Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәфыйк Мөхәммәтшин:
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәфыйк Мөхәммәтшин:

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л<= М => Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Азат Магазов Нәҗип Мадияров Мөнир Мазунов Рәмилә Майорова Геннадий Макаров Мәхмүт Максуд Садри Максуди Шәһидә Максудова Әдип Маликов Әнвәр Маликов Мәдинә Маликова Мөхәммәтша Мамин Якуп Мамишев Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев) Шамил Маннапов Шәйхи Маннур Зыя Мансур Алмаз Мансуров Зиннур Мансуров Фәнил Мансуров Миркадәм Матшин Хәдичә Махиянова Мәдүнә Ринат Мәннан Рәйхан Мәннәпова Гассам Мәргыйләни Разыйм МӘРДӘНШИН Ләйсәрә Мәрдәншина Шиһабетдин Мәрҗани Нурихан Мәрханов Зәет Мәҗитов Фидаил Мәҗитов Венера Мәҗитова Инзилә МӘҖИТОВА Мәҗлиси Заһид Мәхмүди Әмир Мәхмүдов Гали Мәхмүдов Мирза Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Фәнзәлия Мәснәвиева Раилә Мәсхуди Габдел Мәхмүт Назыйм Мәхмүтов Гүзәл Мәхмүтова Мөхәммәт Мәһдиев Мөхәммәт Миначев Мөхәммәд Минбагыйсов Рөстәм Мингалим Кашшафетдин Минзәләви Әгъния Миннебаева Габдрахман Минский Мидхәт Миншин Рәшит Минһаҗ Асия Минһаҗева Әнисә Минһаҗева Зөләйха Минһаҗева Кыям Миңлебаев Хатыйп Миңнегулов Гөлҗофар Миңнеханова Наилә Миңнеханова Ким Миңнуллин Роберт Миңнуллин Туфан Миңнуллин Фәрвәз Миңнуллин Әлфия Миңнуллина Йолдыз Миңнуллина <Маһирә Миңнуллина Илдар МИРГАЛИМОВ Мөхәммәт Мирза Гөлназ Мирзасалихова Вил Мирзаянов Фирдәвес Мирзаянов Фнүн МИРЗАЯНОВ Гүзәл Мирзаянова Назиф Мириханов Нурзия Мирхазова Рауль Мир-Хәйдәров Вәдүт Мифтахов Зөбәер Мифтахов Нотфи Мифтахов Сәвия Михайлова Рафис Могыйнов Азат МOЗАФАРОВ Мәхмүдә Мозаффария Маһруй Мозаффария Габделгазиз Монасыйпов Газинур Морат Рамилә МОРАТОВА Динә Морзакаевa Ирек Мортазин Мансур Мортазин Фоат Мортазин Ягсуп Мортазин Альбина Мортазина (Насыйрова) Фәния Мортазина Мортаза бине Мостафа Алмаз Мостафин Җәмил Мостафин Камил Мостафин Мөдәррис МОСТАФИН Мөсәгыйть Мостафин Нәфкать МОСТАФИН Равил Мостафин Рафаэль Мостафин Шаһинур Мостафин Эдуард Мостафин Фәнзилә Мостафина Әмирҗан Мотаплапов Зәет Моталлапов Камил Мотыйгый Фәнис Мотыйгуллин Әлфия Мотыйгуллина Салисә Мотыйгуллина Рәсимә Муллаянова Әлфия Мөбарәкова Илфат МӨГЫЙНОВ Шәрәф Мөдәррис Зилә Мөдәррисова Марат Мөлеков Муса Мөлеков Сөләйман Мөлеков Фатих МӨСӘГЫЙТЬ Х. Мөслими Кол Мөхәммәт Рузилә Мөхәммәтова Рүзәл Мөхәммәтшин Рәзинә Мөхияр Галим Мөхәмитшин Шакир Мөхәммәдев Гөлсем Мөхәммәдева Ленар Мөхәммәдиев Ринат Мөхәммәдиев Мөхәммәдьяр Шакир Мөхәммәдъяров Гомәр Мөхәммәт улы Газиз Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтшин Ләлә Мөхәмәтшина Наил Мөхәррәмов Зариф Мөэминев Энҗе Мөэминова Хәйретдин Мөҗәй Халисә Мөдәррисова Габделмәннән Мөслимов Фәйрүзә Мөслимова Гөлшат Мөхәммәдия Рафаэль Мөхәмәтдинов Рәфис Мөхәммәтдинов Фаек Мөхәммәтҗанов Гаяз бине Мөхәммәтхафиз Гарифҗан Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтшин Хәмит Мөхәммәтшин Айгөл Мөхәммәтшина Сафуан Мулла Гали Лилия Муллагалиева Марат Муллакаев Роза Мулланурова Рәфкать Муллин Илфат Мусин Флүн Мусин Чыңгыз Мусин Рафаэль Мустаев Әхәт Мушинский

Бабайлар яшьләр белән эшли алмый

Россия ислам институты имамнар әзерләү белән генә чикләнмичә, ислам илаһияте, тел белгечләре, икътисадчылар, журналистлар да әзерли. Бирегә Россиянең 45 төбәгеннән килеп гыйлем эстиләр. Әлеге киң профильле югары уку йортының ректоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин белән уку-укыту барышы хакында сөйләшәбез.

– Рәфыйк әфәнде, бүгенге көндә дин өлкәсенә ниндирәк яшьләр килә?

– Шәхсән үзем федераль университетта да укытам. Анда ислам теологлары әзерлиләр. Дөрес, биредәге яшьләрнең мотивацияләре башкача – динне тирәнрәк өйрәнү өчен киләләр. Ә безнең РИИга белем алырга омтылган мөселман яшьләре килә. Чыннан да имам булырга теләүчеләр килә, чөнки аларның башка барыр урыннары юк. Лингвист һәм икътисадчылар өчен сайлап алу мөмкинлеге бар-барын. Безне сайлауларының сәбәбе – мөселман яшьләре мөселман шартларында белем алырга тели. Быел икътисадчыларның беренче чыгарылышы булды. Хәзерге беренче курс студентларын алсаң, алар интеллектуаль яктан федераль университет студентларыннан түбәнрәк тора дип санамыйм. Бик белемле мөселман яшьләре килә. Үзеңнең фикердәшләрең белән бергә уку, тәртипле коллективта яшәү студент өчен дә, аның әти-әнисе өчен дә гаять мөһим.

– Дин белемен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсендә дә сезнең фикерләрне ишетәсе иде. Хөкүмәтебез башына тимер тарак булмасмы бу? Чөнки Татарстан күп милләтле генә түгел, күп динле республика да бит.

– Әйе, мәктәпләрдә дин сабагы укытыла башлады инде. Алдан ике ел тәҗрибә рәвешендә. Хәтерләсәгез, аны 21 төбәктә уздырган иделәр. Дөрес, экспериментта Татарстан катнашмады. Безнең тирәдән чуашлар, мөселман республикаларыннан чеченнар кушылды. Шушы экспериментның нәтиҗәләре нигезендә, кайбер ата-аналар сыйныфларны конфессиональ күзлектән чыгып бүлүгә каршы дип тә әйтеп булмый инде, шулай да шик белдерәләр. Шуңа күрә дә Татарстанда бүлү юк. Бездә 4-5 сыйныфтан алып дөньяви этика һәм дөнья диннәре фәнен укыталар. Хәер, ата-аналарның сайлап алу мөмкинлеге бар.

– 4-5 сыйныфта балаларга динне аңлату соң түгелме?

– Киресенчә, иртә дип саныйм, чөнки дин турында мәгълүмат бирү нинди дә булса тарихи белемнәргә таянырга тиеш. 4-5 сыйныфлар буенча дәреслек төзүдә Мәскәү авторлары белән бергә мин дә катнаштым. Татарстанда без язган дәреслек буенча укыталар. Ислам тарихы турында сөйләгәндә, мәсәлән, диннең кайда формалашканын 11-12 яшьлек балага ничек аңлатасың? Географиядән белемнәре юк, ул әле борынгы чор тарихын укымаган. Шуңа күрә мәсьәлә тарихи белемгә барып тоташа. Мәктәп дини дөньяга караш системасын формалаштыра торган оешма түгел. Безнең мәктәп дөньяви, шунлыктан балага дөньяви белемнәр бирү культурологик җәһәттән мәдәният юнәлеше буларак укытуны беренче планга куя. Ләкин динне мәдәният буларак укытып булмый. Диннең исә, догматик нигезләрен аңлатмыйча, мәдәниятен төшендерү мөмкин түгел.

Мәктәптә дин сабакларын кертү мөһим, яшьләргә барыбер дин турында белем бирергә кирәк. Диннең җәмгыятьтә тоткан урынын беләбез. Алар үзләрен мөселман традицияләрендә дип саный, сөнниме, ханәфиме, шигыймы – андый әйберләрне белми. Бүгенге көндә Россиядә ислам диненең нинди традицияләре, үзенчәлекләре барлыгын һәр мөселман – мәчеткә йөриме ул, йөрмиме – белергә тиеш дип саныйм. Россиядә нинди диннәр булганлыгын, безнең бабаларыбыз мең елдан артык ислам динен тоткан дигән хакыйкатьне яшьләр белергә тиеш. Бүгенгә әле ул белемнәр юк. Үсеп килүче күп яшьләр дин мәгълүматын интернет ресурслардан ала. Ә иң аянычы: чит илләрдә укып кайткан төрле дин әһелләреннән. Дөрес, алар ислам турында начар сөйли дигән сүз түгел. Әмма биргән белемнәре конкрет безнең җирлектән аерылган.

– Дини белемне үзебездә алу мәсьәләсе актуальләште. Шулай да, гыйлем эстәргә читкә чыгучылар да бар. Аларның саны, андагы тормышларыннан сез хәбәрдармы? Диния нәзарәте аларны контрольдә тотамы?

– Дини укыту бер калыпка салына инде. Чыннан да, узган гасырның 90нчы елларында мәктәпне тәмамлаган яшьләр читкә китә иде. Алар теләсә кайда укыды, исәбен әле дә алып бетерә алмыйлар. Хәтта дәүләт структуралары да белеп бетерми. Ул яшьләрнең күбесе анда калган. Бик яшьли чит илгә чыгып укуның иң тискәре ягы, ул да булса, алар мәктәп бусагасыннан, дин өлкәсендә бернинди белемсез килеш китә. Ә яшь кеше – чиста кәгазь кебек. Анда нәрсә язасың, шуны монда алып кайта дигән сүз. Читтәге мөгаллимнәр үзләренең традицияләрен өйрәтеп кайтара, аннары монда каршылыклар килеп чыга. Шуңа да, тәүге белемне үзебездә алырга кирәк. Бөтенләй чит илгә чыгармаска дигән сүз дә дөрес түгел инде. Безнең институтта да, мәсәлән, магистратурада укучыларны чит илгә җибәрәбез. Безнең шәкертләр Малайзия, Индонезия, Төркиядә белем ала. Менә хәзер Алжирда уку мөмкинлеге бар.

– Татарстанда 9 мәдрәсә бар. Аларның укыту программасы бер-берсеннән аерыла дип беләм...

– Бүгенге көнгә кадәр мәдрәсәләр мөмкинлекләренә карап эшләп килде. Мәсәлән, Кукмарада – 2 еллык, башка җирдә 3, 4 еллыклары да бар. «Мөхәммәдия», мәсәлән, 5 ел, хәтта институттан да күбрәк укыта. Безнең бакалавр системасы 4 еллык. «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсе булса да, анда дәүләт дипломы бирмиләр. Яңа мөфти килгәч, уку-укыту мәсьәләләре белән шөгыльләнә башладык. «Умма» дигән укыту-методика берләшмәсе бар. Ул бердәм стандартлар эшли. Мәгариф системасы булгач, оештыручы үз таләпләрен куярга тиеш. Стандарт һәм компетенция дигән әйбер бар. Имам кем булырга тиеш? Аңа нинди белемнәр кирәк? Ул гарәпчә камил белергә тиешме? Гарәпчәне яхшы белеп, башка фәннәр буенча белеме сай икән, әйтик, авылда ул үзенең камил гарәпчәсе белән нишли ала? Аның белемнәре Коръән буенча күбрәк булырга тиеш түгелме? Авылда бит әле мөселман хокукы мәсьәләләре беренче планга чыга. Милек бүлү, мирас мәсьәләләре... Хокук мәсьәләләрен күбрәк укытыргамы? Дин белгече әзерләү – ул, чыннан да, бик җитди мәсьәлә. Моңарчы мөселман хокукы мәсьәләләре арткы планда кала иде. Әнә шушы стандартларны эшлибез. Диния нәзарәте аларны киләсе уку елыннан гамәлгә кертәчәк. Бердәм стандарт булса, шәкертләргә бездә укуларын дәвам итәргә дә җайлы булачак. Ягъни дүртенче елын Россия ислам институтында укып, югары белемгә ия булачак, һичьюгы шуңа өметләнәбез. Быелдан Урыссу мәдрәсәсе белән шулай эшләргә булдык. Яшьләргә мотивация өчен дә яхшы булыр иде. Бүгенге көндә мәдрәсәләрнең абруе шактый түбән. Ни өчен икәне һәркемгә ачык, имамның эш хакы юк, социаль яклаулар юк. Ата-ана да бит баласы үз урынын тапсын, төпле белеме булсын дип тырыша. Ә дәүләт дипломы булса, мәктәптә дә укыта, төрле структураларда да эшли алачак дигән сүз.

– Татарстанда 1400ләп мәчет бар, шуларның 850гә якынына имамнар җитми...

– Чыннан да, мәчеттәге имамнарның 70 проценты инде картлар. Яшьләр авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый. Чуашларда мәхәллә системасы бар. Анда авыл халкы мәдрәсә, мәчетне тота. Бездә хәлләр алай мактанырлык түгел шул. Шулай да, күп нәрсә имамнан да тора. Яшьрәк имам, әлбәттә, яшьләр белән эшли башлый, мәчеткә йөрүчеләр дә арта. Ә карт бабайларның яшьләр белән эшләргә рәте юк. Үзенчә тырышса да, белеме җитми. Әле аның үткәне шиклерәк, колхоз рәисе яки парторг та булган булса... Андыйлар халыкта ихтирам да уятып бетерми. Бүгенге көндә мәеткә женаза укырга кеше тапмый тилмереп йөргән авыллар да бар. Алар белән чагыштырганда, мондый картларыбыз булганына шөкер итәргә кирәктер, анысы. Иң мөһиме, имам мәхәллә белән эшләргә тиеш. Нурлат районының бер авылында практика үтү өчен яшь кеше сорадылар. Егет килә, мәчет буш. Аптырагач, Коръән укысын, дидек. Вакыты җиткәч, көн саен микрофонны кабызып, Коръән укый башлады. Бер атна укый – мәчеткә килүче юк. Ике атна микрофон каршында Коръән укыганнан соң, икенче авылга күченә дигән хәбәр ишеткән авыл халкы мәчет тутырып яшь мулла янына җыела. Бер могҗиза кебек була инде бу. Әгәр дә авыл халкы белән эшләсәң, сала кешесе ул барыбер рәхмәтле. Алар диннең кирәклеген аңлый.

– Сезнең уку йорты Семинария белән дә тыгыз элемтәдә тора бугай?

– Күптән түгел Казан православ руханилар семинариясенең яңа ректоры игумен Ефимий белән очраштык. Безгә килеп ул Россия ислам институты һәм бездәге укыту системасы белән танышты. Шәхсән үзем дә семинариягә барып, җавап визиты ясадым. Проректорлар белән конференцияләр дә уздырдык. Алга таба үзара хезмәттәшлек турында килешү әзерлибез. Аларның үзләрендә ислам нигезләрен, татар телен укыту теләге бар. Революциягә кадәр дә алар ислам дине нигезләрен укыткан. Безнең педагоглар анда барып укытса, аларныкылар безнекеләргә христиан дине нигезләрен өйрәтсә, студентларның күпсанлы сорауларына җавап бирсәләр, кызыклы гына уртак проект килеп чыгар иде.

Белешмә:
 Рәфыйк Мөхәммәтшин
• Татарстанның Балтач районы Борнак авылында 1955 елның 17 февралендә туган.
• Казан дәүләт университетын тәмамлый.
• Сәяси фәннәр докторы (2001 ел), профессор (2006).
• Россия ислам институты ректоры. Татарстанның дәүләт премиясе һәм «Рухи мирас» премиясе лауреаты. Күпсанлы китаплар, монографияләр авторы.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013