Бүген Әдипләр: Ришат Рәҗәпов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ришат Рәҗәпов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Римма Ратникова
Ришат Рәҗәпов

Хөсни Кәрим турында

Ришат
Мәгариф, дәүләт һәм җәмәгатъ эшлеклесе, язучы, мәгърифәтче Хөсни Кәрим (Хөснетдин Кәримов) 1887 елда хәзерге Дүртөйле районының Тумырҗа авылында Минһаҗетдин гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Башта ул 12 чакрымдагы Әсән авылына йөреп укый. Аннары “Галия” мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимов, Шәһит Әхмәдиев, Гыйбадулла Алпаров кебек шәхесләр белән бергә уку, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич җитәкчелек иткән әдәби түгәрәкләргә йөрү яшь егеткә тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Мәдрәсәдә укыганда ук беренче әсәрләрен яза башлый. Аның ике пәрдәлек “Атнакич яки Шакир хәлфә дәресе” пьесасы, “Ак песи” дигән хикәясе 1910 елда дөнья күрә. Матбугатта әсәрләренең басылып чыгуы, Г. Ибраһимов, Г. Алпаровларның аларга уңай бәя бирүе Хөснетдинне тагын да дәртләндерә. Әдәбият өлкәсендә белемен, осталыгын арттыру өчен ул татар демократик әдәбиятының беренче яралгыларын һәм урыс язучыларының китапларын күп укый, әдәби осталыкка өйрәнә.
Хөснетдин Кәримов 1912 елда “Галия” мәдрәсәсен тәмамлап, экстерн тәртибендә укытучылыкка имтихан тота һәм Әстерхандагы урыс-татар мәктәбендә укыта башлый. Шунда нәшер ителгән “Идел” гәзитендә шигырьләре, “Тормыш тырнагында”, “Ике дус”, “Ачлар шатлыгы” хикәяләре, фельетоннары һәм мәктәп тормышын чагылдырган мәкаләләре басылып чыга. Милли мәк-тәпләргә кагылышлы “Тарих дәресләребез хакында бер-ике сүз”, “Телебезгә җинаять”, “Ялгышмасын”, “Булмаска бөкре”, “Ысул тәгълим китаплары” дигән тирән эчтәлекле мәкаләләре дә шул ук гәзит битләрендә урын ала. Әстерханда чакта шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, революционер Нариман Нариманов һәм башкалар белән аралаша. Шул сәбәпле полиция күзәтүе астына эләгә һәм аннан китәргә мәҗбүр була.
1915 елда туган якка кайтып, Бөре өязе Богдан авылы (хәзерге Балтач районы) китапханәсендә эшли башлый. Монда да крестьяннар арасында мәгърифәтчелек эшен дәвам итә, лекцияләр укуны оештыра. Февраль революциясен ул Богдан авылында каршы ала һәм революцион эштә актив катнаша. 1917 елның маенда Мәскәүдә үткәрелгән беренче мөселманнар съездына делегат булып бара.
1917-1919 елларда Бөре өязе мәгариф бүлегендә Х. Кәрим уку-укыту эшләрен җайга салуда җиң сызганып эшли. Бу чорда өяздә ике йөзләп мәктәп ачыла! 1919 елның мартында аны Колчак контрразведкасы кулга ала, большевиклар ягында эш алып баруда гаепләнә. Аклар кулында үлем көтеп ятканда Бөре шәһәрен Кызыл Армия килеп азат итә һәм Хөсни дә төрмә газабыннан котыла.
Тыныч төзелеш чорына күчкәч тә Хөсни Кәрим Уфа, Казан шәһәрләрендә мәгариф, әдәбият өлкәсендә эшләвен дәвам итә. Җәмәгать эшенә чумуына карамастан, әдәби әсәрләре басылып тора. “Җан исәбен алганда” хикәясендә туган ягы Тумырҗа, Аташ авылларында халык исәбен алу чагылдырылса, “Ертылган приказ”да Борай, Балтач якларында, гомумән, Бөре өязендә Февраль революциясен гади халык ничек кабул итүен сурәтли.
Татарстанда аңа аеруча зур, җаваплы эшләр йөкләтелә. Халык мәгарифе комиссариатында, төрле мәдәни оешмаларда эшли, Главлитны җитәкли. Шулай да әдәби өлкәне ташламый. Гомәр Бәширов һәм башка язучылар белән тыгыз элемтә тота. Репрессия елларында онытылуга дучар ителгән татар әдәбияты классигы, Хөсни Кәримнең чын дусты Галимҗан Ибраһимовның күп кенә әсәрләрен, фотоларын, тормыш иптәше белән үзләренең, гаиләләренең гомерләрен куркыныч астына куеп саклап калалар. Әдип аклангач, китапларын халыкка кайтаруда искиткеч эш алып баралар.
Озакка сузылган каты авыру 1965 елда Хөсни Кәримне бездән аерды. Тугыз китап авторының байтак шигырьләре, публицистик мәкаләләре һәм мемуар язмалары төрле сәбәпләр аркасында бүгенге көндә киң җәмәгатьчелеккә җиткерелмәгән әле.
Хөсни Кәрим тормыш иптәше Зәйнәп ханым белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Уллары Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Олы кызлары Хөршидә Мәскәү дәүләт университеты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты була. Икенче кызлары Ләлә Казан дәваханәләренең берсендә табиб булып эшли. Бүгенге көндә Ләлә ханымның улы Евгений исән булырга тиеш…
Исемен мәңгеләштерү максатында күп кенә эшләр башкарылса да, Зәйнәп апаның тәкъдиме Башкортстанның ул вакыттагы Мәгариф министрлыгының бер төркем бюрократ чиновниклары тарафыннан кире кагыла. Бик тә кызганыч, Башкортстан һәм Татарстан өчен зур эшләр башкарган кешегә аның туган авылындагы мәктәпкә Хөсни Кәрим исеме бирелгән булса кемгә зыян булыр иде?! Ә бит Зәйнәп ханым бу мәктәпкә 5-6 меңлек шәхси китапханәсенең китапларын бүләк итәсе булган! Бу эшне, минем уемча, әле дә төзәтергә мөмкинчелек бар. Тәкъдимем шул: Тумырҗа урта мәктәбенә Хөсни Кәрим исемен бирергә! Соң булса да уң булсын!

Ришат Рәҗәпов, элекке укытучы.
Дүртөйле районы, Күккуян авылы.

www.Kiziltan.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013