Бүген Әдипләр: Рәхимә Габделганиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәхимә Габделганиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Вахит Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина


Рәхимә Галләм кызы Габделганиева (Хәбибуллина) 1932 елның 21 октябрендә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогика институтының филология факультетында белем ала. Диплом алганнан соң, башта Чирмешән районында, аннары Лениногорск районының Сарабиккол мәктәбендә балалар укыта.
Романтик күңелле Рәхимә ханым сәяхәт итәрге ярата. Яшь чагыннан ук иҗатка тартыла, Алабуг шәһәрендә институтта укыганда, студентлар белән очрашуга килгән Хәсән Туфанга шигырьләрен күрсәтеп, аның хәер-фатихасын алу бәхетенә ирешә.
Шигырьләре, хикәяләре, журналистик язмалары район һәм республика матбугатында даими басылып тора. 1999 елда хәйриячеләр ярдәме белән җирле нәшриятта «Ачы кайтаваз» исемле шигъри җыентыгын чыгарды һәм аның өчен Лениногорск районының Ш.Бикчурин исемендәге премиясенә лаек булды.

Фонтан

Мәһабәт зур сарай шәһәр уртасында,
Зыялы җан монда тартыла.
Сәер бер хәл:
Тукай,
Нурлы фонтан
Урнашканнар аның артына.
Артта булса булсын,
Җанлы фонтан
Алма кебек яна, елмая.
Дымлы төтен булып сибелә дә
Бәллүр букет булып зурая.
Юлым ята шушы мәйдан аша,
Әсәрләнеп, туктап мин калам.
Ярдәм кулы сузган хөр күңелле
Ир-егеткә аны охшатам.
Көлтә булып, фонтан, бөркеләсең,
Яшь баладай үбеп аласың.
Илһам биреп, рәхмәт, каләмемә,
Шигърияткә озатып каласың.

Ялгызлык

	Парын җуйганнарга 
Дөнья йорты аяз парлыларга, 
Ялгызныкы һәрчак болытлы. 
Кояш нуры назлый парлыларны. 
Ялгызлык ул һич тә җылытмый.

Ялгыз кеше никтер хәтерләтә 
Янып сүнгән салкын күмерне. 
Йөрәк серен сөйләр кешесе юк, 
Моң-зар белән үтә гомере.

Күкрәк тулы моңнар, хатирәләр. 
Кырыкмаса кырык үтенеч! 
Барын горур бикләп күкрәгенә, 
Әрнеп пыскый эчтә үкенеч.

Ялгызларны таныйм күзләреннән,
 Алар безгә рәнҗеп карыйлар. 
Һәм үзләрен фани бу дөньяда 
Башкалардан ким дип саныйлар.

Яшәмәгез, дуслар, җирдә ялгыз. 
Ярның да бит каршы яры бар. 
Ялгызлык ул - зиндан тоткы; 
Тоткынның да сердәш пары бар.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013