Бүген Әдипләр: Бари Рәхмәт
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Бари Рәхмәт


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мирһади Разов
Зөлфирә Рамазанова
Илиза Рамазанова
Рифә Рахман
Хәбра Рахман
Гобәйдулла Рәдүди
Роберт Рәкыйпов
Сәгыйть Рәмиев
Әхмәт Рәфыйков
Басыйр Рәфыйков
Фаикъ Рәхмәтуллин
Ринат Рәхимов
Бикә Рәхимова
Бари Рәхмәт
Салават Рәхмәтулла
Фәридә Рәсүлева
Әхмәт Рәшитов
Фәһимә Ризванова
Бари Рәхмәт

(1897-1957)

Татар совет балалар поэзиясенең күренекле вәкиле Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасының Гурьев өязе (хәзерге Казакъстан ССРның Гурьев өлкәсе) Җилая Коса дигән поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән үк Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр языштыргалый. 1914 елда Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»да (1913—1918) яшүсмер егетнең «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан башлап Б. Рәхмәт бу журналның даими авторларыннан береснә әйләнә.
Бөек Октябрь революциясеннән соң Б. Рәхмәт, Кызыл Армия сафларына алынып, 1918—1921 елларда Казандагы татар запасной батальонында хезмәт итә, 1919 елдан Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелеп, анда әдәби бүлекне җитәкли. Бер үк вакытта ул иҗат эшен дә ташламый, үзе хезмәт иткән «Кызыл Армия» газетасында һәм шул елларда Казанда чыккан башка матбугат органнарында («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») революцион көрәш пафосы белән сугарылган патриотик шигырьләрен һәм үткен сатирик әсәрләрен бастыра.
1921 елда армия сафыннан демобилизацияләнгәч, Б. Рәхмәт туган якларына кайта һәм 1932 елга кадәр шунда яши. 1932 елда гаиләсе белән бөтенләй Казанга күчеп килеп, төзү трестларының берсендә гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. Озак кына вакыт язмый торганнан соң, 1939 елдан башлап, «Чаян» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында аның сатирик һәм лирик шигырьләре яңадан күренә башлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда, Б. Рәхмәт фронтка китә, Украинада, Молдавиядә, Болгария һәм Венгрия җирләрендә барган сугыш-ларда катнаша, 1945 елның февралендә яраланып, госпитальдә ятып чыга, аннан шул елның җәенә кадәр 3 нче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысы» редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә.
Шагыйрьнең сугыш чоры лирикасында һәм сугыштан соң олылар өчен язган әсәрләрендә иҗатының нигезендә яткан халыкчан табигыйлек, нечкә юмор белән сугарылган шигъри фикерләү һәм тасвирлау үзенчәлекләре тагы да ачыларак төшә. Аның «Исән булсак, бетмәбез» (1943), «Без кайтырга чыктык» (1945), «Сугыш беткәч» (1945), «Бармагыңа акча түлим» (1946), «Әби белән бабушка» (1949), «Тәмәкене ничек ташларга» (1955) кебек лирик һәм юмористик шигырьләре шул чор татар поэзиясенең матур үрнәкләре булып санала. Шагыйрьнең лирик, юмористик һәм сатирик шигырьләренең шактый зур өлеше 1957 елда басылып чыккан «Шигырьләр» исемле җыентыгында урын алган.
Илленче еллардан башлап Бари Рәхмәт үзенең бай тормыш тәҗрибәсен һәм шигъри талантын яшь буынны — балаларны тәрбияләүгә багышлый. 1949 елда аның кече яшьтәге балалар өчен махсус язылган «Кем көчле» һәм «Укыйсым килә» исемле ике китабы басылып чыга. Шуннан соңгы кыска гына вакыт эчендә (1950—1957) янә алты җыентыгы дөнья күреп, Б. Рәхмәт тиз арада балаларның иң яратып укыла торган язучысына әверелә.
Б. Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре тематик байлыгы, форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләренең нәниләр табигатенә ярашлы, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән җәлеп итәләр.
Бари Рәхмәт үзенең шигъри сәләте тәмам ачылып җиткәндә, 1957 елның 26 маенда кинәт вафат булды.
Ул 1952 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018