Бүген Әдипләр: Рифкать Хисмәт
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рифкать Хисмәт


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
Рифкать Хисмәт
Ульянов шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рифкат Хисмәт (Рифкат Әхмәдулла улы Хисмәтов) 1939 елның 13 июлендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әтиләре сугышта һәлак булып, ятим калган дүрт бала әниләре кулында тәрбияләнеп үсә. Сабый чагында имгәнеп күзләре зәгыйфьләнгән Рифкат, ары таба укуын югары уку йортында дәвам итәргә табиблар киңәш итмичә, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башларга мәҗбүр була: әүвәл туган авылы колхозында терлекче, аннары 1960 елда комсомол юлламасы белән Яңа Ульянов шәһәрендәге цемент заводы төзелешенә китеп, ундүрт ел шунда хезмәт итә, соңга таба Ульянов шәһәрендә сукырлар җәмгыятенең «Автоконтакт» оешмасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга. Р.Хисмәт мәктәптә укыганда ук әдәбиятка, шигърияткә тартыла. Яшүсмернең 1954 елда ук район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тора-бара аның шигырьләре, чәчмә язмалары Татарстан Республикасы газеталарында, «Ялкын», «Чаян» журналларында һ.б. көндәлек матбугат басмаларында даими күренә килә. Соңгы ун-унбиш елда ул бигрәк тә Ульянов шәһәрендә татар телендә чыга торган «Өмет» газетасы белән иҗади хезмәттәшлек итә.
Р.Хисмәт — халыкчан рухлы шагыйрь. Ул бик еш халык алдында — клубларда, мәктәпләрдә, төрле мәдәни, дини, милли бәйрәмнәрдә чыгышлар ясый, шигырьләрен укый. Аның шигърияте үзенең асыл эчтәлегендә туган телгә, туган туфракка, милли-мәдәни һәм тарихи мирасыбызга, милли гореф-гадәтләргә самими тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Алар публицистик яңгырашлы, арада юмор-сатира әсәрләре, нәниләргә багышланган үгет-нәсихәт әсәрләре дә байтак. 2000 елда Ульянов шәһәрендә Р.Хисмәтнең күпьеллык шигъри иҗатын тәшкил иткән «Үз сукмагым» исемле китабы басылып чыга. Р.Хисмәт — 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Үз сукмагым: шигырьләр. — Ульяновск: Печатный двор өлкә матбагасы, 2000. — 1036. —500 д.
Күңелем көзгесе: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 159 б. — 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А б я з о в А. Шагыйрьлеккә диплом якламыйлар //Яңа юл (Чүпрәле). —1982. — 7 нояб.
Сафиуллина Г. «Кырыс, әмма юмарт булды язмыш минем» // Өмет. — 1999.—10 июль.
РәхимоваД. Җырлы сукмак // Өмет (Ульянов). — 2001. — 17 февр.
Иделбикә. Гамәл кайтавазлары // Өмет (Ульянов). — 2001. — 4 авг.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
ИДЕЛ БЕЛӘН ЗӨЯ

Берсе ага өстән, 
Икенчесе -үргә. 
Берсен берсе тапкач, 
Кушылалар бергә.
Диңгезләре дә бер, 
Аерылмыйлар бүтән. 
Мин дә синең белән 
Шундый юлны үтәм.
Тормыш безгә - диңгез, 
Әйбәт кәеф-күңел. 
Язмышыбыз уртак -
Үкенерлек түгел.

ҖЫРЫМА

Сөенергә иртә әле сиңа, җырым, 
Матбугаттан алдым, диеп, мин дә урын. 
Күңелләрдән урын ала алсаң, сөен! 
Гомерең һәм яшәү көчең шунда синең.

ҮЗЕ ҮСӘ ИКӘН

Әллә идән күтәрелә, 
Түбәнәяме түшәм? 
Болай булгач, түбәм белән 
Мин түшәмне бер тишәм.

Шигемне аңлатмасам да, 
Әнием, ахыры, сизгән: 
- Улым, тиз үсәсең, - диде, 
Егет булырсың тиздән.

Димәк, идән күтәрелми, 
Юк, түбән төшми түшәм. 
Аңладыгызмы, малайлар: 
Мин икән шулай үсәм.

ДӘРЕСТӘ

- Илдус, - диде укытучы, -
Әйтеп бир әле миңа, 
Казылма байлыклардан 
Кайсысы таныш сиңа?
- Бәрәңге, - дип әйтте малай 
Икеләнмичә бер дә. -
Бәрәңге казыдык, - ди, -
Әле без кичә генә...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013