Бүген Әдипләр: Роберт СӘЛАХИЕВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роберт СӘЛАХИЕВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
<a href=Роберт СӘЛАХИЕВ">
Роберт Фәссәх улы Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла.

БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ

Безнең гомер - гүя янган күмер, Янып беткән инде янасы! Үткән гомерләрне борып булмас, Хәере белән килсен яңасы. Безнең күңел - пыскып янган күмер, Җилдәр иссә, тагын кабыныр. Исән булып, таза булсак әле Калганнары бар да табылыр.

АВАЗ САЛАМ ҮТЕП ЧОРЛАРНЫ

Дөнья көтәмен дип йөримен дә Көтеп алалмый, ахры, алданам. Үлеп гашыйк булган малай кебек, Уй-хисләрем минем таралган. Гомерләрем яңа башланган күк, Килмәгәндәй әле язлар да. Тамырларым буйлап ярсып-уйнап Гайрәт ташый әле каннарда. Кайчакларда, тынып бер мизгелгә, Уйларыма чумып күмеләм. Чиксез галәмнәрдән йолдыз кебек, Якты нурлар булып түгеләм. Китмим әле шушы дөньялыктан, Бетми торып үзем табылып. Соң булса да, яңа сукмак салдым, Үскән җирем, сиңа табынып.

ЯРАП БУЛМАС БӘНДӘГӘ

Кая киткән кара болыт, Ник соң таммый тамчысы? Ник шартламый бер Ходамның Яшен дигән камчысы? Баш өстендә балкый кояш, Ах, кыздыра бу көннәр! Яна йөрәк, яна басу - Сусап ята игеннәр! Яңгыр койса иртә-кичен, Кояш тели күңелләр. Яна йөрәк, чери басу - Егылып бетә игеннәр! Яңгырларда җаннар өши, Көтеп аяз көннәрне. Һәммәсенә кояш кирәк: Бу яңгырлар бетәрме? Бәндәгә һич ярап булмас - Җил иссә дә ярамый. Чыксын кояш, яусын яңгыр Бернигә дә карамый!

УЧАК

Ләззәт бирә җәйге төндә Янган утка карап тору. Өмет белән якты көнгә, Алга карап ният кору. Янып бетә, ахры, учак: Шартлап куя кызган кисәү. Иң моңсуы аның шулчак - Балачакны сагынып җирсәү. Учак сүнә... Шомланамын, Яфраклар җилдә селкенсә дә. Балачакка кайталмамын, Уй-хисләрем җилкенсә дә. Дулкын уйный. Уйлар баса, Җил дә исми, дулкын кайдан? Саран гына болыт аша Нур саркыла салкын айдан... Ләззәт алам учактан мин, Янган утка карап торып. Яшим күптән - балачактан, Алга хыялый ният корып.

УЙЛАНУ

Уйлап ятам, карап түшәм-күккә, Айлы кичтә басу түрендә. Чүмеч йолдызыннан ерак түгел Киек каз юллары күренә. Нидер җитми җанга, белмим шуны, Аңлый алмыйм әле һаман да. Истәлеккә калды хыялларым Учакларым янган аланда. Уйларымны сүтеп җыям әле, Фикерләрем китте таралып. Дөньясы да тулы, бөтен кебек, Ә кайдадыр бушлык, аралык. Нидер тынгы бирми, белмим шуны, Аңлый алмыйм әле бүген дә. Мин бит начарлыктан яхшылыкны Аермаслык егет түгел лә. Уйларымны туплап барлыйм әле, Китмәс өчен фикер таралып, Алга максат куеп яшәгәндә, Булмас һич тә бушлык, аралык.

КЫШЛАР ЯМЕ КИРӘК НИБАРЫ...

Кышның бөтен яме, матурлыгы - Җил-давыллы көчле буранда. Бураннарның булган хозурлыгы - Салкын җилләр улап торганда. Кайчагында ак бураннар кебек Килә минем дулап аласым. Бураннарга кереп югаласым, Борчулардан качып каласым. Юлларыма яңа карлар яуса, Күңелемне якты җыр ала. Ак бураннар белән бу моңлы көй Еракларга китеп югала. Февраль миңа якты гомер биргән, Яшәү дәртен - салкын кышлары. Миңа артык берни кирәк түгел, Кышлар яме кирәк нибары...

КАРЫЙМЫН ДА УРМАН ЯГЫНА

Язмыш мине, бер дә аямыйча, Ятимлеккә биреп калдырды. Калдырды да тормыш дилбегәсен Кече яшьтән кулга тоттырды. Суыксу урманы... Сазлыклардан Бу аяклар күпме атлаган. Урман-сазда калган эзләребез Хәтерләрдә генә сакланган. Әнә, ерак түгел җәйрәп ята Мүк чыгарган тирән сазлыклар. Печән чапкан урман аланнары, Чикләвеклек һәм баланнары. Яшел таллар... һаман шул ук таллар Читәнлек тә булды, утын да. Кайрысын каерып чөшле белән, Сөялләнеп калган учым да. Утын кисеп, өеп азапландык, Килә иде кайчак ачу да. Барыбер урман үзенә тартты, Ул иттерде безне аучы да. Урман белән бәйле һәрбер мизгел Күңелемә килеп керә лә. Шаулы урман, бөдрә яшел таллар Күз алдымда тора әле дә.

ӨМЕТ

Ничек яшәсәм дә бу дөньяда, Өметләнеп карыйм язларга. Тотканыма кат-кат куанамын, Шөкерана кылам азга да. Көтеп алам җылы язларымны, Язлар мине кабат яшәртә. Мин ышанам якты киләчәккә, Кешене бит өмет яшәтә. Бер өметсез шайтан гына, диләр, Без бит түгел шайтан баласы. Өметләнгән гомер генә кыска - Кашым белән күзем арасы. Узмышым юк язган язмышымнан, Өметеңнән өзмә, и Ходам! Өметләнеп кылган гамәлләрне, Гөнаһларны үзең ярлыкаң.
"Мәйдан" № 3, 1010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018