Бүген Әдипләр: Рафаил Такташ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафаил Такташ

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рафаил Такташ
Рафаил Такташ

Дәверләр өермәсенә эләксәң...

Һади Такташның олы улы Рафаил Такташ белән мин 1985 елның февралендә Ташкент шәһәрендә танышкан идем. Такташ турында әсәр язарга йөргәндә, махсус рәвештә Рафаил абый янына Ташкентка киттем, аның өендә яшәдем, тормышы, иҗаты, архивы белән таныштым, әти-әнисе турында күп мәгълүмат алдым. Мине ул чагында ук иң нык тетрәндергәне Рафаил Такташның әнисенә карата булган тирән яратуы һәм хөрмәте иде. Әнисе Гөлчәһрә, яки, хәзер язылганча, Гөлчирә, инде 50 нче елларда ук вафат булса да, Рафаил абый аның әйткән сүзләрен хәтта стенага язып куеп, кадерләп саклый иде. Әнисе турында ул көннәр буе сөйләп утыра ала иде. Әтисеннән бик иртә, 4 яшендә үк аерылганга күрәдер, ул аның турында әнисе, туганнары сөйләгәннәрдән генә белә, әмма бик яратып, кадерләп, сагынып искә ала иде.
Рафаил Такташ белән очрашуым алга таба эзләнүләремдә зур этәргеч, ярдәмче булды. Чөнки Рафаил абый миңа күп кенә туганнарының адресларын биргән иде. Такташ эзләре буйлап барып, мин аларның күбесе белән очраштым, хатлар алыштым, дөнья кадәр материал туплый алдым. Бу эзләнүләремнең нәтиҗәсе буларак, төрле елларда Һади Такташ турында "Үтерелгән пәйгамбәр", "Атылган йолдыз", "Талант фаҗигасе" һәм башка хезмәтләрем дөнья күрде. 2001 елда исә шуларның барысын да туплаган "Мишәрнең бөек улы" дип аталган китабым басылып чыкты. Шагыйрьнең олы улына мин бу язмаларымның барысын да дип әйтерлек җибәрә тордым һәм Рафаил Такташтан зур рәхмәтләр ишеттем. Әмма шулай килеп чыкты, мин ул еллардан соң яңадан аның белән очраша алмадым — без хатлар аша гына сөйләштек. 1992 елны Рафаил Такташ Казанга Бөтендөнья татар конгрессына килгәндә, Америкадан кайтып җитә алмадым. Ә инде 2001 елның башында ул Казанга Һади Такташның 100 еллык юбилеена килгәндә, мин Чаллыда калдым. Без аны Чаллыда Такташ кичәсенә көттек, әмма аны, нигәдер, бирегә алып килмәделәр. Без Рафаил абый белән бик озаклап телефоннан сөйләштек. Ул миңа әнисе турында истәлекләр язмасы алып килүен әйтте, миңа дигән текстны Татар иҗтимагый үзәгендә калдыруын хәбәр итте. Көннәр үтте, әмма миңа Рафаил Такташның бу язмасын тапшырырга ашыкмадылар.
Казан иҗтимагый үзәгендә әйтүләремчә, язманы кемдер кемнәргәдер тапшырган, алып киткән, кыскасы, миңа дигән тарихи текст юкка чыккан иде. Ә Рафаил абыйга исә текст миңа тапшырылган, дип хәбәр иткәннәр. Мин Ташкентка дөресен әйтеп язарга мәҗбүр булдым, чөнки Рафаил абый инде язманы тәрҗемә итеп, бастырып чыгаруны көтә иде. Кыйммәтле вакыт үтә торды, һәм бары тик сентябрь аенда гына Рафаил Такташтан кулдан язылган соңгы данә истәлекләрне почта аша ала алдым.
"Неприятно, что мои усилия передать Вам текст "Правда о моей матери" пока что не увенчались успехом. Моя двоюродная сестра Гулькай Касьянова, которой я оставил текст для передачи в ТОЦ и затем Вам, уверила меня в своем письме, что текст она передала председателю ТОЦ. Высылаю Вам единственный оставшийся у меня экземпляр текста. Похоже, что в ТОЦе экземпляр кто-то попросту украл и это, конечно, очень неприятно. Надеюсь, что моя бандероль дойдет до Вас", — дип язган иде Рафаил абый анда.
Һәм менә шушы кулдан язылган истәлекләрне, рус теленнән тәрҗемә итеп, халыкка җиткерергә булдым, чөнки миңа бу эш өчен Рафаил абыйның рәсми рөхсәте бар иде. Дөрес, бу язманың рус һәм татар телләрендә башка кешеләр әзерләвендә башка газета-журнал битләрендә дә дөнья күрүе бар, чөнки текстның миңа дигән нөсхәсе, күчермәләре Казанда кемнәрдер кулында йөри бит. Бу истәлекләрне матбугат өчен кем генә әзерләсә дә, бик сак була күрсеннәр иде. Чөнки Рафаил Такташ әнисе турында истәлекләрне, зыялы шәһәр татары буларак, ничек бар — шулай дөресен язган да биргән. Кемнәрдер бу дөреслектән гайбәт эзләр, гаеп табар, кемнәрдер исә гыйбрәт алыр... Хакыйкатьне, тормышны, тарихны ничек бар — шулай күрергә, кабул итәргә өйрәник, узганнар белән, бүгенгебезне төзәтик...
Мин исә үз эшемне башкарам — 75 яшьлек Рафаил абыйның, Такташның олы улының әманәтен үтим. Үзбәкстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, сәнгать фәннәре докторы, берничә китап һәм монографияләр авторы, Үзбәкстан Художество Академиясенең мәртәбәле академигы РАФАИЛ ҺАДИ УЛЫ ТАКТАШ — ул безнең милләтебезнең дә горурлыгы, йөз аклыгы, кадерле бер баласы. Ул — шагыйрь Һади Такташның улы, өмете, нәселен дәвам итүче. Бу язманы матбугатка хәзерләп, мин олуг шагыйрь алдында да бурычымны үтим, дип уйлыйм...
Фәүзия Бәйрәмова.

Әнием турында дөреслек



(Һади Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина турында истәлекләр)

Иң якын һәм газиз булган кешең турында язу җиңел түгел. Минем әниемнең, ягъни Һади Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хафиз кызы Хәмзинаның үлүенә дә инде 42 ел узды... Әмма шушы хәтле гомер үтсә дә, татар матбугатыннан күренгәнчә, минем әтием һәм әнием белән кызыксыну бетмәгән икән. Шуңа күрә мин бу хезмәтемне язарга ниятләдем. Шуңа күрә мин әнием белән бергә яшәгән утыз елдан артык тормыштан үзем нәрсә беләм һәм хәтерлим, нәрсәләр кичердем — нигездә, шулар хакында язарга булдым.

Минем әнием Гөлчирә Хәмзина, яки, татар матбугатында языла башлаганча, "Беренче Гөлчирә", ягъни Һади Такташның беренче хатыны — 1905 елны Төркестанның Нәманган шәһәрендә туа. Аның әтисе Хафиз Нури улы Хәмзин Казанның хәлле татарларыннан санала. Хафизның әтисе Нури Хәмзинның берничә улы һәм кызы була, ул ат заводы тота. Минем бабам Хафизга — Нури Хәмзинның өч улының иң кечесенә ата малыннан бернәрсә дә эләкми. Хафиз Хәмзин Казан мәдрәсәләренең берсендә укый һәм аны тәмамлый. Тормышы һәм укуы өчен акчаны ул үзе эшләп таба. Әмма ул дин әһеле булып китми, көн күрү өчен башка чыганакларны таба — Төркестанда мамык кабул итә, укытучы булып эшли, мәгариф бүлегендә методист хезмәтен башкара. Аның беренче хатыны — минем әбием Фазыйлә — хәлле азеев татарларыннан була. Әниемнең әйтүе буенча, алар сәүдә белән шөгыльләнәләр, Петербургтан ерак булмаган Стрельно шәһәрендә ресторан тоталар. Ире кулында үсмер ике баланы — минем әнине һәм Камил абыйны калдырып, Фазыйлә әбием яшьли үлеп китә. Бу хәл революциягә хәтле үк була, һәм мин аны күрмәдем. Әниемнең бертуган абыйсы Камил революциядән соң милициядә хезмәт итә һәм, хезмәтен башкарганда, Урал якларында хәбәрсез югала. Әниемнең әйтүенчә, аның эзләрен табарлык булмый. Хафиз бабабызның икенче хатыны Зәкия Фәрит кызы муллалар нәселеннән булып, улмоның белән бик горурлана иде. Үги ана булса да, ул акыллы һәм яхшы кеше була, әнинең беркайчан да аннан зарланганын хәтерләмим. Ул Хафиз бабабызны бик ярата һәм хөрмәт итә, аның фотопортреты һәрвакыт өенең түрендә була. Хафиз бабай Беренче бөтендөнья сугышында да катнаша, минем Зәкия әбидә аның бабай белән бергә солдат киемендә төшкән фотоларын да күргәнем булды. Зәкия әби белән Хафиз бабайдан туган Кадрия Хәмзина минем әнием ягыннан апам булып тора.

Әле Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы ук, Хафиз Хәмзин Татарстаннан Төркестанга, Фирганә далаларындагы Нәманган шәһәренә китә һәм мамык заводларында эшли башлый. Биредә бабайның беренче хатыны ягыннан берничә туган тиешлебез яши. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Хафиз Хәмзин халык мәгарифе органнарында эшли. Идел буендагы 1921—1922 елгы ачлык вакытында Хафиз бабай үзенең балаларын Белоруссиядәге балалар йортына урнаштыра. Әни белән Камил абый биредә елдан артык булалар. Бик тере һәм хәрәкәтчән бала булган әниемә бер яһүди гаиләсенең күзе төшә. Әни аларга йорт эшләрендә булышлык итә башлый. Әнинең холкындагы кайбер сыйфатлар, әйтик, мал җыюга хирыслык һәм үтә сакчыллык шушы яһүди гаиләсе тәэсирендә тәрбияләнгәндер, дип уйлыйм. Соңыннан әнинең Мәскәүдәге 4 ел уку дәверендә һәм Уралга эшкә киткәч тә, аның бу яһүди гаиләсе белән элемтәләре өзелми. Ачлык үткәннән соң, Хафиз бабай Белоруссиягә барып балаларын ала һәм алар белән Татарстанга кайта. Әни биредә рабфакка, ягъни Ленин исемендәге эшчеләр факультетына укырга керә. "Рафаил" дип аталган бу кыскартылган исемне соңыннан миңа кушалар. Әти белән әнинең ничегрәк танышулары турында минем хатирәләрем "Такташ турында истәлекләр" китабында басылып чыккан иде. Әти әнине беренче тапкыр татар театрында спектакль вакытында күрә. Әти башта бу театрда суфлер булып эшли, соңыннан анда пьесалары да куела башлый, һәм премьераларда гадәттә ул үзе дә берәр рольне башкара торган була. Әнигә ул чагында 17 яшь була. Аның куе кара чәчләре, озынчарак ак йөзе, коңгырт-яшел күзләре башкаларга нык тәэсир итә. Әнинең татар калфагы киеп төшкән бер фотосы хәтта Казан фотоательеларының берсендә стендта да эленеп тора.

Терелеге, кайнап торган дәрт-ялкыны өчен иптәш кызлары әнине "Чаткы" дип атый торган булалар. Күрәсең, әти аңа бер күрүдә гашыйк була һәм, озын-озакка сузып тормыйча, шушы театрда ук аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Әни ризалашырга ашыкмый. Театрдан рабфак тулай торагына кайткач, ул иптәш кызларына Һади Такташның үзенә тәкъдим ясавын әйтә. Иптәш кызлары: "Такташ — танылган шагыйрь, аңа театрның иң гүзәл артисткалары да битараф түгел", — диләр. Әни дә кызып китә, шул кызулык белән әти яшәп яткан чардакны эзләп таба һәм әтидән тәкъдимен иптәш кызлары каршында кабатлавын таләп итә. Әти аның белән тулай торакка китә һәм кызлар алдында үзенең Гөлчирә Хәмзинага өйләнергә исәбе барлыгын әйтә. Талантлы шагыйрьне каршыларында күрүдән телсез калган кызлар елмаеп басып калалар, ә "Чаткы" кыз үзенең әйберләрен тиз генә салам кәржингә тутыра да әти белән аның чардагына кайтып китә.

Менә шулай итеп, аларның уртак тормышлары башлана. Бу тормыш, әнинең Мәскәүгә укырга киткән чорын да кертеп, 1925 елдан 1930 елга кадәр дәвам итә. Казан рабфагын тәмамлаганнан соң, әни үзенең укуын Мәскәү университетының юридик факультетында дәвам итәргә теләге барлыгын белдерә. Мин өч яшем тулып киткәнче әтием белән яшәгәнмен. Әнинең Мәскәүдә үпкә чире (туберкулез) барлыкка килә, һәм Казанга кайткан арада да ул инде мине имезә алмый. Татарстан Дәүләт музеенда Һади Такташның Мәскәүгә әнигә язган хатлары саклана. Яраткан хатыныннан аерым торуның әтиемә никадәр авыр булуын ул хатлардан да күрергә була. Әни, әлбәттә, вакыты-вакыты белән Казанга кайткалый, без әле хәтта өчәү бергә Сыркыдыга, әтинең авылына да кайтканбыз. Шулай ук без өчәү бергә әнинең әтисе туган авылга — Алексеевский районына да сәфәр кылганбыз.

Әни ягыннан туганыбыз, журналист Касыйм Хәмзин "Казан утлары" журналында бу хакта язып та чыкты. 1992 елны мин Казанга, Бөтендөнья татар конгрессына килгәч, "Идел" журналы редакциясендә яшь кенә бер хатын-кызны очраттым. Ул үзенең Хафиз Хәмзин авылыннан булуын, бу авылда әле бүген дә Һади Такташ утырткан каен үскәнлеген, авыл халкының бу агачны саклап тотуларын сөйләгән иде...

Әнинең тиңе булмаган гүзәллеге, сөйкемлелеге сәбәпле, Казанда да, Мәскәүдә дә аңа күз салучылар күп булган. Шундыйларның берсе, тырыша торгач, әнинең игътибарын яулап алуга ирешә. (Әни беркайчан да миңа ул кеше турында сөйләмәде һәм аның исемен дә әйтмәде.) һәм бу оятсыз адәм үзенең "җиңүе" белән Мостафин атлы безнең ерак туганыбызга, Сыркыды авылы кешесенә мактанган. (Соңыннан бу Мостафинның энесе Марзия апага — әтинең сеңелесенә өйләнде.) Менә шушы безнең ерак туганыбыз әтигә әнинең хыянәте турында хәбәр итә.

Әти бу хәбәрне бик авыр кабул итә һәм, озак та үтми, Казанда үзенә башка хатын — Гөлчирә Мансурованы таба. Гөлчирә Мансурова билгеле башкорт нәселеннән була, укытучы булып эшли, Казан мәктәпләрендә җитәкчелек Вазыйфаларын башкара. Минем аның хакында "Икенче Гөлчирә" дип сөйләгәннәрен дә ишеткәнем бар. Ул үзенең әнисе белән безнең фатирга килеп кергәндә, мин әти белән яши идем әле, шуңа күрә Гөлчирә Мансурова мине кечкенәдән хәтерли. Инде соңрак, 50—60 нчы еллар азагында Казанда булганда, мин Гөлчирә Мансурова һәм аның улы, ягъни минем туганым Аван Такташ белән очраша идем. Әтинең икенче хатыны миңа карата бик яхшы мөгамәләдә булды, ул минем хәтеремдә бары тик яхшы яктан гына истә калган.

1950 елда Казанда әтинең яңа китабы басылып чыкты. Бу хакта белгәч һәм китапны кулга алгач, минем әни китап өчен гонорар акчасын (100 мең сум күләмендә) Такташның ике улы арасында бүлдерү артыннан йөри башлады. Бу эшнең авырлыгы шунда иде, гаилә әгъзаларының авторлык хокуклары әти үлгәннән соң 15 кенә ел дәвам итә ала иде. Әмма әни бу хәл каршында да туктап калмады. Үзенең күп санлы дуслары ярдәмендә, СССР әдәбият фонды һәм СССР Язучылар Союзы белән берлектә, ул бу мәсьәләне РСФСР Министрлар Советы каршына куя алды. СССР Министрлар Советының ул вакыттагы җитәкчесе И.В.Сталин иде.

Минем архивымда СССР Министрлар Советы председателе кул куйган күрсәтмәнең күчермәсе саклана. Шул документтан бер өземтә китерәм: "Принять предложение Совета Министров РСФСР и Союза Советских писателей СССР о выплате, в виде исключения, сыновьям советского татарского поэта Хади Такташа — Рафаилу Такташу и Авану Такташу — авторского гонорара за издание его произведений в 1950 г. Председатель Совета Министров Союза ССР И.Сталин." (Распоряжение от 29 июля 1950 г. 11750-р. Москва. Кремль.)

Бу акчаларның яртысын әни Казанга, Гөлчирә Мансурова исеменә җибәрә. Акчаның икенче яртысын исә әни минем исемгә саклык кенәгәсе ачып, шунда салып куя.

Ярар, әнинең тагы Мәскәү дәүләт университетында укыган елларына әйләнеп кайтыйк әле. Бу уку йортын тәмамлап, әни Уралдагы Соликамск шәһәренә юллама ала һәм туганнары белән Казанга, әти янына килеп, мине үзенә бирергә күндерә. Әти бу аерылуны бик авыр кичерә. Туганнарым Сара апа Хәмзина һәм аның улы Шамил Хәмзин әтинең минем белән һәм үзенең беренче хатыны белән аерылуын күз яшьләре белән сөйләделәр. Мине башта Мәскәүгә, аннан Соликамскига алып китәләр. Әлбәттә, әти белән әнинең аерылуы күпкә иртәрәк була. Әле әни университетта укыганда ук, мин аның белән Кара диңгез буенда, Балаклавада ял иткән идем. Әти дә бер төркем татар язучылары белән Кырымга килгән иде, ул безне Балаклавадан эзләп тапты. Миндә бу очрашуның хатирәсе булган сурәт тә саклана, анда әти белән әни, мин һәм әнинең ике танышы диңгездәге зур таш янында су кергәндә төшерелгән.

1931 елны Березникидамы, әллә Соликамскида яшәгәндәме (әни анда прокуратурада эшли иде), Казаннан әтинең үлеме турында хәбәр килде. Миңа ул вакытта нибары 5 яшь иде. Мин ул вакытта ук әтине юатты хәтерли идем, һәм Зәкия әбиемнең сөйләве буенча, әтинең үлемен белеп, бик нык елаганмын. Әмма бала чагымда кичергән авыруларым минем хәтеремнән күп нәрсәләрне җуйдырган, юк иткән. Шул сәбәпле, хәзер мин әтием турында да аз хәтерлим. Әни башта Свердловск өлкәсенең Соликамск, аннан Березники районнарында прокурор ярдәмчесе булып эшләде. Бер көнне, эше буенча җиңел машинада барганда, аларга утлы коралдан аталар. Атучылар, әлбәттә, машинада прокуратура хезмәткәрләре барганлыгын яхшы белеп эш йөртәләр. Бәхеткә, әни исән кала. Аның белән мондый хәлләр алга таба да була.

Әле Мәскәүдә вакытта ук, ә бәлки әле Казанда чагындадыр, Хәбип Нури улы Байбурин дигән кеше минем әнине күрә һәм аңа гашыйк була. Бу кеше билгеле башкорт аксөякләре нәселеннән була, әмма үзенең чыгышын яшерә. (Анкеталарда ул үзен эшче гаиләдән чыккан дип яза. Аның нәселе турында чынбарлыкны әни белән икесеннән булган уртак бала — Сталина Хәбип кызы бары тик 1980 елгщрда, әтисе үлеп күп еллар үткәч кенә белә.) Эшче факультетын тәмамлаганнан соң, аны ул вакытта Үзбәкстанның автономия өлкәсе булган Таҗикстанга эшкә җибәрәләр. Әти үлгәннән соң, Байбурин әнигә үзенең хатыны булырга тәкъдим ясый. Бу хәл телдән буламы, хат рәвешендәме, Казандамы, әллә Мәскәүдәме — әйтеп булмый, алар арасында хатлар йөргән булырга охшый. Әни аның тәкъдимен кабул итә, һәм без Хафиз бабайның семьясы белән Таҗикстанның Канибадам районьша чыгып китәбез. Ул вакытта Х.Н.Байбурин анда ВКП(б)ның район комитеты секретаре булып эшли иде.

Х.Н.Байбурин физик яктан алай аерылып, үзенә тартып тормый, әмма ул яхшы интеллектлы, кызыксынучан, белемле кеше иде, рус әдәбиятын да яхшы белә иде. Аның җитешсезлеге эчүгә, алкогольгә хирыслык иде, һәм бу хәл аның сәламәтлеген нык какшатты. Анда акрынлап туберкулез барлыкка килде. Ул әнине нык, кайнар ярату белән, көнләшеп яратты. Аларның бу тормышыннан дөньяга минем сеңлем — Измира Хәбип кызы барлыкка килде. Соңыннан әнинең һәм әтисенең теләге белән аның исемен Сталина дип үзгәртәләр.

Канибадамда без 1932 елдан алып 1933 елның ахырына кадәр яшәдек. Мин җирле мәктәпнең беренче һәм икенче классларына укырга йөрдем. Бу төбәкнең эссе климаты үги әтинең сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итмәде. Табиблар аңа тору урынын үзгәртергә һәм диңгез буенарак күчәргә тәкъдим иттеләр. Ул чагында әле Россия составында Кырым татар автономиясе бар иде. РСФСР прокуратурасы әнинең Кырымга күчәргә теләве белән килеште, һәм 1934 елның башында без Хафиз бабайлар гаиләсе белән берлектә инде Кырымда идек. Без башта Кырым ярымутравының көнчыгыш өлешендә, Иске Кырым дип аталган борынгы шәһәрдә яшәдек. Биредән ерак түгел борынгы Феодосия шәһәре урнашкан иде, ә Иске Кырымда ул елларда танылган язучы Александр Грин яшәде. Әнинең хезмәттәше адвокат Александр Булдеев язучы Грин белән дуслар иделәр. Булдеевлар фатирында мин дә булдым, Александр Грин дә бирегә еш килә иде, һәм әнинең дә аны күргән булуы бик мөмкин. Ә адвокат Александр Булдеев минем әнигә гашыйк иде һәм аңа багышлап шигырь дә язды...

Әле дә хәтерлим: әнием мине куе урман эчендәге монастырь бинасына, пионер лагерена урнаштырган иде. Миңа бу лагерьда бик күңелсез булды, ашау да начар иде, һәм әни минем яныма килгәндә, мин аннан үзе белән алып китүен ялына башладым. Әни, әлбәттә, моның белән ризалашмады һәм, килгән атына утырып, кире китте. Мин аны йөгереп куып җиттем һәм күз яшьләре белән, кычкырып, әниемә чытырдап ябыштым. Шулай итеп, мин яңадан үзебезнең Иске Кырымдагы фатирыбызга әйләнеп кайттым. Ул вакытта миңа 8 яшь иде. Мин русча иркен укый идем һәм шушы яшемнән китапка тартыла башладым. Әни белән үги әти 1934 елда Иске Кырымнан Симферополь шәһәренә күчеп килделәр, һәм без Кооператив урамындагы бер коттеджда яши башладык. Әни прокуратура органнарында эшләвен дәвам итте, үги әти исә мамык трестында эшли иде. Хәтеремдә калган: безнең фатирда ремонт эшләре башланды. Әни белән үги әти эштә иде, өйдә мин һәм кечкенә сеңлем генә калдык. Минем эшчеләрне варенье белән сыйлыйсым килде һәм шул ният белән вареньены алырга идән астына төшеп киттем. Мин анда кайнашканда, эшчеләрнең берсе савыт-саба шкафын ачкан һәм аннан берничә көмеш кашыкны алган, дөресрәге, чәлдергән. Мин исә моны сизмәдем. Әмма әни эштән кайтып, көмеш кашыкларның юкка чыкканын белгәч, каеш алып минем йомшак урынымны бик нык ярды. Бу минем беркатлы ышануым өчен җәза иде. Мин исә өзгәләнеп кычкырдым, әнигә төрлечә ялындым һәм тиз арада үземнекенә ирештем — әни мине кыйнаудан туктады...

Минем рәсем ясарга сәләтем һәм артистлыкка һәвәслегем бик иртә ачылды. Әле өченче класста укыганда ук, бер бәйрәм демонстрациясенә мин җете төстәге таҗик халаты киеп килдем, билемне ефәк билбау белән дә буып куйдым. Танылган рәссам-баталист М.И.Самокшаның адресын эзләп табып, мин аның остаханәсенә килдем һәм аңа үземнең булыр-булмас рәсемнәремне күрсәттем. Чал мыеклы Мастер, үзенең чираттагы сугыш картиналары ясавын туктатып, миңа рәсем сәнгате серләренә төшенү буенча кыйммәтле киңәшләрен биргән иде. Минем әнием матурлыкны, матур нәрсәләрне бик ярата иде — матур өс-баш, аяк киемнәре, картиналар, төрле чигү әйберләре җыюы, үзенең дә чигү белән кайнашуы... Шуңа күрәдер, минем рәсем ясау белән шөгыльләнүемне ул хуплады, миңа төрле альбомнар, карандашлар, буяулар сатып ала иде. Әле дә хәтеремдә, Мәскәү аша үтеп киткәндә дә, Симферопольнең үзендә дә, без аның белән еш кына "Торгсин"га керә торган идек. (Бу магазиннар чит ил кешеләре өчен иде.) Әни анда алтын-көмеш әйберләрен биреп, үзенә кирәк нәрсәләрне сатып ала иде. Миңа ул сабы бизәкләп эшләнгән бик матур пәкеләр сатып алган иде. Кызганыч, ул пәкеләрне мин югалтып бетердем...

Әйткәнемчә, мин кечкенәдән театр сәнгатенә тартыла идем. Симферополь драма театрына йөрдем, җәйләрен исә балалар санаторийларында үзешчән сәнгать түгәрәкләрен калдырмадым, биергә өйрәндем, җырлар һәм шигырьләр ятладым, балалар спектакльләрендә һәм скетчларында катнаштым.

Әнием бераз вакыт ВКП(б)ның Симферополь шәһәр комитетында пропаганда бүлеге мөдире булып та эшләп алды. Аннан ул яңадан прокуратурага әйләнеп кайтты, Кырым прокурорының ярдәмчесе булды. Хәтеремдә калганча, ул вакытта Кырым прокурорлары булып башта — Бордонов, аннан Монатов эшләде. Монатов белән мин күп еллар үткәч, илленче елларның ахырында, инде әни үлгәч якыннан таныштым. Ул инде пенсиядә иде һәм Мәскәүдә яши иде. Истә калмаган, Монатов үзе мине кем аша булса да чакырттымы, әллә аның адресын белеп, мин үзем аның фатирына килдемме... Ул вакытта аның өендә ниндидер гаилә бәйрәме булуын һәм кунакларның күплеген генә хәтерлим.

Без аның белән озак сөйләшеп утырдык. Монатов әни турында мактап искә алды: "Хәмзина бик сәләтле, акыллы, эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз эләктереп ала торган хезмәткәр иде", — диде ул. Миндә әле дә булса әнинең 1937 ел белән билгеләнгән прокурорлык таныклыгы саклана.

Симферопольдә мин урта мәктәпнең алтынчы классына кадәр укыдым. Бу вакытларда шәһәрдә яшьләр өчен театр студиясе эшли иде. Анда керү өчен, имтиханнар бирергә кирәк иде, ягъни шигырь һәм мәсәл укырга, бирелгән темага берәр этюд башкарырга. 1937 елда мин 11 яшьлек малай — шушы студиягә имтихан бирә алдым! Бирегә укырга керүчеләрнең иң яше идем, калганнарга инде 18—20 яшь иде. Шуңа карамастан, имтиханнарны бирә алдым һәм студиягә кабул ителдем.

1937 елдан башлап, әни белән үги әти арасында гаилә мөнәсәбәтләре какшаганлыгы сизелде. Бер-берләреннән көнләшү, хыянәттә шикләнүләр башланды. Үги әти әнине бик нык көнли иде, әмма шул ук вакытта үзе дә аңа карата тугрылык үрнәге була алмады. Хәбип Байбурин инде ул вакытта Ялта шәһәрендә, Кырымның көньяк яры буенча курорт бюросы начальнигы булып эшли иде. Әни белән үги әтинең килешүенчә, мин үги әти янына Ялтага күчтем, ә сеңлем әни белән Симферопольдә калды.

Ялтада шигърияткә карата минем гаять җитди мөнәсәбәтем формалашты. Без — мин һәм мәктәп дустым Гарри Вайндрах — шагыйрь Константин Симонов белән таныштык һәм Югары Ялтада, язучыларның иҗат йортында анда кунакта булдык. Ялтада яшәгәндә, мин рәссамнарның студиясенә дә йөрдем, анда һәвәскәрләр генә түгел, профессиональ рәссамнар да укый иде. Ахрысы, ул елларда Ялтада театр студиясе юк иде. Әни, элеккечә үк, минем сәнгать өлкәсендәге уңышларымны күзәтеп, кызыксынып бара иде һәм миңа бу башлангычларда һәрвакыт ярдәмгә килде.

1937 яки 1938 елда беркөнне әнинең прокуратура машинасында эш белән Симферопольдән Ялтага барышы була. Бер текә тау борылышында аның машинасы каршыга килә торган җиңел машина белән чак кына бәрелешмичә кала. Әнидән кала аның машинасында тагы бер прокурор була. Каршыга килүче "Бьюик" машинасы ВКП(б) өлкә комитетыныкы икән, аның исә Ялтадан Симферопольгә барышы була. Әни утырган "Фордик" машинасы, каршыга килгән машина белән бәрелешмәс өчен, кисәк кенә сулга каера һәм упкынга тәгәри. Машина берничә тапкыр әйләнә һәм, бәхеткә, чытырмандай агач-куакларга эләгеп кала. Шушы упкынга очкан бер мизгелдә әни үзенең прокурор браунингын тартып чыгара һәм бөтен патроннарын обком машинасына атып бетерә. Бәхеткә, аның бу пулялары обком машинасында беркемгә дә тими. Шул чак туктап калган машинадан танылган киноактер Баталов килеп чыга. Ул шофер белән аска, әниләр янына төшә һәм аларга авариядә изелгән "Фордик" машинасыннан чыгарга ярдәм итә. Бәхеткә, бу машинаның шоферы да әллә ни зыян күрми. Әни исә җиңелчә бәрелүләр белән котыла. Бу эштә бер гаебе булмаса да, Баталов әнидән гафу үтенә, аны һәм юлдашын "Бьюик" машинасына утыртып, Ялтага илтеп куя. Баталов белән ул машинада тагы бер билгеле артистка һәм җырчы да була (мин аның фамилиясен инде хәтерләмим). Баталов әни белән Ялта санаторийларының берсендә, фойеда сөйләшеп тора. Әни утырган кресло янында бер кәрҗин йомырка була (бу теге җырчы ханымның тавышын яхшырту өчен алынган йомыркалар була, күрәсең). Әле генә үзе белән булып узган хәлләрдән соң әни бик дулкынлана, ахрысы, Баталов белән сөйләшкән уңайга, кәрҗиндәге барлык йомыркаларны идәнгә бәреп ватып бетерә. Баталов исә әнигә мактау-комплимент сүзләрен әйтүен дәвам итә, әнинең гүзәллегенә һәм кыюлыгына соклануын яшереп тә тормый, хәтта аңа үзе белән бергә кинога төшәргә дә тәкъдим ясый. Әлбәттә, прокурор Хәмзина, театрны күпме генә яратса да, бу адымга бара алмый. Әдәп белән яхшылыкта саубуллашканнан соң, әни үзенең бу танылган юлдашлары белән аерылыша. Шулай итеп, бу романтик тарих та тәмамлана. Упкынга очкан прокурор "Фордиг"ын да тиздән өскә күтәрәләр. Бу тарихны сөйләгәндә, әни миңа ни өчен обком машинасына атуын да яшермәде — ул үзенә карата шактый начар карашта булган кайбер обком җитәкчеләреннән әнә шулай итеп үч алырга теләгән икән, ягъни бурычын кайтарган... Бу кыйсса үзе үк әнинең холкын аңларга ярдәм итәр, дип уйлыйм...

Ялтада мин урта мәктәпнең алты классын бик яхшы билгеләренә һәм мактау грамотасы белән тәмамладым. Әни өлкә комитеты аша миңа Бөтенсоюз пионер лагере булган "Артек"ка путевка юллый алды. Бу лагерьда мин 40 көн булдым, һәм ул минем хәтеремдә һич онытылмаслык, якты, мәгънәле эзен калдырды. Булачак татар шагыйре Мәхмүт Хөсәен дә үсмер чагында минем белән бергә "Артек"та булды һәм бу хакта соңыннан үзенең "Кара диңгез буйларында" дигән китабында да язып чыкты. 1939 ел җитте... Әни белән үги әти арасында мөнәсәбәтләр бөтенләй начарланды. Әни Кырымнан китәргә һәм үзенең туган Фирганә үзәнлегенә кайтырга дигән катгый карарга килде. СССР прокуратурасы прокурор Хәмзинаны Үзбәкстан ССРның Фирганә шәһәренә күчерү турында приказ чыгарды. Әни белән Симферопольда поездга утырдык та Мәскәү аша Үзбәкстанга юл алдык. Сеңлем исә үги әти белән калды. Әни авырлы иде, озын юлда аның авыры төште. Әни барыбер Мәскәүгә хәтле барып җитәргә үзендә көч тапты. Без Мәскәүдә әтинең өлкән апасы Фатыйма апаларда тукталдык, бераз хәл алгач, Ташкент поездына утырып, тагы юлга чыктык. Әни әтинең кыз туганнарын бик нык хөрмәт итә иде, һәм кулыннан килгәнчә, аларга ярдәм итеп тә торды. Ул шулай ук үзенең кайнатасына — әтинең әтисе Хәйрулла бабайга да ярдәм итте. Ташкентка килгәч, әни Республика прокуроры Ташмухамедовта булды һәм аның тарафыннан гаиләсенә кунакка да чакырылды. Ташкентта без нибары 2—3 кенә көн булдык, аннан соң инде поезд белән Фирганәгә юл тоттык. Бүгенге Үзбәкстанның өч өлкәсен алып торган Фирганә үзәнлегенә әни прокурор ярдәмчесе итеп билгеләнгән иде.

Фирганәгә (ул чактагы исеме Торчаково" станциясе иде) поезд таң алдыннан килеп төште. Әнинең килүе турында җирле хакимият белә иде, шунлыктан безне вокзалда җиңел машина белән каршы алдылар. Бу машина безне шәһәр тирәсендәге кышлаклар аша Фирганәнең үзенә алып китте. Машина яктысында чагылып үткән балчык коймалар — "дувалллар" гына исемдә калган...

Безне үзәк кунакханәнең зур бер бүлмәсенә китереп урнаштырдылар. Фирганәдәге яңа тормышыбызның берничә аен без шушы кунакханәдә уздырдык. Хәтерлим, безнең тәрәзәбез шәһәрнең үзәк урамына — Ленин урамына чыга иде. Иртәләрен яки кичен мәктәптән кайткач, мин стена аша еш кына җирле театр артистының бик тырышып Ленин ролен өйрәнгәнен тыңлый идем. Ул стена аша зур пафос белән Ленинның беренче Бөтенроссия съездында, совет властен игълан итү чыгышын тәкърарлый иде.

Фирганәнең 2 нче мәктәбенә мин тиз кабул ителдем. Бик яхшы укуым турында мактау кәгазем дә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Мине җиденче класска кабул иттеләр. Безнең класс җитәкчебез Нина Константиновна Яковлева — кечкенә генә буйлы, тыныч, түгәрәк йөзле, чалара башлаган чәчле, пенсне кигән бер ханым иде. Безнең классның кураторы булу өстенә, ул рус теле һәм әдәбияты да укыта иде. Ул үзенең дәресләрен тыныч һәм оста итеп, теңкәгә тимичә генә бирә белә иде. Барлык укучыларга да ул "Сез" дип эндәшә иде, кыскасы, чын зыялы иде. Минем язма сочинениеләремне ул класста иң яхшысы дип таба иде һәм бу хакта башкаларга да игълан итә иде, ә кайбер сочинениләремне үзенә дә алып кала иде. Бик күп еллар үтеп, инде Н.К.Яковлева бу дөньядан киткәч, аның туганнан туганы, беренче ранг капитаны И.Н.Яковлев миңа Нина Константиновнада сакланган мәктәп сочинениеләремне күрсәткән иде. Игорь Яковлев минем белән параллель класста укыды һәм мин бу үз яшенә караганда күпкә җитди, пөхтә, ' тәрбияле үсмер белән дуслашып та киттем, һәм тиздән Игорьның гаиләсенә дә чакырылдым. Аның әнисе дә педагог иде. Игорьның әтисе юрист Н.К.Яковлев өйдә юк иде. Советка каршы пропагандада гаепләнеп, ул төрмәдә утыра иде. (Соңыннан Игорьның миңа сөйләве буенча, аның әтисе кемнәрдер барында анекдот сөйләгән, һәм аны төрмәгә утырту өчен шул җиткән.) Тиздән юрист И.Н.Яковлев азат ителде, мөгаен, прокурор Г.Хәмзинаның ярдәме беләндер... Яковлевларның зур булмаган, әмма эчтәлеге белән саллы китапханәләре барлыгын да хәтерлим. Ул китапханәдә сүзлекләр, дәреслекләр, әдәби әсәрләр бар иде. Кыскасы, бу гаиләдән әхлакый чисталык һәм гаделлек рухы бөркеп тора иде.

Үзенең йорт эшләре белән шөгыльләнергә вакыты аз булганлыктан, әни мине ашарга ведомство ашханәсенә урнаштырды. Дәресләрдән соң шунда йөреп, шактый яхшы тукланганымны хәтерлим. Тиздән әнигә фатир да бирделәр, һәм без Коммунистлар урамындагы беркатлы, зур булмаган 52 нче номерлы йортның яртысына күчеп тә куйдык.

Хәтерлим, әле кунакханәдә торган чакта ук, Мәскәүдән Фирганәгә озын буйлы, нык бәдәнле яшь прокурор — Георгий Щербаков килгән иде. Берничә ел үтеп, инде без — әни, мин һәм сеңлем — Мәскәүдә яши башлагач, сугыш тәмамланган елларда, бу кеше әнинең өченче һәм соңгы ире булды...

Кырыгынчы елларда Фирганә үзәнендә әле әнинең туганнары яши иде. Әнинең әнисе Фазыйлә әби ягыннан да, әнинең әтисе Хафиз бабай ягыннан да туганнар бар иде. Без Кырымнан бирегә күчү белән, Фирганәгә үзенең гаиләсе белән әнинең әтисе Хафиз бабай да килеп төште. Моннан тыш, әнинең туганнары Наманганда, Кокаңда һәм Үзбәкстанның башка шәһәрләрендә дә яшиләр иде. Болар — Бурнашевлар, Канцеровлар гаиләләре иде. Коканда, әнинең туган тиешле бер түтиләрендә кунак булуыбызны әле дә хәтерлим. Мин ул вакытта ук инде китаплар белән бик кызыксына идем. Әни минем теге яки бу китапны алу турындагы үтенечемә бик теләп ризалаша иде.

Хафиз бабай үзенең гаиләсе белән безнең йортның ишегалдына урнашты. Әни йортның без яшәгән ягына төрттереп, бакча эчендә агачтан корылма төзеттерде. Анда әнинең әтисе Хафиз бабай, әнинең үги әнисе Зәкия әби һәм аларның кызлары Кадрия яши башладылар. Әле сугыш башланганчы, 1940 елның көзендә, безнең янга Фирганәгә әнинең элекке ире Хәбип Байбурин һәм минем сеңлем Сталина килеп төштеләр. Әни белән әтинең килешүенчә, мин үги әти белән Кырымга, укуымны дәвам итәргә китәргә тиеш идем, ә әни кечкенә кызы Сталина белән калырга тиеш иде. Әни, бәлки, миңа, 14 яшьлек үсмергә, ир-ат тәрбиясе кирәк, дип тә уйлагандыр. Мин сүзсез ризалаштым, кечкенә чемоданга өс-башымны, портфелемә мәктәп кирәк-яракларын җыйдым да үги әти белән юлга чыктым. Без шулай бергәләп Ташкентка кадәр барып җиттек, монда исә Мәскәү поездына күчеп утырырга кирәк иде. Үги әти мине вокзал ресторанына ашарга алып керде һәм, гадәте буенча, нык кына "төшереп алды", эчте. Аның бу хәле һәм үз-үзен тотышы миңа бер дә ошамады. Минем бу хәлгә ачуым килде, һәм чемодан белән портфелемне эләктереп, үги әти яныннан китеп бардым. Исәбем — Фирганәдән үк таныш булган Родичевларда төн кунып чыгу иде, төгәл үк булмаса да, миндә аларның адреслары бар иде.

Инде бик соң иде, һәм алда торган төн миңа куркыныч маҗараларын әзерләгән булып чыкты. Мин Родичевларның Гоголь урамындагы Январь тыкрыгында яшәгәннәрен белә идем. Мин трамвай белән Пролетарская һәм Гоголь урамнары кисешкән тукталышка кадәр барып җиттем. Әмма ни трамвайда, ни тирә-якта -— беркем Январь тыкрыгының кайда икәнлеген белми иде. Мин шулай бәргәләнеп эзләнгәндә, яныма чал чәчле бер ханым килде. Ул Январь тыкрыгының кайда икәнен белүен әйтте. Мин аның артыннан бара башладым. Безнең яннан, чәчләрен җилфердәтеп, бер яшь кеше үтеп китте. Хатын башта аны сизмәде, аннан, ул егет инде үтеп киткәч, "Макс, Макс!" дип кычкыра башлады һәм чак кына аның артыннан йөгереп китмәде. Мин сизендем — бу хатын мине Январь тыкрыгына алып бармый иде, һәм мин аннан кача башладым. Фабрика-кухня бинасы янына килеп җиткәч, мин яшь кешеләрдән — лейтенант һәм аның кызыннан тагы шул Январь тыкырыгын сораша башладым. Алар белмиләр иде. Шул чагында минем уң як җилкәмнән бер милиционерның кулы, сул ягымнан — икенчесенеке эләктереп алмасынмы! Мине, чемодан урлаган вокзал карагы дип уйлап, милиция участогына алып килделәр. Анда бер милиционер миңа бик җитди кыяфәттә сөйли башлады, имеш, мин чемодан урлаганымны танырга тиеш. Имеш, мин кичә дә Алай базарыннан чемодан урлап качканмын икән... Минем поезд белән китеп барган үги әтиемнән калуым турындагы аңлатуларым да, чемодан эчендә нәрсәләр барлыгын яттан әйтеп бирергә тырышуым да тәртип сакчыларына берничек тә тәэсир итмәде. Милиция бүлмәсе коточкыч тавыш, кычкырулар, акырып елаулар, сүгенүләр белән тулган иде. Мин инде соңгы дәлилемне — әнием Г.Х.Хәмзинаның Фирганә үзәне прокуроры урынбасары икәнлеген әйтергә мәҗбүр булдым. Бары тик шушы сүзләр генә аларны минем карак түгеллегемә инандыра алды. "Син ирекле", — диделәр. Әмма миңа бу кара төндә, бөтенләй чит шәһәрдә кая барырга иде соң?! Бер күрше бүлмәдә ремонт бара иде. Бүлмә эче акшар белән тулган булса да, мин бер буш тәрәзә төбе табып, шунда төн үткәрдем, бераз черем итеп алдым. Иртән, Республика прокуратурасының төгәл адресын белеп, мин аны эзләп таптым, анда үземнең кемлегемне әйтеп, әни белән телефоннан тоташтыруларын сорадым. Әни исә үзенең Ташкенттагы хезмәттәшләреннән минем өчен Фирганәгә хәтле билет алып бирүләрен сорады. Шулай итеп, мин өйгә кайтып кердем, минем хәвефле сәяхәтем шулай итеп тәмам булды.

1941 елның май аенда, мин сигезенче классны тәмамлагач, әни минем белән Кырымга килде һәм мине "Форос" дип аталган балалар санаториенә урнаштырды. Бу санаторий Кузнецов фарфор заводының ишегалдында урнашкан иде, соңыннан биредә КПСС ҮКның санаторие булып, ГКЧП көннәрендә анда М.С.Горбачев качып яткан. Санаторий диңгез буендагы зур бер паркта урнашкан иде, ул кыйммәтле картиналар белән бизәлгән булып, анда хәтта Шекспир эпохасының антиквар җиһазларына хәтле тора иде.

1941 елның 21 июненнән 22 июненә каршы төндә фашист Германиясе самолетлары Севастополь, Одесса, Брестны бомбага тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Без, балалар, бу төнне үзебезнең палаталарыбызда тынычлап йокладык, ә бу вакытта инде бездән нибары 32 километр җирдә фашист бомбалары "ява" башлаган. Әни бу вакытта Симферопольдә булган. Сугыш башланганын белүгә, ул тиз генә "Форос"ка килеп җитте һәм без бергәләп яңадан Симферопольгә кайттык. Анда исә без поездга утырып, Харьков аша Урта Азиягә юл тоттык.

Поездда әни яшь кенә бер яһүди ир-аты белән танышты. Бу яһүди кешесе үзенең урысмы, украиналымы яшь хатынын алып, Көнбатыш Украинадан Үзбәкстанга күчеп китеп бара иде. Әни бу гаиләгә Фирганәдә урнашу буенча үзенең ярдәмен тәкъдим итте, әмма үзенең һәм бу яшь яһүдинең бәхетсезлегенә каршы, аңа гашыйк булды. Аларның инде Фирганәдә дәвам иткән бу яшерен мөнәсәбәтләре яшь кешенең хатынына билгеле була, һәм ул, иренең хыянәтен күтәрә алмый, үз-үзенә кул сала...

Мин боларны соңрак, әнинең сеңлесе Кадрия апа сөйләүләре буенча белдем. Әни, мәгъшукасының хатыны үз-үзен үтергәнен белеп, бик күңелсез йөргән. Бу хәлләр турында тиздән әтисе Хафиз бабай да белгән. Әле дә хәтерлим, ул үзенең кызын, ягъни минем әнине бик нык гаепләде, минем алда татарчалап сүгеп ташлады. Әни дәшмәде. Әмма Хафиз бабай үлгәнче аңа бу гөнаһын кичермәде. Хафиз бабай исә каты авырудан (ашказаны рагы) 1943 елда, Ташкент шәһәрендә үлде...

Бабай үлгәннән соң, Зәкия әби белән аның кызы Кадрия сугыш чорының бөтен авырлыкларын күрәләр, бигрәк тә матди яктан кыенлыклар кичерәләр. Әни, әлбәттә, аларга булышырга тырыша, әмма Кадрия апаның, бәлки әтисе үлеменнән соң, нервылары бик нык какшап китә. Кадрия кеше алдында совет чиновникларын сүгеп ташлый, хәтта Сталинның үзенә дә тел тидерә. Минем әни, үзенең сеңлесен НКВД тырнагыннан коткару өчен, аны тизрәк психиатрик больницага урнаштырырга мәҗбүр була. Кадрия апа анда озак ятмый, һәм ул больницадан чыккач, алар Зәкия әби белән Фирганәдән Кәттә-Курганга китәргә ниятлиләр. Аларның анда да туганнары була. Кәттә-Курганга китеп барсалар да, алар әни белән беркайчан да элемтәләрен өзмәделәр, гел хат язышып тордылар. Сугыш башлану белән, Фирганәгә Украинадан, Россиядән, Белоруссиядән күпләп качаклар һәм эвакуацияләнгән кешеләр килеп тулды. Ризык бәяләре шундук кискен күтәрелде. Азык кытлыгы бөтен кешегә дә, шул исәптән, безнең гаиләгә дә килеп кагылды. Мин исә бик тырышып урта мәктәптә укуымны дәвам иттем һәм рәсем ясау белән инде җитди шөгыльләнә башладым. Әни минем бу мавыгуларымны хуплый иде, миңа рәсем ясау өчен альбом, буяу, карандашлар алып торды. Беркөнне мин Фирганә шәһәре янындагы хәрби шәһәрчеккә юл тоттым һәм анда яшәүчеләргә сурәтләрен ясап бирергә тәкъдим иттем. Шулай итеп мин бераз акча эшләп алдым һәм хәрби кибеткә кереп, ул акчага әнигә гәрәбә кашлы кечкенә генә алтын брошка сатып алдым...

Безнең фатирга еш кына әнинең хезмәттәшләре һәм районнан килүчеләр керә иде. Әнинең тирә-ягында күп вакыт хатын-кызлар була иде. Бервакыт мин аның янына эшкә барганымны хәтерлим. Ул өлкә прокуратурасында, бик җыйнак, гади генә бер бүлмәдә утыра иде. Хәтерлим, әни телефоннан каты, хәтта әйтергә ярамаган сүзләр белән, Фирганә төрмәсе җитәкчелеген сүгә иде. Өлкә прокуроры буларак, төрмә өстеннән күзәтчелек тә аның карамагында иде...

Әйткәнемчә, ул вакытта Фирганәдә Украина, Белоруссия, Кырымнан күчерелгән кешеләр бик күп иде. һәм ипи карточкасын югалту ул вакытта зур бәхетсезлек булып санала иде, чөнки базарда ризык бәясе бик югары иде. Беркөн шулай, иртә белән йөрергә чыккач, мин урамда өшеп үлгән кешенең мәетенә тап булдым. Ул ышкылып беткән иске кием кигән иде. Ул вокзалдан җәяү килгәнгә охшаган иде, һәм шул хәлендә, ачлыктан һәм суыктан катып та үлгән...

Әни үзенең прокурор "Газиг"ында көне-төне үз карамагында булган Фирганә үзәнлеге буйлап йөри иде. Юллар бик начар иде, шуңа күрә йокысыз төннәр буе ул юлларда дыңгырдап йөрү әнигә бик җиңел булмагандыр. Сугыш башлану һәм Фирганәдә кеше саны арту белән, җинаятьләр саны да нык артты. Беркөнне шулай төн уртасында эштән кайтканда, талау нияте беләкдер, аның янына ике ир-ат килеп туктый. Әни моны бик тиз сизеп ала, әмма тынычлыгын югалтмый. Ул бу ике куркыныч бәндәгә нидер әйтә, һәм тегеләр, әнинең сүзләрен ишеткәч, тиз-тиз генә китеп баралар, аны таларга батырчылык итмиләр.

1942 елны Үзбэкстан хөкүмәте минем әнине Ташкентка чакыртып ала һәм аны Үзбәкстан юстициясенең халык комиссары итеп билгелиләр. Без, ягъни мин, сеңлем Сталина, безнең өй эшләрен карап торучы өлкән яшьтәге, яхшы күңелле рус хатыны, безнең ерак туганыбыз Мөнирә Канцерова, шулай ук әнинең элекке иренең сеңлесе Зифа Байбурина — барыбыз да хәзергә Фирганәдә калып тордык. Тугызынчы класста укыганда, хәрби дәрес барышында, бер укучы тарафыннан ялгыш ыргытылган корыч граната тиеп, минем башым нык яраланган һәм контузияләнгән иде. Мине ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр һәм башымның ярылган урынына бакыр җөйләр салганнар иде. Бу хәл турында мин әнигә телефоннан хәбәр итеп өлгердем. Инде өйдә, минем бәйләнгән башымны һәм шешенгән йөземне күреп, әни куркудан йөзен куллары белән каплаган иде... Минем башым шешеп чыкты. Бәхетемә, бу шеш әкренләп кими барды һәм ике атна дигәндә, минем башым элекке хәленә кайтты. Әмма бу яралану, һичшиксез, минем нерв системасына тәэсир итмичә калмады, һәм аның нәтиҗәсен мин гомер буе тоеп яшәдем.

Фирганәдә әнине аның хезмәттәшләре, үзбәк дус-ишләре генә түгел, безнең якташларыбыз — татарлар да чорнап алган иде. Аларның кайберләре туган-тумача иде, кайберләре исә бары тик якташлар гына булып, алар әни ярдәмендә, аның авторитетына таянып, үз эшләрен эшләп калырга тырышалар иде. Кызганыч, аларның кайберләре бу юлда бернәрсәдән дә чирканып тормыйлар иде, күз алдында әнигә ялагайлансалар, артында гайбәтен сөйлиләр иде...

Шулай итеп әни Ташкентка, яңа эш урынына китеп барды, ә без әле тагы берничә айга Фирганәдә калдык. Аннан соң сеңлем белән без дә Ташкентка күчеп килдек, анда инде әнигә хөкүмәт йортыннан иркен фатир да биргәннәр иде. Мин Ташкентта ун класс тәмамладым, әмма тугызынчы класс өчен имтиханнар бирергә тагы Фирганәгә, үзем элек укыган 6 нчы мәктәпкә китеп бардым. Бөтен имтиханнарымны яхшы биреп, кулыма аттестат алдым. Бу аттестат, нигәдер, махсус бланкта түгел, гадәти язу кәгазендә генә, кулдан тутырылган иде. 1944 елда, инде укуымны Мәскәүдә дәвам итәргә килгәч, бу "аттестат" үзен күрсәткән иде...

Сугыш елларында ук Ташкент инде зур бер мәдәни үзәк иде. Биредә М.Айбек, Г.Гулям, Миртемир, М.Шейхзаде кебек талантлы үзбәк язучыларыннан, артист һәм художниклардан тыш, бу елларда Анна Ахматова, Алексей Толстой, Сергей Городецкий, СССР халык артисты Михоэлс яшәделәр һәм иҗат иттеләр. Биредә шактый еллар буе И.Франко исемендәге Киев Академия театры һәм Ленин комсомолы исемендәге Мәскәү театры эшләп килделәр. Үзбәкстан юстиция наркоматында Ленинградтан эвакуация белән килгән Слепян атлы юрист ханым да эшли иде, ул Ташкентка үзенең сеңлесе — танылган театр белгече Беньяш белән килгән иде. Әнә шул Слепян аша әни Ташкетка Анна Ахматова һәм башка танылган язучылар һәм артистлар килгәнлеген һәм биредә яшәүләрен белә. Шул ук Слепян аша әни үзенә кунакка бер төркем язучыларны һәм артистларны чакыра. Алар арасында Анна Ахматова, Алексей Толстой, Константин Симонов (ул Мәскәүдән Ташкент аша Ашхабадка, Кавказ фронтына китеп бара иде), шагыйрь Сергей Городецкий, танылган украин драма актрисасы Наталья Ужвий була. Мин ул вакытта Сәмәркандта идем, Бөтенроссия Сәнгать академиясе каршындагы Ленинград урта художество мәктәбенә кабул ителгән идем. (Ул сугыш вакытында шунда күчкән иде.)

Әнинең танылган әдәбиятчылар һәм артистлар белән бу очрашуы турында миңа Г.А.Карева сөйләде, аны исә мин инде Фирганә буенча ук белә идем. Галина Карева Ташкентта медицина институтында укый һәм фатирда тора иде. Беркөнне аны талап чыгалар һәм ул үзенә ярдәм итүне сорап, юстиция наркомы Г.Х.Хәмзина янына килә. Әни Галина Кареваны һәм аның әнисе — Фирганә күз диспансеры баш табибын яхшы белә иде. Әни Галя Каревага югалган әйберләрен эзләтүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирә һәм аңа безнең иркен фатирыбызда яшәргә тәкъдим ясый. Карева бик теләп ризалыгын бирә һәм соңыннан менә шул очрашуның шаһиты була. Бу хакта миңа Галя соңыннан сөйләде. Әни кадерле кунакларны — язучы һәм артистларны бик мулдан сыйлый. Анна Ахматованың данлыклы кара күлмәге бераз сүтелеп киткән була. (Аңа бу хакта Алексей Толстой әйтә.) Галина Карева аңа күлмәген тегеп куярга тәкъдим итә һәм үз бүлмәсенә алып кереп, бу эшне башкарып та чыга. Моның өчен Анна Ахматова аңа театрга билет бирә.

Сәнгать кешеләре — язучылар, артистлар, рәссамнар әнине һәрвакыт үзенә тарта иде. Үзбәкстан юстициясенең халык комиссары буларак, ул бервакыт үзбәк рәссамы Урал Тансыкбаевка төрмәдә утыручы туганы Нурбек Тансыкбаевны азат итүдә дә булышкан иде.

Ун классны тәмамлагач, Ташкентта мин чик буе кавалерия училищесына керергә дә тырышып караган идем, чөнки инде армиягә барыр вакыт та җитеп килә иде. Хәрби комиссариатта медицина тикшерүе үткәндә, мине яраксызга чыгардылар. Миндә тропик малярия таптылар (аның белән чик буенда хезмәт итәргә рөхсәт юк иде), шул ук вакытта теге контузиянең дә тәэсире булгандыр, минем гомуми хәлем әллә ни яхшыдан түгел иде. Мин Сәмәркандка китеп бардым һәм инде әйтеп үткән художество училищесына барып кердем.

Әни минем яныма Сәмәркандка килеп йөри иде һәм биредә минем тормышымны рәткә салып җибәрүдә бөтен көчен куйды. Бөтенроссия Художество Академиясе Сәмәркандтан яңадан Россиягә күченгәндә, әни аларга бик нык ярдәм итте. Әни аларга тимер юл составы алырга һәм тоткарлыксыз Россиягә кайтып китәргә булышты. Бу хәл 1943 елның башында булды. Әни Сәмәркандка килеп йөргән вакытта, аны минем иптәшләрем дә күреп калганнар иде. Румянцев атлы бер иптәшем, соңыннан әни турында искә алып, миңа болай дигән иде: "Аның тышкы кыяфәте һәм сыны королеваныкы кебек, йөреше дә шулай ук..." һәм Румянцев бу гәүдә торышын һәм йөрешне күрсәтеп тә биргән иде... Моның белән барысы да килештеләр. Әнинең әле ул вакытта матурлыгы бетмәгән иде...

Инде 1943 елның февралендә Художество Академиясе һәм аның каршындагы мәктәп Мәскәү өлкәсендәге Загорск шәһәренә, Троицко-Сергеевский лавры биналарына кайтып урнашкан иде. Салкын кыш көне иде. Без, укучылар, ялангач кулларыбыз белән кар астыннан бүлмәләребезне җылыту өчен утын актарып таба идек. Шуларга карамастан, мин тырышып укьщым, рәсемнәр, портретлар, натюрмортлар, пейзажлар ясый идем, Мәскәүдә бульш, еш кьша Третьяков галереясына да керә торган идем. Кояшлы, җиләк-җимешкә бай булган Фирганәне сагына идем, әниемне бик сагындым. Аңа атап шигырьләр яза идем: "Ты должна предо мною стоять, материнской улыбкой сиять. Даже в снежных равнинах Руси смуглый образ твой брон-зой блестит. Ты должна предо мною стоять — материнской улыбкой сиять. Я не скрою: мне тяжело. Непривычно руке весло. Лодку жизни океан страстей перевернет вот-вот... Ты должна предо мною стоять, материнской улыбкой сиять. Трудно жить в 18 лет. Может быть в тридцать пять трудней. Я улыбкой твоею согрет в дикий холод февральских дней. Ты должна предо мною стоять, материнской улыбкой сиять..."

Бу шигыремне мин 1947—48 елларда шагыйрь Константин Симоновка укыдым. (Мин аның белән 1939 елда ук, Ялтадан таныш идем.) Симоновка шигырь ошады, әмма минем күпчелек шигырьләрем кебек, монысы да басылмаган килеш калды... Инде 1944 ел бара иде... Әни дә мине бик сагына иде, ул Мәскәүгә дә, аннан минем яныма Загорскига да килә иде. Әле һаман да аның миңа дип Сәмәрканд киш-мишен һәм төрле тәм-томнар алып килгәнлеген хәтерлим. Без аларны иптәшем белән бергәләп ашый торган идек...

Әмма әни, ягъни Үзбәкстан юстициясенең халык комиссары Гөлчирә Хәмзина Ташкенттан минем яныма Үзбәкстан Үзәк комитеты бюросының рөхсәтеннән башка киткән булып чыкты. Үзбәкстан НКВДсында булган әнинең шәхси дошманнары моннан файдаланып калырга уйлаганнар. Алар бу мәсьәләне ҮКның бюросына куйганнар, бюро карары белән әни халык комиссары эшеннән алынып, Сәмәрканд өлкәсенә прокурор итеп билгеләнә. Бу хакта әнигә Мәскәүдән Ташкентка кайткач кьша билгеле була. Эшләрнең боланга китүе аның өчен һич кенә дә файдалы булмый, беренчедән, ул үзен кимсетелгән итеп тоя, икенчедән, һаман шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөрү аны инде арыткан була. Аның ул вакытта инде янында ире, ярдәм итүчесе дә булмый. Әни Үзбәкстан коммунистлар партиясенең Үзәк комитетына, аның беренче секретаре Усман Йосыпов янына китә. Әни аннан Сәмәркандка билгеләнгән эшеннән азат итүен сорый, үзенең Мәскәү өлкәсенә эшкә китәргә җыенуын, минем биредә укуымны да әйтә. Йосыпов үзенең элеккеге хөкүмәт әгъзасын яхшы кабул итә һәм болай ди: "Ярар, кызым, Сез бит Үзбәкстанда тудыгыз һәм каныгыз белән шушы туган туфрагыгызны җылыттыгыз. Мин ышанам, Сез әле туган илегезгә әйләнеп кайтырсыз". Әни, чыннан да, 1957 елда, инде пенсиягә чыккач, Үзбэкстанга үзенең соңгы сәфәрен ясады — Ташкентта, Фирганәдә, Наманганда булды...

1944 елның җәендә, мин инде Ленинград художество мәктәбеннән Мәскәүнекенә күчкәч һәм интернатта яши башлагач, әни дә Мәскәүгә килеп җитте. Минем каникул вакытында без яңадан Ташкентка кайттык, әйберләребезне җыеп, товар станциясе аша Мәскәүгә озаттык. Әнинең кушуы буенча, мин аның әйберләренең бер өлешен Алай базарында саттым. Урындагы карак сәүдәгәрләр мине төрлечә алдарга тырышсалар да, мин аларга нык каршылык күрсәттем һәм әнинең әйткәннәрен үтәп чыктым. Без әни белән Наманганда, туганнарыбызда кунакта булдык, аннан соң инде поезд белән Мәскәүгә юл тоттык. Әни биредә кечкенә генә бер шәхси фатир тапты, без — әни, мин, сеңлем һәм Зифа апа (ул вакытта инде вафат булган Хәбип Байбуринның сеңлесе) — шунда яши башладык. Әни тиздән бу фатирны бераз яхшырагына алмаштыра алды.

Ул арада әнине РСФСР прокуратурасына эшкә алдылар, ә мин художество мәктәбендә укуымны дәвам иттем. 1945 елның җәендә мин бу уку йортын уңышлы тәмамладым. Миңа Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт художество институтының рәсем факультетына имтихан тотарга кирәк иде. Имтиханнар сентябрь аенда башланды һәм мин аларны уңышлы биреп чыктым. Шулай итеп, мин институтка кабул ителдем. 195О елга кадәр бу институтның төп бинасы юк иде, шуңа күрә бөтен Мәскәү буенча таралган биналарда йөреп укырга туры килде.

РСФСР прокуратурасында әнине 1939 елдан бирле белгән, Ватан сугышында, Белоруссия партизан хәрәкәтендә катнашкан, шуңа карамастан, әле шактый нык, 37 яшьләрдәге Георгий Щербаков та эшли иде. Алар бергә, бер оешмада эшли башлагач, Щербаков әнигә хатыны булырга тәкъдим ясый. Әни ризалаша. Прокуратура әнигә һәм минем яңа үги әтигә Кропоткино урамы тирәсеннән коммуналь фатир да бирә. Без, әни, үги әти, сеңлем Сталина, әнинең Ташкентта вакытта детдомнан тәрбиягә алган кызы — 13 яшьлек Эльза Шульц, 19 метрлы бүлмәгә урнаштык. Мин исә уртак коммуналь коридордагы тимер караватта йоклый идем, ә карават астында минем рәсемнәр тутырган чемоданым һәм рәсем ясау өчен кирәк-яракларым саклана иде... Миңа хәтта 19 яшемдә дә әнидән бөтенләйгә аерылу бик авыр иде, чөнки ул минем өчен бердәнбер иң якын һәм газиз кеше иде...

Художество институтындагы дәресләргә мин төгәл йөрдем. Гомуми дәресләр анда да бик сәясиләшкән иде, әйтик, безгә дә диалектик материализм, тарихи материализм, ВКП(б) тарихлары укытылды. Композиция буенча (ягъни картиналар ясау) өйгә бирелгән дәресләрне мин төннәрен уртак коммуналь кухняда эшли идем. Күрше бүлмәләрдә тагы өч гаилә яши иде, алар, нигездә, яхшы кешеләр иде. Алар белән безнең арада бернинди бәхәсләр дә, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыкмады. Ишеге туп-туры кухняга чыга торган бүлмәдә РСФСР финанслар халык комиссары Брюхановның тол хатыны яши иде. Бу Брюхановның имзасы әле 1930 елгы акча берәмлекләрендә дә саклана иде. Аның тол хатыны — шат күңелле, үткен бер карчык — үзенең сәяси карашларын миңа курыкмыйча сөйли иде. Ул хәтта В.М.Молотовны да тәнкыйтьләргә курыкмый иде, Сталин турында исә бераз саграк әйтә иде.

Минем яңа үги әти Георгий Щербаков бик бирелгән аучы һәм балыкчы иде, нык кына тарта да иде. Аның Астраханьга балык тотарга һәм ауга ялга китүләрен әни авыррак кабул итә иде. Мөгаен, аңа иреннән башка күңелсез булгандыр, һәм мондый чакларда әни дә күп тарта иде. Шунысын да әйтәсем килә, аның туктаусыз тәмәке тартуы сәламәтлегенә зыян китергәндер һәм гомерен дә кыскарткандыр. Минем Суриков институтында укуыма ул җитди карый иде, миңа матди яктан да ярдәм итәргә тырышты, һәрхәлдә, институтның соңгы курсларында мин үзем дә бераз акча эшли башлаган идем инде...

1946 елны Мәскәүдә инде ипигә карточка бетерелде, бәясе шактый кыйммәт булса да, сатуга хәтта ак ипи чыкты. Әнинең тәрбиягә алган кызы Эльза тиздән кияүгә чыкты һәм безнең яннан китеп барды. Әмма ул әни белән хатлар аша элемтәсен өзмәде. Әни янына еш кына аның үзбәк дуслары, хезмәттәшләре, һәм әнинең юридик ярдәменә, киңәшләренә мохтаҗ кешеләр килә торган иде. Әни өйдә татар язучыларын — әтинең дусларын да кабул итә иде, әйтик, Габдрахман Минский, Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннурны... Әнинең нык кына йөрүе сәбәпле, безгә 1949 елны ике бүлмәле яңа фатир бирделәр, әмма монда да коммуналь күршедә бер гаилә яши иде. Әнине СССР прокуратурасына эшкә чакырып алдылар, аңа юстициянең өлкән советнигы исеме бирелде. (Бу звание полковник дәрәҗәсенә туры килә.)

Минем әни тумышы һәм торышы белән җир кешесе иде, ягъни аның өчен мәсьәләнең практик ягы мөһим иде. Ул кайвакытта миңа әйтә торган иде: "Кешеләр арасында тигезлек беркайчан булмады да, булачак та түгел, һәрвакыт хәллерәкләр, акыллыраклар, баераклар булачак. Урта катлам да булачак. Шул ук вакытта талант һәм бәхет ягыннан язмышлары тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең булуы да котылгысыз хәл..." Сигезенче дистәне ваклап килгәндә, мин аның сүзләренең хаклыгына тагы бер тапкыр инанам...

Үзенең юридик киңәшләре, консультацияләре өчен әни кыйммәтле бүләкләр дә ала иде. Мәскәүдә дә, Урта Азиядә дә аның ярдәмен, юридик киңәшләрен эзләүче кешеләр күп иде. 1952 елны, өлкән яшьтәге бер яһүди кешесе, СССР прокуратурасында эшләүче үзенең арадашчылары аша әнигә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ул, ахрысы, яшерен цехлар тоткан һәм сәүдә-финанс операцияләре өчен җинаятькә тартылырга тиеш булган. Бу кеше әнигә ришвәт тәкъдим иткән (Хрущев акчаларына кадәрге 4—5 мең сум.) Әни бу акчаларны алган һәм ул кешегә ярдәм иткән. Әмма бу яһүдинең кияве, милләте белән украинлы, СССР прокуратурасына прокурор Г.Хәмзина өстеннән гариза яза, аның бабасыннан ришвәт алуын әйтә...

Гариза прокуратурага килеп җитә һәм иң югары җитәкчелек кулына килеп керә. һәм алдагы бер ял көннәрендә (мин бу вакытта инде Ленинградта укый идем) әни янына Дәүләт юстиция советнигы генерал Царградский һәм тагы ике юстиция советнигы килеп керәләр. Алар әнине кулга алу турында ордер күрсәтәләр, өйдә тентү уздыралар, әнинең кыйммәтле әйберләре сакланган тартманы алалар, үзен исә Бутырка төрмәсенә алып китәләр... Әнине анда бер кешелек камерага ябалар, анда исә көне-төне зур электр лампасы янып тора торган була. Әни шушы шартларда яшәргә тиеш була. Ленинградтан Мәскәүгә каникулга кайткач, мин бу хәлләрне белдем һәм әни янына төрмәгә киттем, аңа кирәк-яраклар илттем. Бу әйберләрне нәкъ менә мин китергәнлекне әни квитанциядәге минем имзадан карап белгән...

Ул эшләгән прокуратурада аны партиядән чыгаралар, эшеннән дә алалар. Төрмәнең тикшерү камерасында әни 6 ай утыра. Шул ук 1953 елны, Сталин үлгәннән соң, СССР Югары Советы Председателе К.Е.Ворошилов тарафыннан амнистия игълан ителә. Әнине төрмәдән чыгаралар. Җәйге каникулларга Ленинградтан Мәскәүгә кайткач, әнинең сәламәтлегенә бу төрмәнең ничек тәэсир итүен яхшы күрдем... Аның куллары, муены, күкрәге үлекле шешләр, җәрәхәт белән тулы иде... Прокуратура җитәкчелеге аңа кыйммәтле әйберләре салынган тартмасын кире бирде. Аның зур профессиональ эш тәҗрибәсен истә тотып, әнигә хәтта ерак төньякка, прокуратурага эшкә китәргә дә тәкъдим ясадылар. Әмма әни, сәламәтлегенең бик нык начараюын белеп, бу тәкъдимнән баш тарта. Ул үзенә инвалидлык буенча гадәти пенсия эшләтә һәм кызы, соңгы ире белән шул фатирда яшәвен дәвам итә...

Шунысын да әйтергә тиешмен, әни артыннан күптән инде СССР дәүләт иминлеге министрлыгы күзәтүләр алып барды. Әнинең сөйләүләре буенча, сеңлем миңа шуны җиткерде: ниндидер Яковлев дигән рус фамилияле яһүди кешесе (ул СССР МГБсында эшли) әнине бик нык эзәрлекли. Бу эзәрлекләүләрнең бәлки шәхси сәбәпләре дә, без белмәгән башка сәбәпләре дә булгандыр. Әни әле кулга алынганчы ук, аның артыннан күзәтү оештырыла. Беркөнне әни юстиция советнигы киемендә, ягъни погонлы мундирда Мәскәү мәчетенә килгән була. Бирегә ул прокурор буларак түгел, ә иманы кушуы буенча, мөселман буларак килә. КГБ кешеләре аны сиздермичә генә шушы киеменнән фотога төшереп алалар. Әни төрмәдән чыгарылгач та, органнар аны күзәтүләрен дәвам итә, телефон буенча аны әңгәмәгә чакырырга тырышып карыйлар. Әни, үзенең сәламәтлеген сәбәп итеп, әдәп белән генә, әмма катгый рәвештә бу очрашулардан баш тарта.

Минем әнигә карата булган репрессия чаралары үги әтигә кагылмый. Ул РСФСР прокуратурасында эшләвен дәвам итә. Аның психик халәте, фронтта булу, контузия, немец әсирлеге, аннан качу сәбәпле, әллә ни яхшыдан булмый. Кайвакытта ул тотып булмас хәлгә килә иде, әнинең дә ярсу холкын искә алсаң, алар хәтта физик бәрелешләргә хәтле барып җитәләр иде. Мин аларны аерырга, тынычландырырга тырыша идем... Әни үзенең карьерасы җимерелүне бик авыр кичерде, үзен тынычландыру өчен, алкогольгә үрелә башлады, тәмәке тарту белән бергә, бу хәл аның сәламәтлеген тагы да җимерде...

1957 елның җәендә ул фатирда ремонт уздырырга тотына. Үги әти — эшкә, ә сеңлем университетка киткән була. Әни әллә үзе, әллә кемнеңдер ярдәме белән, авыр җиһазларны урыныннан күчерә, акшар һавасын сулый. Шунда моңа кемдер "Новокаин" даруы сәламәтлекне яхшырта һәм кешене яшәртә ди. Әни "Новокаин" ампулалары алып, район поликлиникасына китә һәм шәфкать туташын беләгенә шушы уколны ясарга күндерә. Бу уколдан соң әни шунда — поликлиникада ук үлә. Бу хәл 1957 елның 10 июлендә була. Поликлиникадан тиз генә сеңлемә хәбәр итәләр. Мин ул вакытта Ленинградта, аспирантлык командировкасында идем. Үги әти әнине моргка китергән, соңыннан килеп, аны мөселман зиратына алып китәргә җыенганда, әнинең бармакларыннан бриллиантлы ике йөзекнең юкка чыкканы билгеле була...

Әнинең үлеме турында телеграмма алуга, мин кичекмәстән Мәскәүгә кайтып җиттем һәм аны күмәргә өлгердем. Әнине мөселманча күмделәр. Аның җеназасында 30—35 кеше катнашты. Алар арасында әнинең прокуратурадагы хезмәттәшләре, якташ татарлары, кайбер дуслары һәм без — аның гаилә әгъзалары бар идек...

Аның каберенә, минем тырышлыгым белән, ачык соры төстә ялтыратылган гранит таш-обелиск куелды. Ташка рус хәрефләре белән: Т.Х.Хамзина. 1905—1957 г.г." дип язылган иде. Язу астына исә яфрак рәсеме төшерелгән...

Әни үлгәннән соң аңа багышлап язган шигырем:
Она ушла в далекий мир искатъ
От вечной боли вечное лекарство...
И кто б рискнул сейчас ее догнатъ,
На мрак ночной сменив дневное царство?!
Когда-то жизнъ кипела в ней ключом,
Сееркала молодостъ
	в прекрасном взгляде. 
Ее хвалили и любили горячо 
В минувших лет исчезнувшем каскаде...

Береза листъя легкие свои В
есной раскинет над ее могилой. 
Полночной трелью 
	зальются соловъи. 
Их слушать Гульчира всегда любила...
		1957, г.Москва.
Шулай итеп, минем әниемнең тормыш юлы тәмам булды... Ул, үзен белүче күп кешеләрнең хәтерендә якты эз калдырып, китеп барды... Ул сәнгатьне, театрны, рәсем сәнгатен бик ярата иде. Әгәр ул актриса булган булса, һичшиксез, бик талантлы актриса булыр иде, һәм озаграк, шатлыклырак гомер кичерер иде... Ул пенсиягә чыккач татар авылына яшәргә китү турында хыялланды, анда каз үрчетеп, саф һава сулап яшәргә теләде... Мин аны соңгы иреннән китәргә үгетләп карадым, әмма аның моңа көче калмаган иде инде ахрысы... Ул иренә һәм минем сеңелемә шактый байлык калдырды. Үги әти бу байлыкның шактый өлешен туздырып бетерде. Әмма шул ук вакытта ул акыллы кеше иде, ул әтинең әнигә язган хатларын, туганнарның һәм дусларның да гарәп хәрефләре белән язган хатларын саклап калган. Гарәп әлифбасын белмәсә дә, хатынына хөрмәт йөзеннән, Георгий Щербаков ул хатларны саклаган... Мин исә бу хатларны туганнан туган абыема — тышкы разведка полковнигы Шамил Хәмзинга күрсәттем. Ул әни архивында калган хатларның бер өлеше Һади Такташ тарафыннан язылганын ачыклады. Бу хатлар минем тарафтан Татарстан дәүләт музеена тапшырылды, хәзер дә шунда сакланалар...

Минем сеңлем — Сталина Хәбибовна Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлады, "Медицина газетасы"нда эшләде. Хәзер ул пенсиядә инде. Минем икенче үги әти — Г.Н.Щербаков пенсиягә чыккач, 70 яшендә вафат булды. Аның көле салынган тартма әни белән бер кабердә ята...

Мине исә язмышым Урта Азиягә алып китте. Мин биредә 1961 елдан бирле өзлексез яшим. Фирганә үзәнлегендәге Наманган шәһәрендә дә булам, анам туган бу изге туфракны тезләнеп үбәм... Әни ягыннан бабам Ташкент шәһәрендә күмелгән. Әти ягыннан бабам Ташкент өлкәсендә, Кибрай һәм Улугбек бистәләре арасында күмелгән. Үзбәк дәүләте, үзбәк художниклары мине югары дәрәҗәләр белән зурладылар — Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирделәр, Үзбәкстан Сәнгать академиясенең почетлы академигы итеп таныдылар. Шулай ук мин "Дуслык" ордены белән дә бүләкләндем. Үзбәкләр һәм татарлар — һичшиксез, дин ягыннан да, тел ягыннан да, килеп чыгыш буенча да туганнар, дуслар... Мин моның шулай икәненә ышанам.

Минем хәтеремдә әнине белүчеләр яки аның белән бергә эшләгән кешеләрнең сөйләгәннәре саклана. Аның белән бергә Үзбәкстан юстиция наркоматында эшләүче берәү миңа Ташкентта әйткән иде: "Ул һәрвакыт сораганнан да күбрәк эшли һәм бирә иде", — диде. Кызганыч, мин ул кешенең исем-фамилиясен хәтерләмим инде, чөнки мин бу сүзләрне бик күптән ишеткән идем. Аның белән аралашучылар әнинең кайнар канлы, хөкемдар холыклы булуын әйтәләр иде... Мин әниемә бар яктан да мәңге бурычлы — миңа тормыш биргәне, тәрбияләгәне, үлгәнче ярдәм иткәне өчен дә, минем исемгә саклык кенәгәсе ачып, әтинең китап акчаларын салып куйганы өчен дә, үзе калдырган акчаяар өчен дә... Чөнки бу акчалар миңа инде әни үлгәннән соң, хатыным белән бергә Мәскәүдә фатир алып торырга да, сәнгать буенча аспирантураны уңышлы тәмамларга да, кандидатлык диссертациясе якларга да ярдәм итте...

Ә мин аның алдында түләп бетерә алмаслык бурычлы булып калдым... Минем бу кечкенә генә язмам аның мәңге сүнмәс якты хатирәсе алдында бер хезмәтем булсын иде...

Ул миңа: "Минем бөтен ирләрем арасында иң яхшысы барыбер Һади булды", — дип әйтә иде. Әти үзе дә аны бик яраткан бит. Бу хакта әтинең аңа багышланган шигырьләре һәм хатлары сөйли...

Татар халкының хәтеренә Гөлчирә (Гөлчәһрә) Хәмзина бөек шагыйрь Һади Такташның беренче хатыны булып кереп калды...

Үзбәкстан Югары Суды бинасы диварындагы стендта Үзбәкстан Юстиция министрлыгының бөтен җитәкчеләре фотолары тора. Алар арасында минем әнинең дә фотосурәте бар...

Фәүзия Бәйрәмова.
Июль, 1999 ел. Ташкент шәһәре.
"Мәйдан" № 9, 2002.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013