Бүген Әдипләр: Радмил Зыятдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Радмил Зыятдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Алисә Зарипова
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Әзһәр Зәйни
Гөлшат Зәйнашева
Риф Зәйнетдин
Шәмсетдин ЗӘКИ
Рөстәм Зәкуан
Ләис Зөлкарнәй
Зөлфәт
Радмил Зыятдинов
Фирая Зыятдинова

Радмил Исмәгыйль улы Зыятдинов 1931 елда Татарстанның элеккеге Шөгер (хәзер Лениногорск) районы Урдала авылында туган. 1944 елдан 1948 елга кадәр Сарабиккол авылы балалар йортында тәрбияләнә. 1948 елда 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Радмил Зыятдинов Шөгердә ачылган нефть промыселына өйрәнчек дизелист булып эшкә урнаша.
Беренче шигырьләрен дә шул елларда яза башлый. Аның «Нефтьчыкты безнең якларда», « Байлыгыбыз -кара алтын», «Халисә әби үгетләре», «Дан Сталинга», «Туган авылым Урдала» исемле шигырьләре Казанда чыга торган «Яшь сталинчы» газетасында, «Пионер каләме» журналында дөнья күрә. 1953-1955 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1962 елда Бөгелмә шәһәрендә хокук саклау органнарында эшли башлый. 1970 елдан башлап ныклап иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләре, хикәяләре «Ленин байрагы», аннары «Бөгелмә авазы» битләрендә басылып чыга. 1989 елда, майор дәрәҗәсе алып, лаеклы ялга чыга.

Кеше дөнья куйгач

Баш очына агач утыртуны 
Җирдәгеләр йола иткәннәр.
 Агач үскән, кабер язуларын 
Еллар, җилләр юып үткәннәр.

Ә агачлар кайсы ятып үскән,
Кайсы үскән күккә омтылып.
Кызык кына, әнә, һәркайсында
Бер халәттер, үзенә бер холык... 

Күкрәп үскән имән иңнәренә 
Ак беләген салган бер каен. 
Имән, сөеп, чәчләреннән сыйпый, 
Ике гашыйк болар, мөгаен.

Җирдә үзен кем дә үз итмәгән,
Кәкре каен тора бер читтә.
Шикләнепме шуннан, йөзен борган,
Шау чәчәккә чумган яшь юкә. 

Биек нарат никтер тиң күрмәгән 
Бу кечкенә урман кисәген. 
Бөркет канатыдай ботаклары, 
Карурманга очу исәбе.

Күрәсең, бу - тормыш чалымыдыр,
Кеше үзе дөнья куйгач та.
Яшәеше аның чагылыш тапкан
Каберендә үскән агачта.

Рәхмәт сиңа, язмышым

Малай чакта шук булдым, 
Сикереп торган туп булдым. 
Әле өскә чөелдем,
Әле читкә тибелдем.

Сикереп чумдым суларга,
Тәгәрәп төштем упкынга.
Каршы йөздем, бирешмәдем
Сулардагы дулкынга.

Хәзер шуңа куанам -
Матур минем тормышым.
 Син сабый, дип башларымнан 
Сыйпамады язмышым.

Егет булып җиттем мин,
Имән көче беләктә.
Язмыш хезмәткә өйрәтте,
Көч-дәрт биреп йөрәккә. 

Иген иксәм - уңдырдым, 
Печән чапсам - булдырдым. 
Бар көчемә йөгердем, 
Бөтен эшкә өлгердем.

Шуңа хәзер куанам -
Таза, матур тормышым.
Син яшь, диеп тормады,
Эшкә өйрәтте язмышым.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013