Бүген Әдипләр: "P" хәрефенә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П <= Р =>С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Насретдин Рабгузи Мирһади Разов Зөлфирә Рамазанова Илиза Рамазанова Атилла Расих Римма Ратникова Раил РАХМАН Рифә Рахман Хәбра Рахман Равил Рахмани Г. Рахманколый Cолтан Рахманколый Гобәйдулла Рәдүди Ришат Рәҗәпов Роберт Рәкыйпов Шамил Рәкыйпов Зөфәр РӘМИЕВ Исмәгыйль Рәмиев Сәгыйть Рәмиев Фәридә Рәсүлева Басыйр Рәфыйков Әхмәт Рәфыйков Мәҗит Рәфыйков Мәрди Рәфыйков Сөббух Рәфыйков Гали Рәфикый Фаикъ Рәхмәтуллин Гали Рәхим Гәрәй Рәхим Мәдинә РӘХИМКУЛОВА Ринат Рәхимов Җәмит Рәхимов Бикә Рәхимова Бари Рәхмәт Салават Рәхмәтулла Шиһабетдин Рәхмәтуллин Галимә Рәхмәтуллина Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА Габделгалләм Рәшиди Фәридә РӘШИДОВА Әхмәт Рәшитов Мөхәммәт Риза Габделбәр РИЗВАНОВ Рәсим Ризванов Фәһимә Ризванова Рәфгать Рысаев
Фаикъ Рәхмәтуллин, 85 яшь

Бүләгем булсын

Редакциягә килеп кергән ачык йөзле, сабыр бабай 1931 елның 21 декабрендә дөньяга килгән. Сталин белән бер көндә тугач, ата кешене авылдашлары да, җитәкчеләр дә, үзгәрт, бәла-казадан баш-аяк, дип үгетлиләр. Шулай итеп Фаикъ абый туган көнен паспорттагыча 20 февральдә билгеләп үтәргә гадәтләнгән.
Редакциягә шигырьләр алып килгән ул. Күңелемдәге белән газета аша бүлешәсем килде, дип аңлатты бу гамәлен. Якыннарыма бүләгем шушы булсын иде, диде. Балтыйк диңгез флотында хезмәт итеп ныгыган, авиация юнәлешендә укып, озак еллар оптика-механика заводында эшләгән бабай хәрбиләрчә җыйнаклыгы, төгәллеге, шул ук вакытта йомшак күңелле булуы белән дә безнең күңелне җәлеп итте.
Онытмам сине

Бакчадагы алмагачның 
Тамырын корытмагыз.
Их, дусларым, әгәр китсәм,
Сез мине онытмагыз.

Виноград пешкән, диләр,
Алып өләшер идем.
Бик сагынган көннәремдә 
Күреп сөйләшер идем.

Дустым, сиңа хатлар язам
Ак кәгазь кисеп кенә.
Яннарыңа барыр идем
Җил булып исеп кенә.

Стенамда ике сәгать,
Берсе сукмый, уйнамый.
Сәгать түгел, минут үтми
Сез дусларны уйламый.

Алма бакчасына кереп,
Алма ашасак иде.
Мин – агачы, син чәчәге
Булып яшәсәк иде.

Уралның сулары булсам,
Уралып агар идем.
Яңгыр тамчылары булсам,
Алдыңа тамар идем.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 25, 20.02.2016/)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013