан өзек: "Бөтен нәрсә үзенең тулылыгында ул Мин, һәм Миннән башка бүтән берни дә яшәми".

Гомумән, бу һинд метафизикасының үзәк идеясе булып тора. Бу вакыт "Мин" дөнья, Галәм белән генә тиңләштерелми, ә гомумән бу дөньяны, Галәмне тудырган трансценденталь Барлык белән тиңләштерелә. Ягъни, Чын Мин бу дөньяның, Галәмнең Чыганагы. Бу идея Ислам суфичылыгына да хас. Мисалга "Мин—Аллага" дигәне өчен мөселман догматиклары тарафыннан тереләй тиресе салдырылган Көнчыгышның бөек шагыйре, суфые Имаметдин Нәсимине (1370-1417) искә төшерергә булыр иде. Сәгыйть Рәмиевнең "Мин" шигыренә кадәр ул берничә гасыр алдан югары "Мин"не шигъри аңлата:

И тот кто доставляет, и доставляемое,
И тот, кто вращивает, и то, что растет,
Все—Я, все—Я. И бедняк, и мир—ничто и все,
И сокрытое сокравище—Я, и вселенная—Я.


Шундый ук фәлсәфә белән сугарылган, югары "Мин"не сурәтләүче, белдерүче шигырьләрне без Көнчыгышның башка суфи шагыйрьләрендә дә таба алабыз. Мәсәлән, Көнчыгышның иң бөек шагыйрьләренең берсе булган, атаклы "Мәснәви" авторы Җәләлетдин Руми (1207-1273) шигъриятендә. Ул шигърияткә суфичылык идеяләрен уздыру урыны дип караган диләр. Кеше "миң"енең, фикерләүнең, дөньяның Чыганагы булган югары, Чын "Мин"не сурәтләү, белдерү аңарда да ачык табыла. Румидан бер өзек:

".. .Җитмеш ике төрле инану һәм секта дөньяда юк: Алла белән ант итәм, һәрбер инану һәм секта—ул Мин. Җир һәм һава, су һәм ут, ул гына түгел, тән һәм җан— бу да Мин. Чынлык һәм ялган, яхшылык һәм явызлык, башыннан алып ахырына кадәр җиңеллек һәм авырлык, белем һәм өйрәнү, аскетлылык, изгелек кылу һәм иман—Мин. Ышан, утлы җәһәннәм авызы, һәм тәмуг уты да, җәннәт тә, андагы хур кызлары да—Мин. Җир һәм һава, һәм анда булган һәрнәрсә дә—фәрештәләр, пәриләр, җеннәр дә һәм бар кешеләр дә—ул "Мин".

Әгәр без Рәмиевнең "Мин" шигыренә әйләнеп кайтсак, анда да шундый ук фәлсәфә табабыз. Шуңа күрә, Рәмиевнең югары, Чын "Мин"гә кагылышлы метафизик күзаллаулары Көнчыгыш суфичылык шигърияте аша кабул ителгәндер дип уйларга мөмкинлек бар. Сәгыйть Рәмиев фарсы телен яхшы белгән, һәм фарсы шигъриятен тәрҗемәсез укый алган. Билгеле, Мансур Халлаҗ, Гаттар, Руми, Җәми кебек суфи шагыйрьләренең иҗатлары аңа таныш булган. Әмма мондый тирән фәлсәфә Рәмиевнең үз метафизик эзләнүләреннән дә туган булуы мөмкин. Чөнки, һәрбер кешедә "мин" хис-тойгысының илаһи кыйммәткә ия икәнен тою бар...

Ә "Мин" шигыренең суфичылык фәлсәфәсе белән бәйләнгәнлеген Рәмиев үзе дә белдергән. Хәтта революция, гражданнар сугышы елларында да ул бу турыда ачыктан-ачык әйтә алган: Зәйнәп Кәримовага ул "Мин" шигырен түбәндәгечә аңлата: ""Мин" дигәндә мин үземне генә алмыйм, "Мин" дә син дә бар, җир дә бар анда, күк тә бар. "Мин"—мин генә түгел ул, кеше ул, бәгырькәем, кеше. "Мин" аркылы мин протест белдергән халкымның тавышын ишеттерәм." Аңлатманың соңгы юлларында, һичшиксез, ул заман революциясенең тәэсире сизелмичә кала алмаган. Октябрь революциясеннән соң, билгеле, Рәмиевнең карашлары азмы-күпме үзгәреш кичергән, һәм ул алданрак язылган шигырьләрен башкачарак та аңлата алган...

Сәгыйть Рәмиевнең "Мин" шигырендә суфичылык һәм һинд метафизикасы белән аваздаш тагьш нинди күзаллаулар табарга булыр иде? Алланы (Чынлыкны) үз эчендә реализацияләгән дип саналучы Рамана Махарши түбәндәгечә белдерә:

"Ярдәмгә мохтаҗ икенче "берәүләр" дөресендә юк. Алтын эшләре остасы төрле кыйммәтле нәрсәләрдән ясалган әйберләргә бәя биргәндә алтынны гына күргән кебек, Үз-үзен гамәлгә ашыручы һәр җирдә бары тик Үзен генә күрә. Исем һәм форма сез үзегезне тән белән тәңгәлләштергән вакытта гына яши ала. Әмма сез тән аңы чикләреннән чыгу белән, "башкалар" да юкка чыга. Чын Мингә ирешүче дөньяны Үзеннән аерып карамый."

Һәм менә Рәмиевнең "Мин" шигырендәге Махарши сүзләренә аваздаш юллар:

Курмимен мин ул вакытта
һич бәхетсез бер кеше,
Барсы да узен караган,
Миндә юк һичбер эше.


Рәмиевнең югары "Мин"е барысына да өстән тыныч кына карап тора. Каядыр ашыгучы кешеләр аңа бәхетсез тоелмыйлар... Аларның һәрберсе үз язмышларын кичереп, ниндидер Югары Гармониядә катнашалар төсле.

Әйе, Рәмиев бу "Мин"нең кеше "мин"еннән аерымлыгын яхшы тоя. Кеше "мин"е ул бары тик тышкы дөньяга караучы "эго". Ә һәрбер нәрсәне үз эченә сыйдырган, шул ук вакытта дөньяның үзеннән дә өстен калган, аның Чыганагы булган Абсолют "Мин" ул—Чын Мин. Ягъни, үзен тән белән тиңләштерүче кеше "мин"е өчен ул югары "Мин". Шуңа күрә, Рәмиев кеше "мин"енең шул югары "Мин"гә дога кылуы, табынуы аңлашыла:

Мин дә "мин"емнең юлында
Бик тирән уйга талып,
Табынам—укыйм бер догамны
Ятлаган көйгә салып.


Шулай итеп, кеше "мин"е ул Чын Миннең нәни, көчсез чагылышы кебек кенә аңлашыла. Кеше "мин"е үзенең чыганагы, тудыручысы югары "Мин" икәнлеген белә, һәм шул "Мин"гә үзен ахыргача биреп Үз-үзенә кайтырга тели...

Ә хәзер "Мин" шигыренең беренче строфасын искә төшерик:

"Мин " димен мин, "мин " дисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.


Болар ни дигән сүз соң? Бу кешенең Аллага каршы Бунтымы? Юк, билгеле! Бу шигъри юллар бары тик югары, Хакыйкый "Мин"нең теләсә нәрсәдән өстен булуын искәртә.

Бер узем хөр каламын киң
Җир йөзе һәм күктә дә,
Әй рәхәт соң шул вакыт!
Шуны телимен купкә дә.


Әйе, югары "Мин" Халәте Олы Бәхет булып ачыла. Шуңа да, Рәмиев шигырьнең соңгы строфасында тагын бер кабат Абсолют Миннең үз кеше "мин"е өчен илаһи кыйммәтлелеген таный:

"Мин!" димен мин, яшәсен "мин!"
"Мин " минем өчен Алла ул.
Рухым үлгәндә күренсә,
Рухыма җан салган ул.


Шулай итеп бернәрсә ачык: Сәгыйть Рәмиевнең "Мин" шигырендә олы метафизик күзаллау табыла. Һәм ул һинд, суфичылык метафизик күзаллауларына да, XX гасыр Көнбатыш фәлсәфәсенең аерым идеяләренә дә аваздаш...

Аллага тапшырылу һәм сыгыну

Әйе, Рәмиев "мин"е өчен җәфаланулардан, кайгылардан, хәсрәтләрдән китүнең өченче һәм, мөгаен, иң ышанычлы юлы—ул Аллага тапшырылу һәм сыгыну. Бу, билгеле, чынбарлыкны, дөньяны мөселманнарча яки христианнарча күзаллауга кайтып кала һәм ул традицион булып тора. Әгәр син дөньяда җәфа чигәсең икән, әгәр син бәхетсез икәнсең, әгәр син бәхетле булырга телисең икән, сиңа иң яхшысы үзеңнең бердәнбер Яклаучың—Аллага сыгыну. Әгәр син ихлас күңелдән Аллага сыгынсаң, Аның алдында гөнаһсыз булырга омтылсаң, төзәлергә тырышсаң, Ул сиңа Мәңгелектә жәфа чигәргә ирек куймас. Бу—Ислам фәлсәфәсе...

Билгеле, Исламнын үз кагыйдәләре, йолалары бар. Шламның гарәпчәдән буйсынуны, үзеңне Аллаһыга тапшыруны аңлатканлыгы да йшгълүм. Чынында, Исламнын биш баганасын (Аллаһының берлегенә һәм Мөхәммәтнең Рәсүллегенә ышану, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу) үтәгән кеше мөселман дип атала.

Әмма, шул ук вакытта Исламга—Алла белән бәйләнешле традицион фәлсәфәгә— киңрәк планда карарга мөмкиндер. Кеше, биш вакыт намаз укыймы-укымыймы, беренче чиратта Аллага ышануга, Аның берлеген тануга килә ала. Кәм бу башта шулай була да. Шуннан—үзе хак дип тапкан Коръән рухыннан чыгып ул Аллага сыгына, бирелә ала... Күпмедер вакыттан соң ул тагын да турырак, изгерәк юлга— Исламның биш баганасын үтәүгә дә килергә мөмкин... Ислам динендәге шагыйрьләр Исламның биш баганасын әле тулысыңча үтәмәскә дә мөмкиннәр, әмма, ал арның Аллага сыгыну, тапшырылу рухындагы, Коръән рухындагы шигырьләре Ислам традициясендә карала ала.

Сәгыйть Рәмиевнең шигъриятенә әйләнеп кайтып шуны әйтергә була: кайсыдыр мизгелдә Рәмиев "мин"е Бунт күтәрүләрдән дә, олы метафизик эзләнүләрдән дә арый кебек, һәм ул Аллага килеп, Аңарга самими рәвештә сыгына. Моның ачык мисалы—"Талдым" шигыре.

"Талдым" шигыре Рәмиевнең башка күп кенә шигырьләреннән шактый аерыла. Ни гаҗәп, Рәмиев "мин"е монда Алла белән нәкъ мөселманнарча килешә. Иң мөһиме: Рәмиев "мин"е кешеләр дөньясындагы әшәкелеккә каршы Сәгадәт тәңрене каршы куя һәм аңа бөтен җаны белән сыгына. Тәңрегә сыгыну аша ул тагын бер кабат үзенең Аңа тулы якынлыгын искәртә:

Нигә уйлыйм тәгали мин,
Дәнилек җир тутырганда?
Сәгадәт тәңрегә каршы
Ачудан ил котырганда?
Галилек бар идеме ул,
Асылдук юк иде мәллә?
Алайса, ник гали җанлы
Яраттың соң мине, мәулә?


Рәмиев "мин"енең шушы сүзләрендә Зарлану да, Әрнү дә, жиңелчә Шелтә дә күренә. Тәңрегә булган бу ярым Шелтә, билгеле, бернинди дә ачулану түгел, ул бары тик үз якыныңа гаҗизлектән әйтелгән сүз кебек кенә... Моның дөреслеген Зарлануның, җиңелчә Шелтәнең Ялваруга әверелүе ачык күрсәтә:

Илаһым, ал мине! Талдым,
Юлыңда бер үзем каедым,
Куям кылчым кире кынга...


Шулай итеп, кайчандыр Аллага каршы Бунт күтәргән Рәмиев "мин"е үзенең Алла белән тирән якынлыгын сизүгә килә. Чөнки, "мин"не рәнҗетүче булып Алла түгел, ә Аллага каршы торган әшәке көчләр икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә, гали җанлы "мин" өчен Аллага каршы Бунт түгел, ә Аңа булган самими Сыгыну гына җәфаланулардан араланырга мөмкинлек бирәчәк... Чөнки, чынында, сиңа сине һәм дөньяны юктан бар иткән Алла гына ярдәм итә ала...

Соңгы сүз

Сәгыйть Рәмиевнең фәлсәфи лирикасына күз ташласаң, андагы дәвамсызлык нык гаҗәпләндерергә мөмкин. Бердәнбер дәвамлы нәрсә булып монда күңел тынычсызлыгы кала. Рәмиев дөнья белән мөнәсәбәттә туган бер генә идеягә дә ахыргача тугры калмый кебек. Ул туктаусыз эзләнү алып бара. Аның бу фикри тынычсызлыгы, эзләнүе үзе теләсә нинди фәлсәфәдән өстен төсле...

Әгәр ул бер шигырендә үз "мин"е һәм дөнья, чынбарлык арасындагы мөнәсәбәткә кагылышлы бер төрле идея, күзаллау уздырса, икенчесендә үк инде ул бу идеягә, күзаллауга капма-каршы башка идея, күзаллау белән чыга. Рәмиев "мин"е дөнья белән мөнәсәбәттә даими түгел.

Аллага Сыгыну да, Бунт та Рәмиевтә Бәхет хакына, Гаделлек хакына, Изгелек хакына алып барыла. Рәмиев "мин"е еш кына Бәхеткә, изге кыйммәтләргә комачаулаучыны, җәфа чыганагын эзли. (Ул, мәсәлән, надан хәзрәт, камил булмаган җәмгыять, дөнья яки Аллага каршы чыгучы көчләр була ала...) Әгәр Рәмиев "мин"е җәфа чыганагын дөньяда, Раббысында дип күрә икән, ул үзенең метафизик Бунтын күтәрә, әмма, әгәр ул Алланы Чын Сафлык, Чын Бөеклек, Чын Гаделлек, Чын Изгелек дип фараз кыла икән, ул Аңа зарлана, сыгына, Аңа кайтырга тели, үзен ахыргача Аңа тапшыра...

Хәтта иҗатының билгеле бер чорында аның социаль Бунт, социаль Тигезлек, социаль Гаделлек идеяләренә тукталуы да гади бер момент кебек кенә карала ала. Бу шулай ук бернинди абруйларга да карамыйча үзең ышанган изге төшенчәләрне якларга теләү, алар өчен көрәш алып бару. Тарихи-социаль Бунт күпмедер дәрәҗәдә булса да метафизик Бунтка охшаш. Монда шул ук "түзеп тора алмау", Гаделлек таләп итү, Яңа Изге Дөньяны корырга омтылу... Тик монда җәфаланган, кыерсытылган "мин" өчен яңа Яклаучы табылган, ул—коммунизм. Социаль тәгълимат аның өчен кинәт Абсолют Яктылыкка әверелә, аның өчен ул Аллага ышанудан да, тирән мәгънәле метафизик эзләнүләрдән дә баш тартырга риза кебек... Хәер, Гаделлек, Тигезлек, Хөрлек хакына социаль Бунт күтәрү идеяләре Рәмиев өчен, асылда, шигъри тәрҗемә өлкәсендә табыла.

Ахыр чиктә Рәмиевнең нинди фәлсәфи идеягә, нинди метафизик күзаллауга тукталганлыгын аңлавы да авыр. Тик бер нәрсә ачык: ул бер якынаеп, бер ерагаеп, кайчак газапланып, кайчак, бәлки, ялгышып та Алласына—Хакыйкатькә юл эзли, юл яра. Иң мөһиме— аның күңеле илаһи тынгысызлык кичерә, ул әзер җаваплар белән генә кала алмый. Хакыйкать үзе дә әзер җавапларга сыеп, кереп бетмидер, ул—чиксез... Әнә шундый хакыйкатьне танып-белү тыйгысызлыкның, эзләнүләрнең тәмамлануын аңлатадыр...

Мөгаен, Сәгыйть Рәмиев шигъриятенең олы мәгънәви асылы "Киң Иман"дагы түбәндәге юлларда ачыладыр:

Юк, канәгать итми күңлем!
Тәкфир әһле аңласын,
Эзли, эзли, тынмый күңлем,
Тынмый эзли Алласын!
Илшат Вәлиулла.

Казан утлары №2, 2005

ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ

Күп кенә замандашлары һәм соңрак чор әдәбият белгечләре С. Рәмиевне тормыш авырлыклары каршында югалып калды, биреште дип исәпләделәр. Шагыйрь 1910 елда Казаннан китеп рухи яктан үлде һәм бу вакыйгалардан соң бер генә дә исәпкә алырлык шигырь язмады дип язып чыгучылар да аз булмады. Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин...

Чыннан да, 1915 елдан алып шагыйрь тормышында кискен, авыр борылыш күзәтелә: кулга алулар, тентү, судлар, бер шәһәрдән икенче шәһәргә күченүләр... Күрәсен шуңадыр, бу чор С. Рәмиев иҗатында төшенкелек, өметсезлек, талчыгу мотивлары белән сугарылган. Шагыйрьнең "Тәсәлла", "Талдым", "Дога" кебек шигырьләре мона дәлил булып тора. Нәкъ менә бу елларда Уфа шәһәре жандармериясе С. Рәмиевтән яшерен агент ясарга йөри. Соңыннан суд аклап чыкса да, шагыйрь соңгы көннәренә кадәр провокаторлыкта гаделсез гаепләүләрдән җанына тынгы таба алмый. Ш. Садретдинов язуынча, "мондый борылыш, С. Рәмиев әдәбиятта һәм матбугатта алып барган иксез-чиксез көрәш нәтиҗәсе, үзенең фаҗигалелеге белән тетрәтә шагыйрь күңелен" (Ш. Садретдинов, С. Рәмиев һәм патша жандармериясе // Аргамак.—1994.—6,—Б. 92). Бу вакыйгалар булганчы да шагыйрь тормышы җайлы гына баргандыр дип әйтеп булмый. Әле 1913 елда ук Муса Җарулла Г. Тукай үлүенә карата язылган "Габдулла әфәнде Тукаев" мәкаләсендә безләрне бүген дә уйландырырлык, җаныбызны сыкратырлык сүзләр язып чыга: "Тукай үлде. Ләкин, Сәгыйть әфәнде Рәмиев кебек, гүзәл вә яшь шагыйрьләребез калды. Түбәнсетелүдә, тарлыкта, хурлыклы шартларда гомер итәләр. Без шул хәлләрдән бер тиешлек тә тәэсирләнмибез. Яшь әдипләрне ихтирам итү түгел, бәлки, гәзит битләрендә бәгырьләрен хурлыйбыз. Җаннарын хурлаганнан, яки тулы игътибарсызлык күрсәткәннән соң, үлгәннәрендә матәм тотуда мәгънә, әлбәттә, юк..." (МусаҖарулла. Габдулла әфәнде Тукаев.—"Мәдәни җомга".—1997.— 25 апрель.). 1915 елда С. Рәмиев белән күрешкәннән соң Сәйфи Кудаш хәтерендә шагыйрь "аз сүзле, түземле, ниндидер чишелмәс проблемалар һәм уй-кичерешләр сарып алган, рухи газапларга тарыккан моңсу кеше" буларак кереп кала. Гәрчә алдагы елларда С. Кудаш С. Рәмиевне шат күңелле, бер хәсрәтсез, һәрчак озак итеп гапләшергә әзер шәхес буларак белсә дә...

1917 елгы борылыш С. Рәмиевнең болай да каршылыклар белән тулы тормышын тагын да катлауландыра төшә. Даут Юлтый хаклы: төрле совет эшләрендә йөрсә дә, "С. Рәмиевнең эчке рухы бу яңа дәвергә үзләшә алмады. Бу дәвер аның шигъри талантына көч бирә алмады. Аның шигъри чәчәге үз дәвере белән бергә корып, шиңгән иде инде". (Давыт Юлтый. Сәгыйть Рәмиев үлде // "Эшче".—1926.—20 март). Бу хакта К. Гыйрфанов та "Сәгыйть бервакытта да могтәбәр революционер булып китә алмый. Ул үзен бары шагыйрь иттереп таный һәм ул вакытның традициясе буенча, шагыйрь нинди дә булса бер сыйныфның мәнфәгатенә хезмәт итәргә тиеш түтелщип ышана. Шунлыктан үзенең шигырьләрендә табигатьне, аның матурлыгын, тормышта күрелгән гомуми бәхетсезлекне җырлый иде" дип бик төгәл билгеләгән.

С. Рәмиевнең замандашы Исмәгыйль Рәмиев язуынча, "1922 елларда шагыйрь үзе дә, кальбе дә бик өшәнгән иде. Йончулы, эч пошулы һәм гамьле бер кыяфәт. Газаплы, авыр рухи кичерешләрне үткәргәне ачык күренә..." (И. Рәмиев. Истәлекләр.—Казан, 1965.— Б. 48). Олы кызы Фирдәвес ханым сөйләвенчә, С. Рәмиев үз-үзен яклый алмас дәрәҗәдә бик йомшак табигатьле, бик тиз рәнҗетелә ала торган кеше була. Кыска гына вакыт эчендә шагыйрьнең гаиләсе бер-бер артлы кече яшьтәге ике баласын җирли. Хатыны Бану Әюпова истәлекләренә караганда, С. Рәмиев кече күңелле булуы, балаларны артык яратуы сәбәпле, бик авыр кичерә бу югалтуларны. Гаилә фаҗигаләре дә, әлбәттә, шагыйрь күңелендә тирән бер эз калдыргандыр. Ләкин бу чорда шагыйрьгә хас булган авыр рухи халәтнең сәбәпләренең тагын да тирәндә ятуына да ышану авыр түгел... 1917 ел борылышыннан соң төрле җирдә, төрле эштә эшләгән С. Рәмиевкә, илдә барган үзгәрешләрнең бер дә алга илтмәвен аңлап алу өчен дә күп вакыт кирәкми. Ул 1918 елда ук революция китергән яңалыкларны хаос буларак бәяләп, мәрхүм Тукай исеменә атап хат яза (С. Рәмиев. Мәктуб.—"Сарай" газ.—1918.—3 (17) апрель.). Юк, шагыйрьнең шигъри көче зәгыйфьләнми. Бары тик, соңгы шигырендә язуынча, "әрәм җирдә", "буш һавада" илһам килми аңа бүтән... Ләкин заманында С. Рәмиевнең ачыктан-ачык әйтелгән фикерләрен хупламаучылар да аз булмаган күрәсең. Һәм бу табигый да. Шуларның берсе—шул чорның танылган журналисты Газыйм Касыймов—әле бу шигырь язылганчы ук С. Рәмиевнең яңа җәмгыятькә булган мөнәсәбәтен тәнкыйтьләп, болай да язып чыга: "Хәзерге эшче-крестьян диктатурасы дәверендәге икътисади мөнәсәбәтләрдән туган яшь әдәбиятның шагыйре булыр өчен ул диктатураның сөелүе һәм аңа иҗади карау шарт. Сәгыйтьтә бу юк, биш ел дәвам иткән бөек революциягә дә, аның нәтиҗәсендә туган әдәбиятка да ул хаос дип, аңлашылмау дип карый. Шулай булгач, аның хәзерге әдәбият шагыйре һәм аны тудырган идеологиянең Тәрҗеманы була алу ихтималы юк" (Г. Касыймов. Сәгыйть агага // "Башкортстан" газ.—1923.—11 гыйнвар). Нәкъ менә бер мәҗлестә әйтелгән бу сүзләргә каршы яза да инде С. Рәмиев "Сүзем һәм үзем" дигән шигырен. Әдәбият тарихында С. Рәмиевнең соңгы шигыре дип саналган бу шигырь 1923 елда языла һәм ул шагыйрьнең бөтен иҗадына, рухи эзләнүләренә җавап бирә, нәтиҗә ясый кебек... С. Рәмиевнең 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән идеалларына тугры калуын да тагын бер мәртәбә раслый бу шигырь. Моңа каршы Г. Касыймов үзенең мәкаләсендә С. Рәмиевне "биш ел буена әллә ничаклы кыйммәтле корбаннар биреп, низагларга каршы торып дәвам иттерелгән канлы көрәш вакытында" (1917 ел инкыйлабы турында сүз) тик торганы, "сүз кылычын кынасыннан чыгармаганы" өчен гаепли һәм "ни өчен... әле дә чыгармыйсыз?" дип эзәрлекли.

1926 елда "Шагыйрь үлде" дигән некрологында Касыйм Гыйрфанов С. Рәмиев турында "ул һаман да ирекле шагыйрь булып калды. Аның һәр матурлыкка табынырга әзер торган, бик тиз мөтәәссир булучан йөрәге бар нәрсәдән элек матурлык колы иде. Ул моны үзендә сизә, кайвакыт гафу үтенгән сыман, кайвакытта зарланган сыман иттереп сөйли дә иде" дип, шагыйрьнең иң күркәм үзенчәлеген язып чыкты (К. Гыйрфанов. Шагыйрь үлде. Яңа авыл.—1926.—25 март.)

Чорналганмын шул мәхәббәт богавына!
Ик-чик белмим матурлыкның мин багына:
Бер зур эштән—бер җиһадтан бушандыммы,
һаман күңлем матурлыкка тик табына.


Сәгыйть Рәмиевнең үлеме замандашлары тарафыннан "тагын бер тарихи югалту" буларак кабул ителә. Даут Юлтый шагыйрь белән соңгы мәртәбә күрешүе хакында бодай дип язып калдырган: "Әле мин Уфага соңгы кайтуымда Сәгыйть Рәмиев бик каты чирли дигәч, аның янына кергән идем. Хәлен сорашкач ул шулай диде: —Шушы язны үткәреп, тагын бер җәйне күрү өметем зур иде. Хәзер ул сүнде инде... Үзем өчен кайгырмыйм, ләкин балалар бик яшь кала бит!..—Шул сүз соңында ул эчкә баткан күзләреннән яшьләрен чыгарды" (Д. Юлтый. Сәгыйть Рәмиев үлде. Эшче.—1926.—20 март.)

Шагыйрьнең тормыш газаплары гади кеше газаплары белән чагыштырганда икеләтә авыррак... С. Рәмиев, К. Гыйрфановның шигъри бәяләмәсендә язылганча: "кызу көндә авыл өстендә бөркелеп чыккан яңгыр кебек, кинәт кабынды, кинәт бөркелеп күтәрелде". Үзенең "мин"е турында әйтеп, үз газаплары, үз кичерешләре турында сөйләп, шагыйрь гомумән кеше, шәхес бөеклегенә дан җырлады. Гаяз Исхакый Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен "алар гаять көчле эчке бер гармониягә ия, елатыр дәрәҗәдә дулкынландыргычтыр. Дөнья кануннарына сыешмаган хәлдә, тормыш кысаларыннан чыгып ташыган зур йөрәкнең ыңгырашуы кебек яңгырыйлар", дип язды (Гаяз Исхакый. Шималь төрекләре әдәбиятына бер караш // Татарстан.—1993.—9). Кәм ин әһәмиятлесе, "Сүзем һәм үзем" шигыренең икенче өлешеннән күренгәнчә, дөнья газапларына, тормыш җайсызлыкларына карамастан, шагыйрь күңеле Феникс кошы кебек үзен мәхәббәт, газап утына атып, көлдән яңадан тернәкләнергә көч таба һәм янадан "сәгадәтне идеал корып" "хәят кәсасеннән" эчүен дәвам итә... Нәкъ менә шушы сыйфаты белән сокландыргыч, кадерле дә инде безгә С. Рәмиев ижаты.

Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН,
филология фәннәре кандидаты.
Төркия, 2003 ел.

Казан утлары №2, 2005

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018