Бүген Әдипләр: Резеда Зәйнив
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Резеда Зәйни

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әлфәт Закирҗанов
Роза Закирова
Альберт Зарипов
Рәфхәт Зарипов
Роберт ЗАРИПОВ
Чулпан Зариф
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
Рәшит Заһидуллин
Дания Заһидуллина
Мирфатыйх Зәкиев
Мөнирә Зәйнәгабдинова
Резеда Зәйни
Зәки Зәйнуллин
Фәиз Зөлкарнәй
Фарсель Зыятдинов
Резеда Зәйни
Резеда Локман кызы Зайни 1975 елның 10 февралендә туган.

Резеда ЗӘЙНИ: “Татар календарен чыгаручылар дәүләтнең, хакимиятнең сәясәтен тоеп торырга тырышканнар”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә “Татар мөселман календарьлары, аларның халыкка белем бирүдәге әһәмияте”нә багышланган видеоконференция узды. Хәзер укучыларыбызга әлеге чарада катнашкан КФУ галимәсе, татар календарьларын тарихи нигездә өйрәнгән филология фәннәре кандидаты, доцент Резеда Зәйни белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Резеда, татар басма календарьларының килеп чыгышы, аларның халыкны белемле итүдәге роле турында сөйләп китсәгез иде. Сез нинди календарьларны өйрәндегез, алар тарихка кайсы ягы белән кереп калган?
Р.З.:
Минем сүзне шуннан башлыйсым килә: календарьлар безгә ни өчен якын соң алар? Календарьларның безнең халыкка якынлыгын менә Фәния ханым ("Татар мөселман календаре"н чыгаручы Фәния Хуҗахмәт) сөйләвеннән дә беләбез, шулай ук тарихи яктан карасак та, һәр татар өендә китаплар, әлбәттә, иң беренче чиратта, Коръән белән беррәттән, календарьлар да булган. Бүгенге көндә өлкән буын кешеләр белән сөйләшсәң, алар, безнең әтинең яисә безнең бабайның календаре бар иде, дип әйтәләр. Әтиләре инде аларның революциягә кадәр яисә аннан да иртәрәк туган кеше була. Бәлки аларның ел саен календарь алып торырга җайлары да булмагандыр. Әмма берничә елга бер календарь сатып алып, шуны өйдә, башка китаплар кебек үк, кадерләп саклаганнар.
Инде календарьларның тарихына кереп китсәк, безнең татарларда элек-электән кулъязма календарьлар булган. Һәм 1841 елда беренче басма календарьлар дөнья күрә башлаган. Бу календарьларны без әле эчтәлек ягыннан бик гади дип әйтә алабыз. Анда, мәсәлән, намаз вакытлары белән бергә ярминкәләр турында да мәгълүматлар булган. Әле укырга кызыклы, файдалы язмалар очрамаган. Менә шул халыкка кирәкле булган мәгълүматлар белән календарьны беренче булып Каюм Насыйри чыгара башлаган. Минем фәнни эшләрнең башлангычында нәкъ менә Каюм Насыйри календарьлары торган иде.

Каюм Насыйри календарьны 1871 елда чыгара башлаган, 1898 елга кадәр, өч ел гына өзеклек ясап, 24 календарь дөнья күргән. Бу календарь безгә, журналистларга, тагын ни өчен якын? Без татар милләтендә календарьлар татар матбугатының башлангычында торган дип әйтәбез. Башка милләтләрдә алай булган дияргә әллә ни җирлек юк та кебек. Менә шул ук русларда рус телендәге газета 18 нче гасыр башында чыга башлаган. Аны Петр I үзе чыгара башлаган. Ягъни халыкта газета-журнал уку ихтыяҗы барлыкка гына килгән, ярала гына башлаган, ә инде хәким газетаны барлыкка китергән, үзе редакцияләгән, ничек чыгарырга кирәклеген өйрәткән. Татарларда безнең халык өчен хас булган беренче газеталарның 1905 нче елда гына дөнья күргәнлеген беләбез. Моңа кадәр татар милләтенең шуңа ихтыяҗы өлгергән булса да, аңа газета чыгаруга 100 ел буе рөхсәт бирмәгәннәр. Менә шул бирмәгәнгә күрә дә татар мәгърифәтчеләре әлеге газеталарны өлешчә алмаштырып торырлык чараларга тотынганнар. Ул чаралар арасында татарның өстәл һәм стена календарьлары зур урынны алып тора.

Татар календарьлары чыгаручылар арасында, Каюм Насыйридан кала, без тагын Шиһабетдин Рәхмәтуллин, Шәрәфетдин Шаһидуллин, Минһаҗетдин Кадермәти, К.Бәшировны беләбез. Әхмәтһади Максуди, Фатих Халиди стена календарьлары чыгарган. Әйткәнемчә, бу календарьлар 1905 елга кадәр татар газета-журналларын алмаштырып килгән һәм газета-журналлар барлыкка килгәч, алар белән беррәттән үскәннәр һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. 1841 елда чыккан беренче басма календарьларны без әле эчтәлек ягыннан бик гади дип әйтеп киттек. Ә Каюм Насыйридан башлап, аның үрнәгендә чыккан башка авторларның календарьлары эчтәлеге ягыннан бик бай. Без монда халыкка көнкүрешендә кирәк булган белешмәи материалларны да күрәбез. Шуңа күрә без календарьларны өлешчә белешмәи әсбаплар дип тә атый алабыз. Шулай ук монда фәнне киң тарату бар: география, астрономия, тарих һәм башка фәннәрне. Без соңрак – 1903-1904 елда чыккан календарьларда башваткычлар да очратабыз. Бу үзенчә йомшак кына булса да математика да, бу тәрбия дә, бу балаларны яисә өлкәнрәк кешеләрнең бераз гына булса да башларын эшләүгә хезмәт иттерү дә. Димәк, әлеге басмаларның эчтәлеге бик киң булган.

Яңадан да шул эчтәлегенә кире әйләнеп кайтсак, аларда тимер юл, почта хезмәтләреннән файдалану турында да бар. Хәтта Каюм Насыйри үзенең календаренда Казанда нинди почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә, ул ничәдән ничәгә кадәр эшли, нинди хатлар кабул итә, ул хатларга нинди марка ябыштырырга, аларның бәяләре күпме – шуларга кадәр язып чыккан. Белешмәлек бит инде. Ул чорда татар халкы Казанда яшәсенме, авылда яшәсенме – шушы мәгълүматны белә алсын өчен кирәк булган бу. Каюм Насыйри шулай ук законнар турында да язган. Аның әлеге законнар системасы белән таныштыруын без башка китаплардан, дәреслекләрдән ишетеп беләбез. “Законны белмәү ул әле аннан котылып калу чарасы түгел, без белергә тиеш” дигәнрәк гыйбарәне Каюм Насыйри да әйткән. Шулай ук ул календарьларына үзе җыйган риваятьләрне дә, сирәк кенә булса да, әдәби язмалар да урнаштырган. Һәм аннан үрнәк алып, аның рухында иҗат ителгән календарьларда без шушы ук материалларны очратабыз.

Календарьларның форматына, типологиясенә дә игътибар итәсе килә. Каюм Насыйриның басмаларын без өстәл календарьлары булган дип әйтәбез. Менә безнең бүгенге көндә чыга торган календарьлар шул традицияне өлешчә дәвам итә дисәк тә була. Тагын стена календарьлары барлыкка килгән. Без аларны электән “численник” дип атадык бит инде. Аларны стенага элеп куеп, өзмә календарь дип атыйбыз. Андыйлары да 19 нчы гасыр башында дөнья күрә башлаган. Без бу урында Фатих Халиди,Әхмәтһади Максуди исемнәрен әйтергә тиешбез. Алар беренче стена (ул вакытта дивари дигән сүз булган) календарьларын чыгаручылар.

Бу календарьларда тагын бер нәрсәне әйтәсе килә: алар, татар газеталары фотографияләр куллана башлаганчы ук, фотографияләр бастыра башлаган. Беренче фотографияне без 1901 елда Ш.Шаһидуллин чыгарган “Заман” календаренда күрәбез. Ул аны сүз уңаеннан альманах дип атаган. Ш.Шаһидуллин фотография белән үзенең әтисе турындагы некрологны бастырган.

Татар календаре ничек таралган соң?
Р.З.:
Аны китап кибетләрендә сатып алганнар. Аннан соң безнең китап сәүдәгәрләре булган. Алар авылларда чана тартып, арба тартып китап сатып йөргән. Аларның китаплар белән бергә календарьлары да булган. Халык календарьга гадәти китап итеп караган, без менә аны татар матбугатының башлангычы, газета-журналга якын басма дип карыйбыз. Ул чорда календарьны китап итеп кабул иткәннәр. Шуңа күрә, китап белән беррәттән, сатып алганнар.

Календарь – ул матбугатның башлангычы, дигәннән, тагын шунысын да әйтәсе килә: татар газета-журналлар барлыкка килгәнче, журналистикада булган мәкалә, хәбәр, интервью, репортаж кебек жанрлар барлыкка килсен өчен, календарьлар бер мәйдан булып торганнар. Журналистларны әзерләү мәйданы да булган бу календарьлар. Шуңа күрә дә бүгенге көндә чыга торган календарьлар безгә шулай якын да: аларга китап итеп кенә түгел, периодик басма итеп карыйбыз. Ни өчен газета-журналга якын дибез? Чөнки эчтәлеге, тематика, типология, төзелеш ягыннан гына түгел, менә шул периодлык ягыннан да якын бит. Газета, шартлы рәвештә әйткәндә, көн саен чыга, журнал – айга бер тапкыр, ә календарь - елга бер. Тагын шунысын да әйтеп китим: ул чордагы календарьларны чыгаручылар “календарь нәрсә соң ул?” дигән сорауга үзләренең битләрендә менә шундыйрак аңлатма биреп киткән. Бер автор: “Календарь - ул елга бер тапкыр чыга торган шундый ук газета”, - дип яза.

Резеда, бу календарьларда дини белем бирү бармы?
Р.З.:
Менә шуны әйтеп китәргә кирәк: ул чорда чыккан календарьларны дини яки дөньяви дип кенә аерып булмый. Бу, мөгаен, халыкның, татар милләтенең ул чорда барысының да дини булуы белән аңлатыладыр. Алар диннән башка яшәүне күз алдына китермәгән бит инде. Шуңа күрә, аларны чыгаручы авторлар да аерым бер идеология алып бармаган. Чөнки шушы календарьны укый торган кешенең мөселман булуы бәхәссез. Шунлыктан, авторлар ниндидер үгетләү, ачыклау кертмиләр. Әмма хәбәрләрдә, материалларда бу үзеннән-үзе сизелеп тора. Мәсәлән, бер календарьда автор “татарларга чиста итеп, тырнакларын кисеп, башларын юып йөрергә кирәк, чөнки чиста йөргәндә шайтан кача, иман була”, дип яза. Моны бүгенге көндәге дөньяви календарьга болай дип язмаслар иде. Менә шуның белән без бу календарьларны ни дөньяви, ни дини дип аермыйбыз. Алар шундый гомуми булган.

Без бүгенге көндә толерантлык мәсьәләсен еш кына күтәрәбез, Татарстан үрнәк төбәк дип күрсәтәбез. Сез өйрәнгән календарьларда башка халыклар белән дустанә яшәү дигән төшенчәләр биреләме?
Р.З.:
Мин үзем укыган календарьларда башка милләтләр турында сүз очратканым булмады. Тагын шуны әйтәсем килә: бу календарьлар милли үзаңны уяту өчен дә хезмәт иткәннәр. Менә бер мисал китереп китим: “Милләт” дигән календарьның 1913 елгы бер басмасында “Керле кәләпүш” дигән материал бар. Автор “безнең татарлар күләпүш кияргә ярата, алар күләпүшне еллар буе юмыйча кияләр. Аннан тир ага-ага да, шул тир кайбер татарларның баш миләренә үтеп керә, ахрысы. Баш миләренә үтеп кергәннән соң, алар искечә генә яшәргә омтылалар, яңалыкка омтылмыйлар. Гел уку, белем алу эшләренә дә каршы киләләр”, дип яза. Бу үзенчә милли үзаңны уятырга тырышу бит инде. Тагын берсен әйтеп китим: “Заман” календаренең 1903 нче елгы бер басмасында “Матбугат” дигән мәкалә бар. Анда шундыйрак сүз әйтелә: “Газеталы халык – ул белемле халык”, ди. 1903 нче елда татарларның газетасы юк бит әле. Димәк, ул үзебезгә, шул чорның мәгърифәтчеләренә, хакимияткә ниндидер төрттерү инде бу. Газеталы халык – белемле халык, ә безнең газетабыз юк, димәк, без, татарлар, үзебезне тулысынча белемле итеп саный алмыйбыз әле дип. Шулай үз-үзеңне тәнкыйтьләү инде бу. Сүзне толерантлык, башка милләтләргә караш дип башлаган идек бит инде. Анда башка милләтләр әгәр дә белемле, укымышлы икән, алар бездән өстен, ә без алардан калмаска тиеш дигәнрәк фикер дә бар анда.

Резеда, ул чорда татар тормышы күпмедер дәрәҗәдә цензура астында булган бит инде. Татар календарьларына карата цензура сизеләме? Ул хакта фикерләр бармы?
Р.З.:
Аны нәрсәдән белеп була инде: авторларның үз кулъязмалары табылса, ул вакытта бу хакта сүз әйтеп була. Чөнки ул аны бер төрле бирә, мәсәлән, цензура комитеты бу материалларны сызып ташлый. Мин анда шундый бер-ике генә материал күрдем. Сызып ташланган әйберләр әллә ни булмады. Бу Каюм Насыйриныкында иде. Мин бу авторлар цензураның нәрсәне кире кагачагын алдан ук белгәннәрдер дип уйлыйм. Менә Каюм Насыйриның календаре 1871 елда басылып чыккан. Ә бит ул 1862 елда “Таң йолдызы” дигән газета чыгару теләге белән йөри башлаган. Ул аның белән озак йөргән. Ун елдан артык вакыт узса да, ул календаренда “Шушы календарьга охшаш газета чыгарырга исәбебез бар. Әгәр дә барып чыкса, сезгә хәбәр итәрбез”, дип яза. Ягъни аның теләге шуңарчы бетмәгән. Газетасын цензура комитеты тыйгач, ул нәрсә тыелганлыгын белгән дип фаразлыйк инде. Шуңа күрә дә календарында ул материалларын урнаштырган.
Менә монда цензура комитеты тыю түгел, ә хакимият нәрсәне таләп итә, шуны язу дигән әйбер булгандыр дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең бит инде егерменче гасыр башында җир белән бәйле, крестьяннарны күчереп утырту мәсьәләләре, гомумән, авыл хуҗалыгын үстерү сәясәте хакимият тарафыннан күтәрелгән булган. Шушы вакытта күп кенә өстәл календарьларында бу темага багышланган материаллар барлыкка килә. Анда гади генә итеп әйткәндә, җирне иккәндә нинди машиналар кулланыла - шул мәгълүмат та бар. Әгәр авыл хуҗалыгына кергәнбез икән, ничек яхшы ат, сыер сайларга – анысы да бар. Ягъни календарь чыгаручылар дәүләтнең, хакимиятнең сәясәтен тоеп торырга тырышканнар.

Резеда, сез инде бүгенге көндә чыга торган календарьлар белән дә танышып барасыздыр. Аларның элегрәк чыккан календарьлар белән охшаш һәм аерым яклары нидә чагыла? Хәзерге календарь чыгаручылар ул чорда чыккан календарьлардан нәрсә ала алыр иде?
Р.З.:
Әлбәттә инде, бүгенге календарьлар аерылып тора. Күзгә ташлана торган момент – ул аларның бизәлеше, дизайны, дип әйтик. Чөнки сурәтләр, фотографияләр куллану, типография мөмкинлекләре ягыннан бүгенгеләр аерылып тора. Ә менә максаты ягыннан килгәндә, шуны әйтәсе килә: бүген без менә дини календарьлар турында сүз алып барабыз. Монда сүз - дини тәрбия, гомумән, тәрбия хакында. Бүгенге көндә җәмгыятьтә календарьлар бик күп, моның белән генә чикләнми. Татар җәмгыятендә дә шулай ук. Киңәшләр бирә торган, күңел ачтыра торган календарьлар бар. Мин аларны максатлары белән аерыладыр дип уйлыйм. 19 нчы гасырның икенче яртысында-егерме йөз башында, халыкча әйтсәк, патша заманында чыккан календарьларның авторлары мәгърифәтчеләр булган. Аларның бөтен максатлары – халыкны белемле итү, шуңа этәрү. Ә бүгенге көндә календарь чыгаручыларның бөтенесе дә бу максатка ирешергә теләми. Безнең матбугат бүгенге көндә бизнес бит инде ул, һәм календарь да - бизнес. Ә менә тәрбия бирә торган һәм халыкны уйларын, адымнарын үзгәртүгә багышланган календарьлар күп түгел бүгенге көндә. Ул татарда да, башка җәмгыятьтә дә шулай. Менә шуның белән дә аерыла дип әйтәсем килә минем.

Тагын бер момент бар: ул чордагы календарьлар, күп очракта, белешмәи белем бирү максатына хезмәт иткәннәр. Ә бүгенге көндә белешмәлек ролен үтәми алар. Газеталар каршында чыккан календарьларны алсак, алар ел буе газетада басылган материалларның иң кызыклыларын сайлап алып укучыга тәкъдим итә. Әлбәттә, белешмәи рухын бөтенләй үк сызып та ташлап булмый: мәсәлән, шул ук аш-су календарьлары. Кабатлап шуны әйтәсем килә: алар максатлар белән аерыла.

Әңгәмәне Римма ГАТИНА язып алды.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018