Бүген Әдипләр: Дания Заһидуллина. Mилләт өчен яшәү үрнәгe
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә язмалар

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН... (Мирһади Разов)
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА. Якташым турында берничә сүз (Рифә Рахман)
Гөлүсә ГӘРӘЕВА. Каләм гомер озайта (Рифә Рахман)
Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа (Рифә Рахман)
Нурзилә НОТФУЛЛИНА. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Рифә Рахман)
Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ (Исмәгыйль Рәмиев турында)
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 172—14 б.
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Илшат Вәлиулла. ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ (С.Рәмиев турында)
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН. ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ (С.Рәмиев турында)
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына (Сөббух Рәфыйков)
Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ (Гәрәй Рәхим турында)
Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ (Гәрәй Рәхим турында)
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Р.Бәшәр. Шөгерләргә барам әле... (Җәмит Рәхимов турында)
Лилия Хөснетдинова. "Батырша"да тарихи чынбарлык (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Кыям МИҢЛЕБАЕВ. Батыршалар токымыннан ул (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ (Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ (Әхмәт Рәшит турында)
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды" A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Дания Заһидуллина

Mилләт өчен яшәү үрнәгe

Гали Рәхим
ГАЛИ РӘХИМНЕҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ

Гали Рәхим — милләткә хезмәт итәр өчен дөньяга килдем дип санаган һәм үзенең акылын, белемен, сәләтен, вакытын тулысы белән шушы максатка ирешү өчен файдаланган, укымышлы, зыялы, нечкә күңелле һәм югары эстетик зәвыкка ия шәхес була. Әлеге максаты төпле, салмак, еракка карап эш-гамәлләр башкаручы Галине татар яңарышының үзәгенә алып килә, бу хәрәкәттәге аз сүзле, туктаусыз эзләнә һәм эшли торган затлы, олпат шәхесләрнең берсенә әверелдерә. Онытылуга хөкем ителгән бу шәхесне тууына 120 ел тулганда без яңадан «ачабыз».

Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов 1892 елның 4 ноябрендә Казанда туа. Әтисе чыгышы белән Лаеш өязе Олы Мәтәскә авылы крестьяннарыннан. Казанга килеп, сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаган егет бик тиз аякка басып китә. Шәһәрдә билгеле сәүдәгәр Исхак Айтугановның Бибигайшә исемле кызына өйләнеп, ул үзенең матди хәлен тагын да ныгыта, элемтәләрен киңәйтә.

Мөхәммәтшакир улын да үз эзеннән җибәрергә тели, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган җиреннән 1905 елны Казандагы Сәүдә (Коммерческое) училищесына керергә күндерә. Бер үк вакытта Мөхәммәтгали үзлегеннән һәм өйгә килеп укытучы хәлфәдән гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә, әдәбият һәм фән белән кызыксына башлый. 1909 елны 17 яшьлек егет, рус телендәге «Вокруг света» дигән китапка нигезләнеп, мәдрәсәләр өчен «Җир йөзе» дип аталган география дәреслеге бастырып чыгара. Бөек драматург Г. Камал тарафыннан киләчәктә әдәбиятка зур хезмәт күрсәтәчәк кеше дигән бәя ала.

1913 елны училищены тәмамлагач, әтисе аны Мәскәүдәге Сәүдә институтының икътисад бүлегенә җибәрә. Ләкин бу елларда Гали Рәхим татар яшьләре арасында милли хисенең куәте, әдәби таланты белән таныла. Үзенең язмышын алып-сату белән бәйләргә теләмәсә дә, әтисе фикерен кире кагарга базмый. 1917 елны, әтисе үлгәннән соң, институтны ташлап Казанга кайта, укыту һәм фән юлыннан китә.

Гали Рәхим берьюлы күп өлкәләрдә эзләнүләр алып бара, бөтен җиргә өлгерә, әйтерсең, үзенең көч-куәтен, гыйлемен, җегәрен файдаланып калырга ашыга. 1920-1930 елларда аның илледән артык фәнни хезмәте басылып чыга. Ул — Казан университеты каршындагы Тарих, этнография, археология җәмгыятендә, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә, ТАССР Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәктә әгъза. 1934 елдан Казан университетының фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә гыйльми консультант булып урнаша һәм биредәге кыйммәтле тарихи ядкәрләрне тәртипкә салу эшенә керешә.

Кызганыч ки, 1917 елда илгә килгән үзгәрешләрне кабул иткән, җиң сызганып яңа дәүләт төзү эшенә катнашкан, татар милләтен үстерү-үзгәртү өчен инкыйлабны файдалы дип ышанган мондый шәхесләр язмышы аяныч төгәлләнә. Илдә яңа тәртипләр урнашып бара, татар язучылары да традицияләрне тәнкыйть итеп, яңа әдәбият тудыру хакында хыялланалар. Бу матур хыял еш кына дөреслеккә туры килмәгән, түбән, вак, пычрак тәнкыйть артында күмелеп кала. Г.Рәхимнең 1921 елны «Әдәби ярдәм мәҗмугасе»ндә, 1922 елны аерым китап булып басылып чыккан «Идел» повесте да көчле тәнкыйтькә очрый. Г.Нигъмәти, Г.Толымбайский, С.Җәлал, Г.Сәгъди, Г.Ибраһимов кебек шул чор әдәби хәрәкәтендәге олы фигуралар әсәрне «иске милли язучының белә торып кирле-морлы язуы» дип атыйлар, рухы белән язучы пролетариат идеологиясенә ят дип белдерәләр. Авторга «сәүдәгәр семьясындагы мещан сентиментальлеген идеаллаштыручы» дигән исем тагыла, ул ышанычсызлар исемлегенә эләгә. Кулга алынып, Ак диңгез-Балтыйк каналында эшли, 1934 елның 22 августында азат ителә.

1937 елның язында, Г.Шәрәф, С.Җәлал белән бер төркемдә Г.Рәхим кабат кулга алына. Алар «Идел-Урал штатлары» дигән мөстәкыйль буржуаз-демократик төрки-татар дәүләте төзү өчен яшерен көрәш алып барган өчен гаепләнәләр. 1940 елның 27 февралендә суд Г.Рәхимне 8 ел концлагерьга жибәрергә хөкем итә. Аннан каты авыру хәлендә кайтып, 1943 елның 3 мартында гүр иясе була. 1958 елның 2 февралендә аклана.

Гали Рәхим әдәби барышта 1913 елдан, күпсанлы хикәяләре белән таныла. Әдәби ысул һәм алымнар сайлау ягыннан да, сюжет бирелешен карасак та, бер-берсенә охшамаган, үзенчәлекле әсәрләр: «Эч пошканда», «Яз әкиятләре», «Хан мәчетендә», «Серле-серле әкият» кебек хикәяләр яңа нәшер ителә башлаган, ләкин татар дөньясында шау-шулар уяткан «Аң» журналында басылып чыга. Әлеге әсәрләр татар прозасының әдәби-эстетик мөмкинлекләре хакындагы күзаллауны киңәйтеп җибәрә, Г.Рәхим исә Ф.Әмирханнар, Г.Гобәйдуллиннар белән иңгә-иң торып иҗат итә башлый.

Шушы ук 1913 елны Г.Рәхим тәнкыйтьтә дә үз сүзен әйтерлек әзерлекле булуын дәлилли. «Аң» да дөнья күргән «Тукаев — халык шагыйре» язмасы аналитик фикерли торган, әдәбият теориясе һәм поэтикада иркен «йөзүче», Европа, рус, шәрык әдәбиятлары тарихын яхшы белүче автор пәйда булу хакында сөйли. Аерым әдип иҗаты хакында сүз алып барганда да Г. Рәхим гомумән татар әдәбиятын күздә тотып һәм аны рус-европа әдәбияты фонында карап сөйли. «Безнең яңа әдәбиятыбыз да туганнан ук гомуми булып туды, безнең яшь әдәбиятыбыз да бер-бер аерым сыйныфка гына түгел, ул чын мәгънәсе белән демократический, авыл арасына да, руханилар вә шәкертләр арасына да, сәүдәгәрләр вә хезмәтчеләр арасына да аның юлы ачык…» дигән бәя биреп, утызынчы елларда яңгыраячак гаепләүләргә алдан ук киртә куя.

1914 елны Г.Рәхим «Аң»да «Халык әдәбиятыбызга бер караш» дигән мәкаләләр циклы белән чыга. Татар әдәбиятының тарихи тамырлары белән кызыксынып, аның кайбер сыйфатларын нәзари яктан аңлатып язылган мәкалә әдәбият белеме фәнендәге Г.Ибраһимовлар, Җ.Вәлидиләр позициясенә килеп кушыла, мәкалә авторын исә татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыйнаучы, тикшерүче итеп таныта.

Талантлы кеше бар яктан да оста була, диләр. Гали Рәхим чит текстны милли телдә бирә алучы тәрҗемәче сыйфатында ат ала. Көнчыгыш шагыйрьләреннән Г.Хәйям, Хафиз, Ширази, Җ.Руми, Р.Тагор әсәрләрен, У.Шекспирның «Гамлет»ын, рус һәм Европа язучыларының шигъри һәм проза әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзе дә нәфис шигырьләр яза, драматургия өлкәсендә дә көчен сынап карый. Аның «Дача кайгысы» (1914) комедиясе, «Җанвар» (1919) драмасы үз вакытында танылган әсәрләрдән була, «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела. Татар театр сәнгате хакындагы мәкаләләре сәнгать мәсьәләләрендә үзен иркен хис итүе хакында сөйли.

1917 елдан соң Г.Рәхимнең татар әдәбиятындагы зур әсәрләр хакында мәкаләләре языла. Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы, К.Насыйри, Г.Гобәйдуллин, Һ.Такташ иҗаты турындагы язмалар әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Һәр әдипнең татар әдәбияты барышында үз сукмагын, үз сурәтләү алымнарын барлап язылган мәкаләләр бер үк вакытта татар әдәбияты тарихына бәя булып яңгырый. Г.Рәхим татар әдәбиятындагы аерым әсәрләр, яңа күренешләр хакында башлап сүз әйтүче була. Мәсәлән, Г.Гобәйдуллин иҗатын Чехов иҗаты белән янәшә куеп, Г.Рәхим аңа олы бәя бирә, язучының иҗат эволюциясен күзәткәндә, символизмнан башлап, юмор, соңрак сатира чаралары ярдәмендә үз язу рәвешен тудыруын исбат итә.

1920 еллар — Г.Рәхимнең фәнни каләме чарланып җиткән, галим буларак аңа шөһрәт килгән вакыт. Бигрәк тә 1925-1932 елларда күпсанлы мәкаләләр, чыгышлар, докладлар авторы буларак исеме һәрдаим матбугатта яңгырап тора. Тел, әдәбият һәм тарих институты архивындагы Г.Рәхим фонды (18 ф., 1 тасв.) материалларына караганда, галим берничә юнәлештә актив эзләнү алып бара: халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм анализлау методикасы; сәнгать, поэтика һәм халык авыз иҗаты бәйләнешләре; сәнгатьнең килеп чыгуы хакындагы концепцияләр; әдәби иҗат теориясе һәм психология; тарих һәм этнография. Татарстанны өйрәнү җәмгыяте кысаларында милли тарихка караган чыганаклар һәм мәгълүматларны бастырып чыгаруы, «Халык зарларыннан» (1929), «Иске бәетчеләрдән берсе» (1929), «Крестьян шагыйре (Вәли Җиһаншин)» (1929) һәм башка әдәбият тарихына караган мәкаләләре, Гыйльми Үзәк кушуы буенча төзегән «Фольклор һәм халык әдәбиятын җыю өчен кулланма»(1926), «Авылны өйрәнү өчен җентекле кулланма-программа» (1930) кебек хезмәтләре дә шушы кызыксыну-эзләнүләр нәтиҗәсе.

Г.Рәхим калдырган мирас арасында иң кыйммәтлесе, иң саллысы — һичшиксез, Г.Гобәйдуллин белән берлектә нәшер ителгән «Татар әдәбияты тарихы». Төрки халыклар тарихын, фольклорын, күпсанлы чыганакларны өйрәнеп, борынгы кулъязмаларны барлап язылган хезмәт милли сәнгать тарихын Орхон-Енисей ташъязмаларыннан алып тикшерүне күз алдында тотып уйланыла. 1922-1923 елларда «Татар әдәбияты тарихы»ның икенче һәм өченче кисәкләре басылып чыга. 1924 елны беренче кисәге, 1925 елны «Феодализм дәвере» исеме белән кыскартылган икенче басма дөнья күрә.

«Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә. Мәдхәл» исеме белән аталган беренче кисәктә рун, уйгыр һәм гарәп язулы гомумтөрки истәлекләр, суфыйчылык һәм аның шәрык әдәбиятына тәэсире, уйгыр, чыгтай, сәлҗүк һәм госманлы әдәбиятлары турында мәгълүматлар бирелә. «Татар теле һәм әдәбиятының тарихи язмышы», «Идел буенда иң борынгы тел ядкярләре», «Идел буенда чыгтай әсәрләре», «Идел буенда госманлы әсәрләре» дигән өлешләрне берләштергән икенче кисәктә татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсүе, борынгы тел ядкярләре буларак «Коман мәҗмугасе», каберташ язулары, ярлыклар игътибар үзәгенә куела. Рабгузиның «Кыйссасел әнбия»се, Сөләйман Бакырганиның әсәрләре, «Сөбател гаҗизин», «Кисекбаш китабы», «Сәйфелмөлек» кебек әдәби әсәрләр аерым-аерым тикшерелә. Өченче кисәк ХVII, ХVIII, ХIХ йөзнең беренче яртысында иҗат иткән әдипләр, аларның әсәрләренә, халык авыз иҗатына, сәяхәтнамәләргә, васыятьнамәләргә күзәтү ясый, әдәбиятыбызның зур этапларын бәяләп уза.

Хезмәт татар дөньясында зур шау-шу тудыра. Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди һәм башка галимнәр авторларны марксизм-ленинизм ысулын кулланмауда гаеплиләр. Татар әдәбияты тарихын Идел буе белән бәйләргә чакыралар. Дөрес, башка фикерләр дә яңгырый. Мәсәлән, Җ.Вәлиди хезмәтне татарларга гына түгел, бөтен төрки халыклар әдәбияты тарихын өйрәнү өчен үрнәк дип атый. Чыннан да, китап, басылып чыгуга, күп кенә төрки халыкларның югары уку йортларында дәреслек итеп кулланыла башлый. Татар тарихы, теле һәм әдәбияты тарихының бүгенге үсеш баскычында без нәкъ менә Г.Рәхим һәм Г.Газизләр концепциясенең дөрес икәнлеген таныйбыз, әлеге тарихларны алар билгеләгән вакыт кысаларында, Орхон-Енисей ташъязмаларыннан башлап өйрәнәбез дә.

Гали Рәхимнең әдәби эшчәнлеге башланган 1913 ел ХХ йөз башындагы иң кызыклы, иң үзенчәлекле бер этап, «күчеш» баскычы була. Мәгълүм булганча, 1907 еллардан башлап татар журналистикасы һәм публицистика, әдәбият гаҗәеп кызу темплар белән үсеп китә. Әдәбиятка йөзләрчә яшь каләм ияләре килә. Яңа жанрлар мәйданга чыга, әдәби әсәрләр, язылуга ук, ташкын булып басылучы күпсанлы газета-журналларда дөнья күрә, китапчыклар рәвешендә укучыга ирештерелә. Әлбәттә, озак та үтми, татар зыялылары бу әдәби продукциянең сыйфаты хакында уйлана башлыйлар. 1911-1913 еллар арасында татар әдәбиятын «мәдрәсә исе аңкуда» гаепләгән бик күп мәкаләләр языла. Бәхәсләшүчеләр бер мәсьәләдә уртак фикердә торалар: милли әдәбият милли характерларны милли ситуацияләрдә күрсәтергә бурычлы. Гали Рәхимнең беренче хикәяләре дә, әйтерсең, шушы программага туры китереп языла. Яшь автор, чыннан да, әдәбиятыбыз өчен өр-яңа характерлар иҗат итә.

Гали Рәхимнең беренче зур әсәре «Галия» (Аң. 1914. № 1. 2-4 бб., № 2. 26-30 бб., № 3 65-67 бб.) — җавапсыз мәхәббәт тарихы. Вакыйгалар җәй көне дачада бара. Ялгызы гына ялга килгән Хөсәенгә бай кызы Галия гашыйк була һәм аны эзәрлекли башлый. Егет, ялын өзеп, кайтып китүдән башка чара тапмый. Беренче карашка, яшьләр икесе дә — яңа тормышның беренче карлыгачлары. Хөсәен — русча укый торган, руслар белән аралашып яшәүче, милләтпәрвәр егет. Галия исә — иске тәртипләр белән килешмәгән, аларга каршы чыгарга җөрьәт иткән кыз. Ләкин алар арасында туган каршылык та, һәр ике геройның үз эчендәге каршылык та яңа белән искегә, шуларга мөнәсәбәткә барып тоташа. Төп каршылык та шуннан бөреләнә. Хөсәенгә Галиянең «төссез» тышкы кыяфәте дә ошамый, ләкин барыннан да элек аның үз-үзен артык иркен тотышы егеттә тискәре тәэсир калдыра. Бер яктан, Хөсәен һәрвакыт татар дөньясын һәм рус мохитен чагыштырып бәяли, татарларның артталыгына ачына. Ләкин традицион татар тормышы кысаларын җимерергә, язмышын үзе теләгәнчә корырга азапланучы Галиянең омтылышлары анда теләктәшлек уятмый. Ул хөрлеккә ашкынучы милләт кызларына терәк һәм таяныч булыр дәрәҗәдә түгел, бу яктан күнегелгән менталитет тарафдары булып кала.

Автор Галияне дә каршылыклы характер итеп ачуга ирешкән. Үз авызыннан бөтен тормышын сөйләтеп, язучы кызның гадәти гаиләдә үскән булуын ассызыклый. Галия романнардагыча мәхәббәт көтә, шул мәхәббәте хакына көрәшергә, теләсә нинди киртәләрне үтеп чыгарга риза. Ул киләчәк тормышын әти-әниләренекеннән үзгә, башка төрле итеп корырга тели. Ләкин моның өчен рухи баерга, камилләшергә кирәклекне аңламый. Вульгар һәм тәрбиясез дә, самими һәм беркатлы да Галия укучы күңелендә каршылыклы хисләр уята. Хикәянең «Кем ул Галия? Нинди кыз ул? Кысынкы татар тормышы тудырган бер реакция җимешеме? Яисә иң гади, ләкин канәгатьләндерелмәгән хиснең колы булган бер кызмы..?» дигән сораулар белән төгәлләнүе әлеге каршылыкны көчәйтә генә. Бу сорау инде Хөсәеннеке генә түгел, бәлки әсәр авторы җавап эзләгән мәсьәлә төсен ала.

Шул рәвешле, әлеге күләмле әсәрдә язучы татар дөньясында күренә башлаган, ләкин әдәбиятта әлегә яктыртылмаган, милли менталитетка ия ике характер тудыра. Аның беренчесе — иреккә омтылучы, ләкин азатлыкны тышкы билгеләр рәвешендә генә күзаллаучы, эчке рухи хөрлек төшенчәсен аңлап бетермәгән татар хатын-кызы, шәһәрдәге бай баласы. Икенчесе — рус мохите белән аралашып яшәүче, ләкин үз милләттәшләренә иреккә омтылу юлында арка терәге була алмаган студент татар егете.

Беренче хикәяләрендә үк Гали Рәхим — кабатлаулар остасы. Бу алымны ул әдәби әсәрнең төрле катламнарында файдалана. Хөсәенгә карата язучы психологик анализ алымын бик уңышлы куллана. Бигрәк тә аерым бер детальләрне алга чыгару күзәтелә. Нәтиҗәдә геройны икеләнү-борчылу дулкынында тотып, автор аның да үз юлын тапмаган, үз мәсләген билгеләмәгән булуын искәртә. Мәсәлән, соңгы күренештә поездга утырган Хөсәен кесәсендә Галия бүләген — ефәк яулыкка төрелгән ислемай таба. Хөсәен: «Тфү! Бу гына җитмәгән иде тагы!» дип уйлый. Ләкин аларны ташламый: «хәзердә дә миндә сакланалар». Галиянең табышмак булып калуы хакындагы сүзләр белән янәшә килеп, бу детальләр укучыны Хөсәенне гаепләү юлына басудан саклый.

1918 елгы «Аң»да Г. Рәхим «Көзге хикәя» (Аң. 1918. № 1. 6-9 бб.) исеме астында әсәрнең дәвамын бастырып, әсәр ахырында куелган сорауга җавап бирә, гомер көзенә җиткән Галия белән Хөсәенне очраштыра. Бу өлешнең тәҗрибә туплаган, оста каләм иясе тарафыннан язылуы ачык: ул бөтенләй үзгә дулкында кабул ителә. Әсәр исеменә салынган күпмәгънәлелек — көз көне булган вакыйганы тасвирлаучы да, геройлар гомеренең көзенә бәя бирүче дә. Бер яктан, әсәр табигать күренешен пар атта баручы герой — доктор Хөсәен Әкрамов күз алдыннан узган күренешләр кебек тәкъдим итә. Шунда ук табигать һәм кеше халәтен ялгау күзәтелә, татар әдәбиятында күнегелгән күл, җил символлары тәкъдим ителеп, яңа бер образ — «буш кыр» килеп керә. Буш кырлар турында сөйләгәннән, аларны ямь-яшел уҗым басулары белән янәшә куйганнан соң, шундый ук бушлык герой күңелендә дә күрсәтелә.

Матур, лирик-моңсу әсәр шушы доктор Хөсәен тормышындагы бер кичне сурәтли. Автор кат-кат «ватансыз» булуына игътибар иткән картаеп килүче доктор төрле җирләрдә эшләп, күченеп йөри. Көзге кичне ул Башкортстанның бер өяз мәхәлләсе идарәсе тарафыннан чакырылган яңа эш урынына бара, идарә рәисе Рөстәм бәк утарына туктала. Кич буе хуҗалар аны кунак итәләр, аларның җиткән кызлары һәм ике уллары бар, гаилә җылылыгы күзгә ташлана. Хөсәен хуҗабикә Галиянең студент чагында, Казанда укыганда үзен яратып йөргән, ахырда егетне дачадан качып китәргә мәҗбүр иткән кыз икәнлеген аңлый.

Хикәядә төп вакыйга булып торучы шушы очрашу Хөсәеннең тормышына һәм халәтенә укучының мөнәсәбәтен үзгәртә. Әсәр башында ниндидер хозурлык белән бирелгән көзге манзара әсәр ахырында яңадан хикәяләүгә килеп керә. Ул элеккечә матур, хәтта кояш чыгуы аны тагын да гүзәлләткән, ләкин бу матурлык моңсу, сагышлы кабул ителә. Үз-үзен тормыштан канәгать икәнлегенә ышандырырга теләгән Хөсәеннең барыбер яшь чагындагы рух күтәренкелекләрен сагынуы, Галиянең гаилә бәхетенә кызыгып-сокланып каравы аермачык. Рөстәм бәкнең җирсез калган мирзалардан булуын сөйләп, әйтерсең автор бу ике ир язмышын янәшә куеп чагыштырырга мөмкинлек бирә. Хөсәеннең яшь чагында ил язмышы өчен көрәшеп яшәвен, соңыннан «ватансыз» калуын искә төшерү дә әсәр идеясенә алып килә: тормышның көзенә кереп барганда, «ватан» һәм гаилә җылысы бигрәк тә кирәк, болар исә яшьлектә табыла. Рөстәм Галиянең холык-фигылен аңлый, аңа дөрес юл күрсәтә алган: шуның белән бәхеткә ирешкән. Галия дә үзе хыялланган, әти-әнисе гаиләсендәгегә охшамаган мохиттә яши. Рөстәм һәм Галия тормышындагы тәртипләр Хөсәен күнеккән рус гаиләләренекеннән аерылмый. Шушы ситуациядә Хөсәен характеры яңа ягы белән яктырып китә: татарларның артталыгын аңлап, шуннан оялып, аларны үзгәртү турында уйлап, руслар белән аралашып яшәгән бу ир-егеткә язмыш бер кешегә ярдәм итү, аны коткару мөмкинлеге бирә. Ләкин аның ярдәм кулы сузарга көче, кыюлыгы җитми. Галиянең иреккә омтылышы белән чагыштырганда, Хөсәеннең икеләнүчәнлеге тагын да ачыграк күренә. Хөсәеннең яшь чагында да «фидакарьлек күрсәтергә» ашкынып тормаганлыгы хакында нәтиҗә күңелгә килә.

«Шагыйрь» (Аң. 1914. № 4. 70-73 бб., № 5. 90-95 бб., № 6.110-112 бб.) хикәясе Хөсәенгә психологик яктан якын тагын бер характерны ача. Күрәсең, нәкъ менә ХХ йөз башы татар дөньясындагы хәл-халәт мондый «шагыйрь»ләрнең күбәюенә китергәндер. Сюжет үткен каршылыкка ия түгел. Ул көзге бер иртәдә Вәли исемле «Учительская школа»да укучы унсигез яшьлек егетнең үзе язган шигырьләрен газета мөхәрриренә алып баруы, анда өметле сүз ишетмәгәч, бик бәхетсез төстә йоклап китүе, төше, иртән уянуы кебек үсә. Көн дәвамында Вәлинең кәеф-халәте үзгәреп бара, аның бөтен тормышы һәм холык-фигыле укучы күз алдына килә.

Әсәрнең беренче җөмләләре белән автор тонык, күңелсез көзге табигатькә Вәлинең «язгы ташулар дулкынлана» торган күңелен каршы куя. Аның ашыгуын, ашкынуын детальләп, юмор белән сурәтли башлый. Газета идарәханәсенә килгәч, шигырьләремне кабул итәрләрме-юкмы, кергәч сәлам бирергәме-юкмы кебек икеләнү-шикләнүләрне, андагы егетләр үзеннән көләләр дип уйлап борчылуларны күрсәтеп, автор Вәлинең хыялы чынбарлык белән каршылыкка керүне ассызыклый. Шушы ноктада автор Вәли характерына карата укучыда билгеле бер караш формалаштыра: таланты булмаса да, тәрҗемә итеп-ияреп язган шигырьләре белән атаклы шагыйрь булырга, үзенә һәйкәл куйганнарын күз алдына китереп хыялланучы егет көлке тоела.

Ләкин әсәр шушы урында төгәлләнми. Вәлинең урамда уңайсызланып кайтулары, фатирына кергәч кайгыга калуы, дусты Васыйх янына баруы, үзендә шигырь куәте бармы-юкмы дип икеләнүләре, өендә «шәп шигырь» язып карарга утыруы, моның барып чыкмавы, үзен ялгыз, бәхетсез, булдыксыз санап елавы, яхшы шигырь язуын төшендә күрүе берәм-берәм җентекләп сөйләп-күрсәтеп барыла һәм укучы, Вәлине кызгану-җәлләү баскычын үтеп, аның теләктәшенә әверелә. Алдарак язучы искәртеп киткән мәгълүматлар: ятим бу егетнең чын күңеленнән укырга омтылуы, милләт мәсьәләләре белән кызыксынуы, күп укуы хәтердә яңара. Инде Вәли характеры яңа ягы белән ачыла: самими, милләтпәрвәр, нечкә күңелле, эмоциональ һ.б. Соңгы: «Ләкин элеккеге күтәренкелек, элеккеге ышануның хәзер күңелдә юклыгын, аларның инде әллә кая очканлыгын ул үзе дә сизә иде»,- дигән җөмләдән соң әле генә сурәтләнгән ситуацияне үзгәртәсе килә башлый. Нәкъ шушы җөмлә хикәяне аңлау өчен ачкыч вазифасын башкара. Әсәр кеше аңында үзгәреш хасил булу, тормыш хакындагы элеккеге күзаллауны җимерүче ачыш ясалу хакында. Идарәханәгә барганчы да үзенең талантына шикләнеп караучы, ләкин дусты Васыйхның сүзләренә ышанырга теләп дан-шөһрәт турында хыялланучы Вәлигә хакыйкать аңлашыла. Үз «шигырьләренең» кыйммәтенә күзе ачыла.

Әдәбият белемендә мондый хикәяләрне «ачыш хикәясе» дип атау бар (В.Б.Катаев), Гали Рәхим дә кешегә тормышның яңа ягы белән ачылу, аның элеккеге инанган күзаллаулары кире кагылу моменты сурәтләнгән әсәрләр яза, героен элеккеге дөрес булмаган күзаллаудан баш тарту ноктасына кадәр алып килә һәм өр-яңа проблемалар каршына бастыра. Мәсәлән, «Артист» хикәясендә төп герой да күп кенә сыйфатлары белән Вәлине хәтерләтә. Кечкенә генә бер калада яшәүче приказчик Хисами, бер төркем яшьләргә ияреп, «Беренче театр» спектаклендә уйнарга ризалаша. Ләкин аның да хыял-өметләре чынбарлыкка бәрелә. Сәхнә ачылып, уйнарга чыккан Хисами, беренче рәттә утырган баен күргәч, оялудан хәрәкәтсез кала. Әле сәхнә ачылганга кадәр үзен милләтпәрвәр, уен остасы дип хисаплап йөргән Хисами хакыйкатькә төшенә: ул профессиясе белән генә түгел, рухи яктан да артист түгел, гади бер приказчик икән ләбаса! Сюжет дәрәҗәсендә язучы һәм укучы Хисамидан көлү ноктасында тукталып калалар. Спектакль өзелә, милли үзаң үсү вакытында күп кенә буш, талантсыз кешеләрнең үзен күрсәтергә теләве нәтиҗә итеп чыгарыла. Фәлсәфи катламда кешенең тормышны аңлау, үз-үзенә һәм тирә-юньдә биләгән урынына дөрес бәя бирү моменты кеше һәм тормыш фаҗигасе кебек тәкъдим ителә.

Татар дөньясына, шәһәр тормышына хас аерым характерларны сурәтләгәндә язучының ХХ йөз башындагы хәл-халәтне шактый тулы колачларга теләве күзгә ташлана. Шушы чор атмосферасы заманга хас кимчелекләрне тәнкыйтьләү, милләт киләчәге өчен борчылу, өметсезлекне күрсәтү, кеше хыялында, кешелек өмете булып яши, саклана торган тормыш моделен тергезү, чынбарлыкны шул модельгә карап үзгәртү чикләрендә тирбәлә. Еш кына авторның фәлсәфәсе укучыны да Яшәеш, үз бүгенгесе һәм үткәне хакында уйланып сызланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән,
Г. Рәхимнең «Эч пошканда» нәсере (Аң. 1913. № 2. 23-25 бб.) сызлануның сәбәбе төсендә милли традицияләрне күрсәтә.

ХХ гасыр башы прозасында татар тормышының бүгенгесенә бәя биргәндә, хәл-халәтнең сәбәпләрен эзләп, тарихка мөрәҗәгать итү киң тарала. Берничә ел эчендә татар тарихына кагылышлы күпсанлы әсәрләр языла, авторлар милли узгандагы хәсрәтле дә, горурланырлык та, фаҗигале дә сәхифәләрне яңадан тергезәләр. «Аң»ның 1913 елгы 13 санында Гали Рәхим «Хан мәчетендә (хыял)» дигән моңсу-лирик хикәя бастыра. Анда «Хан мәчете» ике вакытның: Казан ханлыгы алынуның һәм хәзергенең очрашу урыны буларак символлаштырыла. Автор бүгенгене үткәндәге күренеш белән ялгый, тормышны ике өлеш: үткән һәм бүгенгедән торган бербөтен кебек күрсәтә, бөтеннең кисәкләре тоташкан булуны искәртә.

Гали Рәхим аерым бер очракларда тулысынча шартлы тормыш моделе төзи, аллегорик образлылыкка мөрәҗәгать итә. «Аң» журналының 1913 елгы 4 санында басылган «Яз әкиятләре» хикәясе шундыйлардан. Беренче карашка эт эчәгесе һәм канәфер чәчәге образлары аша мәхәббәт турында сөйләүче кебек тоелган әсәр яшәешнең бер канунын: кояш астындагы урын өчен мәңгелек көрәш законын белдерү булып гомумиләшә. 1915 елны язылган «Әбү Сәгыйд» (Аң. 1915. № 18-19. 310-312 бб.) хикәясенең «үзәге» исә — матурлык символы булган юнан сыны. Сюжет безне тарихка алып китә: Мәдинә шәһәре байларыннан булган гарәп Әбү Сәгыйд гаскәр эчендә Искәндәрия шәһәренә керә. Бай йорт эчендә ак мәрмәр ялангач хатын сыны күреп, тормыш хакында күзаллауларын үзгәртә. Матурлыкның барлык кыйммәтләрдән өстен, югары булуына төшенә. Сын аның «җанын рәхәт, рухани пакь ләззәт һәм сафлык белән тутыра иде». Шушы урында автор дини һәм сәнгатькә соклану хисләрен үз урыннарына «утырта»: «Никадәр караса да, ул аның нәфасәтен, гүзәллеген генә күрә, иман, Алла, дин — һәркайсы үз урыннарында, вөҗданы да тыныч, керсез иде. «Ислам да дөньяга рухани пакьлек, бөтенлек һәм матурлык чәчәр өчен җибәрелгән дин бит!»,- дип уйлады». Әсәр Әбү Сәгыйднең, кылычын кынына тыгып, һәйкәлнең маңгаеннан үбү белән төгәлләнә. Символ, шулай итеп, сәнгать һәм дин, аларның вазифасы хакында гомумиләштерүләр ясарга ярдәм итә, автор югары мәдәнияткә ирешкәндә дин һәм сәнгатьнең янәшә яши алуы хакында да искәртә, сәнгатьтәге Матурлык диндәге пәйгамбәр белән тигезләштерелә.

Г.Рәхимнең «Миләүшәләр арасында» (Аң. 1915. № 7. 136-145 бб.) фәлсәфи хикәясе иҗатында үзенчәлекле урын били. Ике егет, кайчандыр Казанда бергә укыган дуслар-сердәшләр, мәхәббәт хакында бәхәсләшәләр. Аларның берсе — идеалист Рәшид, гыйшыкны «кулга килеп кунган күбәләк» кебек кабул итә, хикәяләүче-мин, материалист буларак, авыру халәт дип атый. Хикәягә эпиграф итеп сайланган Г.Тукайның «Нечкәләп карасаң, бу күлнең бар бугай шигърияте» дигән сүзләре, шактый күләмле фәлсәфи кереш өлеше белән тоташып, кеше гомеренең кызыксызлыгына, әлеге газаплы гомердә мәхәббәтнең бәхет, яктылык алып килүенә ишарә ясый.

ХХ йөз башы татар әдәбияты аерым бер мәсьәләләрне калкытып, сөйләшү үзәгенә куя. Күп кенә әсәрләр башка язучылар әсәрләренә җавап, авторның үз һәм үзгә позициясен белдерүе кебек иҗат ителәләр. Үзара сөйләшү төрле яссылыкларда килеп туа, көтелмәгән борылышлар ясый. Мәсәлән, «Шәрыкме-Гаребме», ягъни татар дөньясы көнчыгыш моделе яки көнбатыш үрнәге буенча үсәргә тиешме икәнлек хакындагы бәхәс әдәбият белеме, фәлсәфә фәнен, публицистиканы чолгап ала. Гали Рәхим шушы бәхәскә әдәби әсәре белән катнаша. «Аң» да «Ярыш (булган эш)» (Аң. 1916. № 16-17. 263-265 бб.) исеме астында басылып чыккан әсәр үзенчәлекле сюжетка ия. Урал төбәгенә тимер юл килә. Көннәрдән бер көнне беренче тапкыр шуңа утырып күрше калага барырга уйлаган сәүдәгәр Юныс карт поездга соңга кала һәм, киләсе станциядә куып җитәргә исәпләп, ак айгырын куа башлый. Ат белән машина ярышы башлана. Алтмыш чакрым үткәч, айгыр поездны куып җитә һәм егылып җан бирә. Хикәянең буеннан-буена автор бу ярышның Европа һәм Азия, ягъни Гареб һәм Шәрык арасында булуын ассызыклап бара. Инде язучының фикерен аерып чыгару авыр түгел: Шәрык юлы белән Гаребне, үлем бәрабәренә, куып җитәргә була! Ләкин мондый корбан бирү урынлымы? Әнә бит, хикәянең соңгы җөмләсе дә болай яңгырый: «Бары тик данлыклы ак юрга үзе генә дөньяда юк иде…»

Башкарак төрдәге иҗади сөйләшүләр дә алып барыла. Шул ук журналда басылган «Догаи Сәйфи» (Аң. 1916. № 14. 225-230 бб.) хикәясен язучы «Кадерле Гаяз әфәнде Исхакый җәнабларына багышлыйм» дип тәкъдим итә. Беренче карашка, әсәрдә Исхакый шәхесе яки иҗаты белән бәйле бернәрсә дә юк шикелле. Хикәя морзалар тормышыннан алынган. Габделкәрим абзасына кунакка килгән Габделбарый утарда хезмәтче Мусаның Фатихага җавапсыз гыйшык тотуын белә һәм аны кызык итәргә уйлый. Төн уртасында җиде юл чатына чыгып, Догаи Сәйфи укып, җенне чакырырга, аннан ярдәм сорарга өйрәтә. Үзе исә Мусаны куркыту чарасын күрә. Нәтиҗәдә Муса мәхәббәт авыруыннан «терелә».

Хикәя Мусаның төн уртасында кичергәннәрен сөйләгәндә Н.В.Гогольнең «Вий» әсәрен хәтерләтә башлый. Әйтерсең, автор аңлы рәвештә рус әдибе кулланган мотивны татар җирлегенә «күчерә», тәрҗемә булмаган, үзенчәлекле әсәр тудыра. Шушы ноктада аның ни өчен Исхакыйга багышлануы аңлашыла башлый.

Мәгълүм булганча, Г.Исхакый рус әдәбиятын махсус өйрәнә, тәрҗемә итә. Гогольнең повестен да татар тормышына җайлаштырып тәрҗемә итә һәм 1906 елны «Борынгы алпавытлар» исеме астында бастырып чыгара. Кереш сүзендә мондый фикер әйтә: «Безнең милләтебезгә дә Гоголь тарзында яза торган мөхәррирләр бик кирәк». Күрәсең, Гали Рәхим шушы сүзгә җавап итеп «шаяра»: «Догаи Сәйфи» укый.

Гали Рәхимнең әдәби иҗатында балалар өчен язган хикәяләре шактый зур урын алып тора. Үткен сюжет аша нәсихәт бирүче әсәрләр дә («Елан мөгезе» кебек), халыкның авыз иҗатын, ышануларын әдәби эшкәртү кебек уйланылганнары да («Шүрәле», «Убыр» кебек) бар. Язучы тарихи сәхифәләрне тергезү, милли тарихка, халыктагы аерым сыйфатларга ихтирам тәрбияләү максаты белән дә каләмгә тотына. Аларның кайберләрен олыларга — мәсәлән, «Аң» журналы укучыларына тәкъдим итә. Г.Рәхим дини-дидактик, дини-мистик темаларга мөрәҗәгать итә. Пәйгамбәрләр тарихына ияреп яңадан язылган «Туды..», «Ул кичәдә», «Рабгузи кыйссаларыннан» кебек хикәяләр дини фәлсәфәне заманча бирү, дөньявилыкка якынайтып аңлату, кызыклы язылулары белән аерылып тора. ХХ йөз башында иҗат ителгән мондый әсәрләрдә дин фәлсәфәсе шәхси күзаллау, автор позициясе белән үрелеп китә, үзгәреш кичерә.

Әдипнең Исмәгыйль Гаспралыга мәдхия итеп язылган «Күз яшьләре саргайган яңаклары буйлап актылар», Болгар шәһәре урынына күзәтү төсендәге «Болгар хәрабәләрендә» кебек ярым публицистик, ярым әдәби әсәрләре дә билгеле. Аларда тарихи мәгълүмат белән хикәяләүченең әдәби формага төреп бирелгән мөнәсәбәте янәшә урнаша.

Ул үзенең иҗат көчен сатира өлкәсендә дә сынап карый («Гыйшык» һ.б.), җиңел юмор белән сугарылган романтик хикәяләр дә бирә («Исемсез хикәя» кебек). Әйтерсең, әдәбиятта үз сукмагын эзли. Шушы әдәби агымны тапканлыгы, үзен лиризм белән сугарылган фәлсәфи-психологик әсәрләр язу өлкәсендә иркен тоюы 1917 ел инкыйлабыннан соң иҗат ителгән әсәрләре мисалында ачык күренә. Әдип «Бер шагыйрьнең өйләнүе» (Шәрык кызы. 1918. № 5. 97-101 бб.) хикәясендә үзен иң кызыксындырган проблемаларның берсе — мәхәббәт һәм ирек хакында сөйләшүне дәвам итә. «Ирек» төшенчәсе бу очракта иҗат итү мөмкинлеге кебек аңлатыла. Бу каршылык ирек файдасына хәл кылына. Импрессионистик хикәя өч: мәхәббәт көтү, гыйшыклык һәм аннан ваз кичү — халәтнең үзенчәлекле матурлыгын тергезә. Укучы белән диалог рәвешендә үрелеп барган әкияти хикәяләү әсәрне кызыксынып укырга мәҗбүр итә. Әсәрдәге фәлсәфи идея Ф.Ницше фикерен кабатлау рәвешендә ахырда сүзләр ярдәмендә белдерелә: гашыйк булу җүләрлек булса, өйләнү — аннан да зуррак хата кылу. Гомумән, фәлсәфи фикер белдерү өчен уйланылган һәм язылган бу әсәр татар язучыларында иҗади фикерләүнең яңа тибы формалашу хакында сөйли. Моңа кадәр әдәби әсәр тукымасында ярдәмче вазифа башкарган фәлсәфи проблематика алгы планга чыга, әсәр үзе яшәешне фәлсәфи кабул итү һәм аңлату чарасы, варианты кебек кабул ителә башлый.

Гали Рәхим иҗатының буеннан-буена ниндидер фәлсәфи мәсьәләләргә кагылу, аларга җавап эзләү күзәтелә. Әлеге мәсьәләләр язучының «Идел» повестенда (Рәхим Г. Идел. Казан:Татпечать,1923. 127 б.) бергә җыелалар. Әсәр татар әдәбияты өчен гадәти, күнегелгән чикләрдән чыгып китә, бәлки, шуның өчен дә үз заманында аңланылмый, кабул ителми.

Әсәрдә вакыйгалар 1914 елны бара, сюжетны «гыйшык тарихы» дип атарга мөмкин булыр иде. Каты авырудан соң ялгызы гына табигать кочагына көч җыярга килгән Ильяс Рәбига исемле кызга гашыйк була. Ләкин аны күргәннән алып, яздан-көзгә кадәр ара егетнең икеләнүләре кебек уза. Бер яктан, Рәбиганың күзләре, аның янәшәлеге егеткә чиксез бәхет, рәхәт биргән кебек тоела. Ләкин ул бу хисләрне «алтын богаулар» дип саный, әле богауларны өзеп ташлап, ирекле булырга омтыла. Әсәрнең буеннан-буена кабатланып килгән «алтын богаулар» «өзгәләп ыргытыла». Мәхәббәт фәлсәфәсе болай яңгырый: «Мәхәббәт шундый бер хис ки, ул инсан тарафыннан җиңелергә тиеш! Ул аңар гүзәл чәчәк күк, искиткеч музыка күк рәхәт бирә, ләкин илаһи тынычлык бирми ул аңар. Әгәр дә ул инде чамадан артып китсә, алтын богауларны кешенең рухына салса, шул бөек, мөкатдәс, илаһи тынычлыкның нигезе булган ирекне җәберли башласа, кешегә рәхәт урынына газап бирсә, ул мотлак җиңелергә тиеш».

Әсәргә пролог, хикәяләүгә этәргеч итеп бирелгән, күп еллар узганнан соң таныш күзләрне очрату, шул күзләр иясе белән бергә чакны иң кадерле, бәхетле вакыт кебек искә төшерү исә бу фәлсәфәнең дөреслеген шик астына куя һәм укучының үзгә нәтиҗә чыгаруын сорый. Эпилог шулай ук интонацион яктан төп тексттан аерылып тора. Яшьлеге узган кешенең моңсу, үкенечле монологы кебек яңгырап, ул алда сөйләнәчәк вакыйгаларга укучының мөнәсәбәтен «көйли»: «Сөекле җаннар, сез кайда хәзер?… Ә мин картайдым, картайдым. Менә минем чәчләремдә инде ак бөртекләр күренә… Кая ул чагындагы җүләр яшьлек? Кая киткән ул вакыттагы җиңеллек, ялкынлы, утлы күңел?» Узганны сагыну, үкенеч ноктасында Ильяс белән бергә укучы да ачыш ясый: Рәбига, чыннан да, Ильясның беренче мәхәббәте булган, ләбаса!

Соңгы, 24нче бүлек шулай ук аерым әһәмияткә ия булып, әсәрнең иң югары ноктасы, мәгънә үзгәрешләре китереп чыгарган урын кебек тәэсир калдыра. Бу өлеш — Ильясның авылдан соңгы тапкыр китү вакыйгасы. Хикәяләүче Иделгә мөрәҗәгать итә һәм әсәргә яңа мәгънә дулкыннары йөгертә. Мәхәббәт шаһите булган елга — милләт анасы булып гомумиләшә. «Менә ул безнең олуг анабыз, Идел, минем аяк астымда… Син безнең туган Иделебез, үз Иделебез идең ләбаса, ник үзеңнең балаларыңны ташладың? Ник безне әллә кемнәр синең шәфкатьле ярларыңнан сөрделәр?» Мәхәббәтне җуйганга үкенеч милләт өчен үкенү-борчылу хисе белән кушыла. Сюжеттагы кыз-егет мәхәббәте белән янәшә милләткә мәхәббәт дигән яңа бер хис пәйда була. Шуннан соң ук милләт улларының хәленә бәя яңгырый: «Әнә аргы якта олуг Татарстан җәелеп ята. Шунда, тирес оясы төсле, искергән саламга күмелгән авылларда, кечкенә генә өйләрдә хисапсыз күп бәхетсез кешеләр гомер кичерәләр. Бәхетсез халыкның бәхетсез балалары! Аларны бернисез сугышларга илтеп тураталар. Алар, сарык көтүе төсле, ләм-мим димичә, кем өчендер шунда барып, төз җирне түмгәк итәләр. Бәхетсез халыкның бәхетсез балалары!»

Моңа кадәр мәхәббәтнең кавышу белән төгәлләнмәве романтик кимәлдә аңлатылган булса, шушы ноктадан аның социаль сәбәпләре калкып чыга. Бизгәкләр, иске пальтолар, бөлгән морзалар, балаларның милләткә хезмәт итәргә теләвен аңламаган аталар, кыш буе эт урынына эшләүләр, шәһәрдән башка «ватаным» булмаулар … тулы бер мозаика булып җыела. Укучы текстка мөрәҗәгать итеп, Ильяс язмышын һәм Рәбига язмышын аерым-аерым искә төшерә, бергә булган очракта, аларны да «тирес тормыш» көтүе хакында нәтиҗә ясарга мәҗбүр ителә.

Тагын бер сурәт тудырыла. Хикәяләүче халкын канаты сынган акчарлакка охшата. «Кемнәр генә синең көчле канатларыңны имгәттеләр икән соң?!» дип мөрәҗәгать итә. Һәм канатлары көчсез кошлар: «алга да бармыйлар, артка да китмиләр, нәкъ бер урында туктаган төсле канатларын селкүдә дәвам итәләр». Милләтнең хәл-халәтенә «бер урында тору» дигән бәя бирелә.

Шулай итеп, язучы кешене дөньяда яшәткән ике омтылыш: мәхәббәт һәм ирек; ике хис: ярату һәм үкенеч хакында сөйли. Сюжет катламында бирелгән вакытлы кыз-егет яратуы һәм фәлсәфи, психологик, иҗтимагый катламнарны да сюжет белән ялгый торган, гомер буе дәвам итүче милләтне ярату әсәрнең тематик үзенчәлеген билгели.

ХХ йөз башы татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешен әзерләүче, башкаручы әдипләрдән Г.Рәхим иҗаты моңа кадәр күләгәдә кала килде. Ләкин ул салган сукмакларны күзалламый торып, татар әдәбиятының үсеш юнәлешләрен барлау-җыю мөмкин түгел. Нәкъ менә талантлы шәхесләрнең күпләп әдәбият мәйданына килүе, милләткә хезмәт итүгә алынуы әдәбият-сәнгатьнең тизләтелгән үсеш чоры — «алтын чор» — кичерүенә юл ача. Булганнары, иҗат иткәннәре, милләтне ярату белән сугарылган рухларын әсәрләрендә күрсәтә алганнары өчен алар безнең күңелләрдә!



Дания Заһидуллина
"Казан утлары" № 11, 2012.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013