Бүген Әдипләр: Мәҗит Рәфыйков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәҗит Рәфыйков


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Энҗе РАЗОВА
Атилла Расих
Cолтан Рахманколый
Шамил Рәкыйпов
Мәҗит Рәфыйков
Мәҗит Рәфыйков
(1925-1986)
Мәҗит Мәгъсүм улы Рәфыйков 1925 елның 17 апрелендә Башкортстан АССРның хәзерге Күгәрчен районы Күгәрчен авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылларындагы татар мәктәбендә ала, аннары, күрше Үрге Саз һәм Каран авылларындагы рус мәктәпләрендә җиде класс бетергәннән соң, 1940—1942 елларда Оренбургтагы Фельдшер-акушерлар мәктәбендә (ФАШ) укый. Аны тәмамлагач, берникадәр вакыт Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы Сарманай дәвалау пунктында фельдшер булып эшли. 1943 елның мартында М. Рәфыйков армиягә алынып, Эстәрлетамак шәһәрендә урнашкан Рига хәрби пехота училищесына укырга җибәрелә. Анда дүрт айлык хәзерлек курсыЯ үткәннән соң, ул шул ук елның августында фронтка китә һәм башта гади солдат, соңыннан рота санинструкторы сыйфатында Украина җирләрен фашист илбасарларыннан азат итү сугышларында катнаша. 1943 елның сентябрендә Запорожье шәһәре өчен барган сугышларның берсендә каты яраланып, М. Рәфыйков госпитальгә эләгә һәм соңыннан хәрби хезмәткә яраксыз табылып, инвалидлыкка чыга.
Фронттан кайткач, М. Рәфыйков 1944 елның көзенә кадәр туган төбәгендәге Назаркино авылында фельдшер-дәвалау пункты мөдире булып эшли.
1944—1946 елларда М. Рәфыйков—Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Институтның ике кур-В сын бетергәч, Казанга күчеп, укуын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның рус филологиясе бүлегендә дәвам иттерә. 1950—1955 елларда Иркутск өлкәсендә, Тайшет — Братск трассасында фельдшер һәм санин-структор булып эшли. 1955 елның июлендә М. Рәфыйков яңадан Казанга кайта һәм 1956—1965 еллар дәвамында Татарстан китап нәшриятында башта штаттан тыш тәрҗемәче, соңыннан матур әдәбият редакциясендә редактор һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының тәнкыйть бүлеге хезмәткәре вазифаларын башкара. Шул чорда ул, читтән торып укып, университетны (1956) һәм университетның татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 1966 елдан бирле М. Рәфыйков — профессиональ язучы.
М. Рәфыйков үзенең әдәби иҗат эшчәнлеген поэзиядән башлаган язучы. 1944 елда Башкортстанның Күгәрчен районы газетасында яшь авторның татарча һәм русча язган беренче шигырьләре басыла. Шуннан соң, 1944— 1950 еллар арасында, Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында аның исеме бик еш күренә.
Шулай да М. Рәфыйков укучылар массасына күбрәк оригиналь проза әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләре белән билгеле. Тәрҗемәче буларак, ул татар классик әдәбияты үрнәкләрен һәм татар совет язучыларының аерым проза әсәрләрен бөтенсоюз укучысына җиткерү юнәлешендә актив эшли. Аның тәрҗемәсендә Г. Тукайның чәчмә әсәрләре (мәкаләләре, фельетоннары), Ш. Камалның «Матур туганда» («Когда рождается прекрасное», беренче басмасы, Казан, 1957) романы, Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» («Между жизнью и смертью», Казан, 1960) повесте һәм «Җимерелгән бастион» («Разрушенный бастион», Казан, 1967) романы, И. Нуруллинның Тукай турындагы хикәяләр китабы («Поэт из деревни Кырлай», Мәскәү, Детгиз, 1967), X. Сарьянның «Әткәм һөнәре» («Память отца», Казан, 1970) повесте, 3. Нуриның «Партизан язмалары» («И мертвые мстили», Казан, 1975), М. Әмир, И. Гази, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники, Ф. Хөсни. Г. Минский, Р. Төхфәтуллин, Л. Ихсанова һ. б. татар язучыларының күп кенә хикәяләре дөнья күрде.
М. Рәфыйковның үз повесть һәм хикәяләрен асылда документаль лирик проза дияргә була. Ул яшьлекләре Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән кордашлары турында яза, аларның хезмәттәге һәм сугыш кырындагы фидакярлеген, батырлыгын тасвирлый, гыйбрәтле вакыйгалар, кеше язмышлары, авылдагы социалистик яңарыш, туган табигать күренешләре аша күпмилләтле совет халкының какшамас бердәмлегенә һәм дуслыгына дан җырлый.
Рәфыйковның язу стиле шигърилеге, җанлы сөйләм интонацияләренә бай булуы белән аерылып тора.
М. Рәфыйков үз әсәрләрен рус теленә үзе тәрҗемә итә, алар «Литературная Россия» газетасында, «Дружба народов», «Волга» журналларында еш басыла. 1977 елда әдипнең «Безнең авыл мәктәбе» повесте «Волга» журналының иң яхшы әсәрләр өчен бирелә торган еллык премиясенә лаек булды. Берничә кыска хикәясе («Шарлама», «Сиңа ничә яшь?» һ. б.) «Совьет ленд» («Советлар иле») исемле журналда инглиз, непал һәм һиндстанның унике милли телендә дөнья күрде.
М. Рәфыйков республика һәм үзәк матбугатта очерклары, әдәби тәрҗемә мәсьәләләренә караган мәкаләләре һәм рецензияләре белән дә еш кат- наша иде.
Мәҗит Рәфыйков 1986 елның 24 январенда вафат булды. Ул 1965 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013