Бүген Әдипләр: Гали Рәхим
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гали Рәхим

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Насретдин Рабгузи
Равил Рахмани
Зөфәр РӘМИЕВ
Исмәгыйль Рәмиев
Гали Рәхим
Гали Рәхим
(1892-1943)
Язучы һәм галим Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов) 1892 елның 4 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый, аннары, әтисенең теләге белән, 1905 елдан башлап, Казандагы Сәүдә (коммерческий) училищесында һәм, аны тәмамлагач, Мәскәү Сәүдә институтының экономика бүлегендә белем ала. Уку елларында ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. 1909 елда беренче басма әсәре — «Җир йөзе» исемле фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап «Ак юл» һәм «Аң» журналларында даими языша, «Ак юл»да халык иҗаты әсәрләренә нигезләнгән күп санлы әкият-хикәяләрен («Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр» һ. б.) бастыра. Соңыннан, егерменче еллар башында, бу әкият-хикәяләр «Балалар күңеле» сериясендә аерым китаплар һәм җыентыклар рәвешендә нәшер ителәләр.
Шушы ук чорда Г. Рәхим әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә һәм драма әсәрләре язуда да көчен сынап карый. Яшь әдипнең «Дача кайгысы» исемле комедиясе 1914 елда сәхнәдә уйналып, көндәлек матбугатта уңай бәя ала. Ә әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендәге хезмәтләреннән «Г. Тукаев — халык шагыйре» («Аң», 1913, № 9), «Халык әдәбиятыбызга бер караш» («Аң», 1914, №№ 16—17, 19, 20—22) исемле күләмле мәкаләләре тикшерелгән мәсьәләләренең җитдилеге һәм кызыклы теоретик күзәтүләре белән хәзерге әдәбият белемендә дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар.
Г. Рәхим шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та таныла. Ул лирик шигырьләр, сонетлар яза, Көнбатыш һәм Көнчыгыш классик поэзиясе үрнәкләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аерым алганда, Көнчыгыш шагыйрьләреннән Хафиз, Хәйям, Руми, Сәгъди, Хакани, Җами, Рабиндранат Тагорның бер төркем шигырьләре Г. Рәхим тәрҗемәсендә 1917 елны «Аң» журналы битләреңдә басыла, ә революциядән соң, 1919 елны, аерым җыентыкка тупланып чыга.
Г. Рәхимнең Октябрь революциясеннән соңгы тормыш юлы язучылык һәм Педагоглык хезмәте белән бергә үрелеп бара. 1919—1921 елларда ул педагогия курсларында, хәрби политик курсларда һәм Көнчыгыш академиясендә төрки-татар әдәбияты укыта. 1922 елда Казанда Көнчыгыш Педагогия институты ачылгач, Г. Рәхим шунда эшкә күчә һәм 1930 елга кадәр, төрки-татар әдәбиятлары кафедрасының башта лекторы, ә 1927 елдан доценты сыйфатында, студентларга борынгы дәвер татар әдәбияты тарихы һәм фольклористика буенча лекцияләр укый. Утызынчы елларда ул Казан экономика фәнни-тикшеренү институтының татар теле һәм әдәбияты кабинетында секретарь (1930—1931), Казан университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә гыйльми консультант һәм 1936 елның көзеннән 1938 елга кадәр Казандагы Дәүләт банкысы хезмәткәре булып эшли. Бер үк вакытта ул егерменче еллар дәвамында төрле гыйльми оешмаларда — Казан дәүләт университеты каршындагы Тарих, этнография һәм археология җәмгыятендә, Татарстан Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәктә (Ака-демцентрда) хәкыйкый әгъза булып тора, 1926—1930 елларда исә Татарстанны өйрәнү җәмгыятенең гыйльми секретаре вазифаларын башкара.
Г. Рәхимнең Октябрь революциясеннән соң матур әдәбият өлкәсендә иҗат иткән әсәрләре күп түгел. Шундыйлардан аның көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда басылган бер төркем лирик шигырьләрен, «Җанвар» (1919) исемле ике пәрдәле пьесасын һәм романтик рухта язылган «Бер шагыйрьнең өйләнүе» (1918) исемле хикәясе белән революциягә кадәрге зыялылар тормышын тасвирлаган «Идел» (1921) дигән повестен күрсәтеп үтәргә мөмкин.
Г. Рәхимнең революциядән соңгы иҗат мирасының иң кыйммәтле өлеше әдәби тәнкыйть һәм гыйлем өлкәсенә карый. 1923—1930 еллар арасында ул әдәбият-сәнгать тарихына, гомум һәм иҗтимагый фикер үсеше тарихына, фольклористикага, тел белеменә, археологиягә һәм мәдәни тормышның агымдагы төрле мәсьәләләренә, проблемаларына багышланган илледән артык фәнни хезмәт һәм әдәби-публицистик мәкалә бастыра. Тарихчы Г. Газиз белән бергә язылган «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә» (1923), өч кисәктән торган «Татар әдәбияты тарихы» (1923, 1925, 1927 елгы басмалар) исемле дәреслек китаплары, «Тукай һәм балалар әдәбияты» (1923), «Биш ел эчендә татар әдәбияты» (1925), «Татарстанда матбугат һәм әдәбият» (1925), «Беренче татар операсы «Сания» (1925), «Фольклор һәм халык әдәбияты җыю турында кулланма» (1926), «Авылны өйрәнү» (1930), «Татарча беренче гәзит чыгару проекты» (1926), «Төркичә бер сүз төбе турында төпченү» (1923), «Яфетизм теориясе» (1927), «Урта мәктәпләрдә әдәбият укыту турында» (1924) кебек төрле җыентыкларда, журналларда басылган яки аерым китап булып чыккан тикшеренүләр әнә шундыйлардан. Болардан тыш, әдип-галим К. Насыйри, Г. Ильяси, Ә. Уразаев кебек унтугызынчы йөз татар язучыларының биографияләрен ачыклау буенча зур тикшеренүләр алып бара һәм шул хакта матбугатта язып чыга. Аның шулай ук Г. Камал, һ. Такташ иҗатларына, Г. Ибраһимовның аерым әсәрләренә төпле анализ биргән мәкаләләре дә бар.
Әдип-галимнең аерым хезмәтләре, бигрәк тә тарих, археология, этнография фәннәренә караганнары, русча язылып, Татарстанның гыйльми җыентыкларында басылып чыга. «0 новом списке татарского исторического сочи-нения XVII в.» (1927), «К вопросу о татарском крестьянском движении 1878 г.» (1928), «Татарские эпиграфические памятники XVI в.» (1930), «Проект составления толкового словаря татарского языка 100 лет тому назад» (1930) кебек күләмле мәкаләләр Г. Рәхимне рус дөньясында да тирән белемле, киң карашлы галим-тарихчы итеп таныталар.
Г. Рәхим 1943 елда Казанда вафат була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Камыр батыр: (Балалар өчен хикәя).— Казан: Мәгариф, 1918.—16 б.— Китапта шулай ук Җ, Шәрәфнең «Гөлчәчә» хикәясе.
Шул ук.—Казан: Татиздат, 1921.—15 б. 20000.
Габдерәшит бабай: [Хикәя].—Казан: Мәгариф, 1919.—24 б. 20000.—(Балалар күңеле. 18—19 кит.).
Шул ук.—Казан: Мәгариф, 1921.—23 б. 20000.—(Балалар күңеле. 5-төп. 48—49 кит.).
Халык әдәбиятыбызга бер караш: Җырлар.— Казан: Гасыр, 1919.—80 б.
Җанвар: Ике пәрдәле пьеса.—Казан: Өмид, 1919.—52 б. (Театр мәҗмугасыннан 2-кит.).
Җылан мөгезе; Чирле чебеш: (Хикәяләр).— Казан: Мәгариф, 1919.— 16 б.— (Балалар күңеле. 12-кит.).
Җылан мөгезе һәм балаларга махсус башка хикәяләр.— Казан: Мәгариф, 1919.— 80 б.— Кит. авт.: Бикчәнтәй угълы.
Йорт тотмас; Таз; Патша кияве.— Казан: Мәгариф, 1921.— 15 б. 20000.
Кырык бер күгәрчен; Алдар таз.— Казан: Мәгариф, 1921.— 16 б. 20000.
Камыр батыр.— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1922.—15 б. 20000.
Идел: Хикәя.—Казан: Татпечать, [1923].—127 б. 3000.
Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә. Борынгы дәвер. 1-бүлек. Мәдхәл.— Казан: Камил Якуб, 1923.—175 б. 5000.— Г.Газиз белән бергә язылган.
Татар әдәбияты тарихы. Борынгы дәвер. 3-бүлек. 17, 18 һәм 19 нчы гасырларда иске әдәбият.— [Казан: 1923].—190 б.— Г. Газиз белән бергә язылган.
Татар әдәбияты тарихы. Феодализм дәвере.—2-басма.— Казан: Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925.— 315 б. 5000.— Г. Газиз белән бергә язылган.
Утыз еллык хезмәт. (1895—1925): (Мөхетдин Корбангалиевнең мәдәни-иҗтимагый хезмәтенә 30 ел тулу уңае белән).— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1925.—36 б., ил., портр., факс. 3000.
Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре.— Казан: Татиздат, 1926.—96 б. 1500.
Татар әдәбияты тарихы. Борынгы дәвер. 2-бүлек. Татар теле вә әдәбиятының тарихи язмышы. Идел буенда чыгтай әсәрләре.— Казан: Татарстан халык комиссариаты хозурындагы гыйльми мәркәз нәшере, 1927.—235 б. 3000.—Г. Газиз белән бергә язылган.

Аның турында

Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Мәһдиев М. Бүген дә хәрәкәттә.— Казан утлары, 1978, № 7, 160— 170 б.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013