Бүген Әдипләр: Рәйхана Гаязова
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәйхана Гаязова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тимерхатмулла Габдуллин
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Таһир Гыйлаҗев

Нәсел хатирәләре яңара

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Мари Эл Республикасы Татар мәдәният үзәге вәкилләре яңа китап тәкъдим итте. «Нәсел хатирәсе” дип аталучы ике томлык китапның авторы - Рәйхана Гаязова.


Мәгълүм булганча, Мари Эл республикасы Бәрәңге авылының бер урамы Мансур Гаязов исемен йөртә. Киң катлам кешеләр Мансур Гаязовның җирле шагыйрь икәнен яхшы белә.Гаязовлар нәселе турында “Нәсел хатирәсе” дигән китап дөнья күргәннән соң, әлеге нәселдә 17 буын указлы мулла булып торганлыгы мәгълүм булды. Затлы нәселнең дәвамчылары бүген дә безнең арада гомер кичерә.

Ике томлык зур хезмәт белән автор - Рәйхана Гаязова үзе һәм китапның редактор-төзүчесе Фирзия Сабирьянова таныштырды. Рәйхана ханым Гаязова: “Мондый эчтәлектәге китап бастыру турында моннан йөз еллар элек үк бабаларым хыялланган була. Әмма, ни кызганыч, болганчык елларда бу мөмкин булмый. Ләкин хатирәләр сандыгы сабыр гына үз вакытын көтә килде. Бабаларым, әтием бик күптәннән нәсел турындагы мәгълүматны сандыкка җыя барган. Нинди авыр еллар булуга да карамастан, сандыктан бернинди ядкәр юкка чыкмаган, күз карасыдай сакланып безнең көннәргә кадәр барып җитте. Шәхсән мин үзем әлеге китапны алты ел әзерләдем. Әтием Мәгърүф әйтеп калдырган васыятьне башкарып чыга алуыма чиксез шатмын”, диде үзенең чыгышында.


“Нәсел хатирәсе” китабын тәкъдим итү кичәсендә Татарстанның зур галимнәре дә катнашты. Алар арасында тарихчыларыбыз Дамир Исхаков, Марсель Әхмәтҗанов та бар иде. Фирзия Сабирьянова белдергәнчә, Марсель ага Әхмәтҗанов әлеге зур хезмәтнең фәнни консультанты да булган. Китапка галимнең дә хезмәте кергән. “Ошбу китап зур хөрмәткә лаек. Китап Бәрәңге районыннан булган өчен генә игътибарга лаек түгел, ул татарның мәгърифәтенә багышлана дисәк тә ялгыш булмас. Үрмәт нәселе тирә-юньгә мәгърифәт орлыгы чәчеп йөргән нәсел. Бу гыйбрәтле китап дияр идем”, дип бәяләде әлеге хезмәтне Әхмәтҗанов.

Үрмәт нәселе Явыз Иван чорыннан ук башлана. 1821 елда Үрмәтнең улы Насретдин, икътисадый мәсьәләләрне күз алдында тотып, Арча районыннан мари җирләренә китеп урнашырга карар кыла. Насретдинның улы Хафизетдин югары белемне Бохарада, мәшһүр гарәп галим-энциклопедисты Шиһабетдин Мәрҗанидә ала. Галим “Мөстәфадел әхбар...” китабында үзенең бик зирәк укучысы Әхмәт бине Хафизетдин Бәрәңгевине искә ала. Ягъни “Изге җир”дән (“Бәрәңгеви” гарәпчәдән “Изге җир” дип тәрҗемә ителә) булган Хафизетдин. Хафизетдин бине Насретдин үз гомерендә 15 китап чыгара. Алар арасында Бәрәңге районы тарихы да бар.

“Нәсел хатирәсе”, алда әйтелеп киткәнчә, ике томнан гыйбарәт. Биредә бары тик нәсел архивларында сакланган тарихи документларга таянган истәлекләр, сирәк очрый торган фотосүрәтләр, автор әтисенең нәсел башлангычы хакында тупланган, шулай ук сугыш чоры истәлекләре кертелгән.

Китаптан күренгәнчә, затлы нәсел төрле сынауларга да дучар була.1937 еллар шаукымы мулла нәселен урап узмый. “Хафизетдинның улы – 76 яшьлек мулла Гаяз Насретдинов кулга алына һәм атып үтерелә. Аның улларының берсе Расих та бик талантлы, шигырьләре “Совет әдәбияты” журналында чыга иде. Кызганыч, гомере кыска булды. Тагын бер улы Мансур да шигъри телле булган. Анысын әдәбият дөньясына Муса Җәлил әйдәгән. Мансурның гомере дә яшьли, 1943 елда Белоруссиядә барган сугышларда өзелгән”, дип бәян итте китап чыгаруда зур көч куйган, гомере буе мөгаллим булып эшләгән Фирзия ханым.

Китап белән таныштыру кичәсендә әлеге китапны Казанда зур сәхнәдән дә тәкъдим итәргә кирәк дигән фикер яңгырап узды.


www.Intertat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018