Бүген Әдипләр: Җәмит Рәхимов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Җәмит Рәхимов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Энҗе РАЗОВА
Атилла Расих
Cолтан Рахманколый
Шамил Рәкыйпов
Мәҗит Рәфыйков
Мәрди Рәфыйков
Сөббух Рәфыйков
Гәрәй Рәхим
Җәмит Рәхимов
Җәмит Рәхимов
(1935-1996)

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 январенда Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятиеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшли, аннан, туган авылына кайтып, комсомолның Шөгер район комитетында әүвәл инструктор, соңрак икенче һәм беренче секретарь вазифаларын башкара. 1959 елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, Җ. Рәхимов та шунда күчеп килә һәм ун ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм промышленность бүлекләрен җитәкли. 1955—1961 елларда, төп эшеннән аерылмыйча, В. И. Улья-нов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары, 1970 елда, Лениногорск нефть техникумын тәмамлый. Җитмешенче елларда Җ. Рәхимов скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә мастер һәм нефть предприятиеләрендә инженер хезмәтендә була. 1958 елдан КПСС члены.

Җәмит Рәхимовның очерк характерындагы беренче язмалары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Соңга таба ул бу жанрга игътибарын тагы да көчәйтә. Аның «Алтын яткан җирләрдә», «Кобзарь — Тукай кунагы», «Якташларым», «Батырлык чакрымнары» исемле китаплары, газета-журналларда, күмәк җыентыкларда басылган дистәләрчә бүтән очерклары, шул чорның документаль елъязмалары буларак, сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын күз алдыңа китереп бастыра. Аларда сәнгатьчә сурәтләү алымнары һәм публицистика чаралары ярдәмендә хезмәт коллективлары һәм производство алдынгыларының, аерым җитәкче кадрларның фидакяр эшләре һәм шәхси тормышлары сурәтләнә.

Җәмит Рәхимов художестволы проза өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясый. Әдипнең хезмәт һәм әхлак темаларына багышланган «Девон хәбәрчесе» (1977), «Өлешемә тигән көмешем» (1978), «Тәвәккәл таш яра» (1981) исемле повестьларын укучылар җылы каршыладылар. Болардан «Өлешемә тигән көмешем» әсәре «Җитмешенче еллар Корчагиннары» конкурсы премиясенә лаек булды.

1985 елда Җ. Рәхимовка Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Җ. Рәхимов — 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Алтын яткан җирләрдә: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 48 б. 3000.
«Алабуга» совхозының дуңгыз фермасында ике сменалы эш көне: Очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 6 б., бөкл.
Кобзарь — Тукай кунагы: Очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—70 б., ял. 4000.
Хуҗалыкны идарә итү осталыгына өйрәнәбез.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—52 б. 2000. Г. Г. Галимов белән бергә язылган.
Якташларым: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—70 б. 6000.
Батырлык чакрымнары: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—157 б. 1500. Рец.: Гыйззәтуллин Р. Батырлык чакрымнарына дан җыры.— Татарстан яшьләре, 1976, 24 июль; Зарипов X. Иҗат чакрымнары.— Соц. Татарстан, 1976, 5 сент.
Өлешемә тигән көмешем: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—136 б. 8000.
Тәвәккәл таш яра: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—198 б. 9000.
Дорогу осилит идущий: Повесть /Авториз. пер. с татар. А. Буртынского.— М.: Современник, 1980.—285 с. 30 000.— (Новинки «Современника»). Рец.: Рафиков М. Навстречу испытаниям.— Сов. Татария, 1981, 23 авг.

Аның турында

Бикчурин Ш. Җәмит Рәхимов.— Казан утлары, 1978, № 1, 151 б.

"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

«Батырша»да тарихи чынбарлык

(Язучының 70 еллыгы уңаеннан)

Җәмит Рәхимов XX йөзнең икенче яртысында иҗат иткән талантлы язучыларның берсе иде. Ул прозада һәм публицистикада нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтергә өлгерде. 1992 елда аерым китап булып басылып чыккан «Батырша» исемле тарихи романы исә аңа татар прозаиклары рәтендә иң лаеклы урыннарның берсен яулап алу мөмкинлеген бирде.

XVIII йөз татар тормышында үтә катлаулы чор була: патша хөкүмәте җиңелгән төрки татарларга карата канлы сәясәтен тагын да зур үч, рәхимсезлек белән көчәйтә бара. Милли һәм иҗтимагый-социаль җәберләүгә түзә алмыйча, Идел-Җаек төбендә яшәгән халыклар 1755 елның маенда баш күтәрәләр. Әлеге хәрәкәтнең рухи җитәкчесе, төп идеологы Батырша (Габдулла Баһадиршаһ Гали углы Галиев) була. Әмма бу хәрәкәт рәхимсез рәвештә бастырыла. Батырша кулга алына һәм төрмәләрдә биш елга якын иза чигә. Ул 1762 елда Петербургның Шлиссельбург зинданында сакчылар белән бәрелештә һәлак була.

Романда менә шушы фаҗигале вакыйгалар шактый тулы һәм җанлы гәүдәләнеш алган. Батыршаның аянычлы язмышы аерым бер шәхеснеке генә түгел, бәлки тулаем бер халыкның тәкъдире булып кабул ителә. Әдип, күп санлы тарихи материаллар, фактлар белән эш итеп, шулар нигезендә чорның сәяси-иҗтимагыи панорамасын, колоритын, рухи халәтен эзлекле, бербөтен итеп сурәтләүгә ирешкән, вакыйгаларның иң мөһимнәрен генә сайлап алып, Батыршаны каһарман табигатьле олы шәхес итеп күрсәтә алган. Бу хакта әдәбият белгече Т.Галиуллин да: «Язучы аңлы рәвештә аны тормыш-көнкүреш ваклыкларыннан азат итә, язмышы өчен хәлиткеч якларны гына сурәтли», — дип язган иде.

Роман фәлсәфи-психологик тирәнлек белән иҗат ителгән. Батырша, татарның дәүләтчелеген кайтару кебек олы максат куеп, аңлы рәвештә көрәшкә күтәрелгән пәрвәр түгел. Аны — малы-мөлкәте, дәрәҗәсе булган мулланы — хөкүмәтнең халыкка карата башбаштаклыклары авыр, куркыныч, хәвефле, хәтәр юлга чыгарга мәҗбүр итә. Мөселман зиратыннан йолкып алынган кабер ташларын чиркәү нигезенә сөйрәтеп алып бару, шушы вәхшилеккә каршы чыгучыларны җәзалау һ.б. күренешләр төп геройның көрәш юлына тартылуын психологик яктан дәлилләргә ярдәм итә. Мәрхәмәтлелек, иманга тугрылык сыйфатларына ия булган Батырша менә шул хәлләргә бик нык тетрәнә. Ул кая барып бәрелергә белми өзгәләнә, һәм, ниһаять, ул татар һәм башкортларны баш күтәрергә чакыра. Батыршаның акыл эшчәнлегендәге, аң агышындагы эчке каршылыкларны тирән итеп бирү әсәргә тормышчанлык, табигыйлек өсти.

Әдип геройның уй-хисләрен, ниятләрен бүгенге көнгә оста бәйләгән. Туган ягыннан, гаиләсеннән аерылган, патша палачлары тарафыннан эзәрлекләнгән Батырша газаплы тетрәнүләр кичерә. Әлеге эпизодлар укучыны «мөртәтләр һәр заманда булган һәм хәзер дә бар» дигән фикергә этәрә, үзенең азатлык омтылышы өчен канга батырылган тугандаш халыкның фаҗигасен тирән аңларга ярдәм итә, аларга теләктәшлек хисен белдерә.

Һәр җан иясенең яшисе килә. Никадәр генә каһарман табигатьле булмасын, еш кына Батырша да каршылыклы уйлар кочагында кала. Петербург төрмәсендә утырганда, берара аның күңеленнән «әллә христиан диненә күчәргәме соң?» дигән уй да чагылып уза. Әмма ул бу фани дөньядан иманына, кавеменә тугрылыклы булып китеп бара.

Батыршага капма-каршы буларак, әсәрдә хакимияткә сатылып эш иткән әләкче, шымчы бәндәләрнең образлары да урын алган. Үз милләттәшләрен эзәрлекләп йөрүче, патша палачларына аларны тотып бирүчеләрнең образлары авыр хисләр уята: ни аяныч, Россия хөкүмәте һәрдаим татарларның әнә шундый төркеменә таянып эш иткән һәм бу бүген дә шулай.

Роман тарихи чынбарлыкны күрсәтү белән генә чикләнеп калмаган, әлбәттә. Ул эчке куәте, җегәре белән укучыны җәлеп итә. Язучы вакыйгаларны, Батырша белән бәйләнешле фаҗигале хәлләрне йөрәге аша уздыра. Баш каһарманның татарлар һәм башкортларның хокуксызлыгы, милли изелүе өчен әрнүе — ул нәкъ менә әдипнең үз күңелендә туган сызлану. Бу хис әсәрнең буеннан-буена лейтмотив булып бара. Автор героена турыдан-туры теләктәшлек итә, аның белән бергә хакыйкать эзли, бүгенге көн мөмкинлекләреннән, таләпләреннән чыгып, фикер сөрешенә төзәтмәләр кертә. Батыршаның эчке уй-тойгыларында, кичерешләрендә авторның XVIII йөз вакыйгаларына һәм татар милләтенең бүгенге хәленә бәяләмәсе яңгырый.

Әдипнең сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәтне ачыктан-ачык белдерергә, уй-фикерләрен укучыга тулырак җиткерергә омтылышы әсәрдә публицистик пафосның көчәюенә китергән. Әлбәттә, бу азатлык темасын яктыртуга да бәйле. Бу җәһәттән «Батырша»ны тарихи романның публицистик төре дип карарга мөмкин.

Әмма публицистик аһәң һич кенә дә әсәрнең сәнгатьчә яңгырашына зыян салмый. Әсәрдә урын алган символик образлар һәм детальләр, сюжет-композиция алымнары, бер яктан, милли-тарихи теманы фәлсәфи, киң яңгырашлы итәргә булышса, икенче яктан, сурәтләнгәннәргә тәэсирлелек, психологик нечкә төсмерләр өсти. Әйтик, әсәрдә берничә тапкыр кабатланган Каракош образына тыгыз фикри һәм хисси вазыйфа йөкләнгән. Ул — Россия империясенең гәүдәләнеше. Аның шәүләсе бер Батыршаны гына түгел, гасырлар дәвамында күп халыкларны эзәрлекли. Әдәбият белемендә «каймалап алу» дип аталган алым исә әсәрнең фаҗигале яңгырашын арттыра. Сурәтләү Шлиссельбург крепостендагы вакыйгалар белән башланып китә һәм шул зинданда тәмамлана.

Җыеп әйткәндә, Җ.Рәхимовның «Батырша» романы үзенең сәнгатьчә эчтәлеге һәм формасы ягыннан әдәбиятыбыз зур казанышы булып тора. 1552 елда үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән татар милләтенең олы фаҗигасен, азатлык өчен көрәш сәхифәләрен бөтен кискенлеге белән күрсәткән әсәр буларак татар әдәбиятына үтә дә кадерле.

Лилия ХӨСНЕТДИНОВА,филология фәннәре кандидаты.
"Мәйдан" журналы, 2005, гыйнвар.

Шөгерләргә барам әле...

Истәлек

1972 елда университетны тәмамлагач, эшкә юллама алдым да, хатыным һәм бер яшьлек улымны ияртеп, Лениногорск якларына юл тоттым. Нефтьчеләр арасында яшәп карыйсым килә иде, аннары, нефть төбәгендә иҗат итүче күп кенә каләм әһелләре белән дә таныш идем.
Лениногорск районының Куакбаш авылына килеп урнашкач, Шамил абый Бикчурин: «Ярар, дивана (яратып әйтә торган сүзе), Утыз Имәни яшәп алган авылның суын эч. Бәлки, шәп шагыйрь булып китәрсең!» — дип, салам чәчләрен сыйпый-сыйпый елмайган иде.
Ярый, хуш. Яшь чак, көч-куәт ташып тора. Тотындым Куакбаш малайларын һәм кызларын үземчә агартырга. Әдәбият укытам, татарча дөрес итеп язарга өйрәтәм. Университетта мөгаллимем Сәгадәт абый Ибраһимов, җөмләдә өтерләрне дөрес куймыйсың, дип теңкәмә тия иде, инде үзем шул хәлдә. Бала-чаганы тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтеп җәфа чигәм.
Шигырьләр дә язып ташлыйм. Ташлыйм. .. Дөресе шулай, күп шигырьләр чүп чиләгенә чума. Үземә ошаганнары белән һәр яңа дәресне башлап җибәрергә гадәтләнеп киттем. Өтер, нокталар бераз истән чыгып тора. Балаларга да рәхәт, алар шигырьне көн буена тыңларга риза.Менә шул рәвешле ду килеп коммунизм төзеп яткан яшь буынны сөю-сәгадәт шигырьләре белән яңадан-яңа җиңүләргә рухландырып яткан мәлләрдә хат килеп төшә:
«Рәшит!
Әдәби берләшмәнең чираттагы утырышын 23 ноябрь кич 6 да үткәрергә дидек. (Дворецта). Көн тәртибендә — синең информация... Яңа әйберләреңне алып кил...Берләшмә җитәкчесе: Җ.Рәхимов.19.11.1973 ел.»
Нефтьчеләрнең вахта автобуслары Куакбаш аша тыз-быз чабып кына тора. Утырам да китәм...
«Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзалары күптән үк җыелган. Шамил абый Бикчурин да, Җәмит Рәхимов, Альберт Хәсәнов, Разим Вәлиуллин, Әсрар Галиев та гөр килеп бәхәсләшәләр. Мин дә әңгәмәгә кушылып китәм... Шамил абый — бердәнбер Язучылар берлеге әгъзасы. Аның сүзе — закон. Тәртәгә тибеп маташсаң, телеңне тешләтергә дә күп сорап тормый...
Җәмит туган да кырыс, хәтта артык таләпчән. Көннәрдән бер көнне: «Проза язып кара әле син, телең матур!» — дип, күңелне күтәреп җибәрде. Нәрсә тора ул повесть язу миндәй яшь даһига. «Дулкыннар» исемле өч табаклы повестьны сырладым да чыктым. Каләмдәшләр Куакбашка җыелышып килделәр дә тетмәсен теттеләр повестьның. Ите гел калмады, шыр сөяк. Архивымда шул сөйләшүнең язмалары саклана. Шамил абый Бикчурин, Юныс ага Әминов, Газиз Кашапов, Җәмит Рәхимов бик тәфсилләп әсәргә анализ ясаганнар. Җәмит минем «шедевр»ны укып чыккач болай дип язып куйган: «Шигърият бар, яңалык юк. Повесть кызыксыз. Укылмый». Кыскасы, кара мөһер суккан. Башка каләмдәшләрнең дә фикере шул тирә. «Социалистик Татарстан» 1975 елның 6 апрель санында бу вакыйга турында мондый хәбәр биргән: «Яшь шагыйрь Рәшит Бәшәров Лениногорск районының Куакбаш авылында укытучы булып эшли. Аның «Каенлы юл» исемле повесть һәм хикәяләр җыентыгын тикшерү өчен Әлмәттән драматург Юныс Әминов, яшь шагыйрь Газиз Кашапов, Лениногорскидан язучы Шамил Бикчурин һәм яшь язучылар Альберт Хәсәнов, Әсрар Галиев, Җәмит Рәхимов Куакбаш авылына бардылар. Әсәрне яхшырту юнәлешендә авторга файдалы киңәшләр бирелде».
Мин әлеге кулъязманы архивка салып куячакмын да онытачакмын. Тагын 13 елдан соң гына әйләнеп кайтачакмын мин аңа. «Ачык капка» исемле өр-яңа повесть язылачак һәм каләмдәшләрнең уңай бәясенә лаек булачак. Әлбәттә, яңа повестемда «Дулкыннар»ның аерым уңышлы детальләрен генә кулланачакмын. Теге чакта каләмдәшләр биргән ачы сабак әнә шул рәвешле файдага китәчәк.
И риясыз самими чаклар! Замана да, кешеләр дә башкача иде бит ул чакларда. Бербереңнең чыпчык борыны кадәр, кечкенә генә уңышына да сөенгән вакытлар... Хәзер генә ул кайбер әдәбият Хадимнәре, көтүеннән адашып аерылып калган сарык бәрәннәре сыман, үз капкасын таба алмыйча, әле теге, әле бу урамга сугылып, акыра-бакыра, каләмдәшләренең өстенә чиләк-чиләк нәҗес түгә.
Шунысына сөенәм, без садә заманда да яшәп кала алдык...
Җәмит...
Республикадагы беренче нефть скважинасын Шөгергә, аның бәрәңге бакчасы янына китереп утыртканнар. Көннәр буе нефтькә чумып йөргән малай ничекләр итеп нефтьче булырга хыялланмасын ди инде!
Мин Лениногорскига килгәндә, ул нефть техникумын тәмамлап, скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсендә мастер булып эшли иде инде. «Алтын яткан җирләрдә»,Сулдан уңга: Әдип Маликов, Рәшит Бәшәр, Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали. Лениногорск. 70 нче еллар.«Кобзарь — Тукай кунагы», «Якташларым» исемле очерклар китаплары авторы. Исемнәреннән үк аңлашылганча, ул китаплар авыл һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын сурәтли. Аннары «Батырлык чакрымнары» исемле китабы туды.
Ә күләмле әсәр язу өчен, тормыш тәҗрибәсе, ай-һай, күп кирәк икән. Җәмитнең повесть һәм хикәяләре тупланган «Өлешемә тигән көмешем» исемле җитди прозасы 1978 елда гына китап булып дөнья күрде. 43 яшендә...
Бу вакытта инде ул каләмен төрле жанрларда чарлаган, тәмам өлгереп җиткән язучы иде. Шуннан бер ел элек кенә Язучылар берлегенә кабул ителгән иде.
Аның тәнкыйте файдага гына булды. Җәмитнең киңәшләрен һәрчак истә тотарга тырыштым. Каләмдәшләрем белән Әлмәт юлларын таптаган чакта да, Лениногорск урамнарын аркылыга-буйга урап йөргәндә дә сүзебез гел әдәбият тирәсендә әйләнә иде. Кызып-кызып бәхәсләшәбез, хәтта кычкырышып та китәбез. Әмма тиз суынабыз. Бер-беребезгә ачу-кинә саклап торыш юк.
Сабыйлар кебек беркатлы да, кайчакларда дуамал да иде Җәмит. Әйтәсе фикерен тел төбенә яшермәде, алдын-артын уйламый гына, кемнең кем булуына карамастан, хакыйкатьне ярып сала иде ул.
Мин Чаллыга килеп төпләнгәч тә юлы төшкәндә еш килеп чыкты ул миңа. Кайчакларда таңга кадәр утырабыз. Йокыга китә алмый интеккән хатыным кухня тирәсеннән урап узганда: «Хатыннар усал булды безнең. Шамилнең Гайшәсе, минем Галиям, синең Люцияң гел бер ана балалары төсле», — дип елмаеп куя. Аннары: «Шулай булулары шәп. Җебегән хатыннар төс түгел безгә!» — дип өсти.
Җәмитнең энциклопедик белеменә соклана идем мин, ташып торган энергиясенә гаҗәпләнә идем. Әле генә Санкт-Петербург архивларыннан кайтып төшкән, гасыр серләрен үзенә яшергән кулъязмаларның тузанын эчкән. Арыган, талчыккан. Бу минутларда аңа сердәш кирәк, фикердәш кирәк. Хыяллары чиксез иде каләмдәшнең... Языласы китаплары, халкына әйтәсе сүзләре күп иде.
Утыра-утыра да: «Шөгерләргә барам әле...» — дип куя.Архивларда казына-казына «Батырша»ны иҗат итте. Бәхетле язмышка очрады роман. 1992 һәм 1994 елларда кат-кат басылды. Милли хәрәкәт иң биек ноктасына менеп җиткән чаклар иде ул. Татар җиһаны күч аерган умарта сыман гөжләп тора иде.
«Батырша» Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Әмма... Әмма... Казаннан читтә яшәүчеләргә бик тәтемәде ул бүләк. «Катытокым» лы Шамил Бикчурин да, «Батырша»лы Җәмит Рәхимов та, уникаль шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин да, «Таң җиле» белән татар гавамын шаулаткан Фоат Садриев та бик лаек иде Тукай бүләгенә. Киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын! Алар күптән Тукай янәшәсендәдер инде... Исәннәренә тел куәсе, бетмәс-төкәнмәс җегәр бирсен!..
«Батырша»сына Җәмит култамгасын салып калдырды:«Рәшит Бәшәр дуска.
Дөньясында бергә ыгы-зыгы килеп йөргән көннәрнең истәлеге итеп,Җ. Рәхимов.Гыйнвар, 1993 ел.Чаллы».
«Шөгерләргә барам әле...»
1996 елның салкын декабрь азагында миңа сугылган Җәмит. Өйдә булмаганмын... Шөгерендәге мәңгелек йортына күченер алдыннан бәхилләшеп китим дигәндер...
Аны сагынган чакларда язучының аккош җыры — «Батырша»ны кулыма алам. Батырша янәшәсендә таза, нык бәдәнле, калын пыялалы күзлеген әледән-әле рәтләштереп куючы, сабыйлар күк чиста күңелле һәм үзенә дә, каләмдәшләренең иҗатына да үтә таләпчән мөлаем язучы сурәте калка...
Рәшит БӘШӘР.
18 ноябрь, 2004 ел.
Мәйдан, 2005, гыйнвар.

Батыршалар токымыннан ул

Әдәбиятка Җәмит Рәхимов бик соң килә, утыз-кырык яшендә генә. Тик әле бу аның утызны узгач кына яза башлавы дигән сүз түгел, фәкать үзенә таләпчән килүе, тыйнаклыгы, аңарчы язганнарын очерк дип бәяләве белән генә аңлатыладыр. Чынында исә аның үз төбәгендәге хезмәт алдынгыларына багышланган, шул ук вакытта бу уңган вә тырыш якташларының образларын тирәнтен ачып биргән, бөтен рухи байлыгын сокланырлык итеп сурәтләгән очерклары камиллек дәрәҗәсенә җиткерелгән һәм хикәя шикелле укыла, зур кызыксыну уята иде. Хәер, Җәмитнең зур язучы булып китүенә бу төбәктә «кара алтын» чыга башлау да сәбәпче булгандыр.

Җәмит Рәхимовның җир астыннан «кара алтын» чыгаручылар тормышына һәм хезмәтенә багышланган иң әүвәлге уңышлы әсәре - «Девон хәбәрчесе». Бу повестендә автор яңа һөнәр ияләренең тыз-быз килеп нидер эшләп йөрүләрен читтән генә күзәтеп, әлеге серле затларга курка-курка гына якынлашучы малай-шалай образларын хәйран җанлы итеп сурәтли. Миңа калса, монда авторның үзенең үсмер чактагы кызыгулары, хыяллары да чагыла.

Нефтьчеләр дөньясын яхшы белгән Рәхимов әлеге һөнәр ияләренә яңадан-яңа хикәя, повесть һәм роман багышлый. Автордагы табигый талант һәм үзе белән бергә тир түгүчеләрнең нәрсә эшләгәннәрен, ничегрәк уйлаганнарын, кемнең кемгә ниндирәк мөнәсәбәттә булганын тәгаен белеп, һәркайсының йөрәк тибешен тоеп яшәү дә максатына ирешергә, һичшиксез, ярдәм иткәндер. Материалны яхшы белеп һәм дәртләнеп иҗат иткән «Өлешемә тигән көмешем», «Тәвәккәл таш яра», «Кыядагы чәчәкләр» кебек күләмле әсәрләрендә автор гаять зур уңышка ирешә.

Гомумән, һәр әдипнең иҗаты аның туган ягы, язмышы, көнкүреше белән үрелеп, дөресрәге, аның иманына һәм холкына, ягъни бүтәннәргә карата ниндирәк мөнәсәбәт алып баруына, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булу-булмавына бәйле рәвештә бара.

Милли үзаңыбыз үсә башлаган, әмма әле юньләп сизелмәгән бер мәлдә, әлеге милли рухи талпынуга әдип үзеннән бер зур өлеш кертә - Батырша дигән каһарманыбызны тарих төпкеленнән казып чыгара. Моңарчы әле мәктәп дәреслекләреннән Емельян Пугачев явын (1773-1775) гына белгән милләттәшләребез аптырап калалар. Аптырамаслык та түгел шул: 1755 елгы крәстиән хәрәкәтен зур укымышлы татар агае җитәкләгән! Архивларда сакланып калган барлык мәгълүматларны бик төпченеп өйрәнә торгач, Җәмит Рәхимов роман язарлык җим җыя.

Кем соң ул Батырша?
Ул 1755 елгы татар-башкорт явының рухи җитәкчесе, юлбашчысы була. Пугачев восстаниесеннән 20 ел элегрәк күтәрелгән Батырша явын урыс галимнәре Русиядәге беренче зур милли-азатльж хәрәкәте дип бәялиләр. Юлбашчының үз исеме Абдулла, атасы - Гали, бабасы - Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә безнең якларга күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән.

Шәкерт чагында ук гайрәтле һәм тәвәккәл булып, умарта оясын басарга кергән аюны йодрыгы белән сугып үтергәннән соң, мишәр малае Абдулла халык телендә Батыршага әйләнә. Мәшһүр хәзрәтләрдән белем алып, указлы мулла була, авыл халкының мәхәббәтен яулый, гаҗәеп дәрәҗәдә намуслы-инсафлы булганга. Идел белән Җаек арасында әүлия дигән даны тарала.

Автор моның сәбәбен искиткеч зур осталык белән сурәтләп бирә. Каһарманнарның күз алдында ислам диненә каныгу, мөселманнарны көчләп чукындыру, халыкны зар елату артканнан-арта бара. Менә бер заман халыкның түземе төкәнә. Казан, Ырынбур, Тубыл гөбернәләренең игенчеләре, терлекчеләре Батырша әүлиягә килеп баш оралар - бу бәлаләрдән коткаруын ялварып сорыйлар. Михнәт чигүче милләт-тәшләребезнең гозеренә колак салып, бөек шәхес «халыкларны кыздырмак вә егетләмәк хаты» белән әйләнә-тирәдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә, ягъни баш күтәрергә өнди, чакыра.

Бөек шәхеснең аянычлы язмышы да, холык-фигыле дә һәркем аңларлык, ышанырлык, гыйбрәт алырлык итеп, Батырша булып башланган гомеркәенең мәхбүс хәлендә дә каһарманнарга гына хас тапкырлык-тәвәккәллек вә кабат-ланмастай җиңү белән очлануы да сокланырлык итеп сүрәтләнгән. Шундый да гүзәл вә камил романны иҗат иткән автор бүтән берни язмаган тәкъдирдә дә, аның урыны татар әдәбиятының түрендә булыр иде. Әмма бу тынгысыз җан эзләнү вә казынудан туктый белми һәм үз төбәгенең авыллары тарихын ныклап торып өйрәнә.

«Дөресен әйткәндә, минем төбәкчелек белән шөгыльләнә башлавыма... татар тарихчы-галимнәренең бу өлкәдәге эшлексезлекләренә үртәлү сәбәп булды», - дип язды автор «Мәдәни җомга» гәзитендә дөнья күргән бер мәкаләсендә (20.09.1996).

Әмма бит әле, бөтенләй, беркем беркайчан өйрәнмәгән теге яки бу өлкәдә азмы-күпме мәгълүмат җыю өчен үртәлү генә җитеп бетми. Син күпме генә үртәлсәң, ачуың килсә, гайрәтең чиксә дә, берни майтара алмавың бик ихтимал. Моның өчен билгеле бер дәрт кирәк, сәләт кирәк. Әле тапкан, күз алдында җәйрәп яткан материалның кайсын кая куярга икәнен шәйләү өчен генә дә эчке бер сиземләү, күңел күзе белән күрә белү зарур. Җәмитнең бәхете, миңа калса, үзе күргән нәрсәләрнең кайсы кара, кайсы ак булуын ачыклый алуда. Кеше тануда гына түгел Җәмитнең бәхете, бәлки сизгерлегендә, тарихи материал белән эш итә белүендә, ташка язганның юл араларын уку осталыгында.

Болай дип әйтү өчен, махсус шул өлкәдә азау теше чыгарган галимнәр белән аяк терәп бәхәсләшү өчен, әлбәттә, үзеңнең дөрес юлдан баруыңа ныклы ышаныч кирәк. «Батырша» романы белән дә, «Авыллар тарихы» белән дә ныклап танышкач, авторымның милләтпәрвәр әдип икәнлегенә һәм дә кыйбласына һич тә хыянәт итмәвенә, дәрәҗәле әфәнделәргә яраклашу юлына басмавына янә дә инандым.

Аның бөтен иҗаты миңа элек-электән яхшы ук таныш иде. Нефтьчеләр дөньясын белеп, гаҗәеп зур осталык белән тасвирлаган әсәрләре дә күңелемә бигрәкләр инде хуш килде, халкыбызның каһарманы Батыршага багышланган романы да сокландырды. Кайсыбер китапларын редакцияләгән дә идем. Тик инде «Авыллар тарихы» кулыма килеп кергәч, тәмам хәйран калдым. Җәмит бер авылның үткәне-бүгенгесе белән генә кызыксынып калмый, бөтен Лениногорск районына кергән авылларның да тарихын ачыкларга тырыша. Күпне белергә омтылу барча язучыга хас сыйфат булган тәкъдирдә дә, мондый олуг максатка ирешү өчен журналист үҗәтлеге дә кирәктер.

Җәмит Рәхимов үзенең иҗатында нәрсәнедер күпертеп яки матурлап-би-зәп бирү юлына басмый. Ул фәкать үзе тәгаен белгән, тормышта булган хәлләргә таянып, шуларны үзенең хыялы белән баетып, яхшысын да, яманын да укучы ышанырлык иттереп, табигый хәлгә җиткереп тасвирлый.

Тарих үзенең объективлыгы белән шөһрәт-дан казана шул, кемнең кем булуына карамастан, дөреслекне күзенә бәреп әйтүе белән дан казана. Тимәш авылындагы Ромашкино нефть чыганагы бөтен СССР Дәүләт бүләгенә лаек табылган шәхесләр исемлегендә сез ичмаса күңел өчен генә дә бер генә милләттәшебезнең фамилиясен дә күрмәссез.

Хәер, Советларга киная ташлау дөрес үк булып бетмәстер, чөнки милли яктан рәнҗетүләрнең патша заманына да хас күренеш булганлыгын автор сүз уңаенда гына әйтеп киткәли. Мисал өчен Кирлегәчтәге бер хәлгә күз салыйк. Волость старшинасы хәтле рәсми зат Нәдер Үрәзмәтов үзенең биләмәсендә бакыр барлыгын ачыклый да, бакыр эретү заводы салдырырга ниятли. Тик менә «чукынмаган кеше заводчы була алмый» икән ләбаса!..

Татарстанның халык язучысы Фатих ага Хөсни кемнең ниләр язуына караганда ничек язуына ныграк игътибар итә иде. Җәмит Рәхимовның күтәргән мәсьәләләре дә алай вак диярлек түгел, авыл халкының авыр шартларда да сынатмыйча, фидакарь хезмәт куюы, нефтьчеләрнең тауны ташка актаруы, милли каһарманыбыз, төбәк тарихы...

Автор үзе алган темаларны ахырына китереп җиткерә, анысы хак. Шул ук вакытта бит әле әдипнең теле дә хәйран образлы, игьтибарга-мактауга лаек. Әнә шул һәр сүзне үз урынына куйган тел белән вакыйгаларны язган чагында милләтпәрвәр авторыбыз укучыга тәрбия дәресе дә бирә - гыйбрәт алуга, туган якны яратуга, татар халкының мәнфәгатен кайгыртып яшәүгә, ана теленең кадерен белүгә этәрә.

Кыям МИҢЛЕБАЕВ
язучы, тәнкыйтьче Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Аның турында каләмдәшләре

* * *
Җәмит Рәхимов - милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул халкының бөеклегенә инанган зат. Тарих фәне гаделлекне ярата. Җ.Рәхимовның әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Ул тарихи документларга таянып эш итә.
Индус ТАҺИРОВ,
Татарстан Фәннәр Академиясе академигы.

* * *
Моннан егерме еллар элек, әле малай гына Җәмит Әлмәттә беренче оешкан әдәбият-иҗат түгәрәгенә шигырь тотып килгән иде. Нефть төбәгендә оешып киткән язучылар бүлеге белән бергә, Җәмит Рәхимов та үсеш чорын кичерде, талантын чарлады.
Ул башта үзе дә оператор сукмакларын салды, аннары инженер дәрәҗәсенә иреште. Йокысыз төннәр исәбенә каләм тибрәтте, читтән торып Казан университетын тәмамлады. Тынгысыз журналист юллары аны Украина далаларында йөртеп кайтарды. Нәтиҗәдә, Украина һәм Татарстан колхозлары арасындагы тугандаш дуслыкны чагылдырган «Кобзарь-Тукай кунагы» исемле очерклар китабы дөнья күрде. Җәмит Рәхимов әле быел гына басылып чык- кан, республика матбугатында уңай бәя алган «Батырлык чакрымнары» дигән очерклар җыентыгының геройлары артыннан Лениногорск-Самотлор-Төмән-Свердловск-Уфа-Әлмәт-Лениногорск маршрутлары буенча ил гизеп кайтты. Күпме яңа тәэсирләр, дулкынландыргыч очрашулар, туачак әсәр өчен күпме бай тормыш материалы! Бүгенге таләпчән укучы яратырдай яхшы әсәр язу өчен әдәби осталыкка ирешү өстенә, халык тормышы белән бергә, бер сулыштан яшәү кирәк икәнлегенә торып-торып ышанасың.
Әдип МАЛИКОВ,
шагыйрь.

* * *
Халкыбызның үткәне, бүгенгесе турында уйланулары, аның көчле бөек милләт булуына тирән ышанычы, туган тел, туган җир хакындагы уй-фикерлә-ре авторның үз халкын сөюче, аның киләчәге хакында борчылучы, милләт язмышы белән яшәүче, татар халкының бәйсезлеге, тарихи гаделлек өчен көрәшүче олы, фидакарь шәхес итеп күз алдына бастыра, Җәмит Рәхимов гүя үзе дә Батырша кебек каһарманнар сафына баса.
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА,
язучы.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013