Бүген Әдипләр: Рәфгать Әһлиуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфгать Әһлиуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин
Рәфгать Әһлиуллин

ДӨНЬЯНЫ ТЕТРӘТКӘН ЕГЕРМЕ ЕЛ

Бүген без моннан егерме ел элек 1990 елның 1 мартында оештырылган «Бердәмлек» газетасының юбилеен билгеләп үтәбез. Шушы ук елның 25 апрелендә беренче саны дөнья күргән милли басмабызга беренче көннән бирле оештыручылар тарафыннан баш мөхәррир итеп билгеләнгән, журналистикада 45 ел стажы булган, тәҗрибәле журналист Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин җитәкчелек итә.
«Бердәмлек»нең хәбәрчесе аңа мөрәҗәгать итеп, басманы оештыру мәшәкатьләре, узган еллар хатирәләре белән уртаклашуын сорады.
– Рәфгать әфәнде, Сез «Бердәмлек» газетасының алыштыргысыз баш мөхәррире булып егерме ел эшлисез инде. Газета оештырылган чордагы кайбер истәлекләрегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде.
– «Бердәмлек» газетасы оештыруга кагылышлы истәлекләр 80нче еллар азагына туры килә. Илебездә демократия җилләре исеп, хакимияткә, партиягә яңа җитәкчеләр килә башлагач, өлкәбездә күп милләт вәкилләренең, шул исәптән татарларның да, моңа кадәр тышка чыкмаган, ләкин күңелләрендә йокымсырып яткан милли аңнары уяна башлады. Шул вакытта безнең төбәк татарлары да өлкә үзәгендәге Яшьләр йорты бинасында җыелып, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәннән соң, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятен оештыру, аның газетасын булдыру кирәклеген дә күтәреп чыктылар һәм моңа әзерлек эшләрен җәелдереп җибәрделәр.
1989 елның җәендә өлкә үзәгенең ипподромында өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте тарафыннан оештырылган беренче Сабан туенда коммунистлар партиясенең өлкә комитеты исеменә төбәгебездә татар газетасын нәшер итәргә теләк белдереп хат язылды һәм имзалар җыелды.
Шул хатны «Туган тел» активистлары Равил ага Яһудин, Мансур ага Ямалетдинов, милли оешманың шул чактагы рәисе Рәшит ага Абдуллов икенче көнне ук партиянең өлкә комитетына тапшырдылар. Шул вакытта, имзаларны тагын да җыячакбыз, дигәч, түрәләр: монысы да җитәрлек булган, күбрәк җыя аласыгызны беләбез, тик милли газета ачу өчен Мәскәүнең ризалыгын алырга кирәк, дип белдерделәр.
Без җавап көтә башладык. Ярты айлап вакыт үткәч, шалтыраткан идек – «юк әле», диделәр. Бу сүзне без ике айдан соң да, өч айдан соң да, кыш үтеп барган көннәргәчә ишетеп тордык. Шулай да Мансур Ямалетдинов атна саен шалтыратып, парттүрәләрне аптыратып бетерде. Озак җавап ала алмагач, Мәскәүдән беренче секретарь итеп җибәрелгән Афонинга кадәр барып җиттек. Берничә көннән безне пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Владимир Дровянников белән идеология бүлеге секретаре Геннадий Деревякин кабул итеп, Үзәк комитеттан мәсьәләне урында хәл итәргә дигән хәбәр алулары турында әйттеләр.
Шуннан соң да әле шактый озак көннәр үтеп китте, февраль аеның чатнама суык соңгы иртәсендә өлкә комитетының икенче секретаре Иван Абрамов (аның тумышы буенча Татарстаннан икәнен ишеткән идек) янына барып карарга булдык.
Аның белән сөйләшүебезнең икенче көнендә үк, 1989 елның беренче март иртәсендә, өлкә радиосын кабызып җибәрсәм, төбәгебезнең атаклы дикторы Гинзбург иде булса кирәк, тантаналы тавыш белән өлкәбездә 30 мең экземпляр белән атнага бер тапкыр «Бердәмлек» татар газетасы чыга башлаячагы турында өлкә партия комитеты карары кабул ителүен хәбәр итте. Шатлыгыбызның чамасы булмагандыр, мөгаен. Без ул чакта тиражыбызны 30 мең данә булачагына чын күңелебездән ышана идек әле.
1 марттан партия комитеты карары белән мин «Бердәмлек»нең баш мөхәррире итеп билгеләндем, бераздан тиешле күләмдә акча да бүлеп бирелде, редакциянең штаты булдырылды. Газетабызның беренче санын без, Рәфгать Әһлиуллин, Идеал Галәветдинов, Шамил Галимов һәм Әминә Шәмсетдинова, элек үзем озак еллар эшләгән «Волжская коммуна» газетасы редакциясенең ярдәмчел җитәкчеләре тарафыннан бирелгән бер бүлмәдә ясадык.
Татар хәрефләре булган беренче машинкабызны төбәгебезнең атаклы шәхесе Равил абый Яһудин үз акчасына Казаннан кайтарткан иде. Безгә текстларыбызны кәгазьгә бастырырга, хәзерге вакытта экономика университетында эшләүче Мария Йосыйпова булышты. Әле аннан соң да даими машинистка тапканчы, ярты еллар чамасы безгә килеп эшләп йөрде ул. «Бердәмлек»нең беренче санын чыгарырга тәгаенләгән көнне Матбугат йорты типографиясендә урыс кызлары машинкада бастырган кулъязмаларыбызны линотип машиналарында озак җыеп маташтылар. Тик беренче мәлдә эшләренең рәте булмады. Юл саен бишәр-алтышар хата җибәрәләр иде. Кләүле районында татарча «Ватан байрагы» газетасында эшләп бирегә килгән хәреф җыючы урыс кызын тапкач кына, эшләребез бераз җайланды. Ул хаталарны төзәтә-төзәтә типографиядә төнге икегә кадәр утырдык, тик барыбыр морадыбызга ирештек һәм «Бердәмлег»ебезне басарга тапшырып, өйләребезгә таралыштык.
Ә иртән таңнан килеп, газетабызның беренче санын кулыбызга алгач, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Типография хезмәткәрләре белән бергә фотога да төштек әле.
Шул көнне болытлар астында югалып торган кояш та елмаеп чыкты, һәм бөтен дөнья яктырып киткәндәй тоелды безгә. Шулай итеп, өлкә татарлары өчен яңа тормыш – хәбәрдарлык тормышы башланды.
Беренче саныбыз 3200 тираж белән чыккан иде. Шуның ике меңен татарлар күпләп яшәгән Камышлы районы җитәкчелеге сатып алды, беразын «Союзпечать»нең шәһәр киоскларына сатуга куйдык. Тиражның калган өлешенең дә бер данәсен дә югалтмадык, бер атна дигәндә анысын да сатып бетердек.
Халык «Бердәмлек» турында ишетеп, газетабызга языла башлады. Тиражыбыз икенче елда ук 5500-6000 данәгә, ә тора-бара 7000гә кадәр җитте. Ә «Кыйбла» кушымтасын нәшер итә башлагач, аны Советлар Союзының барлык почмакларында – Мәскәүдә, Уфада, Казанда, Ташкентта, хәтта Магаданда да алдыра башладылар.
Кызганычка, 1992 елда дефолт булып, акчалар юкка чыгып, үзгәртеп кору чорында эшсезлек башлангач, тиражыбыз төште. Әле яхшы, халык депутатларының өлкә Советы газетабызның оештыручысы булып теркәлде һәм газетаны нәшер итүгә бюджеттан тиешле күләмдә акча биреп тора башлады.
Халыкны да аңлап була, ул вакытта рухи ризык турында түгел, балаларыңа бер телем ипи табу турында кайгыртырга кирәк иде бит. Шулай да тукталмадык, зур кыенлыклар, акчасызлык, штат кыскартулар, битләр санын киметү аша үтеп, менә, Аллаһыга шөкер, 20 еллык юбилеебызга да килеп җиттек.
– Газетаның юнәлешен ничек билгеләдегез?
– Газетабызның беренче санында дөнья күргән баш мәкаләбез дә: «Без һичшиксез хәзерге шартларда партиянең милли политикасы буенча КПСС платформасы тарафыннан каралган позицияләрдә нык торачакбыз. Безнең өчен бүген иң якын аңлатмалар – хәбәрдарлык, демократия, үзгәртеп кору. Шуңа күрә «Бердәмлек»нең төп девизы итеп «Халыкларның ирекле үсеше белән туган ил куәтле» дигән сүзләрне сайладык. Алар кыйблабызны һәрчак күрсәтеп торырлар дип ышанабыз», – дигән сүзләр язылган иде. Шул девиз егерме ел инде газетабызның исеме өстендә язылып бара. Башта коммунистлар партиясе, аннан халык депутатларының өлкә Советы таратылып, илдә нинди генә вәзгыять булуга да карамастан, уңга-сулга тайпылмыйча, шул бер юнәлеш алган юлдан барабыз. Дөрестән дә, ирекле үсеш булганда гына, төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату яшәячәкләр. Илебез дә, һичшиксез, көч-куәт алачак.
– Газетаның исемен кем уйлап тапты соң?
– Өлкә үзәгендә кичке татар мәктәбе эшли башлагач, беркөнне 12нче мәктәп бинасында татар активистлары җыелышып, озак кына булачак газетабызга исем уйлашып утырган идек. Төрле исемнәр яңгырады, әмма хәзер «Бердәмлек» исемен беренче булып кем тәкъдим иткәнен тәгаенләп әйтә алмыйм. Бу барыбызның да уртак иҗат җимеше булгандыр, мөгаен.
– «Бердәмлек» шушы исемне аклап, өлкә татарларын, татар милли оешмаларын бер йодрык итеп берләштерә алдымы?
– «Татар башын татар ашый», – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. 1992 елдагы путчтан соң өлкә депутатлары Советы таратылгач, без оештыручыларсыз калдык. Шул вакытта губернатор Константин Алексеевич Титов «Самарские известия» газетасы белән бергә «Бердәмлек»не дә өлкә администрациясе карамагына алып, аларның оештыручысы булырга, матди һәм рухи ярдәм дә тәкъдим иткән иде. Тик шул чакта өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең кайбер җитәкчеләре үзләренең басманың төп оештыручылары булуларын дәгъвалый башладылар, без аның тулы хокуклы хуҗасы булырга, юлын, юнәлешен билгеләргә тиеш, дип каршы чыктылар. Ике ай чамасы шулай тарткалашканнан соң, губернатор: «Ярар, үзегез теләсәгез нишләгез», – дип, безне ачык демократия диңгезенә чыгарып җибәрде.
Өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең һәм «Бердәмлек» газетасының, аеруча баш мөхәррир буларак минем уртак тел тапмавыбыз 1991 елда Казанда үткәрелгән беренче Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан ук башланып киткән иде, һәм бу әле бик күп еллар дәвам итте, бу каршылыкларның кайтавазы әле хәзер дә вакыт-вакыт ишетелеп куя.
Ике ел үткәннән соң, ниһаять, Камышлы, Похвистнево районнары һәм Похвистнево, Сызран шәһәрләре администрацияләре безне үз канатлары астына алып, оештыручыларыбыз булып теркәлгәч тә, каршылыклар дәвам итте.
Берничә елдан өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, сәбәбен аңлатып та тормыйча, үзенең «Бердәмлек»нең оештыручылары составыннан чыгуы турында карар кабул итте. Ярый әле башка оештыручыларыбыз безне ташламадылар, матди ярдәм күрсәтә алмасалар да, гел рухи яктан булышып, эшебезне хуплап тордылар.
Ел артыннан еллар узып бара. Тик нинди генә каршылыклар булса да, «Бердәмлек» бернигә дә карамый, үз юлы белән алга таба атлый. Шунысы куанычлы – халкыбыз аны инде яратып өлгерде. Редакциягә төрле урыннардан хатлар, язмалар килүе тукталмый. Кайчакта аларның барысын да газета битләрендә урнаштырып бетерергә мөмкинлегебез җитешеп бетми. Киләчәктә, бәлки, матди хәлебез яхшыра төшсә, күләмебезне арттырырга да туры килмәгәе.
Бүген, егерме ел милли газетада эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, үзем турында, «Бердәмлек» турында – җиңүче! – дип әйтә алмыйм. Барысы да без уйлаганча гына барып чыкмый икән ул. Без, татар зыялылары, үзара бәхәсләшеп, мин-минлек амбицияләребез белән булышып, татарларны ныклы берләштерә дә, вәгъдә иткәнебезчә «Бердәмлек»нең тиражын да утыз меңгә кадәр җиткерә алмадык. Артыбызга борылып карасак, телебезне дә, мәдәниятебезне дә югалта баруыбызны күрәбез. Ә яшьләребезнең телне белми үсүләре - үзе бер фаҗига.
Шуңа күрә мин үземне бүген кайчакта җиңүче дип түгел, җиңелүче дип хис итәм. Шагыйрь Рәфис Юныс үзенең «Чигенәбез, әмма...» дип аталган шигырендә язганча:

Җиңеләбез, әйе, чигенәбез. 
Чигенәбез. 
Инде сафлардан
Шыбыр-шыбыр коела 
ыбыр-чыбыр.
Качасыңмы син дә, каһарман?..
...Җиңеләбез, ләкин – 
җиңдермичә,
Тез чүктерми җанны,
вөҗданны. 
Бер исән кул калса, байрак
итеп 
Шул күтәрер уртак иманны.
Бу төкәнмәс көрәш - җиңүгәчә. 
Көчсезлекләр көчкә тоташа. 
Саф арты саф, дулкын арты
 дулкын 
Бабайлардан оныкларгача...
Җиңеләбез. Сафлар түглеп
ага, 
Ләкин бетмәс барыбер
түгелеп. 
Әйе, мин дә бүген җиңелүче, 
Шөкер, хыянәтче түгелмен. 

Менә дөньяны тетрәткән бу егерме ел үтеп тә китте. Шул дөньяда «Бердәмлек» тә бүген яшәп ята. Тормыш дәвам итә. Һәм бүген без бар, без исән дип оран салуыбыз безгә, безнең «Бердәмлег»ебезгә яшәргә көч өсти. Бүген бездә бәйрәм – «Бердәмлег»ебезнең 20 еллык гаилә бәйрәме. Бәйрәмдә җитешсезлекләр, кыенлыклар, каршылыклар турында, бәлки, сөйләргә дә кирәкмәгәндер. Ә шулай да башкача мөмкин түгел. Яшәү өчен дөреслекне белү, үз принципларыңа хилафлык, хыянәт итмәү кирәк. Шул очракта гына без алга таба да яшәячәкбез. Йөз яшә, мең яшә, «Бердәмлег»ебез!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013