Бүген Әдипләр: Рәкыйп Гаффар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәкыйп Гаффар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Рәкыйп Гаффар Танылган язучылар Әхәт Гаффар һәм Ринат Гаффар иҗатлары белән сез яхшы таныштыр. Бу бертуганнарның тагын бер энекәшләре Рәкыйп Гаффар да журналистик эшчәнлеге белән бергә шигъри иҗат белән мавыга. Аның шактый кызыклы иҗатының кайбер үрнәкләре белән без сезне күпмедер вакыт элек таныштырган идек инде. Һәм менә бүген яңа очрашу тәкъдим итәбез.
Ул кайберәүләр кебек башына уй килгән саен аны шигырь юлларына тыгызлап-тыгызлап тутырып калырга тырышмый, ә күңеле нечкәргән чагында гына, инде каләм алмый мөмкин булмаганда гына үзенең шул нечкә хисләрен матур калыпка салып, уйландыра да, кайбер вакытны бәхәскә дә чакырга, ә күп очракта бөтен җаның-тәнең белән килешә дә торган чын мәгънәсендә шигъри әсәрләр дәрәҗәсенә күтәрелгән үрнәкләр тәкъдим итә.
Рәкыйп Гаффар менә 29 ел инде "Татарстан" радиосында иң актив эшләүче һәм үзенең күпләгән тыңлаучысы булган талантлы журналист. Аның дини проблемаларга багышланган "Иртәнге нур", авыл хуҗалыгы, социаль һәм башка бик күп темаларны колачлый торган "Офыклар", спортның үткәне, бүгенгесе, анда алда торган һәм кичектергесез хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне тирәнтен анализлый торган "Старт" тапшырулары сезнең дә яратып тыңларга гадәтләнгән программалардыр. Ул тормышта да бәхетле кеше. Хатыны – Казан югары педагогик көллиятнең бүлек җитәкчесе Сәбилә ханым белән бер дигән ике кыз үстерделәр. Хәзер инде мәшәкатьләре тагын да артты, бергәләп оныклары Камиләне тәрбияләүдә дә җан атып йөриләр.
"Ватаным Татарстан".
 ***
Нигә шулай мәңгелеккә килгән 
Кебек яши адәм баласы? 
Бер кәфенлек җитә соңгы юлга, 
Бар да монда – җирдә каласы. 
Бар да кала: мал да, мөлкәтең дә, 
Гөнаһлардан Алла сакласын! 
Яхшылыклар, изгелекләр генә 
Ача җәннәтләрнең капкасын. 
 Яңгырларда калып,ай, соңладым 
Яңгырларда калып, ай, чыландым, 
Туңды җаным, чәчкәйләр, ай, тузды, 
Бер өметсез өметләнеп сөеп, 
Гомеркәйләр сизмичә, ай, узды. 
Яңгырларда калып, ай, соңладым, 
Йөрәк сызды, юлым, ай, уңмады, 
Очтым сиңа, канатларым талды: 
Барып җитеп кенә, ай, булмады. 
Яңгыр юган юлкайны, ай, җуйдым, 
Сукмакларны ташкын, ай, каплады. 
... Сулар кипте, шашкын йөрәгемнең 
Януларын гына, ай, басмады. 

Югалтулар аша сиңа кайттым 

Югалтулар аша сиңа кайттым, 
Ялгышулар аша, абынулар. 
Үткән яшьлек, сүтелгәннәр хисләр, – 
Күңелләрдә бары сагынулар. 
Безне озатып калган чишмә кипкән, 
Тирәгеннән сандугачлар күчкән. 
Безнең эзләр калган сукмакларда 
Үтә алмаслык кычытканнар үскән. 
Төнлә чыксам – урамнар да буп-буш, 
Ишетелми этләр өргәне дә. 
Таң атканчы йөреп һич күрмәдем 
Парлыларның бергә йөргәнен дә. 
Бәхет юрап сайрар кошлар тынган, 
Печән баскан яшьлек болыннарын. 
Суы тездән калган елгабызда 
Коендырмый атлар колыннарын. 
Коендырыр иде – таллык баскан, 
Ташлыкларын ләмнәр күмеп киткән. 
Без югында атлар сирәгәйгәч, 
Ат иярләр малайлар да беткән. 
Тып-тын калган безнең елга буе, – 
Картаялар икән тирәкләр дә. 
Без яшьлектә төннәр буе сузган 
Җырлар гына йөри йөрәкләрдә. 
Без булмагач, тормыш тукталганмы – 
Ятим икән тугайларда кичләр. 
Сүнгән учак яңгырларда калып, 
Көлләр булып очкан безнең хисләр. 
Язгы учакларсыз елга ятим, 
Боз да китми ярларына тулып. 
Инде хәтер генә көйри әнә 
Мәхәббәтнең "кисәү башы" булып. 
Мәхәббәтләр гөрләп чәчәк аткан 
Бу тугайлар – безнең хәтер кыры. 
Караңгылык. Бушлык. Үзәннәрдә 
Ишетелсен ник бер яшьлек җыры. 
Суы булмаса да, шаулый елга – 
Сагыш ага тулып ярларына. 
Ялгышулар, абынулар аша 
Кайткан идем менә яннарыңа... 
Кайткан идем. Әмма табалмадым, 
Эзләсәм дә яшьлек эзләреннән. 
Язымда да юк син... җәемдә дә... 
Килмәгәнсең, күрмим көзләремдә... 
Бер ялгызым торам. Авыл буп-буш, 
Хатирәләр булып үлән үскән. 
Синең хисләр минем йөрәгемне 
Гомер бакый талар моңга күчкән. 

Моңсу этюд 

Күкләргә яктылык, нур чәчеп, 
Ай кайта каяндыр ялгызы. 
Артыннан бер адым калмыйча, 
Тын гына озата Таң кызы. 
Күрми ник Ай гына үз тиңен? – 
Гомере буена ялгызы. 
Югыйсә, янында гына бит, 
Мәңгелек насыйбы – Таң кызы. 

Кайтыйк бер яшьлекнең таңына 
Елмаеп каршы ал һәр көнне 
Сызылып таңнарның атуын. 
Битеңә җылы нур тидеме? – 
Бу – мин бу, бу – сиңа кайтуым. 
Елмаеп каршы ал болында 
Яз саен чәчәкләр атуын. 
Юлыңда таптыңмы такыя? – 
Бу – мин бу, бу – сиңа кайтуым. 
Кочыйм бер, үбим бер, сөйим бер, 
Елмаеп кил әле яныма. 
Кулларны кулларга алыйк та, 
Кайтыйк бер яшьлекнең таңына. 

Күңелләрнең кайнар учагы 
Энҗе кунган димме битләреңә, 
Әллә күз яшьләрең тамалар. 
Шул яшьләрең айның яктысында 
Ике йолдыз кебек яналар. 
Сагыштанмы, белмим, сулкылдыйсың, 
Шатлыктанмы яшьләр күзеңдә... 
Бүгенгәчә сүнми калган хисләр 
Кайнарлыгы һәрбер сүзеңдә. 
Сагынганмын ул чакларны мин дә, 
Сулышыңа хәтле сагынган. 
Ай нурында шуңа синең күзләр 
Ике йолдыз булып кабынган. 
Нигә искә төшә мәхәббәтнең 
Безне исәр иткән шул чагы?.. 
Бозга әйләнгән хисне эретерлек 
Күңелләрнең кайнар учагы. 

Мәхәббәтме соң бу? 

Мәхәббәтме соң бу? – 
Юксынганда сине 
Дөньяны караңгы төн баса. 
Инде якты җиргә яңадан иңмәс дип, 
Бар булган өметем өзелеп бетсә дә, 
Күрче, таң да аткан лабаса. 
Мәхәббәтме соң бу? – 
Әгәр син булмасаң, 
Йөрәктә һәрвакыт боз икән! 
Кайчан да яныма киләсеңне белеп, 
Бер шатлыктан елыйм, 
бер сагыштан елыйм – 
Күз яше барыбер тоз икән. 
Мәхәббәтме соң бу? – 
Иртәдән моңланам: 
Нидер җитми кебек җаныма. 
Шундый якын таныш җыр ишетеп 
Саташаммы дисәм, 
син җырлыйсың икән – 
Син кайткансың икән яныма. 

Ашыктырма, тормыш 

Абыем Әхәт Гаффарга 

"Тормыш тукталышы – көзләр, – диләр. 
Ә узган юл – синең йөзеңдә..." 
Маңгай – сырда, чәчләр агарганнар, – 
Шулмы икән әллә көзем дә? 
Тормыш тукталышы – көзләр, диләр. 
Гөлләр чәчәк ата көздә дә. 
Көзен яуган җылы яңгыр кебек 
Кеше кайчак япь-яшь йөздә дә. 
Маңгай сыры – көз билгесе түгел! 
Картлык бәйләнмәгән чәчкә дә! 
Минем әле япь-яшь чагым бүген, – 
Күңел – шаулап аткан чәчкәдә. 
Күңел бакчам шаулап чәчәк ата, 
Дәрья булып ургый хисләр дә. 
Аллаһ кушып калеб бөтен чакта 
Көннән якты кайчак кичләр дә. 
Ашыктырма, тормыш, чү, торып тор! 
Без үтәсе юлны кем үтсен!.. 
Язмыш биргән гомер йомгакларын 
Без сүтмичә тагын кем сүтсен! 
Ашыктырма, тормыш, куалама! 
Аллаһ йөртә адәм баласын... 
Язып куйган үз чираты белән 
Кем китәсен, кемнәр каласын. 

Ялгыз ана 

Кем узса да өе каршысыннан, 
Машиналар уты чагылса да, 
Пәрдә читен ачып тышка бага, 
Балаларын көтеп ялгыз ана. 
Бу үтмәс төн әллә мәңгелекме? 
Бу ялгызлык нигә җанны тырный? 
Авыл читендәге ялгыз өйдә 
Төне буе утлар сүнеп тормый. 
Ут сүндерсәң – тормыш бетәр кебек, 
Ут сүнмәгәч, димәк, дәвам итә. 
Аның өе турысыннан көн дә 
Кемдер кайта, кемдер кире китә. 
Берсен таный, берсен танымый да, 
Сирәгәя ел да танышлары. 
Күңеленә уйлар кергән саен, 
Арта гына бара сагышлары. 
Арта сагыш, шуның белән бергә, 
Алда яшәр ел исәбе кими... 
Газапларын арттырудан куркып, 
Хәзер аңа беркем кереп йөрми. 
Ялгызлыгын күпләр аңласа да, 
Беркем аның ишетмидер зарын... 
Яши-яши бөтен хисләр тузган, 
Язларының моңы калган бары. 
Күз яшьләре инде күптән кипкән, 
Гомер дә су кебек агып киткән. 
Җылы эзләп чыкса болыннарга, 
Анда – башкаларның язы җиткән. 
Көне җылы, ә җанында суык, 
Ләйсән яңгыр тәнне өтеп ала. 
Кайтмасларын инде күптән белә, 
Ә уенда – бала, бала, бала... 
Калын юрган нигә җылы тотмый? 
Төннәр нигә бу кадәрле озын? 
Ялгыз ана хәлен кем соң аңлар? 
Кем эретер аның йөрәк бозын? 
Тәрәз саен йөреп гомер уза, 
Юрган җылысында өши җаны. 
Кайтмый интектергән балалары 
Шушы яшькә җиткәч аңлар аны... 

Бар да үтә 

Сөйдем сине, үлеп сөйдем, юкса, 
Әйттеләр бит миңа: ялгышасың! 
Күңел төшсә, күзләр күрмәс була – 
Соңгы саламга да ябышасың. 
Сөйдем сине, үлеп сөйдем, юкса, 
Белә идем җавап бирмәсеңне. 
Сөю учагында җан көйгәндә, 
Чакырсам да мәңге килмәсеңне. 
Сөйдем сине, үлеп сөйдем, юкса, 
Билгеле иде ничек бетәчәге. 
Тәкъдир булып язмыш безне кушса, 
Алда бары бушлык көтәчәге. 
Сөйдем сине, үлеп сөйдем, юкса, 
Үтә икән бар да. Бар да үтә! 
...Сөю белмәс кипкән күңел белән, 
Үзеңне соң синең нәрсә көтә?.. 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013