Бүген Әдипләр: Гәрәй Рәхим
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гәрәй Рәхим


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Энҗе РАЗОВА
Атилла Расих
Cолтан Рахманколый
Шамил Рәкыйпов
Мәҗит Рәфыйков
Мәрди Рәфыйков
Сөббух Рәфыйков
Гәрәй Рәхим
Җәмит Рәхимов
Фәридә РӘШИДОВА
Гәрәй Рәхим Шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Федотовка (Аланлык) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1959 елда Федотовка урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында өч ел буе башта гади колхозчы, сңыннан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли. Шул елларда (1961 елда) Лениногорскиның «Ильич васыятьләре» исемле район газетасында аның «Язгы җыр» Дигән беренче шигыре басылып чыга. 1962—1967 елларда Г. Рәхим — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Бу елларда ул университет каршындагы әдәби иҗат түгәрәге (хәзерге «Әллүки» берләшмәсе) эшендә актив катнаша, соңрак түгәрәкнең бюро җитәкчесе итеп сайлана. Аның өлкәннәр һәм балалар өчен язган шигырьләре республика матбугатында басыла башлый. 1965—1967 еллар арасында «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары һәм «Беренче карлыгачлар» сериясендә чыккан «Вәгъдә» исемле беренче китабы белән Г. Рәхим үзен сәләтле, өметле каләм иясе итеп таныта.
Университетны тәмамлагач, Г. Рәхим бер ел чамасы «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары, 1968 елдан башлап, тарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. 1970 елда ул КПСС сафларына кабул ителә һәм Татарстан комсомол оешмасының XXX конференциясендә ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты Пленумы члены итеп сайлана.
1972—1977 елларда Г. Рәхим Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант, ә 1978—1979 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтләрен башкара.
1979—1981 елларда Г. Рәхим СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1980 елдан башлап ул РСФСР Язучылар союзы идарәсенең Татарстан, Башкортстан һәм Чувашстан зонасы буенча өлкән консультанты һәм Союз каршындагы тәрҗемә советының җаваплы секретаре булып эшли.
Г. Рәхимнең поэтик әсәрләренә хис-кичереш белән фәлсәфи фикернең бергә тыгыз үрелеп баруы, табигыйлек һәм кешелеклелек, тормышның үзеңнән тотып алынган реалистик сурәт-образ җирлегендә зур гомумиләштерүләр, ассоциатив чагыштырулар ясарга омтылу хас. Моның өстенә ул халык авыз иҗатындагы, бигрәк тә керәшен татарлары фольклорындагы сүз-бизәк һәм формалардан оста файдалана. Бу поэтик сыйфатлар әдипнең проза әсәрләрендә — «Омтылыш», «Ак күлмәкле кыз» җыентыкларына тупланган кыска хикәяләре һәм лирик парчаларында, шулай ук зуррак күләмле «Көннәр язга авышкач» (1977) һәм «Саргаймагыз, каштаннар» (1977) исемле повестьларында да ачык чагыла.
Г. Рәхим — курчак театры өчен «Кәҗә белән Сарык» (Г. Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М. Гафуринең «Кара йөзләр» повесте буенча) һәм «Аяз көнне яшен» («Бөек Болгар трагедиясе») исемле либреттолар авторы. «Каһәрләнгән мәхәббәт» («Кара йөзләр») операсы 1981 елдан М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарына кертелә һәм сәхнәгә куела башлый. 1984 елда шушы опера спектакле өчен аның авторларына — либреттист Г. Рәхимгә, композитор Б. Мулюковка, дирижер В. Васильевка һәм рольләрне башкаручы җырчы-солистлардан 3. Сөнгатуллина белән X. Бегичевка Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Г. Рәхим—1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Вәгъдә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 24 б., ил. 8000.
Чәчәк сатучы малай: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—27 б. 13000/
Омтылыш: Хикәяләр, лирик парчалар.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—63 б. 7000. Рец.: Батуллин Р. Вәгъдә һәм омтылыш.— Казан утлары, 1969, № 9, 173—175 б.
Хәтер: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—63 б. 5000. Рец,: Н и г ъ м ә т у л л и н К. Аның шигъри җимешләре.— Татарстан яшьләре, 1971, 23 янв.; Синегулов Ә.—Соц. Татарстан, 1971, 15 авг.
Мин урамда йөрим.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—24 б., ил. 5000.
Шатлык елы: Мәкт. сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар, парчалар, хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1972.-—104 б. 9000.
Гөрләвек: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—111 б., портр. 2000, Рец.: Гамбәров Н. Гөрләвекләр яз алып килә.— Казан утлары, 1974, № 7, 188—189 б.; Мөхәммәдиев Р. Шагыйрь күкрәүләре.— Татарстан яшьләре, 1974, 26 ноябрь.
Зирек бөдрәләре: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—111 б. 3000, Рец.: Мөхәммәдиев Р. Туган җир җылысы.— Кит.: Мөхәммәди-ев Р. Әгәр без янмасак... (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). Казан, 1980, 48—53 б.; Соц. Татарстан, 1978, 23 сент.
Ак күлмәкле кыз: Хикәяләр, лирик парчалар.—Казан: Таткитнәшр,, 977.—111 б. 15000.
Моңнарым: Шигырьләр. [А. Гыйләҗев кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр,, 378.—208 б., портр. 3500. Рец.: Гата у ллин Р. Моңнарында заман сулышы.— Татарстан яшьләре, 1978. 21 сент.; Бохараев Р. Сүзнең тәме.— Комсомолец Татарии, 1978, 15 сент. Мәкалә рус телендә; Вәлиев Мансур. Кешелеклелек өчен көрәшү.— Казан утлары, 1979, № 10, 157—161 6.5 Зөлкарнәев Ф. «Заманага лаек җырлар эзләп...» — Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 86—90 б.
Көннәр язга авышкач: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1979.—224 6. 14000. Рец.: Фазылҗанов Ә. Яшәү яме хезмәттә.— Соц. Татарстан, 1977, 27 ноябрь; Хөснетдинов 3.—: Казан утлары, 1980, №7, 1766.
Чәчәк такыя: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—38 б., ил. 10000. Рец.: Әгъләмов М.— Казан утлары, 1982, № 9, 175 б.
Мәхәббәтем турында җыр: (Шигырьләр, поэма).— Казан: Таткитнәшр., 1982.—96 б. 4500. Рец.: Хәким Сибга т.— Соц. Татарстан, 1982, 18 июль.
Туган йортта: Повестьлар, хикәяләр, лирик парчалар.— Казан: Таткит. нәшр., 1983.—256 б. 13500.
Җәй уртасы: Шигырьләр, опера либреттосы.— Казан: Таткитнәшр., 1985.— 112 б. 2000.
Цветочная калитка: Стихи /Пер. с татар. В. Шабанова.— М.: Молодая гиардия, 1973.—32 с. 20 000. Рец.: Камышникова И. За его строками... целый народ.— Лит. Россия, 1973, 20 июля, с. 17; Г а ф а р ов А. Как слово любви.—Сов. Татария, 1973, 12 ноября; Махмутов А.— Молодая гвардия, 1975. № 3, с. 298; Мустафин Р. Парень из цветочной калитки.— Комсомолец Татарии, 1980, 5 окт.
Напевы курая: Стихи. [Предисл. Д. Кугультинова. Пер. с татар].— М.: Современник, 1982.—64 с., портр. 10000. Рец.: Бархатов А. Соки живые струятся.— Лит. Россия, 1983, 11 февр., с. 20.
Отзовись, лето: Стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1984.—ПК с. 4000.

Аның турында

Фәйзуллин Р. Нурлы һәм моңлы шигырьләр.— Татарстан яшьләре, 1980, 2 окт.
Маннапов С. Дөньяның кыл уртасында.— Казан утлары, 1982, № 2,
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ

Билгеле булганча, узган гасырның Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим, Ренат Харис, Рәдиф Гаташлар буыны шигърияткә килгән алтмышынчы-җитмешенче еллары гомуми татар поэзиясе, бигрәк тә бу яшь шагыйрьләр өчен җиңел чор булмады. Аларның «күбесе тынгысыз эзләнүләрдә изаланды, яна юнәлеш эзләде»1. Гәрәй Рәхимнең лирик герое да гармониягә омтылды. Әмма шагыйрь күңеле дөнья гармониясенең тыныч, камил түгеллеген тоя—аңа тормыштан күп һәм зур офыклар кирәк иде: мизгелләр, сәгатьләр, көннәр генә җитми, ул тулы бер гомер турында, алай гына да түгел, халыкның олы гомере турында уйланды.

Бу буын шагыйрьләре «үз иҗатларын өстәмә ачы торма кебек ачы сүзләрен ыргытып— публицистик турылыкка һәм зур йогынты көченә ия булган дәртле, кайнар шигырьләре белән башлаганнар.»2 Ләкин озакламый халык күңелендәге тарихи оптимизм хисләре тора-бара алданганлык, аптырау, күңел кайту хисләре белән алышынды, аларны акрынлап айнытты. Акрынлап «айну, күңел кайту, үз-үзенә, халык юлыккан икеле-микеле хәлгә тәнкыйди һәм хәтта ироник мөнәсәбәт»3 ныгый башлады. Ягъни еш кына рухи эзләнүләр, иҗади үсеш логикасы шагыйрьне күңел әрнеткеч нәтиҗәләргә дә китереп чыгарды. Әллә заман шагыйрьгә караганда тизрәк тә үзгәрәме? Ничек кенә булмасын, шагыйрь иҗатында конкрет тарихи чор кешесенең тирә-юньгә, үз-үзенә һәм башкаларга булган мөнәсәбәте төрле төсмерләр белән сурәтләнә башлады.

Яңарыш, үзгәреш... Күптән көтелгән, күпне көткән үзгәреш... Халыкта җанлану, аның дөньяны аңлавы да күз алдында үзгәрде сыман. Шагыйрь дә төпле һәм үткер фикерен яшерми, кыска һәм кискен хөкемнән дә тартынмый инде. Кешенең асылы—яшәү мәгънәсе дә һаман шул ук: намус, хаклык, хакыйкать тойгысы. Өмете дә—бәхетле булу.

Егерменче гасырның 80нче еллар ахырында татар әдәбиятында шигъри публицистика, иҗтимагый-сәяси сүз әдәби-нәфис сүзне кысрыклап, алгы планга чыкты. Шагыйрьләрнең бер өлеше лирик булудан бигрәк, сәясәтчегә әйләнә башладылар. Мондый шагыйрьләр, гадәттә, сөңгесе агуга манчылган яңгыравык-купшы, ярым әдәби-ярым сәяси шигырьләр язалар. Юк, шигъриятнең милли аңны тәрбияләүдәге, үстерүдәге ролен һич тә киметеп әйтәсе килми, киресенчә, шигърият ул халыкның рухи көзгесе булырга тиеш. Ләкин кайбер мөтәшагыйрьләрнең әдәбият хәзинәләрен кысрыклап, терсәк белән төрткәләп алгы рәтләргә, трибуналарга һөнәрче-кәсепчеләрнең үрмәләвен күрә торып эндәшми калыргамы? Һәм моңа каршы ничек көрәшергә? Бу чорда Г.Рәхимнәр буыны әнә шулар турында уйлады...

Без хәзер бөтен Рәсәй белән бергә капитализмга күчү чорын кичерәбез. Ләкин без цивилизацияле илләрдәге кебек күркәм йөзле капитализмга түгел, ә кыргый капитализмга күчәбез кебек. Торгынлык чорындагы партия функционерлары эш урыннарын алыштырса да, властьны үзләрендә саклап калдылар. Аларның күбесе бүген дә хакимияттә. Алар тирәсендәгеләр, властька таянып, дәүләт милкен үзләштереп калырга ашыгалар, ил байлыгына кул сузалар, халыкны кычкыртып талыйлар. Яшәү рәвеше үткән елларга караганда күпкә түбәнәйде. Бу күренешләр шагыйрьләрне борчымадымы? Борчыды, бүген дә, һичшиксез, борчый. Көндәлек мәсьәләләр Г.Рәхим, Р.Фәйзуллин Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.Миңнуллин, Ә.Рәшитов, Р.Вәлиев, М.Галиев, М.Мирза, Ф.Гыйззәтуллина, Л.Шагыйрьҗан, Р.Зәйдулла, З.Мансуров, Г.Морат, ЛЛерон, И.Гыйләжев, И.Гарипова, Л.Шәех һәм анардан соң әдәбиятка килгән берничә яшь шагыйрьләр иҗатында теге яки бу рәвештә чагылыш тапты һәм таба килә. Ничек атарга мондый шигырьләрне? Монысы мөһим түгел. Иң мөһиме—шигырьнең укучы күңеленә ясаган тәэсир көчендә.

Әйе, үзгәреш дип аталган ул еллар Гәрәй Рәхимнең замандашлары булган шагыйрьләр күңелендә хәл итә алмаслык каршылыклы фикерләр уятты.

Дөньяның рәхимсез яклары турыңда исә Г.Рәхим иҗатының башында ук борчулы шигырьләр язды. Укучы шул чакта ук инде лирик герой күңелендә тормышның ваемсыз якларына карата нәфрәт хисе тагы да киңәя, көчәя баруын сизә башлаган иде.

Әйтик, шагыйрьнең 90 нчы елларда иҗат ителгән бик актуаль яңгырашлы «Бәйге» шигыре. Дөньядагы ыгы-зыгыларга сәяси яктан караш ташлый герой:
Бәйге бара илнең мәйданында... 
Көрәш шундый кырыс, дуамал— 
Ил тәхете өчен якалаша 
Бюрократ белән неформал. 
...Ә игенче бөгелеп иген игә, 
Чаң-чоң тимер чүки тимерче,
Шагыйрь төне буе шигырь яза, 
Яңа кендек кисә кендекче. 
Алар бар да мең ел элеккедәй 
Тели булыр рәтле хезмәт, ял... 
...Ил тәхете өчен чәйнәшәләр 
Бюрократ белән неформал.
Менә бу «шәп-шәрә чынбарлык» шагыйрьне борчулы уйларга сабыштыра. Ул империя коллыгыннан котылу юлларын эзли, демократиянең тышкы төсләренә дә алданмый, чөнки аның җисеменнән иске, юылмаган ис килә.

Кешенең үз-үзенә булган ваемсыз битарафлыгы турында шагыйрь иҗатының беренче чорында ук борчулы шигырьләр язган иде инде. Соңгырак әсәрләрендә бу тагын да ачыграк сизелә төшә:
Сәламәтлек, тамак, ял хакында, 
Үз хакында тәмам онытып, 
Бүген кирәк булган бөтен эшне 
Эшли алса кеше, ут йотып
Йөрүләрен исенә дә алмый, 
Әйтерсең ул һич ут йотмады— 
Канәгатьлек белән әйтеп куя: 
«Бүгенге көн юкка чыкмады...»
Г.Рәхим үзенең ул чорда язылган «Заман» шигырендә дә бу дөньяга карата канәгатьсезлек хисләрен белдерә. Лирик герой инде мондый комсызлыкларга түзә алмый, сабырлыгы бетеп, бу турыда шәрран салып әйтергә мәҗбүр:
Әхлаге киткән заман,
Тәртибе беткән заман. 
Яңасын төземәсә дә, 
Искесен сүткән заман.
Замана алга китә алмый интегә, үткәннәрдә генә казынып ята. «Чуалчык, нурсыз заман»ның тыйнаксызлыгы чиктән ашкан. Ул хәтта:
Үтә кызыл төсләрне дә
Уңдыра торган заман.
«Бөек»ләрнең яңагына
Тондыра торган заман.
Ах, бу бит заманның да заманы. Г.Рәхимнең каләм осталыгы бер шигыреннән икенчесенә үсеп кенә бара. Шагыйрь капма-каршы мәгънәле сүзләрне янәшә куеп контрастлык атмосферасы тудыра. Бу—шигырьнең тәэсир көчен тагын да арттырып җибәрә. «Заман» сүзе рәдиф булып килгәнлектән шигырьнең интонацион яңгырашы көчәйгәннән-көчәя.

Лирик герой астыртын гына безгә, укучыга да ишарә ясый, элек үк чагылган сарказм кыллары хәзер дә яңгырый. Ул безне дә «заман»ның чирләвендә гаеплидер кебек:
Ә ил бөлү заманы, 
Шуны белү заманы. 
Шуны белеп, шуны күреп 
Шуннан көлү заманы.
Күңел ачыклыгы, хисләрнең самимилеге, һәр сүзендә тетрәп-сулап торган ихласлык, дөреслек укучыны әсир итә, уйга сала. Җирдәге гаделсезлек, кемнеңдер илләр данын егып, канын сыгып кичүе, көтелгән үзгәреш-яңалыкларның якты өметләрне анлавы өчен шагыйрь үзен дә, безне дә гаепле саный.

Г.Рәхим публицистикасына фәлсәфи яңгыраш хас. Ул барысын да әйтеп бетерми, укучыга уйланырга, үзенчә нәтиҗә ясарга урын калдыра. Укучы аның өчен элеккечә иптәш кенә түгел, ул—галәмдәш тә, кардәш тә, җандаш та...

Хәер, Г.Рәхимнен соңгы еллар иҗаты тик публицистик поэзиядән генә тора дисәк, бу зур хата булыр иде. Шагыйрь тирән фәлсәфәгә дә, нечкә хисле лирикага да мөрәҗәгать итте.

Ул соңгы еллар шигъриятендә дә шул элекке, башлангыч иҗатыннан алып агым-агым булып кабатланып килгән Вакыт, Кеше, Табигать, Заман, Милләт кебек мәңгелек образлар, категорияләр белән эш итсә дә, бу төшенчәләр инде анарда хәзер тагын да ныграк киңәя яисә бөтенләй башка төсмерләр ала. Шушыларга соңгы елларда тагын берничә образ өстәлде. Бу—Картлык, Гаделсезлек, Ялгызлык...

Шагыйрь иҗатында элек үзе кылган гамәлләрне яңача тикшереп, үзенә-үзе хөкем чыгару белән мәшгуль. Лирик герой инде үзенең дөньяны үзгәртә алуына ышанмый. Кеше—үзе табигать баласы. Ничек инде ул үз анасын үзгәртә алсын.

Гәрәй Рәхим Тарих, Заман, Вакыт, Мәңгелек кебек төшенчәләрнең тирән мәгънәсенә, фәлсәфи эчтәлегенә үтеп керергә омтыла.

Бер яктан, вакыт агышы, табигатьтәге фасыллар кеше күңелендә хис-тойгы алышынуын, ашкынуны, психологик күчешне, рухи дөньяны чагылдыруга буйсына. Икенчедән, Вакыт—кеше гомеренең даими юлдашы, әмма биологик закончалыкларга буйсынмый торган, үзагышлы мәңгелек объектив чынлык буларак ачыла.

Хәзер иңде Вакыт күбрәк кешенең бу дөньяда кылган гамәлләренә бәя биреп торучы хөкемдар Вазыйфасын үти:
Гомернең тагы бер елын 
Иләмсез тарих кочты. 
365 яфрагым 
Өзелеп җилгә очты.
Гомер-хөкемдар анарның 
Ничәсен бирер җилгә?.. 
Ә ничәсен минем белән 
Җибәрер теге илгә?!
Вакыт—иләмсез жәллад... Лирик герой күңелендә туган сорау-мәсьәләләрне тик ул гына чишә ала. Вакыт фәлсәфәсендәге фаҗигалек төсмере шагыйрь иҗатында шактый урын ала. Бу поэзия өчен яңа күренеш түгел, әлбәттә, тәнкыйть билгеләвенчә, шигърияттә бу сыйфат 70 нчы елларда ук көчәеп китә.

«Бүгенге шигырьнең төп характерын берничә сүз белән генә аңлатуы, әлбәттә, кыен,—ди Н.Юзиев.—Әмма шунысын ачык итеп әйтеп була: ул заман кешесе белән бергә үзгәрә бара: аның аһәңе һәм структурасы яңара, төрлеләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең егәрлеге, энергиясе һәм нюанслары арта, күренеш-детальләрнең мәгънәлекләре көчәя... лирик башлангыч тирәнәя»4.

Лирика—поэзиянең иң сизгер һәм өлгер төре. Бу жанрның тематикасы киңәю, эчтәлеге һәм сәнгатьчә мөмкинлекләре тирәнәю—әдәбият үсешенең үзенчәлекле бер билгесе. Хәзерге лирика үзәгендә торган шәхес киеренке физик һәм акыл хезмәте белән яши. Аның рухи дөньясы бай һәм төрле. Аның йөрәге ил, җир шары, галәм борчуларын, табигать язмышын, тарихны һәм киләчәкне, замандашының гадәти шатлык-кайгысьш, аерылышу-кавышу моңын, мәхәббәтен үзенә сыйдыра, йөрәге аркылы үткәрә. «Әйдә»—Г.Рәхимнең 90 нчы елларда язылган шигырьләрнең берсе. Шигырь патетик рухта язылган. Исеменнән үк күренеп торганча, нәрсәгәдер өндәү, чакыру икәнлеген аңлыйбыз. Лирик герой безне хыял диңгезенә, Галәм киңлекләренә чакыра:
Әйдә, киттек!
Менә алтын чана,
Көмеш чаптар җиктем.
Кил утыр!
Җиз дилбегә кагып,
Җиз кыңгырау тагып
Көмеш чаптар күккә юыртыр.
Бу—бушка гына хыялланып, янып йөрү түгел. Шагыйрь хыялның тормышка ашу мөмкинлеге турында сөйли. Ул яңалыкка, сафлыкка чакыра:
Әле син күрмәгән, 
Галәм дә белмәгән 
Яңа дөнья көтә бит анда.
Г.Рәхим сүзләрдән бормалы-сыгылмалы ребуслар төземи. Аның шигырьләре элеккеге кебек, үк гади булып калалар. Тик бу гади шигырьләрдә күпме ассоциатив экспрессивлык. Һушларны алырдай сүзләр дә юк. Әмма шигырь тәэсир итә. Бу «көч» нәрсәдә икән?

Шигырьне укыган вакытта нәрсәләрнеңдер нурлануын, ялтыравын күрәбез, чынлавын ишетәбез. Мондый ассоциативлыкны метафора һәм эпитетлар тудыра: «алтын чана», «көмеш чаптар», «җиз дилбегә». Монда Г.Рәхим шигъриятенә хас бер үзенчәлекле образлы сурәтләү алымын күреп була. Шагыйрь кеше йөрәген, «күңелен» Галәмгә тиңли. Галәмнең иге-чиге булмаган кебек күңелнең дә офыкларын күреп булмый. Юкка гына яхшы кешеләр турыңда «киң күңелле» дип әйтмиләр шул.

Лирик геройның күңеле хөр, киң, ул әллә күпме җан иясен сыйдыра ала үз дөньясына.

Шигырьдә тагын бер кызыклы метафора бар:
Айга күзең кысып,
Кояш аша узып
Галәм тыкрыкларын үт әле,—
дип чакыра шагыйрь. Нинди була икән ул «Галәм тыкрыклары», әллә күңел «тыкрыклары» микән бу?! Менә моңда абстрактлыктан конкретлыкка күчеш бара. Әйтерсең лә «галәм»нең урамнары, тыкрыклары, һәрберсенең үз исеме бар.

«Кәефе нинди чагы булмасын, Гәрәй Рәхим борчу-гамьнәрен иңеннән кагып төшереп, бусага артында калдырып керә белә. Нинди даирәгә килеп кушыла ул—редакцияме, «көфер почмагы»мы, мәҗлесме—кайда гына булмасын, уенчак дилбегәне үз кулына алыр да... сөйләсә—батырып сөйләр, җырласа—өздереп җырлар, көлсә—рәхәт чигеп көләр... Таралу-хушлашу мизгелендә, аны якыннан белмәгәннәр: «Кара инде, бу Гәрәйнең бер генә борчуы да юк икән»,—дип калырлар. Ул чыгып киткәч, мәҗлеснең «пары» суына башлый, илһамлы сүз дәрте сурыга, утырдашларның кызыгы бетә»5.

Шагыйрьне исә бусага артында зарыгып көткән гамь-борчулар култыклап ала.

Ни өчендер лирик геройны үзенә тартып торган якларның берсе—ялгызлык.Әгәр дә элеккеге шигырьләрендә Г.Рәхим шушы ялгызлык мотивы турында күбрәк язса, хәзер исә тыныч «аулак почмакларны» ярата. Бу күчеш, яисә, бәйләнеш, әлбәттә, шагыйрьнең үз тормышына, күңеленә бәйле. Ул узган гасырның яртысыннан күбрәген яшәгән кеше буларак, гомернең ачы да, татлы да минутларын үз җилкәсендә татып карарга өлгерде: балачактагы сугыш еллары, ачлык, төрле ялганлыклар, беренче мәхәббәт, дуслар, үпкә белән авыру, катлаулы операция, тормышка янәдән кайту...

Баштагы шигырьләрендә ялгызлык мотивы лирик геройның бу дөньяда япа-ялгызлыгын күрсәтә, кайгыларны уртаклашыр дуслар да юк:
Шушы озын кышкы төннәрдә мин, 
Ялгыз чыгып кухня ягына,
Зур бураннар эчендәге өйне,
Ялгыз әниемне сагынам.
Чордашлар, каләмдәшләр, көндәшләр, аркадашлар арасында үткен сүз кисеше, елгыр фикер бәйгесенә тиң гәп-бәхәсле, кайнар әңгәмәле табыннардан соң күңеленә савылып моңсулык иңә, шау-кайтавазлары тынган җанында тик бер үзең генә тойган сулкылдау-әрнү таралган упкын хасыйл була. Мондый чакларда болгавыр, кырыс Казанны ташлап китә дә шагыйрь туган төбәгенә—«Шөгер» белән «йөгер»не рифмалаштырган якларына, садә балачагы узган нигезенә кайтып, аулак урынга чыга да... рәхәтләнеп бер түгелә...
Елыймын мин ялгыз рәхәтлектән, 
Сабый чаклар хатирәсеннән. 
Каралтылар белән бергә елыйм, 
Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм. 
Үзем уйлыйм: ярый әле димен, 
Еракта мин шәһәр, дуслардан. 
Мескен хисләр, диеп, юкса, алар 
Көләр иде минем елаудан.
Күрәбез, ялгызлык мотивы якты да, авыр да үткәннәрне сагыну белән үрелеп китә. Монда ул юаныч, күңелгә тынычлык таба:
Миңа монда җайлы сезнең белән, 
Карт авылым монда, үз күгем. 
Бер ялгызым гына, яшеренеп 
Бер елармын, ахры, мин бүген.
Гәрәй Рәхим үзенең хөсетсез күңелен бу шигырендә тагын да ачарак төшә:
Шунда мине әнкәй табып ала.
—Таң ата,—ди,—кереп ят, улым.
Көлә-көлә сөеп юата ул
Утыз яшьлек карт бер сабыен.
Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим
Шәһәрдәге дуслар турында:
—Алар, әнкәй, шундый әйбәтләр,—дим,—
Кечесе дә,—димен,—зуры да.
Менә бит ул: туган нигез, әнкә нигезе аны ничекләр юатты, шәһәр корымын тәненнән дә, җаныннан да кагып төшерде. Хәзер инде ул беркемгә рәнҗеми, һәммәсен дә үзе кебек якты, күләгәсез итеп күрәсе килә. Ул тагын Казанга ашкына, ул тагын матур итеп алданырга әзер...
Бәхетсезлегемдә бәхет күреп 
Яши торган мәхлук мин җирдә.
Үз теләге белән кергән ялгызлык халәтен шагыйрь «аулак» дигән серле мәгънәгә төрелгән сүз белән билгели башлый:
Ни өчендер мин гомерем буе
Аулак почмакларны яраттым.
Аулак урамнарда,
Урманнарда
Аулак хисләремә җан аттым.
Бу шигырьдә «аулак» сүзе лирик герой күңеленең тыныч, салмак, аулак тормышка омтылуын күрсәтә. Әмма бу сүзнең мәгънәсе күпкә киңрәк. Аулак өннәр кызыктыра мине, Күңелләрнең аулак почмагы,— дигән юлларда «аулак»—«серле», «сихри» дигән мәгънәләрдә килә. Гәрчә, шагыйрь кабатланмаучанлык, индивидуальлек ягында:
Мин шигырьдә яклыйм 
Аулак фикер, 
Аулак сурәт, 
Аулак ямь тәмен.
Шагыйрь примитивизмга каршы чыга. Менә Г.Рәхим үзе бу турыда нәрсә язды: «Безнең әле бүгенге көнгә кадәр примитивизмга каршы җитди һәм төпле итеп көрәшә алганыбыз юк. Примитивизм бездә шагыйрьнең кимчелеге, таланты җитмәү генә итеп карала. Минемчә, примитивизм ниндидер җитешсезлек кенә түгел, ә безнең бик зур идеологик дошманыбыз итеп каралырга тиеш. Ни өчен? Чөнки примитив шигырьләр чынбарлыкны, кешеләрне чагылдырганда дөреслеккә каршы киләләр. Ә бу инде чын мәгънәсендәге сәнгати сукырлык. Менә ни өчен примитивизмга ниндидер икенчел дәрәҗәдәге җитешсезлек итеп кенә түгел, ә идея, сәнгать дошманы итеп карарга һәм ана каршы бик җитди итеп көрәшергә кирәк».

«...Һәр талант иясе һәрвакыт новатор, һич югында, тынгысыз яңаны эзләүче. Бәлки ул һәр очракта да яңалык алып килүче дә түгелдер, әмма серле шигърият дөньясында үз юлын эзләүче актив шәхес булырга тиешлеге бәхәссез»6. Шагыйрь бер сүз аша әллә күпме образлар тудыра. Менә шул ук «Аулак» шигырендә «аулак» сүзе «кабатланмас мәңгелек» образы буларак та килә. Үз-үзенә мөрәҗәгать итеп лирик герой зур үтенечен белдерә:
Гомеркәем, мине ташлама син— 
(Бу минем аулак бер табыну...) 
Озын гомер сирәк бәхет бит ул, 
Ул—аулакта йолдыз кабыну!..
Шигърият гаҗәп зур тәэсир итү көченә ия. Гади сөйләм теле әйтеп бирә алмаган фикерләрне, тойгыларны шигырь әйтеп бирә ала.

Гәрәй Рәхим шигъриятенең төп критерие—миллилек хисе. Бу хис еллар узган саен артканнан-арта гына бара. 90 нчы еллардагы шигырьләрендәге миллилек, татар сурәте конкрет булган хәлләрдән языла.

Халык язмышы, аның киләчәге турында уйланулар, табигатьнең ярлылануы, авылларның юкка чыга баруы кебек фаҗигаләр шагыйрьләр игътибарыннан читтә калмады. Г.Рәхим дә үз халкы турында байтак шигырьләр язды. Бу шигырьләрдә шагыйрь борынгы ата-бабаларыбызга, аларның гореф-гадәтләренә, туган җиргә мәдхия укый. Туган халкы белән соклану, хозурлану хисе биләп алган шагыйрьне:
Пугачларга әйткән бәетләрнең 
Җыр-моңнары татлы.
 Батыр да син, эшчән, киң күңелле, 
Бөек татар халкы.
«Болгар бабаларга ачык хат» дигән шигыренә кереш итеп шагыйрь: «Бу шигырь 1996 елның 23 гыйнвар төнендә Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендәге кунакханәдә язылды. Мин борынгы болгар бабаларыбыз яшәгән изге җирдә ялгызым төн үткәрдем»,—дип куйган.
Сез—Болгар бабалары, 
Без—Болгар балалары, 
Без бит тарих чылбырында 
Боҗралар гына бары.
Лирик геройның хисләре ата-бабалар намусына, алар исеменә, аларның уй-хыялларына, буыннан-буынга мирас булып күчеп килгән гореф-гадәтләренә, тугрылыкка барып тоташа:
Изге Болгар изгелеге 
Иманыбыз күгендә 
Сез табынган Тәңребезне 
Олылыйбыз бүген дә.
Шагыйрь халык моңына, халык җырына якын, ә җанындагы Иман яктысы аның шигырьләренә күчә. Гәрәй Рәхим керәшен туганнарына сокланып туя алмый. Үз карендәшләренең күңеле саф, тыйнак, рухы таза, «һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй»:
Әй, керәшен, карендәшем минем, 
Халкымның бер асыл бизәге. 
Синең көйне бер тыңлаганнарның Гомерлеккә өзелә үзәге.
Г.Рәхимнең шигырьләрен укыгач, рух уяна, җанын Ил һәм Халык язмышына кушылып тетрәнә. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә ялганга төрелгән гамәлләребезгә бәя бирә. Әйе, шагыйрь без яши торган җирдә яши, без сулый торган һаваны сулый, ләкин аның кыйбласы үзенчәлекле. Ул, алдында торган кысаларны ватып, көрәшкә ташланган.

Шагыйрьнең «Самоед» исемле шигырен алып карыйк. Шигырь азагында Гәрәй Рәхим искәрмә дә бирә: «Самоед—үзен-үзе ашаучы».

Шигырьнең башында «Татарыма каш җыерып әйтелгән сүз»,—дип белдерә ул. Татар халкының үз-үзенә булган битарафлыгы, үз-үзен изгәнлеге тыныч калдыра алмый шагыйрьне:
Татарым син, тарым син,
 Кендек бавым, ярым син. 
«Югым» түгел, «Барым» син, 
Борынгы болгарым син.
Күргәнебезчә, шагыйрь антитезислар куллана: «Югым»—«Барым». Оксиморон булып килгән юллар: «Татарым син, тарым син»..

Шагыйрь якын итеп, үз итеп эндәшә һәм кинәт кенә кире мәгънәле сүз «тарым син» ди..

Г.Рәхим—юмор кешесе. Шаянлык—аның калканы. «Үзеннән дә келә белү—аның саклану чарасы түгелме?! Кайчакларда ул еламас өчен көләдер шикелле...»7.

Татарның империя тоткан дәһшәтле чаклары хәтерендә сүнеп бетмәгән әле, юк-юк та бер канында уйнаклап ала, бу аның әче телендә, кинаяле әйтемнәрендә чагыла..

Шагыйрь тавышының кылларында сарказм, ирония сизелеп китә. Монсыз булдыра алмый ул.
Чын татарның шәм яктысы 
Төшми Татарстанга. 
Аның каравы балкый ул 
Төрле-төрле «...стан»да.
«Шәм яктысы»—бөек Тукаебыздан килгән атаклы метафора. Г.Рәхим татар халкының яхшы кешеләре- «татар илендә» үзләренә урын таба алмавы турында сызланып сөйли..

Шагыйрьне телебезнең юкка чыга баруы да борчуга сала:
...Казан булып Казаныбыз 
Күптән Казань каласы...

...Телен оныта татар, 
Үзен оныта татар...
Бу хәл әдәбиятның язмышына турыдан-туры бәйле. Ә үз телен, үз әдәбиятын белмәгән милләт ул инде бетүгә хөкем ителгән дигән сүз. Шунда шагыйрь аянычлы, әмма чынбарлыкны раслаучы нәтиҗә ясап куя:
Татарның башын ашаучы 
Бердәнбер халык—татар...

Болай үз башыңны ашау 
Заманы үтәр... үтәр... Йа, Хода!.. 
Татарның аты «Самоед» булып китәр...
«Кеше башлы гыйфрит» шигырен шагыйрь соңгы чорда язды. Кешеләрнең, милләттәшләрнең бер-берсенә комсыз булуы лирик геройның күңелен әрнетә. Шагыйрь үз халкының бәхетсезлеге турында йөрәге әрнүдән түзәр әмәле калмагач, туры бәреп әйтә. Хәзер мондый халыкны ул «кеше башлы гыйфрит» ди. Бу сүз артык усал, явыз, рәхимсез кешеләргә карата әйтелә.
...Мин күзеңә карап чынын әйтәм, 
Егерменче гасыр, гафу ит— 
Синдә генә, синдә пәйда булды 
Кеше башлы гыйфрит.
Г.Рәхим шигъриятендә, күрүебезчә, аеруча мөһим урынны халкыбызның фаҗигале, гыйбрәтле язмышы алып тора..

Чыннан да, Мәрҗанине, Тукайны тудырган халык хәзер денсез-имансыз буын үстереп ята. Кем гаепле моңа?
Үз кулыбыз белән рәсемнәрен 
Мәйданнарда йөрдек күтәреп, 
Трибуналарга алып мендек 
(Аһ, ташлыйсы булган түнтәреп!)... 
Безнең үзебезгә бик охшаган— 
Бер үк камырдан без, тәндә бер ит. 
Арабызда йөри—чор тудырган 
Кеше башлы гыйфрит...
Кыйбласын югалткан халык үзенең гореф-гадәтләренә төкереп кенә карый башлый. Әнә без дә шулай. Яшәешне көйләп торучы иң изге төшенчәләр урынын бушлык, әдәпсезлек, денсезлек, әхлаксызлык биләп ала..

Гәрәй Рәхим шигырьләрендә халык башыннан үткән авыр язмыш төрле яссылыкта ачыла. Халык, туган тел, яңа буын язмышына булган салкын битарафлык диварын, шигырьләре белән эретеп, ярсып утка тота шагыйрь..

Гомумән, шагыйрь иҗатында халык язмышы, аның тарихы, бүгенгесе, киләчәге хакында кайгырту-уйланулар әсәрләрнең төп эчтәлеген барлыкка китерә..

«Хәзер көчләрне туплау, күзаллауны төрле бәйләрдән азат итү чоры килде. Үзен ирекле сизгән, тар киртәләр белән чикләнмәгән шигърият кенә кешеләргә яңалык һәм аралашу шатлыгы алып килә ала»8. Шигърият күчештән, дәвамлылыктан башка үсә алмый. Аның ачышлары вакытка баш бирми, төсен җуймый, сәнгатьчә яңгырашын югалтмый, җаны терекөмешләрдәй, бер дәвердән икенчесенә күчә килә. Бүгенге шигърият үткәннең карынында ярала. Шуңар да хәзерге поэзиянең элгәрләрдән кайтышрак булырга хакы юк. Иң олы бизмән булып, татар милли интеллектының югары казанышы— Тукай иҗаты тора..

Поэзияне жанрлык ноктасыннан килеп бәяләүдә дә, Тукайны һәркем үз ягына «тарта». Ул поэма остасы, фәлсәфи лирика тарафдары, һөҗү сәнгатен зур югарылыкка күтәргән сатирик, журналист, балалар шагыйре. Кыскасы, Тукайның олы һәм ифрат бай лирикасыннан һәркем үзенә, рухына якынны сайлап ала. «Метафорага, шартлы алымнарга, зиһен ташкынын чагылдыруга өстенлек биргән Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мингалим, Р.Гаташлар буыны да, ярсып, чәпчеп алганнан сон, Тукай янына килә, мәңгелекнең серләрен шуннан эзли, шуннан таба»9. Тукайның олы мәгънәсендәге миллилеге, халыкның фаҗигасен аңлавы һәм татар кавеменең мөстәкыйльлеге турындагы хыяллары яңарып, яңартып кору, хөррияткә омтылыш чорында Гәрәй Рәхим өчен олы таяныч булды..

Тукай традицияләре шагыйрь иҗатының яңа чорында да үзенә бер көч, яңа дәрт белән үсеп китте. Тормышка һәм кешегә нисбәттән фәлсәфи карашы, шәхеснең рухи дөньясын ачу юлында мөмкинлекләре чикләнмәгән агым поэзиянең олы юлына алып чыкты..

«Сиксәненче-туксанынчы елларда янәдән «классик юнәлеш» яңа көч белән үсеп китте, заман агышын йөрәк хисе белән иңләргә омтылыш үзе бер агым булып үстерелде. Халык теленең матурлыгын, самимилеген, сафлыгын сакларга омтылу белән бәйле бу юнәлеш табигать образларына еш мөрәҗәгать итүдә, ритмик җыйнаклыкта, сурәтлелек сулышының киңәюендә күренә».10.

Лирик геройның уй-хисләр дулкыны гражданлык мотивына кушылып китә. Чыннан да, туган җир һәм Ватанга мөнәсәбәттә шәхес билгеләнә дә..

Туган җир. Ил. Кеше. Туган табигать. Моң. Болар бер яссылыктагы төшенчәләр. Алар барысы бергә замандашыбызның—лирик геройның рухи дөньясының эчтәлеген тәшкил итә дә инде. Шигърият, әлбәттә, туган йорттан, туган җирдән башлана. Шагыйрь дөньяга, кешеләргә гашыйк. Шушы хис аның бар халәтен билгели дә..

Гәрәй Рәхим шигырьләрендә халыкның язмышы, үткәне, бүгенге экологик бәла-казалар, үзгәртеп-җимереп корулар чорындагы хәле, киләчәк язмышы турында тирән борчулар белән берләшеп китә..

Ата-баба нигезенә, аларньвд йөзәр еллар буена ныгып килгән традицияләренә, иң яхшы гореф-гадәтләренә, күркәм эшләренә тугрылыклымы без, шуны дәвам итеп, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыра алабызмы—шагыйрьне шулар уйландыра, борчый..

Туксанынчы елларның башында язылган «Иске, изге...» шигыре әнә шундый аһәң белән яңгырый. Лирик герой кешеләрнең ата-бабаларыбыз калдырган мирасны онытып баруларына җан ачысы белән сыкрый, сызлана:
...Хәзер гармун тавышына 
Шаккатмый инде кем дә. 
Бар каланы дер селкетеп 
Битломаннар үкерә.
Халык электән үк килгән үзенең «изге» музыка коралын, тальян гармунны оныта башлаган. Бу хәл лирик геройны битараф калдыра алмый. Нәрсә булган бу халыкка? Әллә шушы микән инде упкынга тәгәрәү? Кешеләр күңеленең тараюы турында шагыйрь әрнү катыш сөйли. Тик нишләргә?! Япа-ялгызың гына нәрсә эшләп була, әгәр дә халык бердәм түгел икән?
Тик нишлим соң? 
Мөмкин түгел 
Үзгәртергә бу җанны— 
Бер ялгызым сыздырам мин 
Көмеш телле тальянны... 
Иске, изге тальянны...
Моңга, җырга булган саф мәхәббәт шагыйрь иҗатының асылы. Бу мәхәббәт соңгы елларда ныклап көчәеп китә. Лирик герой «үзәк өздергеч» көйгә булган мөнәсәбәте барлык бөек татар халкы исеменнән әйтелә:
Сыйгандыр аңа туган халкымның 
Иң асыл моңы, дәвере, чоры. 
Күңелгә якын таныш җыр бит бу— 
Үзәк өздергеч Вафирә җыры.11
Бу җырда лирик герой үз халкының матур киләчәген, теләкләрнең тормышка ашуын, традицияләрнең яңаруын күрә..

Шагыйрь өчен милләт темасы һәрчак актуаль булып торды. Иң шатлыклысы шул: иҗатының кайсы гына чорын алма, шагыйрьнең татар халкының язмышына, аның тарихына, шатлык-фаҗигаләренә карашы үзгәрмәде дә, гел үзенчә кала бирде. Лирик герой үзен туган халкыннан аерып карый алмый. Ләкин ул—ясалма «милләтчеләрнең» купшы вәгъдә-чакыруларына аек карый..

Лирик герой электән үк «шигырь»гә карата үз мөнәсәбәтен белдереп килде. Әйткәнебезчә, Гәрәй Рәхим шигырьнең «мескен, өтек» булуын өнәп бетермәде, шул ук вакытта бу сферада ул үзенә юаныч һәм тынычлык эзли..

Бер караганда, шигырь сугыш вә үлем, нәсел калдыру, иген игү, тамак ялгау кебек кеше өчен иң ихтыяҗ нәрсә түгел кебек. Адәм баласы аңардан башка да яши ала төсле. Әмма бу—ялгыш караш. Чөнки теләсә нинди халыкның телен, моңын, холкын, фигылен шигъри сүз саклый, үстерә, күтәрә.
Тыныч бәхет сузып, зур дәрәҗә 
Көтә мине кайчак. 
Бер шигырен, өчен барсын ташлап, 
Тагын сиңа качам.
Еллар узу белән дә шигърияткә карата мәдхиясе сүрелми шагыйрьнең. Ә киресенчә, тугрылыгы, ышанычы арта гына. «Китап» шигырендә ул:
Үз төсен таба, калыбын таба 
Ныгый, шомара, әйтерсең чуер, 
Чуерташ кебек бик тә табигый 
Кәгазь-каләмсез язылган шигырь,
—дип белдерә..

Г.Рәхим үз күңелен «шигырь»гә, «китап»ка тиңли. Күпләр бу дөньяда «шигырь»гә каршы чыга. Әмма «кәгазь-каләмсез язылган шигырь»гә берсе дә кул тидерә алмый. Чөнки бу шигырь геройның күңелендә:
Кемдер шигырьгә кул селтәмәкче,
Янәсе: «Кемгә кирәк ул шыер?!» 
Ялангач йодрык булып ор аңа, 
Кәгазь-каләмсез язылган шигырь. 
Утырмыйм да мин өстәл артына, 
Әйдә, көнләшеп кашыңны җыер. 
Мин үзем китап—  күңелем тулы 
Кәгазь-каләмсез язылган шигырь.
Шагыйрь үзенең яшәү максатын, олы омтылышларын шигырьнең «үлмәс җаны» белән бәйли..

«Җилтотар» шигырендә лирик герой дөньяны, тормышны матурларга омтылу теләге белән янып яши. Бик үзенчәлекле образ булып Җил тора. Әйе, күп әдипләр Җил образын төрле ситуацияләрдә кулландылар. Г.Рәхим шигъриятендә ул өр-яңа мәгънә, яңгыраш ала:
Бу җилне кул белән тотып була— 
Шундый назлы хәтта көзләрен. 
Бу җил белән мин битемне юам— 
Яшәреп үк китә йөзләрем.
Җил—әдипнең иҗат җимеше, аның әсәрләре.
Мин бу җилне җыям зур тубалга, 
Учлап-учлап сибәм дөньяга. 
Дөнья йөзе чистарынып кала— 
Мине сөеп яңа көн бага.
Гадел шигърият илһамны туган халкына мәхәббәттән ала. Бу хисне гадиләштерергә ярамый. Туып-үскән илеңне, милләтеңне ярату—аның өчен һәр көн сулаган һава, һәр көн татыган су кебек. Лирик герой кайбер замандашларының томанлыкка кереп адашкан аңын яктылыкка алып чыгарга тели. Шуңа да ул әйтә:
Җил куучы бер җилкуар түгел, 
Бер җилтотар булдым мин бүген. 
Җилдәй җитез зиһен, хыял белән
Җилгәрергә исәп ип күген.
Кешелекне дөреслек юлына бастыру теләге белән шагыйрь иҗат юлының башыннан ук тир тамызып, тырышып эшләде һәм эшли. Бу—аның төп иҗат максаты да бугай..

Лирик геройны биләп алган хисләрнең берсе—кешелек, дуслары, сөйгәне, бар Галәм алдындагы җаваплылык хисе. Бу тойгы шагыйрьне әйдәп баручы хисләрнең берсе. Бу үтә җаваплылык тойгысы бүген дә лирик героинын күңелен биләп тора..

Шагыйрьнең лирик герое мактанырга яратмый. Үзенең кайчакта артык тупас, каймакта усал һәм комсыз булуы өчен гафу үтенә. Монын сәбәбе дә бар:
Бүреләрне җиңәм бит мин, бары 
Бүре законнарын өйрәнеп.
Хәзер лирик герой үзенең кырыслыгы өчен гафу үтенә. Әлеге вакытта элеккегедәй үк каты булып булмый.
Элек мин дә, әйтсәм, каты әйттем. 
Хәзер каты әйтмим—базалмыйм, 
Элек алар сымак каты яздым, 
Хәзер каты язмыйм... язалмыйм...
Ә нәрсә булган соң геройның күңеленә? Менә нәрсә дип җавап бирә ул:
Хәзер күцел нечкә, кылдан нечкә... 
Микроскопик нечкә—юк чама.
Күңел күпне кичергән, йөрәк тә хәзер элеккеге кебек түгел, аның түзәр әмәле калмаган..

Шагыйрь сурәтләвендә тормышның катлаулылыгы, киеренкелеге, хәвефлеге, заманны драматик итеп тою чорның үзеннән килә, әлбәттә. Мондый шигырьләр мәгънә үсеше ңинди дә булса нәтиҗәгә килеп төгәлләнә. Шигърият ясалмалылыкны, коры риториканы үз итми. Ул кешенең җанын нәкъ булган хәлендә күрсәтә. Шагыйрьнең лирикасын укып, без аны шәхес буларак та күзаллыйбыз.

Тормышыбызның рухи һавасы бик нык кызган, киеренке чагы. Дөньяның бу халәте, әлбәттә, лирик геройның да һәм һәр аңлы кешенең дә күңеленә эз сала, тойгыларына киеренкелек, хәвеф көтү төсмере өсти. Шуңа да Г.Рәхим шигъриятендә фәлсәфи лирика көчәя. «Җор фикернең фәлсәфәгә тоташуы гаҗәп түгел. Лирикага гадәттә фәлсәфә хас. Фәлсәфә һәм сәнгать. Аларны бер-берсеннән аеру читен. Аера калсак, фәлсәфә үз хәлендә исән генә торса торыр, ләкин сәнгать юкка чыгар иде»12,—ди күренекле әдибебез Әхсән Баянов.

Билгеле булганча, халыкның тарихи юлы өзлексез, тарих белән бүгенге көн һәм киләчәк тыгыз бәйләнгәннәр. Шушы идея Г.Рәхим иҗатының фәлсәфи нигезен тәшкил итә дә. Ләкин рационализмга гына таянган әсәр хисле-кичерешле лирика табигатен алыштыра алмый. «Мин тойгыларга күбрәк ышанам»13,—ди Ә.Баянов. Танылган, талантлы шагыйрь белми әйтмидер. Димәк, шигырьдә образ үсеше белән фикер хәрәкәте тәңгәл килгәндә генә поэтик бөтенлеккә, камиллеккә ирешеп була. Чын шагыйрьнең иҗаты туган җиргә булган мәхәббәт хисеннән башланырга тиештер дә. Ә бу хис шагыйрьне шагыйрь иткән критерий булып тора.

Г.Рәхимнең лирик герое ялганлыкны, икейөзлелекне беркайчан да үзенә кабул итмәде, җене сөймәде (чөнки Гәрәй Рәхим үзе туры сүзле кеше). Дөреслекне эзләү юлында төрле киртәләр үтә ул. Ә кайда соң чынлык?
Киндереңдә Ил һәм Тарих, 
Көмеш чулпы чыңнары. 
Монда көйнең ялганы юк, 
Монда көйнең чыннары,
—ди ул Татарстанның халык рәссамы Илдар Зариповка багышланган «Татар мадонналары» шигырендә. Әнә кайда икән ул! Бары Ил, Тарих, Кешелек хәрәкәте генә ялган түгел икән.

«Үткәнге—бүгенге—киләчәк» чылбыры шагыйрь иҗатының үзәк мотивларыннан берсе булып торды. Шагыйрьнең соңгы еллардагы шигъриятендә бу мотив тагы да ныклы тамырларын җәеп җибәрде. Халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында лирик герой~һәрдаим уйлана, борчыла.

Г.Рәхим шигырьләренең фәлсәфи тирәнлеге торган саен киңәя. Шундый үзенчәлекне абайлый башлыйсын: аның лирик герое, әйтерсең лә, Вакыт дигән сфераны тулаем иңләп йөри ала. Менә шагыйрьнең шул ук «Татар мадонналары» шигыреннән:
Киндереңдә татарымның 
Кайгы, шатлык, моңнары.
Лирик геройның күңеле бүгенге Вакытта гына туктап калмаган, ул үткәннәргә дә кереп китә. Халыкның үткәне белән геройның бүгенгесе тыгыз бәйләнгән. Геройның киң күңеле бөтен татар халкының Тарихта калган, «кайгы, шатлык»лары белән үрелеп китә.

Г.Рәхим кешенең әхлакый эзләнүләрен, эчке халәтен, «җан диалектикасын» лиризм аша ачарга, шигъриятебезнең эстетик офыгын киңәйтергә омтылуы, кешене олылау рухы белән чордашларына бик якын тора. Ләкин аны башкалардан аерып торучы сыйфат—ул аның лирик героедыр, мөгаен. Чөнки Г.Рәхимнең лирик герое көчле, нык ихтыярлы шәхес. Ул тормышның якты киләчәге өчен көрәшә. Аналитик фикер, эзләнүчән хис шагыйрьгә көн итешнең төрле күренешләренә үтеп керергә юл ача: сурәтләнгән вакыйгаларга, эчке дөнья чагылышларына үзенең мөнәсәбәтен ачык һәм төгәл итеп рәсемләп бирү мөмкинлекләрен арттыра.

Билгеле, чын шагыйрь бөтен кешелекне дулкынландырган проблемалар белән янып яши, уйлана. Ләкин ул, барыннан да элек, үз халкының улы. Шулай итеп, шагыйрь йөрәге ике көч—хис һәм акыл көрәше мәйданына әйләнә. Шуна да Г.Рәхим иҗат иткән шигъри рәсемдә бер яктан, объектив чынбарлык чагылса, икенчедән, авторның рухи халәте, аның кичерешләре, эмоциясе ачык гәүдәләнә.

Яңа чорга, иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм фәлсәфи, эстетик фикерләүдәге үзгәрешләр чорына зур өметләр баглаган шагыйрь күңелендәге каршылыклы уй-кичерешләр тагын да тирәнәя, калкурак төс ала. Бу исә аның шигъриятендә дә алда күреп үткән үзгәрешләр өчен нигез була.

Соңгы елларда әдипнең шигърияте яңа поэтик образларга, нәкыш-сурәтләргә баеды. Лирикасында яңа мотивлар барлыкка килде. Иҗат итү процессында шагыйрьнең төп лирик герое Кеше булып калды. Дөрес, ул да шактый зур үзгәрешләр кичерде, фәлсәфәсе, тормышка мөнәсәбәте үзгәрде. Чынлап та, лирик герой эволюция чорын үтә. Аңарда яңа хис-тойгылар туа, булганнары тагын да тирәнәя төшә: җаваплылык, тугрылык, миллилек, мәхәббәт, үткәннәрне сагыну, сабырлык хисләре...

Шагыйрьнең индивидуаль стиле, аңа гына хас кабатланмас үз сыйфатлары соңгы дәвердә зур мөмкинлекләрен алды. Шагыйрь бер урында таптанып торучылардан түгел. Г.Рәхим бүген дә эзләнүләр белән мәшгуль. Ул һаман тормышта үз урынын, шигъриятендә яңа идеаллар эзли. Аның тынгысыз шигъри җаны Ил мәшәкатьләренә, Халык моңына кушылып китә.

Нәкъ менә шуңа күрә дә Гәрәй Рәхим шигърияте бүгенге көндә дә шактый көр яңгырый. Шагыйрь беркайчан да өметсезлеккә бирелмәде һәм бирелми. Ул киләчәккә ышаныч белән карый—шушы юлда ул тир түгеп-тынгысыз иҗат итә.

Шагыйрь Гәрәй Рәхим чын сәнгатьчел әсәрләре белән киләчәктә дә замандашын куандырыр дияргә нигез бар.

---------------------------------
1 Зөлкарнәев Ф. Кеше, асылың кем? - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
2 Шунда ук.
3 Зөлкарнәев Ф. Чакма чакмый ут чыкмый. /Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар/. Казан: Татарстан китап нәшрияты. 1991.
4 Юзиев Н. Хәзерге татар совет поэзиясенең үсеш тенденцияләре. //Казан утлары. - 1997. - 1 сан.
5 Галиев М. Чын исеме - Гөргөри... //Казан утлары. - 2001. - 7 сан.
6 Дәүләтшин К. Әдәби төбәк стиле мәсьәләләре. //Башкортстан укытусыһы. - 2001. - 3 сан.
7 Галиев М. Чын исеме - Гөргөри... //Казан утлары. - 2001. - 7 сан.
8 Хисаметдинова Ф. Шигърияттә халык язмышы. //Мәгариф. - 1995. - Зсан.
9 Галиуллин Т. Тукай һәм XX гасыр татар шигърияте. //Тулпар. - 1999. 2 сан. 10 Татар әдәбияты тарихы. /60-90 еллар әдәбияты. Алты томда. Т.6. - Казан: Раннур нәшрияты, 2001.
11 Г.Рәхимнең атаклы татар җырчысы Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган шигыреннән.
12 Баянов Ә. Заман сурәтләре. /Лирик язмалар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
13 Шунда ук.

Миләүшә Шәяхмәтова
"Казан утлары" № 7, 2011.

Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре

* * *
Гәрәй Рәхим... Бу - аңа мин биргән псевдоним. Беренче киңәш итеп. Без аның белән Лениногорскида очраштык. Семинарда. Мәктәптә укытамы иде, әллә укый идеме икән? Аның шигырьләре бар ие, шигырьләрен тикшергәннән соңра, күренеп тора, егеттән булыр шикелле. Кайбер яхшы якларын әйттем инде. Әнә шунда киңәш биргән идем мин аңа шул исем турында.
Язган әйберләре җитди. Кайвакытта безнең новаторлар шикелле язган кебек күренә тышкы яктан, ләкин барыбер язган әйберләренең эчендә ритм бар аның. Төп нигезе ритмга корылган. Шул яклары белән мине кызыктыра. Фикерләре аның матур гына... Ул бик акыллы егет, җитди егет, буш түгел.
Хәсән ТУФАН,
Татарстанның халык шагыйре.

* * *
Мәхәббәт - менә ул шигъриятнең кешеләрне берләштерә, аларны күркәмрәк һәм игелеклерәк итә торган сихерле көче. Гәрәй Рәхим шигырьләре Пушкинның, әдәбият ул акыл өйрәтү түгел, ә идеал, дигән фикерләрен раслый кебек.
Давыт КӨГЕЛТИНОВ,
калмык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое.

* * *
Гәрәй Рәхим иҗатында хәтта космос, галәм төзелеше темасы да гаять шәхси, кешелекле, ипле бер яңгырашка ия. Аның мондый шигырьләре яккан учак тирәсендә әкият тыңлыйсы, тирән уйларга биреләсе, күңелнең иң түрендә яткан хисләр, йолдызлар яктылыгы белән өртелгән серләр турында әңгәмә корасы килә башлый. Күрәсең, болар бөтенесе бергә Шигърият дип аталадыр.
Егор ИСАЕВ,
рус шагыйре, Ленин премиясе лауреаты.

* * *
Мине Татарстан язучылары белән күпьеллык тыгыз әдәби багланышлар һәм кешелекле җылы мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Үзенчәлекле прозаик Г.Әпсәләмов минем әдәбият институты буенча курсташым иде, нечкә күңелле, давыллы Гадел Кутуй минем дустыма әйләнде. Мине татар прозасы һәм шигърияте белән беренче мәртәбә алар таныштырды.
Еллар үтте, менә инде минем укучыларым Гәрәй Рәхим һәм Разил Вәлиев татар әдәбиятына ышанычлы адымнар белән килеп керделәр.
Лев ОШАНИН,
рус шагыйре, СССР Дәүләт премиясе лауреаты.

***
Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең уңышлы шигырьләре турында әйтеп узасы килә. Автор юри оригинальлек эзләми, шулай да шигырьләре бик үзенчәлекле, эчтәлеге белән дә бик кызыклы.
Ибраһим ГАЗИ,
язучы. * * * Яңа гына журналда Гәрәй Рәхим шигырьләре басылып чыкты («Казан утлары», 1967 ел, 7 нче сан). Аның бу яңа әсәрләре куаныч белән укыла. Бигрәк тә «Сугышта югалган солдатлар» шигыре үзенчәлекле. Шагыйрь үз әсәренең ритмик төзелешенә ачык иҗекләр баганасы кертеп, аның эчтәлегенә тиң аваз, аһәң, интонация тапкан. «Сагыш һәм шатлык» шигырендә дә ачык иҗекләр тәртибе бар. Гәрәй Рәхим, әйтергә кирәк, яңа шигырь ачкан.
Хатип ГОСМАН,
профессор. * * * Гәрәй Рәхим кебек талантлы шагыйрьнең опера сәнгатенә мөрәҗәгать итүен хупларга гына кирәк.
Мансур ХӘСӘНОВ,
әдәбият галиме, академик.

* * *
Гәрәй Рәхим иҗаты -халыкның узганына һәм бүгенгесенә нык тамырланган тормышчан иҗат. Аннан соң, мин аның шигъриятен бик кешелекле дип әңтер идем. Кешенең төп сыйфаты да кешелеклелек булырга тиеш түгелме соң?
Равил БИКБАЕВ,
Башкортостанның халык шагыйре.

* * *
Гәрәй Рәхимдә тел. Аның телендә начар-чатак мисал табу читен. Ирекле ритм белән язуына карамастан, теле җырлап, чишмә кебек челтерәп агып тора. Кайбер шигырьне яңадан укып карыйсы килә, уйландыра, димәк, бу - шигырь.
Әнвәр ДАВЫДОВ,
шагыйрь.

* * * Гәрәй Рәхимнең байтак шигырьләре туган җиргә багышланган. Шагыйрь ул җирдә җилкенеп яши, төзи, яна, сөя, кирәк чагында яшертен генә елый да белә, ирләрчә моңсулана, мәхәббәтен таба. Ул җирдә аның ата-бабапары яшәгән. Бу җирдә аның дәвамы - балалары яшәячәк.
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ,
Татарстанның халык язучысы.

* * *
Поэзия - Г.Рәхим өчен олы дөнья белән шатлыклы очрашу чарасы. Кеше рухы белән галәм моңы арасында якынлык эзләү - һәрвакытта шагыйрьнең игътибар үзәгендә. Вакыт узган саен аның иҗаты табигыйрәк яңгырый, мәгънәсе тирәнрәк ачыла бара.
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН,
профессор.

* * *
«Кардәш әдәбиятлар» журналында икенче булып Гәрәй Рәхим сөйләшә башлады. Бу факт шагыйрьнең тууына 50 ел тулган көннәргә туры килде, без моны шагыйрьне юбилее белән Төркия әдәбияты да котлау дип кабул итәбез.
Әбрар КӘРИМУЛЛИН,
академик.

* * *
Мөхтәрәм Гәрәй бәй! Ике шигырегезне Төркиядәге Измир шәһәрендә басылган «Кардәш әдәбиятлар» мәҗмугасында нәшер иттек. Сезне татарчаның милли тавышы булган шул мәҗмугада басылып чыгуыгыз белән тәбрик итәм.
Мостафа ӨНӘР,
Төркия галиме.

* * *
Гәрәй Рәхим иҗаты - кешелекле иҗат. Кешелекле иҗат, димәк, кирәкле иҗат. Йомшак тембрлы таланты, сабыйлыгын җуймаган күңеле, игелек кылырга теләп януы, шактый ук нәтиҗәле хезмәте белән якын һәм безгә һәммә-безгә кирәк шагыйрь ул Гәрәй Рәхим.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН,
Татарстанның халык шагыйре.

* * *
1979-1981 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укыдым. Әйтергә кирәк, бу еллар минем күңелемдә үзара җылы мөнәсәбәтләрнең төрле өлгесе булып күңелемдә уелып калды. Бик дус яшәсәк тә, туган җир, туган моңнар сагындыра иде. Күренекле татар шагыйре Гәрәй Рәхим белән бергә укыдык. Тәнәфес вакытында үзебезнең телдә сөйләшеп алабыз. Бик дулкынланып китсәк, парта хезмәтен үтәгән өстәлләргә урнашып (40 яшьлек сакаллы «сабыйлар!»), үзебезнең туган моңнарны сузабыз.
Әнисә ТАҺИРОВА,
башкорт шагыйрәсе.

* * *
Шагыйрь Гәрәй Рәхим поэзиясенә, гомумән дә, ниндидер бер күңел киңлеге, бөтенлек, олы җан яшәеше, тулы яшәеш хас. Аның шигырьләрендә кеше үзен бөтен тирәнлегендә ачып, ачылып, түгелеп яши. Анда хис, кичереш үзенең бар реальлегендә, катлаулы чынлыгында ачыла. Анда барысы да табигый һәм кешечә ышандырырлык була.
Мансур ВӘЛИЕВ,
әдәбият тәнкыйтьчесе. "Мәйдан" № 9, 2011.

Чын исеме - Гөргери...

Кайда син - кылганлы тау кашага-сыннан йөгергән, җәядән йолдызлы күккә каратып ук аткан, бәрәңге төбе өйгәндә китмән белән аяк бармагын канаткан, сусап, җиләктән кайтканда, арба эзенә ятып, тонык суга төшкән бер уч ак болыт шәүләсен эчкән Гөргери атлы малай, кайларда син?

Офыклардан кул изәп чакырасың да... әрекмәнле таллыклар арасыннан, әйдәкләп, аланнарга алып чыгасың да... Инде куып җитеп, салпы колагыңны борам дигәндә генә... җил шәүләсенә әверелеп, Колмаксар әрәмәләренә кереп югаласың. Шагыйрь, балачак иленең чик сызыгында туктап, хатирәләргә бирелә.

Ятим калган туган нигез... Киселгән агач төбе...
Алтмыш тапкыр бөтерелгән еллар боҗрасы - Шагыйрь гомере...

Менә колакка хөсетсез җил пышылдый, бүтән беркем дә бу дөньялыкта алай ук җылы итеп әйтмәячәк сүзне пышылдый: улым... Әнкәсе Пикыла тавышы. Ул бит аның әнисе - Үркәй Пикыласы (Арина Фекласы) җил телендә улына дәшә, үткәннәрне исенә төшерә. Дәһшәтле 1941 елда, Сабан туе көнне, ире Үкчей Бәчкәсен - (Аксинья Василиен) бүтән хатын-кызлар ирен озата барган кебек үк авыл башына кадәр озата бара алмаган шул. Хәер, моның өчен ире үпкәләмәгәндер, хатынының карынында туачак баласының йөрәк тибешен учында тойгандыр һәм шул бер уч кодрәт аны Берлинга кадәр хәвеф-хәтәрдән саклап озата баргандыр. Шулай итеп, ирен яу кырына озатып калганнан соң, өч көн үткәч, Пикыла бу җиһанга, яшәү даулап, үҗәт аваз салган ир бала тудыра. Бу сабыйның уң җилкәсенә утырып, кылган изге гамәлләрен исәпләп барасы фәрештә «Шагыйрь» лип язып куйгандыр.

Ваемсыз үтәсе балачак күгенә сөремле сугыш шәүләсе төшкән. Атаклы Шандор тауларын, җилдә тибрәнгән вышкаларны, кара алтын фонтаннарын күреп үскәнгә күрә, чабаталы якларда туып-үскәннәрдән уй-хыялы белән бер башка югары торган егет, ниһаять, Казанга килә. Университетның мәһабәт ак колонналары арасында кайчандыр Толстой, Аксаков, Ульяновларның башыннан сыйпап искән җил, борынгы учы белән, керәшен егетенең дә маңгаена кагылып үтә: «Миннән сиңа фатиха...»

Егетнең букчасында үтә күренмәле хисләрдән торган самими шигырьләр...

Үзе белән ияреп килгән туган як табигате - тыйнак таулары, Колмаксар каеннары белән ул колонналар арасыннан сыеп керә алмыйча, бер мәлгә каушап-куркып-икеләнеп, олуг белем сарае каршында басып тора.

Кырыс шәһәр кабул итә риясыз егетне. Аннары инде башлана...

Танышулар... һәр килеп кергән яшь каләм иясен сындырып сыный торган иҗат Галәменә башны иеп керүләр.

Рәсми кәгазьләрдә гомере буе Григорий Родионов булып каласы егет, олуг шагыйребез Хәсән Туфан кинәше белән, иҗатта төрки-мөселманча - Гәрәй Рәхим дигән исемгә әверелеп китә. Күп еллардан соң, шаян холыклы Шагыйрь, үзеннән көлеп, болай дип язар:
Родионов чакларда 
Сикереп мендем атларга. 
Сикереп мендем, егылып төштем 
Гәрәй Рәхим чакларда.
Онытылырлыкмыни узган гасырньш алтмышынчы еллар шаукымы! Илдә -рухи күтәренкелек. Мәскәүдә шигърият дөньясы кайный. Булат Окуджава, Евгений Евтушенко. Белла Ахмадуллина, Андрей Вознесенский. Роберт Рождественскийлар шигъри сүз егәре белән мәйданнарны, стадионнарны алалар.

Кызыктыра каһәрләр...

Империя учыннан төшкән бу шагыйрьләр сәләт һәм мөмкинлек ягыннан чагыштырусыз өстенлеккә ия булсалар да, боларга кызыгу шаукымы Казанның да яшьләрен бер тирәгә туплый. Чәчелеп калмыйча, бүгенгегә килеп җиткән чордашлардан: Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Рәдиф Гаташлар бүген дә шигъриятнең дулкынында, сүз егәрен кулда тоталар.

...Ул гөнаһсыз чакның хатирәләре... Танышулар, сынашулар башы... һәммәсенең үз туфрагы, үз чишмәсе, үз нәсел агачы - холык-фигыльләрен шулар чарлаган. Тел коелары да төрле тирәнлектә... Болар, Сабан туе мәйданына чыгасы көрәшчеләр кебек, бер-берсенең ихтыяр көчен, торыш-кыяфәтен, беләк-тән ныклыгын, фикри егәрен, күз карашы үткенлеген сынашалар (күңелгә ятышмаганнар читкә тибәрелә).

Ә эчтә - хыял даласында пегас-айгыр үрә баскан, яңгыратып кешнәве җанны кытыклый, араннарны сикереп чыгып, шигърият мәйданына ыргып, йөрәгеңне тояклары белән кага... Моны һәммәсе аерым-аерым гына белә. Бу - тирәндәге кодрәт күз карашыңа, йөз кыяфәтеңә, йөрешеңә, иреннәрең кысылуына, җилдән чәчләрең кайнап-тузгып алуына - бөтен вөҗүдеңә күчеп тигез таралган, һәм ул бер кәлимә сүз белән аңлатыла - яшьлек...

Алтмышынчы еллар... Күндәмхалык-ларның кан тибешенә күчкән Сталин исемен дә тетрәтеп куйган, саркып кына булса да, зинданнар төбеннән хакыйкатьнең кояшка чыгу дәвере... Аяусыз цензура балтасының үтмәсләнебрәк калган бу чорында әле генә исемнәрен атаган шагыйрьләр төркеме кыюрак фикерләргә дә кармак сала:
Йөрәкләр турында язасы бар әле, 
Атылган йөрәкләр. 
Ватылган йөрәкләр, 
Сатылган йөрәкләр турында. 
(Атылган йөрәкләр күптәннән кабердә, 
Сатылган йөрәкләр исәннәр хәзер дә), -
дип яза Гәрәй Рәхим. Бу әле Шагыйрьнең сиземләве аша хәбәр биреп куюы гына. Тирән катламнарны ачасы өметомтылышлар дәвамы алда, хәтәррәге алда булачак әле... Әмма, озак та үтмәс, хакыйкать капкалары кабат ябылып, җәмгыятьнең кеше гомере белән уйнаган астыртын эш-гамәлләре, мәкерле алымнары хакындагы дөреслек тыюлык зонасында калыр. Яңадан чирек гасыр үтеп, сүз иреге килгәндә исә яшьлектәге күңелнең кайнар тояклы ялкыннары инде сүрелеп, көл белән өртелгән күмергә әверелгән булыр. Еллар аша эчке сыкрану хисе Шагыйрьнең мондый юлларына күчәр:
Дөрләп-дөрләп ала 
Уйдык-уйдык уйлар...
* * *

Шаянлык - аның калканы.

Үзеннән дә көлә белү - аның саклану чарасы тyгелме?!

Юк, моны ул аң-зиһен аша үткәреп, бүтәннәргә ошар өчен эшләми, җор күңеллелеге аның табигый рәвештә, эчтән, нәсел тамырларыннан ургылып чыга. Тапкыр-уенчак сүзгә күчеп, ул үз күңеленә дә шифа бирә, үзен сыгылып-сынып калудан коткара һәм, көлү яктысын бүтәннәргә дә мул өләшеп, үзен яраттыра белә.

Кайчакларда ул еламас өчен көләдер шикелле...

Татарның империя тоткан дәверле чагы хәтерендә сүнеп бетмәгән әле, юк-юк та бер канында уйнаклап ала; бу аның әче телендә, кинаяле әйтемнәрендә чагыла. Кешенең берәр ошамаган сыйфатын кире яктан бәяләп, мукшы... чирмеш... чуваш... керәшен... мишәр... диеп, шул кавемгә хас сыйфатны купайтып, мыскыллы кушаматка әверелдерә. Гомумән, империя хуҗасы саналган милләткә аяусызлык, үзен өстен кую, тәкәбберлек хас. Инде күптән дәүләтен җуеп, үзе дә буйсынучы кавемгә әйләнгән татарда бу сыйфатлар гасырлар юшкыны астында калган югыйсә, әмма кайчакларда йокымсыраган песинең төшендә үзен арыслан итеп күрүе кебек, зәгыйфь кенә тәкәбберлек хисе өскә калка да теленә чәнечкеле сүз булып күчә.

Әгәр һәрдаим «керәшен» дип тукып-искәртеп торганга Гәрәй Рәхим үпкәләп, кимсенеп йөрсә, тагын да әрсезләнебрәк аның җанына тоз салып гаҗиз итәрләр иде. Мондый чакларда аны йомры сүз - юмор коткара. Ә инде фәлсәфи уйлар эчтә, тирәндә кала...

Табынган манараң очы хач белән тәмамланамы, табынган манараң ярымай белән күккә тоташамы - ата-бабаларың сайлаган язмышны бүгенге ихтыярга буйсындыра алмыйсың, давыллы чорларны кичеп чыкканнар шул алар. Христиан дине дә, мөселман дине дә бөтенләй бүтән киңлектә, бүтән шартларда гомер сөргән семит халыкларыннан кергән безгә. Табынган аллабыз - Тәңре булган, динебез - мәҗүсилек, ягьни табигать белән бер җан, бер тән, бер рухта яшәү рәвеше булган, дип саный Гәрәй Рәхим. Бер йодрык булып төйнәлә алмаган халык язмышы да борчый аны. Төрле исемнәргә бүлеп, эчтән үз-үзен таркатырга адарынган милләткә Шагыйрь, ачынып, болай ди:
Әй татар, татар гынам, 
Татар гынам, тар гынам.
* * *

Кәефе нинди чагы булмасын, Гәрәй Рәхим борчу-гамьнәрен иңеннән кагып төшереп, бусага артында калдырып керә белә. Нинди даирәгә килеп кушыла ул - редакцияме, «көфер почмагы»мы, мәҗлесме - кайда гына булмасын, уенчак дилбегәне үз кулына алыр да... сөйләсә - батырып сөйләр, җырласа - өздереп җырлар, көлсә - рәхәт чигеп көләр... Таралу-хушлашу мизгелендә, аны якыннан белмәгәннәр: «Кара инде, бу Гәрәйнең бер генә борчуы да юк икән», дип калырлар. Ул чыгып киткәч, мәҗлеснең «пары» суына башлый, илһамлы сүз дәрте сурыга, утырдашларның кызыгы бетә.

Шагыйрьне исә бусага артында зарыгып көткән гамь-борчулар култыклап ала. Менә ул, уйларын иңенә салып, төнге дөнья уртасыннан үз-үзенә кайтып бара.
Ялгызлык - җанга сихәт алу халәте. 
Ялгызлык - үзеңне чыбыркылый
	алырдай гадел хөкем мөнбәре. 
Ялгызлык - күңелнең ялангач асылы.
Үз теләге белән кергән ялгызлык халәтен Шагыйрь «аулак» дигән серле мәгънәгә төрелгән сүз белән билгели: «Ни өчендер мин гомерем буе аулак урыннарны яраттым».
Аулак кояш,
Аулак Ай, йолдызлар.
Аулак Марс,
Аулак Венера...
...Мин алардан аулаграк бугай,
Фикри япа-ялгыз мин торам.
Чордашлар, каләмдәшләр, көндәшләр, аркадашлар арасында үткен сүз кисеше, елгыр фикер бәйгесенә тин гәп-бәхәсле, кайнар әңгәмәле табыннардан соң күңелеңә савылып моңсулык иңә, шау-кайтавазлары тынган җаныңда тик бер үзең генә тойган сулкылдау-әрнү таралган упкын хасил була. Мондый чакларда болгавыр, кырыс Казанны ташлап китә дә Шагыйрь туган төбәгенә - «Шөгер» белән «йөгер»не рифмалаштырган якларына, садә балачагы узган нигезенә кайтып, аулак урынга чыга да... рәхәтләнеп бер түгелә...
Елыймын мин ялгыз рәхәтлектән. 
Сабый чаклар хатирәсеннән. 
Каралтылар белән бергә елыйм, 
Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм.

Үзем уйлыйм: ярый әле, димен, 
Еракта мин шәһәр, дуслардан. 
Мескен хисләр, диеп, юкса, алар 
Көләр иде минем елаудан.
Шагыйрьнең болай шик белдерүендә хаклык юк димә. Бүгенгедәй күз алдымда: сәхнәдә - Гәрәй Рәхим. Мул сакал-мыеклы, нәселле борынлы, рәссам кыю, эре сызыклар белән ясардай йөз-кыяфәт. Менә ул сәхнәдә аякларын аерыбрак, нык басып «Каралтылар белән бергә елыйм» дигән әлеге шигырен сөйли. Килешеп тә бетми кебек ир-егеткә. Ул чакта бу шигырь мәзәгрәк тоелган иде миңа. Яшьрәк булганмын шул. Казанның таш салкыны күңелемә күчәргә өлгермәгән яшьрәк үсенте булганмын ул чакларда. Намус, тугрылык дигән төшенчәләрнең хәлиткеч мизгелдә төшеп уаласын, дус дип йөргән затларның астыртын-мәкерле гамәлләренә тарасымны белүдән хали булганмын икән. Үземнең дә шулай, туган нигеземә кайтып, ихатаның аулак бер почмагында, төнге күккә карап, йолдызларны күз яше белән юып, үпкә-әрнүләрдән бер чистарынып кайтасымны күз алдыма китермәгәнмен. Андый чакларда бу шигырь юллары искә төшәр, ялган каһарманлык рухы белән сугарылган, «барабанлы шигырьләр»дән күпкә өстен, чын, риясыз хисләр белән өртелгән юлларны мин күңелемнән пышылдармын һәм Шагыйрьгә рәхмәтле калырмын.

Гәрәй Рәхим үзенең хөсетсез күңелен бу шигырендә тагын да ачарак төшә:
Шунда мине әнкәй табып ала.
- Таң ата, - ди, - кереп ят, улым. 
Көлә-көлә сөеп юата ул
Утыз яшьлек карт бер сабыен.

Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим 
Шәһәрдәге дуслар турында:
- Алар, әнкәй, шундый әйбәтләр, - дим, -
Кечесе дә, - димен, - зуры да.
Менә бит ул: туган нигез, әнкә нигезе аны ничекләр юатты, шәһәр корымын тәненнән дә, җаныннан да кагып төшерде. Хәзер инде ул беркемгә рәнҗеми, һәммәсен дә үзе кебек якты, күләгәсез итеп күрәсе килә. Ул тагын Казанга ашкына, ул тагын матур итеп алданырга әзер...
Бәхетсезлегемдә бәхет күреп 
Яши торган мәхлук мин җирдә.
* * *

Казаннан ерак түгел «Волга» лагеренда узган гасырның 70-80 нче елларында яшь иҗат көчләренең семинарлары була торган иде. Монда язучылар, рәссамнар, артистлар, музыкантлар катнаша. Яңа әсәрләр уку, лекцияләр тыңлау, күргәзмәләр карау, кичләрен танцы, ял итү, гашыйк булулар, Иделдә көймәдә йөзү, төнге учак янында таңга кадәр җырлашып утырулар дисеңме - бу истәлекләрнең сүнә барган кайтавазы гына күңелдә хәзер.

Бер елны, гадәттәгечә, май аенда барып төштек, берничә автобуска төялешеп. Бөтен җирне ялт итеп буяганнар, кая карама, анда «Осторожно, окрашено!» дигән язулар тора. Кәефе килгәндә һәммә нәрсәдән мәзәк табарга яратучан Илдар Юзеев карап торды да:

- Һи-ии, монда Гәрәй Рәхимне генә беләләр икән... - дип куйды. Тел төбен аңламыйча, аптырабрак калуыбызны искәреп: - Күрмисезмени, бөтен җиргә «Осторожно, о крашен!» дип язып куйганнар, - диде.

Шулчак безнең дәррәү көлү тавышыннан нарат урманы сискәнеп куйды. Әлбәттә, безнең бердәм авазларны күмеп, Гәрәйнең хахылдавы шәбрәк яңгырады. Монда кояш-жил-су кочагында истирәхәт кылып берничә көн яшәп алган дәвердә бер-береңне якыннан белү, аралашу өчен сукмаклар такыр. Еллар үткәч, бер-берсе белән мәңге аралашмаячак төркемнәргә бүленүләр әле шәйләнә генә...

Гәрәй Рәхим үз чордашларына караганда үзгәрәк иде: киеме, үз-үзен тотышы, шигырьләре дә бик гади. Артык гадилекне җенем сөймәгәнгә күрә, мин аны башта бик үк өнәп тә бетермәдем шикелле. Гадилекне санга санау кая... үзең дә аңламаслык шигырьләр язарга кызыгып йөргән чаклар бит ул. Шакмаклы такмаклардан туйганбыз, ак яисә ирекле дип йөртелгән алама сурәтле шигырьләр генә безне кызыктыра иде. Ауропаның яһүди шагыйрьләре кузгаткан бу җимергеч дулкын татарга Такташлар чорында килеп керә һәм, алтмышынчы елларда Әнвәр Давыдов, Шамил Анаклар моны кабаттан яңартып, яшь шагыйрьләргә йоктырган иделәр. Гәрәй Рәхимнең баштагы чор иҗатына бу шаукым канат очы белән, йомшак кына кагылып алды. Гаҗәеп моңга бай, тел хасиятенең үтә нечкә кылларын тибрәткән, төрки-шәрык шигъриятенең гүзәл үрнәкләрен, хисләрнең мәҗүси садәлеген саклаган керәшен җырлары тәэсирендә үскән егет өчен бу шаукым ят иде.

Шулай итеп, күпме еллар дәвамында таланып, имгәтелгәнен аңлап, үз асылына, Шәрыкка соңлап әйләнеп кайтучылар язмышы аңа тимичә узды. Ярсулы хис, галәми фикер белән ма-выккалап алса да, Шагыйрь, башын күтәреп карагач (йолдызларны кем дә күрә...), көзге урманның үз халәтенә тиң бер күренешенә тап була:
Ботактагы буш ояда 
Бер уч җылы посып тора.
Бер уч җылы... Шагыйрь бәгырендә ул - кайнар йомгак, күкрәктән суырып алуга суына да кешеләр күңеленә күчәсе бер уч җылыга әверелә. Ул йомгак очы ата-бабалар рухына күзгә күренмәс җеп очлары белән тоташкан.

Бер уч жылы... Җаны суына барган чакта, инде яшәүгә өметен өзгән мәлдә Тәңре ут тергезгән шул бер уч җылы коткарып калгандыр аны... Маңгаена Газраил салкын кулын куйган мизгелне Гәрәй Рәхим утыз дүрт яшендә кичерде. 1975 ел кышы. Казан яны, Каменка санаторие. Сыңар тәрәзәле аерым палата. Тәрәзә каршында урман шаулый. Шомлы төннәр, өметкә сусаган көннәр - дисбе төймәләре кебек тезелеп, айларны хасил итә. Шагыйрь кан төкерә. Табиблар әллә нинди дарулар биреп сыныйлар, тикшерәләр, профессорлар чакыртып киңәшәләр. Үпкәдән кан килүе тукталмый. Алда ни көтә Шагыйрьне? Сүнеп барамы гомер шәме? Өметсезләнеп, түшәмгә карап кына ятсаң, хәлсезләнә барган тәне мәкерле чир-сырхау ихтыярына отыры бирешәчәк түгелме?

Ниһаять, Гәрәй Рәхим дүрт стена белән чикләнгән кысан палатада бәргәләнеп, өметсез-хәвефле уйлар чолганышыннан котылу юлын эзләп, кулына каләм-кәгазь ала, үз-үзенә читтән карап яза башлый:

«...Кызык, монда ул бары тик узган гомере турында гына уйлый ала. Ә киләчәк турында... Юк, ул монда киләчәк турында уйлый алмый иде».

Күрәсез, киләчәккә аның күңел тәрәзәләре ябык. Ул, үзе дә сизмичә, бу дөнья белән бәхилләшергә җыена. Үткән гомерен барлап, андагы хыялларын (тормышка ашкан яисә ашмаганнарын) тәртипкә китереп, үлемне җиңеп үләргә ниятли. Юк, шигырь кысаларына кереп, бер көйгә тирбәлергә аның түземлеге җитми, җаны тарыга. Ишелеп килгән уйларына киңлек, иркенлек, хөрлек кирәк; менә алдында яткан ак кәгазь кылганлы далага әверелә. Япан дала уртасыннан барган эзләр үткән көннәргә, үткәннәргә таба йөгерә. Тизрәк, тизрәк, дип пышылдый йөрәк кагышы. Кинәт уйлар агышы сөртенеп китә... Карлы кыр аклыгында ахактай кан тамчылары пәйда була - яралы җәнлек эзләреме? Юктыр, ул бит үз гомерендә бер генә жан иясен дә кыерсытмады, бер генә бөҗәкнең дә гомерен кыймады... Карлы кыр тарая, тарая бара һәм ютәленә буылган Шагыйрь алдында кан чәчрәгән кәгазь яктысы торып кала.

Хәл җыеп, ул яңадан каләмгә тотына. Бу - совды әсәрем, дип, үзе генә белгән догалар укып, күк катларыннан мәрхәмәтле вакыт сорый; көнне төнгә ялгап яза да яза, шулай итеп рухын савыктырып хәл ала, әмма күренмәс тырнаклары белән үпкәне кысып алган чир бирешергә теләми, тәндәге егәрне суыра бара.

Гомер шәме, нәзберек күбәләк кебек, менә сүнәм, менә сүнәм дип тырпылдый...

Көннәр язга авышкач (Гәрәй Рәхимнең монда язган проза әсәре шулай атала), аны Ялта шәһәренә алып китәләр. Шушында аның үпкәсенә хәтәр операция ясала (сыңар үпкә урынында күкрәк читлегендә бушлык кала).

Аннары... Алупка (Алып) санаторие. Үлеп терелгәннән соң, Кырым кояшы астында тагын айлар уза. Яшәү дигән бөек очраклылыкның яңа мәгънәләрен табып, сират күперен цыкканда кичергән җан тетрәве аша бу тормышның татлы да, газаплы да серен ачарга омтылу — әдипне тагын кулына кәгазь-каләм алып язарга ихтыярлый.

«Саргаймагыз әле, каштаннар» - язылачак әсәрнең исеме алдан ук туа. Йөзе суырылып, саргаеп калган Гәрәй Рәхим Кырым манзарасын яратып, көз урыны-урыны белән зәгъфран сарысы сирпеп үткән табигатьне юата: «Саргаймагыз әле...»

Элеккечә, һәммә нәрсәдән кызык табып, яшисе дә яшисе иде бит!

Гәрәй Рәхим хәлен белергә Казаннан килгән каләмдәшләренә Кырымда гына үсә торган могҗизаи агачларны, үз матурлыгын чак күтәреп торган чәчәкләрне, диңгез дулкыннары тетрәткәнгә изрәп оеган кыя-ташларны күрсәтеп йөри. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы Әмәтхан Солтан һәйкәленә чәчәк салырга алып бара. Кырым татарлары хакында искә төшерергә дә ярамаган бер чорда, онытылырга дучар ителгән һәйкәлгә барып баш ору - заманы өчен үзе бер батырлык түгелмени!

Кырымнан Казанга шундый хәбәр кайта: Гәрәй шаярта башлаган, димәк яши! Татарга бер үпкә җитә икән, ике үпкә булса, үзара килешмәскә мөмкиннәр... - дип шаярткан, имеш, Пикыла Гөргерие.

Тәңре аның гомер капусын ачып карап, бу җир йөзендә олы гөнаһлар кылмаган өчен ярлыкагандыр һәм аң-зиһенен фәһемле эшләргә генә юнәлтеп, аңа озын гомер юлы иңдергәндер.

Сынала...
Сыналу ызаннарын кичә инсан гомере...

Шаянлык пәрдәсен ачып җибәрсәң, Гәрәй Рәхимнең иртә олыгайган шәхес икәнен төшенеп аласың. Кырык бердә туган күпләрнең уртак михнәтле язмышы...: «Азык юктан бармак суырганмын - бик читләтеп үткән исәнлек».

Студент чагында әтисе Василийның хәвефле үлеме... Үзе авырып ятканда әнисе Фекланы соңгы юлга озатканнарын белү үкенече... - болар, эчке сыкрау булып, каләм очыннан күз яшенә манылып тамгандыр: «Әткәм-әнкәм булып тик син калдың, ятим итмә мине, Шигърият».

Сабырлык - Гәрәйнең иң күркәм сыйфатыдыр, мөгаен. Юк ла, тешне кысып түзү сабырлыгы түгел, ә табигый чыдамлык, кичерә белү олылыгы сыйган гадел сабырлык аңарда. Вакыт белән бергә-бер калырга дучар ителгән әдип нәкъ менә шул сабырлык хасиятеннән үзенә көч-дәрман алып, әдәбиятның иң төп һәм олуг жанры - прозада үзенчәлекле өслүбтә яза белгән саллы каләм иясе икәнен раслады.

Каштаннар матурлыгыннан туйгач, тал-өянкеләр күркәмлеге җетерәк күренә икән шул. Туган якка кайтып төшкәч, Гәрәй Рәхимнең беренче ачышы шул булгандыр.

Яңадан туып кайткач...
Кырым кояшыннан бер уч җылы алып...

* * *

Тәгәрмәчләргә чакрымнарны урап үткәргән көннәр - язучы кавеме өчен елга сирәк килә торган мәшәкатьле бәхет иде. Ул командировка дип атала. ягъни, син гаилә тозагыннан котылып, беразга үз-үзеңә командир буласын. Моңа - яңа җирләр белән танышу да, халык белән очрашу киеренкелеге дә, үзара уйнап-көлеп, мәзәкләр чыгарып йөрү ваемсызлыгы да керә.

Менә без Азнакай якларына (1975 елның кыш башы), аз да түгел, күп тә түгел - бишәү килеп төштек Казаннан. Олы яшьтә булуына карамастан, җилкенеп, каядыр чыгып китәргә һәрвакыт атлыгып торган Рәисә ханым Ишморатова, җиз тутлы йөзенә сирәк елмаю чыгарган Рөстәм Мингалим. җырлап бетереп, сәхнә артына чыккач, башка артистлар кебек сүгенә белим торган зыялы ханым Җәваһирә Сатахо-ва, боларны оештырып алып чыгучы - мин һәм... шушы чуар төркемнең җаны - Гәрәй Рәхим. Барыбыз бергә - шау килеп безне каршы алган Мәхмүт Хәсәновның калын иңсәләренә кунган чыпчыклар кебек чыркылдашабыз.

Клубларда халык шыгрым. Гәрәй юка гына китабын залга күрсәтә дә:

- Бу минем беренче китабым - «Чәчәк сатучы малай» дип атала. Бәясе өч тиен, - ди.

«Өч тиен» дигән сүздән Шагыйрьгә хөрмәт йөзеннәнме, халык аптырабрак кала, тыенкы гына елмаючылар да берән-сәрән генә күренә.

- Шушы китабым чыккач, - дип дәвам итә Гәрәй, - бик тә әче телле Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйребез мондый эпиграмма язган:

Рәхимсез Гәрәй Рәхим бу,
Чын исеме Гөргери.
Өч тиенлек китабы бар,
И пычагым кергери.

Шул мәлдә зал шартлый. Кул чаба-чаба көләргә тотына һәм Гәрәй Рәхимне бер сулыштан яратып өлгерә.

Инде бу очрашулардан соң ничә еллар үткән югыйсә, Азнакайга кайтсам, «Теге... өч тиенлек китап язган Гөргери нишләп йөри?» дип әле дә сагынып искә алалар үзен.

Азнакайда үтәсе көннәребез минутынача бүленеп куелган иде. Борчылу-кабалануга урын юк. Йөгерек юллар. Кунакчыл йөзләр. Тулы заллар. Мул табыннар. Эшен дә эшлибез, иртәдән алып төн урталарына кадәр, мәзәк табып, сулышка капканчы көлешәбез дә. Хәтта, ни җитди Рәисә ханымыбыз бүрәнә ярыгыннан да көләргә торган чытлык кызчыкка әверелеп калды. Мингалимнең дә җиз-төмсә йөзеннән елмаю китми башлады.
Соңгы көнне Мәхмүт ага Хәсәнов өендә мәҗлескә җыелдык. Бер ягына хатыны - Мәрьям ханымны, икенче ягына Җәваһирә ханымны утырткан Мәхмүт ага өстат башында бәхет тәхетендә, хан кебек рәхәт чигеп утырды. Табынны алып баручы - аның вәзире сыйфатында Гәрәй Рәхим иде.

Мәрьям ханым, ризык хәстәрен күрергә дип, кухня ягында югалып тор-галын. Мәхмүт ага исә, биниһая гәүдәсен йомарлап, Җәваһирә ханымның куенына ук кереп беткән. Әрсезлеккә сәбәп калдырмыйча, күз карашы белән итагатьле генә читкә «этеп» куя белгән Җәваһирә ханымга да нидер булды: йөзеннән тигез тешләрен балкыткан елмаю китми, көч-куәте ташып торган ир заты янәшәсендә ул, мамыкка әверелеп, яшьлегенә кайтып бара иде бугай...

Бервакыт, Мәрьям ханымның күптән инде чыгып утырганын искәреп, Гәрәй Рәхим әйтә куйды:

- Мәхмүт ага, Мәрьям апа ягына да күз салып ал бераз...

Гашыйклык аллыгыннан парланган йөзле Мәхмүт ага, каерылып борылып карады да:

- И-и, карчык, син дә мондамыни! - дип, саллы кулы белән Мәрьям ханымның иңеннән шапщлдатып сөеп куйган булды. Табын дәррәү кубып көләргә тотынды. Иренең канәгатьлегеннән кинәнү ала белгән Мәрьям ханымның да йөзенә эчкерсез елмаю җәелде.

Әнә шулай, гомернең Азнакайдагы биш көне, бер мизгелдә туып, шул мизгелдә үлә барган юморга, кытыклы-җор сүзгә, тузга язмаган тапкыр мәзәккә бай көннәребез, көлү мәрәкәсендә гөрләп, бүтән мәңге кабатланмаска дип үтеп тә китте. Казанлыларны озаткач, форсаттан файдаланып, мин туган авылыма, шимбә-якшәмбене үткәрергә дип әти-әни янына кайтып аудым. Аудым, дию, һич тә чынбарлыкка хилафлык китермәс. Күңелдә ямансу бушлык, ике тәүлек буе, Тукай әйтмешли: «буш шешә сыман аунап» түшәмгә карап яттым. Сулыш алулары да кыен, тамактан ризык та үтми, тәмәке тартырга да хәл юк - бөтен эч мускулларына кан сауган. Әни өзгәләнә:

- Кайсы төшең авырта соң, улым, -ди, өстәлгә төрле тәм-томнар китереп карый. Артык нык көлүдән авырыйм, дип әйтеп булмый бит инде әнигә. Чынлап та, чама белми көлүдән үлеп китүең до бар икән бит... Түшәмдәге ботак сурәтенә карап, Гәрәй Рәхимне битәрләп ятам, әгәр ул булмаса, бу кадәр үк көләр идекмени, вәт керәшен шүрәлесе!

Гәрәй белән күрәселәр әле алда булган икән...

1982 елда мин Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының Югары курсларына укырга кердем. Гәрәй Рәхим ул чорда Мәскәүдә яши, фатирлы, машиналы - тулы хокуклы башкала кешесе иде. Аның киңәшен тотып, институтның Добролюбов урамындагы тулай торакның җиденче катыннан «татарлар» бүлмәсенә урнаштым. Безгә кадәр укып киткән Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Ризван Хәмидләрдән мирас булып күпме савыт-саба, кирәк-ярак калган, хәтга суыткычы да бар. Нәкъ тәрәзә каршында - Останкино манарасы.

- Ава-нитә калса, дип курыкма, мин ике араны адымлап үлчәп чыктым, - ди Гәрәй Рәхим шаяртып. - Ауган сурәттә, Останкиноның очы тәрәзәнең тышкы өлгесен ватып, җиде миллиметр гына керәчәк, зыян салалмый.

Гәрәй Рәхим бу чорда Сергей Михалков кул астында, РСФСР Язучылар союзының төрки халыклар әдәбияты буенча әдәби консультант булып эшли иде. Институтта дәресләр беткәч, мин аның эшенә барам. Казан сагындыра. Гәрәйнең юмартлыгыннан файдаланып, казна хисабына, телефон кызганчы сөйләшеп, Казандагы дус-ишләрне бер селкетеп алам. (Соңыннан Гәрәй: «Ике ел эчендә бер машиналык сөйләштең син телефоннан, шул кирәк урыс акчасына», - диде.)

Эштән кайткан чагында без аның белән кайчандыр Муса Җәлил яшәгән Столешников тыкрыгына сугылабыз. Җир астына төшә торган баскычта бераз чират торганнан соң. Мәскәүнең ул чакта иң шәп саналган сыра барына эләгәсең. Монда бокалларга тир бәрдереп чыгарган салкын сыраны, егерме тиенлек көмеш салып, автоматлардан агызып аласын. Тәлинкә тутырып креветка, кара уылдык, кыздырылган бифштексмы китертәсең - һәммәсе дә илле тиен бәһадә. Гитлерның дөньяны яулау фикерләре сыра барында туган, диләр, безнең дә әдәбиятта бөек әсәр язып шаккатырасы уйлар шушында килә.

Мин яшәгән тулай торак янында самолетлар куя торган ангар чаклы сыра бары бар иде. Анда берьюлы йөзләрчә кеше сыйгандыр. Бервакыт Мәскәүдә китап чыгару нияте белән килгән Мөхәммәт ага Мәһдиевны шунда алып киттек. Сыраны яратып, тәмен тәненә ләззәтле таратып, чамасын белеп кенә. сәнгатьле итеп эчә белә иде ул. Менә без кайнар буы чыгып торган биниһая олы чаннардан чатлы-ботлы зур-зур крабларны алдырып, бөтен килеш кенә үлчәтәбез (килосы биш тәңкә). Утын агачы сыман сындырып, эченнән савылып чыккан ап-ак, мәмрәп торган итне тел өстенә салып, салкын сыраны уртлап, Мөхәммәт аганың әсәрендерә торган маҗаралы хикәятләрен тыңлый-тыңлый... юк, моны бүгенге кимәлдән сурәтләп бирергә галиҗәнап каләм көчсез...

- Их, егетләр, дөнья рәхәте бит бу, ә! - ди Мөхәммәт ага. - Шушылай, беләк юанлыгы крабларны сындырып кабып кына сыра эчәрмен, дип кем уйлаган! Гомердә бер генә була бу! Испаниянең Балеар утрауларының берсенә - Мальоркага тукталгач эч-, кән идем шулай, анда краб итен мыскаллап кына, чемченерлек итеп кенә биргәннәр иде. Монда, күр инде син, күсәгәсе белән...

Остазның мәмнүн булуыннан без дә канәгать идек.

Бер көнне, Гәрәйнең өендә кунак булып утырганда, Вахит Юныс телефоннан шылтырата:

- Егетләр, миндә аулагый, хатын Мароккода командировкада, улымны Каһирәгә, алты айга практикага озаттым. Бер ялгызым гармунда уйнап, җылап утырам, хәзер үк килеп җитегез, - ди.

Без, әҗәкә ягып кыздырылган тавыкны кайнар килеш сөлгегә төреп, машина белән юлга чыгабыз. Вахит абыйга кадәрге ара илле чакрымнар булыр. Гәрәй, байлар төсе кергән чыраен күреп шикләнмәсеннәр дип, рульне кыю тотып, Кремль тирәсеннән, дәүләт җитәкчеләре машиналары йөри торган урамнардан алып бара. Ниһаять, хәвеф-хәтәрсез генә барып җитәбез, баянын иңенә аскан Вахит абый безне ишек төбендә каршы ала. Алдан сөйләшкәнчә, буйдак хуҗаның өстәленә зурлап, сюрприз итеп чыгарабыз дип тавыкны сиздермичә генә алгы бүлмәгә яшереп керәбез. Керсәк, карасак... залдагы озын өстәл өстенә алма төшәрлек тә түгел, ни генә юк: дөньянын кайсы кыйтгаларында җитлеккән чикләвекләр дисеңме, семга, палтус балыклары, сары, кара, кызыл уылдыклар дисенме, эчендә төрле төсләр яшьнәп торган фужерлар, пычак-чәнечкеләрнең шаһ-корольләр өстәленә генә халыкара тәртиптә тезелеп куелуы дисеңме - бар да ашау симфониясенә югары зәвык белән әзерләнгән увертюра иде. Ярый әле тавыкны ашыгып чыгармадык, бу нигъмәтләр арасында тавыгыбыз Парижга эләккән көтүче хәлендә кала иде, дип пышылдыйм, Гәрәйгә төртеп.

- Егетләр, әйтүгә килеп җиттегез, шулкадәр рәхмәт сезгә, - дип, Вахит Юныс безне кабат-кабат кочаклап аркадан сөя, күзләрендә шатлык яше... - Хәзер сезгә гаҗәеп бер блюдо өлгертәм, мин аны күп еллар элек Тайваньда, генералиссимус Чанкайши банкетында күреп кайткан идем...

Егермеләп илдә күп еллар эшләгән, инглиз, гарәп, корея телләрен белгән Вахит агада таңга кадәр кунак булдык. Ауропача бизәлгән өй җиһазлары ул төндә керәшен җырларын тәүге тапкыр кинәнеп тыңладылар.

Эш урынында Гәрәй Рәхим Чабаксар, Казан, Уфа язучылары, сәнгать әһелләре өчен үзе бер илче иде. Китап чыгару нияте белән килгәнсең икән, ул сине нәшриятлар буйлап йөртә, кирәкле кешесен табып сөйләшә, кунакханәгә урнаштыра, иҗат йортына урын табып бирә, иҗади командировкаларны юллап куя (Чукоткага, Командор утрауларына барам дисәң дә, ул елларда Мәскәү оешмасы акчаны мулдан түли иде) - кыскасы, һәммә кешегә яхшылык кылып, үзенә савап алу кебек олы җанлылыкка ирешкән Алла бәндәсе иде ул.

Олы форумнарга, юбилейларга ул Михалков кебек исемле шәхесләрне Казанга, Уфага яисә Чабаксарга алып кайта, үзе дә шома йөзле партия әһелләре белән янәшә президиумда утыра иде. Халыкның мең күзле карашыннан кадакланып президиум кысаларында утыру аңа килешеп тә бетми шикелле, җор күңелле табигый халәтеннән мәхрүм калып, артык җитди булырга тырышудан яңак мускуллары кысыла, болай да асимметрик чырае ямьшәеп, төмсәләнеп кала. Андый чакларда Гәрәйне интегүле киеренкелектән коткарасы килә иде.

Киеренке эш сәгате беткән мәлләрдә, Гәрәйнең машинасына утырып, Мәскәү буйлап чыгып китәбез.

- Син машинаны улатып кузгатма, әнә Мөсәгыйт Хәбибуллинның мотор тавышы да ишетелми, — дим аңа.

- Нәрсә, ул кабызмыйча гына йөримени?! - ди Гәрәй. - Ул бит тумыштан шофер.

Авылда, бәләкәй өстәлдә, тимер шарлы бильярдта уйнап өйрәнгәннәр зур шарлы бильярдта да шәп уйныйлар. Ә инде капылт кына зур шарлы бильярдта өйрәнгәннәр барыбер остарып җитә алмыйлар, «ана сөте белән кермәгәне» күренеп тора. Машина да шулай, ахрысы, аңа бәләкәйдән үк ябышып үсәргә кирәктер.

- Хәтсез акча да эшлим инде югыйсә, гонорарлар да алам - баеп булмый. Шушы «Жигули» ашап бара. Ике машиналык акча чыкты инде үзенә, - ди Гәрәй. - Йә мин бәрдерәм, йә мине бәрдереп китәләр, төзәттерү кыйбат бит. Җитмәсә, көнаралаш штраф түлим. Дөрес тә барам, кагыйдәне дә бозмыйм кебек, юк, барыбер тоталар.

Шулай сөйләшә-сөйләшә алты рәтле гаҗәеп киң урамнан җилдерәбез. Эреле-ваклы машиналар дәрьясыннан йөзеп кенә барасың шикелле. Бар да тыныч иде кебек... Кинәт, юл кырыеннан, асфальттан яралган шикелле, ГАИ хезмәткәре калыкты да, йөзләрчә машина арасыннан Гәрәйнекен табып алып, бармагын изәп чакыра башлады.

- Менә, тагын мин икәнен күреп алды инде, - дип, Гәрәй, теш арасыннан «с» авазын кысып, имгәтеп чыгарды. Бу аның үзенчә сүгенү рәвеше иде. Яктылыкны каплауны җенем сөйми, дип, алдагы йөк машинасын сизмичә, икенче сызыкка чыккан иде ул, шул ярамаган икән, Гәрәйнең бумажнигын тагын унбиш тәңкәгә ябыктырып, ары кузгалабыз. Мин аны үземчә юаткан булам.

- Авылда, хәтерлисендер, берәүнең сөтне күп бирә торган шәп сыеры була. Шуны икенче берәү сатып ала - сыер кинәттән генә сөт бирми башлый. Килешмәде, диләр андый очракта. Сиңа да, Гәрәй, килешми бу машина. Сатарга кирәк моны, тәмам бөлдереп бетергәнче, - дим.

- Шулай итим микән...

Кызык бит ул дөнья дигәнен: эт җәнлеген үз алдында мыскыллап көлсен, беркайчан да онытмый, кайчан да булса бер тешләп, үчен кайтара икәненә мин үз тәҗрибәмдә төшенгән идем, ә менә машинаның да үзен кимсетүне кичермәвен, үч ала икәнен мин әле белми идем. һәм ул моны озак көттермәде...

Шолохов үлгән көн иде (1984 елның феврале). Радиолар сагышлы музыка бирә башлады, кайгылы хәбәр әле икенче көнне генә илгә таралачак, мәскәүлеләргә инде миллион колактан таралып өлгергән.

«Москва» кунакханәсендә Туфан Миңнуллинның болын чаклы люкс номерында гәпләшеп утырабыз. Гариф Ахунов «Тын Дон»ның яшьлегендә үзе тәрҗемә иткән кайбер өзекләрен, дулкынланып, яттан сөйли. Прозаны яттан белү - сирәк була торган хәл.

Шул көннәрдә генә «Литературная газета»да Шолоховның соңгы интервьюсы басылып чыккан иде. Анда ул «Тын Дон»ның баштагы нөсхәсен тел ягыннан нык эшкәртеп, шивә сүзләрдән арындыруын әйтә. Шивә дигәне татардан кергән сүзләр булган икән...

- Казакларның төп өлеше татардан чыккан инде. Романын да «хутор Татарский» дип тиккә атамагандыр Шолохов, - ди Туфан Миңнуллин, яңгыравык тавышын бүлмә киңлекләренә таратып.

- Казаклар шул ук керәшен татарлары инде, — ди Гәрәй Рәхим, шаяртып. Аннары җитдиләнеп өстәп куя: - «Тегеләр» радиосыннан тыңлаганым бар: большевиклар, Гражданнар сугышы чорында, Казанский дигән станицада биш йөз ир-атны тезеп куеп, берьюлы атып үтергәннәр. Бу да юкка түгелдер.

- Кайбер авылларда, бәлки, тел, гореф-гадәтләр сакланып калгандыр. Университет студентларын фольклор җыярга шул якларга җибәреп кайтарырга иде, - дим мин.

- Бер буында - тел. икенче буында - моң, өченче буында хәтер бетә. Аларның кыпчак икәнен православие дине оныттырган инде. - ди Туфан Миңнуллин. - Кушаматлары да мишәрдән кергән бит югыйсә: кацак, качак, казак...

Гариф Ахунов, гадәтенчә, уен уйдырып, тирән керүне өнәми: Шолоховны якыннан күрүе хакында хатирәләргә бирелә.

Төнге сәгать берләр тирәсе җиткәч, Гәрәй Рәхим кайтырга дип кыбырсый башлады. «Монда урын җитәрлек, кайтып йөрмәгез, кызган баштан... җитмәсә - рульдә...» - дип, Туфан Миңнуллин кыстап караса да, Гәрәй, иптәшкә мине дә ияртеп, җитез генә кузгалды.

Төн уртасы. Киң урамнар. Ник бер хәрәкәт булсын. Машинада Гәрәй белән җай гына сөйләшеп кайтабыз. Кинәт... туры гына барган уңайдан машинабыз чалыклый башлады, әле уңга, әле сулга ташлана торгач, шома бозга эләктеме - кырт борылып, урам кырыендагы мәһабәт йортка таба жуылдап очарга тотынды (Гәрәй тормоз урынына газга баскан булган икән). Шунысы сәер, җанда бернинди курку-шөбһә юк, без үлмәскә тиеш, дигән үҗәт бер уй гына чагылып алды. Машина алагаем тизлек белән гөрселдәп, алгы тәгәрмәче белән бордюр ташына килеп бәрелде (ярый әле бәйләнеп утырган идем), йорт диварына бер метрлар кала, кырт борылып, уң тәгәрмәчләрен дә эчтән бәрдереп, тротуар буйлап йөз метрлар барды да туктап калды. Секунд эчендә булган бу мәхшәрне без аңыбызга да сыйдыра алмый калдык. Ул арада әллә каян гына милиция машинасы килеп чыкты. Төштеләр. Шаккатып карыйлар. Алгы тәгәрмәчнең берсе киселеп, шакмак булган, арткы тәгәрмәчләр дә ямьшәеп беткәннәр.

- Бүген Шолохов үлгән көн. Барыбызга да уртак кайгы килде, шуны искә алып утырдык та... - дип, Гәрәй Рәхим СССР Язучылар союзы билетын чыгарып күрсәтте. Тегеләр әлләни бәйләнеп тормадылар, тәгәрмәчне тиз генә алмаштырырга ярдәм иттеләр дә Гәрәйнең егерме биш сумын кесәгә шудырып китеп бардылар.

Әкрен генә без дә кузгалдык. Машинаның көе киткән, уңга каера. Төнге өчләр тирәсе иде. Ерактан ук ГАИ хезмәткәрен күреп алдык. Сәер генә ыңгырашып килгән машинаны туктатмый кала димени алар.

Гәрәйне, автобуска утыртып, каядыр алып киттеләр. Мин берьялгызым калдым. Җиде миллионлы Мәскәү халкы йоклый. Урам шомлы. Ярый әле салонда җылы, музыка уйнап тора.

Сәгать ярым вакыт үткәч, автобус янә күренде, яшь милиционер егет руль артына кереп утырды да машинаны, ай-ваена карамыйча, зур тизлектә алып китте.

Ни өчен Гәрәйне озак тотканнар дисәм, хикмәт шунда икән: карап торуга ул Савва Морозовлар чорындагы рус купецы шикелле: шәп якалы күн пәлтәдән, мул сакал-мыеклы, зәңгәр күзле... документларда Григорий Васильевич... «Нишләп болай мәзәк сөйләшәсең, исерек диеп тә булмый, аек күренәсең шикелле», - дип, милиционерлар бәйләнә башлагач, Гәрәй үзенең татар икәнен әйтә. «Ах, син без русларны өч йөз ел иго астында изгән татармыни әле, хәзер без сиңа күрсәтәбез!» - дип адарынган «җантимер»ләргә Гәрәй, чын тарих ул болайрак була, дип, ата-бабаларыбызның үткәне хакында сәгать буе сөйләп, тегеләрне авызына караткан икән. Шулай итеп ул (аз гына түләү хисабына) машина йөртү таныклыгын саклап калды. (Соңыннан төзәтүче осталар, машинаның төп рамы кәкрәйгәнен күргәч, «Моның эчендәге кешеләре исән калганмы?»—дип сораганнар.) Күпмедер вакыт үткәч, Гәрәй белән теге бәрелгән урынны барып карадык. Бордюр ташы тәбәнәк куелган булса, тугыз катлы йортны сөзеп, урталай бөкләнәсе булганбыз икән. Ходай саклаган...

Икенче көнне радиолар Шолоховның үлеме хакындагы хәбәрне дөньяга тарата башлады. Олуг шәхеснең үлеме, гадәттә, уй-фикерләргә этәрә. Социализм шартларында яшәгән күп кенә бәхетсез талантлардан аермалы буларак, үз вакытында кадер-хөрмәт күргән бәхетле талант иде ул. Читтән караганда шулай... Аның да хәтәр елларда кыл өстендә калган мәлләре булган икән шул. «Тын Дон»ның кулъязмасын укып чыккач. Максим Горький: мондый романга тотынырдай үзешчән язучылар илнең төрле регионнарында күпләп туачак, дигән. Үзе саф роман яза алмаган пролетар әдипнең көнләшүе түгелме бу?!

Нәкъ шул чорда ике томы чыгып өлгергән «Тын Дон»нын дәвамын бастыруны туктаталар. Шолохов Максим Горькийга мөрәҗәгать итә. Күпмедер вакыттан соң Горькнй аны үзенең дачасында Сталин белән күрештерә.

- Син ак генералларны бик акыллы, көчле итеп сурәтләгәнсең. Эмиграциягә киткәннәргә азык бирү түгелме бу?! - ди Сталин.

- Көчсез, акылсыз дошманны жинү большевикларга дан китерәме сон? - ди яшь, кайнар канлы казак язучысы. Сталинга аның үз фикерен хаклый, раслый алуы ошый. Шушы сөйләшүдән соң романның дәвамын бастырырга рөхсәт бирә. Янәшәдә утырган Горький исә Шолоховны яклап та, яманлап та бер кәлимә сүз дә әйтми: тәмәке көллегенә берәм-берәм шырпы кабызып сала тора, сәгатькә сузылган әңгәмә барышында ике-өч кап шырпы яндырып бетерә...

Әдәби мохиттәге хөсетлек, көнчелек, астыртын мәкер заманында күпләрнең язмышын бик аяныч хәлләргә куйган. Сиксәненче елларда сәләтле, кулыннан эш килгән әдипләр өстеннән «корымлы» анонимкалар язу яңа бер күтәрелеш алган иде. КПСС Үзәк Комитетына, РСФСР Язучылар союзына килгәннәре, урау юллар үтеп, Гәрәй Рәхимнең өстәленә кайтып өеләләр иде.

- Татарның бер-берсен бетерергә маһир халык икәне үзебезгә билгеле инде, - ди Гәрәй Рәхим. - Руслар каршында оят бит. Шулкадәр ваклык... Шулкадәр мескенлек... Руслар каршында читен... «Их сез, татарлар... Бөтен кенәз-морзаларыгызны безгә биреп бетердегезмени соң, үзегезгә калмаганмыни...» - дип, бездән көләләр бит.

Гәрәй Рәхимнең эчтән сыкрануы күзләренә моңсулык сирпеде. Аның җитдиләнеп калуы тәэсиреннән Мәскәү күгенә дә төмсә болытлар тартылды.

* * *

Мәскәүне күз яшьләренә ышандырырга тырышып түгел, ә үзенең Ходай биргән сәләте, көч-хезмәте белән ирләрчә яулады ул. Мәйданы, халык саны ягыннан үзе бер дәүләткә тиң шаукымлы башкалада ышанычлы түбәңне булдыру, иҗади оешмада эшләп, хөрмәт казану аңа җиңел бирелмәгәндер. Казна эшеннән тәмам арыган бер чорда ул Сергей Михалковка яңа әсәрләр язасым килә, эштән азат итсәгез иде, дигән теләген әйтә. Сергей Михалков, гадәтенчә, тартык авазларда тотлыгып, таптана-таптана мыек астыннан шаяртып:

- Мин синен энергияңне тулысынча сыгып бетермәдем бит әле, сыгып бетергәч, кит. дип, үзем әйтермен, - ди.

Эшләде, димәсләр, язмады... диярләр. Әдипләр арасында таралган бу әйтем баш очында һәрдаим чаң сугып тора. Әмма үз әсәреңне генә байрак итеп йөртүдән битәр, әдәбиятка хезмәт итү дигән мәгънәле төшенчә дә бар бит әле. Монысына инде сирәкләр алына. Гәрәй Рәхим, бик сак эш иткән археолог шикелле, татар шигърияте курганын ачып, аның бәгырендә мең еллар буе тупланган җәүһәрләрне сабыр төгәллек белән бөртекләп җыеп, бакый хәзинәләрне бүгенгегә ялгап, поэзия антологиясе төзеп дөньяга чыгарды. Матди яктан бәһаләнми торган мондый катлаулы хезмәткә тотыну өчен фидакарьлек, әдәби мирасны колачлый алырдай тәвәккәллек, күпме ихтыяр көче сораладыр.

Ул Мәскәүдә «әдәбият илчесе» чакта башкаланың мәртәбәле залларында Акмулла, Кол Гали, Тукай, Җәлил, Такташ кебек олуг затларның юбилей кичәләре уздырылды. Партиянең Үзәк һәм өлкә комитетлары дәрәҗәсендә бу эшне рәсми кузгатудан алып, афишалар ясату, йөзләрчә артист, музыкант, язучыларны яхшы кунакханәләргә урнаштыруга кадәр ул үзе башлап йөрде. Мондый кичәләрдә партия эшлеклеләре дә, төрки халыкларның зыялылары да, чит ил кунаклары да катнаша иде. Чын мәгънәсендә милли бәйрәмгә әверелеп киткән тантаналы залларга башкала татарлары сыеп бетә алмый, җыр-бию, күтәренке рухлы бәйрәм урамнарга ташып җәелә иде.

Кол Гали һәм Габдулла Тукай юбилейларын ЮНЕСКО дәрәҗәсендә, дөньякүләм билгеләп үтүне гамәлгә ашыруны да Гәрәй Рәхим башлап кузгатты.

Еллар үткәч, бу кылган гамәлләрне хәзер инде учка алып күрсәтеп булмый шул. Сүз кодрәте белән вакытны иярләгән китабың гына, үткәннәргә тере шаһит булып, учында ята ала... Әлбәттә, китапның да төрлесе була шул. Берәүне генә куандырганы, меңнәрнең уй-киртәләрен аударганы...

Вакытлы мал, арзанлы дан алу мәсләгенә бирелеп, бәхетсез иҗаты үзеннән алда үлгән күпме язучылар мисалыннан гыйбрәтле сабак алган Гәрәй Рәхимнең, олыгая башлагач, тарихка борылуы табигый ихтыяр иде. Көнлекче әдәбияттан аермалы буларак, тарихи фикер, милли тамырлардан сугарылган фәлсәфә, дини рух өртелгән иҗат кына гомерле була икәнен ул үз вакытында төшенеп өлгерде. Күп өйрәнеп, борынгылыкның тәмен тойган әдип тарихи әсәрләр: татар дөньясының шанлы дәверен чагылдырган поэма, киносценарийлар язды.

Аның бүгенге хезмәт урыны - Татарстан Дәүләт Советында. Ул язучыларыбыз, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин һәм Фоат Галимуллин белән бер комиссиядә мәдәният һәм милли мәсьәләләргә багышланган эшләр алып бара.

Утырып уйласаң, исең китәрлек: ничә еллар буена казна эшендә, иҗатка китәсе никадәр акыл-зиһен, күз нуры түгелгән, вакыт тегермәненә уралып кереп китәсе күпме рәсми кәгазь тутырылган. Кәгазь кыштырдавын күралмас дәрәҗәгә китергән бу хезмәтләрне бергә җыйсаң, ничә том хасил булыр иде микән? Әнә шулай итеп, язар өчен яшисе вакыт яшәр өчен эшләүгә киткән...

Гәрәй Рәхимнең һәрчак үзен чарлап торган хыялы - көндәлек «богаулардан» котылып, ирекле иҗат галәменә чуму - аргы яры күренгәнче, дулкыннарны ярып, кинәнеп бер йөзү...

Кайчакларда мин, Гәрәй Рәхим дә олыгаеп, мыжыклана күрмәсен, Ходаем, алай булса, дөнья бик күңелсезләнер иде, дип уйлап та куям. Шөкер, ул һаман элеккечә; шаян-шук, җор сүзен гүя түш кесәсеннән генә үрелеп ала. Үз борчуларын онытып, кеше гаменә күчә белгән җайлы, иҗтиһадлы, син катлаулы дип уйлаган мәсьәләдән гади генә чишелеш таба белгән хикмәтле шәхес ул. Кеше белән бүлешергә күңелендә һәрчак бер уч җылы булыр...

Аны очратып, хәл-әхвәл алышкач, бер йомышсыз китеп барсаң, үпкәләтерсең шикелле. Чөнки гозереңне аның кебек тә рәхәт итеп, авырыксынмыйча, теләп башкарып чыга алучы бүтән берәү бар микән безнең даирәдә?

Якташы - күзләренә Шөгер күгенең зәңгәрлеге сыйган, гөнаһсыз-юка гәүдәле Шамил Бикчуринга багышлап язган «Чишмә» дигән шигыре бар аның. Шул шигырьнең бер тәлгәшен өзеп алып, Гәрәй Рәхимнең үзенә бумеранг итеп юллыйсы килә.
Синдәйләр аз, Синдәй киң күңелле 
Адәмнәргә кытлык, йә Ходам... 
Кече күңеллелек өлкәсендә 
Син бит безнең соңгы могикан.
Марсель Галиев.
"Мәйдан" № 9, 2011.

ГӨРГӨРИ

Гөргөри... Григорий Родионов... Ул ук—Гәрәй Рәхим, татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе... Шул ук вакытта менә дигән керәшен дә Григорий Васильевич Родионов—минем университет сабакташым. Шуңа күрә аның турында мин күп белергә тиеш. Биш ел буе бер тулай торакта яшәдек, бер үк суны эчтек, стипендия алган атналарда күрше тулай торак ашханәсендә тукланып йөрдек, ә күбрәк гомуми кухняда үзебез пешереп ашый идек... Азык-төлек әйберләре арзан иде ул чакта, ипи-чәйгә генә калган вакытларда бер тәңкәгә бер атна яшәп була иде. Гриша итне пешәр-пешмәс, ягъни чиле-пешле килеш ашарга ярата.
—Алай файдалырак, витаминнары яхшы саклана,—дия торган иде. Ул Рөстәм Мингалимов белән бер бүлмәдә яшәде. Алар аерылмас дуслар иделәр һәм шулай булып калдылар да. Ал арны язучы Шамил Бикчурин шагыйрь Әнвәр Давыдов кулына тапшырган. Ә Әнвәр абый исә, көн аралаш диярлек, тулай торактагы ике дус яши торган бүлмәгә килеп, аларның хәл-әхвәлләрен белеп китә иде. Гриша белән Рөстәмнең тулай торакта кер үтүкләү бүлмәсе янында нәкъ ике кеше кереп утырышлы үз иҗат "лабораторияләре бар иде. Өченче кеше аңа утырып та, басып та— берничек тә сыя алмый. Бүлмәдәге ыгы-зыгыдан качып, шунда кереп бикләнәләр дә, тәмәке пыскыта-пыскыта көне-төне шигырь язалар, имтиханнарга әзерләнәләр... Мин аларның икесе белән дә дустанә мөнәсәбәттә булдым. Хәтта Гриша белән икебез бер үк төрле авыру белән җәфаланып та йөрдек әле. Бер михнәтнең бер рәхәте, дигәндәй, ел саен бер ай буена ашату-эчертүне дәүләт үз өстенә ала иде. Бу яман чирдән мине язучы Гадел Кутуйның сенлесе, танылган журналист һәм язучы Диас Вәлиевнең әнисе, Татарстан һәм Россиянең атказанган табибәсе, Ленин ордены кавалеры, күп кенә фәнни хезмәтләр авторы, фтизиатр Зәйнәл Мөхәммәт кызы Кутуева җолып калды. Бу урында Зәйнәл апаның дөньякүләм танылу тапкан "Тапшырылмаган хатлар" әсәрендәге төп героиня Галиянең прототибы булуын да әйтеп үтү урынлы булыр. Бу асыл затның якты истәлеге безнең хәтерләрдә мәңге саклана. Безгә тормыш бүләк иткән өчен мең-мең рәхмәт аңа!
Григорий Родионов исә дәвалануын университетны тәмамлаганнан сон хастаханәдә дәвам итте. Монда үлем белән якалашып ятканда ул әнисе Фекла Григорьевка һәм әтисе Василий Семенович Родионовларга багышланган "Көннәр язга авышкач" дигән повестен тәмамлады. Бу әсәрендә аның башка берни белән дә чагыштырып булмый торган туган ягына, аны дөньяга китергән, күп кыенлыклар аша тормыш кичкән әти-әнисенә. якын туганнарына, авылдашларына, дус-ишләренә, таныш-белешләренә, романтик хисләр белән сугарылган яшьлегендәге беренче мәхәббәтенә, аны дәвалаучы табибларга дустанә, эчкерсез мөнәсәбәте чагыла. Сагыш, үлем кебек авыр кичерешле төшенчәләр турында язганда да Григорий Родионов җор теллелегеннән читкә китми. Ул шуның белән күңелгә әллә нинди авырлык китерердәй вакыйгаларны да җиңел укылышлы итеп бирә. "Көннәр язга авышкач" повесте— үзенең тукымасы ягыннан алганда документаль әсәр. Андагы һәрбер персонажга тормыштагы исемнәрен куеп чыгарга мөмкин. Һәркайсының характеры шулкадәр оста итеп бирелгән ки, чын исемнәрен куй да укы гына! Язучы үзенең тумыштан бирелгән шаянлыгын, җорлыгын кушып, документаль җирлектә чын нәфис әсәр тудыруга ирешкән. Григорий Родионов—Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхим—1941 елның 15 июлендә Татарстан Республикасының Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Федотовка (Аналык) авылында колхозчы гаиләсендә туган. Туган ягы турында сүз чыккач ул:
—Районның Шөгер булган чакларын сагынып яшибез,—ди. —Шөгер, дигәч, ничектер аның табигате күз алдына килә, аның турындагы җырлары искә төшә. Шуңа күрә районның элекке исемен кире кайтаруны көтеп йөргән якташларым бик күп.
Григорий Васильевич миңа үзенең туган авылы турында сөйли. Ә мин ул сөйләгәннәрне үземнең Зичәбашым белән чагыштырып барам. Гүя ул минем авылда туган да, минем күршедә торган. Авыл шулкадәр матур! Кемнең туган авылы матур түгел инде... Тауның буеннан-буена көмеш сулы чишмәләр челтерәп агып тора. Әнә, авылдашым Ксенофонтий агай Антонов махсус санап чыккан. Чакырым ярымга сузылган авылга 43 чишмә туры килә. Утыз биш метр саен бер чишмә! Авылның уртасыннан су ага, Аналык инеше. Безнекен дә Зичә елгасы ярып уза. Тау. Тау битеннән урман башлана. Мондый чакта бер әйбернең икенчесенә охшашлыгын керәшеннәрдә "суйган да каплаган", диләр. Монда да шул! Әле повестьны укыгач искә төште—кызыл балчыклы тау битендә сикергәлән йөри торган кызыл канатлы чикерткәләренә кадәр шул ук бит!
—Безнең яшьлек табигать белән бик нык бәйләнгән,—дип сөйли Григорий Васильевич. —Су буенда балык тотулар, урманда кышка җитәрлек гөмбә, җиләк, чикләвек җыюлар дисеңме... Урман кисүләр, печән чабуларны әйткән дә юк инде. Ул вакытларда көндез бернәрсә дә эшләп булмый иде. Төшке якта әзерләгән печән яки утыныңны ат белән төнлә генә алып кайта аласың...
Ә көндезләрен—колхоз эше. Бәйрәмгә барган кебек йөри халык колхоз эшенә. Озын арбаларга төялеп эшкә барганда да, аннан кайтканда да моңлы керәшен җырлары яңгырый. Авылдан тугыз чакырым ераклыктагы Колмаксар басуына куна-төнә эшкә китүләр үзенә күрә бер бәйрәм төсен ала. Алар арасында үзенең шаян шигырьләре белән авылдашлары арасында танылып өлгергән Григорий Родионов та була. Ул вакытта урта мәктәпне тәмамлаучылар үз теләкләре белән беркая да чыгып китә алмыйлар иде. Ил башлыгы Никита Хрущевның чакыруы нигезендә һәр яшь кеше институтка керер алдыннан ике-өч ел җитештерү сферасында эшләргә тиеш сыман куелган иде. Гриша да башта колхозда, аннары авыл китапханәсендә ике ел эшләп ала. Бу эш аның холкына да килеп тора, чөнки яшьләр арасында оештыру эшен аңа куш инде! Әле җиденчеләрдә укыганда ук үз очындагы яшьтәшләре арасында лидерлыкны үз кулына алып, 14 малайдан торган исемсез-нисез генә яшерен оешма төзеп куя. Мондый фикер аңа Александр Фадеевның "Яшь гвардия" романын укып чыкканнан соң килә. Бу оешма әгъзаларының һәркайсына үз араларындагы бер рәссам малай паспорт ясап тапшыра. Монысы ук инде ул вакытта Россиядә урнашкан тәртипкә, хокуксызлыкка каршы чыгу буларак бәяләнергә тиеш була. Әгәр сизгән булсалар, әлбәттә. Дөрес, бу оешманың эшчәнлеге тау башына менеп шигырь укудан, кичләрен җылы мунчада әкият сөйләп утырудан, "паспорт"ларны фуфайка мамыгы арасына яшереп тегеп куюдан узмый. Монда әле ул шигырь язуга, аны тау башындагы таш "трибуна" артыннан иптәшләренә кычкырып укуга да уен эш итеп кенә карый торган була. Шуңа күрә беренче шигырьләрен дә беркая да җибәрми. Шулай да әдәбият укытучысы класс саен кулъязма журнал чыгара башлагач, беренче шигырьләрен шунда тәкъдим итә. "Яшь каләм" дип аталучы бу журналларның бер нөсхәсе хәзер дә әле Григорий Родионовта иң кадерле ядкарь буларак саклана.
Җыр-биюгә хирыс керәшен авылларында, гадәттә, үзешчән сәнгать түгәрәкләре көчле була. Аналыкта да көчле була ул. Халык телендә аның рәсми исеме бик сирәк кулланыла. Җырларда да гел шушы исеме яңгырый. Кышын-җәен спектакльләр әзерләп, күрше авылларга гастрольләргә чыгып китәләр. Шулай итеп. авыл клубына бәрхет пәрдә алып эләләр, баян сатып алалар. Концертларны, гадәттә. Гөргөри алып бара торган була. Гомумән, концертлар оештыруның төп өлеше аның өстенә төшә. Аның бик тә артист буласы килә. Аның бу хыялын күреп торган авылдашлары, классташлары, укытучылар да канат куеп тора.
—Синнән менә дигән артист чыга, Казанга театр училищесына бар,—дип, аны мәктәпне тәмамлау белән үк шул елны гына яңадан эшли башлаган училищега озаталар.
Ул вакытта театр училищесы Күчмә театр белән бергә Кремльнең Спас манарасында урнашып, аның директоры драматург Риза Ишморат була. Авыл малае. Казанга килеп, ял көне булганлыктан, директорны өенә барып таба. Иртәгәсен аңа имтихан оештыралар. Шигырь сөйләтәләр, эпизод уйнатып карыйлар... Барысы да яхшы бара кебек тоела Гөргөригә. Бер шарт куялар:
—Барысы да килә... Тик чыжылдаучы тартык авазларың чыкмый, шуны ике көн эчендә төзәтәсең, син безнеке... Шатлыктан авыз колакка җитә. Анысы гына "чепуха" дип уйлый ул. Казан урамыннан "с", "ч", "ш" авазлары кергән сүзләрне кычкырып барганда аңа барысы да гаҗәпләнеп карап кала. Әмма бер урнашкан артикуляцияне тиз генә төзәтеп булмый икән шул. Хәзер дә ул бу дефектыннан котыла алмаган, аның юморга бай шигырьләре үз укуында "классно" яңгырый. Шулай итеп, татар театр сәнгате характерлы рольләрне уйный алырлык менә дигән бер артистын югалткан, дигән фикер туа. Аның артист булу хыялы университетка укырга кергәч тә сүнмәде бугай. Мин университетның татар театр студиясендә аның белән өчме-дүртме спектакльдә бергә уйнавыбызны хәтерлим. Безнең режиссерларыбыз төрле елларда Татарстанның халык артисты Ибраһим Гафуров, Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе Гали Хөсәенов, Татарстанның халык, Россиянен атказанган артисткасы Гәүһәр Камалова булдылар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты режиссер Равил Тумашев та, безнең уенны карап, үзенең киңәшләрен бирә торган иде. Артист була алмагач, Гөргөри, биштәрен асып, яңадан туган авылына кайтып китә дә китапханәдә ялгыз калган вакытларында шигырь язу хәстәренә керешә. Бер дәфтәр шигырьләрен районның "Ильич васыятьләре" газетасына юллый. Шуннан сайлап алып, аның "Язгы җыр" дигән бер шигырен бастырып чыгаралар. Бу 1960 ел була.
—Ул газета килгән көн минем өчен искиткеч шатлыклы булды,—дип искә төшерә хәзер Григорий Васильевич. —Авыл буйлап күтәреп йөрдем. Әллә ниләр булган кебек инде менә! Әгәр дә миннән, бәхет нәрсә ул, дип сорасалар, шушы мизгел белән үземне олы бәхет кичергән кеше дип саныйм. Шуннан соң мин тиз арада тагын бер дәфтәр тутырып җибәрдем. Бер мәлне редакциядән миңа чакыру килеп төште. Бардым. Шамил абый Бикчурин утыра тегендә. Тетмәмне тетеп ташламасыннармы болар! Бер шигыремне дә алмадылар. Ашыккансың, егет, дип кайтарып җибәрделәр. Шигырь язуның никадәр җитди эш икәнлеген шунда төшендерделәр... Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге беренче чыныгуны район газетасының әдәби иҗат берләшмәсендә алган Григорий Родионовка чын-чынлап язучылык эшенә керешергә киң юл ача. Андагы мохит шуны таләп итә. Университет студентлары янына татар әдәбиятының аксакаллары килеп йөри, лекцияләрне танылган әдәбият һәм тел галимнәре Хатыйп Госман, Нил Юзеев, Ибраһим Нуруллин, Зәет Мәҗитов, Мостафа Ногман, Диләрә Тумашева, Вахит Хаков, Альберт Фәтхи һ. б. укый. Хәзер боларның һәркайсы легендар шәхесләр бит. Өйрәтәләр дә, таләп тә итә беләләр. Биредә укыган елларда Григорий Родионовның чын иҗат җимешләре Гәрәй Рәхим имзасы астында вакытлы матбугатта еш күренә башлый. Студент елларында ул университет каршындагы әдәби-иҗат түгәрәге эшендә иң актив катнашучыларның берсе була. Соңрак бу түгәрәкнең җитәкчесе итеп тә сайлана. Аның "Вәгъдә" дигән беренче шигырьләр җыентыгы университетны тәмамлаган елны басылып чыга. Аннан соң озакламый "Чәчәк сатучы малай" дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. 1968 елда аны СССР Язучылар союзы әгъзалыгына кабул итәләр.
"Татарстан яшьләре" газетасында эшләү еллары аңа яңа иҗат баскычлары буйлап өскә күтәрелергә ярдәм итә. Анда килүгә үк ул яшь язучылар, артистлар, композиторлар, рәссамнарны үз тирәсенә туплаган "Лира" клубы ачып җибәрә. Ул вакытта яшь талантларның иҗатларын чагылдыручы бер генә басма да булмый. Ә бу—айга бер мәртәбә даими чыгып килүче кушбит—тиз арада иҗади яшьләрне үз тирәсенә туплый.
Григорий Родионов бераздан яңа вазифада. Аны Татарстан китап нәшриятына яшьләр-балалар редакциясенә мөхәррир итеп чакырып алалар. Анда эшләгән дәвердә ул татар язучыларының җитмешкә якын китабын редакцияләп чыгара. Үзе дә, эштән соң вакыт табып, яңа әсәрләр өстендә эшли, китаплар бастыра. Аннары инде язучылар белән эшләүдә шактый тәҗрибә туплаган, берничә китап авторы Гәрәй Рәхимне Татарстан Язучылар союзына әдәби консультант итеп чакырып алалар. Монда килгәндә инде ул "Омтылыш", "Хәтер", "Мин урамда йөрим", "Шатлык елы" дигән төрле жанрдагы әсәрләрен туплаган китапларын чыгарып өлгергән, әдәбият мәйданына атлыгучы яшьләргә үзенең төпле киңәшләрен бирә, юл күрсәтә алырдай җитлеккән язучы була. 1978-1979 елларда ул "Казан утлары" журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире булып эшләп ала. Монда да аңа татар әдәбияты классиклары булып киткән күп кенә язучыларның әсәрләрен редакцияләргә туры килә. Биредә шулай ук күп эш башкарылган, әмма шуларның берсе аның хәтеренә нык уелып калган. —Соңгы мәртәбә миңа Нурихан Фәттахның "Узган елларга карап" (бу китапның беренче исеме) дигән повестен редакцияләргә туры килде,—дип искә ала ул. —Ул анда сугыш елларында авылдагы авыр тормышны бик дөрес итеп тасвирлаган иде. Әсәр шулкадәр кыю язылган, тирән фикерле, тәнкыйтьле повесть иде. Шул әсәрне обком карап чыгып, бастыртмады. Ул аннары язучының бер җыентыгында "Артта калган еллар" исеме белән дөнья күрде. Менә шундый вакытлар да бар иде.
Шуннан соң Гәрәй Рәхимнең сукмагы Мәскәү ягына таба каера. Ул ике ел СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый, монда драматургия секциясендә шөгыльләнүне кирәк дип саный. Бу вакытта секция җитәкчесе дөнья күләмендә танылган рус драматургы Виктор Розов була.
—Турыдан-туры Виктор Сергеевич кул астыңда шөгыльләнү ул минем өстемә бәхет тавы ишелеп төшкәндәй булды инде,— ди язучы үзе бу турыда. —Ул бик тәмләп сөйли, белемне чын-чынлап арттыра белә торган чын укытучы иде.
Талант беркайда да югалмый. Курсларда укып йөргәндә үк аңа тагын бер бәхет елмая. Аны Россия Язучылар союзы идарәсе рәисе Сергей Михалков үз янына чакыртып алада эш тәкъдим итә. Менә шуннан—1980 елдан башлап—җиде ел буена, Мәскәү язучылары белән иңгә-иң торып, Россия Язучылар союзы идарәсенең Татарстан, Башкортстан һәм Чувашстан республикалары буенча өлкән консультанты һәм союз каршындагы тәрҗемә советының җаваплы секретаре булып эшли. Эшләгәнгә эш язган, дигәндәй, аны шунда ук Язучылар берлеге аппаратының профком рәисе итеп тә сайлап куялар. Бу инде сиңа язучылар кухнясында кайнашу гына түгел, ә аларның һәркайсының тормыш-көнкүреше, борчу-шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре эчендә кайнау да була. Кемгә квартира, кемгә иҗат йортына юллама, тагын әллә нәмәрсәләр кирәк! Бу эш эченә кереп чумсаң, сиңа ышанып тапшырылган өч тугандаш республикаң бер читтә калырга да мөмкин. Аның яңа эшендә беренче киңәшчеләре Сергей Михалков, Николай Доризо, Анатолий Алексий була. Бу чорда өч республиканың дистәләрчә язучылары үзләренең китапларын Мәскәү нәшриятларында чыгарып калалар.
Григорий Родионов Россия Язучылар союзында эшләгән вакытта татар әдәбиятын дөньяга таныту буенча да күп шөгыльләнә. Бу елларда Кол Галинең тууына 800 еллык юбилейны халыкара ЮНЕСКО календарена керттерүдә ул куйган хезмәт тә аз булмый. Парижга ЮНЕСКО штабына җибәрелгән бөтен материаллар да анын җылы кулы, кайнар йөрәге аша уза. Габдулла Тукайның 100 еллык юбилее да ЮНЕСКО календарена шул рәвешле кертелә. Ул вакытта әле суверенитет дигән нәрсә юк бит. Шуңа күрә татар әдәбиятын халыкара аренага чыгару коточкыч мәшәкатьле эш була? Ә Кол Галинең 800 еллыгын 14 илдә зурлап билгеләп үтәләр. Монысы—реаль чынбарлык. Татар әдәбияты тарихында беренче мәртәбә Мәскәүдәге Лужники стадионының зур залында татар әдәбиятына багышланган шигырь кичәсе үткәрелә. Ул да татар сүзенә сусаган мәскәүлеләр белән тулы була. Ул башкаланың мактанычы булган Колонналы залда татар әдәбиятының йөзек кашлары Кол Гали, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Акмулла юбилейларын Бөтенсоюз югарылыгында үткәрүгә ирешә.
Сиксәненче еллар азакларындагы илдә барган үзгәртеп корулар язучылар оешмаларын да читләтеп үтми. Күп кенә республикаларда язучылар оешмалары таркала башлый. Мондый шартларда Григорий Родионов үзенең укучысына якынрак булу теләге белән яңадан Казанга әйләнеп кайта. Ул вакытта Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе Туфан Миңнуллин аны үзенең уң кулы—рәис урынбасары итеп кабул итә. Мөстәкыйльлек даулап йөргән еллар була бу. Һәр вакыйганың уртасында булырга ярата торган Григорий Васильевич, язучылар идарәсендәге эшен ташлап, яңа гына оешып килә торган "Шәһри Казан" газетасында эшли башлый. Газетаның беренче саны чыгар алдыннан Борис Ельцин да Казанда йөри. Григорий Родионов аның белән очрашып, аңардан яңа газетаны котлау сүзләре яздырып ала. Шундый ук котлауны Минтимер Шәймиевтән дә яздыра. Ул котлаулар икенче көнне үк беренче санның беренче битендә басылып та чыга.
—"Шәһри Казан"да эшләгән елларымны бик яратам,—дип искә ала ул хәзер.
— Нәкъ шул вакытта килеп чыкты бит инде милли мәсьәләләр турында авыз тутырып сөйләүләр...
1992 ел. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында республика керәшеннәре үзешчәннәренең концерты бара. Керәшеннең дә борынына мөстәкыйльлек исе керә башлаган чак бу. Шушы кадәр керәшенне бөтен республикадан бер залга тагын кайчан җыясың әле?! Концерттан соң тиз генә конференция үткәреп алырга булалар. Григорий Родионов сәхнә артында туган бу фикерне халыкка җиткерә: —Без сәясәт белән шөгыльләнергә теләмибез,—ди ул. —Әмма безгә үзебезнең гореф-гадәтләрне, культураны, җырларыбызны, телебездәге үзенчәлекләрне саклап калу, гомумән сәнгатебезне күтәрү өчен культура-агарту оешмасы төзергә кирәк.
Зал гөрләтеп кул чаба. Өч кешедән—Григорий Родионов, Галина Казанцева, Аркадий Фокин—оештыру комитеты төзелә. Республика керәшен оешмасы үз эшен әнә шулай башлап җибәрә. Аннары Чаллы яклары активлашып, күтәрелеп китә...
—Григорий Васильевич, сезнең иҗатыгызда керәшен темасы нинди урын алып тора?
—Дөресен әйткәндә, бу мәсьәләдә минем үкенечләрем зур. Яшь вакытта мин керәшен темасына игътибар итә алмадым. Ни өчен икәнлеге билгеле, ул вакытта бу темага язсаң да бастырмыйлар иде. Ул вакытта язган булсам, хәзер файдасы тигән булыр иде. Ләкин эш шунда ки, ул чордагы тәрбиям белән керәшен темасы минем каныма, җелегемә үтмәгән иде әле. Аны язу өчен иң башта керәшен патриоты булырга кирәк бит. Бу әйбер миңа соңрак—керәшен оешмалары төзеп йөргән вакытларда гына килде. Минем бөтен әйләнә-тирәм гел татарлардан гына тора иде. Араларында керәшеннәр юк диярлек. Мәктәптә дә, гүя ул керәшен авылында булса да, керәшен темасы юк иде. Бу теманың тәме миңа үзем өлгереп җитмичә кермәде. Шулай да соңгы вакытларда керәшеннәр турында аерым хикәяләрдән торган "Җәгүр дәдәй дәмәкләре" дигән повестем чыкты. Бу әсәр бары тик чынбарлыктан тора һәм анда шушы чынбарлыкка карата минем мөнәсәбәтем һәм бәям чагыла. Минем әнинең Җәгүр исемле абыйсы бар. 1911 елгы. Әле дә исән-сау. Сугыш кичкән. Төрмәдә дә утырып алган. Бик оста тегүче, умартачы, балта остасы. Бөтен эшне коеп куя. Үзе шулкадәр шаян, оста җырчы. Аның хатыны Үли җиңги дә туксан яшькә якынлашып килә. Мин аларга кайткалап йөрим.
—Барлык әсәрләрең дә шулай чынбарлыктан алынганмы?
—Шагыйрь буларак, язган әйберләремнең барысы да чынбарлыктан алынган. Ләкин аларны, әлбәттә, романтик биеклеккә менгереп язарга тырыштым. Өч повестем чыкты. Алар да, нигездә, чынбарлык. Берсе әниемә, аның фаҗигале үлеменә, икенчесе минем яшьлек мәхәббәтемә багышланган. Әлбәттә, әдәби әсәр гел чынбарлыктан гына тормый инде ул. Шулай да төп геройларның күңеле һәм барлыгы чынбарлыкка туры килә.
—Синең малайларыңның беренчесенең исеме Дауыт, икенчесенеке—Кубрат. Аларга исем кушканда нәрсәдән чыгып эш иттең?
—Беренчесенә исемне озак эзләдем. Ә менә икенчесенә тиз табылды. Монысы да язучылык эше белән бәйле. Мин бит "Борынгы Болгарны сагыну" дигән киносценарий яздым. Анда төп геройларның берсе—борынгы Болгар ханы Кубрат. Икенче улым шушы сценарий буенча беренче татар киносы төшереп йөргән вакытка туры килде. Кинорежиссер Булат Мансуров шунда ук әлеге исемне кушарга тәкъдим итте. Кубрат дип кушу, бер яктан, тарихны эченә алса, икенче яктан, ул минем әдәби героем, өченче яктан, христиан динен кабул иткән хан. Әмма, шулай да, византиялеләргә мөрәҗәгатендә, моңа кадәр халкым нинди дин тоткан булса, шул диндә калсын, ди. Ул вакытта мәҗүсилек дине була. Хан болгарларны башка дингә күчерү белән шөгыльләнми.
—Киносценарий язу уе ничек туды? Беренче татар киносының язмышы ничегрәк?
—Әлбәттә, киносценарий языйм әле, дип утырып кына язып булмый. Аның нигезе һәм киләчәге булырга тиеш. Беренче Бөтендөнья татар конгрессында татар халкының кино сәнгатен тудыру турында сүз булган иде бит. Режиссер итеп Мәскәүдән Булат Мансуровны чакырдылар. Ә сценарий юк. Ул вакытта инде Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында минем сценарий буенча "Каһәрләнгән мәхәббәт" операсы куелган иде. Аннан соң шулай ук опера өчен борынгы Болгар темасына сценарием бар иде. Шулай итеп, мин Булат Мансуров белән очрашып, беренче татар фильмы өчен сценарийны икәү язарга булдык. Фильм тулысыңча тасмага төшереп бетерелгән килеш "Мосфильм" студиясендә шушы көнгә кадәр монтажлап бетерүне көтеп ята. Вакытында акча булмыйча, сузылды да сузылды. Ләкин кино бар һәм ул экраннарга чыгачак. Ул һәркайсы икешәр серияле "Атилла", "Кубрат" һәм "Идел буе болгарлары" дигән мөстәкыйль фильмнан тора.
—"Каһәрләнгән мәхәббәт" операсы турында берничә сүз әйтмәсәк, әңгәмәбез китек калыр кебек. Бу әсәр сиңа һәм тагын дүрт артистка мактаулы исемнәр китерде бит...
—Бу теманы миңа композитор Бату Мулюков тәкъдим иткән иде. Бераз уйланып йөрдем дә риза булдым. Авыр тема иде бу, чөнки Мәҗит Гафури үзенең "Кара йөзләр"ендә вульгар социологизм чорындагыча муллаларны бик нык мыскыл иткән бит. Аннан соң авылны бик ярлы итеп күрсәткән. Мине бер идея биләп алды. Боларын йомшартып та була. Мин лидерның көчен күрсәтүне максат итеп куйдым. Анда халык сарык шикелле лидерга иярә. Шулай итеп, нинди матур башланган мәхәббәтне юкка чыгаралар, фаҗига ясыйлар. Аннары үзләре үк, шушы фаҗигадән соң Заһир артыннан ияреп, муллаларны каһәрлиләр, кызны кызганалар. Опера артистлары бу әсәрне Мәскәүдә Кремльнең съездлар сараенда да уйнадылар. Ә анда кадәр барып җитү бик җиңел түгел.
—Шагыйрь һәм язучы буларак заяга үткән вакытларың булды дип саныйсыңмы?
—Хәзер инде артка борылып карап, кайбер әйберләрне барлап карасаң да ярый. Мин үзем гомерем буе эшләдем дә эшләдем. Мин бит авылдан чыккан кеше. Әгәр бөкеремне чыгарып эшләмәсәм, миңа читтән бер тиен акча да керми. Ләкин яшь вакытта иҗатта заяга узган вакытлар күп булды, дип саныйм. Ә хәзер инде, рәсми органның бер чиновнигы буларак, иҗатка бөтенләй вакыт калмый. Ләкин мин моны заяга узган вакыт дип әйтә алмыйм. Менә унике ел инде Татарстан Дәүләт Советында өлкән референт булып эшлим. Ике яшь балам хакына эшлим. Элеккерәк елларда бер китап бастырып чыгарсаң, аның гонорар акчасына гаилә белән бер ел яшәп була иде. Хәзер китап чыгара башласаң да үзең түләп бастырырга кирәк. Миңа, бәлки, ул газеталарда, журналларда эшләп йөрергә дә кирәк булмагандыр. Ул чагында иҗат җимешләре күбрәк булыр иде.
—Киләчәкне ничегрәк күз алдына китерәсең? Без кая таба барабыз?
—Иң беренче илдән башлыйк. Моннан ун еллар элек киләчәк начараюдан-начараюга таба бара дип, бөтенләй кәефем төшкән иде. Дөрес, ул хәзер дә яхшыга таба бармый. Шул ук вакытта артка таба тәгәрәү дә акрынайды. Хәзер аз гына тотрыклылык бар шикелле. Авыр яшәүчеләр күп, әлбәттә. Илнең киләчәге алай ук начар булмастыр дип уйлыйм. Балаларымның киләчәге эш белән бәйле булыр инде. Мин аларның икесен дә татар мәктәпләрендә укытам. Татар милләтенең киләчәге турында шулай кайгыртам. Үземнең киләчәк турында әйткәндә, матур картлык килсен дип телим. Балаларым бераз үсә төшкәч, пенсиягә чыгып, гел язучылык эшенә генә чумарга исәплим. Аллаһы Тәгаләнең зиһен бирүен телим.
Григорий Родионов—утыздан артык китап авторы. Чыннан да, алар күбрәк тә була алыр иде. Ул унбиш ел гомерен ике томлык "Татар поэзиясе антологиясе"н төзүгә багышлый. Әдип Алмыш хан чорындагы көмеш акчага сугылган икеюллыктан алып (930 нчы ел) 1992 елга кадәрле вакыт аралыгындагы барлык шагыйрьләрне барлап, алар иҗатындагы иң яхшы үрнәкләрне татар укучысына тәкъдим итә. Моңа кадәр әле аның кулы аша "Татар балалар поэзиясе антологиясе" үткән була.
Григорий Родионов—Гәрәй Рәхим—кырык елга якын татар әдәбияты байрагын югары тоткан хәлдә төпкә җигелеп тартып барды. Әдәби тәнкыйть аның иҗатын һәрвакыт уңай бәяләде. Татарстанның халык шагыйрьләре Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Калмыкстанның халык шагыйре Давыт Көгелтинов, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев, Ленин премиясе лауреаты, рус шагыйре Егор Исаев һәм башкалар аның иҗатына югары бәя биреп, аны зур хәрефтән Шагыйрь дип атадылар.

Александр Филиппов.

Казан утлары 2006, №3.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013