Бүген Әдипләр: РАФАЭЛЬ САФИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

РАФАЭЛЬ САФИН


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй
 РАФАЭЛЬ САФИН
(1932-2002)

Исемнәре исемдә

Рафаэль Әхмәтсафа улы Сафин 1932 елның 16 февралендә Башкортостанның Кыйгы районы Еланлы авылында туган.

Чын күңелдән башкорт әдәбиятына хезмәт иткән типтәр егете. Татарстанда кайберәүләр, моның өчен аны гаепләгән сыман, башкорт булып кылана, дигәнрәк сүз дә әйтәләр иде. Юк, кыланмады ул. Аның язуы, фикер йөртүе, яшәве башкортча иде. Башкорт җиренә үзен укытканы, үстергәне өчен чиксез рәхмәтле иде. Аның күңеленә, җанына башкорт моңы сеңгән иде.
Мин сагынам аны. Уфага аны сагынып бара идем. Гомеренең соңгы елларында арабыз аеруча якын булды. Аның гармун уйнаганын тыңларга бара идем. Тальянда Илдар Юзеев һәм аның кебек уйнаган кешене хәтерләмим мин. Тальянда алар уйнамый, тальян үзе боларга хуҗа иде, алар икесе дә моңнан гына торалар иде. Моңлы баланың бәхете ким була дигәнне ишеткәнем бар. Алар иҗатларында бәхетле булсалар, дөнья, тормыш сикәлтәләрендә аларга нидер җитмәде. Кырыс дөньяга җайлаша белмәделәр алар. Илдар тормышында ул әллә ни сизелмәсә дә, Рафаэль тормышында сизелә иде. Зуррак бәхеткә лаеклы иде алар. Рафаэль үзе кебек үк талантлы актриса белән кавышып, гомер юлыннан бергә атлап барырга теләгән иде, нигәдер барып чыкмады. Бик ярата иде ул аны. Баш бирмәс горур җан булса да, аның исемен ишеткәндә күз карашлары моңсулана иде. Җанына җылылык җитмәде шагыйрьнең. Башкорт җире үзенең Ирәйдек таулары белән аны йолдызларга якынайтса да, мәгыйшәт аны түбәнгә тартып төшерә. Хәтеремдә, бервакыт Рафаэль белән Ирәйдек түбәсенә мендек. Ул анда башкортның моңлы җырларын җырлады. Җыр, таудан тауларга күчеп, кыяларга кунып алып, тау бөркетләренең канаты булып кагынып, яңадан үзебезгә әйләнеп кайта торды. Сихри моң бар иде тавышында. Театрга мөкиббән иде Рафаэль. Шигъри аһәңле пьесалар язды. Башкорт театрлары ул пьесаларны уйнады. Уңыш казандылар. Казандылар дигән сүз - гәҗит сүзе, мин аны махсус кулландым. Башкорт театрлары, романтик стильдә иҗат итсәләр
дә, Рафаэльнең шигъри җанын ача алмадылар. Чөнки пьесаларның моңы тирәндәрәк иде. Мин аның берничә пьесасын Марсель Сәлимҗановка күрсәттем. Берсен аңа хәтта кычкырып укыдым. Тик Марсель кабынмады. «Юк, Туфанюга, аның пьесалары минем өчен түгел, аңа үзенең режиссеры кирәк», - диде. Шунысы гыйбрәтле: нихәтле үгетләп тә, Илдар Юзеевны да куймады ул. «Ул бөек шагыйрь, шигырьләрен яратам, ләкин пьесаларын сәхнәдә күрмим», - дия иде. Мин дә алар драматургиясендә ниндидер ясалмалык сизәм. Ләкин ул ясалмалыкның «гаебен» аларда түгел, үземдә күрәм. Мин логик фикерләү кешесе, шигъри фикер ул башка-чарактыр, аның асылын аңлау бездәйләргә читендер. Хәтерлим Рафаэльнең «Тилекәй» пьесасын миңа укыганын. Очынып-очынып мин пьесаны тыңлаудан бигрәк, Рафаэльнең пьесаны «уйнаганын» күзәтәм, чөнки ул драма әсәрен түгел, шигырь укыды. Пьеса миңа ошап бетмәде. Күңелен төшермәс өчен ошады дидем, ул алдашканымны сизде, елмаеп куйды да кулына тальянын алды, шашып уйнады. Уйнап туктагач: «Син «Тилекәй»не үзең игътибар белән укып чык әле», - диде. Укыдым. «Моңа синең сыманрак «тиле» режиссер табылса, гениаль спектакль булачак, минем сыманрагы куйса, әлләни чыкмастыр», - дидем. Чөнки тилелекнең (сүз психик авыру турында бармый) мең төрле төсмере бар. Шулар арасыннан берсен, иң кирәклесен табарга һәм шуның кебек тилерә белергә кирәк. Бу читен нәрсә.
«Тилекәй» генә түгел, Рафаэльнең бөтен пьесалары да шундыйлар. Мин өметләнәм -Рафаэль һәм Илдар пьесалары үз режиссерларын көтә әле. Рафаэльгә быел 80 яшь тулыр иде. Мин берничек тә аны бу яшьтә күз алдына китерә алмыйм. Исән булса, 80 яшьтә булу аңа килешмәс тә иде. Ул сәламәтлеккә туймады. Ләкин мин аның авыру булуына ышана алмый идем. Андый кеше чирләргә дә, үләргә дә тиеш түгел иде. Сагышлы моң чирле дә була алмый, үлмидер дә.

Туфан Миңнуллин.
"Сәхнә"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018