Бүген Әдипләр: Рәдиф Әхмәдиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәдиф Әхмәдиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин
Рәдиф Әхмәдиев
Рәдиф Әхмәдиев, «Яңа Гасыр» каналы алып баручысы, «Axelle» төркеме солисты:
– Суверенитет хакында кечкенәдән ишетеп үстем. Ул елларда милли хәрәкәт дулкынын, вакыйгаларны үз күзләрем белән күрә алмавым кызганыч, әлбәттә. Суверенитет турында нибары әти-әни сөйли иде. Мәктәп елларында тарих укытучысы Фәрит абыйның да Татарстан җөмһүриятендә бәйсезлек өчен көрәшүе хакында бәян иткәне истә. Әмма ул вакытта, әллә яшь булгангамы икән, бу темага бик игътибар бирмәдем. Карашымны исә, Казанга килгәч, «Шәрекъ» клубы үзгәртте. Хәзер тәгаен итеп әйтә алам – татар милләте, аның киләчәге, халкы өчен бу хәлиткеч заман булган. Күпме халык көч-куәтен жәлләмичә азатлык өчен мәйданнарга чыккан, хөкүмәткә үз фикерен белдергән. Киләчәгебезгә битараф булмаган һәм Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип исемләнгән әсәрендәге сюжет тормышка ашмаган өчен милләттәшләрем белән горурланам. Тарихка күз салсак, күпме милләтнең хокуксыз тормыш кичереп бөтенләй юкка чыгуын күрәбез бит. Безнең халык сынмады, түзде. Әлбәттә, корбаннар да булды.
Суверенитетка да, миңа да 25 яшь һәм каныма да бәлкем шул елларның милләтпәрвәрлеге сеңгәндер. Холкымдагы гыйсъянчылык рухы да шуннан киләдер дип уйлыйм. Әгәр Татарстан суверенитетын кеше гомере белән чагыштырсак, ул хәзерге вакытта шактый җитлеккән, үз фикерен дөрес итеп җиткерә белә, хаталары вә уңышлары өчен җавап бирә. Суверенитет киләчәктә дә халкыбызның мөстәкыйльлеге сагында торырга тиеш. Бу – аның төп максаты. Әмма бәйсезлек өчен көрәш адәм канын коеп түгел, ә туган телебездә сөйләшеп, мәнфәгатьләребезне түрәләргә дипломатик юл белән җиткереп барырга тиеш. Башкаларга үрнәк күрсәтеп кенә мөстәкыйльлек яулап була. Тәрбияле, зыялы балалар үстерү дә – милләтебезнең бурычы..
http://idel-tat.ru/suverenitet-yasht-shl-re-ni-ujlyj/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013