Бүген Әдипләр: Рәфхәт Зарипов
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфхәт Зарипов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әлфәт Закирҗанов
Роза Закирова
Альберт Зарипов
Рәфхәт Зарипов
Роберт ЗАРИПОВ
Чулпан Зариф
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
Рәшит Заһидуллин
Дания Заһидуллина
Мирфатыйх Зәкиев
Мөнирә Зәйнәгабдинова
Резеда Зәйни
Зәки Зәйнуллин
Фәиз Зөлкарнәй
Фарсель Зыятдинов
Рәфхәт Зарипов
Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов 1941 елның 6 сентябрендә Татарстанның Балтач районы Түнтәр авылында туган, 1964 елда КДПИның физика-математика факультетын тәмамлаган. Чепья урта мәктәбендә укытучы, Түнтәр урта мәктәбендә директор, завуч һәм укытучы булып эшләгән. 2000 елдан алып, район мәктәпләренең сәләтле укучылары өчен «Абага чәчәге» олимпиадасы эшен җитәкли. 2006 елда, авторлык программасы буларак, “Көнбагыш” конкурсы оештырды. «РСФСР Мәгариф отличнигы» исеме, «Хезмәт ветераны» медале, ТР ММның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән. Республика конкурсларында катнашып мәгариф министрлыгының, яшьләр министрлыгының, архив идарәсенең дипломнарына, Мактау кәгазьләренә, лауреат исемнәренә лаек булган.

Татар мәктәбе зыянлымы?

Татар фамилияле күренекле шәхесләребез турында беләбез, алар белән горурланырга яратабыз. Ләкин татар телендә сөйләшә алмаган мондый кешеләр татарлыкның киләчәген сакларга ярдәм итәме соң? Татарлыгыбыз Сабантуйлар үткәрү белән генә дә чикләнми бит әле. Гореф-гадәтләребезне, әхлакый өстенлекләребезне саклау иң беренче ана телебезне саклаудан башлана. Монда гаилә зур роль уйный. Мәктәпнеке дә кечкенә түгел.
90 нчы елларда Казанда ачылган татар мәктәпләре соңгы елларда бик нык үзгәрде. “Татар мәктәбе”, “татар гимназиясе” исемнәрен йөртсәләр дә, аларда ана теле татар теле дәресләрендә һәм өлешчә дәрестән тыш чараларда гына сакланып калды. Төп фәннәрне татар телендә укыту тукталгач, укучыларның үзара татар телендә аралашмый башлауларына аптырарлык түгел. Татар мәктәпләрендә фәннәрне укытуның урыс теленә күчүенә БДИның бары тик шул телдә генә уздырылуы шактый зур йогынты ясады. Район үзәкләрендәге мәктәпләр (мин моны үзебезнең район мисалыннан чыгып әйтәм, башка район үзәкләрендә дә шулай икәнен беләм) татар мәктәпләре дип саналсалар да, алар 90 елларга кадәр үк татар теленнән кала башка фәннәрне бары тик урыс телендә генә укытуга күчеп беткәннәр иде. Казанда һәм Чаллыда “татар мәктәпләре” ачыла башлаган ул чорда район үзәкләрендәге мәктәпләрдә бернинди дә үзгәреш булмады. Хәзер исә, хәтта моңарчы фәннәр татар телендә укытылган авыл мәктәпләрендә дә төп фәннәрне урыс телендә укыту күзәтелә, яисә балаларын район үзәгенә йөртеп укытучы әти-әниләр саны арта башлады (чөнки анда төп фәннәрне урыс телендә укыталар). Ата-аналар балалары урта белем нигезләрен нәкъ менә урыс телендә алганда гына тирән белем алуга ирешәләр дип уйлыйлар. Әмма чеп-чи татар мәктәбендә укып тирән белем һәм югары интеллектуаль үсеш алган искиткеч зыялы, тәрбияле йөзләрчә генә түгел, ә меңнәрчә милләттәшләребезне санарга мөмкин: Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин һ.б, һ.б.

Боларга өстәп, үзем якыннанрак белгән тагын ике милләттәшебез – фән эшлеклеләребез турында киңрәк итеп таныштырырга телим. Беренчесе – минем чордаш. Мин Чепья мәктәбенең татар сыйныфын тәмамлаган булсам, ул күршедәге Сосна авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, Балтач урта мәктәбендә барлык фәннәрне татарча укыды. Аннары Казан химия-технология институтын тәмамлады. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклап, илебезнең танылган химигына әйләнде. Аннары халыкара мәйданга чыкты. Сүзнең Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров турында барганына төшенгәнсездер бәлки. Аның ил һәм дөнья күләмендәге дәрәҗәләре, югары дәүләт бүләкләре, фәнни хезмәтләре турында бик озын итеп язып була. Ассызыклап шуны әйтү кирәк, нинди генә югары уңышларга ирешсә дә, ул татар булып калды. Дөньякүләм танылган химикның төп фәнни юнәлеше – углеводород чималын чистарту һәм эшкәртү. Гадиләштереп әйтсәк, нефтьне, газ һәм бензинны күкерттән чистарту эше ул. Чыннан да, Татарстан нефте генә түгел, кайбер чит илләрдә табыла торган нефтьтә дә күкерт күләме шактый. Ә бу нефтькә дәрәҗә өстәми. Әхмәт әфәнде илебездә беренчеләрдән булып, 1972 елда, углеводород чималын күкерттән чистарту буенча фәнни лабораториягә (хәзер ВНИИУС – Волжский научно-исследовательский институт углеводородного сырья) нигез сала һәм бүгенге көнгә кадәр аның директоры булып эшли. Әлеге фәнни-тикшеренү институтының практик җимешләрен хәзерге вакытта бөтен дөнья галимнәре таный. Бу юнәлештәге фәнни лицензияләр бик зур әһәмияткә ия. Әхмәт әфәнденең 165 фәнни хезмәте, 130 уйлап табу патенты бар. Шул исәптән аның 5 патенты АКШта, берсе Германиядә дә кулланыла. Хәзерге вакытта Мазһаров технологиясе нигезендә нефтьне, бензинны, газларны чистарту буенча илебездә 40 промышленность җайланмасы эшли. Шундый ике җайланма Болгариядә урнаштырылган. Ә.Мазһаровның өч лицензиясен Иран сатып алды һәм шулар нигезендә 20 нефть чистарту объекты төзүне планлаштыра. Болардан тыш Англия, Дания, Канада, Малайзия, Кытай, Япония, Италия, Швеция, Финляндия, Төркия, Марокко, Казахстан һ.б. ил химиклары арасында да Мазһаров командасының фәнни хезмәтләре зур кызыксыну тудырган.

Билгеле, мондый дәрәҗә һәм танылу беркемгә дә күктән төшми. Тирәнтен эзләнүләр һәм армый-талмый хезмәт кую нәтиҗәсендә генә ирешү мөмкин аңа. Әйтик, кечкенә генә вакыйга. Әлеге хәл 80 нче еллар башында була. Әхмәтнең яшь чагы. Германия Федератив Республикасында (Германиянең берләшмәгән чоры) узган зур форумда Әхмәт әфәнде нимес телендә фәнни доклад укый. Сугыштан соңгы елларда урта мәктәпләрдә чит тел буларак, нимес телен укыту модада иде. Шул җәһәттән Әхмәт тә институтта нимес телен тирәнтен өйрәнә һәм фәнни докладларын да шул телдә яза. Форумда катнашкан галимнәрдә Әхмәт әфәнденең доклады зур кызыксыну уята. Бер чит ил галиме докладчыга инглиз телендә сорау бирә һәм җавапның инглиз телендә булуын таләп итә. Әхмәт әфәнде фәнни җавапны инглиз телендә кайтара алмый. “Ничек инде урыс профессоры (ул вакытта безнең татар галимнәрен дә урыс төркеменә кертү – гадәти хәл) инглиз телен белми? Профессор кеше кимендә өч телдә аралашырга тиеш”, – дип тавыш күтәрә инглиз телендә җавап таләп итүче. “Мин өч тел беләм, – ди Әхмәт. – Татар, урыс һәм нимес телләре”. Тегеләр тынычланалар, әмма икенче көнне Әхмәт каршына Германиянең теге ягында әсирлектә калган бер татар кешесен табып китерәләр: алдаламаганмы, чыннан да татарча сөйләшә беләме дип тикшереп карыйлар. Шушы вакыйгадан соң Әхмәт Мазһаров үзлегеннән инглиз телен өйрәнүгә күчә. Ул елларда компьютерлар юк әле, яңа телне үзләштерү өчен Әхмәт магнитофон тасмалары язмаларын кулланма итеп ала һәм берничә ай эчендә телне яхшы ук өйрәнә.

Дөньякүләм танылган һәм татарлыгын югалтмаган тагын бер галим Әхмәт әфәндедән беркадәр яшь, шулай да 60ның теге ягында. Ул күрше Арбордан Гыйниятулла Хәлиуллин. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Чепья урта мәктәбендә фәннәрне татар телендә укыды. Югары сыйныфларда физиканы шәхсән мин укыттым. Аннары КДУның физика факультетын тәмамлады. Аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясе яклады. Аннары СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында (ул вакытта ТФА төзелмәгән иде әле) физика-техника институты галиме, физика фәннәре докторы. Менә 20 елдан артык Германиядә Макс Планк исемендәге фәнни-тикшеренү институты профессоры, академик. Кайвакытта, дус-ишләр белән аралашканда: “Гыйниятулла –Кминем укучым ул!” – дип горурлана башласам, “Нигә әле ул чит илгә киткән, ник Ватанына хезмәт итми?” – дигән сорау куялар. Аңлатам. Беренчедән, ул һаман да Казанның физика-техника институты галиме санала. Макс Планк институтында бары тик контракт нигезендә генә эшли. Икенчедән, физик-теоретик буларак, Гыйниятулла – “Каты җисемнәр физикасының электр үткәрүчәнлеге” дигән тар профильдә тикшеренүләр алып баручы галим. Физиканың бу тармагы буенча Русиядә тирәнтен эш алып баручы фәнни-тикшеренү институты юк. Дөнья күләмендә мондый тикшеренүләр бары тик түбәндәге илләрдә генә алып барыла: Германия, Италия, Япония, Көньяк Корея, АКШ һәм Австралия. Гыйниятулла Хәлиуллин даими рәвештә шушы илләргә командировкага йөри, дөнья гизә. Форумнарда, фәнни конференцияләрдә катнашып, инглиз телендә лекцияләр укый, үзенең хезмәтләре белән таныштырып, чыгышлар ясый. Фәннең шушы юнәлешендә эшли торган дөньяның иң көчле ун физигы исемлегенә керә ул. Өченчедән, Макс Планк тикшеренү институты Европада иң көчле фәнни үзәкләрнең берсе. Һәм Гыйниятулланың фәнни хезмәтләре дөньякүләм фән үсешенә хезмәт итә. Аерым бер ил өчен кулланыла торган ябык тема түгел.

Гыйниятулла фәнни эшләрен инглиз телендә башкарса да, нимес телендә аралаша. Урыс телен дә камил белә. Шунысын әйтеп үтим, Казанда аспирантурада укыган елларда, хәтта аспирант урыс егетләре дә, хаталарын төзәтү өчен, диссертация монографияләрен аңа тапшыра торган булганнар. Гыйниятулла туган авылына ел саен кайтып китә, ана телендә сөйләшкәндә татар теленә бернинди урыс сүзләрен дә, инглиз һәм нимес телләрен дә катнаштырмый.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, урта мәктәптә татар телендә уку фән баскычларыннан югары күтәрелүдә бернинди комачаулык та ясамый. Бары тик татар булып калырга гына ярдәм итә. Балаларны һәм оныкларны балигълыкларына кадәр ана телле итеп склау – әти-әнинең бурычы.

Рәфхәт ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018