Бүген Әдипләр: Рәфәт Шәйдуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфәт Шәйдуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова
Рәфәт Шәйдуллин Рәфәт Шәйдуллин Түбән Камада яши. Татар әдәбиятында мәсәл язучылардан Мәҗит Гафуридан соң, Рәфәт ага икенче. Хәзер бердән-бер. Казан Дәүләт Университетының юридик факультетын тәмамлагач Рәфәт Шәйдуллин адвокат һөнәренә чума, кешеләрне яклый. Шунда ук аның беренче мәсәлләре дә үзеннән үзләре дәфтәргә теркәлә башлый. Күптән түгел Рәфәт Шәйдуллинның беренче китабы дөнья күрде. Җыентык “Мәсәлләрем-дусларым” дип атала.

Төлке белән бүре

Мәсәл
 

Авыл кетәгеннән тавык урлап
Кайтып килә иде бер төлке,
Килеп чыкты каршысына бүре.
(Түгел монда хәлләр һич көлке...)

– Менә рәхмәт, бу тавык миңадыр? –
Тешен ыржайтып әйтте бүре. –
Каян белдең минем ач икәнне,
Бер валчык капмаганны бүген?

– Сиздем инде... – диде шунда төлке,
Куркудан тәмам каушап калып. –
Шуңа күрә сиңа килешем дә,
Менә шушы тавыкны алып...

Ләкин ни бит... Синең телеңә дә
Йокмастыр ич бу ябык тавык.
Сиңа диеп шул абзарда бер зур
Сарык куйдым мин анда табып.

Хуҗасы исерек: гырлап йоклый,
Ач эте ачуыннан өрми.
Барып ал да шул сарыкны, сыйлан
Кырын ятып, һич чабып йөрми...

"Сарык минеке!" – дип, шатлыгыннан
Чыгып чапты бүре туп-туры.
Барып керсә, күзе янды хәтта:
Монда мал-туар – абзар тулы!

"Эләктеңме!" – диеп шунда үгез
Гайрәт белән ташланды аңа.
Мескен ерткыч аңга килми калды –
Чөйде бүрене күккә таба.

Кат-кат чөйде, мөгез белән хәтта
Тишкәләде аның эчен дә.
Кая монда ычкыну ди аннан! –
Җанын бирде абзар эчендә.

Төлке исә эченнән елмаеп
Тавык ботын тәмләп кимерде.
...Монда мораль: юк-барга ышану
Бүрене шул хәлгә китерде.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013