Бүген Әдипләр: Г. Рамазанов. МӘҖИТ ГАФУРИ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Г" хәрефенә язмалар

Равил Әмирхан. Әмирхан хәзрәт (ӘМИРХАН ГАБДЕЛМӘННАН)
Рәниф ШӘРИПОВ. РӘМЗИЯНЕҢ «КӨМЕШ ТУН»Ы (Рәмзия Габделхакова)
М.И.Әхмәтҗанов. Габдессәлам
Ш.Ш.Абилов. Мескен Габди
Нәҗип МӘДИЯРОВ. ИҖАТЫ ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК (Әзһәр Габиди)
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Хыял күкләрендә ак болыт (Рафаил Газиз)
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Шагыйрь күңеле - серле дөнья (Рафаил Газиз)
Ләйлә Минһаҗева. Хаталар да булмаса (Рафаил Газиз)
Ркаил Зәйдулла. Карурман җанлы кеше (Хәйдәр Гайнетдинов)
Рафаэль МОСТАФИН. ГОМӘР ГАЛИ ФАҖИГАСЕ
Ильяс Мөстәкыймов. Гасырлар аша килеп җиткән чыганак (Кадыйр-Гали бик турында)
Җәләлиева М. Үкенечле тәкъдирләр уйландыра (Гөлчәчәк Галиева)
Миркасыйм ГОСМАНОВ. Исмәгыйль Гаспралы вә Шәркый Төркестанда яңа уйгур мәгарифчелеге
Фатих Урманче. Йолдызлардан өстә — шигърият (Рәдиф Гаташ)
Рамазанов Г. Мәҗит Гафури.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 151—171 б.
ИЛДУС ДИНДАРОВ. Каберенә эзләр суынмас (Галиәсгар Гафуров-Чыгтай)
Айдар Хәлим. Язмыш (Йосыф Гәрәй турында)
Нәҗибә Сафина. Милләтең алдырмаса (Даут Гобәйди)
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН. КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ, ӘДИП, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ (Миркасыйм Госманов турында)
Казбек ГЫЙЗЗӘТОВ. Зарлы "Зар заман" (Таҗи Гыйззәт турында истәлекләр)
Фәридә ХӘСӘНОВА. ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАНЫҢ ШИГЪРИ ДӨНЬЯСЫ
Рафаэль Мостафин. ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ ИМӘН БАГАНАСЫ (Аяз Гыйләҗев)
Айдар Хәлим. Үз мәктәбе бар (Хәким Гыйләҗев иҗатына бер караш)
Алсу ШӘМСУТОВА. «Җан сурәте» (Галимҗан Гыйльманов әсәренә карарта) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Г. Рамазанов

МӘҖИТ ГАФУРИ

Мәҗит Гафури

(1880—1934)
Татар һәм башкорт халык шагыйре Мәҗит Гафури үз иҗат язмышлары белән илебезнең күпмилләтле культуралары тарихын, әдәбиятлары үсешен чагылдырган мактаулы әдипләр рәтенә керә. Аның иҗаты XX йөзнең беренче утыз елы дәвамында Идел буенда һәм Уралда барган әдәби хәрәкәтнең төп тенденцияләре белән аерылмас бәйләнештә үсте.Гафури — безнең илдәге өч зур революциянең замандашы. .Әдәбият мәйданына шагыйрь бөтен ил белән бергә татар һәм башкорт массаларын да уяткан 1905 ел революциясе алдыннан чыкты. Бу чор үтә катлаулы, каршылыклы иде. Заманның җил-давыллары Гафурины да читләтмәде. Шагыйрь үзе дә бик актив рәвештә чорның киеренке тарихи шартлары эчендә зур иҗат юлы үтте.Аның иҗаты тулы мәгънәсендә тормышчан һәм халыкчан булып формалашты. Үзенең ашкынулы эзләнү һәм кыенлыклар белән тулы гомерен шагыйрь чын-чыннан халык улына хас намус белән кичерде. Халык бәхете өчен көрәшүче геройга, гади хезмәт кешеләренә зур мәхәббәт һәм халыкка намус белән хезмәт итү теләге Гафуриның бөтен иҗат юлын яктыртып торды.

I

Мәҗит Нургани улы Гафури 1880 елның 20 июлендә (2 августта) Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Җилемкаран авылында (хәзер Башкортстан АССРның Гафури районында) туган. Аның атасы Нургани хәлфә гади крестьян тормышы белән яшәгән.
Кече яшьтән үк укырга өйрәнгән, белемгә омтылган Мәҗит 13 яшендә зур кайгылар кичерә: ул мәдрәсәдә укып йөргәндә, ата-аналары үлеп китә. Мәдрәсәдә бай балаларына аш пешереп, китаплар күчереп, самовар куеп укыган Мәҗитнең шуннан соң Урал буйлап бәхет эзләп йөрүләре, михнәт чигүләре башлана. Ул Уфадагы «Госмания» һәм Кыешкы авылындагы мәдрәсәләргә кереп карый, ләкин тормыш авырлыгы аны тагын да туган авылына кайтара. Җәйләрен ул байларга ялланып эшли, көз һәм кышларын мәдрәсәләрдә укый, авыл хәлфәләренә ярдәм итә. Урал таулары арасында Лапашты дигән урында чуен заводы төзелешендә балчык ташучы булып эшли.
Яңа, XX гасырны Гафури Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенең шәкерте буларак каршылый. Биредә ул татар, гарәп, фарсы әдәбияты белән таныша. Җәен татар миллионерлары Рәмиевләрнең алтын пряискаларында эшли, казакъ авылларына барып балалар укыта. Туган әдәбият, халык җырлары, казакъ акыннары аңа зур йогынты ясый.
1901—1902 елның кышында яшь шагыйрь үзенең беренче әсәрен— «Ишан шәкертләренә» шигырен яза. Бу шигырь мәдрәсәдәге авыр шартларга үткен сатира булган. Шуның өчен фанатик шәкертләр шагыйрьне кыйныйлар, ә алдынгы хәлфә һәм шәкертләр аңа теләктәшлек белдерәләр. Бу хәл беренче иҗади адымның кыюлыгын да күрсәтә. 1904 елда әдипнең беренче әсәрләре — «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт» исемле шигырьләр җыентыгы Оренбургта һәм «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» хикәясе Казандарштап булып басылып чыга. Димәк, Гафури әдәбият мәйданына бер үк вакытта шагыйрь дә, прозаик та булып килде.
Әдипнең беренче әсәрләре мәгърифәтчелек идеяләре беләнсугарылган. Боларда Көнчыгыш поэзиясе традицияләренең һәмхалык авыз иҗатының зур гына йогынтысы бар. Бу йогынтыныАкмулла шигъри алымнарына иярүдән дә күреп була. АңарданГафури шигырьнең табигый агышын, халыкчан кинаялелекне,афористик образлылыкны, төзек ритм һәм анык рифмалар беләнэш итүне өйрәнә. Акмулла кебек үк, ул да халык мәкаль һәмәйтемнәрен, халыкчан параллелизмнар куллана:

Яманга юлдаш булсаң— бәла тагыр,
Еланга ярдәм итсәң — кулны чагыр,
Яман дус юк урында хафа салыр,
Усал эт арттан килеп өрми кабыр.
(«Яшь гомерем», 1903)

Иҗатының башлангыч тәҗрибәләрендә Гафури дидактик поэзия атрибутларын күп файдалана. Шигырьләренең телен иске төрки, гарәп һәм фарсы сүзләре, гыйбарәләре белән чуарлый. Әмма шул ук вакытта яшь шагыйрь халык җанлы теленең сурәтлелеген дә кабул итәргә омтыла.Гафури поэзиясендәге дидактиканың төп мотивларыннан берсе — прогресс дәверен, яңа Россияне мактау. Бу очракта ул ода (мәдех) алымына мөрәҗәгать итә.
«Себер тимер юлы» китабындагы шигырьләрдә ике тема сызылып бара: аның беренчесе — яңа заманга, прогресска һәм техникага дан җырлау. Бу тема яшь шагыйрьдә тирән тәэсир калдырган Себер тимер юлы белән бәйләнештә ачыла. Бу факт Россиянең прогресс юлыннан баруы итеп күрсәтелә:Б

Безем бу Русия һиммәт итте,
һиммәте сәясында алга китте.
......................
Русиягә кадәре хәл мәдех кирәк,
Булган өчен баһадир бигрәк сирәк.

Икенче үзәк тема — яшь әдипне бик борчый торган хәл — туган халкының Европадагы прогресстан артта калуы,изелгән һәм надан булуы.

Кил, милләтем, фәкыйрьлектән сакынаек,
һөнәр-гыйльмә тырнаклар батыраек.
һәр зарарның башлыгы — фәкыйрьлектер,—
Ул мәлгунь фәкыйрьлекне ни кыйлаек? —
(«Вә иннә мин эш-шигъри ли хикмәтин», 1902)
дип эндәште шагыйрь үзенең артта калган милләтенә.
Шул искә алынган темаларны гәүдәләндерү өчен, Гафури мәгърифәтчелек әдәбиятында зур урын тоткан антитеза алымын куллана. Җыентыкны ачып җибәргән: «Тәрәкъкыйлә җиһан җитте кәмаленә», «Хакъ тәгалә безләрне тап китерде җиһанның матур кыздай заманына» кебек юллар мажор тон, шатлыклы аккорд булып яңгырыйлар. Ә аннан соң Гафури үз милләтенең артта калуын, «аты арык» булуын, «тәрәкъкыйдән качуны» кискен контраст итеп куя. Себер тимер юлын мактау уңае белән шагыйрь үз заманының каршылыклы чынбарлыгын күрсәткән гомумиләштерүгә ирешә.
Шулай итеп, үзенең беренче китабында ук әдип чынбарлыкка читтән торып түгел, ә актив мөнәсәбәт күрсәтүче булып чыгыш ясый. Туган халкының прогресс заманында артта калуы хакында борчылып уйлана һәм «бу нигә болай?» дигән сорау алдына килеп баса.
Тормыштагы гаделсездекне, тигезсезлекне, бәхетсезлекне кешеләрнең артта калганлыгыннан, наданлыгыннан күрү Гафуриның «фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» исемле беренче хикәясенең дә төп идеясен тәшкил итә. Сурәтләнгән тормыш материалы, үзенең темасы белән үк "Бухикәя XX йөз башындагы татар әдәбиятында яңа бер күренеш иде. Бөтенләй яңа герой — иң фәкыйрь, тормышның иң төбенә төшкән авыл ярлылары татар әдәбиятына килеп керде. Бу үзе үк яшь язучының яңа юлдан барырга омтылуы, үзенчәлекле иҗади объект сайлавы иде.
Моңарчы безнең әдәбиятның игътибарыннан шактый читтә торган максатны— гади дөньяны художестволы сурәтләрдә чагылдыру максатын куеп, Гафури тормышның, дөресрәге — газап чигеп тереклек итүнең иң караңгы почмакларын, күңелсез чынлыгын ача. Хикәя геройлары — авылның иң ярлы кешеләре Нигъмәтулла һәм аның хатыны Сәрбинең бәхетсезлеге әсәрдә трагикомик ситуацияләрдә бирелгән. Ләкин бу — күз яшьләре аша көлү. Фәкыйрьлек, искиткеч социаль тигезсезлек — әсәрнең фоны гына түгел, ә җанлы көнкүрешнең гомумиләш-терелгән сыны да.
Авыл ярлыларының коточкыч хәлен язучы реалистик буяулар белән сурәтли. Ләкин бу беренче хикәясендә мәгърифәтчелек реализмына хас чикләнгәнлеге, художество осталыгы һәм идея позициясенең аныклыгы җитмәү дә күзгә ташлана. Автор вакыйгалар артыннан бара. Аның хикәяләве вак һәм натуралистик детальләрдән дә азат түгел. Язучы үзе тасвирлаган тормышның үтә мәгънәсезлегенә, идиотизмына каршы актив протест югарылыгына күтәрелә алмаган әле. Мәгърифәтчеләрчә, ул бөтен бәхетсезлекләр язмыш тарафыннан бирелә һәм наданлык, тәрбиясезлек нәтиҗәсе булып тора дип расламакчы. Шулай да үзенең беренче хикәя һәм шигырьләре белән Гафури, үз заманының кайбер әһәмиятле күренеш һәм проблемаларын гәүдәләндереп, чынбарлыкның каршылыкларын күрсәтергә теләде.

II

1905—1907 еллардагы революция — Гафури иҗат эволюциясендә яңа, хәлиткеч этапларның берсе.
Шагыйрь «үч алучы бишенче ел» дип атаган бу чорның давыллы вакыйгалары Идел буенда һәм Уралда да халык массаларының милли аңы уянyга, культура тормышының моңа кадәр күрелмәгән күтәрелешенә китерә, Гафуриның иҗат эшчәнлеге көчәеп китә. Бу елларда киң үсеш алган милли матбугатка ул Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев кебек күренекле әдипләр белән бергә актив катнаша. Революцион күтәрелешне Казанда (ул — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте) булып каршылау да яшь шагыйрьнең настроениеләренә нык тәэсир итә.
Соңыннан Гафури, шул көннәрне яскә алып, түбәндәгечә язган иде: «Октябрь җитте. Россиянең төрле урыннарында, шәһәрләрендә эшчеләр хәрәкәте башланды. Бу революция дулкыны Казанга да килеп бәрелде. Атышлар башланды. 17 октябрь манифесты чыкты. Моның бөтен кешегә тәэсире булган кебек, миңа да бик нык тәэсир итте.
Шунда ук һәр җирдә, шулар җөмләсеннән мәдрәсәдә, митинглар булды. Мин шул көннең тәэсире белән бер шигырь («Милләтемә шатлык шигыре») язып ташладым» («Баштан үткәннәр»).
Халык хәрәкәте, хезмәт ияләренең революцион һәм милли аңы үсү Гафуриның революция башлангач ук язган шигырьләрендә иң зур куаныч, тирән дулкынлану белән тасвирланган мотивлар булды:

Әй каләм! Шатлык белән караңны түк!
Тәбрик итеп милләтемә язам мәктүб:
һәр җәһәттән хөрриятләр ачылганга,
Ушбу көндә хәсрәтемнән шатлыгым күп,—
диде шагыйрь «Шатлык шигыре»ндә (1905). «Алмашыну», «Вакыт җитте», «Көннәребез» кебек шигырьләрендә дә шундый ук күтәренке настроение, шатлык мотивы чагыла. Бу чор татар поэзиясендә революция зур үзгәрешләр һәм иркенлекләр вәгъдә иткән яңа заман итеп, дөньяның алышынуына китерәчәк вакыйга итеп күз алдына бастырыла. Дөрес, Гафури әле сыйныфлар көрәшен, революциядәге төрле көчләрнең мөнәсәбәтен аңлап җиткерми, шулай да ул халык азатлыгы өчен барган җитди бәрелешләр дәверендә җиңү-җиңелүнең тиз көндә хәл ителергә тиешлегенә ышана:

Безнең җирдә бик зур эштән бәхәс ачып,
Торалар ушбу көндә тарткалашып;
Мизанның табаклары күтәрелгән,
Ахырында кайсы тараф китәр басып,—
ди шагыйрь «Көннәребез» (1906) шигырендә. Шул рәвешчә, аның дөньяга карашы революцион күтәрелеш шартларында гаять тизлек белән үзгәрә һәм үсә бара. Революциянең каршылыклы көндәлеге аның поэзиясенә үзенең эзләрен салып тора.
Беренче шигырьләрдә, чиксез куаныч тойгылары белән бер-рәттән, әле патшаның 17 октябрь манифестына һәм халык күзен буяу өчен чакырылган Беренче Думага зур өмет баглавын күрсәткән иллюзияләр дә бар иде. Бу хәл, әлбәттә, әдипнең дөньяга карашы чикләнгән булуыннан, революциянең бурычларын, сыйнфый аерымлыкларга карамыйча, һәркемгә дә азатлык китерү дип аңлавыннан килә иде. һәм шуның белән бергә революциянең алга табан үсүе, декабрь кораллы восстаниесе, политик забастовкалар һәм эшче советлары тууы кебек вакыйгалар Гафурины беренче иллюзияләреннән котыла баруга да китерде. 1906 елның январенда язылган «Эч пошу» шигырендә, мәсәлән, революциянең максаты һәм язмышы хакында башкачарак фикер йөртергә теләвен күрергә мөмкин. Шагыйрь инде үзләрендә «куәт тапкан», элек «без начар дип уйлаган як» — хезмәт ияләрен аерып күрә башлый, аларны бушка лыгырдап йөргән «җыен ахмакка» — буржуазия ялчыларына, милләтчеләргә каршы куя, моңа кадәр «өч-дүрт айда ниләр» булганын яхшылап тикшерергә өнди. Революцион киеренкелекнең соңгы чиккә җитүен дөрес аңлый һәм ил хәлен бик тапкыр шигъри образлар белән ачык билгели:

Ике арадан татулыклар киткән вакыт,
Рәхим, шәфкать һәм мәхәббәт беткән вакыт...
Тама-тама су савыты ташып китеп,
Тулган савыт түгелергә йиткән вакыт.

«Эч пошy» (1906) шигыре — Гафури дөньяга карашы үсешендәге кискен борылышны күрсәткән әһәмиятле әсәрләрнең берсе. Ул карашның үзәгенә изүче һәм изелүче сыйныфлар арасындагы кискен һәм килешмәүчән каршылык яшәгәнен аңлаукилеп керә. Бу хакыйкатьне шагыйрь, мәсәлән, «Бай кеше» (1905) шигырендә шактый тулы гәүдәләндерә. Монда байның наданлыгы, мактанчыклыгы, комсызлыгы әсәр героеның үз теле белән фаш ителә. «Арзан биреп, кешеләрне күп эшләтү, ашап-эчеп рәхәт илә яту», «ансат килгән дөнья малы» белән яшәү, эшчеләргә «су эчереп, каткан икмәк ашату» — ул геройның тормыш кагыйдәсе һәм девизы шул. Әнә шулай халыкны талап яшәгән сорыкортлар сыйныфына авторның хөкеме дә бик кискен һәм ачык:

Якты көн, хакыйкатьләр туар бер көн,
«Мин, мин!» дип мактаналмас мондый утын,
Җәһәннәмгә очар әле бервакытлар
Барчасы: алтын, көмеш, кыйммәтле тун!..

«Көннәребез», «Ике кош» кебек шигырьләрендә Гафури үзен изелгән сыйныф вәкилләре сафында күрә һәм алар исеменнән сөйли.
1906 елның көзендә Гафуриның Уфага кайтуы һәм үзенең калган барлык гомерен туган җире — Башкортстанда үткәрүе дә аның дөньяга карашы һәм иҗаты формалашуда билгеле роль уйнады. Башкортстанда революцион хәрәкәтнең көчәюе шагыйрьнең сыйнфый аңы үсүгә этәргеч биргән факторларның әһәмиятлесе булды.
Гафуриның тормышны һәм тарихи барышны аңлавындагы үзгәрешләр, иҗатында социаль мотивларның көчәюе аның «1906 нчы елдан 1907 нче елга васыять» һәм «7 нче елның җавабы» шигырьләрендә аеруча тулы гәүдәләнә.
Революцион 1906 елның йомгаклары турында сөйләп, шагыйрь яңа туган 1907 елга зур өметләр баглый һәм халык массаларының иң кайнар теләкләрен узган ел исеменнән васыять-әманәт рәвешендә әйттерә. 1906 елның нәтиҗәләре күзгә күренерлек, ул «дөньядагы барча җанга тәэсир иткән» һәм «фәкыйрь, бай, хаким, гавам — барчасын да катыштырып», канга батырган, шул сәбәпле илгә иркенлекләр килгән, Дума ачылган, милләтләр кузгала башлаган, цензура беткән, ач-ялангачларны искә алу көчәйгән. Шагыйрь зур канәгатьләнү белән шундый йомгак ясый:

Бу елда ушбу эшләр аз түгелдер:
«Җиңел түгел тиз аудару зур агачны».

Соңгы юлның кинаясе — корып, череп утырган зур агач —-патшалыкка, самодержавиегә ишарәли. Иске елга алмашка килгән яңа, Җиденче ел да үз алдында торган иң мөкатдәс, иң зур бурычны шулай билгели: «үзегезгә бик мәгълүм зур «кешегә» хәл кадәре батырырбыз үткен тешне». Мәгълүм зур «кеше» — шул ук патша. Шагыйрь инде революциянең төп максатларын аңлауга тагын да якынлаша; ул халыкка азатлык, эшчеләргә кыска эш көне, крестьяннарга җир бирү кебекдемократик таләпләрне яклап чыга һәм турыдан-туры көрәшкә, дөньяны үзгәртеп корырга, аңа «яңа күлмәк кидерергә» чакыра:

Дөньяга кидерермез башка күлмәк,
Кайгы-хәсрәт соңы булыр уен-көлмәк.
Шул мәеттән торып калган малымызны
Варисларга тиеш булыр бу ел бүлмәк.

Гафуриның революңион-демократик рухтагы бу әсәрләре халык күңеленә тиз барып җитте. Шул ук вакытта алар патша ялчылары, цензура һәм полициянең дә игътибарын җәлеп итте. 1911 елда Казан һәм Уфа губерна жандарм идарәләре шагыйрьне «1906 елдан 1907 елга васыять» шигырендәге «җинаятьчел» фикерләре өчен полиция күзәтүе астына алдылар.
Дөрес, 1905—1907 елларда да Гафуриның дөньяга карашында каршылыклар байтак иде әле. Еш кына шагыйрь азатлык, яңа тормыш өчен көрәшне ярлы һәм байны тигезләү дип аңлый. Хәтта әлеге «1906 елдан"1907 елга васыять» кебек революцион рухлы шигырьдә дә бу «тигезләү» идеясе үзен сиздереп куя («Тырыштым бер булсын дип ярлы һәм бай»). Шул ук идея «Электрик фонарена хитап» (1907) шигырендә «бай, фәкыйрьне үги күрми, тигез күреп» янучы электр фонарена бәйләнештә үткәрелә.
Әмма, тулаем алганда, үз иҗатының төп юнәлеше белән Гафури 1905 ел, революциясе елларында революцион-де-мократик караш дәрәҗәсенә күтәрелә барды. Үз чиратында бу караш аның поэзиясендәге реалистик башлангычны көчәйтте, аның критик сыйфатларына ачыклык бирде. Шагыйрь үз заманының иҗтимагый-сыйнфый тигезсезлекләрен бик конкрет сурәтләр белән тәнкыйть иткән «Базарга чыктым» (1907) кебек әсәрләрен тудырды. Мондый әсәрләрдә буржуаз шәһәр чынбарлыгындагы гаделсезлекне һәм гади кешенең рәхимсез изелүен кыю фаш итү реалистик җанлылыгы, тормышчан дөреслеге белән тасвирланды.
1905 ел революциясе чорындагы поэзиясендә Гафури заманның иҗтимагый-политик вакыйгалары белән тыгыз бәйләнгән публицистик шигырь тудыру осталыгын күрсәтте. Гражданлык позициясенә кискен борылыш ясады. Бу шигырьләрдә шагыйрьнең башлангыч поэзиясенә хас традицион алымнар һәм мәгърифәтчелек идеяләре дәвам иттерелә. Шул ук вакытта аларда яңа заман билгеләре: үткәнгә, изүче сыйныфларга тәнкыйть күзе белән карау, кинаяле-аллегорик образлар, яңа контрастлар, параллельләр урын ала.
Гафуриның бер үк шигырендә традицион сурәтләр белән бәйле үгет-нәсихәт, дидактика элементларын да, халык һәм милләтләр язмышы турында мәгърифәтчелек рухында уйлануларны да, заман чынбарлыгын күрсәткән реалистик картиналарны да, халык мәкальләренә һәм әйтемнәренә охшаш афоризмнарны да, аллегорик һәм сатирик образларны да очратып була. Үзенең төп темалары булган прогресс, культура, белем мәсьәләләренә багышланган әсәрләрендә дә шагыйрь инде тормыш күренешләренә киңрәк, кыюрак караш ташлый, халык поэтикасына таянып, шигырьнең сурәтлелеген көчәйтергә, тел һәм стиль чараларын камилләштерергә омтыла.
Бу чорда шагыйрьнең поэтик осталыгы яңа, югарырак баскычка күтәрелде. Шигырьләре халыкчан тапкыр тел һәм сурәтләү чараларының байлыгы белән укучыларның, игътибарын тартты.
Еш кына Гафури аллегорик алымнарга, халыкчан тапкыр чагыштыруларга мөрәҗәгать итә. Изүчеләрдән үз хакыңны сорауны, мәсәлән, еланнан авыруга дару сорау белән чагыштыра: «Алданабыз дүрт аяклы сыер малдай», ди. Изүчеләрнең мөнәсәбәте аеруча тапкыр чагыштыруларда гәүдәләндерелә:

Аларның фикерләре һәп кысуда,
Бетәрбез шикәр кебек эреп суда.
Аларның безгә кыйлган илтифаты —
Зиначы хатын кебек күз кысуда.
(«Куркаклык», 1906)

Аллегориягә мөрәҗәгать итеп. шагыйрь еш кына кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җанлы табигать, бигрәк тә хайваннар дөньясындагы күренешләргә параллель куя:

Эшләребез алга китми безнең шуннан,
Прахуд йөрер суыбызның өсте туңган;
Лачыннар куна торган урыннарга
һәрничек бер сәбәпле карга кунган.
Әй, карга! Урыныңны белеп утыр!
Тиз заманнан лачын килеп күзең чукыр!
(«Алар — алай, болар — болай», 1906)

Гафури иҗатында киңәя һәм тирәнәя барган аллегорик алым реакция елларында шагыйрьне мәсәл жанрына алып килде. «Сандугачлар» (1906) исемле аллегорик шигырьдә хәйләсез сандугачларның карчыгага бер-бер артлы азык булуын тасвирлау шагыйрьгә Европа буржуазиясе кулына төшкән мөселманнар язмышын күрсәтү өчен кирәк булган.
Шигырьләрендә Гафури халык күңеленә ятарлык әйтемнәр, чагыштырулар куллана, лаконизмга, афористиклыкка омтыла. Мәсәлән:

Хөр улмай йөргәнемнән үлгән артык,
Үземне кара йиргә күмгән артык...
Хокуксыз тормакы бу милләтемнең
Бәнем чен михнәте зинданнан артык...
Бу форсатлар ике килмәс гомердә,
Атып калган ятып калганнан артык.
(«Фидаи мәхбүс авызыннан», 1906)

Шул ук вакытта Гафурының бу дәвер иҗатында күпсүзлелек, үгет-нәсихәт, рационализм элементлары да байтак әле. Шагыйрь алардан бер-бер артлы котылу юлыннан барды.
Гаделсезлек, социаль тигезсезлек дөньясын Гафури үзенең прозаик әсәрләрендә — хикәя һәм повестьларында, публицистик мәкаләләрендә дә тәнкыйть итте. Әдип прозасының төп геройлары— ярлылар, үгиләр, ачлар, ягъни буржуаз җәмгыятьнең иң кимсетелгән кешеләре.
Революция кызган көннәрдә, 1906 елда, язылган «Ачлык ел, яки сатлык кыз» хикәясе әдип прозасында тормыш материалына аның актив мөнәсәбәте ягыннан тәнкыйть юнәлешенең көчәя, үткенләнә баруын ачык күрсәтте. «Ачлык ел, яки сатлык кыз» хикәясендә,— дип язды С. Кудаш,— язучының теләге белән капиталистик чынбарлык арасындагы каршылык тагын да тирәнрәк булып ачыла төшә».
Ачлык елда ата-анасы үлгән унбиш яшьлек Мәрьямнең шәфкатьсез агалары тарафыннан Кавказ кешесенә сатып җибәрелүе кырыс дөреслеге белән, кечкенә кешенең зур трагик язмышы итеп күрсәтелә. Әсәрдә күзгә ташланган яңа бер алым — сурәтләнгән вакыйгаларга карата язучының үз мөнәсәбәте ачык-тан-ачык әйтелә бару, публицистик-лирик чигенүләр куллану. Әмма шул ук вакытта Гафуриның проза жанрындагы тәҗрибәләрендә дидактик публицистика белән мавыгып китүләр дә шактый гына. Мәсәлән, «Үги балалар» (1907) дигән икенче хикәясендә үги ана кулына калган өч баланың трагик язмышын һәм гаиләнең таркалу тарихын тасвирлап, шушы тарих аша кимсетелгән милләтләрнең бәхетсез язмышына ишарә ясарга омтылыш бик үк уңышлы чыкмаган. Аерым реалистик картиналары һәм тәрбия турында кайбер әһәмиятле фикерләре булуга карамастан, билгеле бер идея-схемага иллюстрация рәвешендә язылган бу әсәргә табигыйлек җитешми, ясалмалылык күзгә бәрелеп тора. Әсәрнең әнә шул кимчелекләрен замандаш язучылар (Г. Камал, Ф. Әмирхан) да тәнкыйть иткәннәр иде. Г. Камал, мәсәлән, бу хикәя турында шулай язган: «Габделмәҗит әфәнде, хикәяне тизрәк тәмам кыйлу кирәк булдыгы өчен булырга кирәк, һичбер катил дә җөрьәт итә алмаслык өч җинаятьне бер-бер артлы бер хатын кулыннан кыйлдыра ала. Шушындый ашыгычлык аркасында хикәянең ләззәте тәмам югала да кала».
Реалистик хикәяләүнең аныклыгы, язучының чынбарлык күренешләрен тирәнрәк аңлавы, сурәтләрнең тормышчанлыгы ягыннан Гафуриның 1907 елда язылган «Ярлылар, яки Өидәш хатын» повесте — бу чорның күренекле әсәрүләреннән берсе. Аның геройлары — шәһәр ярлылары, кичәге авыл кешеләре. Сыйнфый гаделсезлек аларны буржуаз шәһәрнең караңгы почмакларына кысрыклаган. Төп герой — көнлекче эшче Шәриф — саф намуслы кеше, эш сөючән, тормыш кайгыртучан ата. Бәхетсез Бәдри һәм Җәмилә образларын сурәтләве белән автор изүче җәмгыятьтә хатын-кызларның аяныч язмышы темасын дәвам итте.Повестьтагы үзәк эстетик проблема — изелүче сыйныф вәкилләренең эш сөючәнлеген, саф күңеллелеген, бер-берсенә ихлас ярдәм итәргә хәзер булуларын, кешелеклелеген изүчеләрнең бер-берсен күрә алмауга корылган бүрелек әхлагына капма-каршы кую. Чын кеше турындагы үзенең идеалын язучы хезмәт ияләре арасында, аларның эчкерсезлегендә, рухи матурлыгында, байлыкка табынучылардан мораль өстен булуларында күрә һәм таба. Әсәрнең кыйммәте — гаделсезлек дөньясына, аның ерткычлык мораленә кискен протест белдерүдә һәм гади хезмәт кешесенең саф күңеленә дан җырлауда.

III

Реакция елларының әдәби хәрәкәткә зур авырлыклар китерүе билгеле. Бу чордагы татар әдәбиятында да демократик идеалларга кул селтәп, халыктан читләшеп, төшенкелеккә, мистикага, милләтчелеккә бирелү настроениеләре сизелеп калды. Әмма шул ук вакытта татар әдипләренең революңион-демократик төркеме (Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Г. Коләхметов һ. б.) үзенең иҗат эшчәнлеген өзлексез дәвам иттерде. Гафури да әдәби хәрәкәтнең шушы революцион-демократик канатында тор ды, реакциянең төрле күренешләренә каршы көрәш сафында калды. Шулай да аның бу еллардагы иҗаты кискен каршылыклар кичереп үсте. Реакция караңгылыгы, «Яшь гомерем» һәм «Милләт мәхәббәте» кебек шигъри җыентыкларының полиция күзәтүе астына алынуы аның тормышына һәм эшчәнлегенә авыр тәэсир итте. Бу хакта ул үзенең 1911 елгы 1 август хатында болай язган: «Минем тормышым инде начарлыкның чигенә җитте, ләкин сабырлыгым моны каплый, югалта, һичкем алдына сер белдереп барасым килми, һәм алай барырлык бер кешем дә юк. Бәгъзе дустларым инде безнең өйгә килергә дә куркалар. Эчем поша, ләкин күтәрә алам. Эч пошуы хибес ителүдән-фәләннән куркып түгел, менә шушындый вакытта бер иптәшем юклыгы. Бу эшләрдән соң минем фикерем югарылана гына, дәрт арта гына бара...»
Архив документларына караганда, Малмыж өязе Түнтәр авылы мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның (Ишми ишанның) Гафури шигырьләре басылган брошюраны станавой приставка китереп бирүе, Оренбургта Хөсәеновлар кибетендә «Милли шигырьләр» китабына конфискация ясалу, шул ук китапныңТроицкидагы «Нәҗат» исемле мөселман китапханәсеннән дә алынуы билгеле.
1908—1911 елларда Гафури борчылу һәм эзләнүләр белән тулы шактый катлаулы юл үтте. Шул юлны кичкәндә, аның настроениеләрендә үкенүләр дә, төшенке кичерешләр дә аз булмады:

Дөньяга килгәнемә мин үкендем,
Ни чара? Китеп булмый, инде күндем.
Төзәлүне өмид итеп торган идем,
Булмый икән! Ул фикердән инде дүндем.
(«Тээссеф», 1909)

Реакция елларының әнә шундый авырлыгына, рухи газабына карТны торырлык матурлык идеалы эзләгәндә, әдип иҗатында табигать, саф мәхәббәт, гүзәллек романтикасына бирелүләр дә булды:

Мәхәббәт берлә тулган саф күңел аһ итсә-сызланса,
Чын ихлас берлә аккан яшь өмид бакчасына тамса,
Үсәр гөлләр, ярыр яфрак, бара торгач, атар чәчкә,—
(«Түгелгән яшь», 1912)
дип, шагыйрь мәхәббәткә табыну аша кешеләр арасында яхшылык, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында да хыялланды.
Ләкин реакция елларында Гафури иҗаты гел төшенкелек хисләреннән, тормыштан читләшү настроениеләреннән генә торган дип нәтиҗә ясау хата булыр иде. Бу елларда да шагыйрь халык хакында күп уйланды, гади кешеләргә якынрак килде, чөнки ул үзе дә Уфа типографиясе эшчеләре арасында корректор булып эшләп йөрде.
Гафури революция белән реакция контрастларын гына чагылдырып калмады, ә заманның алдынгы героен эзләүне дәвам иттереп, халык тормышын конкрет сурәтләргә омтылды, тормышчанлык һәм халыкчанлык идеяләрен өзлексез алга сөрде, шул җирлектә аның иҗатында критик реализм калку була барды. 1908—1909 елларда язылган «Бай һәм хезмәтче», «Байлар алдында», «Хәерче», «Кызганам» кебек шигырьләрдә әдип социаль тигезсезлекне рәхимсез фаш итте, үзен изелгәннәрнең моң-зарларын җырларга чакырылган көрәшче итеп санады.
Гафуриның лирик герое явызлык белән көрәштә чыныга, үсә килде. Ул геройның идея-эстетик позициясендә җитлегә барган кискен борылыш, мәсәлән, «Мин һәм хыял» (1909) исемле шигырьдә аеруча ачык чагылган. Кайчандыр «дин һәм милләт фәркынә бакмый изгелек кылырга» теләгән, «дөньяда һәркемтигез, һәркем симез булсын» дип хыялланган герой хәзер инде акылга утыруы, хыялдан реаль чынбарлыкка якын килүе турында сөйли: «Ул коры «мин, мин» дию белән бер эш тә бетмәгәч, инде мин ташлап хыялны, чынлап эшкә башлыймын»,— ди ул.
Шагыйрьнең дөньяны аңлавындагы бу кискен настроение — моңа кадәр күбесенчә «милләт кайгысы» белән характерлы урталыкта торудан халыкка табан, турыдан-туры халыкның иҗтимагый омтылыш һәм идеалларын яклауга табан борылу — аның идея-эстетик программасына да яңа төсмер, ачыклык бирде.
Гафуриның халык көченә, рухына ныклы ышаныч белдереп чыгуы бу елларда аның иҗатында аерым бер әһәмияткә ия булган тенденция итеп исәпләнергә лаек. «Халык теләге» (1911) исемле мәкаләсендә бу тенденциянең асыл мәгънәсе бик ачык билгеләнгән: «Халык теләгенең көчле вә куәтле булуында шөбһә юктыр. Халык бер нәрсәне иттифак белән булдырырга теләсә, ул нәрсә һич булмый калмый. Ничаклы Манигълар булса, халык теләге ул Манигъларны тар-мар итә, бара торгач, ул Манигъларны җимерәдер;. Тугрысы, халык теләге — һәрнәрсәне булдыра ала торган бер куәттер». Бу фикерләрдә туры мәгънәсендә Тукайча итеп халыкка ышану ярылып ята. 1912 елда шагыйрь әнә шул рухта үзенең иҗат программасын, бөтен гомеренең, шагыйрьлек миссиясенең кредосын билгеләгән ике мәшһүр шигырен — «Үзем һәм халкым» белән «Мин кайда?»ны яза.

Бер адым алга басам да
Әйләнәм мин артыма,
Кайда басканнар икән дип
Күз саламын халкыма,—
диелә «Үзем һәм халкым» шигырендә. Үзенең эстетик идеалын,, сыйнфый симпатияләрен тагын да ачыкларга теләп, Гафури чын кешеләрне, «тышлары керле, вәләкин эч кере» булмаган ярлы, зарлы, моңлылар арасыннан эзләвен кисеп әйтте. Бу шигырьләр безнең әдәбиятта халыкчанлык декларациясе булып яңгырады. Ул декларация Тукай рухы белән сугарылган иде. Гафури лирик герое үзенең халыкка тугрылыгы, изүчеләргә-мөнәсәбәттә килешмәүчәнлеге белән Тукай лирик героена бик якын. Аның иҗатында да тәнкыйть пафосы көчәя барды, иҗтимагый акценты аныклана килде. Тукай сатирасы мисалында Гафури бигрәк тә милли чынбарлыктагы шәригать кануннарына бәйле, начар, ямьсез күренешләрне фаш итүгә игътибарын: юнәлтте. «Карт түгел», «Сахибе кәрамәт», «һәр фәнгә маһир мулла» кебек сатирик шигырьләре — шуның мисаллары. Гафури иҗатында татар хатын-кызларының авыр язмышына багышланган әсәрләр дә байтак. Аларда хатын-кызларның хокукын, кешелеген яклап, кешене изгән тормышка аяусыз нәфрәт белдерелә. «Татар хатыны» (1908) шигырендә шагыйрьнең хатын-кыз хокуксызлыгына каршы протесты үзенең бөтен кискенлеге белән гәүдәләнә.
1908—1913 еллар Гафури иҗатының өзлексез эзләнү һәм художестволы ачышлар дәвере булды. Поэзиясенең тематик колачы киңәйгәннән-киңәя, шагыйрь үз заманының, халык тормышының төп сыйфат һәм билгеләрен тирәнрәк чагылдыра барды. Гражданлык лирикасы белән беррәттән социаль тигезсезлекне, дин башлыкларының тупаслыгын, наданлыгын фаш иткән сатира, тормышны, зур мәхәббәтне данлаган, яшәү матурлыгын раслаган лирика белән бер рәттән, яшь шәкертләргә һәм укучы кыз балаларга багышланган дидактик характердагы шигырьләр, тормыш дөреслеген, аның мәгънәсен эзләүгә кайтып калган философик лирика белән янәшә аллегория-мәсәл жанрына мөрәҗәгать итү—болар Гафури поэзиясенең күпъяклы үсешенә дәлил булып, шагыйрь иҗатының төп идея-эстетик юнәлеше, үзәк тенденциясе халык тормышына ныграк якыная баруда, халыкның иҗтимагый һәм эстетик идеалларын тирәнрәк чагылдыруда күренде.
Аның бу чор иҗатында хезмәт кешеләре күңеленә бик якын булган, аларның рухи хәзинәсенә кергән, хәтта халыкның үз жанрына әйләнеп киткән шигъри юллар бар. «Иске җырга кушып» (1911) дигән шигырь, мәсәлән, шундый бәхетле язмышка юлыкты:

Ак Иделкәйләрне, ай, кичкәндә,
Бер җырладым ишкәк ишкәндә;
Бер җырларсың, дусткай, бер җыларсың,
Үткән гомерең искә төшкәндә.

Бу чорда Гафури иҗатында философик лирика киңрәк урын ала башлый, шагыйрь дөньяда яшәүнең мәгънәсе турында уйлана, шигъри образлары да тирәнәя бара. Үзенең философик-эстетик карашларында шагыйрь дөньяның үзгәреп торуын таный.

Дөньяда торсаң — күрерсең һәр көнне бер инкыйляб,
Бер көне юаш торыр, икенче көн китәр дулап,—
дип язды шагыйрь 1909 елда «Инкыйляб» шигырендә. Философик характердагы «Таң яктысы», «Бер төндә», «Уйлану», «Бәхет эзләү», «Без» кебек шигырьләр фикер тирәнлеге, сүзгә саранлык белән игътибарны тарта.
Тормыш һәм заман хакындагы шигырьләрендә шагыйрь конкрет образлар, гади кеше күңеленә якын булган поэтик чаралар белән эш итә:

Дөньяда азмы азапланды минем газиз җаным?
Азмы сызланды халык хәлен күреп бу вөҗданым?
Азмы түгелде ике күздән ачы күз яшьләрем?
Азмы хәсрәтләр күреп, агарды башта чәчләрем?
(«Тээссер», 1913)

Гафуриның бу дәвер лирикасында эстетик идеалны эзләү белән бәйле сугышчан рух һәм пафос тагын да көчәя. Үзенең идеалын хезмәт кешеләре арасыннан тапкан шагыйрь:

Йөзем чытмый җәһәннәмгә керермен ярлылар берлән,
Күрермен һәр авырлыкны, янармын мәңгегә бергә,—
ди «Вөҗдан теләге» (1913) шигырендә.
Туктаусыз иҗади эзләнүләр, халыкчан гадилеккә омтылу, тормышка якын булу, замандаш шагыйрьләренең тәҗрибәләрен өйрәнү, уртаклашу Гафуриның әдәби осталыгын яңа баскычларга күтәрде. Тукай, Рәмиев иҗаты һәм тәрҗемәләре аша Гафурига бөек рус шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Крылов поэзиясе үрнәкләре дә килеп җитү аның шигъри офыкларын киңәйтергә ярдәм итте. Тукай белән иҗат элемтәсе ныгу, аларның, 1912 ел язында Уфада очрашып, бер-берсен якыннан аңлаулары да шагыйрьнең иҗади үсешенә тирән йогынты ясый.
Реакция чорында Гафури җитди генә хата һәм ялгышулар да кичерде. Башлыча, бу аның, милләтчелек йогынтысына бирелеп, үткән заманнарны идеаллаштыруында, «милли шигырьләр» язуында күренде. «Милләт мәхәббәте» (1907) җыентыгында һәм аерым шигырьләрендә шагыйрь төрек-татарларның борынгы данын, ханлык заманнарын сагынды, башкортларның җәйләүләрдәге иске тормышын тоташ бер бәйрәм итеп сурәтләде. Бу хәл аның дөньяга карашы чикләнгәнлегеннән, дини мәдрәсәләрдә тәрбияләнүеннән, шул заман әдәбиятында милләтчелек настроениеләренең шактый таралган булуыннан килә иде. Гафуриның идея хаталары үз вакытында Тукай, Әмирхан кебек алдынгы замандашлары тарафыннан кискен тәнкыйтьләнде. Ф. Әмирхан «Әл-ислах» газетасында 1908 елда «Тел мәсьәләсенә бер караш» дигән мәкаләсендә Гафурига да ишарә ясап: «Хәер, бездә, башкалардан заказ алып, әллә нинди милли шигырьләр язучылар ахыр вакытларда күренгәләделәр»,— дип язды. Алдынгы замандаш әдипләренең тәнкыйте шагыйрьгә хата-кимчелекләреннән арынырга ярдәм итте.
Гафуриның 1908—1913 еллардагы поэзиясендә күтәрелгән проблемалар, заман герое, яшәүнең мәгънәсе, тарихи барыш турында уйланулар проза әсәрләренең дә үзәгендә тора. Заман героен, халык өчен көрәшчене эзләү процессында ул халык поэзиясенә, героик эпоска мөрәҗәгать итте. Аның әсәрләренә романтик тенденция килеп керде. Язучының 1909 елда халык эпосы «Заятүләк белән Сусылу»ны язып бастыруы очраклы түгел иде. «Агыйдел ярында», «Бу кемнең кабере?», «Болгар кызы Айсылу», «Җәй көненең төнге ай яктысында», «Шәһәр бакчасында» кебек лирик хикәя һәм нәсерләрендә романтик геройлар тасвирлана, гүзәллек, чын мәхәббәт идеалы алга сөрелә. Шагыйрь югары эстетик идеал эзли. Бу аны кайбер очракларда мәхәббәт, табигать һәм сәнгать культы белән мавыгуга да китерде. «Мәхәббәт хатлары» (1912) дигән эпистоляр хикәядә, «Тәэссорат» (1913) исемле нәсердә шундый тенденция ачык чагылды.
Әдипнең эстетик, этик һәм философик карашлары «Хәмитнең хәяты, яхуд Ләйлә вә хәятым» (1911) исемле әсәрендә зур гына урын ала. Бу әсәрнең жанрын билгеләү кыен, аны авторның заман морале хакында уйланулары дип атарга мөмкин булыр иде. Әсәрдә хикәяләүнең беренче заттан алып барылуы да шуңа бик тапкыр килә.
«Хәмитнең хәяты»нда педагогик карашларга, дини мәдрәсәләрдәге схоластик укыту-тәрбияләүне тәнкыйтьләүгә зур гына урын бирелә. Мәгърифәтчелек идеяләре дәвам иттерелеп, дин һәм дөньяви уку-укыту, рус телен өйрәнү мәсьәләләренә караш белдерелә. Әдип милли гореф-гадәтләрнең алдынгыларын гына саклау һәм үстерү яклы. Әсәрдә семья һәм мәхәббәт, хатын-кызларның хокукы мәсьәләләренә дә игътибар ителә. Язучының табигать һәм җәмгыять өзлексез хәрәкәт нәтиҗәсендә үзгәрә баруын тануы да дикъкатькә лаек.

IV

1910 елда Гафури «Доносчы» дигән шигырен яза:

Белми бит ул: алдына баскан дию —
Табынып шуңа, ул да зураймак була;
Ике тиен дә тормаслык җәлладларга
Башын сатып, тамак туйдырмак була.

Җәлладларын, диюләрен
Мөнҗәникъка тотар өчен,
Кирәк булыр иркен сулыш,
Үч алучы бишенче ел!..

Шагыйрьнең «үч алучы бишенче ел»ны кабатларга теләве тиккә генә түгел иде. Билгеле булганча, унынчы еллар башында Россиядә яңа революцион күтәрелеш сизелде. Бу еллар милли өлкәләрдә дә революцион хәрәкәтнең үсә, большевизм идеяләренең көчәя баруы белән характерлана. Оренбургта татар телендә чыккан большевистик «Урал» газетасы һәм X. Ямашев кебек татар большевикларының эшчәнлеге эзсез югалмады.
Революцион күтәрелеш чорында Гафури поэзиясенең сугышчанлыгы тагын да кискенләшә, шагыйрь аңы революционлашабарды. 1912—1914 елларда язылган әсәрләрендә хаклык, азатлык өчен социаль тигезсезлеккә каршы көрәш мотивлары киңрәк урын алды. «Ирек өчен көрәш» (1912), «Хәят юлында» (1913) кебек, активлыкка, батырлыкка чакырган шигырьләр иҗат ителде. Аларда чын бәхетне, ирекне һәм шатлыкны фәкать көрәшеп кенә алырга мөмкин булу хакында ачык әйтелде.

Булма мәэюс!.. Бул хәзер һәр көн хәят сугышында син,
Йә мүәффәкъ бул сугышта яки җан бир шунда син...

«Күп тырыштым — булмады!..» — димәк — начарлык, ул юк эш,
Син әле һаман тырыш, һаман бәхет эзләп сугыш!
(«Хәят юлында», 1913)

Яңа революцион күтәрелеш Гафуриның вакытлы матбугаттагы публицистик эшчәнлеген дә җанландырып җибәрде. Аның публицистикасы тематик яктан шактый киң. Ул земство турында да («Земство нәрсә», «Авыл халкы өчен файдалы китаплар һәм земстволар»), халык тормышының төрле мәсьәләләре хакында да («Катай башкортлары») һәм аеруча культура мәсьәләләренә багышлап та («Уфада кызларга махсус мәдрәсә салу мөнәсәбәте белән», «Татар җырчысы», «Габдулла Тукай Уфада» һ. А) бик күп мәкаләләр яза.
Беренче дөнья сугышы хезмәт ияләренә бетмәс авырлыклар, зур каза, көтелмәгән бәлаләр алып килде. Бу фаҗигале чынбарлыкны Гафури аеруча газапланып һәм нәфрәтләнеп хис иткән әдипләрнең күренеклесе булды. Баштарак сугышны ул тарихи ике чор арасындагы өзеклек (русча: безвременье) — фитрәт заманы дип атады. [Шул исемдәге шигырендә (1914) шагыйрь: «Килде бер «фитрәт заманы» — бетте дөньяның яме, Бер пәйгамбәр дә халыкны тугъры юлга өндәми»,— дип, мондый куркыныч хәлдән коткарырлык бердәнбер көч тәңре булуын әйтергә теләде. Сугыш башлангач язылган «Кыямәт» шигырендә инде икенчерәк төсмерләр бар:

Җитте шул көн: дөньяда усаллык итте кем дә кем,
Тәңре аларга җәза бирер, кыйлып тугъры хөкем.

Бу шигырьдә Гафуриның идея юнәлеше алга китешен билгеләп, X. Госман: «Шагыйрь җир йөзендәге бәндәләрне тоташтан бозык дими инде, ходай җибәргән җәзага лаеклыларны аерып күрсәтә»,— дип язды.
Гафури авыр замандагы кешелек язмышын давыллы диңгезгә охшатты. Бу сурәттә тарихның кискен үзгәрешләр алдында торуын бер эчке хис-интуиция белән тою да бар иде. 1915 елдаинде әдип шушы язмыштан зур яңалык, үзгәрешләр көтүен әйтеп чыкты:
Хәвеф зур!.. Куркыныч арта!.. Үлем алга килеп баскан,
Халыкның язмышы чишелер вакыт гаять якынлашкан...
(«Язмыш»)

Ил Һәм халык өстенә килгән куркыныч хәлне, трагедияне — сугышны аңлауга Гафури каршылыклы кичереш һәм карашлар аша барды. Әле күптән түгел генә бу вәхшәтне җиңәрлек бердәнбер көч алла дип уйлаган шагыйрь, озак та үтмәде, алланың үзенә дә шикләнеп карый башлады. «Юктырсың ла, алла!..» (1915) шигыре әдипнең идея-эстетик карашларында барлыкка килгән кискен борылышның гаять бер әһәмиятле мисалы булды.
Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң,
Сабыр итмәс идең бу эшкә,
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә...
Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга,
Ирек бирмәс идең көчлеләргә
Көчсезләрне болай таларга.

Алла белән мондый тонда сөйләшү шул заман өчен зур кыюлык иде. Әлбәттә, шикләнү — алланың барлыгын бөтенләй инкяр итү түгел әле. Шагыйрь алланы аның бөеклегенә, кодрәтенә бер дә килешмәгән эшләр эшләгәне өчен тәнкыйть итә, аңа (аллага!) тел тидерә. Бу — зур батырлык иде, әлбәттә. Шуңа күрә шигырь үз вакытында күп шау-шу тудырды. Уфа, Казан, Оренбург һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук авыл мәчетләрендә «диннән язган» әдипне каргап вәгазьләр сөйләнде, Оренбургта чыга торган «Дин вә мәгыйшәт» журналының 1916 елгы 6 саны аны гаепләүгә багышланды.
Сугышка мөнәсәбәтне һәм шул чынбарлыкны күрсәткән әсәрләр арасында иң күренеклеләреннән берсе—Гафуриның «Ул кем?» (1915) дигән шигыре. Монда ирексездән сугышырга, канлы мәйданга килергә мәҗбүр ителгән гади кеше — солдатның трагик образы тудырыла. Үзе кебек үк хезмәт кешесен үтергән солдатка конкрет сорау бирелә:

«Дошманым» дип син хәзер чәнчеп үтергән бәндә кем?
Күкрәгеннән кан агып, алдыңда яткан бәндә кем?

Алга табан картина тагын да тулылана, кискенләшә, ачыклана. Бер солдат икенчесен үтерә, ләкин алар бер-берсенең кем булуы турында белмиләр дә, уйламыйлар да:

Ул Гаребтән, син Шәрекътән ушбу җиргә килдегез,
«Кем элек өлгерсә, шул үтерү тиеш»,— дип белдегез.

Бу трагедия — солдатларның үз ихтыярлары булмау нәтиҗәсе. Шагыйрь үтерүче солдатка бик туры сорау куя: «Үтереп үч кандымы? Син аны чәнчеп үтергәч, дөнья иркен калдымы?» -ди һәм шунда ук тулы, дөрес җавап та бирә:

Син шулай коллыкта йөрсәң, дөнья киң булмас сиңа,
Барча эшләрдән элек баш бул, туган, үз иркеңә.

Шундый реалистик нәтиҗәсе белән Гафури солдатларның күзен ачу юлында эш алып барган большевиклар партиясенең революцион лозунгларына якын килә, солдатны үз иркенә баш булырга өнди.
Империалистик сугыш чынбарлыгы, гади кешенең трагик образы Гафуриның «Күңелсез бер көндә», «Җыла!», «Сугышта хәбәрсез югалган туганга» кебек шигырьләрендә дә чагыла. 1915 елда язылып та, Бөек Октябрьдан соң, 1917 елда гына басылып чыккан «Солдат хатыны Хәмидә» хикәясендә кызганыч язмышлы гади кешеләр — сугыш елларында йортта ялгыз хуҗа булып калган, дөнья көтүнең бөтен авырлыгын, михнәтен күтәргән, әмма барысын да сабыр кичергән авыл хатыны Хәмидә һәм аның ире, сугыш яланнарында хәбәрсез югалган солдат Гариф образлары сурәтләнә. Бу әсәр шулай ук язучының сугышка каршы протесты белән тулы иде. Ул сугыш авырлыгын кичерергә дучар ителгән хезмәт ияләренә бетмәс теләктәшлеген белдерә һәм аларның бәхетсезлегендә сугышны гаепли.
Озакка сузылган сугыш халыкның түземен бетерде һәм илдәге революцион ситуацияне кискенләштерде. Гафури әйтмешли, савыт тулып ташыр чак җитте. Шушы шартларда 1917 елның 27 февралендә (12 мартта) өч йөз ел Россияне рәхимсез изгән Романовлар династиясенең соңгы вәкиле — Николай II нең тәхеттән ваз кичүе — халыкның беренче җиңүе иде. Февраль буржуаз-демократик революциясен бер зур тарихи вакыйга итеп татар һәм башкорт әдәбиятында беренче булып Гафури җырлады. 3(16) мартта ул, халык шатлыгын уртаклашып, «Хөррият иртәсе» шигырен бастырды:

Гүя күктән җир йөзенә нур ява,
«Ник болай бу?.. Нәрсә булган дөньяга?..»

Әй, халык шат!..
һәммәсе уйный, көлә...
Каршыдан балкып Кызыл байрак килә!..

Шулай итеп, февраль көннәрендә Гафури иҗатына революция символы, түгелгән каннар билгесе—Кызыл байрак образы килеп керде. Халык шагыйре шушы образга гомеренең ахыры-нача турылыклы булып калды. Февраль революциясе аның дөньяга карашында тарихи оптимизмны көчәйтте, бу оптимизм көннән-көн революционлаша барды. Шагыйрь революцион көчне— эшчеләр сыйныфын зур дәрт белән җырлый башлады. Шул ук «Хөррият иртәсе» шигырендә:

Эшчеләрнең ирләре һәм кызлары
Җырлыйлар бердән азатлык җырлары...
диелде. «Азатлык хөрмәтенә» исемле шигырьдә дә шагыйрь эшчеләр сыйныфын олылый («Эшчеләрнең хәмләсе берлән ватылды таш дәвер...»). Беренче майга багышлап язылган «Кызыл байрак» шигыре бу чорда Гафури гражданлык лирикасының югары ноктасы булып, ул халыкның революцион җырына әйләнде.

Әй, Кызыл байрак,
Нур бир җиһанга!
Әйдә, эшчеләр,
Алга вә алга!..—
дип, Гафури хезмәт ияләрен Кызыл байрак астында яңа җиңүләргә чакырды.
Буржуаз-демократик революция халыкка тулы азатлык китермәде, сугыш туктатылмады. Бу хәл Гафури иҗатында халык интересларын ахырынача яклау, көрәшкә чакыру мотивларын көчәйтте. Февральдән Октябрьга кадәрге тарихи аралыкта ул «Бетсен империалистлар сугышы!», «Икмәк!», «Хөррияткә каршы торучыларга» кебек политик актуаль шигырьләрен язды. Болар хезмәт ияләренең изге теләкләрен яклауга багышланды.
Мондый әсәрләр азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән халык белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәткә кергән лирик геройдагы реалистик һәм романтик башлангычларның кушылуы, синтезы барлыкка килү хакында сөйләде. Шулай итеп, ике революция арасындагы искиткеч катлаулы бер дәвердә Гафури татар гражданлык поэзиясен үстерүгә күп көч салды, халык белән бергә алга баруда иҗади батырлык күрсәтте.

1902—1917 еллар арасында Мәҗит Гафури зур тормыш һәм катлаулы иҗат юлы үтте. Халык теләкләре белән яшәү, халык белән өзелмәс бәйләнеш, революцион хәрәкәтләргә бетмәс теләктәшлек, бөек халык шагыйре Тукай шигъри мәктәбе традицияләренә турылыклы булып иҗат итү аны чын мәгънәсендә революцион-демократик юнәлештәге күренекле әдип итеп таныттылар.
Социалистик революциягә Гафури халыкның уй-хисләрен яхшы белгән, хезмәт ияләренең моң-зарларын җырлаган халык шагыйре булып килде. Шуңа күрә ул Бөек Октябрьне, халыкның чын азатлык һәм бәхет тантанасы дип, һич тә икеләнмичә кабул итте.
Г. Рамазанов


©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 3нче том. Казан, 1986.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013