Бүген Әдипләр: Рәис Кәлимуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәис Кәлимуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб

Рәис Әнис улы Кәлимуллин 1962 елның 27 ноябрендә Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган, шунда урта белем алган, Әлмәт политехникумында укыган. Аннан соң КАМПИда югары белем алган. «Җәлилнефть» НГДУның транспорт идарәсендә шофер, механик, автоколонна начальнигы булып эшләгән. Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре. Хәзер халыкка хезмәт күрсәтү ҖЧҖдә идарәче булып эшли, әдәби берләшмәдә яшьләр белән эшләү өчен җаваплы.
«Яшендәй яшьнәп яшик» дигән шигырьләр китабы авторы.

Кәшәкә

Кәшәкә сугып үстек без 
Боз өстендә көн буе. 
Бозланып каткан киемне 
Киптердек без төн буе.

Ул чалбарлар була иде 
Теккән кебек кабыктан. 
Шара сугып, бер начар сүз 
Ишетмәдек халыктан.

Кич ашарга утырганда, 
Бит очлары ут иде. 
Бармакларның әрнемичә 
Калган көне юк иде.

Тез туңганга чыдап булмый,
 Ант итәсең аптырап: 
Иртәгә шара сугудан 
Йөрермен диеп ерак.

Ә иртәнгә бөтенесе 
Онытылган буладыр. 
Тагын кәшәкә сугарга 
Бөтенесе чыгадыр.

Бертуктамый чаба-чаба, 
Эттән артык арыйбыз. 
Аттан төшеп калган нәрсә 
Була шайба - шарыбыз.

Хәзер заманнар үзгәрде, 
Вакыты хәзер башка... 
Шара шайба дип атала, 
Ә кәшәкә - клюшка.

Карагызчы, бар дөньясы 
Әйтерсең лә стадион! 
Хоккей карап утырганда, 

Болай дип уйлап куям:
Чынлап кәшәкә сугулар 
Геннан күчә геннарга. 
Шулай булгач, бу уенны 
Кирәк мәңге уйнарга, 
Уйнарга да уйнарга!

Яшь чакларның кәшәкәсе 
Өздереп сагындыра. 
Якын булып боз өсләре 
Үзенә табындыра.


Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...