Бүген Әдипләр: Гали Рәфикый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гали Рәфикый


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Римма Ратникова
Ришат Рәҗәпов
Гали Рәфикый
Гали Рәфикый
(1890-)
РӘФИКЫЙ Гали Лотфирахман улы (29.6.1890, Уфа губернасы Бәләбәй өязе Баязит а. — 11.3.1944, Бәләбәй ш.), журналист, язучы, тәрҗемәче. «Галия» мәдрәсәсендә (Уфа) белем ала. Казан Татар укытучылар мәктәбен (1915), Башкорт пед. ин-тын (1930 еллар) тәмамлый. Кыргызларда укытучылык итә. 1917 елдан соң Башкортстанда укыта (Бәләбәй татар-башкорт пед. техникумында Һ.6.). «Шура», «Аң», «Ак юл», «Белем», «Культура революциясе» журналларында, «Вакыт», «Баш-кортстан», «Яна авыл» газеталарында языша. «Алатау буйларында» (1913), «Вакытлы никах» (1913), «Артык кеше» (1914) һ.б. очерк һәм хикәяләр җыентыклары авторы. Татар теленә И.С.Тургенев, А.И.Куприн әсәрләрен тәрҗемә итә. Урта мәктәп өчен рус теле дәреслеге авторы.
Татар энцуиклопедиясе.

ТАШЛАРНЫ ҖЫЯР ВАКЫТ

Без әле үзебезнең кем икәнлегебезне белмибез.
Соңгы вакытта миңа бер уй тынгы бирми. Тарихның без белгән кадәре генә төпкеленә төшеп, татарның иң акыллы, иң даһи улларының язмышын күздән кичереп карасак, шуны күрәбез - башка милләтләргә, бигрәк тә урысларга, күпме мәгърифәт, күпме агарту алып килгәннәр алар. Аксаков, Тургенев, Карамзин... Гафури, Бабич, Рәфикый... Әлеге уй, бәлки ул гөнаһлы уйдыр, шуннан гыйбарәт ки, татар ул, Ходай тәгалә тарафыннан, махсус рәвештә, башка милләтләрне агарту миссиясе белән яратылмады микән?
Мөхтәрәм галимебез, бөтен дөнья турында суз алып барырлык та түгел, әле үз голәмәләребез арасында да авыз чите белән елмаюдан башка бәя алмаган Нурихан ага Фәттахның "Шәҗәрә" китабын укып карасак, минем әлеге теория"мнең дөреслеккә шактый якын икәнлеге күзгә чалына. Бу китапта без бөек мәдәнияткә ия булган бабаларыбызның нинди генә континентларга, нинди генә дәүләтләргә таралып, аларның телләрендә һәм мәдәниятләрендә беренче карашка тою да мөмкин булмаган эз калдырып, шунда яшәүче халык эчендә эрүләрен, шулар белән тәмам кушылып китүләрен курәбез.
Ләкин, бер бөек акыл иясе сүзләре белән әйтсәк, ташларны таратыр вакыт бар, ташларны җыяр вакыт бар. Безгә, күрәсен, энҗе-мәрҗәннәребезне барлар, бөртекләп җыяр, шул ташларны милләтебез таҗына тезеп, аның җем-җем ялтыравы яктысында горур рәвештә тураеп басар вакыт җитте.
Бүген сезнең, игътибарга тәкъдим итәргә теләгән әсәрләрнең, авторы Гали Рәфикый да милләтебезнең, әнә шул бәһа биреп бетергесез асылташларыннан берседер. Ул үзе 1890 елның 29 июлендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Җилдәр олысы Баязит авылында дөньяга килгән. Мөгаен, бүгенге Татарстан чикләреннән читтә тууы аркасындадыр, ул туган халкының игътибар үзәгеннән, аның мәгърифәт үсешеннән читтә калган. Югыйсә, әле хәзер сез укыячак хикәяләрне генә алсак та, аларның христоматияләрдән урын алмавы гаҗәп хәл түгелмени?
Гали Рәфикыйнң әдәби мирасы әлләни зур түгел. Анң нибары бер шигыре ("Зилзилә") һәм егермеләп чәчмә әсәре матбугатта чыккан. Төп һөнәре буенча укытучы буларак, ул күбрәк балаларны мәктәптә тәрбия итү һәм төрле предметлар буенча фәнни-популяр мәкаләләр һәм очерклар, хәтта дәреслек тә яза.
Әлбәттә, Октябрь зилзиләсен ул ничек бар шулай кабул итә. Ләкин инде "якты тормыш"ка чыккач аның әдәби эшчәнлеге бөтенләй туктый. Димәк, фән өлкәсендә коммунистлар идеологиясенә күз йомарга, буйсынырга мәҗбүр булса да, әдип буларак, Гали Рәфикый сынмый, туп-туры баскан килеш кала.
Минем алдымда Г.Рәфикыйньщ әсәрләре, аның иҗаты һәм тормыш юлы хакында язылган фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, хатлар, фоторәсемнәр тупланган калын-калын ике папка ята. Боларның барысын да безгә язучының туганы, Уфада яшәрче мөхтәрәм галимебез Мөхәммәт әфәнде Рәфыйков юллаган. Материаллар арасында олуг галимебез Нәкый ага Исәнбәттән башлап, Исмәгыйль ага Рәмиевне, Гали ага Халитне, Фатыйма ханым Ибраһимованы һәм башкаларны кертеп, бик күп кешеләрнең, язмалары бар. Алар арасында, шулай ук, "Аң" журналының 1913 нче елгы 4 нче, "Ак юл" журналының 1915 нче елгы 22 нче саннары (аларда Г.Рәфикыйның "Ыссык-күл"е һәм Андерсеннан тәрҗемә ителгән "Каләм һәм кара савыты" басылган) да бар.

Әхмәт Дусайлы.
"Аргамак" журналы № 5, 1994.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013