Бүген Рафаэль Мөхәмәтдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафаэль Мөхәмәтдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Әлфия Мотыйгуллина
Марат Мөлеков
Фатих МӨСӘГЫЙТЬ
Шакир Мөхәммәдъяров
Рафаэль Мөхәмәтдинов
Рәфыйк Мөхәммәтшин
Наил Мөхәррәмов
Рәзинә Мөхияр
Зариф Мөэминев
Рафаэль Мөхәмәтдинов
Рафаэль Мөхәмәтдинов 1947 елның 4 маенда туган, Казан дәүләт университетында укыган. Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре (тарих фәннәре кандидаты).

МИЛЛИ ИДЕОЛОГИЯБЕЗ ҺӘМ ДИН

Бүгенге татарның төп фаҗигасы — милли аңның түбән булуы. Кеше куллану җәмгыятенең бер винтигына әйләнеп бара. Ә халкы нинди, аның түрәсе, хөкүмәте дә шундый. Милли, аң, билгеле булганча, милли идеология нигезендэ формалаша. Кайбер илләрдә идеология милли гореф-гадәтләр белән нык бәйләнештә була, икенчеләрдә — дин белән, өченчеләрдә — милли конституция белән тыгыз элемтәдә тора.

Бездә исә, чынын әйткәндә, хәзерге вакытта акчага табыну идеологиясе хөкем сөрә. Тагын җитмәсә, соңгы еллларда глобальләшү сөрешләре (процесслары) дә активлаша башлады. Глобальләшү вакытында тел табигый рәвештә дә ассимиляцияләнә. Әммә Русиягә килгәндә исә, бу ассимиляция өстән идарә ителеп үткәрелә. Моның ачык мисалы, милли мәктәпләрдә Бердәм Дәүләт Имтиханны (БДИ) туган телдә бирүне тыю булып тора.

Мондый шартларда исән калыр өчен, татарның бердәм һәм көчле булуы кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, без бик таркау халык. Бу таркаулыкны өч яссылыкта күреп була. Беренчедән, криминаль капитализм безне череп баеганнарга һәм фәкыйрь-фукарага бүлде. Икенчедән, хәзерге вакытта халкыбызда татар телле һәм рус телле катламнар формалашты. Өченчедән, гади халык исламга тартыла башлаган булса, зыялыларыбызның зур өлеше дингә һаман битараф...

Бу нәрсәне күрсәтә? Татарстанда татарны милләт иттереп формалаштыручы сәясәт алып барылмый. Идеология турында уйлаучы юк. Элек бераз бар иде. Суверенитет чәчәк аткан елларда төп идея — милли хөррият иде. Халыкны әйдәп баручы лидерлар чын суверенитет (бәйсезлек) таләп итә башлагач, рәсми түрәләребез милли хәрәкәттән баш тарттылар. Аннары алар исламга таянмакчы булдылар, ләкин анда ваһһабилар һәм хәнәфиләр арасында низаг килеп чыкты. Татарстанда идарә итүче элитаның идеология өчен инде спорт өлкәсе генә калды, бугай.

Минемчә, безнең рухи нигезләребез, идеологиябез татарчылык, исламчылык һәм заманчалашу (модернизация) кебек өлешләрдән торырга тиеш. Бу өлешләрне, һәр берсен аерым ачып күрсәтергә кирәк, дип саныйм.

Безнең төрки-татар этник кыйммәтләребез нигездә фольклорда, руник язмаларда һәм урта гасыр чыганакларында чагылыш тапкан. Алар иң боронгы, ягъни исламга кадәрге мәдәни мирасыбызның асыл өлеше булып санала.

Шулай да, боронгы төрки-татарның дөньяга караш системасын өйрәнер өчен, иң мөһим тарихи чыганак булып безнең телләребез тора. Төрки телләрнең барлыкка килүе кеше тарафыннан бу дөньяның, яшәүнең эчке законнарын, аңлавы белән бәйле иде. Телләребез мәгълүмат бирү чарасы булып кына түгел, ә күбрәк дөнья элемтәләрен һәм диалектикасын чагылдыручы бер фәлсәфи система булып барлыкка килгән. Төрки, ә киңрәк алганда, Алтай һәм хәтта Туран телләре бик боронгы чорда формалашкан, шуңа күрә шактый үскән һәм фәлсәфи телләр буларак алар үз эзләрен Америка индеецларының телләрендә, шумер, Һинд-Аурупа вә хәтта семит телләрендә дә калдырган.

Төрки сүзләрнең килеп чыгышын һәм төзелешен анализлаганда мин шундый нәтиҗәгә килдем: бабаларыбыз телне иҗат итүдә дөньяда беренчеләрдән булганнар. Аларның төп «ноу-хау"сы (яңа технологиясы) шуннан гыйбарәт иде: алар аваз ияртемнәрдән торган (кар-кар> карга; кәк-күк > кәккүк) примитив телдән тавыш чыгармаган объектларны (мәсьәлән: кояш, ай, тау) билгеле авазлар белән күрсәтүче телгә күчеш ясый алганнар.

Бу күчешне бабаларыбыз ассоциатив фикерләү аркасында ясаганнар, һәм ул аларга күктәге объектлар (кояш, ай) белән бәйле булган примитив динне иҗат итүгә ярдәм иткән. Бу дин төркиләргә миңләгән яңа сүзләр һәм югарырак дәрәҗәдәге телне барлыкка китерергә булышкан. Төркиләрдән бу күчешнең дөньяга караш системасын Һинд-Аурупаһәм семит халыкларының бабалары үзләштергәннәр.

Боронгы бабаларыбыз ясаган бу тел инкыйлабы миңа Альберт Энштейнның«зур шартлау теориясен» хәтерләтә. Бу инкыйлабта тел, примитив дин һәм кешенеңүз үзен аерым шәхес итеп тою башлау — болар бөтенесе дә бер юлы үсә башлый.

Югарыда тасвирланган тел инкыйлабы белән бәйле булган дөньяга караш системасын мин шартлы рәвештә«ТАУ» (тау, кояш) системасы итеп атадым. Бу система турындагы материалны «Төрки бабаларыбызның тәүге дине һәм фәлсәфәсе» дигән мәкаләмдән («Мәдәни җомга» гәз., № 47 — 592; 01.12.2006) карап була. Тагын аны интернетның эзләү системасы аша «О философии прототюрок» дигән сүзләрне җыеп табып була. Төркиядә ул ике үзәк журналда басылып чыкты.

Безнең төрки-татарәхлакый нормаларга һәм җәмгыять һәм дәүләтөзелеше кагыйдәләренә килгәндә, аларны без руник таш язмаларында, «Угыз-намә" риваятендә, Чынгыз-ханның«Яса"сында (Монгол культурасы һәм Чынгыз-хан империясы төрки культура һәм төрки каганлыклар традицияләренең варислары иде), Йосыф Баласагуниның«Котадгу белек» (Бәхет китерүче белем) дигән әсәрендәһәм бик зур төрки фольклорда, аеруча «Манас» дигән кыргыз эпосында күрә алабыз.

Әмма, кызганычка каршы, безгә бу бай фольклор һәм язма мирасыбызны бүгенге көн ихтыяҗыннан чыгып тирән фәлсәфи хәм культурологик анализлау җитми. Әлбәттә, төрки фольклорны чагылдырган дистәләгән китаплар басылып чыккан, ләкин алар китапханәләрдә ята, төрки халыкларныңүзенчәлекле һәм заманча дөньяга караш системаларын яисә идеологияләрен булдыру өчен алардан бер кем дә файдаланмый.

Мондый вазгыятьтә ниндидер четерекле мәсьәлә килеп чыкканда, безнең татарлар үз бай рухи этник мирасын онытып, шунда ук җәвапны Корьәндәһәм хәдисләрдә эзли башлыйлар (Татарның гарәп артыннан йөгерүе). Элек җәвапны табар очен, В. Ленинның 55 томына ябышалар иде. Хәзер исә, кайбер татар авылларында яшьләр арасында русча сөйләшүһәм аракы эчү модага керде, янәсе, шулай кылансаң заманча һәм алгарышлы кеше буласың (Урыс артыннан йөгерү).

Шул темага конкрет мисал китерәсем килә. Бер вакыт мине Мәскәүгә халыкара ислам конференциясенә чакырдылар. Конференциянең темасы «Исламда уртачалык, түземлелек (умеренность, толерантлык) иде. Ул рус телендә барды. Катнашучыларның күбесе — яшь татар муллалары. Алар шунда ук, уртачалык турында Корьәндә яки хәдисләрдә нәрсәәйтелгәнме, юкмы, дип сөйләшә башладылар. Эзли — эзли, бер нәрсә дә таба алмадылар. Аннары мин түзә алмадым һәм «Бу төшенчәне гарәпләрдән түгел, бабаларыбыз калдырган мирасыбыздан табып була. Татарда, усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, уртача булсаң, хан ясарлар, дигән мәкаль бар», дип әйттем. Шуның белән мәсьәлә чишелде дә.

Бу факт күрсәтә ки, безгә, татарларга, Корьән белән бер рәттән хәзерге замана сорауларына җәвап бирүче һәм безнеңәхлакый этник кыйммәтләренә таянып язылган китап та кирәк. Андагы кагыйдәләр кыска һәм гади формада булырга тиеш.

Мәсьәлән, Нәкый Исәнбәтнең«Татар халык мәкальләре» исемле өч томлыгыннан сөземтә ясап бер том бастырылса, һәм ул, мәсьәлән, «Бабаларыбызның зирәк фикерләре» дип аталып һәр татар гаиләсе өчен менә дигән өстәл китабы булыр иде.

Тагын бер өлгереп җиткән проблема, ул да булса, исламны тел өлкәсендә татарлаштыру зарурияте дигәнәрсә. Еш кына бездә дини йолаларны (мәсьәлән, кырыгын үткәргәндә) үтәгәндә, мулла Корьән сүрәләреннән гарәпчә 15–20 минут өзекләр укый. Беркем бер сүз дә аңламый, бәлки укыган бабай үзе дә күбесен, аңламый, ятлаган гына. Бу 20 минутның мәгънәсе нәрсәдә? Әгәр көйнең матурлыгына сокланып утырабыз, дисәң, көй дә матур чыкмый. Аннары без җыр концертына килмәдек. Киң таралган җәвап шундый: «Гарәп теле пәйгамбәр теле, изге һәм матур тел». Минемчә, иң еш укыла торган сүрәләрне татарчага шигъри формада тәрҗемә итеп, аларны татар көйләренә көйләп татарча укырга вакыт җитте. Үрнәк итеп, үзем тәрҗемә иткән сүрәне текъдим итәм.
Корьәнне «Ачып җибәрүче (Фатиха)» сүрә:
«Мэрхәмәтле вә шәфкатьле Аллаһым,
Сиңа, галәмнәрнең хуҗасына, дан укыйбыз.
Син — мәрхәмәтле һәм рәхимлесең,
Әхирәтнең хуҗасы да Син.
Бары тик Сиңа табынабыз
Һәм Синнән генә ярдәм көтәбез.
Безне туры юлга күндерсәң иде
Һәм бозык кешеләр юлыннан коткарсаң иде!»
Үзем татар көенә кайбер кешеләргә укып та карадым. Аларга бик ошады. «Менә бит, Корьәнне татарча да укып була!» дип сөенделәр.

Гарәп теленә сукырларча табынуны ташларга кирәк. Минем өчен татар теле — иң матур тел, ә иң гүзәл һәм күңелгә ятышлы көй — ул, татар көе. Безне бер яктан муллалар гарәп теле белән тукыйлар (гарәп артыннан йөгерү). Икенче яктан, ислам мәгариф системасында укыту күбесенчә рус телендә алып барыла, дини әдәбият тә урысча бастырыла (урыс артыннан йөгерү). Аннары без татар теле кухня теленә әйләнеп бара, дип зарланабыз.

Безнең муллаларыбыз мантыйгы буенча, хәзерге Аурупа гыйбадәтханәләрендә Библиянең яһуди өлеше (Тәүрат) иң элек яһуди телдә, ә христиан өлеше (Инҗил) боронгы грек телендә укылып, аннары гына Аурупаның хәзерге милли телләрендә мәгънәсе бирелергә тиеш иде. Әмма бер генә христиан кешесе дә Библияне оригиналь изге телләрдә укымый. Аурупа халыклары бу китапны үз милли телләренә инде XVI гасырда тәрҗемә иткәннәр һәм үз туган телләрендә гыйбадәт кылалар. Алар тутый кошлар (попугайлар) шикелле, аңлашылмаган ят сүзләрне ятлап утырмый, вакытын бушка уздырмый.

Аннары аларда Библияне үз милли телләрендәүзләштерүнең бик зур файдасы да булды. Аурупада һәр милли әдәби телнең барлыкка килүе Библияне милли телләргә тәрҗемә итүдән башлана, чөнки бу эш вакытында милли телләр Библиядәге катлаулы мәдәни һәм рухи төшенчәләр белән баетыла һәм бу телләр нык үсеп китәләр.

Минемчә, татар һәм төрки халыклар арасында таралган исламның кайбер үзенчәлекләре бар. Җәмгыятьтә исламны һәм Алланы, аңлауныңөч төре барлыкка килде һәм шуларга нигезләнеп өч төркем мөселманнар да формалашты.

Беренче төркем Алланы, бөтен нәрсәне контрольдә тоткан, «мәрхәмәтлек»һәм «гаделлек» кебек кеше сыйфатларына ия булып, адәм баласының игелекле эшләре өчен, аңа яхшылык иткән һәм гөнаһлары өчен җәза биргән иге-чиге булмаган бер куәт итеп күз алдына китерә. Болар — традицион мөселманнар. Аларның күпчелеге исламның күңел тынычлыгы бирүһәм юату сәләтенә игътибар итә. Бу тынычсыз һәм күп очракта әле дә гаделсез булган дөньяда исән калыр өчен, алар дингә күңел таянырлык төп ноктаны эзлиләр. Аларга Корьәнне сүзгә-сүз, аңлау хас, һәм аларның шактые изге Китапта һәм шәригатьтә язылган таләпләр тулысынча үтәлергә тиеш, дип саный.

Икенче төркемгә зыялыларның шактый зур өлеше, аеруча гакыллылар (интеллектуаллар), галимнәр, фәлсәфәчеләр керә. Алар Алланы бөтен барлыкныңһәм бу дөньяның яшәешенеңһәм үсешенең Универсаль Кануны (Законы) итеп, аңлый. Аларча, бу Канунны (Алланы) дөньяны танып-белү аша ниндидер дәрәҗәдә аңлау да мөмкин.

Суфыйлар бу Канунны «аль-Хакк» дип, атаганнар, ә боронгы төркиләр заманында аны шартлы рәвештә«ТАУ» дип атарга була иде.

Бу төркем төп игътибарын Көрьәндәге үзенчәлекле сәнгати һәм тасвирлы (образлы) формаларда чагылыш тапкан хикмәтләргәһәм фәлсәфәгә юнәлдерә. Зыялыларны күбрәк бу дөньяны һәм аның универсаль Канунны танып белүдә кулланган рациональ методлар ярдәмендә барлыкка килгән хикмәтле фикерләр кызыксындыра.

Бу төркем исламны, асылда, культура элементы һәм дөньяны танып белүнеңүзенчәлекле бер чарасы итеп күрә.

Өченче төркем, татар милләтчеләре һәм ватанпәрвәрләре, җәмәгать эшләрендәһәм сәясәт өлкәсендә актив кешеләрдән гыйбарәт. Алар милли азатлык, тел һәм милли мәдәниятне саклау өчен көрәш алып баралар. Бу төр мөселманнар ин элек исламга һәмәчеткә милләтнең аралашу урынына һәм милләтне көрәш өчен укмаштыру чарасына кебек карыйлар. Алар өчен мөселман булу — татар булу дигән сүз. Бу төркемнең шигаре (лозунгы) —«Милләт — ислам өчен» түгел, ә«Ислам — милләт өчен». Кагыйдә буларак, икенче һәм өченче төркемнәр мөселманнары исламныңәхлакый кагыйдәләрен һәм исламның бүгенге тормыш таләпләренә каршы килми торган һәм татарның милли һәм этник үзенчәлеген җимерми торган тормыш кагыйдәләрен дә таныйлар. Бу бөтен өч төркем кешеләре үзләрен мөселман дип саный. Шулай да, икенче һәм өченче төркемгә кергәннәрне мин шартлы рәвештә этник мөселманнар дип атар идем.

Мөселман җәмгыятенең мондый өч төркемгә бүленеше реаль нәрсә. Моны танымау, икейөзлелек булыр иде. Аны (бүленешне) татар исламының бер үзенчәлеге итеп кенә танырга кирәк. Татар исламына түземлелек (толерантлык) хас. Татарда шушы түземлелек аркасында исламдагы хикмәтләр иреклерәк рәвештә аңлатыла, һәм ислам тагын да сизгеррәк һәм заманчарак бер тәгълиматкәәйләнеп бара.

Ә хәзер зыялылардан торган икенче төркемдәҗентекләбрәк тукталырга кирәк, дип саныйм. Халыкның бу кечкенә катламының бер өлеше исламга суфыйчылык, суфыйчылыкның дөньяны, аңлау өчен кулланылган пантеистик һәм мистик системалары аркылы килә. Ләкин зыялыларның күпчелеге исламны дөньяга караш системасы итеп күз алдына китерә алмый, чөнки алар өчен коры инандыруга гына таянган дин җитми. Алар рациональ белемгә таянган дингә мохтаҗ. Һәркемгә билгеле ки, фән һәм фәлсәфә рациональ фикерләүгә нигезләнгән, ә инану йөрәк белән бәйле. Фән «Җәмгыятьнең эчке төзелеше нинди һәм кеше кем ул?» дигән сорауга җәвап эзләсә, дин исә, кешегә игелекле һәм әхлаклы яшәү рәвешен өйрәтә.

Әгәр гавам (халыкның төп массасы) өчен коры инануга корылган дин дәҗитсә, зыялылар исә, «фәлсәфи» исламны кирәксенә. Динне, аңлауда «хасса» (элита) һәм «гавам» арасындагы мондый бүленеш һәр заман булган, ул хәтта ислам таралуының беренче гасырларында ук күзәтелгән. Эш шунда ки, традицион ислам тәгълиматында рациональ фикерләү һәм мантыйк күзлегеннән караганда, аңлатылмаслык каршылыклар бар. Гади мөселман кешесенә, гадәттә, мондый каршылыкларны рациональ фикерләүдән чыгып, аңлатып тормыйлар, Аңа, Алла шулай кушкан, бу каршылыкларны аңлау өчен кеше зиһене сәләтсез, шуңа күрә бу темага әңгәмәләр дә мәгънәсез, дип кенә әйтеп куялар. Гакыллылар (интеллектуаллар) өчен мондый караш примитив булып тоела.

Чыганак: www.Tatar-gazeta.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013