Бүген Әдипләр: Рәйсә Имамиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәйсә Имамиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Ибраһимов
Ямаш Игәнәй
Иделбикә
Рим Идиятуллин
Хәмидә Идиятуллина
Нурия Измайлова
Илсөяр Иксанова
Рәйсә Имамиева
Фаил Ислам
Зимфира Исламова
Фәйрүзә Исмәгыйлева
Әхмәт Исхак
Әнәс Исхаков
Гөлфия Исхакова
Ләйсән ИСХАКОВА
Наил Ишмөхәммәтов
Йолдыз
Ибраһим Йосфи
Зөлфия Йосыфалиева
Йосыфбик
Рәйсә Имамиева

Җитмешне узгач та китап язган авыл апае

Рәйсә апа Имамиеваның исемен балачагымнан ук ишетеп, аның сәхнә кешесе булуына сокланып үстем. Әти-әнием, авылдаш апа-абыйлар район үзәгенә нинди дә булса бәйрәм, әйтик, терлекчеләр слеты кебек чараларга килсәләр, “Рәйсә җырлады, и Аллаһ Тәгалә сәләт биргән дә инде Елыш кызына, үзе бии, үзе такмак әйтә”, дип кайталар иде. Авылдашлар яратып сөйләгән талант иясен минем дә күрәсем килде. Бервакыт авылыбызга урып-җыю чорында ындыр табагына “Ләйсән” агитбригадасы килеп төште. Милли киемле, мөлаем йөзле, таланты ташып торган ул апаны күреп бик сокландым. Балачак хыялга бай булучан, минем дә шул көннән соң, аның кебек матур итеп җырлыйсым, биисем килде. Әмма теләк белән генә түгел бит әле, талант та кирәк, хыялым чынга ашмады.

- Рәйсә апа, әйтегез зле, менә шундый моңлы көйләр, йөрәкләргә үтеп керә торган шигырьләр язу каян килә дип уйлыйсыз үзегезгә?
- Минем әнием бик моңлы кеше иде. Гел моңланып, җырлап яшәде. Сагынуын, юксынуын да, тормыш кыенлыкларын да шул җыр көйләп баскандыр, юангандыр ул. Әтиебез Теләче районы Сауш авылында туган. Тик, безгә әти белән үсү насыйп булмады. Без Украинаның Донбасс шәһәрендә яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтине фронтка озаталар. Безне – өч кызы белән әнине, әти, чит җирләрдә калмасыннар дип, әнинең туган авылы Елышка кайтарып җибәрә. Мин ул вакытта унбер генә айлык булганмын. Муенына шәл асып, шул шәлгә мине салып, ике якка ике кызын җитәкләп кайткан әниебез ерак аралардан. Әтиебез кире әйләнеп кайта алмады. “Хәбәрсез югалды” дигән кайгылы хәбәре генә килде.
Әнием балалар укытты, эшендә бик яраталар иде үзен. Донбасска киткәнче дә укытучы булган, кире әйләнеп авылга кайткач кабат-кабат чакырдылар. Сабада, Казанчы Бигәнәй авылларында балалар укытты. Беребездән беребез кечкенә өч кыз – Әнисә, Фәния, Рәйсә. Авыр еллар бит, әнигә көн дә мәктәпкә чыгып китәргә кирәк. Безне тамаклары тук булсын диптер инде, ике кечкенәбезне районыбыздагы Шекше авылы балалар йортына урнаштыралар. Балалар йортында да үстек әле без шулай итеп. Нәкъ менә шул балалар йортында фортепиано уйнарга өйрәндем.

Шекшедә башлангыч белем алып туган авылына кайта. Ләкин, сигезенче сыйныфны да тәмамлый алмый, тормыш алып баруы бер әнисенә генә кыен икәнлеген күреп, колхозга төрле эшләргә чыга. Сыерлар сава, таналар, бозаулар, тавыклар карый. Тора-бара Магнитогорск шәһәренә барып төзүче һөнәрен үзләштерә. Эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укып, кулына аттестат алу бәхетенә ирешә. Авылында терлекләр караганда да, төзүче буларак йортлар салганда да гел җырлап яши, җырлап эшли шомырт кара күзле, калын толымлы Рәйсә исемле кыз. Күңелеңә моң кереп оялагач, җырламыйча ничек түзәргә кирәк! Ул моңнарга бит әле туган якта калган елга буйларының, тугайларның, бөдрә талларының гүзәллеге дә килеп кушыла. Ул үзенә чын-чынлап мәдәният тормышы кирәклеген аңлап, балачакта бөреләнгән хыялларын тормышка ашыру ниятеннән Алабуга культура-агарту училищесының көндезге бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлап, кулына кызыл диплом алгач аны Әгерҗе районына эшкә җибәрәләр.
Әни җанлы, нечкә күңелле Рәйсә апа әнисен, туган авылын сагынып яши. Шушы сагынулары аны 1972 елның җәендә кире туган авылына алып кайта. Шул көннән алып бүгенгәчә туган ягында хезмәттә ул. Кайтып эшкә урнашу белән халык уен корраллары оркестры оештыра. Балаларны балалайка һәм думбрада уйнарга өйрәтә. Аннан соң хорда эшләргә дә, хатын-кызларның “Лира” ансамблен оештырырга да туры килә. 1979 елда оештырылган “Ләйсән” агитбригадасы Вьетнамга кадәр барып җитә.
Рәйсә апа кебек авыл һәм районнарда мәдәниятне үстерү, халыкны рухи тәрбияләү юнәлешендә эшләүчеләрне мин эстрада да балкып янучы “йолдызлардан” купкә, бик күпкә өстен күрәм. Беренчедән, алар никадәр талантлы булсалар да туган якларында хезмәт итәргә калганнар. Икенчедән, аларның башкарган эшләре бәһаләп бетергесез. Алар бер үк вакытта җырчы да, режиссер да, сценарий төзүче, аны сәхнәләштерүче дә. Шул ук вакытта тыйнак та, кирәк урында тиешле сүзен үтемле һәм урынлы әйтә белүче фикердәш тә. Иң мөһиме – милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне саклап килеп, буыннардан буыннарга тапшыручылар. Эстрада күгендәге “зәңгәрле-яшелле” тавышлары белән бер-ике җыр башкарып йолдыз чире белән җәфаланучылар түгел шул алар. Мәдәнияткә ихластан гашыйклар.
Гомерен сәнгатькә багышлаган язма герое Рәйсә Имамиеваның җырлары Римма Ибраһимова, Айдар Фәйзрахманов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында да урын алган. Ә Габделфәт Сафин аның җырларын тәүге тапкыр зур сәхнәгә алып чыккан һәм күп кенә җырларын башкара. Сафин башкаруында “Язгы сагыш”, “Яннарымда син бар ич”, “Казлар”, “Су сип, иркәм, гөлләремә”, “Соң түгел”, “Әй без идек” дигән җырлар Рәйсә апа җырлары! - Шиг
ырь язуны берникадәр аңлыйм кебек, ә менә көй ничек туа, Рәйсә апа?
- Бөтен шигырьдә дә поэзия юк. Шигырь дип дүртюллыклар язарга да мөмкин. Анда син яңа фикер әйтә алмасаң, тапкыр сүзең юк икән, аны барыбер шигырь дип әйтеп булмый. Аннары һәр шигырь дә җырга батмый. Аңламаган очракта шигырьне өч-дүрт тапкыр да укып чыгарга мөмкин. Ә җыр бер тыңлауда барып җитәргә, бер яңгырауда ук тыңлаучының бөтен хозурлыгын биләп алырга тиеш.
Көйне аны шигырьнең характерына карап уйлыйсың. Әйтик, “Туфрагым” дигән текстка мин попса музыка яза алмыйм бит инде. Аны бөтен тематикасы шул: чит җирләрдә туфрак булып ятып калган солдатларга багышлана. Көйнең башлангычы ук кешенең йөрәген чеметтереп, каз тәннәре чыгарырга тиеш. Шигырьнең кульминацион урыннары бар. Көйнең дә бит шулай. Текстның үсеше, омтылышлы урыннары бар икән, югарырак нотага барасың, сүрәнрәк җирләрендә түбәнрәк нотага төшәсең. Шулай итеп яңа җыр туа. Тик, бер җырның икенчесенә охшамавы мөһим.
Һәр композиторның үз почеркы була, диләр. Шагыйрьнең дә шулай. Шул почерк белән бер композиторның көен тыңлаганнан соң, икенчесен дә танып алырга мөмкин. Әйтик, Рөстәм Яхинның үз почерогы. Аның гимн кебек рухта башлана, бер тыңласаң онытыла торган түгел. Авторы кем икән дип уйлап утырмыйсың, аныкы икәне шунда ук аңлашыла. Үзеңнең күңел халәтен нинди, көеңдә дә шул чагыла. Миңа бервакыт Риф Гатауллин синең җырларың халык җырларына ошаган, дигән иде. Шулай булырга тиеш тә бит инде, авылда халык җырларын тыңлап үстем. Әнием бик матур җырлый иде. Миндә халык моңы юк икән, җырларым берничек тә моңлы килеп чыга алмый, тыңлаучының йөрәгенә барып җитә алмый. Сүз дә юк, дискотека җырларында моң була алмый. Аларны махсус язасың. Шундый рухтагы җырлар да язып караганым бар минем. “Дискотека” дигән җырны быел “Яңа гасыр” радиосы аша Алинә Гарипова башкаруында куйдылар. “Музыкаль дистә” хитлар парадында да беренче бишлеккә үтә алды.
Беренче гармун алуым да кызыклы килеп чыкты. Магнитогорскида эшләгәндә демонстрациягә чыгарга аякка туфли кирәк, кибеткә чыктым. Күңел тарта бит инде, музыка уен кораллары сатыла торган бүлеккә кердем. Ике рәтле гармунга күз төшә бит. Уйнап карадым, тавышка да килә. Туфли аласы акчага алып чыгып киттем. Шуннан соң үз гармуным булды, авылга кайткач, капка төбенә чыгып уйный торган идем. Беренче уйнаган көем дә үземнеке, кулга гармун алдым да уйнадым - көй килеп чыкты. Аннан соң ул “Кайтам әле авылыма” дигән җыр булып туды.
Рәйсә Билал кызына талант мулдан бирелгән. Әнисенең җырларын ул күңеленә дә, дәфтәр битләренә дә төшергән. Үзенең дөньяга карашын иҗаты аша бик урынлы һәм үтемле җиткерә. Шуңа күрә дә аның җырлары, шигырьләре халыкчан, бер тыңлауда ук күңелгә үтеп керә. Яшьлек, мәхәббәт, туган җир, халкыбыз язмышы һәм Аналарга мәхәббәт аның иң яраткан темалары. Чын мәгънәсендә иҗатта янучылар гына шуның кадәр хезмәт башкара ала торгандыр. Үзе көйләр яза, шигырьләр, поэмалар иҗат итә, бәет-мөнәҗәтләр яза, туплый. Йөзләгән бәйрәм сценарие авторы, аларны сәхнәләштерүче режиссер да.
- Сез бит әле районыбызда егерме бер елдан артык “Нәүрүз” фольклор ансамбленең дә оештыручысы, җитәкчесе. Ә ансамбльнең артистлары лаеклы ялдагы әбиләр-бабайлар. Чыгышларыгызны карасаң яшьләрнең дә борыннарына чирттереп биисез, җырлыйсыз...
- Оешкан вакытта кызлар гына идек. Мәдәният министрлыгы ул вакытта (1989 ел) республика күләмендә “Ягез әле әбиләр” конкурсы оештырды. Әбиләр булган урында үзегез беләсез тәмле камыр ризыклары, өстәл тулы сый-нигъмәт. Менә шул конкурстан соң чәй табыны артында фикерләштек тә, әбиләр риза булды, ансамбль буларак оешып киттек. Районда үткән чаралардан да читтә калмыйбыз, акрынлап ир-егетләр дә килә башлады. Хәзер тугыз егет, тугыз кыз җырлап-биеп яшибез. Шуннан артмыйбыз, кызганыч, арабыздан соңгы юлга китүчеләр генә бар. Киткәннәр урынына хатын-кызларны табуы бик кыен түгел, ә менә ир-егетләрне сәхнәгә тарту авыррак. Анда бит әле азмы-күпме җырлау сәләте дә, ритмга атлый да белүе дә кирәк. Аннан бигрәк ир-атларда сәхнәгә чыгарга тартыну, оялу күзәтелә.

“Нәүрүз” фольклор ансамбле артистларының чыгышлары бер карауда елатырга да, елмайтырга да, уйландырырга да сәләтле. Ә бит араларында заманында райкомда эшләгән таләпчән ир-егетләр дә, кассир, китапханәче, сатучы, тегүче, төзүче, укытучы, ашыгыч ярдәм күрсәтү, ведлаборатория, санэпидемстанция хезмәткәрләре дә бар. Баянчысы да үзебезнеке! Гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Вилорик Вәлиуллин! Вилорик абый тальян, баян, гармуннарында уйнап җибәрсәме?! Күңелләренә бүгенге дөбер-шатыр музыка кереп оялаган егет-кызлар да уяна, сокланып тыңлый!
Әлеге коллектив республикада гына түгел, Русия күләмендә дә танылды. 2007 елда Саратов шәһәрендә, 2009 елда Төмәндә үткәрелгән фестивальләрдә катнашып кайтты. Фольклор җыю белән дә шөгыльләнә. Тамашачыга кызыклы дип тапканнарын эшкәртеп, коллективына өйрәтеп сәхнәгә чыгара.
“Нәүрүз” фольклор ансамбленең тагын бер күркәм хезмәте бар. Нәфис сүз жанрында да бик үтемле эшлиләр. Бүгенге вәзгыятькә туры килгән фәлсәфи дә, кызыклы да шигырьләрне зур осталык, шул ук вакытта гадилек белән сөйләп тамашачыларның күңелләренә кузгаталар. Ә хәтерләре Сөбханаллаһ - поэмалар ятлый әле 60-70 яшьлек әбиләр!
Рәйсә апаның җиде ел элек “Һәй йөрәк, йөрәк!..” дип исемләнгән тәүге китабы басылган иде. Авторның янәдән бер өр-яңа җыентыгы - “Кичләрегез узсын күңелле” китабы дөнья күрде. Бу җыентыкка авыл клубларында үткәрелә торган мәдәни чаралар өчен бай материал тупланган. Концерт программаларына, конкурс-кичәләргә яраклы кыска сәхнә күренешләре, бәйрәмнәрдә уйнар өчен театраль тамашалар, Яңа ел һәм Нәүрүз бәйрәме сценарийлары кертелгән. Шулай ук авторның нотага салынган тирән эчтәлектәге йөз җыры ноталары белән бергә тәкъдим ителә.
Рәйсә апа гомерен сәнгатькә, халык иҗатына багышлаган. Язган да язган – шигырьләр язган, көйләр язган. Шул рәвешле, күңеле кушканны эшләп ул үзенең гомер юлын язган. Һәм ялгышмаган да. Киләчәк буыннар өчен үткәнебезне, бүгенгене ташка баскан – китап чыгарган. Ул иҗатта безнең татарның тырышлыгы, моңы! Җитмешне узгач, авылда яшәп, бик сирәкләр генә, Рәйсә Билаловна кебек гомерен сәнгатькә багышлаганнар гына китап чыгара ала торгандыр.

Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013