РАБГУЗИ Насреддин бине Борһанеддин (13 йөзнең 2 нче яртысы - 14 йөзнең 1 нче яртысы), язучы. Төрки телеңдә язган. Чыгышы б-н Алтын Урданың көнчыгыш төбәкләреннән. Хәрәзм өлкәсенә караган Рабат Угызда казый булып тора. Тәхәллүсе шул урын исеме б-н бәйле. Аннан сон Насыйр әд-дин Тукбуг әмирнең яраннары арасына эләгеп, Мәварәэн-нәһернең үзәгенә күчеп китә. Кулъязма күчермәләр рәвешендә татарлар арасында киң таралган «Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр турында кыйссалар», 1310-11) исемле дини әсәр авторы. Иң беренче күчермәләреннән 1698 дә Бимәк-суфи тарафыннан күчерелгән нөсхә санала. 1859 да әсәрне Р.Әмирхан бастыра. Аннан соң ул Казанда берничә тапкыр кабат басыла. Мәдрәсәләрдә дәреслек рәвешендә кулланыла. Т.Ялчыгол, Г.Утыз-Имәни иҗатларына йогынты ясаган.
Әдәб.: Татар әдәбияты тарихы. К., 1984. 1 том; Каюмова И. Ар-Рабгузи // Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 2001. Вып. 3.
Татар энциклопедиясе
Бәһариәт
Көн хәмәлгә керде ирсә, килде галәм нәүрузы.
Кичте бәһмән — зәмһәрир кыш, калмады кары, бозы.
Көн килә мең күрке артыб, терелүр үлмеш җиһан.
Таң пәзерләб, нәкъше берлә бизәнүр бу йир йөзе.
Таң атарда дүрт сарыдин исәйүр бади саба.
Кийк йөрүр — кин дик, йопар тик исләнүр йапан-йазы.
Тизлеке тикин йагырдин, уйыгы йәшел, кызыл,
Арасы бодак, йабыргак, тул чәчәкләр төп-төзе.
Әрләсә йыглаб болытлар, гөл чыгар бостан-у баг,
Тал йыгачлар йиң салышур, уйнайур бәк, бай кызы.
Кершәне — кар, иннеке — кан, йакса таглар сурәте;
Тунлыгы тансык тауардин — Рум, Хитай атлас-хәзе.
Лалә сагракын эчәр дә сайраб исерүр сандууач,
Торна өн тартыб үтәрдә сәкрийүр баклан, кузы.
Күктә уйнаб кыл салышур кыр-у каз фил түлүгәч,
Йирдә йөкреб җөфт алышур ас, тиен, кеш, кондызы.
Нәйшәкәрләр мөнбәрендә тутый кош мәҗлес тотар,
Комрый, былбыл, мокрый булыб, өн төзәр төн-көндезе.
Буйыгыз йир-күк мәңизлек йәшнәйүр, мәйдан бүлеб,—
Уграшур ай тик чәчәкләр тигрәсендә йолдызы.
Хури гайн оҗмах эчендә биң салып тәхсин кыйлур,—
Йаз үзә мондаг гъәзәл әйде Насир Рабгузи.