Бүген Әдипләр: Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә язмалар

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН... (Мирһади Разов)
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА. Якташым турында берничә сүз (Рифә Рахман)
Гөлүсә ГӘРӘЕВА. Каләм гомер озайта (Рифә Рахман)
Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа (Рифә Рахман)
Нурзилә НОТФУЛЛИНА. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Рифә Рахман)
Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ (Исмәгыйль Рәмиев турында)
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 172—14 б.
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Илшат Вәлиулла. ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ (С.Рәмиев турында)
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН. ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ (С.Рәмиев турында)
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына (Сөббух Рәфыйков)
Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ (Гәрәй Рәхим турында)
Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ (Гәрәй Рәхим турында)
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Р.Бәшәр. Шөгерләргә барам әле... (Җәмит Рәхимов турында)
Лилия Хөснетдинова. "Батырша"да тарихи чынбарлык (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Кыям МИҢЛЕБАЕВ. Батыршалар токымыннан ул (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ (Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ (Әхмәт Рәшит турында)
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды" A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Миләүшә Шәяхмәтова

ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ

Гәрәй Рәхим
Билгеле булганча, узган гасырның Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим, Ренат Харис, Рәдиф Гаташлар буыны шигърияткә килгән алтмышынчы-җитмешенче еллары гомуми татар поэзиясе, бигрәк тә бу яшь шагыйрьләр өчен җиңел чор булмады. Аларның «күбесе тынгысыз эзләнүләрдә изаланды, яна юнәлеш эзләде»1. Гәрәй Рәхимнең лирик герое да гармониягә омтылды. Әмма шагыйрь күңеле дөнья гармониясенең тыныч, камил түгеллеген тоя—аңа тормыштан күп һәм зур офыклар кирәк иде: мизгелләр, сәгатьләр, көннәр генә җитми, ул тулы бер гомер турында, алай гына да түгел, халыкның олы гомере турында уйланды.

Бу буын шагыйрьләре «үз иҗатларын өстәмә ачы торма кебек ачы сүзләрен ыргытып— публицистик турылыкка һәм зур йогынты көченә ия булган дәртле, кайнар шигырьләре белән башлаганнар.»2 Ләкин озакламый халык күңелендәге тарихи оптимизм хисләре тора-бара алданганлык, аптырау, күңел кайту хисләре белән алышынды, аларны акрынлап айнытты. Акрынлап «айну, күңел кайту, үз-үзенә, халык юлыккан икеле-микеле хәлгә тәнкыйди һәм хәтта ироник мөнәсәбәт»3 ныгый башлады. Ягъни еш кына рухи эзләнүләр, иҗади үсеш логикасы шагыйрьне күңел әрнеткеч нәтиҗәләргә дә китереп чыгарды. Әллә заман шагыйрьгә караганда тизрәк тә үзгәрәме? Ничек кенә булмасын, шагыйрь иҗатында конкрет тарихи чор кешесенең тирә-юньгә, үз-үзенә һәм башкаларга булган мөнәсәбәте төрле төсмерләр белән сурәтләнә башлады.

Яңарыш, үзгәреш... Күптән көтелгән, күпне көткән үзгәреш... Халыкта җанлану, аның дөньяны аңлавы да күз алдында үзгәрде сыман. Шагыйрь дә төпле һәм үткер фикерен яшерми, кыска һәм кискен хөкемнән дә тартынмый инде. Кешенең асылы—яшәү мәгънәсе дә һаман шул ук: намус, хаклык, хакыйкать тойгысы. Өмете дә—бәхетле булу.

Егерменче гасырның 80нче еллар ахырында татар әдәбиятында шигъри публицистика, иҗтимагый-сәяси сүз әдәби-нәфис сүзне кысрыклап, алгы планга чыкты. Шагыйрьләрнең бер өлеше лирик булудан бигрәк, сәясәтчегә әйләнә башладылар. Мондый шагыйрьләр, гадәттә, сөңгесе агуга манчылган яңгыравык-купшы, ярым әдәби-ярым сәяси шигырьләр язалар. Юк, шигъриятнең милли аңны тәрбияләүдәге, үстерүдәге ролен һич тә киметеп әйтәсе килми, киресенчә, шигърият ул халыкның рухи көзгесе булырга тиеш. Ләкин кайбер мөтәшагыйрьләрнең әдәбият хәзинәләрен кысрыклап, терсәк белән төрткәләп алгы рәтләргә, трибуналарга һөнәрче-кәсепчеләрнең үрмәләвен күрә торып эндәшми калыргамы? Һәм моңа каршы ничек көрәшергә? Бу чорда Г.Рәхимнәр буыны әнә шулар турында уйлады...

Без хәзер бөтен Рәсәй белән бергә капитализмга күчү чорын кичерәбез. Ләкин без цивилизацияле илләрдәге кебек күркәм йөзле капитализмга түгел, ә кыргый капитализмга күчәбез кебек. Торгынлык чорындагы партия функционерлары эш урыннарын алыштырса да, властьны үзләрендә саклап калдылар. Аларның күбесе бүген дә хакимияттә. Алар тирәсендәгеләр, властька таянып, дәүләт милкен үзләштереп калырга ашыгалар, ил байлыгына кул сузалар, халыкны кычкыртып талыйлар. Яшәү рәвеше үткән елларга караганда күпкә түбәнәйде. Бу күренешләр шагыйрьләрне борчымадымы? Борчыды, бүген дә, һичшиксез, борчый. Көндәлек мәсьәләләр Г.Рәхим, Р.Фәйзуллин Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.Миңнуллин, Ә.Рәшитов, Р.Вәлиев, М.Галиев, М.Мирза, Ф.Гыйззәтуллина, Л.Шагыйрьҗан, Р.Зәйдулла, З.Мансуров, Г.Морат, ЛЛерон, И.Гыйләжев, И.Гарипова, Л.Шәех һәм анардан соң әдәбиятка килгән берничә яшь шагыйрьләр иҗатында теге яки бу рәвештә чагылыш тапты һәм таба килә. Ничек атарга мондый шигырьләрне? Монысы мөһим түгел. Иң мөһиме—шигырьнең укучы күңеленә ясаган тәэсир көчендә.

Әйе, үзгәреш дип аталган ул еллар Гәрәй Рәхимнең замандашлары булган шагыйрьләр күңелендә хәл итә алмаслык каршылыклы фикерләр уятты.

Дөньяның рәхимсез яклары турыңда исә Г.Рәхим иҗатының башында ук борчулы шигырьләр язды. Укучы шул чакта ук инде лирик герой күңелендә тормышның ваемсыз якларына карата нәфрәт хисе тагы да киңәя, көчәя баруын сизә башлаган иде.

Әйтик, шагыйрьнең 90 нчы елларда иҗат ителгән бик актуаль яңгырашлы «Бәйге» шигыре. Дөньядагы ыгы-зыгыларга сәяси яктан караш ташлый герой:БзкуЮ Бәйге бара илнең мәйданында... Көрәш шундый кырыс, дуамал— Ил тәхете өчен якалаша Бюрократ белән неформал. ...Ә игенче бөгелеп иген игә, Чаң-чоң тимер чүки тимерче, Шагыйрь төне буе шигырь яза, Яңа кендек кисә кендекче. Алар бар да мең ел элеккедәй Тели булыр рәтле хезмәт, ял... ...Ил тәхете өчен чәйнәшәләр Бюрократ белән неформал. Менә бу «шәп-шәрә чынбарлык» шагыйрьне борчулы уйларга сабыштыра. Ул империя коллыгыннан котылу юлларын эзли, демократиянең тышкы төсләренә дә алданмый, чөнки аның җисеменнән иске, юылмаган ис килә.

Кешенең үз-үзенә булган ваемсыз битарафлыгы турында шагыйрь иҗатының беренче чорында ук борчулы шигырьләр язган иде инде. Соңгырак әсәрләрендә бу тагын да ачыграк сизелә төшә:
Сәламәтлек, тамак, ял хакында, 
Үз хакында тәмам онытып, 
Бүген кирәк булган бөтен эшне 
Эшли алса кеше, ут йотып
Йөрүләрен исенә дә алмый, 
Әйтерсең ул һич ут йотмады— 
Канәгатьлек белән әйтеп куя: 
«Бүгенге көн юкка чыкмады...»
Г.Рәхим үзенең ул чорда язылган «Заман» шигырендә дә бу дөньяга карата канәгатьсезлек хисләрен белдерә. Лирик герой инде мондый комсызлыкларга түзә алмый, сабырлыгы бетеп, бу турыда шәрран салып әйтергә мәҗбүр:
Әхлаге киткән заман,
Тәртибе беткән заман. 
Яңасын төземәсә дә, 
Искесен сүткән заман.
Замана алга китә алмый интегә, үткәннәрдә генә казынып ята. «Чуалчык, нурсыз заман»ның тыйнаксызлыгы чиктән ашкан. Ул хәтта:
Үтә кызыл төсләрне дә
Уңдыра торган заман.
«Бөек»ләрнең яңагына
Тондыра торган заман.
Ах, бу бит заманның да заманы. Г.Рәхимнең каләм осталыгы бер шигыреннән икенчесенә үсеп кенә бара. Шагыйрь капма-каршы мәгънәле сүзләрне янәшә куеп контрастлык атмосферасы тудыра. Бу—шигырьнең тәэсир көчен тагын да арттырып җибәрә. «Заман» сүзе рәдиф булып килгәнлектән шигырьнең интонацион яңгырашы көчәйгәннән-көчәя.

Лирик герой астыртын гына безгә, укучыга да ишарә ясый, элек үк чагылган сарказм кыллары хәзер дә яңгырый. Ул безне дә «заман»ның чирләвендә гаеплидер кебек:
Ә ил бөлү заманы, 
Шуны белү заманы. 
Шуны белеп, шуны күреп 
Шуннан көлү заманы.
Күңел ачыклыгы, хисләрнең самимилеге, һәр сүзендә тетрәп-сулап торган ихласлык, дөреслек укучыны әсир итә, уйга сала. Җирдәге гаделсезлек, кемнеңдер илләр данын егып, канын сыгып кичүе, көтелгән үзгәреш-яңалыкларның якты өметләрне анлавы өчен шагыйрь үзен дә, безне дә гаепле саный.

Г.Рәхим публицистикасына фәлсәфи яңгыраш хас. Ул барысын да әйтеп бетерми, укучыга уйланырга, үзенчә нәтиҗә ясарга урын калдыра. Укучы аның өчен элеккечә иптәш кенә түгел, ул—галәмдәш тә, кардәш тә, җандаш та...

Хәер, Г.Рәхимнен соңгы еллар иҗаты тик публицистик поэзиядән генә тора дисәк, бу зур хата булыр иде. Шагыйрь тирән фәлсәфәгә дә, нечкә хисле лирикага да мөрәҗәгать итте.

Ул соңгы еллар шигъриятендә дә шул элекке, башлангыч иҗатыннан алып агым-агым булып кабатланып килгән Вакыт, Кеше, Табигать, Заман, Милләт кебек мәңгелек образлар, категорияләр белән эш итсә дә, бу төшенчәләр инде анарда хәзер тагын да ныграк киңәя яисә бөтенләй башка төсмерләр ала. Шушыларга соңгы елларда тагын берничә образ өстәлде. Бу—Картлык, Гаделсезлек, Ялгызлык...

Шагыйрь иҗатында элек үзе кылган гамәлләрне яңача тикшереп, үзенә-үзе хөкем чыгару белән мәшгуль. Лирик герой инде үзенең дөньяны үзгәртә алуына ышанмый. Кеше—үзе табигать баласы. Ничек инде ул үз анасын үзгәртә алсын.

Гәрәй Рәхим Тарих, Заман, Вакыт, Мәңгелек кебек төшенчәләрнең тирән мәгънәсенә, фәлсәфи эчтәлегенә үтеп керергә омтыла.

Бер яктан, вакыт агышы, табигатьтәге фасыллар кеше күңелендә хис-тойгы алышынуын, ашкынуны, психологик күчешне, рухи дөньяны чагылдыруга буйсына. Икенчедән, Вакыт—кеше гомеренең даими юлдашы, әмма биологик закончалыкларга буйсынмый торган, үзагышлы мәңгелек объектив чынлык буларак ачыла.

Хәзер иңде Вакыт күбрәк кешенең бу дөньяда кылган гамәлләренә бәя биреп торучы хөкемдар Вазыйфасын үти:
Гомернең тагы бер елын 
Иләмсез тарих кочты. 
365 яфрагым 
Өзелеп җилгә очты.
Гомер-хөкемдар анарның 
Ничәсен бирер җилгә?.. 
Ә ничәсен минем белән 
Җибәрер теге илгә?!
Вакыт—иләмсез жәллад... Лирик герой күңелендә туган сорау-мәсьәләләрне тик ул гына чишә ала. Вакыт фәлсәфәсендәге фаҗигалек төсмере шагыйрь иҗатында шактый урын ала. Бу поэзия өчен яңа күренеш түгел, әлбәттә, тәнкыйть билгеләвенчә, шигърияттә бу сыйфат 70 нчы елларда ук көчәеп китә.

«Бүгенге шигырьнең төп характерын берничә сүз белән генә аңлатуы, әлбәттә, кыен,—ди Н.Юзиев.—Әмма шунысын ачык итеп әйтеп була: ул заман кешесе белән бергә үзгәрә бара: аның аһәңе һәм структурасы яңара, төрлеләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең егәрлеге, энергиясе һәм нюанслары арта, күренеш-детальләрнең мәгънәлекләре көчәя... лирик башлангыч тирәнәя»4.

Лирика—поэзиянең иң сизгер һәм өлгер төре. Бу жанрның тематикасы киңәю, эчтәлеге һәм сәнгатьчә мөмкинлекләре тирәнәю—әдәбият үсешенең үзенчәлекле бер билгесе. Хәзерге лирика үзәгендә торган шәхес киеренке физик һәм акыл хезмәте белән яши. Аның рухи дөньясы бай һәм төрле. Аның йөрәге ил, җир шары, галәм борчуларын, табигать язмышын, тарихны һәм киләчәкне, замандашының гадәти шатлык-кайгысьш, аерылышу-кавышу моңын, мәхәббәтен үзенә сыйдыра, йөрәге аркылы үткәрә. «Әйдә»—Г.Рәхимнең 90 нчы елларда язылган шигырьләрнең берсе. Шигырь патетик рухта язылган. Исеменнән үк күренеп торганча, нәрсәгәдер өндәү, чакыру икәнлеген аңлыйбыз. Лирик герой безне хыял диңгезенә, Галәм киңлекләренә чакыра:
Әйдә, киттек!
Менә алтын чана,
Көмеш чаптар җиктем.
Кил утыр!
Җиз дилбегә кагып,
Җиз кыңгырау тагып
Көмеш чаптар күккә юыртыр.
Бу—бушка гына хыялланып, янып йөрү түгел. Шагыйрь хыялның тормышка ашу мөмкинлеге турында сөйли. Ул яңалыкка, сафлыкка чакыра:
Әле син күрмәгән, 
Галәм дә белмәгән 
Яңа дөнья көтә бит анда.
Г.Рәхим сүзләрдән бормалы-сыгылмалы ребуслар төземи. Аның шигырьләре элеккеге кебек, үк гади булып калалар. Тик бу гади шигырьләрдә күпме ассоциатив экспрессивлык. Һушларны алырдай сүзләр дә юк. Әмма шигырь тәэсир итә. Бу «көч» нәрсәдә икән?

Шигырьне укыган вакытта нәрсәләрнеңдер нурлануын, ялтыравын күрәбез, чынлавын ишетәбез. Мондый ассоциативлыкны метафора һәм эпитетлар тудыра: «алтын чана», «көмеш чаптар», «җиз дилбегә». Монда Г.Рәхим шигъриятенә хас бер үзенчәлекле образлы сурәтләү алымын күреп була. Шагыйрь кеше йөрәген, «күңелен» Галәмгә тиңли. Галәмнең иге-чиге булмаган кебек күңелнең дә офыкларын күреп булмый. Юкка гына яхшы кешеләр турыңда «киң күңелле» дип әйтмиләр шул.

Лирик геройның күңеле хөр, киң, ул әллә күпме җан иясен сыйдыра ала үз дөньясына.

Шигырьдә тагын бер кызыклы метафора бар:
Айга күзең кысып,
Кояш аша узып
Галәм тыкрыкларын үт әле,—
дип чакыра шагыйрь. Нинди була икән ул «Галәм тыкрыклары», әллә күңел «тыкрыклары» микән бу?! Менә моңда абстрактлыктан конкретлыкка күчеш бара. Әйтерсең лә «галәм»нең урамнары, тыкрыклары, һәрберсенең үз исеме бар.

«Кәефе нинди чагы булмасын, Гәрәй Рәхим борчу-гамьнәрен иңеннән кагып төшереп, бусага артында калдырып керә белә. Нинди даирәгә килеп кушыла ул—редакцияме, «көфер почмагы»мы, мәҗлесме—кайда гына булмасын, уенчак дилбегәне үз кулына алыр да... сөйләсә—батырып сөйләр, җырласа—өздереп җырлар, көлсә—рәхәт чигеп көләр... Таралу-хушлашу мизгелендә, аны якыннан белмәгәннәр: «Кара инде, бу Гәрәйнең бер генә борчуы да юк икән»,—дип калырлар. Ул чыгып киткәч, мәҗлеснең «пары» суына башлый, илһамлы сүз дәрте сурыга, утырдашларның кызыгы бетә»5.

Шагыйрьне исә бусага артында зарыгып көткән гамь-борчулар култыклап ала.

Ни өчендер лирик геройны үзенә тартып торган якларның берсе—ялгызлык.Әгәр дә элеккеге шигырьләрендә Г.Рәхим шушы ялгызлык мотивы турында күбрәк язса, хәзер исә тыныч «аулак почмакларны» ярата. Бу күчеш, яисә, бәйләнеш, әлбәттә, шагыйрьнең үз тормышына, күңеленә бәйле. Ул узган гасырның яртысыннан күбрәген яшәгән кеше буларак, гомернең ачы да, татлы да минутларын үз җилкәсендә татып карарга өлгерде: балачактагы сугыш еллары, ачлык, төрле ялганлыклар, беренче мәхәббәт, дуслар, үпкә белән авыру, катлаулы операция, тормышка янәдән кайту...

Баштагы шигырьләрендә ялгызлык мотивы лирик геройның бу дөньяда япа-ялгызлыгын күрсәтә, кайгыларны уртаклашыр дуслар да юк:
Шушы озын кышкы төннәрдә мин, 
Ялгыз чыгып кухня ягына,
Зур бураннар эчендәге өйне,
Ялгыз әниемне сагынам.
Чордашлар, каләмдәшләр, көндәшләр, аркадашлар арасында үткен сүз кисеше, елгыр фикер бәйгесенә тиң гәп-бәхәсле, кайнар әңгәмәле табыннардан соң күңеленә савылып моңсулык иңә, шау-кайтавазлары тынган җанында тик бер үзең генә тойган сулкылдау-әрнү таралган упкын хасыйл була. Мондый чакларда болгавыр, кырыс Казанны ташлап китә дә шагыйрь туган төбәгенә—«Шөгер» белән «йөгер»не рифмалаштырган якларына, садә балачагы узган нигезенә кайтып, аулак урынга чыга да... рәхәтләнеп бер түгелә...
Елыймын мин ялгыз рәхәтлектән, 
Сабый чаклар хатирәсеннән. 
Каралтылар белән бергә елыйм, Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм. 
Үзем уйлыйм: ярый әле димен, 
Еракта мин шәһәр, дуслардан. 
Мескен хисләр, диеп, юкса, алар 
Көләр иде минем елаудан.
Күрәбез, ялгызлык мотивы якты да, авыр да үткәннәрне сагыну белән үрелеп китә. Монда ул юаныч, күңелгә тынычлык таба:
Миңа монда җайлы сезнең белән, 
Карт авылым монда, үз күгем. 
Бер ялгызым гына, яшеренеп 
Бер елармын, ахры, мин бүген.
Гәрәй Рәхим үзенең хөсетсез күңелен бу шигырендә тагын да ачарак төшә:
Шунда мине әнкәй табып ала.
—Таң ата,—ди,—кереп ят, улым.
Көлә-көлә сөеп юата ул
Утыз яшьлек карт бер сабыен.
Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим
Шәһәрдәге дуслар турында:
—Алар, әнкәй, шундый әйбәтләр,—дим,—
Кечесе дә,—димен,—зуры да.
Менә бит ул: туган нигез, әнкә нигезе аны ничекләр юатты, шәһәр корымын тәненнән дә, җаныннан да кагып төшерде. Хәзер инде ул беркемгә рәнҗеми, һәммәсен дә үзе кебек якты, күләгәсез итеп күрәсе килә. Ул тагын Казанга ашкына, ул тагын матур итеп алданырга әзер...
Бәхетсезлегемдә бәхет күреп 
Яши торган мәхлук мин җирдә.
Үз теләге белән кергән ялгызлык халәтен шагыйрь «аулак» дигән серле мәгънәгә төрелгән сүз белән билгели башлый:
Ни өчендер мин гомерем буе
Аулак почмакларны яраттым.
Аулак урамнарда,
Урманнарда
Аулак хисләремә җан аттым.
Бу шигырьдә «аулак» сүзе лирик герой күңеленең тыныч, салмак, аулак тормышка омтылуын күрсәтә. Әмма бу сүзнең мәгънәсе күпкә киңрәк. Аулак өннәр кызыктыра мине, Күңелләрнең аулак почмагы,— дигән юлларда «аулак»—«серле», «сихри» дигән мәгънәләрдә килә. Гәрчә, шагыйрь кабатланмаучанлык, индивидуальлек ягында:
Мин шигырьдә яклыйм 
Аулак фикер, 
Аулак сурәт, 
Аулак ямь тәмен.
Шагыйрь примитивизмга каршы чыга. Менә Г.Рәхим үзе бу турыда нәрсә язды: «Безнең әле бүгенге көнгә кадәр примитивизмга каршы җитди һәм төпле итеп көрәшә алганыбыз юк. Примитивизм бездә шагыйрьнең кимчелеге, таланты җитмәү генә итеп карала. Минемчә, примитивизм ниндидер җитешсезлек кенә түгел, ә безнең бик зур идеологик дошманыбыз итеп каралырга тиеш. Ни өчен? Чөнки примитив шигырьләр чынбарлыкны, кешеләрне чагылдырганда дөреслеккә каршы киләләр. Ә бу инде чын мәгънәсендәге сәнгати сукырлык. Менә ни өчен примитивизмга ниндидер икенчел дәрәҗәдәге җитешсезлек итеп кенә түгел, ә идея, сәнгать дошманы итеп карарга һәм ана каршы бик җитди итеп көрәшергә кирәк».

«...Һәр талант иясе һәрвакыт новатор, һич югында, тынгысыз яңаны эзләүче. Бәлки ул һәр очракта да яңалык алып килүче дә түгелдер, әмма серле шигърият дөньясында үз юлын эзләүче актив шәхес булырга тиешлеге бәхәссез»6. Шагыйрь бер сүз аша әллә күпме образлар тудыра. Менә шул ук «Аулак» шигырендә «аулак» сүзе «кабатланмас мәңгелек» образы буларак та килә. Үз-үзенә мөрәҗәгать итеп лирик герой зур үтенечен белдерә:
Гомеркәем, мине ташлама син— 
(Бу минем аулак бер табыну...) 
Озын гомер сирәк бәхет бит ул, Ул—аулакта йолдыз кабыну!..
Шигърият гаҗәп зур тәэсир итү көченә ия. Гади сөйләм теле әйтеп бирә алмаган фикерләрне, тойгыларны шигырь әйтеп бирә ала.

Гәрәй Рәхим шигъриятенең төп критерие—миллилек хисе. Бу хис еллар узган саен артканнан-арта гына бара. 90 нчы еллардагы шигырьләрендәге миллилек, татар сурәте конкрет булган хәлләрдән языла.

Халык язмышы, аның киләчәге турында уйланулар, табигатьнең ярлылануы, авылларның юкка чыга баруы кебек фаҗигаләр шагыйрьләр игътибарыннан читтә калмады. Г.Рәхим дә үз халкы турында байтак шигырьләр язды. Бу шигырьләрдә шагыйрь борынгы ата-бабаларыбызга, аларның гореф-гадәтләренә, туган җиргә мәдхия укый. Туган халкы белән соклану, хозурлану хисе биләп алган шагыйрьне:
Пугачларга әйткән бәетләрнең 
Җыр-моңнары татлы.
 Батыр да син, эшчән, киң күңелле, 
Бөек татар халкы.
«Болгар бабаларга ачык хат» дигән шигыренә кереш итеп шагыйрь: «Бу шигырь 1996 елның 23 гыйнвар төнендә Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендәге кунакханәдә язылды. Мин борынгы болгар бабаларыбыз яшәгән изге җирдә ялгызым төн үткәрдем»,—дип куйган.
Сез—Болгар бабалары, 
Без—Болгар балалары, 
Без бит тарих чылбырында 
Боҗралар гына бары.
Лирик геройның хисләре ата-бабалар намусына, алар исеменә, аларның уй-хыялларына, буыннан-буынга мирас булып күчеп килгән гореф-гадәтләренә, тугрылыкка барып тоташа:
Изге Болгар изгелеге 
Иманыбыз күгендә 
Сез табынган Тәңребезне 
Олылыйбыз бүген дә.
Шагыйрь халык моңына, халык җырына якын, ә җанындагы Иман яктысы аның шигырьләренә күчә. Гәрәй Рәхим керәшен туганнарына сокланып туя алмый. Үз карендәшләренең күңеле саф, тыйнак, рухы таза, «һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй»:
Әй, керәшен, карендәшем минем, 
Халкымның бер асыл бизәге. 
Синең көйне бер тыңлаганнарның Гомерлеккә өзелә үзәге.
Г.Рәхимнең шигырьләрен укыгач, рух уяна, җанын Ил һәм Халык язмышына кушылып тетрәнә. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә ялганга төрелгән гамәлләребезгә бәя бирә. Әйе, шагыйрь без яши торган җирдә яши, без сулый торган һаваны сулый, ләкин аның кыйбласы үзенчәлекле. Ул, алдында торган кысаларны ватып, көрәшкә ташланган.

Шагыйрьнең «Самоед» исемле шигырен алып карыйк. Шигырь азагында Гәрәй Рәхим искәрмә дә бирә: «Самоед—үзен-үзе ашаучы».

Шигырьнең башында «Татарыма каш җыерып әйтелгән сүз»,—дип белдерә ул. Татар халкының үз-үзенә булган битарафлыгы, үз-үзен изгәнлеге тыныч калдыра алмый шагыйрьне:
Татарым син, тарым син,
 Кендек бавым, ярым син. 
«Югым» түгел, «Барым» син, 
Борынгы болгарым син.
Күргәнебезчә, шагыйрь антитезислар куллана: «Югым»—«Барым». Оксиморон булып килгән юллар: «Татарым син, тарым син»..

Шагыйрь якын итеп, үз итеп эндәшә һәм кинәт кенә кире мәгънәле сүз «тарым син» ди..

Г.Рәхим—юмор кешесе. Шаянлык—аның калканы. «Үзеннән дә келә белү—аның саклану чарасы түгелме?! Кайчакларда ул еламас өчен көләдер шикелле...»7.

Татарның империя тоткан дәһшәтле чаклары хәтерендә сүнеп бетмәгән әле, юк-юк та бер канында уйнаклап ала, бу аның әче телендә, кинаяле әйтемнәрендә чагыла..

Шагыйрь тавышының кылларында сарказм, ирония сизелеп китә. Монсыз булдыра алмый ул.
Чын татарның шәм яктысы 
Төшми Татарстанга. 
Аның каравы балкый ул 
Төрле-төрле «...стан»да.
«Шәм яктысы»—бөек Тукаебыздан килгән атаклы метафора. Г.Рәхим татар халкының яхшы кешеләре- «татар илендә» үзләренә урын таба алмавы турында сызланып сөйли..

Шагыйрьне телебезнең юкка чыга баруы да борчуга сала:
...Казан булып Казаныбыз 
Күптән Казань каласы...

...Телен оныта татар, 
Үзен оныта татар...
Бу хәл әдәбиятның язмышына турыдан-туры бәйле. Ә үз телен, үз әдәбиятын белмәгән милләт ул инде бетүгә хөкем ителгән дигән сүз. Шунда шагыйрь аянычлы, әмма чынбарлыкны раслаучы нәтиҗә ясап куя:
Татарның башын ашаучы 
Бердәнбер халык—татар...

Болай үз башыңны ашау 
Заманы үтәр... үтәр... Йа, Хода!.. 
Татарның аты «Самоед» булып китәр...
«Кеше башлы гыйфрит» шигырен шагыйрь соңгы чорда язды. Кешеләрнең, милләттәшләрнең бер-берсенә комсыз булуы лирик геройның күңелен әрнетә. Шагыйрь үз халкының бәхетсезлеге турында йөрәге әрнүдән түзәр әмәле калмагач, туры бәреп әйтә. Хәзер мондый халыкны ул «кеше башлы гыйфрит» ди. Бу сүз артык усал, явыз, рәхимсез кешеләргә карата әйтелә.
...Мин күзеңә карап чынын әйтәм, 
Егерменче гасыр, гафу ит— 
Синдә генә, синдә пәйда булды 
Кеше башлы гыйфрит.
Г.Рәхим шигъриятендә, күрүебезчә, аеруча мөһим урынны халкыбызның фаҗигале, гыйбрәтле язмышы алып тора..

Чыннан да, Мәрҗанине, Тукайны тудырган халык хәзер денсез-имансыз буын үстереп ята. Кем гаепле моңа?
Үз кулыбыз белән рәсемнәрен 
Мәйданнарда йөрдек күтәреп, 
Трибуналарга алып мендек 
(Аһ, ташлыйсы булган түнтәреп!)... 
Безнең үзебезгә бик охшаган— 
Бер үк камырдан без, тәндә бер ит. 
Арабызда йөри—чор тудырган 
Кеше башлы гыйфрит...
Кыйбласын югалткан халык үзенең гореф-гадәтләренә төкереп кенә карый башлый. Әнә без дә шулай. Яшәешне көйләп торучы иң изге төшенчәләр урынын бушлык, әдәпсезлек, денсезлек, әхлаксызлык биләп ала..

Гәрәй Рәхим шигырьләрендә халык башыннан үткән авыр язмыш төрле яссылыкта ачыла. Халык, туган тел, яңа буын язмышына булган салкын битарафлык диварын, шигырьләре белән эретеп, ярсып утка тота шагыйрь..

Гомумән, шагыйрь иҗатында халык язмышы, аның тарихы, бүгенгесе, киләчәге хакында кайгырту-уйланулар әсәрләрнең төп эчтәлеген барлыкка китерә..

«Хәзер көчләрне туплау, күзаллауны төрле бәйләрдән азат итү чоры килде. Үзен ирекле сизгән, тар киртәләр белән чикләнмәгән шигърият кенә кешеләргә яңалык һәм аралашу шатлыгы алып килә ала»8. Шигърият күчештән, дәвамлылыктан башка үсә алмый. Аның ачышлары вакытка баш бирми, төсен җуймый, сәнгатьчә яңгырашын югалтмый, җаны терекөмешләрдәй, бер дәвердән икенчесенә күчә килә. Бүгенге шигърият үткәннең карынында ярала. Шуңар да хәзерге поэзиянең элгәрләрдән кайтышрак булырга хакы юк. Иң олы бизмән булып, татар милли интеллектының югары казанышы— Тукай иҗаты тора..

Поэзияне жанрлык ноктасыннан килеп бәяләүдә дә, Тукайны һәркем үз ягына «тарта». Ул поэма остасы, фәлсәфи лирика тарафдары, һөҗү сәнгатен зур югарылыкка күтәргән сатирик, журналист, балалар шагыйре. Кыскасы, Тукайның олы һәм ифрат бай лирикасыннан һәркем үзенә, рухына якынны сайлап ала. «Метафорага, шартлы алымнарга, зиһен ташкынын чагылдыруга өстенлек биргән Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мингалим, Р.Гаташлар буыны да, ярсып, чәпчеп алганнан сон, Тукай янына килә, мәңгелекнең серләрен шуннан эзли, шуннан таба»9. Тукайның олы мәгънәсендәге миллилеге, халыкның фаҗигасен аңлавы һәм татар кавеменең мөстәкыйльлеге турындагы хыяллары яңарып, яңартып кору, хөррияткә омтылыш чорында Гәрәй Рәхим өчен олы таяныч булды..

Тукай традицияләре шагыйрь иҗатының яңа чорында да үзенә бер көч, яңа дәрт белән үсеп китте. Тормышка һәм кешегә нисбәттән фәлсәфи карашы, шәхеснең рухи дөньясын ачу юлында мөмкинлекләре чикләнмәгән агым поэзиянең олы юлына алып чыкты..

«Сиксәненче-туксанынчы елларда янәдән «классик юнәлеш» яңа көч белән үсеп китте, заман агышын йөрәк хисе белән иңләргә омтылыш үзе бер агым булып үстерелде. Халык теленең матурлыгын, самимилеген, сафлыгын сакларга омтылу белән бәйле бу юнәлеш табигать образларына еш мөрәҗәгать итүдә, ритмик җыйнаклыкта, сурәтлелек сулышының киңәюендә күренә».10.

Лирик геройның уй-хисләр дулкыны гражданлык мотивына кушылып китә. Чыннан да, туган җир һәм Ватанга мөнәсәбәттә шәхес билгеләнә дә..

Туган җир. Ил. Кеше. Туган табигать. Моң. Болар бер яссылыктагы төшенчәләр. Алар барысы бергә замандашыбызның—лирик геройның рухи дөньясының эчтәлеген тәшкил итә дә инде. Шигърият, әлбәттә, туган йорттан, туган җирдән башлана. Шагыйрь дөньяга, кешеләргә гашыйк. Шушы хис аның бар халәтен билгели дә..

Гәрәй Рәхим шигырьләрендә халыкның язмышы, үткәне, бүгенге экологик бәла-казалар, үзгәртеп-җимереп корулар чорындагы хәле, киләчәк язмышы турында тирән борчулар белән берләшеп китә..

Ата-баба нигезенә, аларньвд йөзәр еллар буена ныгып килгән традицияләренә, иң яхшы гореф-гадәтләренә, күркәм эшләренә тугрылыклымы без, шуны дәвам итеп, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыра алабызмы—шагыйрьне шулар уйландыра, борчый..

Туксанынчы елларның башында язылган «Иске, изге...» шигыре әнә шундый аһәң белән яңгырый. Лирик герой кешеләрнең ата-бабаларыбыз калдырган мирасны онытып баруларына җан ачысы белән сыкрый, сызлана:
...Хәзер гармун тавышына 
Шаккатмый инде кем дә. 
Бар каланы дер селкетеп 
Битломаннар үкерә.
Халык электән үк килгән үзенең «изге» музыка коралын, тальян гармунны оныта башлаган. Бу хәл лирик геройны битараф калдыра алмый. Нәрсә булган бу халыкка? Әллә шушы микән инде упкынга тәгәрәү? Кешеләр күңеленең тараюы турында шагыйрь әрнү катыш сөйли. Тик нишләргә?! Япа-ялгызың гына нәрсә эшләп була, әгәр дә халык бердәм түгел икән?
Тик нишлим соң? 
Мөмкин түгел 
Үзгәртергә бу җанны— 
Бер ялгызым сыздырам мин 
Көмеш телле тальянны... 
Иске, изге тальянны...
Моңга, җырга булган саф мәхәббәт шагыйрь иҗатының асылы. Бу мәхәббәт соңгы елларда ныклап көчәеп китә. Лирик герой «үзәк өздергеч» көйгә булган мөнәсәбәте барлык бөек татар халкы исеменнән әйтелә:
Сыйгандыр аңа туган халкымның 
Иң асыл моңы, дәвере, чоры. 
Күңелгә якын таныш җыр бит бу— 
Үзәк өздергеч Вафирә җыры.11
Бу җырда лирик герой үз халкының матур киләчәген, теләкләрнең тормышка ашуын, традицияләрнең яңаруын күрә..

Шагыйрь өчен милләт темасы һәрчак актуаль булып торды. Иң шатлыклысы шул: иҗатының кайсы гына чорын алма, шагыйрьнең татар халкының язмышына, аның тарихына, шатлык-фаҗигаләренә карашы үзгәрмәде дә, гел үзенчә кала бирде. Лирик герой үзен туган халкыннан аерып карый алмый. Ләкин ул—ясалма «милләтчеләрнең» купшы вәгъдә-чакыруларына аек карый..

Лирик герой электән үк «шигырь»гә карата үз мөнәсәбәтен белдереп килде. Әйткәнебезчә, Гәрәй Рәхим шигырьнең «мескен, өтек» булуын өнәп бетермәде, шул ук вакытта бу сферада ул үзенә юаныч һәм тынычлык эзли..

Бер караганда, шигырь сугыш вә үлем, нәсел калдыру, иген игү, тамак ялгау кебек кеше өчен иң ихтыяҗ нәрсә түгел кебек. Адәм баласы аңардан башка да яши ала төсле. Әмма бу—ялгыш караш. Чөнки теләсә нинди халыкның телен, моңын, холкын, фигылен шигъри сүз саклый, үстерә, күтәрә.
Тыныч бәхет сузып, зур дәрәҗә 
Көтә мине кайчак. 
Бер шигырен, өчен барсын ташлап, 
Тагын сиңа качам.
Еллар узу белән дә шигърияткә карата мәдхиясе сүрелми шагыйрьнең. Ә киресенчә, тугрылыгы, ышанычы арта гына. «Китап» шигырендә ул:
Үз төсен таба, калыбын таба 
Ныгый, шомара, әйтерсең чуер, 
Чуерташ кебек бик тә табигый 
Кәгазь-каләмсез язылган шигырь,
—дип белдерә..

Г.Рәхим үз күңелен «шигырь»гә, «китап»ка тиңли. Күпләр бу дөньяда «шигырь»гә каршы чыга. Әмма «кәгазь-каләмсез язылган шигырь»гә берсе дә кул тидерә алмый. Чөнки бу шигырь геройның күңелендә:
Кемдер шигырьгә кул селтәмәкче,
Янәсе: «Кемгә кирәк ул шыер?!» 
Ялангач йодрык булып ор аңа, 
Кәгазь-каләмсез язылган шигырь. 
Утырмыйм да мин өстәл артына, 
Әйдә, көнләшеп кашыңны җыер. 
Мин үзем китап—  күңелем тулы 
Кәгазь-каләмсез язылган шигырь.
Шагыйрь үзенең яшәү максатын, олы омтылышларын шигырьнең «үлмәс җаны» белән бәйли..

«Җилтотар» шигырендә лирик герой дөньяны, тормышны матурларга омтылу теләге белән янып яши. Бик үзенчәлекле образ булып Җил тора. Әйе, күп әдипләр Җил образын төрле ситуацияләрдә кулландылар. Г.Рәхим шигъриятендә ул өр-яңа мәгънә, яңгыраш ала:
Бу җилне кул белән тотып була— 
Шундый назлы хәтта көзләрен. 
Бу җил белән мин битемне юам— 
Яшәреп үк китә йөзләрем.
Җил—әдипнең иҗат җимеше, аның әсәрләре.
Мин бу җилне җыям зур тубалга, 
Учлап-учлап сибәм дөньяга. 
Дөнья йөзе чистарынып кала— 
Мине сөеп яңа көн бага.
Гадел шигърият илһамны туган халкына мәхәббәттән ала. Бу хисне гадиләштерергә ярамый. Туып-үскән илеңне, милләтеңне ярату—аның өчен һәр көн сулаган һава, һәр көн татыган су кебек. Лирик герой кайбер замандашларының томанлыкка кереп адашкан аңын яктылыкка алып чыгарга тели. Шуңа да ул әйтә:
Җил куучы бер җилкуар түгел, 
Бер җилтотар булдым мин бүген. 
Җилдәй җитез зиһен, хыял белән
Җилгәрергә исәп ип күген.
Кешелекне дөреслек юлына бастыру теләге белән шагыйрь иҗат юлының башыннан ук тир тамызып, тырышып эшләде һәм эшли. Бу—аның төп иҗат максаты да бугай..

Лирик геройны биләп алган хисләрнең берсе—кешелек, дуслары, сөйгәне, бар Галәм алдындагы җаваплылык хисе. Бу тойгы шагыйрьне әйдәп баручы хисләрнең берсе. Бу үтә җаваплылык тойгысы бүген дә лирик героинын күңелен биләп тора..

Шагыйрьнең лирик герое мактанырга яратмый. Үзенең кайчакта артык тупас, каймакта усал һәм комсыз булуы өчен гафу үтенә. Монын сәбәбе дә бар:
Бүреләрне җиңәм бит мин, бары 
Бүре законнарын өйрәнеп.
Хәзер лирик герой үзенең кырыслыгы өчен гафу үтенә. Әлеге вакытта элеккегедәй үк каты булып булмый.
Элек мин дә, әйтсәм, каты әйттем. 
Хәзер каты әйтмим—базалмыйм, 
Элек алар сымак каты яздым, 
Хәзер каты язмыйм... язалмыйм...
Ә нәрсә булган соң геройның күңеленә? Менә нәрсә дип җавап бирә ул:
Хәзер күцел нечкә, кылдан нечкә... 
Микроскопик нечкә—юк чама.
Күңел күпне кичергән, йөрәк тә хәзер элеккеге кебек түгел, аның түзәр әмәле калмаган..

Шагыйрь сурәтләвендә тормышның катлаулылыгы, киеренкелеге, хәвефлеге, заманны драматик итеп тою чорның үзеннән килә, әлбәттә. Мондый шигырьләр мәгънә үсеше ңинди дә булса нәтиҗәгә килеп төгәлләнә. Шигърият ясалмалылыкны, коры риториканы үз итми. Ул кешенең җанын нәкъ булган хәлендә күрсәтә. Шагыйрьнең лирикасын укып, без аны шәхес буларак та күзаллыйбыз.

Тормышыбызның рухи һавасы бик нык кызган, киеренке чагы. Дөньяның бу халәте, әлбәттә, лирик геройның да һәм һәр аңлы кешенең дә күңеленә эз сала, тойгыларына киеренкелек, хәвеф көтү төсмере өсти. Шуңа да Г.Рәхим шигъриятендә фәлсәфи лирика көчәя. «Җор фикернең фәлсәфәгә тоташуы гаҗәп түгел. Лирикага гадәттә фәлсәфә хас. Фәлсәфә һәм сәнгать. Аларны бер-берсеннән аеру читен. Аера калсак, фәлсәфә үз хәлендә исән генә торса торыр, ләкин сәнгать юкка чыгар иде»12,—ди күренекле әдибебез Әхсән Баянов.

Билгеле булганча, халыкның тарихи юлы өзлексез, тарих белән бүгенге көн һәм киләчәк тыгыз бәйләнгәннәр. Шушы идея Г.Рәхим иҗатының фәлсәфи нигезен тәшкил итә дә. Ләкин рационализмга гына таянган әсәр хисле-кичерешле лирика табигатен алыштыра алмый. «Мин тойгыларга күбрәк ышанам»13,—ди Ә.Баянов. Танылган, талантлы шагыйрь белми әйтмидер. Димәк, шигырьдә образ үсеше белән фикер хәрәкәте тәңгәл килгәндә генә поэтик бөтенлеккә, камиллеккә ирешеп була. Чын шагыйрьнең иҗаты туган җиргә булган мәхәббәт хисеннән башланырга тиештер дә. Ә бу хис шагыйрьне шагыйрь иткән критерий булып тора.

Г.Рәхимнең лирик герое ялганлыкны, икейөзлелекне беркайчан да үзенә кабул итмәде, җене сөймәде (чөнки Гәрәй Рәхим үзе туры сүзле кеше). Дөреслекне эзләү юлында төрле киртәләр үтә ул. Ә кайда соң чынлык?
Киндереңдә Ил һәм Тарих, 
Көмеш чулпы чыңнары. 
Монда көйнең ялганы юк, 
Монда көйнең чыннары,
—ди ул Татарстанның халык рәссамы Илдар Зариповка багышланган «Татар мадонналары» шигырендә. Әнә кайда икән ул! Бары Ил, Тарих, Кешелек хәрәкәте генә ялган түгел икән.

«Үткәнге—бүгенге—киләчәк» чылбыры шагыйрь иҗатының үзәк мотивларыннан берсе булып торды. Шагыйрьнең соңгы еллардагы шигъриятендә бу мотив тагы да ныклы тамырларын җәеп җибәрде. Халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында лирик герой~һәрдаим уйлана, борчыла.

Г.Рәхим шигырьләренең фәлсәфи тирәнлеге торган саен киңәя. Шундый үзенчәлекне абайлый башлыйсын: аның лирик герое, әйтерсең лә, Вакыт дигән сфераны тулаем иңләп йөри ала. Менә шагыйрьнең шул ук «Татар мадонналары» шигыреннән:
Киндереңдә татарымның 
Кайгы, шатлык, моңнары.
Лирик геройның күңеле бүгенге Вакытта гына туктап калмаган, ул үткәннәргә дә кереп китә. Халыкның үткәне белән геройның бүгенгесе тыгыз бәйләнгән. Геройның киң күңеле бөтен татар халкының Тарихта калган, «кайгы, шатлык»лары белән үрелеп китә.

Г.Рәхим кешенең әхлакый эзләнүләрен, эчке халәтен, «җан диалектикасын» лиризм аша ачарга, шигъриятебезнең эстетик офыгын киңәйтергә омтылуы, кешене олылау рухы белән чордашларына бик якын тора. Ләкин аны башкалардан аерып торучы сыйфат—ул аның лирик героедыр, мөгаен. Чөнки Г.Рәхимнең лирик герое көчле, нык ихтыярлы шәхес. Ул тормышның якты киләчәге өчен көрәшә. Аналитик фикер, эзләнүчән хис шагыйрьгә көн итешнең төрле күренешләренә үтеп керергә юл ача: сурәтләнгән вакыйгаларга, эчке дөнья чагылышларына үзенең мөнәсәбәтен ачык һәм төгәл итеп рәсемләп бирү мөмкинлекләрен арттыра.

Билгеле, чын шагыйрь бөтен кешелекне дулкынландырган проблемалар белән янып яши, уйлана. Ләкин ул, барыннан да элек, үз халкының улы. Шулай итеп, шагыйрь йөрәге ике көч—хис һәм акыл көрәше мәйданына әйләнә. Шуна да Г.Рәхим иҗат иткән шигъри рәсемдә бер яктан, объектив чынбарлык чагылса, икенчедән, авторның рухи халәте, аның кичерешләре, эмоциясе ачык гәүдәләнә.

Яңа чорга, иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм фәлсәфи, эстетик фикерләүдәге үзгәрешләр чорына зур өметләр баглаган шагыйрь күңелендәге каршылыклы уй-кичерешләр тагын да тирәнәя, калкурак төс ала. Бу исә аның шигъриятендә дә алда күреп үткән үзгәрешләр өчен нигез була.

Соңгы елларда әдипнең шигърияте яңа поэтик образларга, нәкыш-сурәтләргә баеды. Лирикасында яңа мотивлар барлыкка килде. Иҗат итү процессында шагыйрьнең төп лирик герое Кеше булып калды. Дөрес, ул да шактый зур үзгәрешләр кичерде, фәлсәфәсе, тормышка мөнәсәбәте үзгәрде. Чынлап та, лирик герой эволюция чорын үтә. Аңарда яңа хис-тойгылар туа, булганнары тагын да тирәнәя төшә: җаваплылык, тугрылык, миллилек, мәхәббәт, үткәннәрне сагыну, сабырлык хисләре...

Шагыйрьнең индивидуаль стиле, аңа гына хас кабатланмас үз сыйфатлары соңгы дәвердә зур мөмкинлекләрен алды. Шагыйрь бер урында таптанып торучылардан түгел. Г.Рәхим бүген дә эзләнүләр белән мәшгуль. Ул һаман тормышта үз урынын, шигъриятендә яңа идеаллар эзли. Аның тынгысыз шигъри җаны Ил мәшәкатьләренә, Халык моңына кушылып китә.

Нәкъ менә шуңа күрә дә Гәрәй Рәхим шигърияте бүгенге көндә дә шактый көр яңгырый. Шагыйрь беркайчан да өметсезлеккә бирелмәде һәм бирелми. Ул киләчәккә ышаныч белән карый—шушы юлда ул тир түгеп-тынгысыз иҗат итә.

Шагыйрь Гәрәй Рәхим чын сәнгатьчел әсәрләре белән киләчәктә дә замандашын куандырыр дияргә нигез бар.

---------------------------------
1 Зөлкарнәев Ф. Кеше, асылың кем? - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
2 Шунда ук.
3 Зөлкарнәев Ф. Чакма чакмый ут чыкмый. /Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар/. Казан: Татарстан китап нәшрияты. 1991.
4 Юзиев Н. Хәзерге татар совет поэзиясенең үсеш тенденцияләре. //Казан утлары. - 1997. - 1 сан.
5 Галиев М. Чын исеме - Гөргөри... //Казан утлары. - 2001. - 7 сан.
6 Дәүләтшин К. Әдәби төбәк стиле мәсьәләләре. //Башкортстан укытусыһы. - 2001. - 3 сан.
7 Галиев М. Чын исеме - Гөргөри... //Казан утлары. - 2001. - 7 сан.
8 Хисаметдинова Ф. Шигърияттә халык язмышы. //Мәгариф. - 1995. - Зсан.
9 Галиуллин Т. Тукай һәм XX гасыр татар шигърияте. //Тулпар. - 1999. 2 сан. 10 Татар әдәбияты тарихы. /60-90 еллар әдәбияты. Алты томда. Т.6. - Казан: Раннур нәшрияты, 2001.
11 Г.Рәхимнең атаклы татар җырчысы Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган шигыреннән.
12 Баянов Ә. Заман сурәтләре. /Лирик язмалар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
13 Шунда ук.

Миләүшә Шәяхмәтова
"Казан утлары" № 7, 2011.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013