Бүген Әдипләр: Рафис Хәбибуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафис Хәбибуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
СССР Сәламәтлек саклау министрлыгыны отличнигы Рафис Хәбибулла улы Хәбибуллин 1945 елның 4 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Түбән Табын авылында туган. 1952-59 елларда туган авылында җиделлык, 1959-63 елларда Мөслим урта мәктәбендә укый. 1963-68 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Медик дипломы алгач, 1968 елның 1 августыннан алып 1914 елның 7 февраленә кадәр Мөслим район хастәханәсендә теш табибы булып эшли. Шунысын да ассызыкларга кирәк, хастаханәнең теш кабинетын үзе оештырга кеше ул, Рафис Хәбибуллин. Беренче шигыре 3нче сыйныфта укыганда район газетасында басыла. 2016 елда беренче китабы басылды.
* * *
Әллә кай яклардан килеп чыктың -
Сине бит мин күрми калганмын. 
Моңсу күңел аңламый да калды
Сөю утларында янганын. 
Күңел кылларына чиртә-чиртә, 
Үтеп кердең йөрәк түренә. 
Күзләреңә багарга да куркам, 
Алар тирән, төпсез күренә. 
Елмаюлы йөзең, серле караш 
Уяттылар матур хисләрне. 
Безгә бәхет бүләк иткән өчен, 
Искә алам айлы кичләрне. 
Тормыш бусагасын атлап кердек,
Яшәр өчен сөеп-сөелеп. 
Матур тормыш дулкыннарын ярып, 
Яшик әле бергә, сөенеп.

* * *
Мин очрадым шундый күренешкә:
Ялгыз аккош йөзә зур күлдә.
Ара-тирә тавыш биреп ала,
Парын эзли кебек күренә.
Як-ягына карангалап ала,
Томшыгын ул суга тыккалый.
Канатлары белән суга кага,
Ялгызлыктан күңеле сыкрый.
Кем калдырган аны ялгызлыкта?
Һай, авыр ла аның язмышы.
Ялгыз аккош күргән көннән бирле
Кичерә алмыйм һичбер ялгышны.

* * *
Шагыйрь булып тумадым мин, 
Шигырь яза белмәдем.
Әмма ак кәгазь битенә 
Төшердем күңелдәген.

Шагыйрьләр шигырь язалар, 
Тозлап та, борычлап та. 
Әчеләре дә булгалый, 
Сипкәлиләр борчак та.

Дөньялыкка карап торам: 
Нәрсә булган бу халыкка? 
Яхшысын да, яманын да 
Сыйдырганнар бер калыпка.

Алдың, артың карап йөр син, 
Эләкмәскә тозакка. 
Белеп тор син, һәр нәрсәне 
Бикләп булмый йозакка.

Нурлы йөзләр, керсез күңел,
Өмет итә яктылыкны. 
Буйсындыра белү кирәк, 
Күрә белү матурлыкны.

Җир сулышын тоеп яши 
Сабые, яше, карты. 
Берәүләр типтереп яши, 
Күпләре - гел эш аты.

Иксез-чиксез табигатьнең 
һәр мизгеле - үз дигәне. 
Күпме буйсындырырга тырышма, 
Сиңа бирми дилбегәне.

Ә шулай да, беләбез бит,
Тырышлык бушка китми.
Бүген булмаса, иртәгә 
Ак бәхет ишек шакый.

Узган гомерләр исәбен
Әй, саныйсы калмаган.
Менә хәзер башкайларда
Җил тарар чәч калмаган.

Яшәдем мин гомеремдә 
Сөеп, кочаклап. 
Хәзер менә ерак калды, 
Җылы кочаклар.

* * *
Бер кыз бала атлый иртә таңда, 
Чәчкәйләрен үргән толым-толым. 
Йөзе - кояш, ә күзләрен кара! 
Зәңгәр күзләр чәчә бәхет нурын.
Кояш күтәрелә аяз күктә, 
Пәйда була алсу нурланыш. 
Күңел пәрдәләрен ача-ача, 
Керсен бәхет, якты юл алып. 
Сөенечле бәхет чаткылары 
Көтеп торсын һәрбер төбәктә. 
Ялкынланып килгән саф мәхәббәт
Дәрт кабызсын моңсу йөрәктә. 
Бәхетлеләр иле гөрләп торсын,
Бәхет кочып тусын балалар. 
Бәхетлеләр сөенечен күреп, 
Яшәсеннәр газиз аналар.

* * *
Гомер юллары катлаулы -
Адым саен сикәлтә. 
Бер елмаеп көлгән була, 
Бер карауга чирләтә. 
Күңел кылларын сихерләп, 
Чыгара төрле тавыш. 
Кайсы аның бик тә яман, 
Кайсы күңелгә ятыш. 
һәркем аера алмыйдыр 
Яхшы белән яманны. 
Колачын җәйгән киң итеп 
Буталчыклар заманы.
Чыгалсаң — чыгып каласың,
Чыгалмасаң - батасың. 
Горурлыгың калкан итеп, 
Алга карап атла син.
Күз карашың якты булсын, 
Ит кешегә изгелек. 
Изге җаннар арасында 
Син булырсың иң элек.

* * *
Туган илгә ямьле язлар килде, 
Яшеллеккә чумды тугайлар. 
Зәңгәр күкне сәхнә иткәннәр дә,
Матур көйләр суза тургайлар. 
Кояш чыга, алсу нурлар сибеп, 
Иркәли ул җанны, җиһанны.
Ык өстеннән күтәрелгән томан 
Каршы ала туган һәр таңны. 
Таң нурлары назлый күңелләрне, 
Таң җилләре сыйпый битләрне.
Таң уята барлык тереклекне 
Таң уята барлык җиһанны.

* * *
Үткән гомерләрне һәркем яза, 
Ә мин юллыйм аны үземчә. 
Күрер күзгә шундый яхшы кебек,
Күз күремем алдый үзенчә. 
Гомерләр бит синнән сорамыйлар, 
Үтә тора айлар, еллар да. 
Матур киләчәкне күрер өчен, 
Хыялланып туган һәр бала. 
Хыялландым, мин дә хыялландым.
Күп хыяллар калды еракта. 
Зур сынаулар аша үтә гомер: 
Сөенечләр, көенечләр аша, 
Үтә икән хәтта елап та.

ШИФА ЧИШМӘСЕ

Тау башыннан, ташлар арасыннан 
Челтерәп чыга шифа чишмәсе.
Күпме еллар, хәтта гасырлар 
Агым суы - аның юлдашы. 
Исеме дә шифа чишмәсе бит, 
Кыйблаларга таба агышы. 
Олы тарих аны әйтә алмый, 
Аксакаллар белми язмышын. 
Ә ул ага, һич тә буйсынмыйча, 
Үзгәртә алмый еллар фасылы. 
Кышын, җәен, язын, көзләрен дә
Агымнары аның ярсулы. 
Агымнары аның моңсулы. 
Чишмәләр бит агып тоташалар
Елгаларга, агым суларга. 
Шифа чишмәсенең саф суы да
Үзәннәргә кереп югала. 
Тау итәген шаулы урман итеп, 
Үсеп җитте нарат, каеннар. 
Бала чагым, гомер агышларым 
Чишмә челтерәвендә чагыла.

КЫШКЫ УРАМ

Иртә таңда нинди матур 
Кышкы ак урам. 
Әйтерсең лә, түшәгәннәр 
Ак нәфис юрган.

Шул иртәдә ашыга-ашыга 
Мин эшкә барам, 
һәркемнең дә ашыкканын 
Мин күреп калам.

һәркөн шулай ашыга-ашыга 
Янып эшлибез. 
Дус-туганнар белән хәтта 
Еш күрешмибез.

Эштән кайтам: ак кар ява, 
Чыккан ак буран. 
Күпне күргән нервлар да 
Таушалган, тузган.

Күңелдә юк артка таба 
Борылып карау. 
Уйлар, хисләр ашыгалар 
Һаман да алга.

Менә шулай ашыга-ашыга 
Еллар да узган. 
Үзебез дә сизмәгәнбез -
Гомерләр узган, 
Гомерләр узган...
"Авыл утлары", 13 март, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013